Литература
16 Декабря 2024, 07:00

Урланган яшьлек

Зифа Кадырова. 12 бүлек. Тормыш, акрынлап, үз җаена көйләнә барды, мич тә салынды, кышлык утын да әзерләнде. Хәтирә әбигә дә төс кереп китте. Карт кешегә тәрбия кирәк шул. Зөхрә тәмле ризыклар пешерде, хәзер инде күбрәк Кыям абзый аларга кунакка керде. Өчесе гәпләшә-гәпләшә чәйләр эчтеләр, аларга бергә рәхәт иде. Көз дә мәңгелек түгел, яңгырлар башланса, юллар бетәчәк, балалар да кайтмаячак.

Урланган яшьлекУрланган яшьлек
Урланган яшьлек
Тормыш, акрынлап, үз җаена көйләнә барды, мич тә салынды, кышлык утын да әзерләнде. Хәтирә әбигә дә төс кереп китте. Карт кешегә тәрбия кирәк шул. Зөхрә тәмле ризыклар пешерде, хәзер инде күбрәк Кыям абзый аларга кунакка керде. Өчесе гәпләшә-гәпләшә чәйләр эчтеләр, аларга бергә рәхәт иде. Көз дә мәңгелек түгел, яңгырлар башланса, юллар бетәчәк, балалар да кайтмаячак. Бер көнне көтмәгәндә ире белән тагын Салиха кайтып төште. Күкрәк киереп, хуҗаларча өйне әйләнеп чыкты, кемне күрергә теләгәндер, берәүне дә тапмагач, әтисенең каршысына килеп утырды.
- Менә нәрсә, әти, син бу йортны исән чагыңда миңа яздырып куй әле. Юллар беткәнче, дип кайттык. Күрше авыл савитына барып, тиз генә яздырып кайтыйк та мунча кергәч китәрбез. - Шул ук вакытта иренә дә әмер бирергә онытмады. - Сиңа әйтәм, якты күздә багажникка бәрәңге, кишер, кабак тутырып куй. - Карт өнсез генә кызын күзәтте. Бу аның, алдына утыртып, үчти-үчти итеп үстергән баласымы, әллә таларга килгән күрше хатынымы? Юклык заманда җилеген суырып салган үз йортына хәзер хакы юкмы? Картның эчтән каны кайнады, кычкырасы килде, тавышы чыкмады, бугазын нидер буды. Мин дә Хәтирәттәй көненә калам түгелме соң? Юк, булмас. Кыям абзый тирән итеп тын алды, туктаган йөрәге эшләп киткәндәй булды, ул акрын гына урыныннан күтәрелде дә:
- Фамилияң кем әле синең, кызым? - диде, кызының күзләренә текәлеп.
- Нигә, әллә оныттыңдамы - Гилязова, шуннан.
- Шуннан, шул, бу йорт Камалетдиновныкы, ул Камилгә язылган. Гомергә килгән гадәт буенча, төп йорт төпчек улга кала. Синең йортың Гыйләҗевларда, шулаймы, кияү? Әнә аның атасыннан кайтып сорагыз. Монда сезнең бер дәхелегез дә юк. - Карт сүзне озынга сузып тормады, кармакларын алды да су буена төшеп китте. Артыннан бары Салиханың җенләнеп акырган тавышы гына ишетелеп калды. Карт караңгы төшкәндә генә кайтты, кәҗәсен савасы, Зөһрәләргә сөт кертәсе бар. Йә Алла, Ижауларына кайтып китсәләр генә ярар иде. Кыям карт бераз тукталып уйланып торды, аннан башын селкеп: "Үз балаңны күрәсең килмәсен әле, йә Аллам, ярдәм ит. Нәкъ анасы, ничек түзгәндер Саниясе белән, кияү ничек түзәдер?" - дип сөйләнде. Карт капка төбендә кемдер утырганын шәйләп алды, китмәгәннәр икән, дип, йөрәге ярсып куйды.
- Кыям абзый, сине эзләп чыгарга җыенган идем инде, - диде Зөһрә, урыныннан кузгалып. - Әйдә, минем чәем кайнаган, ашым да пешкән. - Кыям абзый борчуын сиздермәскә тырышты.
