Хатыны үлгәч, бәлки әле кушылып, картлыкта булса да, бәхетле булырлар иде дә, юк шул, бер бәхетеңне корт чакса. Әлеге дә баягы шул Салихасы әнисен җирләү белән: "Сафиягә өйләнәм, дип, башыңа да китермә, әни кушмады", - диде. Башта язмыш кушмады, аннан балалар. Аның да бәхетле булырга хакы бар иде бит. Саниясе бик ачы телле булып чыкты. Кеше рәнҗетү аның өчен берни түгел иде. Теге чакта ташлап киткәч, азрак тынычланган иде Кыям. Әнисен җирләгәч тә бер ел кайтмады. Саниясе, ялына-ялына тынгылык бирмичә, бер ел дигәндә алып кайтты. Күрче Салихасын, күршеләрен куып чыгарды да исе дә китмәде, гырлый-гырлый ятып йоклады. Оят та, куркыныч та. Кирәк бит, хурлыгы ни тора. Зөһрә кышны ничек чыгар? Әй бала, туганнан бәхетле булмады. Ничектер үзеннән сорарга читенсенә, ире каядыр, ник бу үлеп бетеп барган авылга кайткан? Әнисе Маһира апа Зөһрәне кияүгә биргәч тә авылга кайтты. Кайтып, күп тә тормады, бу дөньядан китеп тә барды. Эх, авыр да булды язмышлары. Хатын-кыз чыдый шул. Үләр алдыннан Кыямны үзенә чакыртып: "Кыям туганым, йорт-куралар синең карамакка кала, сатмасыннар, кем дә булса кайтыр бәлки. Авыр чакта кешегә барып борын төртергә туган нигез кирәк. Мәрьям кайтмый калмас, кая барып төртелгәндер. Күрше хакы Алла хакы, берүк дөнья таркалмасын, бөтен өметем синдә", - дип үлде. Кыям саклады, көненә бер кереп, йорт тирәсен урап чыга торган булды. Зөһрәнең кайтуына сөенеп бетә алмады. Авыл бетеп бара, кем үлә, кемне балалары шәһәргә алып китеп, аннан кайтарып күмә. Калганнары да бармак белән генә санарлык, алары да карт-коры. Әле шул бер Кыям карт бар, зиратка кагылышлы эшләр, иске генә мәчет тә аның карамагында. Анда йөрүче генә юк...
Кемдер акрын гына аның янына килеп утырды, карт борылып карамады, карамаса да, кем икәнен сизеп тора. Камил, сүзсез генә кармакны алып, суга ыргытты. Алар шулай сөйләшми генә бик озак утырдылар. Камил улы гаиләдә иң аз сүзлесе, акыллы да, сабыр да. Алар бик еш шулай икәү генә утырырга яраталар. Төпчеге гәүдәгә дә таза, озын буйлы, бик чибәр дә иде. Гаиләдә иң яраткан берәү була, диләр, Камил дә шул алтын багана булды. Кыям абзый улына карап алды да селкенмичә утыра бирде. Камил ул арада ике балык тотарга өлгерде. Тиз генә учак ягып, казан асты, балыкларны чистартып, уха пешерергә куйды. Өйдән бөтен кирәк ярагын кыстырып алып килгән. Тирә-якка тәмле шулпа исе таралды. Кыям абзый шунда гына тамагы ачканны тойды. Камил калай тәлинкәгә аш салды да әтисенә сузды, аннан ипи тоттырды. Алар берсүзсез генә бик тәмләп ашап куйдылар. Кыям абзыйга рәхәт булып китте. Тамак туюдан бигрәк, улының җан җылысын тою рәхәт иде аңа. Аллам биргән балам, әле дә син бар, дип уйлап куйды ул. Камил кечкенәдән, әтисеннән калмый, гел тагылып йөрде. Балаларны аерып яратырга ярамый, дисәләр дә, бер сөйкемлесе була шул арада.
- Әти, Зөһрә озакка кайтканмы? – дип сорап куйды Камил, тынычлыкны бозып.
- Бөтенләйгә, тик белмим, ничек кыш чыгарлар? Газны быел ялгамаячаклар, миндә кыш чыгарлар дигән идем дә...
- Ә син нинди карчык алып кайттың? - Әй улым, мин бернинди дә карчык алып кайтмадым. Ул карчыкның балалары, өен саттырып, шәһәргә алып киткәннәр дә аннан урамга чыгарып атканнар. Зөһрә җәлләп алып кайтты, үзе ятимлектә үскән кеше генә ялгызлыкның ни икәнен аңлый шул. Кеше кешелеген югалтып барган заманда, йә Ходай. Апаңның кыланышын күрсәң, оятымнан җир тишегенә керердәй булдым. Төн уртасында куып чыгарды. - Кыям абзый, көчкә урыныннан торып, арлы-бирле йөренеп килде. Бераз эндәшми торгач. - Шул карчык көненә калмам, димә, - дип, авыр сулап куйды. Камил башын күтәрми генә.
- Әти, ә нигә Зөһрәне әрмән калдыгы, диләр?
Кабатлама апаң сүзен, ир була бел. Зөһрә теләп алган язмыш түгел. - Камил берни дә дәшмәде, хатын-кыз гайбәте сөйләп утыруыннан аның үзенә дә оят булып китте. Апасы ике сүзнең берендә, теге әрмән калдыгы кайткан, дип, телефоннан сәгать буе әллә ниләр сөйләде. Белә дә соң апасының теле әшәке икәнен... Ник шулай усалдыр, ни җитмидер? - Менә, улым, гаилә корып, биш бала үстердем. Әниең үлгәннән бирле инде сигез ел ялгыз яшим, авылда кеше бетеп бара. Ул бала кайткач, дөньялар ямьләнеп китте. Күршем булуга сөендем, ичмасам, сөйләшер кеше булды. Озын кышларны ялгыз утыру бик авыр, улым. Сез бит яз, көз, елга ике генә кайтасыз. Бер тере җан юк, булганы да үз йортында бикләнеп утыра. Карт песием дә үлеп китте, песи генә булса да, иптәш иде әле. Сафия карчыкның бияләй чаклы булса да эте бар иптәшкә, - диде, авыр көрсенеп. Шулай утыра торгач, алар караңгы төшкәнне дә сизми калдылар. Камил, яккан учакны болгаткалап, яндырып бетерде дә башын күтәрми генә:
- Әти, әллә кышлыкка безгә киләсеңме торырга? - дип куйды.
- Юк, улым, беркая да бармыйм. Хәзер менә Зөһрәгә дә ярдәм итәргә кирәк, аның да бит беркеме дә юк. Тик менә куркып торам, чирли-нитә калса, кышын юл юк бит. Кендек әбиләре дә калмады. Теге кортканы да карашырга кирәк, ул да бит адәм баласы. Сиңа гына әйтәм, Зөһрә бәби көтә. Беренчесе генә, ди, нишләп моңа чаклы баласы булмагандыр, сорарга да читен. И-и-и, үзе бәхетле инде, гел елмаеп йөри. Ярый, Хәлим белән берәр нәрсә уйлап табарбыз әле.
Алар, җыенып, үзләре йөреп өйрәнгән сукмактан ашыкмый гына авылга атладылар. Камилнең уенда Зөһрә иде. Ул аны кечкенәдән күзләде, кара чутыр булса да, карашы якты иде. Онытылып, койма ярыгыннан гел аны күзәтә иде. Кайвакытларда шул койма аркылы уйныйлар, борынга борын терәп сөйләшәләр иде. Зөһрәне әнисе беркайчан да кешегә кертмәде. Биш яшьләр тирәсендә алар әнисе белән авылдан күченеп киттеләр дә җәен генә кайта башладылар. Язның килүе дә фәкать Зөһрә белән бәйле иде. Камил, аны көтеп, айлар, көннәр санады. Анда да бәрәңге утыртырга гына кайталар. Зөһрәнең кайтуы Камил өчен олы бәйрәм була торган иде. Алар икесе бәрәңге утыйлар, аннары, онытылып китеп, өй корып уйныйлар. Зөһрә кайткан саен үсеп, матураеп кайта, андый күзләр беркемдә дә юк иде. Яшүсмер булгач алар бер-берсеннән ояла башладылар. Әнисе дә гел тынгылык бирмәде, уйнаштан туган әрмән калдыгы янында чуалма, дип тукыды. Камил бу сүзләрне Зөһрә ишетүдән бик курыкты. Бер елны уналты яшьләр тирәсендә төнлә ай яктысында таң атканчы күршеләренең бәрәңгеләрен өйде. Зөһрә дә, җаен туры китереп, рәхмәт, дип елмайган иде. Аның бөдрәләнеп торган куе калын чәче, хәтта керфек-кашлары да бөдрә иде кебек. Өстенә кигән вак чәчәкле ситса күлмәге дә иң матуры иде. Камил өчен Зөһрәне ерактан гына күрү дә зур бәхет иде. Көзен бәрәңгеләр алгач, кире Ижауга китәләр, Камил тагын киләсе язны көтеп кала. Соңгы тапкыр алар унҗиде яшендә очраштылар. Ул елларда авыл гөрләп тора. Яшьләр клубта төрле кичәләргә җыелалар иде. Тик Зөһрәнең клубка чыкканы булмады, әнисе рөхсәт итмәде. Алар очраклы гына елга буенда күрештеләр. Камил кыздан күзләрен ала алмады. Зөһрә, куе керфекләрен сирпеп, бер тутырып карады да: "Исәнме", - диде. Ә Камил дулкынланудан сүзсез калды. Башка вакытта да ул я сарай, я койма ярыгыннан күзәтүдән ары китә алмады. Ә бер көнне Салиха апасы күреп калып, аны әнисенә әләкләгәч, бөтенләй коты алынды. Әнисенең ачы телле икәнен белгәнгә, урамга чыгып кычкырмасын, дип курыкты. Икенче көздә аны армиягә алдылар, Зөһрә хыялда гына калды. Бер ел хезмәт иткәннән соң, ул кияүгә чыккан дигән хәбәр килде. Йөрәге ничек янганын Камил бары үзе генә белде. Утызга җиткәндә генә өйләнде, әллә ни яратып та түгел, вакыт җиткәнгә. Зөһрәнең хәзер авылга кайтасын белгән булса, өйләнмәс, көтәр иде. Ул эчендәген беркайчан тышка чыгармады, бәрелмәде, сугылмады, ни уйлап яшәгәнен беркем дә белмәде... Һәрберсе үз уйларына чумып, ата белән ул ашыкмый гына караңгы сукмактан атладылар. Картының да, яшенең дә йөрәк түрендә инде ничә дистә ел тирән яшерелгән серле мәхәббәт яши.
Икенче көнне иртән иртүк барысы да урманга гөмбәгә җыендылар. Камил әтисе белән өйдә калды. Тегеләр өйдән чыгып китү белән, Кыям абзый бер чиләк бәрәңге тутырды да Зөһрәгә кертергә булды.
Кая, үзем, - диде Камил, әтисенең кулыннан чиләкне алып. Егерме өч ел күрешкәннәре юк, ничек икән? Зөһрә, кунакны тәрәзәдән күреп, каршы чыкты. Алар сүзсез генә бер-берсенә карашып тордылар. Камил исәнләшергә дә онытып, аның күзләреннән күзен ала алмады. Зөһрә, елмаеп:
- Ялгышмасам, Камил кайткан, - диде сузып. - Нинди дәү, ир егет булгансың. - Ә Камил, әйтерсең, аның куе керфекләрен саный. Көчкә телен әйләндереп:
- Әти бәрәңге бирергә кушты, - диде дә борылып чыгып китте. Үзенең йөрәге чыгардай булып тибә, битенә кызыллык йөгерде. Һаман шул Зөһрә, бер дә үзгәрмәгән. Ник керде, ник күзләренә карады? Юньле сүз дә әйтә алмады, ичмасам, сакау күке. Хәзер ничек яшәргә? Ул бит ике бала атасы. Әллә сихерчеме икән бу Зөһрә? Үзен белә башлаганнан бирле гашыйк бит ул аңа. Ничәмә еллар шушы күзләрне бер күрергә хыялланып яшәде, ә хәзер үкенә дә башлады түгелме соң? Авыр булачак, ә ник?... Камил, тиз генә әйләнеп чыгып, өй нигезенә барып утырды. Башын артка ташлап, күзләре белән чиксез күккә карады, ә анда тезелешеп кыр казлары очып бара, кыйгак-кыйгак ара ерак... - Ник болай корылган бу дөнья, кем белә? - диде, үз-үзенә ачынып.
- Беркем дә белми, улым, беркем дә, - читтән генә күзәтеп торган Кыям абзый да улы янына килеп утырды.
- Синдәме, әти?
- Мин дә, улым, мәхәббәт белән бәхет бар кешегә дә тәтеми, күрәсең. Синең белән миңа шундый язмыш язган.
