Яңа ел төне дә үтеп бара. Алар өчәүләп утырып ашадылар, эчтеләр, бер-берсенә матур киләчәк теләделәр. Телевизор да юк, нишләсеннәр? Хәтирә әби ятып йоклады. Икәү генә утырып калгач, Кыям карт әзрәк кыюлыгы бар чагында сораштырып калырга булды.
- Зөһрә балам, әйдә, сөйләшик әле бер. Син сөйләмисең, мин сорарга читенсенәм. Синең туачак балаңның атасы кайда?
- Хм, мин моны күптән көткән идем, Кыям абзый. Миңа бу баланы Аллаһ бүләк итте, дип уйлыйм мин. Егерме ел ирем белән бала көттек, егерме ел балалар бакчасында кеше балаларын карап, гомерем үтте. - Зөһрә бераз уйга чумдымы, үткәннәрен исенә төшердеме, бераз торгач, ышанасыңмы, Кыям абзый, синең кырык еллык тормышың бер көндә үзгәрә дә шул кырык елны алып ата, син шуннан өр-яңа тормыш башларга тиеш буласың. Ә иң мөһиме - бүгенгесе, бу - ирек, бу - татлы хыяллар, ана булу бәхете. Мин көнчел ирнең көн дә мыскыллавыннан, җәберләвеннән, аның туганнарының кысыр, дип кимсетүләреннән азат. Ә гаеп миндә булмаган бит, аларның энеләрендә булган. Кемгә кирәк син, кысыр хәерче, дип рәнҗеттеләр. Бала тапмаган хатын кемгә кирәк, дип, үзем дә шуңа ышандым, баш иеп яшәдем. Менә шуннан аңла инде, Кыям абзый, минем хәлне. Мин гел уйлыйм, минем тууымда да ниндидер ялгышлык бар бугай. Әни белән минем бәхетне кемдер урлаган бугай. Мин бигрәк ялгыз, Кыям абзый. Ярый әле син бар, минем бөтен ышанычым синдә. - Зөһрәнең күзләренә яшь тулды. Аның бит үз гомерендә бер кеше алдында болай ачылганы юк иде.
Башын аска иеп, аны тын да алмыйча тыңлаган Кыям картның да күзеннән яшь бәреп чыкты. Бу баланың туу тарихы, үткәне аның күңел дәфтәрендә саклана. Тик сөйләргә кыюлыгы гына җитми... Авыр булачак...
- Мин сиңа сөйләр идем, тик, балам, сиңа авыр булачак бит, бәлки бәбиләгәч сөйләшербез, - диде карт, башын күтәрмичә генә.
- Кыям абзый, гомер иткән бит инде, белсәң, сөйлә, зинһар, - дип, Зөһрә картның аркасыннан сыйпап куйды.
- Маһинур ул синең әниең түгел, әбиең иде. - Зөһрә, бераз артка тартылып:
- Ничек әбием? - дип, аптырашта калды.
- Әйе, әбиең. Нәрсәдән башларга да белмим, балам, авыр истәлекләр. Бер көнне минем Сания күзе-башын тондырып кайтып керде дә, ишеттеңме, Маһинурның Мәрьяме корсаклы, ди, әрмән малайлары янына йөри икән, ди. Авылга яңа мәктәп төзергә яз башында шабашник әрмәннәр килгән иде, аларны колхоз яллаган иде. Ул заманнарда эшкә никтер гел әрмәннәр килә иде. Кара каргалар кайтса, димәк, әрмәннәр дә килә. Ферма булсынмы, мәктәпме, колхоз гел шуларны яллап эшләтә иде.Үзләре тырыш, таңнан, төнгә тиклем туктамый эшлиләр. Колхозның үзенең эшче куллары җитмәгәндер инде, элек бигрәк колхозникка эш күп иде шул. Авыл үсә, балалар күп туа, иске мәктәп янына яңасын сала башладылар. Араларында бик чибәр, озын буйлы яшь егетләре дә бар иде, булса, бер унсигезләрдә булгандыр. Бу әйбер беленгәндә әрмәннәр кышлакка кайтып киткәннәр иде инде. Мәрьямнең унынчыны классны бетерергә тиеш елы. Бик каты тавыш купты. Бабаң ул вакытта партком секретаре, коммунист. Заманына күрә иң абруйлы кеше, ни генә булса да, халык аңа бара, кемне кавыштырырга, кемне аерырга, бала туса, теркәтергә, бөтен авылның атасы кебек... Бөтенесе, аны аксакалга тиңләп, киңәш