- И рәхмәт төшкере, хәзер-хәзер, кармакларны гына куям да керәм. - Хәтирәттәй, күрәсең, көтә-көтә йоклап киткән иде. Балаларча йомарланып йоклап яткан карчыкка икесе дә озак кына карап тордылар да Зөһрә аның өстенә җиңел юрган ябып куйды.
- Арыгандыр, бүген көне буе сине көтте. Салиха апаның кычкыруын ишетеп, куркып та калды, ахрысы. Әйдә, утыр, чәйләп алыйк, менә коймак пешергән идем, авыз ит. Кыям абзый, борчылма, озакламый яңгырлар башлана, аннан кар ява, юллар ябыла, үзең шулай дидең бит. Кайтмыйлар алар. - Кыям абзыйның башында мие кайнады. Салихасы, ниләр кычкырып, адәм көлкесенә калдырды икән. Күршеләргә дә эләкми калмагандыр. Хурлык, ай, нинди хурлык. Аны озата чыккан Зөһрә:
- Кыям абзый, синең тынычлыгыңны боздым мин үземнең кайтуым белән. Син бирешмә әле, без синсез нишләрбез соң. Аңлыйм да бит, тик, Кыям абзый, барыр җирем, борын төртер кешем юк. Аңласаң, син генә аңларсың мине. Тышта караңгы иде инде. Алар бер-берсенең күзләренә тулган яшьне күрмәделәр.
- Борчылма, балам, бер җае чыкмый калмас. Тынычлап йоклагыз.
Кыям картның күзенә йокы кермәде. Ул, өстен дә салмаган килеш, тәрәзә төбендә утырып, көчкә таң аттырды, җанына урын тапмады. Йөрәкнең ярсуын баса торган бер генә урын бар, ул да булса, су буе. Яктыра башлау белән карт ашыкмый гына җылырак киенде дә, кармакларын җилкәсенә салып, яраткан урынына төшеп китте. Күк чалт аяз, әнә кояш акрын гына беренче нурларын суза. Карт, Камил улы чокып ясаган бүкәнгә киезен салып, җайлап утырды. Иртәне тоеп, балыклар да сикерешеп уйный башладылар. Картның күңеле күтәрелеп китте, эчтән генә көй көйләп утыра бирде. Берзаман янында нәрсәдер кыштырдаганга борылып карады да бер мәлгә телсез калды. Янында гына Сафия карчыкның бияләй чаклы эте иснәнеп йөри иде.
- Атак, әллә син дә балык тота башладыңмы? - диде карт, аптырап, хуҗасыннан бер адым да калмаган эткә. Хуҗасы арткарак калган иде.
- Күңелең төшсә бакага, кайта алмассың су буеннан, ди. Таң тишеге белән чыгып утырмасаң, чәй дә эчмичә, - дип, янына Сафия карчык килеп басты. Кыям карт бу көтелмәгән хәлдән, ни әйтергә белми, телсез калды. Кармакка эләккән балыгын алырга да онытып, селкенми дә утыра бирде. - Ераграк икән, килә башлагач, хәл бетте, - дип сөйләнде карчык. - Бу арада күренмисең дә, әйтеп калдырасы сүзем бар иде, менә эзләп төштем үзеңне.
- Кая җыендың, әллә берәр егет сораттымы? Безнең ишеләр ярамый шул сезгә...
- И-и-и шушыны, Кыяметдин, берәр вакыт кешечә сөйләшәсеңме, юкмы? Инде теге дөньяга китәр вакыт җитте, син һаман керпе кебек кадалырга гына торасың, - диде карчык, авыр сулап.
Кыям абзый акрын гына урыныннан торып басты да бераз карчыкка карап торгач:
- Утыр, ял ит, - дип, урынын бирде. Әлләни таза булмаса да, аяклары авырта шул. Күреп тора Кыям, карчык соңгы елларда чатанлабрак йөри башлады. Сафия дә карышып тормады, ах-ух килеп, күрсәткән урынга чүгәләде. Карт, ни дияргә дә белми, бер урында таптанды. Ә башында уйлар өере кайнады, йөрәк тә урыныннан купты. Ни әйтергә тели, кая җыена? Шулай да Кыям бит ул, җаен тапты. - Кая әле, мә тот очыннан, - дип, кармакны тоттырып куйды. Үзе тиз генә, казан асып җибәрде. - Минем янга беренче килгән кунакны балык шулпасы белән сыйлыйм әле, - дип сөйләнә-сөйләнә, үлән арасында яткан балыкларны җитез генә чистартып, казандагы кайнаган суга салды. Үзе, учактагы ялкынланып янган утка текәлеп, уйлары белән үткәннәргә кайтты. - Хәтерлисеңме, Сафия, без синең белән алтмыш ел элек шушында утырган идек, мин армиягә китәсе кичтә. Карт җүләр, диярсең, ә мин менә алтмыш ел буена һаман, шул көнне сагынып, бирегә киләм. Мин юанырдай бердәнбер урын бу. Без синең белән кавышкан булсак, икәү гел шушында төшеп, ял итәр идек кебек. Әй, күпме хыялландым мин бу көн турында, ә гомер үтте дә китте шушы аккан су кебек. - Кыям абзый, күп еллар эчендә буталып калган хатирәләрне исенә төшерергә тырышыпмы, авыр сулап, бик озак кына каядыр текәлеп торгач, - эх, Сафия, Сафия, ник бу тормыш шулай икән? Тиң итмәдең мине. Мин дә агроном, я мал врачы булып укып кайткан булсам, бәлки тиң булыр идем дә. Кая инде, төпчек малай булгач, әни янында калырга туры килде. Хәзер генә ул балалар ташлыйлар да чыгып китәләр. Элек хурлык иде әни карчыкны ялгыз калдырып китү, авыл алдында оят иде. - Сафия кармакны тоткан килеш селкенми дә утыра бирде. Бу аларның үз гомерләрендә беренче ачылып сөйләшүләре иде. Кармакка эләккән балык ычкына алмый бәргәләнә, тик картларда аның кайгысы юк. Һәркайсы үз күңелендә казына. Гомерләре шушы балык кебек тавышсыз гына өзгәләнеп үткән дә киткән. Кыям абзый ашыкмый гына кармакны тартып чыгарды да, балыкны ычкындырып, үләнгә атты. Шулчак Сафиясенә күзе төште, үзенең дә йөрәге чеметеп алды. Ул акрын гына аның янына чүгәләде. -
- Сафия, әллә елыйсың инде, ни булды сиңа? - Аның шулкадәр йомшак кайгыртучан тавышы Сафия карчыкның йөрәген айкап чыгарды. Алтмыш ел буена җыелган йөрәк әрнүе тышка бәреп чыкты.
- Кыяметдин, гомер буе күз алдымнан китмәдең. Тыныч яшәргә дә бирмәдең, өй каршыбызда йорт салдың, үткән саен тешләп калдың, җай чыккан саен Санияң таларга гына торды. Син бит үзең гаепле, мин түгел, син харап иттен безнең яшьлекне. Үзеңне да, мине дә бәхетсез иттең. Сафия ике кулы белән битен каплап елый иде, - ник шул йортны ташлап, башка җиргә күчмәдем, әллә күрмичә торалмам, дидеңме?
- Тукта, Сафия, ни сөйлисең? Син бит беренче булып кияүгә чыктың, мине армиядән көтмәдең. Ник? Гомер буена шул сорау йөрәгемне талый, ул укыган кеше булган өченме, әллә инде һушсыз гашыйк булдыңмы? Инде буласы булган, гомер узган. Хәзер булса да, дөресен әйт, син бит көтәм, диеп елап, ант итеп калдың.
- Ә син сәбәбен белмисеңме? Син бит армиягә киткәч үк Саниягә хат язып яттың. Миңа түгел, Саниягә. Ул синең «җаным, үлеп сагындым, яратам» дип язган хатларыңны кызлар алдында кычкырып укый иде. Хурлыктан, шушында килеп, батып үләрдәй була идем. - Сафия яулык очы белән күз яшьләрен сөртеп алды да, авыр сулап, - Йә ярый, син теләп алган тормыш бит, - дип, Кыямга борылды. Аптырашта телсез калып утырган картның йөзе агарып китте.
- Ни сөйлисең, Сафия, нинди хат? Минем гомеремдә дә Саниягә хат язганым булмады, - диде, көчкә телен әйләндереп. - Мин бары сиңа гына яздым, тик җавап кына ала алмадым. - Кыям карт, хәлсезләнеп, җиргә чүкте.
Авылга килгән яшь агроном минем арттан калмады. Мин дә, сиңа үч итеп, тоттым да кияүгә чыктым. Яхшы кеше булды, тик күңел генә ярата алмады.
