Бер мәлгә югалып калган Йолдыз, егет чыгып китүгә, иптәшләре көлгән тавышка айнып киткәндәй булды.
Нәрсә дип көләсең , Лилия апа? диде ул, капкынга эләккән куяндай куркып. Берәр кызык нәрсә күрдегезме соң?
Юк, Йолдыз, бернинди кызык нәрсә күрмәдек. Шунда кадәр генә иде. Әйдә, чираттагы клиентыңны ал.
Әлбәттә алам. Әйдәгез , абый сезнең чиратмы? Йолдыз, идәндәге чәчләрне себереп, икеләнеп калган ирне чакырды.
Утырыгыз, абый, ничек алабыз?
Юк, сеңлем, минем ашыгыч эшем чыкты әле. Ни.. Әле генә булган хәлне күреп торган ир, тиз генә урыныннан торып, чыгарга ашыкты.
Иртәгә килсәм, сез эшлисезме дигән булды ул, бармаклары белән чәчен сыпыргалап. Бүген булмады әле бу . Эшләнмәгән эшем исемә төште бит, каһәр.
Ярар булмаса, хушыгыз. Алайса иртәгә килерсез. Йолдыз бераз аптырап каранып торды ды,җәһәт кенә ял бүлмәсенә кереп утырды.
Нишләдем соң әле мин? диде ул, ни эшләгәненә үкенеп. Жалоба язса, штраф бирсәләр? Теге мескеннең чәчен пеләшкә алганны сизмичә дә калдым бит, ой җүләәр.
Ул да булмады бүлмәгә озак еллар эшләгән, күпне күргән Лилия апасы килеп керде.
Бу гадәтнеңне ташла, Йолдыз дип,кызны хәйран ачуланып алды Лилия. Ярый ла бу егет тавыш чыгарып тормады, берәү булса әллә кая кадәр җитеп , эшеңнән оча идең бит. Гомер булмаганны тиктомалдан кешенең чәчен пеләшкә алып чыгар әле син. Башка сыймый, сеңлем.
Үзе әйтте бит.
Пеләшкә ал, диде мени?
Синең үзеңә ничек ошый, диде.
Әә, сиңа значит пеләш егетләр ошый инде димәк. Алай булгач, шушы минуттан егетем бар дип уйла. Бүген өйгә бергә кайтырсыз.
Хәзер, көтеп торсын. Ике күзе ябалакка ошаган, борыны авызына җиткән...
Җитсә, җитмәсә, борынына карамыйсың инде балам , Уйламыйча эшләгән ялгышны төзәтәсе аны .
Һее, шушы гына кирәк иде. Лилия апа, бәлки килмәс әле.
Килә, килә. Сиңа гашыйк булды егет. Тыныч кына чыгып китүен башкача аңлатып булмый. Аннары, син уйлаганча алай ямьсез дә түгел ул. Күзләре дә урынында, ә елмаюы бигрәк тә матур.
Сиңа матурдыр, миңа юк. Аллаһ сакласын, андый егетең булса...
Ләкин, Йолдыз ниләр генә уйлап утырмасын, эшен бетереп чыкканда теге егет үзен көтеп тора иде инде.
Бәтинкә башыыы ... Син генә җитми идең... Йолдыз шулай дип уйлап бетермәде, теге егет уктай атылып, кыз янына килеп тә басты.
Сәләм, Йолдыз диде ул, башына кигән җәйге ак фуражкасын салып.Синең кебек пеләшләр ошый, дигән идең, менә килдем. Чәчне күреп, әби дә шаккатты әле . Кем алды, бигрәк матур дип,көчкә көлүдән туктады.
Егет, әбиен күзаллапмы ,үзе дә матур гына көлеп , кызга төбәлде. Башта ошамаган иде, көзгедән күргәч үземә дә ошап китте әле, Йолдыз, дип, күзләреннән нур чәчте ул. Чынлап та матур икән бит.
Шулай мени.Димәк әбигә дә ошады дисең? Йолдыз сиздермичә генә егетнең тезелеп киткән ап ак тешләренә карап алды.
Лилия апа :алай ямьсез түгел ул, елмаюы да бик матур дигән иде. Чынлап та, матур булмаса да сөйкемле бу.Тешләре дә тезелеп киткән ап - ак.
