Әхмәр нишләргә белмичә бер урында таптанды. Зөһрә аны кызганып куйды. Әхмәр кадерле әйберен югалткан баладай, еламсырап, агарып каткан. Йә Ходаем, нинди тормыш соң бу, берсенең бер бәхете юк. Хәлим абый әле генә аның да улы белән ялгызы бәхетле була алмаячагын аңлатты. Зөһрәнең күңеле тулды. Ул кинәт борылды да ишек алдына кереп китте. Ишек төбенә утырып, елап ук җибәрде. Күз яшьләре күкрәгенә, йоклап яткан улына тамды. Әллә үзенең бәхетсезлеге, әллә тирә-ягында җыелган бәхетсезләр йөрәген әрнетте. Күпме гомер үткән, һаман яшьлек хатасының ачы суын эчәбез. Шулвакыт Әхмәрнең каты итеп кычкырган тавышы ишетелде:
- Кемгә калдырып киттегез? - Аның күзләреннән яшь ага, үзе калтырана. Хәлим белән Кыям карт аптырашта калдылар. Алар каян белсеннәр кеше йөрәгендә ни ятканны?
- Кара, Әхмәр, нәрсә булды сиңа, ник кычкырасың? - дип, Хәлим дә торып басты.
- Тукта, тукта, Хәлим дус, кызма, юньләп аңлат, ул сине дөрес аңламады. Әхмәр борчылма, Мәрьямне Ижауга битен рәтләтергә табибка калдырып кайттылар. - Әхмәр ниләр уйлап өлгергәндер, бераз торгач, аңына килеп, сүзсез генә өенә таба юнәлде. Хәлим берни аңламыйча артыннан карап торды да, сораулы күзләре белән Кыям картка борылды. Кыям карт җилкәсен сикертеп алды да:
- Ну, менә шулай инде, балалык белән хата эшләнгән, ни ямап, ни төзәтеп булмый. Ә бит ул аны бала чагыннан яраткан.
- Сезнең бу урамда гел гашыйклар гына яши мәллә? Син Сафия дип саташасың бугай.
- Син дә Зөһрәгә карасаң, кызарасың, хәтта тотлыга башлыйсың, - диде карт, елмаеп.
- Юкны сөйләп утырма, минем хатын бар, - Хәлим сикереп торды да машинасына кереп утырды. Артыннан тузан өере генә күтәрелеп калды.
- Хе, авырткан җиренә кагылдым бугай. Карт дигәч тә, күрми дип уйлый бугай.
Хәлим, чынлап та, бурлыкта тотылган малайдай хис итте үзен. Юк инде, барыбер шайтан коткысына бирелмәс. Баштан юньсез уйларны куар өчен иң яхшысы - эш, печәнгә барып җилләнеп кайтырга кирәк. Ул, кайтып, машинасын куйды да тракторы белән яланга җыенды. Кайда, нигә Даниясе күренми? Аны да алырга кирәк, һаман эш тә эш, дип, өйгә кереп китте. Керсә, хатыны әллә елаган инде?
- Әнисе, әйдә, яланга чыгып керәбез. Мин азрак печән чабармын, син ял итәрсең. Бетмәс монда байлар эше, - дигән булды, нәрсәдер булганын сизеп. - Ни булды? Кая, кара әле миңа. Гүзәл белән бер-бер хәл булдымы әллә?
Хатыны үксеп елап җибәрде.
- Син анда, Яланлыда, яшь хатынга ияләшкәнсең икән. Бүген Ижауда күргәннәр. Баласы да синекеме? Яшьлек үткәч мин кирәкмиммени инде? - дип мышык-мышык килде. Хәлим үзе дорфа булса да, хатын-кыз күз яшенә түзә алмый, югала да кала.
- Дөрес әйткәннәр, ташла эшеңне, киттек урманга, - диде коры гына.
- Бармыйм, әнә яшь хатының барсын.
- Соң аның белән барып кайттым бит инде, хәзер синең белән барам. Тәртипле итеп кенә машинага чыгып утыр, - диде, сүзенә басым ясап. Хәлим башсыз түгел, кемнәр кереп, ничек итеп җиткергәннәрен аңлый. Аңа килеп әйтсәләрме, ул аларны тракторы белән җиргә тигезләр иде. - Әйдә, тиз бул, көтү кайтканчы барып кайтабыз, - дип ашыктырды ул. Хатыны теләр-теләмәс кенә ияреп чыкты. Хәлим, бераз уйланып торганнан соң, тракторын читкә куйды да җиңел машинасында барырга булды. Хатынын кеше күзеннән ераграк булган матур бер су буена алып килде. Җиргә машинасыннан бер палас алып җәйде.
- Утыр әле яннарыма, ял булсын җаннарыңа, - дип җырлап та җибәрде. Бүселеп басып торган хатынын тартып, җиргә янына утыртты. - Кара, елга ничек челтерәп матур итеп ага, безнең тормыш та шулай кебек. Тик бар кешенең дә тормышы алай түгел шул, бәхетсезләр дә күп. Ә мин, җүләр, шул бәхетсезләрнең көен көйләп, сиңа вакытым да калмый. Безнең хәтта, менә шулай утырып, сөйләшергә дә вакытыбыз юк бит. Дөнья куабыз, икенче яктан, эшсез нишләп ятмак кирәк. - Ул хатынына борылып утырды. Башындагы яулыгын тартып төшерде дә, - чәчләрең агара башлаган, буярга кирәк. Син үпкәләмә миңа, начар уйлар да уйлама, без бер-беребезнеке генә. Мин бүген, беләсеңме, нәрсәне аңладым, без синең белән бик бәхетле пар, яратышып өйләнештек, яратышып яшибез. Малларның яртысын бетерәм, сиңа да җиңел булыр. Берәр ял йортына барып кайтаек.
Бернинди яшь хатыннар турында да уйлама, кешене дә тыңлама.
Алар икесе дә җиргә сузылып яттылар да күккә бактылар. Кич, кояш баеп килә. Каршыдагы таллыкта өздереп кошлар чутылдый. Өйләнгән елларда, яшь чакларда, картлар белән бергә яшәгәч, яратышырга урын да, җайда юк иде. Даниясен шулай табигатькә алып чыгып китә торган иде. Аларны күрсә, ай белән йолдызлар күргәндер. Яшь кәләшне аунатып, тәгәрәтеп, туйганчы яратышып кайталар иде. Улы белән кызы да шушы яланнарда яралгандыр әле. Хәлим хатынының күкрәкләренә кулын салды. - Дания, Дания, без яшьлекне оныттык түгелме соң? Иртә бит әле аны онытырга. Күрәсеңме, күктә бер йолдыз күз кысып җемелди. Ярат инде, ярат, үкенечкә калмасын, яшьлек, ди.
- Хәлим, бүген мин синсез яши алмам, дип, бауга менәрдәй булдым. Мин беркайчан көнләшүнең ни икәнен белми, сиңа ышанып яшәдем, ә бүген... Ир бирмәк, җан бирмәк, дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән.
- Чү, җаным, оныт, - диде ир. Соңгы араларда, эш күплектәнме, әллә картаябыз дигән уйларданмы, наз белән сөюгә урын калмый башлады бугай. Ә бит гомер алга бара, көтеп тормый.
- Ул хатын, чынлап та, шулай чибәрме, ә бала кемнеке?
- Чибәр, сабыр, акыллы. Тик ул бит минеке түгел. Матур кешегә карап сокланырга ярамый, дип, кем әйтте? Сез дә бит әнә кинода матур артист күрсәгез, авызыгызны ачып катасыз. Борчылма, берәр көнне мин сине дә аларга алып барырмын, үзе белән таныштырырмын. Әйдә, яшьлекне бер тәмле итеп искә алыйк әле. Ну дәртле дә идең яшь чакта, исемә төшсә, хәзер дә башым әйләнә, бәбкә җоннарым калка. Безнең балалар, беләсеңме ни өчен матур? Шушы чәчкә яланында яралганга.
- Хәлим, кайтыйк. Сыер савар вакыт җитеп килә, без ятабыз монда ике карт җүләр.
- Тагын сыерыңны искә төшерсәң, коры каласың. Мин мәхәббәт турында сөйлим, син сыер турында. Бүгенге кич безнеке, рәхәтләнеп бер яратыйм әле үзеңне, ә сыер качмас, күши торсын.
Күктә йөзгән ай, йолдызлар - күп нәрсәләрнең шаһите. Мәхәббәтне саклый беләләр. Сөю-сөелүнең тәме еллар үткәч онытылмаган бит, өлгергән шәрабтәй, татлыракка гына әйләнгән. Инде иллене үтсәләр дә, наз сөю дигән бөек нәрсә беркая да китмәгән. Теләк, хисләрне сүндерми, аны вакыт-вакыт яңартып, ут өстәп торырга гына кирәк икән бит. Ач күз читкә карый, тукның уе башкада.
- И әтисе, синдәге дәрт, көч, әллә тагын берне кабатлыйбызмы? - диде Дания оялып кына, күзләрен иренең күкрәгенә яшерә төшеп.
- Ә сыерың ни дияр? - диде ир, назлы гына елмаеп.
- Ул аңлар, тагын кайчан алып киләсең әле бу таллыкка? - Челтерәп аккан чишмә, таллыктагы чутылдаган кошлар да, туктап, ике йөрәкнең ярсып типкәнен, пышылдап дәшкән назлы сүзләрен тыңладылар. Галәмдә ай йөзде, йолдызлар атылды, самолетлар бик биектә эз калдырып үтте. Һәркемнең үз юлы, үз эше, барысыныкы да иң мөһиме.
- Яшәп калырга кирәк, җаным, яшәп, - диде Хәлим, бик канәгать елмаеп. - Әнә бер спутник йөзеп бара, безне төшереп йөрмиме икән? Без кайтуга телевизордан күрсәтмәсләрме икән?
- Күрсәтсеннәр, кеше ире белән ятмыйм, үз ирем белән ятам бит әле, - диде Дания, бәхетле елмаеп.
Бу ялда Ижаудан Хәлимнең классташы Шамил кайтты. Хатыны белән кич утырырга килделәр. Теге түтәйне килеп алыгыз, бездә анда Сантый барбара бара. Әлегә яралары төзәлсен, ярты елдан тагын ясарга туры килер. Аның ире килсә, яныннан китми. Көлсәң-көл, еласаң-ела, карават астында коры идәндә йоклый. Анысына ни булган тагын, бертөслеләр бит, әйтерсең, бер сугыштан кайтканнар.
Кит аннан, аның ире юк бит, - диде Хәлим, аптырап.
- Белмим инде. Кызык, гаҗәеп кешеләр, хатын сөйләшми, монысы туктый белми.
Хәлим яллар үткәч хатынын алды да Ижауга китте. Үзенә дә бик кызык булып тоелды, шундый куркыныч хатын янында нинди ир йөри икән? Әхмәр Мәрьям тирәсендә чебен урынына оча. Хәлим бераз сүзсез карап торды да:
- Кирәк бит, вәт, малай, - диде, аптырап.
- Кайтабызмы? - диде Әхмәр аларны күргәч, сөенеп.
- Әхмәр, бәлки синең үзеңне дә әзрәк матурларга кирәктер, - дип елмайды хирург.
- Әй, юк ла, Аллам сакласын, мин куркам. Ирләргә матурлык кирәкми ул.
- Хәзер, теккән җепләрен салдырабыз да алып китәрсез. - Хирург Мәрьямне алып чыгып китте. Әхмәр үзенә урын тапмады. Бар да яхшы, бар да матур булыр, - дип сөйләнде үз алдына.
- Да-а, - диде Хәлим. - Аңлау кыен бу дөньяны. - Әхмәр кадерле кешесен, каталка белән алып чыгып, бик сак кына машинага утыртты. Хәлимнең гаҗәпләнүе йөзенә чыккан иде, кайдан килгән гомер буе айнымаган Әхмәргә мондый кайгыртучанлык. Әхмәр Мәрьямне сөяп алып чыккан мендәрне тиз генә машинага ыргытты. - Бер мендәрләрен урлаганнан үлмәсләр әле.
- Әйдә, Мәрьям, мендәрне култык астыңа кыстырып, җайлап утыр. Әйе, менә шулай, аягың утыртса, минем тезгә сал.
Менә бит ул тормыш ничек. Мәрьям эндәшми, ә шулай да күренеп тора, аңа бу кайгыртучанлык ошый иде булса кирәк. Алар кайтып туктауга, улын күтәреп, Зөһрә дә ишек алдына йөгереп чыкты. Кыям абзый белән Сафия карчык та чәй эчеп утырган җирләреннән йөгерә-атлый килеп җиттеләр. Алар да, Мәрьям тирәсендә бал корты кебек кайнашкан Әхмәрне күреп, бер мәлгә телсез калдылар. Мәрьямнең битендәге бәйләүләре алынмаган, авыл кешесе тик торамыни, я пычрак кертер, дип, ябыштырып куйганнар иде.
- Әни, хәлең ничек, бик куркыныч булмадымы? - дип, Зөһрә әнисен кочаклап алды. Оныгы Эмил әбисенә читтән карап торды да, нәнә, дип, янына йөгереп килде. Мәрьямгә шуннан да зур шатлык юк иде. Ул хастаханәдә ашамый җыеп барган күчтәнәчләре белән оныгын сөендерергә ашыкты. Сагынышканнар шул, Зөһрә үзе дә әнисенә карата җылылык тойды.
- Менә, Зөһрә, таныш бул, бу минем хатын, Дания апаң була.
- И-и-и, гафу итегез, сөенечтән, әнидән башка беркемне дә күрми торам. Дания апа, рәхмәт инде сезгә, Хәлим абыйны безгә ярдәмгә җибәргәнегез өчен. Без ансыз берни эшли алмыйбыз. - Зөһрә, әйдәгез, кереп чәй эчеп чыгыгыз, дип чакырса да, алар кереп тормадылар. Юлда кайтканда, Дания бераз уйланып утыргач:
- Шундый чибәр кеше дә ялгыз булыр икән. Бәхетсез димим, ялгыз дим.
- Апасы, бәхет матурлыкка карамый шул.
Кичтән өйдә үзләре генә калгач Зөһрә сүз кузгатты.
- Әни, без синең белән инде өч елга якын бергә яшибез, син үзең турында берни дә сөйләмисең, миннән дә сорамыйсың? Бәлки бер утырып сөйләшербез. - Әнисе ярар дигәндәй баш кына какты.
Мәрьям, икенче көнне иртүк торып, мич янында кайнаша башлады. Коймак куйды. Мичтә авыз суларын китерә торган ипи пешеп чыкты. Аның тәмле исе бөтен тирә-якка таралды. Узган бер кеше, кайдан килә бу ис, дип, борынын сузды. Авыл булса да, ипи салучылар юк шул. Озак көттерми Кыям абзый да кереп җитте.
- Бу ипи исенә чыдап торышлы түгел, керми түзәлмәдем, - диде. Мәрьям ипи белән коймакны тәлинкәгә бүлеп салды да:
- Хәер бирергә акчам да юк, син аңа мохтаҗ да түгел. Сафия апа белән, әти-әниемне искә алып, чәй эчегез, - дип, өстенә ак җәймә япкан тәлинкәне Кыям картка сузды. Кыям карт чыгып киткәч, Зөһрәгә өстәл артына утырырга кушты. Каршы якка тагын ике чәй тәлинкәсе куйды. - Мин, балам, бүген бу өстәлгә, чуаш әбие өйрәткән догаларны укып, Алла ризалыгы белән, әби-бабаңны ашка чакырдым. Мине юктан бар иткән, шушы якты дөньяга тудырган кадерлеләрем, сезгә китергән борчу-кайгыларым өчен баш иеп, гафу үтенәм. Мин күргәннәрне күкләрдән сез дә күрдегез, бер гаепсезгә барыбыз да мәңге оныта алмаслык тормыш сынавы аркылы үттек. Минем үткәннәргә кайтасым килми. Мин барысын да кичердем, сез дә мине кичерегез. Әни, әнием, - диде дә елап җибәрде. - Әнием, рәхмәт сиңа, кызым, оныгым өчен. Гөнаһларыбызны кичерегез дә безгә ак бәхетләр теләгез. Аллам ризалыгы өчен, бар догаларымны әти-әниемә юллыйм. Урыннары оҗмахта, яткан җирләре мамык булсын. Һәр атнада, мин сезне искә алып, дога юллармын. Мин бит бүген бик бәхетле. Йә Аллам, шул бәхетемне күпсенмә, балаларыма бәхет, тәүфыйк бир. Сез күкләрдән күреп, сөенеп торырлык итеп яшәрбез. Амин, Амин, Амин. - Зөһрә тын да алмый әнисен тыңлады. Хәтта улы да селкенергә куркып утырды, аннан әнисе белән әбисе артыннан битен сыпырып куйды.
- Әни, нигә без мулла чакырып, зурлап аш уздырмадык соң?
- Әти чын коммунист иде, аңа Алла да мулла да бер, әни дә чын коммунист хатыны. Заманасы шундый иде, алла юк, комсомол, партия дип тәрбияләндек. Без - менә шул коммунист балалары. Мин дә менә уналты яшемдә гөнаһка баткан пычрак комсомолка. Яшь комсомолка кызга үткән бере бармак төртеп мыскыллады, тик чыгу юлын күрсәтүче булмады. Төнге урманда канга батып, хәлсез ятканда, күккә багып, Алланы эзләдем, аңа ялвардым. Таяныр кешең калмагач, Аллага ялварасың. Ул түзә, ул кичерә, ялынып, ялварып сорарга гына кирәк. Мин, балам, оят булса да әйтим, сине ясап качкан адәм актыгына да хәзер синең өчен рәхмәтле. Ә мулла укыганны мин дә укыйм, чын йөрәктән укыйм, гафу сорыйм. Мулла алдында бөтен йөрәк ярамны ачып сала алмас идем, теләсәм дә, теләмәсәм дә, күп гөнаһлар кылдым, бер Аллам үзе кичерсен. - Мәрьям авыр сулап куйды. - Мин теләп алган язмыш түгел, Аллаһы Тәгалә биргән сынау, - диде.
Зөһрә, әнисенең иңеннән кочаклап:
- Әни, без ул авыр сынауларны үтеп беткәнбездер бит инде?
- Аны бер Аллам гына белә.
- Әни, әйдә өйдә бу повязкаңны салыйк әле, кеше булмаганда битең төзәлсен, кояш күрсен. - Зөһрә җайлап кына марляларны чиште дә:
- Эмил, кара, улым, нәнәй нинди матур. Бик яхшы төзәлә. Бүтән каплама битеңне, - дип елмаеп, тәрәзәне ачарга үрелгән иде, анда Әхмәрне күреп, - Әхмәр абый, чәй эчәргә кер, - дип кычкырды. Әхмәр шуны гына көткәндәй килеп тә керде, юньле ризык, юньле тормыш күрмәгән кешегә мондый җылылык кайнар ипидән дә тансыктыр. Аңа шушы җан җылылыгы гомер буена җитмәгән. Ул, эчеп, яшьлегенең, гомеренең, мәхәббәтенең, үткәнен генә түгел, туганнарының кайчан югалып беткәнен дә хәтерләми. Зөһрә, аларның икесен генә калдырып, чыгып китте.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.