сорап, аңа килә, бик акыллы, достоен кеше иде бабаң. Аларны партия безнең авылга эшкә җибәргән, әбиең - укытучы, бабаң - партийный коммунист. Алар килгәндә Мәрьямгә өч яшьләр тирәсе генә иде. Без бу йортларны да бервакытта җиткердек. Маһинур белән бик яратышып, тату яшәделәр. Мәрьямне дә курчак кебек киендереп, өреп кенә үстерделәр, нишләптер башка балалары булмады. Бөтен авыл алдында алар үрнәк гаилә иде. Шулай булмыйча, үзең өлге булмасаң, ничек авыл халкын тәрбиялисең. Эх, әйбәт тә кеше иде. Ул исән булсамы, син дә, мин дә хәзер ялгыз булмас идек, гөрләшеп яшәр идек. - Зөһрә, тын да алмыйча, күршесен тыңлады. - Бабаң түрә булса да, бик гади иде, без аның белән дуслар идек. Тик Санияне өнәп бетермәде, теле яман ачы иде шул. Сания, күрше хакы, дип тормады, койма аркылы ишетерлек итеп чәйнәде, хурлады, авылны гөрләтте. Баҗаң белән әбиеңнең күтәрелеп карарлыгын калдырмадылар. Яз башында Мәрьямне Маһинур күрше авылдагы бүлнискә алып китте, кыз туды, дип кайтты. Тик бер атнадан Мәрьям баласыз үзе генә кайтып кергән. Мин мал карап йөри идем, күршеләрдә тавыш чыкты. Коймага якын килеп карасам, бабаң Мәрьямне чыбыркы белән яра. Мин Фазылның болай кызганын гомеремдә күргәнем юк иде, түзмәдем, койма аркылы сикереп төштем. Тукта, үтерәсең бит, дип, көчкә туктаттым. Мәрьямнең карар җире калмаган, кара канга баткан. Чыбыркы бит ул шундый нәрсә, очына ат кылы үрелгән, тисә, кешене түгел малның да тиресен ярып җибәрә. Күрәсең, Мәрьямнең бит-кулларын яхшы тунаган. Фазыл шулчаклы ярсыган - күзләре әллә нинди куркыныч, куллары калтырый. Көчкә ярсуыннан туктап, өй нигезенә барып утырды. Хурлыгы ни тора, бөтен илгә рисвай итте, җитмәсә, баласын калдырып кайткан, ничек түзмәк кирәк бу хурлыкка, диде, калтыранып. Менә шул чакта мин бабаңның елаганын күрдем, әзмәвердәй адәм елый иде. Маһинур өйдә юк, бәлки алай ук та булмаган булыр иде. Маһинурга да эләкте, мәктәптә башлангыч классларны укыта иде. Коллективта, директор да, үз балагызны тәрбияли алмаганны, нинди үрнәк күрсәтәсез, дип, бер булып чыктылар. Председатель дә иртәнге планеркада Фазылга, партбилетыңны өстәлгә сал, дип кычкырган. Ә ул бит сугыштан орден-медальләр белән кайткан кеше. Партиягә дә батыр герой булганы өчен сугышта чакта алган булганнар...
Без бабаң белән нигездә утырганда Мәрьям, көч-хәл җирдән торып, чайкала-чайкала арт бакча буйлап әрәмәгә төшеп китте. Мин дә үз эшем белән чыгып киттем. Фазыл, бер ноктага карап, утырып калды. Кичке якта Маһинурның үзәк өзгеч тавышын ишетеп, тагын йөгереп кердем. Маһинур берни әйтә алмый акырып елый да елый. - Кыям карт тагын тынып калды, тамагына утырган төерне көчкә йотты. - Бабаң сарайда асылынып үлгән иде. Шундый кызганыч булды, ике метр гәүдәле чибәр, сабыр, акыллы кеше иде бит. Бөтен авыл белән башта үртәделәр, җилегенә үттеләр. Фазылҗан хурлыкны күтәрә алмады. Соңыннан бөтен авыл елады. Маһинур ялгызы торып калды, ә әниең суга баткан кебек юкка чыкты. Кая киткәнен беркем белмәде. Бабаңны җирләгәннән соң, әбиең сине бүлнистән барып алып кайтты. Син аның әреме дә, балы да булдың. Бу дөньядан иртә китүе дә шул хәсрәтләрне йөрәге күтәрә алмаудан инде. Бердән, ирен сагынып йөрәге