Күрәм Галия, Анна әби юньле сүз әйтмәгән бугай сиңа. Йөзеңнән күренеп тора. Безне бозганнармы?
Әйе яшермим, дустым, бозганнар.
Галия халат кесәсенә тыккан фотоларны алып, аяклары сырлап эшләнгән агач өстәлгә куйды.
Менә диде ул, үзен кулга алырга тырышып. Шушы фотоны күрсәтүгә үк, әбинең йөзенә елмаю кунды. Синең кемең бу, әйбәт торалармы? Мин аны мескен хатынына кайтардым, елап килгән иде ди.
Ничек кайтардым ?... Галия? Нинди хатыны килгән...
Нинди нинди . Әйттем бит мин сиңа, йөри дип. Шул йөргән нәрсәсе килгән инде.
Теге.. Ландыш.. Ул барган мени?
Әйе, шул үзе. Нәкъ менә шушы фотоны тотып барган. Каян алгандыр белмим, ну барган.
Галия-ә, әби, шул яшь кызны хатыны дип белгәнме? Башы киткән шту ли.
Мин дә әйткән идем инде, Ләйсән. Боже мой, Боже мой дияргә тотынды үзе . Гомердә алдаганнары юк иде, алдандым ди. Юха елан бит теге, ышандырган значит .
Япь-яшь килеш ничек андый эшкә барган диген ә-ә , Галия. Илүс түгел, байлыгы, статусы кирәк бит аңа. Теге аңгырасын әйтим инде. Картаеп беткәч, тапкан йөрер нәрсә.
Ну вот, нәрсәсе булса да кирәк булган инде. Тикмәгә генә бозым ясап йөрмәс иде.
Да-а, дустым. Чыгып китәр микән инде Илүс. Ялгыз нишләрмен, Галия? Гомерем буе, ялгыз калудан куркып яшәгән идем бит мин .
Ләйсәния бераз уйланып утырганнан соң, өмет тулы күзләре белән әкрен генә Галиягә карады.
Бернишләп булмый микән инде, Галия, диде ул, уңай сүзләр ишетергә теләп. Бозыкны чыгарып булмый микән?
Ансын да сорадым, дустым. Сорадым. Була ди ул үзе, ләкин менә...
Нәрсә, ничек була ди? Чит ятка бирәсе түгел иде инде иремне. Начармы, яхшымы утыз елга якын бергә дигәндәй. Аннан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый бит, Галия . Аннары сарыларга җирәнеп карый иде Илүс. Ничек шулай кешене бозып була микән име. Балалар да монда калмады ичмасам. Үзем генә йокларга да куркам ..
Әйе, балаларның үз тормышлары , Ләйсәния. Исән-сау гына торсыннар. Безне көйләп ятмаслар бит, дустым. Ә менә Илүснең бозыгын чыгарып карарга була диде, Анна әби..
Була диде?Ләйсәниянең күзләренә өмет чаткылары кунды. Яшь ара елмаеп Галиягә карады ул. Нишләтеп карарга ди соң?
Бозыкны чыгарып карарга була икән үзе. Әйе, Ләйсән. Ләкин Илүс бик каты авыртырга мөмкин диде. Менә ансы куркыныч бит әле аның .
Авыртырга?
Әйе, Ләйсәния , авыртырга. Әле алай гына түгел, әйтергә дә тел әйләнми, үләргә дә мужет диде.
Юк, юк, Галия, ни сөйлисең син? Авыртырга, үләргә?
Әйе, нәкъ үзе. Шулай димәсә мин үзем дә Илүсне чистарып кайта идем, күрше. Ләкин менә болай дигәч тукталып калдым. Аннушка үзе дә синең белән киңәшләшеп алырга кушты.
Алаай... Яңадан да бозмыйча әйбәт иткәнсең Галия.Яхшымы, яманмы гомер иткән ирем. Мине ташласа ташлар, ләкин исән генә булсын. Яшәсен генә. Мин күрәсен кеше күрмәс, җаным.
Бик кызганыч, Ләйсәния. Монда кайсыгызны жәлләргә белмәссең. Син дә ирсез каласың. Теге мәхлүк тә үзе түгел хәзер,бер чит кеше гомере белән яши. И-и, дустым,дөньялары бозылды шул. Әллә тегенең әти әниләре янына барып карасак та инде ?