Әнә шулай уйланып, әкрен генә егетне күзләп алды Йолдыз . Эчкәрәк урнашса да, күзләре дә бөрлегән кебек кап кара икән. Бит уртасында елмайганда чыккан сөйкем чокырлары да ничек килешеп тора...
Әбигә пеләш баш ошады дисең инде алайса. Ник алай булгач, әйдә,алып кил, әбинекен дә пеләшкә алырбыз. Тарап та торасы бул..
Ләкин әйтәсен әйтеп тә бетерә алмады, уйламыйча әйткән сүзләреннән сискәнеп куйды Йолдыз. Каушаудан кып-кызыл булып күзләрен яшерде . Гафу итегез диде ул, нишләргә белмичә . Уйламыйча ашыгып әйтә торган гадәтем бар. Аннары үкенеп йөрим дә инде .
Әйе, Йолдыз,ашыга торган гадәтең бар икәнен күрдем бүген. Ләкин ашыгулар ялгышуга илтә диләр, бит. Алга таба ялгышлардан саклан.
Егет ялтырап торган башын сыпырып көлеп куйды. Ләкин, әбием монда килеп йөри алмый инде, диде ул, серле елмаеп. Сиңа безнең өйгә кайтырга туры килер матурым. Әби белән дә танышырсыз. Әйдә..
Кайда, әйдә ? Кыз үзенең әби турында ялгыш әйткәнен аңлап, куркып егеткә карады. Мин уйнап кына сөйләштем бит. Гафу дә үтендем.
Чәчне дә уйнап кына алдыңмы, Йолдыз? Әйдә,киттек.
Юк, мин бер кая да бармыйм. Өйгә кайтам.
Әлбәттә өеңә Йолдыз , бытовой каршында калмассың бит . Утыр әйдә.
Шулай диде дә, егет көчле куллары белән кызны җиңел генә күтәреп, якында гына торган чия төсендәге жигули машинасы янына китереп тә бастырды.
Утыр Йолдыз, диде ул, машина ишеген ачып, бөтен кеше безгә карый ату. Күз тиерерләр.
Юк, мин автобус белән кайтам. Авыл ерак түгел. Бар, бар, китегез. Чынлап та узган бер кеше безгә карый.
Йолдыз шулай бераз каршы килеп торса да, егет барыбер кызны машинасына утырырга күндерде.
Курыкма, Йолдыз. Мин кеше ашамыйм бит, өеңә алып кайтам, шунда танышырбыз да.Шулай дип, егет тиз генә машина ишеген ачты.Киттек, өйгә кайтабыз, матурым..
Өйгә?
Йолдыз ни уйларга белмичә, егеткә күтәрелеп карады. Үзен ниндидер бер татлы хисләр урап, гәүдәсеннән дулкын йөгерде. Яхшы,диде ул, тагын уен көлкегә күчеп. Түлке таксига акчам җитми. Автобусга дигән биш тиен генә бар инде, кәнишне . Җитәр микән соң, абый ?
Ярар сеңлем , биш тиен тек биш тиен. Ансы да ярап торыр. Киттекме?
Егет Йолдызга бер карап алды да, машинасын кабызып газга басты. Ә безнең исемнәр бик ошаган диде ул, рульне авылга таба борып. Син Йолдыз, мин...
Кондыз мени?
Ничек дидең?...
Егет кызуланып барган машинасын юл читенә көчкә туктатып, рәхәтләнеп көлеп җибәрде.Ну Йолдыыз, мин синең уен көлке белән сөйләшергә яратканыңны аңлап алган идем инде, түлке бу кадәр үк дип түгел. Егет елмаеп кызның борынына җиңелчә чиртеп куйды. Юк, минем исемем кондыз түгел, диде ул җитди генә. Айнур мин. Ай-нур абыең булам .
Әә, сез исемнәр охшаган дигәч. ..
Әйе, Йолдыз. Ләкин ошаган дип дөрес аңлата алмадым бугай. Икебезнең исем дә күк җисемнәре белән бәйле дип әйтмәкче идем мин. Мин ай, син йолдыз.
Әйе икән шул. Айнур.. Матур исем. Әнигә бигрәк тә ошый иде ул исем. Энем тугач, аңа Айнур дип кушарга теләгән булган әле .
Ошагач, нигә кушмаганнар соң, алайса?
Нигә, нигә. Энем малай бит минем. Малайга кызлар исеме кушмаганнар инде.