- Ничек була соң инде бу, Сафия, безнең икебезне дә алдаганнар түгелме соң? Сания әнисе белән почтада эшли иде бит. Аһ, җаныем.
- Син кайттың да шуңа өйләндең, мин, чынлап та, болар арасында мәхәббәт икән, дип ышандым.
- Ул бит миңа ябышып чыкты, мин дә сиңа үч итеп өйләндем. Эх, бу дөнья дигәнең. Тәрәзәдән сине күзләп гомер үтте. Хәзер дә тәрәзәңдә ут янмый торса, борчыла башлыйм. Күңелем белән иртәдән кичкә чаклы синең янда, тик әллә нинди үҗәтлек итәк чабуыннан тартып тора.
- Кыяметдин, мин ни, нигә килгән идем, зиһенем таралып утырам шунда, диде, күз яшьләрен сөртеп. - Мине балалар шәһәргә алып китәләр, син йортларны караштырып тор инде. - Кыям карт бер мәлгә катып калды.
- Юк, Сафия, юк, китмә, ялгышасың. - Үзе, алюмин савытка яңа пешкән балык шулпасы салып, алдына килеп тезләнде. - Мә, менә минем кулдан шушы ашны аша әле. Сафия китмә, әнә Хәтирә карчыкны да балалары алып киткәннәр дә урамга чыгарып атканнар. Мин хәзер балаларга ышанмыйм, үз аягыбызда йөргәндә үз йортыңда яшәү хәерле.
- Нигә, аны сиңа алып кайтмаганнармыни? - дип куйды Сафия карчык, үпкәләгәндәй.
- Син исән чагында миңа беркем дә кирәкми. Тәрәзәңә карап булса да юанам. Утың күренмәсә, борчыла башлыйм... Эх, тормыш, менә ничек килеп чыкты. Син бүген монда төшмәгән булсаң, әле һаман бер-беребезгә үпкә саклап үлеп китәр идек бит, и җан кисәгем, - дип, авыр сулады карт.
Ашың тәмле булган, - диде Сафия карчык, кабат күз яшьләрен сөртеп. Ә Кыям карт, аның чәчәкле күлмәгеннән күзен ала алмый, гаҗиз булып утыра бирде. Башында бер сорау тынгылык бирмәде, ничек Саниясе шушы эшкә бара алды, талашты, карышты, тик яныннан китмәде. Бер елны Кыямны фермага мөдир итеп куйдылар, Сания шундук, почтасын ташлап, сыер савучы булып күчте. Кыямның һәр адымы күзәтү астында булды. Бу көнчелек идеме, әллә инде дөреслекнең өскә чыгуыннан курыктымы?
Икесе дә озак кына сүзсез утырдылар. Моңсуланып утырган карт Сафиясенә күтәрелеп карады. Ул шундый ягымлы, мөләем, йөрәккә якын иде.
- Кичер мине, Сафия, рәнҗеткәнем өчен, тик мин яратып кына. Ичмасам, картлыкта да кавышып, бәхетле була алмадык, гомер бит ике бирелми, җан кисәгем, эх...
- Без кавышсак, Сания кабереннән торып чыгар, Алла сакласын. Кичә Салиха кызың тузынды, әйтерсең, Сания, мәрхүмәң, кайткан. Элек ул җенләнә башласа, сине җәлләп, йөрәгем урыныннан куба иде. Урам аркылы барысы ишетелеп тора иде бит. Әллә ул усал булды, әллә син җебек идең.
- Әни, мәрхүмә, әйтә иде, хатын-кыз белән талашып ятма, чык та кит ераккарак, дип. Мин гел шушында килә идем. Барыбер аңламыйм. Ничек без шулай алдандык. Ник без яшь чакта аңлашмадык, Сафия, ник без үз бәхетебез өчен көрәшмәдек? Эх, корбан сарыгы мин, - дип, карт башын селкеде, әйтер сүзен әйтә алмыйча яшьле күзләрен аска яшерде.
- Язмышыбызга шулай язылгандыр, Кыяметдин. Инде гомер узган, ыштан-күлмәк тузган, берни дә эшләп булмый. - Сафиясе елмаеп, Кыямның җиңеннән сыйпап куйды. - Әле дә аңлаштык, шундый җиңел, рәхәт булып калды, ашың да бик тәмле булды, рәхмәт, Кыяметдин. - Кыям карт мондый назны, мондый җылылыкны гомерендә беренче тапкыр тойды булса кирәк. Сафиянең аягына ятып елардай булды, аның йөрәк түреннән әйтеп аңлатмаслык авыр хис ташып чыкты. Аһ, ник бу тормыш шулай мәрхәмәтсез булды икән аларга.