Юк , Галия, бармыйм. Иреңне тый дип, кайтарырлар. Үземне чүпкә чыгарып йөрмим әле . Син дә ялгыш бара күрмә, яме. Анна карчык янына барганың өчен дә рәхмәт.
Барма дисең инде алайса, Ләйсәния. Дөрес әйтәсең, куып чыгарырлар. Алар кызларының гаиләле ир белән йөргәнен беләләрдер инде. Өйләренә дә баргалый диләр бит Илүсне. Берәүләр булса себерке белән куып чыгарырлар иде лә . Юук, боларга җитәкче, бай ир кирәк.
Әйе, Галия, аларга да кызлары кадерле. Бала бит.
Шулаен шулай да .Ләкин бала дип, кеше гомере белән уйныйсы түгел инде, җаныкаем .Кызлары нишләп йөргәнен белә микән соң алар?
Галия теге карчык әйткән сүзләрне дустына ничек әйтергә белмичә,кирәкле сүзләр эзләде.Әле ни бит Ләйсән.. Ләйсәния.. Ия.. Тфү, Бу исемнәреңне кем кушкан соң, йә, әйт әле диде ул, елмаеп. Ләйсәне генә җитмәгән микән инде аның. Ияләре кемгә кирәк булган тагын ?
Үзем дә гомер буе әнигә әйттем инде Галия. Ия, ими.. Әти исерек булса да, шулай тиеш дип үзенекен үз иткән шул . Имеш кешенең исеме ике иҗектән торырга тиеш икән. Ләйсәния көлеп, дустына карады. Гөл-җиһан, Гөлнәзирә. Әтиемнең үзенеке Нургаян. Мин дә Ләйсән түгел, Ләйсәния булганмын инде менә.
Алай икән. Мин кем булыр идем инде? Шул вакыт ике хатын пырхылдап көлеп җибәрделәр.
Әйтмә Ләйсәния, әйтмә диде Галия, көлүдән чак туктап. Аңладым.Галигә ия. Гали-ия. Түлке менә Гали кайда йөри микән?
Аллаһ сакласын диген җүләрем минем. Ирең алтын.
Галия белән Ләйсәния бераз көлешеп алдылар да, туктап уйга калдылар.
Ээх, Галия, диде шунда Ләйсәния. Әйтәләр бит, кешенең исемен үзгәртсәң тормышы да үзгәрә икән дип. Әллә үзгәртеп карыйсы инде. Бәлки үземә тиешле бәхетемне дә табар идем. Гомер буе, әллә кайларда адашып йөрде бит ансы да.
Алай ук димә инде, дустым. Аллаһтан курык. Әллә нинди авыр тормышлы кешеләр бар бит югыйсә. Әле син, әйбәтме, түгелме, гомер буе Нәчәлник хатыны булып яшәдең. Бар җирең җитеш, балалар урнашкан. Үпкән кочкан җилгә очкан дип, ул кул тигән җирләр дә төзәлеп беттеләр .
Белсәң иде , Галия. Мин бит кешегә генә җитәкче хатыны булдым. Рәхәткә чыдый алмый дип көнләшүчеләр күп булды.Байлыкта йөзә диделәр. Ә төннәр буе күз яшьләре түккәнне берәү дә күрмәде дә, белмәде дә. Ә хәзер еларга күз яшьләрем дә юк, дустым. Мин еламыйм инде, хәзер йөрәк елый.
Шулай шул, Ләйсәния, берәүгә дә сиздермәдең. Барсын үз эчеңә җыеп килдең. Беләм авыр сиңа, җаным. Ләкин, ни бит. Теге Анна карчык сине ялгыз яшәмисең, диде бит әле.
Кит аннан, Галия. Илүс чыгып китсә кем белән яшим микән ? Җеннәр белән шту ли. Көлмә әле син дә.
Көлмим, күрше, ничек итеп көлим ди. Анна әби, дустыңны ялгыз күрмим диде, шуңа гына әйтәм. Янында үзен бик яраткан кеше йөри, озын буйлы ди. Ул бераз алдагысын да күрә икән әле .
Әй лә, Галия, нинди озын буйларны әйтәсең соң син!? Гомер иткән ирем исән-сау булганда ни пычагыма миңа чит ирләр. Ләйсәния озын бармаклары белән йөзен каплап сулкылдап җибәрде.
Үзең беләсең, Галия, диде ул, яшьле күзләрен сөртеп. Гомер буе кыен ашадым. Көнләште, сугышты. Түздем. Инде акылга утырып, матур гына яшибез дип, сөенеп йөргәндә бу чәчби кайлардан гына килеп чыкты соң, ә? Югыйсә белеп торабыз , сары чәчлеләр белән сөйләшеп тә тормады бит.
Беләм, дустым, бик яхшы беләм. Елама. Күз яшьләре белән генә бер нәрсә үзгәртеп булмый инде хәзер. Илүскә дә сиздермә. Тормыш үзе бер җаен күрсәтә ул,җайланыр. Чыгып китәм дисә, ялына күрмә . Син ялгыз түгел, Ләйсәния, без бар. Ирем дә бик хөрмәт итә үзеңне.
Рәхмәт, Галия, рәхмәт. Син әйтмешли, елап утырып файда юк хәзер. Бәлки, чыгып та китмәс әле, шулай бит? Яшәп карыйк. Тиздән пенсиягә чыгам Аллаһ бирсә. Бакча карармын, чәчәкләр үстеремен.
Әнә шулай үзен юатып, яхшыга өметләнеп кара уйларын куды Ләйсәния.
Ирләре йөргән мин генә түгел, түзәрмен әле, диде ул уйланып. Язмышың шулай язылган димәк. Илүс кенә акылга утырса ярар иде. Чыгып китсә авыр булыр инде.
Ә Илүскә, чынлап та бераз акыл кергәндәй булды бит. Укыган догаларым, теләгән теләкләрем кабул булдымы, дип үзе дә аптырады Ләйсәния. Чөнки Илүсе юкка барга бәйләнеп, вакланып йөрүеннән туктады. Эштән дә вакытында кайтты.
Ләкин болар барсы да буран алдыннан урнашкан тынлык кына икәнен берсе дә аңламады әле .
Дөрес, соңгы вакытларда :үз хатының үзеңнеке шул. Ландыш белән араларны өзәргә кирәк дип, күп уйлады Илүс. Гомер буе кызыма кырын карадым, ничек бу сап-сары кызны шулай яраттым соң әле. Әллә бозды инде? диде ул аптырап .
Узган тормышын күз алдыннан уздырып, үкенгән чаклары да ешайды. Әнә шулай байтак вакыт үз үзенә урын таба алмыйча бәргәләнеп, ике өйнең тупсасын таптады Илүс . Өйгә кайтса, тизрәк Ландыш янына ашкынды. Ансы янына барса, күңеле Ләйсәниягә тартылды. Кыскасы, үзен үзе аңламыйча күп тартышты ир кеше . Сорауларына җавап тапмыйча төннәр буе йокламады. Нигә Ландыш бу кадәр үзенә тарта ? Яратаммы? Әллә чынлап та боздымы? Нишләргә соң әле, яшь тә бара. Эштән дә китәр вакыт җитә.
Юк, җитте, Илүс, диде ул беркөнне ныклы карарга килеп. Ничек итсәң ит, Ландышны оныт. Менә иртәгә барам да, араларны өзәм Аллаһ бирсә. Маңка малай түгел мин монда. Ничә ел шуны көйләп йөр әле син.
Ләкин, Илүскә сөяркәсе янына барырга туры килмәде. Көннәрнең берендә тегесе нидер сизенгән җәнлек сыман, үзе аларның өй түренә менеп утырды.
Йә, Илүс Тагирович диде ул, шаккатып калган Ләйсәниягә карап. Өйгә кайтабызмы? Әллә үзең әйтмешли, шушы яратмаган, карт хатының белән каласыңмы?
Яратмаган? Ләйсәния аптырап иренә карады. Илүс, синең сүзләрме бу. Карт, яратмаган. Ә син, син үзең яшь мени?Эх сине, Илүс.
Чыгып кит уйнаш минем өйдән!!!Ләйсәния үзен үзе белештермичә Ландышка якынлашты. Үтерәәм, диде ул, ят тавыш белән. Иремне син генә боздың? Анна карчык барсын сөйләде.
Ну и что? Ландыш берни булмагандай, елмаеп Илүскә карады. За то диде ул, көтмәгәндә көлеп җибәреп...
Дәвамы бар.
Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.