Ишеткәннәре Мәрьямне кыргый җанвар хәленә китерде. Үч алу теләге аның бар сабырлыгын, кешелеклелеген әллә кая алып атты. Ул, өйгә кереп, каты гына итеп мичне ягып җибәрде, исерек Әхмәрне өстерәп, мич кырыена идәнгә кертеп салды да барлы-юклы байлыгы арасыннан күптән түгел кызы бүләк иткән бумази күлмәкне эзләп алды. Аннан да кадерлерәк башка бернәрсәсе дә юк иде. Кинәт башына килгән уйның ахыры ни белән бетәчәген уйлап торырга бу минутларда аның вакыты да, теләге дә юк иде. Гөнаһлардан яндырып кына котылып була, дип, тыштан ишекне терәтеп куйды. Ут Әхмәргә килеп капкач, ул акыра башлады. Мәрьям ишетмәс өчен ераккарак, яр буена барып утырды да ике кулы белән колакларын каплады. Бераздан тәрәзә пыялалары шалтырап коелды. Әхмәр бар көченә кычкыра-кычкыра тәрәзәдән әйләнеп төште. Аңа бөтенләе белән ут капкан иде. Мәрьям аның кыргый тавышлар белән акырып, җирдә тәгәрәгәнен бераз карап торды да йөрәге түзмичә, күлдән алып килеп, өстенә бер чиләк су сипте. Яшә минем кебек чиләнеп, диде. Ярты гасыр утырып кипкән йорт ярты сәгать эчендә янды да бетте. Мәрьям бер каен кисәвен утта кыздырып, су буенда ах-ух килеп аунаган Әхмәрнең битенә китереп басты.
- Син дә Мәрьям кебек булып йөр әле, - диде һәм, өстерәп, камышлар арасына кертеп ташлады. Иртәнге тынлыкта буа өстенә кеше ыңгырашканы, ачы төтен исе таралды.
Көтә белгәннәргә яз килде. Капка төпләрендә анда-монда кешеләр күренә башлады. Картлар да, кем бар, кем юк, дип, бер-берсен барладылар. Иртәгә беренче май дигән көнне авылга машиналар кайтты. Кыям абзый инде күптән, балыкларын тотып, тозлап та, туңдырып та балалар кайтуга әзерләнеп куйды. Бүген ул иртәдән бирле Тузигы белән капка төбеннән кермәде, каршы капканы саклады. Зөһрә дә, аның өчен борчылып, кат-кат тәрәзәгә күз салгалап алды. Шулчаклы көтә, кайтмаса, нишләр, тизрәк кайтсыннар иде инде, дип куйды. Машиналарның кайсысы капкаларга борылды, кайсысы туры буага балыкка юл тотты. Кыям картның капка төбенә ялтырап торган өр-яңа машина килеп туктагач, кайсысы баеган, яңа атка атланган, дип, каш өстенә кулын куеп карады. Зур гәүдәле Камиле, елмаеп, атасына карап тора иде. Балалар, сикерешеп төшеп, бабаларын кочаклап алдылар.
- Менә, менә бит бәйрәм башланды, - диде Кыям карт, шатланып.
- Бабай, бабай, әти яңа машина алды, - дип, балалар чыркылдаштылар. Алар артыннан гаиләсе белән тагын бер улы кайтып төште. Малайлар шулай ата йортына кайта, ә кызлар - ир йортына. Озак та үтми, ире белән Салихасы да кайтып туктады. Моңа кәефләре кырылса да, сиздермәделәр, туганнар бит. Олы апалары, үзе әйтмешли, әниләре урынына калган кеше. Үзеннән алда тавышы чыга, тавышы белән агуы чәчелә.
- Беренче булып кайтабыз, дисәм, кайтып та тулганнар ыбыр-чыбырлары белән. Нихәл, әти. Бу ялтыр яңа машинаны яраткан улыңа син алып биргәнсеңдер инде. Шулай, өй дә аңа, машина да аңа, без, ни, үги булгач, берни дә юк. - Йортта тынлык урнашты. Күңелгә коткы салынды, бәйрәм хисе юкка чыкты. Кыям карт балалары алдында ни кылырга да белмәде. Ни дияргә, акланырга да урын юк. Хәлле чагында хәленнән килгәнчә һәркайсына ярдәм итте. Сабыр Камилнең йөрәген бетерәчәк бу. Төнгә каршы йортта тавыш чыкса, бөтен авылга ишетеләчәк, дип борчылды карт. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, көчек тә Салиханы яратмый, туктаусыз өрергә тотынды. Әйтерсең, Салихага каршы бер көчек җавап бирә. - А так, монысы нәрсә тагын, өйгә кертәсе булма, эт исен сөймим. Әллә Сафиясе дә күчеп кереп утырганмы? - дип, өйгә кереп китте. Салиха бар җирдә беркемгә дә рәт юк иде.
- Менә, Тузик, безгә дә урын калмады, хуҗалар кайтты, - диде Кыям карт бик моңсу гына. Аның инде өйгә керәсе дә, ишетәсе дә килмәде. Ул, көчеген кочаклап, капка алдында утыра бирде. - Хәтирә карчыкны кызы үтерде, мине дә Салиха кабергә тыгар, ахрысы, - диде, авыр сулап.
Инде кояш баеп барганда каршы капка төбенә дә җиңел машина кайтып туктады. Кыям картның йөрәге туктый язды. Тын да алмый, машинадан таныш кешесе төшкәнен көтте. Ниһаять, Сафия карчык күренде, каш өстенә кулын куеп, каршы якны күзләде. Тузик өзгәләнеп, тартылып өрергә тотынды. Көчек, бауны сөйрәп, хуҗасына таба йөгерде. Көчек артыннан чапкан Кыям карт, әллә аягы бауга буталыпмы, урам уртасына егылып ук китте.
- И Аллам, Кыяметдин, - Сафия карчык, каршы титаклап килеп, Кыям картка торырга булышты. - Кая чабасың, имгәнәсең бит, - дип, картның өс киемен каккалады.
- Тузик бигрәк көчле шул, - дигән булды карт. - Сафия, син бүген дә кайтмаган булсаң, без, капка төбендә сине көтеп, ачка үләр идек, - дип өстәп куйды.
- И Кыяметдин, балалар эштә, алып кайтучы юк, үзем дә сагынып үлә яздым. Көчегем өчен дә борчылдым. - Тузик куанычыннан нишләргә белмичә, койрыгын болгый-болгый хуҗабикәсенең битен, кулларын ялады. - Исән-имин генә тордыңмы, чирләмәдеңме?
- Сафия, син мине дә сагындыңмы, әллә көчегеңне генәме?
- Сагындым, Кыяметдин. Балалар киткәч балыкка мине дә алып барырсың әле. Кыш буе шул теге көнге шулпаңны сагындым, - диде, кеше ишетмәслек итеп.
- Ярар, Сафия җаным, синсез яшәү, яшәү түгел, бу кыштан да озын кыш булмагандыр. - Алар аерылганда күктә ай калыккан иде. Урамның ике ягыннан да аларны үзләре әби-бабай булган балалары күзәтте. Тәрәзәдән күреп, Зөһрәнең дә йөрәге әрнеде.
- Күпме гомерләре калгандыр, ник шуларны кушып, бәхетле итмәскә. Эх, язмыш... - дип уйлап куйды ул.
Кыям картның, йөрәге җилкенеп, күңеле күтәрелеп китте, әйтерсең, унсигездә. Эх, шул кыш буена көтеп алган кечкенә генә шатлыгыңны да күпсенмәсәләр. Кыям карт шат күңел белән өйгә килеп керүе булды, Салихасы:
- Нәрсә, әти, Сафиянең аягына егыла-егыла мәхәббәт аңлаттыңмы, кулын сорадыңмы? Оятың да юк, картлач, - дип җикеренә башлады.
- Апа, җитте, телеңне тый азрак. Ул синең ирең түгел, атаң, - диде олы улы Фәрит. - Ничек тели, шулай яшәсен. Син яшисең, сиңа тыкшынган кеше юк бит, ә синең тыгылмаган, катышмаган җирең юк, - дип, ул апасын туктатырга теләде. Салиханы инде туктатам димә:
- Син әле маңка малай, анаң урынына калган апаң белән ничек сөйләшәсең, ә? Әни, Сафиягә өйләнсә, мәңге риза түгел, дип әйтеп калдырды.
- Шуңа күрә әнә ике йорт арасында урамда очрашалар, - дип куйды Фәрит. Бу хәлләрне күзәткән Кыям карт сүзсез кала алмады:
- Балалар, мин сезне тудырганмын, ашатканмын, үстергәнмен, бирәсен биргәнмен, мин үз вазифамны үтәгәнмен. Ялгышмасам, моңа чаклы берегезне дә рәнҗетмәдем, гел сез, дип яшәдем. Калган гомер минеке, тимәгез. Син, кызым, бер әйберне аңлат әле. Син нишләп ир ягына кайтмыйсың? Юньле килен ир йортына кайта. Сеңелләрең бит, бианасын-биатасын хөрмәтләгәнгә, ир ягына китә, ә син барысын талаштырырга монда кайтып утырасың. Телең озын булгач анда да сыймыйсың, ә монда бер атага көчең җитә. Әлегә мин исән, үз дөньям, үз көем. - Салиха, тагын нидер кычкырмакчы булып, авызын ачкан иде. Кыям карт, - кияү, ир булсаң, ир бул, хатыныңны тый, я алып кайтып кит. Атаңнар йортында да эш күптер, өй юасы, бакча чистартасы бардыр, алып кит, кияү. Тыңламый икән, аер, яхшы хатыннар да бетмәгән. - Салиха авызын бер ачты да бер япты. - Юкка гына йөрәгең бетмәгәндер, үз балам булса да әйтим, җә җиңәсең, я моның белән үләсең, кияү.
3өһрә дә быел әнисе белән, бакчаларын чистартып, бәрәңгесен, кыяр-помидорын утыртырга дип, җиң сызганып эшкә тотындылар. Бала карарга да әнисе булышты. Икесе чөкердәшеп туймадылар. Күптән күренмәгән Хәлим дә бәйрәм арасында кереп чыгарга булды. Ул гадәтенчә, ишекне шакыды да килеп керде, тик өйдә куркыныч йөзле чит хатынны күреп, бөтенләй югалып калды. Бала күтәргән Мәрьям, тиз генә арты белән борылып:
- Зөһрә арт бакчада, - диде. Хәлим арт бакчага чыкты, Кыям абзый да анда иде.
- Исәннәрмесез. Алла ярдәм бирсен үзегезгә.
- Синсез булмастыр, Хәлим дус, сөрергә кирәк, җир шәп ял иткән.
- Менә, шуңа дип килгән идем, әле иртәрәк ахры сөрергә. Чебиләр алып килдем сиңа, Зөһрә, йомырка сала торганнарны. Бер кәҗә бәтие дә бар әле, малаеңа атаган идем. Анда өйдә нинди куркыныч хатын утыра ул? Котым алынды.
- Минем әни була ул - Мәрьям, - дип елмайды Зөһрә.
- Кит аннан, ни булган соң аңа? Бигрәк куркыныч.
- Ярый, берәр сөйләрмен әле. Менә аның документлары артыннан йөрергә кирәк, операция дә зыян итмәс иде, - диде Кыям абзый.
- Сезгә килгән саен бер яңалык, аңлап та бетермәдем, вакыт та юк. Әйдә чебиләр белән кәҗә бәтиен алып калыгыз. Унбишләре килеп, сөреп китәрмен. Документларын юлларга участковыйны җибәрермен.
- Рәхмәт төшкере, җитешмәгән җирең юк, - дип, Кыям абзый Хәлимгә иярде.
Исән кешегә гомер тиз үтә. Әле яңа гына кышкы буранда туган малай яшь тулуга тәпи китте. Мәрьям әбисе карчыга урынына оныгын кеше күзеннән саклады. Сакламаслык та түгел, кара шомырт күзле, куе керфекле, куе кара чәчле, туп кебек түгәрәк үзе. Хәзер инде имәсе килсә, әнисен, егып, чәбәкли-чәбәкли имә. Язга чыккач, каз бәбкәседәй кулларын җәеп, ишек алдында чебиләр куа башлады. Мәрьям әбисе, аның артыннан йөреп, арып бетә. Кичләрен, җыелышып, капка төбенә чыгып утыралар. Хәзер Сафия карчык та капка ярыгыннан карап тормый, иркенләп, Кыямы янына чыгып утыра. Алар көне буе бергәләп чәй эчәләр, бергә балыкка да барып кайткалыйлар. Йокларга гына һәркем үз өенә кайта. Атнаның биш көне аларныкы. Ялга балалар кайтса гына, бер-берсен күрмәгәнгә салышалар. Картлар, туган һәр көнгә сөенеп, үзләренчә бик бехетле иделәр. Алда әллә ни күп калмаганны аңлап алар һәр көнне кадерләп үткәрергә тырыштылар. Сафиядә токмачлы аш ашасалар, Кыямда тәмләп балык суырдылар, Зөһрәдә коймаклап чәй эчтеләр.
Беркөнне иртән Хәлим килеп туктады да тәрәзәдән генә:
- Зөһрә, чык әле, сөйләшәсе бар, - дип чакырып алды.
- Ни булды, Хәлим абый? - дип, Зөһра, халатын эләктерә-эләктерә, урамга йөгереп чыкты.
- Минем классташ Ижауда хирург булып эшли, шул больницада главврач та. Әниеңне шунда алып барып күрсәтеп карыйк әле, әзрәк кеше кыяфәтенә кертмәсләрме икән. Бигрәк кызганыч, кеше арасына чыга алмый. Бар, тиз генә җыендыр да алып чык. Илтеп кайтыйм печән башланганчы.
- Рәхмәт, Хәлим абый, - Зөһрәнең күзенә яшь тулды. - Ничек түләп бетерермен бу яхшылыкларыңны? - Хәлим, Зөһрәнең яшьле күзләренә карап:
- Ярый-ярый, әле бит бернәрсә дә эшләнмәгән. Бар тиз бул... - Зөһрә әнисен көчкә күндерде. Мәрьямнең яшьлектән калган ир затыннан куркуы беркая да китмәгән иде. Әнисенең үзе генә барырга теләмәгәнен аңлагач, Зөһрә дә аның белән барырга булды.
- Хәлим абый, ачуланмасаң, без дә барабыз инде, ир-аттан курка ул.
- Ярый, әйдә, сыябыз бит, - дип ризалашты Хәлим.
Мәрьям кеше арасына чыгып өйрәнмәгәнгә, үзен азрак кыргыйрак тотты. Табиб янына да бергә керергә туры килде.
- Кайчангы яра бу? - диде табиб, чыраен сытып.
- Уналты яшеннән. Кырык елга якын, - дип, әнисе өчен Зөһрә җавап бирде.
- Түзәргә туры килер, берничә кат кисеп тегәргә кирәк булачак. Аның каравы, кеше арасында яшәрсең рәхәтләнеп. Шуңа ризамы? - Мәрьям, нишлим дигәндәй, Зөһрәгә борылып карады.
- Әни - җаным, ризалашабыз, син бит әле яшь, шундый кешеләр булышабыз диеп торганда.
- Мин куркам бит әле, - дип пышылдады Мәрьям.
- Менә нинди яхшы хирург бар безнең. Синнән курчак булмаса да, бик матур хатын ясап куячаклар.
- Ярый алайса, мин риза, - диде Мәрьям акрын гына. Мәрьямне шул көнне үк алып та калдылар. Бу бүлектә, үзе кебек ямьсез кешеләрне күреп, ул бераз тынычланды. Сабый баладай, күзләрен мөлдерәтеп, кызына карады, берсүзсез генә кулларыннан кысып тотты. Зөһрә, әнисен кочаклап:
- Курыкма, бар да яхшы булыр, мин сине үзем килеп алырмын, - диде.
Кайтканда Зөһрәнең улы изрәп йоклап китте. Хәлим бу юлы машинасын бик кумады. Аның үзенә дә Зөһрә янында утырып кайтуы рәхәт иде. Бер иркенләп сөйләшәсе килә дә бит, тик нәрсә турында.
- Зөһрә, синең яраткан кешең бармы? Гел болай ялгыз булмагансыңдыр бит?
- Бар, менә бит куенымда йоклап кайта.
- Аның әтисен яраткансыңдыр бит, яратмаган кешедән бала тапмыйлар.
- Яраттым, шуңа шундый матур малай туды. Шундый малай бүләк иткән өчен мин аңа мең рәхмәтле, - диде, тәмле итеп йоклаган улының маңгаеннан үбеп.
- Ир бала әти белән үсәргә тиеш, ирләрчә тәрбияләнеп. Хатын-кыз тәрбияләгән малай хатыннарча була инде. Хәзер хатыннар мода алдылар, янәсе үзем өчен табам. Ә бала әтисез үсәргә телиме икән соң? Курчак түгел бит ул, әни куенында иркәләнеп кенә утырырга. Башта, и сөенәләр, и акыллы, и тәртипле, әнисенең сүзеннән дә чыкмый, дип. Әнисенең сүзеннән чыкмаган ир, нинди ир була соң ул? Ачуланма, дөресе шул.
- Әтиләрне базарда сатмыйлар бит, Хәлим абый.
- Ясаучысы булган бит, бәлки ул кешенең дә үз баласын үстерәсе килер. Сиңа бу турыда уйларга кирәктер. Әнә безнең авылда берәү үзем өчен, яшем үтеп бара, дип, ирсез тапкан иде, кинәт үлеп китте. Карарга әнисе карт, атасы кем икәнне әйтеп калдырмаган, сигез яшьлек баланы, елатып, балалар йортына алып киттеләр. Ул баланы ни көтә анда?
- Хәлим абый, куркытма әле.
- Син әле яшь, карап, сөеп туймаслык хатын. Чык тормышка, тап тагын берәрне, балаңа иптәш булыр. Картлыкның ничек киләсен белеп булмый бит ул, бер балага ата-ананы карарга бик авыр. Каты бәрелә димә, Зөһрә, хакыйкать шундый. - Алар капка төбенә кайтып туктаганда анда Кыям карт белән Әхмәр утыралар иде.
- Бу бәндә монда нишләп йөри инде? - дип куйды Хәлим.
- Әни янына килә, зыяны юк, йөри шунда.
Чынлап та, теге көннән соң Әхмәр ничек исән калгандыр? Шәһәрдән килгән бер балыкчы, су буеннан табып алып, хастаханәгә илткән. Бу инде үләр дигәннәр, ә ул аңына килгәч кайткан да киткән. Авылда хәбәр тиз тарала бит. Кайтып, су буенда яшәгән хатынны эзләгән, кешедән аның Мәрьям икәнлеген белгән. Менә шуннан бирле килә дә елый. Янган яралары чиләнеп, ярты еллап төзәлми йөрде. Мәрьям, җәлләп, үләннәрдән дару ясап биргәч кенә, бик озак булса да, төзәлде. Тик аның да бите җыерылып, ямьсез булып калды. Януның файдасы тидеме, әллә куркуданмы, әллә Мәрьям берәр догасын укыдымы, Әхмәр эчүен ташлады. Эчми башлагач кына дөньясының җимерелеп ятканын, үзе хәерчелекнең төбенә төшкәнен аңлады. Кичләрен Кыям картлар янына капка төбендә утырмага килә башлады. Тик Мәрьямнең генә алар янына чыкканы юк. Әйе, дөнья тәгәрмәче шулай әйләнә. Зөһрә машинадан үзе генә төшкәч, Әхмәр бер калкынды, бер кире утырды. Аның кызыксынуы йөзенә чыккан иде. Ул түзмәде, акрын гына килеп, машина эчен үрелеп карады.
- Ни, ни кая? - диде, тотлыга-тотлыга.
- Биреп калдырдык, - диде Хәлим коры гына.
- Кемгә? - диде Әхмәр, калтыранып.
- Кирәкле кешесенә.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.