Әле көз башында гына Зөhpә кайткан вакытларда җир җимертеп йөргән Кыям абзый көннән көн суырылды, сүрелде. Зөһрә дә ни эшләрга белми, әллә авырый инде. Алла сакласын, ансыз нишләрбез, дип борчуга төште. Kepeп, үзе белән сөйләшеп карарга булды.
- Кыям абзый, ни булды сиңа? Балтаң суга төшкән кебек йөрисең. Нинди борчуың бар? Син бит әле ут янып тора идең, бәлки сөйләшербез, җыйма эчеңә, чиргә әйләнер. - Кыям абзыйның күзләре каршы тәрәзәдә иде, Сафия карчыкның капка төбендә, машина тора, нидер ташыйлар.
- Сафияне алып китәләр, кияве алырга кайткан, - дип куйды моңсу гына. Зөhpә тәрәзәгә борылып карады да шунда ук картның нигә йөрәге януын аңлап алды. - Әйттем, китмә, дип, тыңламады. Балаларга ышаныч беттe, Хәтирә карчык көненә калмам, димә, эх, җан кисәгем. - Кыям абзыйның йөрәге сызлана иде. Анын өзгәләнүе Зөһрәгә дә күчте. Тик ул юатыр сүзләр генә таба алмады. Шулчак машина янында ыгы-зыгы башланды. Сафия карчык, йөгерә-атлый, Кыямнарга таба килә иде. Кыям абзый, урыныннан сикереп торды да ишеккә ташланды, аңа Зөһрә дә иярде. Сафия карчык капкадан керә-керешли:
- Кыяметдин, - диде дә елап җибәрде. - И җаным, ярдәм ит, этемне алмыйлар, - ул үзеннән бер дә калмый тагылып йөргән этен күтәреп алды. - Кияүнең аллергия, ди, өйдә тота алмыйбыз, ди. Кыяметдин, зинһар өчен, алып кал, бик акыллы, бар нәрсәне аңлый бит ул.
- Сафия, этеңне, мине калдырып, кая барасың? Ул - җан иясе, сагынып, ашамыйча ятып үләчәк бит. Шул шәһәрнең дүрт почмагында ябылып ятарга барасыңмы? Китмә, Сафия, карыңны да чистартырмын, суын да кертеп бирермен, - дип ялварды карт. Аннан авыр сулап. - Мин ничек яшәрмен соң, син дә китеп барсаң, күпме гомер калгандыр? - Кыям абзыйның күзләреннән яшь бәреп чыкты.
- Нишлим соң, балалар шулай куша бит, язга кайтарырбыз, диләр. Бүлнискә салып, аякларны дәваларбыз, диләр. - Сафия карчык, якынрак килеп, Кыямның беләгеннән сыпырды, үрелеп, беренче мәхәббәтенең күз яшьләрен сөртеп алды. - Көчегемне, зинһар, алып кал, мин кайтканчы гына, - дип, этен Кыям абзыйга сузды. Тик эт, сизгәндәй, тыпырчынды, аның чит кеше кулына барасы килмәде. Капкада Сафия карчыкның кияве күренде.
- Әби, караңгыга калабыз, нишлисең һаман? Шул этең белән башны катырдың. Ала алмыйм мин аны, өйдә бер песи дә җиткән. - Бу күренештән Зөһрәнең дә җаны әрнеде. Кемгәдер көчек кенә шул, ялгызларга иптәш, кадерле җан иясе. Кыям абзый этне кулына алды, бияләй зурлыгы гына булса да, җан иясе бит ул, тырмашты, тешләште, аның да хуҗабикәсеннән аерыласы килмәде, чиный-чиный елады.
- Өйгә кертеп яп, мин киткәнне күрмәсен, Кыяметдин. Җаным, исән тор, мин яз кайтырмын, тик син дә мине көт. - Кыям абый, этне өйгә кертеп япты, ә эт елый-елый бәргәләнде, әле урындыкка менеп, тәрәзәгә карады, әле ишеккә йөгерде. Кыям абзый аны тыймады, аларның икесенә дә авыр иде.

(Дәвамы бар.)

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас