Литература
20 Ноября 2024, 07:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 16 бүлек. Абау, Галия, син икәнсең. Уйланып менә идем, куркып киттем.Куркыттыммы?Галия, чиләкләрен шалтыратып Ләйсәния янына килеп басты. Башка вакытта, әйдә чишмәгә, дип кычкыра идең, ирең булгач кереп тә тормадың диде ул, балкып. Нәрсә, кияү егетнең хәлләре ничек, өйдә калдымы?Юк, мунчада...

Мин еламыйм, йөрәк елыйМин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый

Абау, Галия, син икәнсең. Уйланып менә идем, куркып киттем.
Куркыттыммы?
Галия, чиләкләрен шалтыратып Ләйсәния янына килеп басты. Башка вакытта, әйдә чишмәгә, дип кычкыра идең, ирең булгач кереп тә тормадың диде ул, балкып. Нәрсә, кияү егетнең хәлләре ничек, өйдә калдымы?
Юк, мунчада...
Уйнап әйткән шул сүздән ике хатын көлешеп алдылар.
Мунча яктың шту ли, чё то төтен исен сизмәдем, диде Галия елмаеп. Ярар дустым, уйнап кына әйтәм яме, үпкәләмә тагын. Синең өчен мин бик шат. Аллаһка шөкер, менә бит бар да әкрен җайлана. Алга таба шулай сөенеп яшәргә язсын.
Әйе, Галия, шулай. Ләйсәния көянтәсен икенче иңенә күчереп, буш кулы белән Галиягә кагылып алды.
Сиңа бик зур рәхмәт, диде ул кап кара күзләрен тутырып. Күршегә рәхмәт. Сез булмасагыз белмим, ничек яшәгән булыр идем. Менә бүген бәлеш пешерәм, Галия, керегез , яме. Нәкъ элекке чакларда кебек рәхәтләнеп бер утырыйк әле.
Ярар, Ләйсәния, әбизәтелне керәбез Аллаһ бирса. Бәлеш исен сизүгә йөгерербез. Илүснең кайтуы бик әйбәт булды, дустым. Алга таба ялгышмасын инде. Исән-сау булсын. Син генә түгел, үзебез дә сагынганбыз икән үзен. Ирем белән төне буе хәтирәләрне барлап чыктык.
Рәхмәт, Галия, ничә еллар ялгыз яшәп җүләрләнәм дип тора идем инде. Дөрес, ялгышлар да җитәрлек булды. Минем дә гаепләр булгандыр инде. Сөйләшербез әле, дустым, Пока. Әкрен кайта торам.
Яхшы, Ләйсәния, хуш. Әле куып та җитәрмен үзеңне. Хәзер су гына алам да.
Галия дустына карап бер елмаеп алды да,ап ак карны шыгырдатып үрдән төшеп китте. Челтер-челтер чишмә ага, шатлыктан яшьләр тама...
Шатлыктан була күрсен инде, Галия, диде ул үз үзенә. Паралич бәргән дигәч, үзем үлә идем бит. Кычытмаган җиреңне кашып йөрсәң. Аллаһ сакласын. Аннушка үзе дә куркып кына чыгарган иде бозымын, алды арты хәерле булсын. Кайтыр хәзер, озак тормас дигән иде,Аллаһка шөкер, кайтты бит, кайтты.
Галия, суы ташып аккан чиләгенә карап уйга калды.
Ләйсәния минем анда барганны белми дә бит әле. Әйтергәме, юк микән. Әйтсәм, ачуланыр инде. Шуңа гына чирләде, дияр микән. Ярар, терелер әле име, Галия, исән генә булсын.
Галия апа?
Яшь кенә күрше кызы эндәшкәнгә сискәнеп куйды Галия. Ой, Әлфия,ни хәл , балам.Әллә ниләр уйлап торсаң шулай була ул. Егылып китә идем бит.
Мин үзем дә курыктым, Галия апа.Суы ташып аккан чиләгеңә карап тик торасың. Минем килеп басканны да сизмәдең хәттә.
Әйе шул, Әлфия. Илүс абыең өенә кайткан бит, шуңа сөенеп тора идем әле. Ишеттегезме соң?Әниең берәр сүз әйттеме, күршеләр бит, белмичә калмагандыр.
Әлфия, бер чиләккә, бер Галиягә карап алды да, су тулы чиләкне чишмә буена салынган такта башына алып куйды.
Әйе, ишеттек, Галия апа, диде ул, үзенең чиләген улакка куеп. Әни әйтте. Терелгәч тагын китмәсә ярар иде. Чир китә, гадәт кала...
Ах сезне, ансын да әниең әйттеме, сеңлем? Китмәс Әлфия, бу юлы китмәс Аллаһ бирса.
Галия, сулы чиләкләрен көянтәсенә элеп, үргә таба атлады.
Кешеләргә чәйнәргә бер сүз булсын инде диде ул, әкрен басып. Болар да өйдә сөйләшкәннәр инде. Бу яшь балага андый сүзләр сөйләргә иртәрәк әле. Чир китә дип. Китә генә күрсен , ул бу булса үземне ничек гафу итәрмен.Дустымның кайгыдан сүнә барганын күреп, түзмәдем шул.
Галия авызыннан пар алкалары чыгарып, әкрен генә карны шыгырдатты. Бигрәк көчле дә икән әле, Ләйсәния, ирен гафу итә алды. Берәү булсаа..
Ләйсәниягә, син кайта тор, куып җитәрмен әле дисә дә, ул урамга кергәндә Ләйсәниядән җилләр искән иде инде. Агач чана тартып инеш буена йөгергән бала чагалардан башка кеше күренмәде урамда.
... Бүген күршеләргә бәлеш ашарга керәбез дип,кисәккә көмештәй чишмә суын бушатты Галия. Бәлеш исен сизеп алуга әйтерсең.
Урамга чыгып бәлеш исен иснәп йөрергә кушасынмы инде хәзер дип көлде, Галиянең ире. Кичә юка киенеп чыгып, борын тыгылган әле анда. Үзең урындык алып чыгып утыр инде хатын.
Әнә шулай уен көлке белән сөйләшергә өйрәнгән ир, рәхәтләнеп көлеп җибәрде. Аннары мин ул бәлеш исен бик белмим дә инде, күптән ашаган юк..
Әһә.. бәлеш исен оныттың... ашаган юк. Әле теге атнада ит белән бәрәңгедән манный ашадың мени. Кил әле монда...
Галия, өстәл аягына терәтеп куйган көянтәсен алып, иренә төрткән булды..
Курыкма, кыйнамыйм диде ул да, шаярып. Яратам бит мин сине. Ярый әле син бар бәхетемә, ярый син бар җаным дөньяда.
Синнән бәхетем булды, кадерлем, рәхмәт диде Галия, чиләкләрен мич артында торган сәкегә куеп. Ярый әле син нәчәлник түгел, Илүс ише йөрер идең.
Йөрерсең синең белән, бар. Берәрсенә ялгыш елмайсам да, куркып кына торам әле..
Галия белән ире әнә шулай уйнап көлеп, булганына шөкер итеп яшәгәндә, җитәкче кеше Илүснең тормышы алай булмады шул. Гомер буе тавыш, күз яшьләре дигәндәй. Әле
ярый, ярты гомер томан артында калгач, соңлап булса да тормышлары җайга салына башлады аларның.
Илүснең дә күзләре ачылып, аңга килгәндәй булды. Ләйсәния дә шуңа сөенеп әнә камырын басып маташа.
Күршеләр дә керәбез диде ул, камырлы кулларын мал чиләгенә угалап. Балалар кайтырлар Аллаһ бирса.
Бик әйбәт булыр, Ләйсән. Дөрес, балалар янына еш бардым, оныкларны күрә идем, Аллаһка шөкер. Ә менә Галиянең эче катып көлгәнен сагындым, хатын. Бигрәк тә үткен инде үзе.
Әйе, кермәгән тишеге юк. Иреннән дә бик уңды, ансы шундый акыллы, шаккатырсың.
Мин генә бер үшән булдым. Зинһар гафу ит, Ләйсәния. Әле ярый күзем ачылды. Һаман да шул төш күргәндәй яшәп ятар идем. Бер начарның бер яхшы ягы бар шул инде.
Әйе, исән булыйк. Калган тормыш мәшәкатьләре чүп кенә ул, Илүс. Менә бәлешемне тыгам да, мунча ягып җибәрермен Рәисләр дә кайтып җитәр, Аллаһ бирса. Илүзәләр... Рәхәтләнеп бер ял итеп алыйк әле, күптән болай утырган юк иде инде.
Әйе, шулай, матурым, күптән утырган юк иде. Шундый сагындым мин ул вакытларны. Белсәң иде, Ләйсәния, шундый сагындым.
Беләм, Илүс. Мин дә бу көннәрне көч хәл белән көтеп алдым. Башка читкә карауларыңны ташларсың инде. Менә бит ничек килеп чыкты, гомер буе миннән көнләшеп йөрдең. Ә киресенчә килеп чыкты, гомер буе син читкә йөрдең. Минем турында берәр кыек сүз ишеттеңме? Юк бит юк.
Юк, Ләйсәния, ишетмәдем. Рәхмәт сиңа. Илүснең болай да яралы йөрәге авырттырып чәнчеп куйды. Беләм, тиз генә гафу да итә алмассың, хатын, диде ул, күкрәген тотып. Ләкин шулай да, гафу ит син мин җүләрне. Үтенеп сорыйм, гафу ит. Йөрәгеңә төзәлмәслек күпме яралар ясадым. Бик үкенәм дә хәзер, ләкин терсәк якын, тешләп булмый дип, үкенүдән файда юк.
Ләйсәния тавыш тынсыз гына бәлешен бөгеп, җылы өреп утырган олы мичкә тыкты. Беренче тапкыр күргәндәй уйланып юшкәләрне этеп куйды.
Гафу ит дисең инде алайса, Илүс, диде ул ире янында торган урындыкка утырып. Сагындым дисең.
Үзем инде күптәннән гафу итсәм дә, йөрәк тартыша бит әле. Аның ризалашасы килми.
Аңлыйм, Ләйсән, яхшы аңлыйм. Соңгы көннәрдә үземнең йөрәк тә кая сугылырга белмичә бәргәләнә әле. Гомерлек бәхетемне таптым дигәндә генә бирешмәсә ярар иде.
Җитте, Илүс, юк нәрсәләр белән куркытма, яме . Яшибез Аллаһ бирса,менә хәзер яшибез.
Ләйсәния, беренче тапкыр үбешкән яшь кыздай, оялып кына иренең бит очыннан үбеп алды.
Ярату ул ирем, менә шундый була икән диде ул, елмаеп. Син ташлап чыгып киткәч, күпләр башына төкер, син дә үзеңә тиң кеше тап диделәр. Кемдер, балалар хакына да гафу итмә диде. Ә мин алар әйткән саен, киресенчә җаным тәнем белән сиңа тартылдым. Сагындым, еладым, өметләндем. Һәм менә син монда. Аллаһ тәгалә теләгемне ишетте.
Ләйсәния, иренең чал кунган куе чәчләреннән бер сыйпап алды да, урамга ашыкты.
Синең белән сөйләшеп утырып, күпме вакыт узган, диде ул, башына мамык шәлен урап. Мунча ягармын дигән идем бит, Илүс. Балалар кайтса алар да юынып чыгарлар. Ягып керим.
Мин хәзер эшкә ярамыйм шул әле, Ләйсәния, соңрак үзеңә бер эш эшләтмәм Аллаһ бирса. Терелеп бетим инде.
Әәй, мунча ягу эш мени инде ул, әтисе. Суын кичә үк тутырып ,җылы биреп куйган идем. Кипкән каен утыны бер сарай. Хәзер, ягам да керәм. Ә син ял ит. Урын җыймаган әнә, бар да ят.
Ләйсәния, иренә бер өздереп алды да, әкрен генә ишекне япты. Әле бер эш эшләмичә, рәхәтләнеп ятасы көннәрем бар икән, диде ул май кояшыдай елмаеп.
Менә мунчадан чыккан тәмле төтен исе, салкын кышкы һавага кушылап, авыл өстенә таралды. Төтен баганалары боргаланып күккә ашты.
Төтен өскә күтәрелә, әле көннәр тиз генә җылытмас ахры.
Мунчадан чыгып, морҗа башына караган Ләйсәния, йомшак мамык шәлен рәтләп күккә карады.
Бу утын гына җитмәс әле, бер кочак кертеп куймый булмас..

Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас