Мәрьям аңына килгәндә кечкенә генә караңгы өйдә ята иде. Уяну белән бөтен тәненең сызлавын, битенең утта пешкән кебек януын тойды. Әллә уянганын сизеп, бер карчык аның авызына ачы су салды, шуны эчкәч, ул тагын йокыга китте. Җирдә күпме ятканын да, бу карчык каян килеп чыкканын да аңламады Мәрьям. Хәле сөйләшерлек түгел, авызы бөтенләй ябылмый кебек тоелды. Карчык, көн дә әйләндереп, аның аяк балтырларын, аркасындагы яраларын нәрсә беләндер сылады. Тәне ут булып янды. Ул әле шабыр тиргә батты, әле калтыранып, туңып ятты. Карчык үз алдына нидер сөйләнде, тик Мәрьям аның телен аңламады. Мәрьям торып йөри башлаганда инде җәй үтеп, табигать алтын көзгә кереп бара иде. Акрынлап йөри башлагач, Мәрьям, урамга чыгып, тирә-якка күз салды. Ялан читендәге мунча кадәрле кечкенә генә бер тәрәзәле йорттан башка берни дә күренмәде. Өйдән чыккан тар сукмак бара-бара урман эченә кереп югала. Карчык янына әллә кайлардан хатын-кызлар килә. Ояттан коткаруын ялынып-ялварып, тәгәрәп ятып елыйлар. Карчык аларга да әллә нинди үлән сулары эчерә, әллә нинди догалар укый. Сихерче, ахрысы, дип уйлады Мәрьям. Килүчеләр кем булса да, аңа барыбер иде, ул кызыксынмады да, сораштырмады да. Тышка чыгып, селкенеп тора да кире урынына кереп егыла. Йомыш белән килгән хатыннар, ашарга, эчәргә алып киләләр. Карчык Мәрьямне дә сыйлап караган иде. Әче суны бер тапкыр авыз итеп караганнан соң, аның бик каты башы авырта башлады. Бәлки шул аны эчкечелектән саклап калгандыр да. Мәрьямнең бөтен эше урманнан утын ташу булды. Карчык татарчаны да яхшы гына белә булып чыкты.
Урман бай. Карчык Мәрьямне кышкылыкка гөмбә җыеп киптерергә, куянга ау куярга өйрәтте. Ләкин аның кайдан килүе, кая китәргә кирәклеге турында сүз дә кузгатмады. Шулай тиеш кебек иде. Шактый вакыт үткәч кенә Мәрьям үткәннәрен исенә төшерә башлады, карчык аның уйларын сизгәндәй: "Сиңа кирегә юл ябык, анда кайтсаң, бик куркыныч хәлләр көтә сине", дип кисәтеп куйды. Авырлы хатыннарның корсагын төшерергә, кайберәүләрнең тере туган балаларын да күмәргә туры килде. Баштарак Мәрьям куркып еласа да, соңыннан бәгыре катты. Бу йөзең белән кая барасың, өйрән, тамагың ач булмас, диде карчык. Алар төрле үләннәр җыеп киптерделәр, алар белән дәвалаганда нинди догалар укырга кирәклегенә дә төшенде кыз. Бер көн килеп, карчык урын өстенә ятты. Бик озак үлә алмый интекте.
- Бу җирдән гөнаһларым җибәрми, тегендә бу гөнаһлар белән кертәселәре килми, - диде ул.
- Кемнәр әби? - диде Мәрьям, ялгыз калудан куркып. Алар инде бер-берсенә күнегеп беткәннәр иде.
- Кичер мине, бала, мин инде йөздән артык яшим. Күп гөнаһлар кылдым, үлеп кенә котылып булмый. Оҗмах капкаларына барып җитмәсемне беләм, кайнар сумала казанында кайнатачаклар. Бер тамак ялына күпме бала гомере өздем. Азгын хатыннарның гөнаһларын үземә алдым. Күрәм, җиргә тумый калган ул сабыйлар миңа рәнҗиләр. Синең алда да гөнаһым зур. Күптән кайтарып җибәрәсе иде, авылың бит кара урман артында гына. Булса, биш-алты чакрым булыр. Тик мин сине җибәрмәдем, син миңа шушы көнгә кирәк идең. Син китсәң, мине кем җирләр, җир өстендә калып, җанварларга азык булырмын дип курыктым. Калдырма мине, иссез канга батып ятканда мин сине калдырмадым. Мин үлгәч, өе белән яндыр. Эче тулы кара көчләр, җен, пәриләр.
Карчык атналар буена кемнәр беләндер көрәште, сүгенде, кемнәрнедер куды. Мәрьям куркып, төннәрне тышта уздыра башлады. Таң аткач карчык, арып, тынып калды, төн җитсә, тагын шул ук хәлләр кабатланды.
Бер көнне иртән карчык, Мәрьямгә бераз карап ятканнан соң:
- Бүген мине алып китәләр, төн уртасында өйне яндыр. Миңа дога укы, авылыңа кит. Бәхетеңә ерак әле, тик ул көн килер, көт. Мин өйрәткән догаларны онытма, кирәге чыгар, - диде.
Кичкә таба Мәрьям ишекне ябып терәде дә, ишек төбендә төн җиткәнне көтеп утыра бирде. Караңгы төшү белән карчыкны тагын кара көчләр газаплый башладылар. Ул, яман тавышлар чыгарып, кычкырды-кычкырды да тынып калды. Мәрьям, өйнең тирә-ягына коры чыбыклар өеп, карчык өйрәткән доганы укый-укый, ут төртте. Карчык белән бер яшьтәге йорт, шырпы тартмасы кебек, дөрләп, янып китте. Мәрьям, калтырана-калтырана белгән догаларын укыды. Таң алдыннан йорт урынында вак күмерләр генә калган иде. Мәрьям, артына карамый, куе кара урманга кереп югалды. Күпме яз, күпме кыш, күпме җәй, көзләр килеп китте, ул аларны санамады. Әйтерсең, аның үткәнен дә, хәтерен дә сызып ташладылар. Урманны чыккач туктап, елгада юынып алырга булды. Су өстендә ап-ак чәчле, куркыныч йөзле кеше күреп, куллары белән битен каплады да, яр буена утырып, күз яшьләренә ирек бирде. Ул соңгы көннәрдә авыру карчык белән җаны теткәләнеп, арыганын аңлады. Аны да киләчәктә шундый авыр үлем көтәдер. Нишләп ул күпме еллар буе берни уйламыйча яшәде соң? Урман корткасы, әллә ниләр эчереп, хәтерен алып, үзенә бәйләп куйдымы? Юкса, аның бала чагы бик иркә, бәхетле иде бит. Унҗиде яшьлек яшь анадан ак чәчле карт карчыкка әйләнгән дә куйган. Кемнәр аңласын аның хәлен. Эх, эт язмышы, кем каргады соң мине? Бөтен авыл алдында уйнашчы, әрмән калдыгы исеме тактылар, җирәнеп карадылар. Эх, әнием, бер син минем хәлемне аңлап, кочаклап еладың. Әнием... Әнисе гафу итсә, әтисе дә бәлки кичерер. Баласы кайларда икән? Кемнәр дә булса кызлыкка алганнардыр. Юк, әнисе куып чыгармас, ул бит аны шулчаклы ярата, иркәли иде, бер кычкырып орышканы да булмады, әтисе дә гел кызым гына дип торды. Халык, авыл халкы да бәлки оныткандыр. Күпме өмет иде Мәрьямнең йөрәгендә.
Мәрьям урамда күренмәскә тырышып, кич белән бәрәңге аркылы туган нигезенә кайтты. Гөрләп торган авылда тынлык, бәрәңге бакчасын аның буе алабута, ишек алдын биек үлән баскан, тәрәзәләрдә ут юк, ат та, арба да юк. Сарай почмагында күпме посып утырса да, бер кеше дә күренмәде. Утырып аяклары арыганнан соң, аптырап, урамга чыкты. Кемнән сорарга белмәде. Авыл үзгәргән, картайган, бушаган. Өй каршысында басып торган Мәрьямне Кыям абзый, йорт сатылмый, йөрмәгез, дип куып җибәрде. Кая барырга белми бер урында таптанып торганнан соң, Мәрьям, утсыз тәрәзәләргә карый-карый, авылны чыкканын сизми дә калды. Йөри торгач, савымчыларның каравыл йортына барып керде. Анда инде күптән кеше заты аяк басмаган иде. Кабат урамга чыкты, тирә-якта бары таркалып яткан буш мал абзарлары гына калган. Кыргый тормышка күнеккән Мәрьям, чарасызлыктан, карчык вәгъдә иткән бәхетне көтеп, шунда яшәп калды. Төннәрен кеше бакчасыннан казып, бәрәңге урлады, иртә таңнан торып, балык сөзде. Төннәрен ташландык өйләргә кереп, үзенә иске юрган, мендәр, савыт-саба юнәтте. Бу - аның өчен күнегелгән тормыш иде.
Балыкка авылдан бер исерек адәм йөри. Беренче тапкыр Мәрьямне күргәч ул куркуыннан егылып китә язды. Шулай да сөйләшеп киттеләр. Мәрьям җайлап кына сораулар бирде. Кайчандыр бергә укыган классташы Әхмәр Мәрьямне танымаган кебек, ул да аны танымады. Эчеп таушалып беткән, карт бабайга әйләнгән. Әти-әнисен берәр җиргә күчеп киткәннәрдер, дип уйлап йөргән Мәрьям аларның инде күптән дөньяда юк икәнлекләрен ишетеп, тормыштан бөтенләй өметен өзде. Ә карчык алайса нинди бәхет көтәргә кушты соң? И-и-и Аллам, юаткан булган инде. Туганда булмаган бәхет хәзер кайдан килсен, ди. Мин дә яшим җир йөзендә... туйдырды, дип өзгәләнде.
- А-а-а, - дип ачынып кычкырган тавыш төнге тынлыкны ярды. Буа өстендә йоклап утырган үрдәкләр, уянып, бакылдарга тотындылар. - А-а-а, ничек түзим? Йә Алла, нинди гөнаһларым бар иде? Күрдең бит, ник шул егетнең үзен каһәрләмәдең? Бер денсез аркасында күпме хәсрәт... Бугазына җыелган бөтен төер чыгып беткәнче, Мәрьям, төнге тынлыкны ярып кычкырды. Әй карчык, тагын алдадың, нинди бәхет килсен, ди, монда, дип үкси-үкси, яр буена килеп утырды. Җаны әрнеп кычкырган кешенең хәсрәте тир-якка таралып, әле генә ярыша-ярыша җырлаган бакалар җырыннан туктады, бар тереклек, куркып, тынып калды. Аның әле беркайчан да болай тугарылганы юк иде. Ничә дистә еллар җансыз кеше кебек, тып-тын йөргән җан иясенең йөрәк ачысы бар җиһанны тетрәндерде. Йөрәк түрендә яшәгән кечкенә өмет шартлап сынды. Ул - ятим, ялгыз. Көтәр, аркаланыр бер кешесе дә юк...
Битендә генә түгел, йөрәгендә дә төзәлмәс яра саклап, ялгыз хатын туйдырган бертөрле тормышны сөйрәде. Җәйне кыш, кышны җәй алыштырды. Җәен тирә-яктан кышлык утын әзерләде, иске җимерек йортның тишек-тошыгын ямады. Шулай тагын еллар үтте. Бервакыт килеп, аны да кара көчләр алып китәрләр, дип көтте. Шулай да Мәрьям һәркөнне төн җиткәч, кеше йөрмәгән арткы урамнардан урап, туган-үскән йортның нигезендә утырып кайта торган булды. Аз булса да, үткәндәге истәлекләр аны елатты да, җырлатты да. Көннәрдән бер көнне туган йортында чит хатын-кыз пәйда булгач, аның йөрәге урыныннан купты. Нигезне сатканнар дигән уй төн йокыларын качырды. Ул төннәр буе йорт тирәсендә әйләнде. Беркөнне туган йорты янында ниндидер тавышлар ишетеп, туктап калды. Машиналар килгән, зур тупылны тунап аттылар. Ник, кемгә комачаулады, дип, аһ итте Мәрьям. Читтән генә, һәр хәрәкәтне күзәтеп, тын да алмый басып карап торды. Берничә көннән Әхмәр, көчкә өстерәлеп, буа буена төште. Мәрьям сүзен уратып кына тупылдан башлады.
- Әллә өйне сатканнармы? - диде.
- Юк, теге әрмән калдыгы, Мәрьямнең уйнаштан туган кызы кайткан.
- Кем кайткан? - дип кабатлап сорады.
- Шул инде, әйе, әрмәннән туган. Ну чибәр, искитмәле, гел әрмән әтисенә охшаган. Мәрьямгә дә охшамаган, гел теге атасы, озын буйлы, матур. Кыям абзый тирә-ягында йөгереп кенә йөри, карт алаша.
Шушы көннән Мәрьямнең эченә җан керде. Кызын бер генә булса да күрү теләге бөтен нәрсәдән өстенлек алды. Зөһрәне тау башында гөмбәдән кайтканда күреп, ул озак кына аңа карап торды. Йөгереп барып, кочаклыйсы килде. Караңгы төшкәч, бакча артлары белән килеп, тәрәзәдән күзәтте. Чынлап та, кызы су сөлеге кебек, сөйкемле дә, чибәр дә иде. Мәръям һәркөн диярлек үз йорты тирәсендә әйләнде. Ниндидер әби алып кайтканын белгәч, көнчелеге туды. Әллә нинди әбинең аның караватында йоклавы ачуын китерде. Кызның корсаклы икәнен белгәч, ире күренмәгәнгә, шатланырга да, кайгырырга да белмәде. Мәръям төннәр буе ике арада көрт ерып йөри торгач, борчыла башлады - корсагы зур гына, юллары юк, техника юк. Көн дә салкында тәрәзә төбе саклап, үзе дә авырып китсә, нишләр...
Әйе, Аллаһы Тәгалә очрашырга үзе ярдәм итте аларга. Мәрьям дә, Зөһрә дә тын гына ята бирделәр, икесенең дә күзләренә йокы кермәде. Тик ачылып сөйләшергә әзер түгелләр иде. Ни әйтсәң дә бер-беренә ияләшергә кирәк. Икесенең дә бер-берсенә соравы күп иде. Кичәге хәл килеп чыкмаса, әле күпмегә сузылыр иде икән бу кайтулар?
Кичә көн кичкә авышкач яхшы гына салып алган Әхмәр тагын су буена килде.
- Привет, Маша, син шундый страшный булмасаң, может кети-мети уйнаган булыр идек, ә, - дип кочакларга маташты. - Бүген әби-карчыкларга пенсия килде, менә бер чөлли шабашка эшләп алдым. - Кинәт Мәрьям Әхмәрнең тел төбен тартып карарга булды. Ул бу авылдан читкә чыкмаган, белмәгәне юк.
- Нишләп теге хатынны әрмән калдыгы, диләр, бәлки ул әрмәннеке түгелдер, бәлки татарныкыдыр, ә? - дип сорап куйды.
- Әрмәннеке точно, мин беләм, - дип, күкрәк сукты Әхмәр.
- Алдыйсың, син каян беләсең, ди?
- Хе, минме? Хәзер сөйлим. Мәрьям белән без бер класста укый идек. Җәйге каникулда без барыбыз да эшли идек бит инде. Ул - парткомның бердәнбер кызы. Миңа шундый ошый иде ул. Бик оялчан булгангамы, фәрештәгә охшата идем шуны. Фәрештә кызлары шундый буладыр кебек иде. Мин - подменный көтүче, ул сыер савучы булырга тиеш иде. Ә аның әтисе тотты да мине әрмәннәр белән эшкә кирпеч, цемент ташырга куйды. И ачуым килде шунда. Безнең әти юк иде. Монда акчасы әйбәтрәк, әниеңә ярдәм булыр, диде Фазылҗан абый. - Әхмәр, шешәне күтәреп, бугазыннан гына голт-голт эчте дә йөз ел су күрмәгән җиңен иснәде. Бераз эндәшми торгач, - беләсеңме, уеннан-уймак чыкты. Көз, мәктәпкә барыр вакыт җиткән мәлләр. Без теге әрмән егете белән ял итеп ятабыз түбәдә. Шулчак карыйм, Мәрьям, кәрҗин тотып, каенлыкка менеп бара. Без карап ятабыз, әһә, мин әйтәм, гөмбәгә китте, дим. Шулвакыт әрмән егете: "Хороша девушка, вот бы поцеловать, пообнимать. А то лето проходит с этой работой и девушек не обнимали", - ди. Егет, конешно, нык чибәр иде. Мин дә җүләр кызык өчен, вот и не обнимешь, это дочка начальника, мин әйтәм. "А час посмотрим, если получится с менә литр водки", - диде дә торып та йөгерде Мәрьям артыннан урманга. Мин нишләргә белмичә аптырап торган арада ул инде урманга кереп тә югалды. Мин чабып килеп җиткәндә ул Мәрьямне кочаклый, үбә иде, мин, тын да алмый, каен артында басып карап тордым. Аннан, авызын ябып, җиргә аударды да көчләде. Мәрьям башта әллә аптыраштан карыша да алмады, азак килеп, тырмаша башлады, тик соң иде инде. Аңлыйсыңмы, без бит андыйга бару түгел, кызлар кулы тотып та карамаган малайлар идек. Эх, исемә төшсә шул көн, мин елап басып тордым, берни эшли алмадым. Мин аны кагылыр дип, башыма да китермәдем, битеннән генә үбәр, дип уйладым бит. Әйтерсең, мине кадаклап куйдылар. Гарьлегемнән кич буе еладым. Исемә төшсә, хәзер дә йөрәгем яна. Мин уен гына, шаяра гына, дип уйладым. Мин гаепле Мәрьям алдында. Беләсеңме, мин гомер буена шул әрмән малаен каен түтәсе белән кыйныйм. Мәрьям, мескенкәем, ябык, бәләкәй генә нишли алсын ул измә изеп үскән егеткә каршы. Ә ул, ахрысы, ни кыланганын кызуы басылгач кына аңлаган. Таңга, качып, кайтып киткән иде. Әтисе дә белмәде, иртән барысы каңгылдашып эзләделәр. Эх, еллар үтте, ә гарьлек һаман җанны талый. Мәрьям дә юкка чыкты, мин дә шул гөнаһ белән яшим менә. Бер бәхетем дә булмады, ә ничек ошый иде бит ул миңа. - Әхмәр тагын шешәсен күтәреп эчте, җиң очлары белән күз яшьләрен сөртеп алды. - Бәхетсез мин. Шул көннән башланды барысы да. Йөрәгемдә таш йөртәм, аңлыйсыңмы, юкмы?
- Беренче мәхәббәтеңне бер яртыга сатып эчтең инде алайса, - диде Мәрьям бар җан ачуы белән, - ничек җир йотмый сине? - Менә кайда күмелгән сер. Мәрьям, җирәнеп, озак кына Әхмәргә карап торды. Бер литр аракыга ничә кеше гомере сатылган. - Мәрьямне очратсаң, хәзер ни дияр идең? Менә синең аркада бөтен бер гаилә - ата-анасы, баласы белән Мәрьям кырылып беткән, син шуны аңлыйсыңмы? - диде Мәрьям, йодрыкларын төйнәп.
- Юк, юк, мин түгел, мин аның аракысын алмадым да, эчмәдем дә. Эчмәс тә идем. Мин үз-үземне күрә алмыйм, мәңгелек ярам ул минем.
- Әрмән калдыгы дигән сүзне син тараткансың булып чыга бит, аның турында син генә белгәнсең.
- Әйе, анысына мин гаепле. Мәрьям болай да тыныч иде, ә унынчыга килгәч бөтенләй йомылды. Минем аңа ачуым килә иде. Ник карышмады? Мин дә гаепле, ник шунда әрмән малаена каен түтәсе белән бәреп, башын ярмадым. Яклый алсам да, якламадым. Аны да, үземне дә күрә алмадым. - Әхмәр калган ярты шешәне беткәнче бугазыннан гына эчте дә, утырган җиреннән авып, йоклап та китте. Йокы аралаш, мин гаепле, әйе, гаепле, дип мыгырданды.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.