әрнеде, алар бит әле яшьләр, бик яратышып яшиләр иде. Йөрәк парәсе - Мәрьямен көтте, билгесезлек йөрәген суырды. Бала бит ул йөрәктән өзелеп төшкән. Үләр алдыннан, йортны сакла, Мәрьям кайтмый калмас, диде. Шуннан гомер буе көткәнен аңладым. Сиңа ялгыш сүз ишеттерүдән курыкты. Ачы теллеләр беткәнмени, әрмән калдыгы, дип, үткән саен тешләп калучылар. Да-а замана, авыр иде шул, Маһинурны, мескенне, башта РОНОга чакыртып, Мәрьямне таптырттылар, аннан мәктәптән эштән кудылар. Чөгендергә чыкты, сиңа биш яшь тулганчы түзде дә, сине алып, шәһәргә чыгып китте. Сине кимсетә күрмәсеннәр, әллә ниләр сөйләп, күңелеңне сындыра күрмәсеннәр дип, үзеннән бер адым да җибәрмәде. Менә шул, Зөһрә балам, Идел суы бер дулкынлана да бер тына. Синең туеңнан да күңеле төшеп кайтты. Алма кебек баламны биреп, ялгыштым ахрысы, бик һавалы кешеләр, тиңсенмәсләр, дип куркам, диде. Аның бөтен курыкканы - синең туу тарихын белә күрмәсеннәр булды. Шуңа авылга да алып кайтырга кушмадым, диде. - Өйдә авыр тынлык урнашты. Алар икесе дә, бер-берсенә күтәрелеп карарга куркып, селкенми утыра бирделәр. Зөһрә кинәт:
- Ә теге әрмәннәр башка килмәдемени? - диде, нәрсәгәдер өметләнеп.
- Килделәр, яз җиткәч каргалар белән бергә. Теге егетнең әтисе бригадир иде. Тик егет башка күренмәде, Мәскәүгә укырга киткән булып чыкты, әниең дә табылмады. Бер мизгелдә чәлпәрәмә килде дөньялар. Ярый чыгыйм инде, яңа ел кичәсе бигрәк озын булды, үткән кырык елны кайтып урадык. Бәлки сөйлисе дә калмагандыр... - Кыям абзый чыгарга ишеккә җиткәч, кире борылды, - егетнең әтисе Ашот, мондагы хәлләрне ишеткәч, Маһинурга улы өчен гафу үтенеп килде, баланы, бәлкем, миңа бирерсең, ичмасам, күрсәт инде, дип, күпме ялынды. Юк, әбиең риза булмады. - Күрсәтмим дә, бирмим дә, - диде. Эшләгән акчаларын калдырып китте. Ул миңа авыр булса хәбәр бир, дип, адресын да калдырган иде, тик әбиең шунда ук утка якты. Каргалар ел да кайтты, алар гына бу якларда бүтән күренмәде. Бер төнгә күпкә китте бугай, ничек күтәрерсең инде, бала. - Кыям карт эчен бушатса да, күңеленә һаман авыр иде. Ул озак кына ишегалдында таптанды. Бәйрәм төне дә димәссең, бар җирдә тынлык.
Яңа ел иртәсендә Зөһрә соң уянды. Урамда якты, үрелеп тәрәзәдән тышка карады, ашыкмый гына ябалак-ябалак кар ява. Хәтирә әби, Зөһрәнең уянганын көтеп, каршы тәрәзә төбендә нәрсәдер көйләп утыра. Өй дә суынып киткән иде.
- Хәтирәттәй, ни көйлисең? Яңа ел иртәсе белән, - диде Зөһрә, урыныннан торып. Ул аякларына җылы башмакларын кияргә маташты. Аның аяклары шешенгән, басарга авыр иде.
- Күр, тышта кар туктамый ява да ява. И Ходаем, кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер. Мондый кар астында калган туң җирне казытып, кеше интектерергә язмасын, - дип, теләк теләп утырам.
- Юкны уйлама, Хәтирәттәй, яшибез әле. Чыгып бәдрәфкә юл ачыйм да утын кертим, мичкә ягып җибәрим, - дип, Зөһрә тышка чыгарга җыенды.
- И Зөһрә балам, миңа калса, кичә тәрәзә каршында кемдер йөрде бугай. Саташтыммы икән әллә? Тәрәзәдән кемдер карап тора иде бугай, йөзе шундый куркыныч тоелды. Кем булды икән, вәт хикмәт. Иртәдән бирле шул миемне бораулый.
- Хәтирәттәй, саташкансыңдыр, кем йөрсен, ди инде монда.
- Шулайдыр, җеннәр күренгәндер, йөзе бик куркыныч иде. Кичтән күп ашап ятсаң, шулай саташтыра ул, - дип куйды карчык.
Бар дөньяны юргандай ап-ак кар япкан, кары да кары, мамык кебек йом-йомшак. Кыям абзый да күренми. Зөһрә, мичкә ягыйм да кереп чыгармын, дип, үзенә йөрергә сукмаклар ясады. Мичкә утын тутырып чыкканда, ычкынып качмасын өчен кулына бәйләгән Тузигын ияртеп, Кыям карт үзе килеп керде.
- Хәерле иртә, Кыям абзый, үзем сиңа керергә, дип, чыгып килә идем.
- Ничек йокладың, Зөһрә? Син борчылма, бар да үткәндә калды, хәзер берни үзгәртеп булмый. Бүгенгесе белән яшәргә кирәк. Син анда утын ташып йөрмә, үзем кертермен.
- Кыям абзый, бәлки минем әни исәндер, яратканын эзләп киткән дә шунда калгандыр?
- Уйламыйм, кайтмый калмас иде. Күрәсең, нинди куе безнең урманнар, адашып үлгәндер инде. Бабаңның үлеме белән аны тиз генә эзләүче дә булмады. Соңыннан бер-ике көн авыл халкы, мәктәп балалары чыгып, эзләп керде керүен, эзен дә тапмадылар. - Кичә ишеткәннәр Зөһрәнең күңеленнəн китмәде. Аның өчен үткәннәр бик зур ачыш иде. Аны ниндидер әрмән егете ясап киткән - әтисе, димәк, кайдадыр яши. Ә әнисе билгесез калган. Әнисе яратмадымы икәнни ул егетне, яратса, баласын ташламас иде бит, ул бит мәхәббәт җимеше булгандыр. Уйлар, уйлар...
Әйе, кышкы озын көннәрне үткәрергә бер эш булды. Эх, әтине булса да, тапсаң иде дә бит. Кәрим еш төшенә керә, елый, котыра эзли. Зөһрә кайвакыт хәтта куркып уяна. Ә ул аларның ишле гаиләләренә кызыга иде бит. Кыям абзыйларның да гаиләләренә кызыгып үсте. Аны әнисе, Кыям абзый беләгенә бәйләгән Тузик кебек, бер дә яныннан җибәрмәде. Алар Кәрим белән танышканнан соң, әнисенең күзәтүе астында бер ай очраштылар. Кәримнәр практикага килгәннәр иде. Практика вакыты үткәч, Кәрим Зөһрәне бер көнгә дә калдырып китәсе килмәде, ул, башын югалтып, гашыйк булган иде. Әнисе кызын карчыга кебек саклады. Алар әнисе алдында хушлаштылар. Зөһрәнең, унынчыны бетереп, педучилищега укырга гына кергән елы иде. Бер атнадан Кәрим әти-әнисе белән Зөһрәнең кулын сорарга әйләнеп килеп тә җитте. Зөһрәгә дә Кәрим бик ошый иде. Эх, ул яшьлек. Һушына килергә өлгермәде, никах та, туй да булды. Әнисе дә никтер бик тиз ризалашты, кая ашыктылар. Әнисенең нигә ашыгуын ул хәзер генә аңлады. Ул чирен яшереп килгән. Зөһрә кияүгә чыгуга, авылына кайтып китте, күп тә тормый теге дөньяга күчте. Үзе исән чагында баласын башлы-күзле итәсе килгән, күрәсең, тынычлап китте. Бу көнгә кадәр Зөһрәнең ялгызлык турында әллә ни уйлаганы булмады. Менә хәзер анда әтиле дә, әниле дә булу теләге кузгалды. Аның туачак баласын шатланып каршы алыр кешесе дә юк, ә баласы киләчәктә... Аны да шушы ятимлек көтә түгелме соң? Кемгә сыеныр, ул да аның кебек халык арасыннан бу минем әтием түгелме икән, дип, үткән берәүгә өметләнеп карамасмы? Ул бит зур шәһәргә күчкәч, әтисе шундадыр, бер килеп күрер, диеп көтте. Зөһрәнең кәефе кырылганнан кырыла барды. Туасы баласын тулы гаилә бәхетеннән мәхрүм итә түгелме соң? Шатланырга ашыкмадымы икән? Тышта кар яуды да яуды, урамны чистартучы да булмады. Ике йорт арасында тар сукмак кына. Яңа ел бәйрәмнәреннән соң халык эшкә чыкса, бәлки бу юлны да чистартып китәрләр, шунда Зөһрәгә дә хастаханәгә барырга юл ачылыр. Хәтирә әбине Кыям абзый карап торыр. Үткәннәр дә, киләчәк тә җан тынычлыгын алды. Башка әллә нинди тузга язмаган төрле уйлар кереп, хафага салды. Тышта кар шыгырдаган кебек тоелдымы, әллә чынлап та берәрсе йөри идеме? Юк, булмас, монда кем йөрсен. Тик шулай да кар шыгырдавы һәр көнне кабатлана торды. Зөһрәнең эченә курку керде.
- Кыям абзый, төнлә кемдер безнең тәрәзәдән карап йөри бугай, кар шыгырдый.
- И, кем йөрсен инде монда кар ерып? Песи йөрсә дә, кар шыгырдый, ярар эзләрен караштырырмын. Хәлим шалтыратты, синең хәлләрне сорашты. Яллар беткәч грейдер килер, үзем илтеп куярмын, диде. Син борчылма бер дә, әбине үзем карап торырмын, сау-сәламәт малай алып кайт, миңа балыкка йөрергә иптәш булыр.
- Ә кыз булса, Кыям абзый, нишләрбез?
- Җиләккә йөрербез, бар да яхшы булыр, - дип, карт үз өенә чыгып китте.
Төштән соң буран кузгалды. Зөһрә, ятып, күзен генә йомган иде, күпме йоклагандыр, уянганда караңгы төшкән иде. Ул акрын гына торып утырды, алай каранды, болай каранды, Хәтирә әби күренмәгәч, бәдрәфкә чыктымы икән, дип эзләп, артыннан чыкты. Ишек алдына чыкса, сукмакта Хәтирә әби ята.
- Әнекәем, ни булды, Хәтирәттәй, нишләп ятасың? - Зөһрә әбине җирдән күтәреп бастырырга теләде. Таза булмаса да, карт сөяк авыр иде. Әбине көчкә аягына торгызып бастырды да үзе биленә ябышты, бик авырттырып, эчендә нәрсәдер борып алды. - Әй, Аллам, Хәтирәттәй кайчаннан ятасың монда, ник чыктың? - дип, әбине көч-хәл белән өйгә таба өстерәде. Карчык, сыкранып:
- Зөһрә балам бот төбем авырта, сынды, ахрысы, атлый алмыйм бит, - диде. Ничек итсә итте, карчыкны сөйрәп, өйгә кертеп салды.Тик үзенең дә эче авыртканга чыдый алмыйча:
- Йә Ходай, иртә бит әле, үзең бирдең, кире ала күрмә, - дип пышылдады, карават башына ябышып. Тышта буран көчәйгәннән-көчәя бара. Хәтирәттәй үзенә, Зөһрә үзенә ыңгырашты. Зөһрә яңа гына үзенең эшләре харап икәнне аңлады, ул әле әзер түгел иде, - Хәтирәттәй, ник чыктың урамга? - дип елап җибәрде. - Нишлибез хәзер? Йа Аллам, ник тагын ике көн булса да көттермәдең, кая барыйм, ярдәм итәргә беркем юк. - Хәтирә әби дә, нишләргә белмичә, күз яшьләрен сөртә-сөртә:
- И Аллам, бәла булдым бит, - дип, сиздермичә генә елый иде. Аның беркайчан да бала таптырып караганы булмады, үзе дә гомерендә бер генә бала тапты. Җитмәсә, бот төбе урамдагы буран кебек котырып сызлый башлады. - Кыям гына ярдәм итсә инде, чакыр, берәр җае чыгар.
- Ни сөйлисең, Хәтирәттәй, оялмыйча Кыям абзыйдан бала таптырып ятаргамы, юк, Алла сакласын. Бәлки, басылыр, берсекөнгә Хәлим абый илтеп куяр.
- Болай китереп кыскач, якты дөньяга бер юл алгач, ике көн көтеп ятмый инде ул. Син чүпрәкләр булса да әзерлә инде. Кыям да бүген кич кермәде, бәлки шалтыратып чакырырсың, кичке тугыз җитте. - Кинәт Зөһрәнең шыбырдап суы китте, куркудан бер мәлгә йөрәге тибүдән туктаган кебек булды. Башында ник әзерләнмәдем, ник өйрәнмәдем дигән уйлар әйләнде. Ул стена буйлап тотынып йөри башлады, аның бөтен җанын курку биләп алды:
- Үләбез бит, - дип пышылдады.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.