- Әти, ә кем бәхетле соң? - диде Камил, күзләрен күктә очкан казлардан алмыйча.
- Әнә, Салиха апаң бәхетледер, аңа мәхәббәт бар ни дә, юк ни. Менә, улым, Зөһрәне әйтәм, ничек кыш чыгарлар? Миндә генә чыгарлар, урын җитәрлек, миңа да күңелле булыр дигән идем. Кыш көне бик ямансу улым, көннәр кыска, төннәр озын. Хәзер бу карчык та бар...
- Киләсе атнада кайтырмын, бергә берәр нәрсә уйлап табарбыз.
- Уйлап табасы юк, мичен рәтләргә кызыл кирпеч кирәк, утын әзерләргә кирәк.
- Әти, борчылма, тырышырбыз. - Камил уйчан күзләрен кабат күккә төбәп, чылбыр булып тезелешеп очып барган кыр казларын озатып калды.
Бер атна сизелми дә үтеп китте. Иртә таңнан Камил кызыл кирпеч төялгән машина белән капка төбенә кайтып туктады. Кыям абзый ашыга-ашыга алар янына чыкты:
- Ай, улым, рәхмәт. Вәт маладис, болай булгач борчыласы юк, кышны чыгабыз.
Кирпечне бушатып бетергәч, машина кире шәһәргә кайтып китте.
- Әйдә, улым, чәйләп алыйк та эшкә тотынырбыз. Хәзер күрше авылдан Хәлим абыең да килеп җитәр, мич салучы оста алып килергә тиеш, дип, Кыям абзый өстәл тирәли бөтерелде. - Менә, улым, иртән генә тоткан балык аша, ашыкма, тәмләп аша. Зөһрәгә әйтим, монда кереп торсыннар, анда тузан йотып утырмасыннар. Төшкелеккә аш әзерләсен, эшләгән кешене ашатырга да кирәк бит. - Зөһрә исемен ишетүгә Камилнең йөзенә кызыллык йөгерде, йөрәге тыпырчынып куйды. Хисләрен ничек яшерергә белмәде. Узган атнада кайтып киткәннән бирле ашавы - ашау, йокысы - йокы түгел. Камил тагын да үз эченә бикләнде. Вакыт-вакыт: «Зөһрә, Зөһрә, акылдан яздырасың бит», - дип кычкырасы килде аның. Ятса, саташып исемен кабатлармын, дип, йокларга курыкты. Кыям абзый улына карап-карап алды да:
- Улым, әллә чирлисеңме? Тартылып киткәнсең, - дип куйды.
- Юк ла, бар да яхшы.
- Ярый алайса. Яхшы иттең кайтып. Кирпечләр дә вакытлы, салкыннар җитә, дип борчылып йөри идем. Изгелегең җирдә ятмас, балам. Әнә Хәлим дә килеп җитте.
Ирләр көне буе Зөһрәнең ѳендә мич белән маташтылар. Зөһрә белән Хәтирә әби Кыям абзыйның җылы өендә аш әзерләп кенә торды. Мич дигәч тә, ике көнгә сузылды. Ял көнне эшне бетереп, кич кенә таралыштылар. Кузгалып китәр алдыннан Хәлим:
- Кышлык утын китерермен, анысы өчен борчылма, - диде.
Мич кипкәнче миндә генә торыгыз, хәзер атна ахырына кадәр кайтмыйлар алар, дип, Кыям абзый Зөһрә белән Хәтирә әбине үз өендә калдырды.
Алтын көзнең матурлыгы авылның моңсу тынлыгында бугай. Зөһрә ашыкмый гына авыл буйлап китте. Авылны чыккач урман башлана, азрак гөмбә, балан да җыеп кайтырга иде исәбе. Балачакта әнисе белән кайткач, алар монда җәй көннәрендә җиләк, көзен гөмбә белән балан җыеп китәләр иде. Кайчандыр бу кырлар барысы да гөрләп торган колхоз җирләре иде. Авылдан ерак та түгел зур гына буа буенча сыер көтүе туплыйлар, анда җәйге җәйләү була торган иде. Аннан һәрвакыт көлешкән, чиләк чылтыраган, чыбыркы шартлаткан тавышлар ишетелеп, кызыктырып, үзенә чакырып тора иде. Тик аны әнисе ул якка якын да җибәрмәде. Кечкенә Зөһрәгә дөньяның иң ямьле урыны шунда кебек тоела иде. Бөтен балалар шунда әниләренә сыер савырга булышырга йөргәндә, әнисенә күпме генә ялынса да, аңа рөхсәт булмады.
Зөһрә, шаккатып, җимерек мал абзарларына карап торды да, шул бушлыкка хәйран калып, алга атлады. Каравыл йорты ничек исән калган? Шулчак әлеге йорттан бер хатын-кыз чыкканы күренде. Зөһрә авыл халкын начар белә, шулай да монда кемдер яшидер, дип уйламаган да иде. Теге хатын да, каш өстенә кулын куеп, аңа карап тора башлады. Зөһрә, болай карап торырга яхшысынмыйча, үз юлы белән китеп барды. Урман эченә кергәч аның турында онытты. Көзнең сихри матурлыгы барысын оныттырды. Авыл шәһәрдән ерак булганга табигатьнең бөтен байлыгы үзендә сакланган. Гөмбәсе дә, чикләвеге дә, баланы да быел бик уңган булып чыкты. Зөһрә чиләгенә гөмбә, пакетына балан җыеп, рәхәтләнеп, табигать белән хозурланып йөреп, кайтырга чыкты. Буа турысыннан үткән чакта тагын теге хатынны очратты. Ул юлга якынрак килеп баскан да тын гына басып тора. Зөһрә, баш иеп, исәнләшеп узып китте. Бу хатынның аңа текәлгән карашыннан күңелендә ниндидер борчу хасил булды. Кем икән? Бу авылныкы түгелдер, юкса, авылда күпме йорт буш тора, читтә берүзең ничек яшәмәк кирәк. Бабам шушы йортны салып калдырмаган булса, мин кая барган булыр идем? Бу хатынның да Хәтирә әби кебек барыр җире калмагандыр, шунлыктан ташландык йортта яшидер. Зөһрә кабат артына борылып карады, йөрәге калтыранып куйды, теге хатын баскан урынында һаман аны күзәтеп тора иде. Ул, хәлсезләнеп, баскыч төбенә кайтып утырды. Башында һаман бер уй әйләнде, - кем булыр, ник шулай карады?
Шулвакыт койма ярыгыннан Кыям абзыйның:
- Кайтыңмы, Зөһрә балам? - дигән тавышы ишетелде. Озак та тормый ишек алдына ук килеп керде, - яле, ниләр җыеп кайттың, арыгансың, ахрысы, йөзең китеп тора, - диде.
- Элеккеге буа буендагы каравыл өендә кемдер яшиме әллә, Кыям абзый? Бик озак мине күзәтте, никтер эчемә курку керде. Ярты йөзен каплаганмы? Миңа никтер куркыныч тоелды ул хатын.
- Ул бер ун еллар элек килеп чыкты бу якларга. Сезнең өйгә кермәкче булган иде дә, кертмәдем, аның хуҗасы бар дидем. Колхоз юк, хуҗасы да юк. Шунда барып урнашты да яши хәзер берүзе. Нәрсә хисабына яшидер? Хәер, йортның тирә-ягын казып, бакча үстерә булса кирәк. Анда сыерлар ятагы иде бит, тиресле җир, яхшы үсә, диләр. Буада балык та үрчеде, мин үзем анда йөрмим, елга балыгын яратам.
- Авылда шундый тынлык. Кайчандыр гөрләп торганына ышанасы да килми. Әнием генә мине беркая чыгармады да катыштырмады. Нәрсәдән шулай курка иде, белмим?
- Сиңа күз тиюдән, яман сүз ишетүдән. Син бит, курчак кебек, авылда берәү идең. Әниең сине күз карасы кебек саклады.
- Кемнән, ник, Кыям абзый? - Зөһрә күршесенең күзләренә текәлде. Кыям абзый, уйларына чумып, ишетмәгәндәй эндәшми генә янәшәдә утыра бирде. Вакыт-вакыт башын селкеткәләп куйды, әйтерсең, кем беләндер сөйләшә иде. Байтак кына шулай утырганнан соң, кинәт Зөһрәгә күтәрелеп карады да.
- Кара, нишләп утырасың болай? Салкын тидерүең бар, утырма монда. Кая, Хәтирәттәй күренми, - дип, сикереп торды да, иртәрәк, иртәрәк, дип сөйләнә-сөйләнә капкага юнәлде.
(Дәвамы бар.)
Зифа Кадырова.