Ой, Йолдыз, үтерәсең син. Мин кыз мени?
Айнур көлүдән тәгәрәп чыккан яшь бөртекләрен сөртеп, Йолдызга карады. Айнур малайлар исеме бит, матурым. Ә кызлар Айнура.
Юк инде, барыбер кызлар исеме..
Ярар, ярар , синеңчә булсын Мин кыз алайса. Айнур, үзенең каты зур куллары белән, әкрен генә генә Йолдызның кулын тотты.
Сине барыбер җиңеп булмый Йолдыз, диде ул йомшак кына. Ә мин сине күптән күреп алган идем инде. Күрдем дә, гашыйк та булдым.
Кызык икән, ә нигә баштарак килмәдең?
Баштарак курыктым, Йолдыз. Минем белән сөйләшеп тә тормассың дип курыктым.
Һее. Бүген курыкмадың инде, алайса.
Бүген юк, курыкмадым. Киттекме, я үзеңне эзләп чыгарлар.
Киттек...
Әнә шулай, уйламаганда башланып киткән танышулары, әкренләп дуслыкка әверелде яшьләрнең . Айнур һәр кичне диярлек, Йолдызны каршы алып, эштән озатып куйды. Кичләрен уен көлке сөйләшеп төнге урамнан әйләнделәр. Көлештеләр, серләштеләр.
Ә инде дуслыктан мәһәббәткә бер адым дигәннәре дөрес булдымы, озак та үтми Йолдыз шушы гади генә авыл егетенә гашыйк булганын сизмичә дә калды. Бигрәк тә егетнең аны кайгыртуы, эш сөючәнлеге җәлеп итте кызны.
Кичләрен хәзер алар дусларча гына түгел, ә бер берсенә гашыйк егет, кыз булып төнге күкне күзәттеләр. Клубка кинога бардылар. Алдагы көннәргә план кордылар.
Менә бүген дә, җитәкләшеп урамнан төшеп килә алар. Куллар кулда, йөрәкләр йөрәктә. Матур, җәйге тыныч төн. Сайрар кошлар иртәнгә кадәр тынып калганнар, бары күктән җылы нурларын сибеп ай йөзә, йолдызлар җемелди.
Көнләшмә тулган ай, яныңда зөһрәң бар...
Көтмәгәндә Айнур, кызны күтәреп әйләндергәләп алды. Мин шундый бәхетле, диде ул Йолдызны җайлап кына җиргә бастырып. Янымда син бар, Йолдыз. Ә төнге күктә ай гына балкып, йолдызлар җемелдәмәсә җанга рәхәт булмас иде. Миңа да үз йолдызым җитми иде. Мин сине шундый яратам.
Шундый, шундыймы? Ничек була соң инде ул, шундый, шолдый .
Ээх сине, Йолдызым. Каты була, каты итеп яратам.
Айнур куркып кына кызны кочагына алды.Ярый әле, юлымда сине очраттым.Йолдызым минем. Йолдыз...
Шул минутта әллә оялып, әллә егеткә кыюлык өстәп, серле ай болытлар арасына кереп качты. Җирдә бары кара төн белән көчәя барган сөю генә очрашып тынып калдылар.. .
Әйдә, көзгә өйләнешәбез, Йолдыз, диде Айнур, кызның колагын пешереп. Көндез мәктәптә завхоз булып эшләсәм, кич белән итек басам мин. Шуңа күрә акчам җитәрлек, син бернәрсәгә дә мохтаҗ булмассың. Балалар туар. Матур итеп яшәрбез Аллаһ бирса.
Ә кайда яшәрбез. Әниләрең нәрсә әйтерләр?
Өебез дөрес, яңа түгел . Ләкин ансы мөһим түгел Йолдыз . Өйләнешкәч яңа өй күтәрербез Аллаһ бирса. Түлке менә әти әниләрем генә юк минем , карт әбием белән яшим.
Әби белән? Ә ул каршы түгелме соң?
Син нәрсә, Йолдыз. Әбием киресенчә, өйлән, өйлән дип,көн саен баш миен ашый. Түлке менә синекеләр риза булырлар микән?
Белмим шул , Айнур. Ансын үзләреннән сорарсың инде .
Куркам мин, Йолдыз. Шундый матур кызларын миңа бирерләр микән?
Һее, мин үзем дә куркам әле...
Дәвамы бар.
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.