Ашыкма әле, Галия. Менә болай бит әле ул, дип кабатлады Анна. Әгәр дә бозымны кире чыгарам икән, бу ир бик каты авыртырга мөмкин. Хәттә үләргә дә...
Үләргәә? Анна апа, тучны Илүсме? Теге елан димисезме?
Тучны, Галия. Мин бит ул кызны түгел, ирне өенә кайтсын дип бозым ясап бирдем. Ой, боже мой, яхшылык эшлим дип, өстемә нинди зур гөнаһ алдым. Боже мой...
Кара каршы утырган ике хатын тын калып, берара сүзсез калдылар. Кычкырып әйтмәсәләр дә уйларында икесенең дә Илүс икәне йөзләренә чыккан иде аларның.
Менә шулай, Галя, дип, иң беренче булып Анна әби сүз башлады. Шушыны әйтергә куркып тордым да инде мин. Бозык ул уен эш түгел, сеңлем.
Ә алайса нигә эшлисең. Анна апа, кеше гомере бит ул. Бозык эләккән кешеләрне үз тормышлары белән яшәми диләр бит.
Ярар, Галия, булды. Давай кайтып кит. Анна әби бер вагон йөк бушаткан кешедәй урыныннан торып, ишеккә юнәлде. Кайт та, дус хатыныңа әйбәтләп аңлат. Кем белә, бәлки алай ук та булмас, эшләп карармын.
Аңладым, рәхмәт. Галия, акча янчыгын ачып, әбигә карады. Күпме түлим, Анна апа? диде ул, ачуын яшерергә тырышып . Ләйсән белән сөйләшеп карармын.
Бар әйдә, бар. Риза дисә килерсез. Бер тиен дә кирәк түгел. Монда мин сезгә тиеш әле.
Үкенече йөзенә чыккан әби, сүзсез генә ишеккә ымлавы булды, шунда кисәк кенә яңадан сүз башлады. Кара әле, Галия диде ул,яулыгын рәтләп . Ни генә булса да, Ләйсән ирсез калмас, аны бик каты яратып йөргән буйдак ир бар. Мине сүгәрсез инде, беләм. Ләкин мин кайвакыт алдан күрәм дә. Менә хәзер дә аның янәшәсендә озын гына ир күренә.
Рәхмәт Анна апа ,сау булыгыз. Барсын да тапшырырмын. Ләйсәния үзе нишләргә икәнен хәл итәр.
Янында озын ир тора дип, ачу чыгарып тора тагын монсы да дип, капкадан чыкты Галия. Ну бу уйнашны, тәки үзенекен иткән елан. Әйттем мин Ләйсәнгә, әйттем. Беркатлы оекбашны син аны. Булмас, ышанмыйм имеш ..
Менә хәзер ирең чыгып китсә ышанырсың инде вәәйт. Булды бу.
Әстәгъфируллаһ, апаем, нәрсә дип шулай очып чыктың? Авылга җәяү генә чабасың шту ли?
Галияне уйларыннан машинасы янында тәмәке тартып торган энесе бүлдерде. Бәбәй алып кайтырга да булыша диләр аны, бер бәбәй алып кайтып куймагыз тагын.
Ярар ла, сиңа хәтле көлеп торма әле энем. Кабыз әйдә машинаңны. Кеше күргәнче тайык, әллә ни уйларлар...
Уйламаслар апа. Мин бер елны күрше хатынын алып килгәч, ул эчен простыня беләнме шунда, яулык беләнме бәйләп чыккан иде. Сине карамады мәллә?
Апасының эч күтәрергә түгел, нәрсәдер башкага килгәнен күптән аңлаган энесе белергә бик теләсә дә, турыдан ярып сорарга батырчылык итмәде.
Апай, машинада кул сөртергә дигән чүпрәкләр бар, бәйлисеңме әллә? диде ул хетри елмаеп. Юлы начар, сикертә бит.
Юк, энем, телеңә салынып кайтма әле, болай да ачуым чыккан. Эчең төшмәгән, син эшли торган хатынга охшамагансың дип торган була бит әле.
Шулай диме? Шофёр көлүдән әздән генә рулен ычкындырып җибәрмәде.
Дөрес әйткән бит, апа. Җизни сиңа чәйнек тә күтәртми. Аптыраган идем аны.
Ярар энем, ярар. Күп сөйләшәсең, тукта әле. Бик беләсең килә бугай инде, ә-ә, агай-эне. Галия бераз уйланып кайта торгач, түзмәде энесенә карап куйды.
Син энем чынлап та дөрес әйтәсең диде ул, серен чишәргә карар кылып. Җизнәң миңа гомер буе авыр эш эшләтмәде. Мин аның өчен килмәдем.
Беләм апа, шуңа көләм дә инде мин. Ә нигә алайса?
Ул да булмады, машина бер чокырга төшеп хәйран гына сикертеп алды.
Элек ничек булса, юлы һаман шундый икән әле диде, егет. Монда йөрсәң төшмәгән эчең төшәр әле. Тотынып бар Галия апа.
Әйе, бик начар икән шул юлы. Дөрес әйтәсең, күбрәк йөрсәң эчең төшәргә мөмкин монда.
Шул вакыт Галия түзмәде, эчендәгесен әйтеп тә салды.
Мин энем, үзем дип түгел, Илүс абыең дип килдем бит,диде ул, турыдан ярып . Ләйсәнияне кызганып килдем. Түлке син кешегә әйтә күрмә, яме.
Кешегә сөйләп йөрергә гайбәтче карт түгел лә мин. Шофер рулен боргалап юлга карады. Илүс абый да инде , ул йөрүеннән туймады . Ләйсәния апа кебек хатынны эзләсә дә бүтән таба алмый бит инде ул.
Ә син каян беләсең? Кара әле моны, нәрсә сөйләп бара.
Ничек белмим инде апай? Ландыш белән йөргәнен бөтен район белә бит.
Ландыш беләән? Димәк аның белән йөрүе хак. Ә без, ике җүләр хатын, ышанырга да ышанмаска да белмичә йөрибез. Әйткән идем шул аны.
Йөриләр апай, йөриләр шул. Ландышның әти әнисе дә белә инде. Өйләренә үк килеп йөри бит.
Ээх, энем. Анна әби бозган икән шул, Илүсне. Белмичә бозган.
Үзе әйтте мени? Ничек белмичә бозган? Алай да була мени, хе?
Алай да була икән. Аннушка үзе әйтте. Хатыны, ирем йөри, гаиләмә кайтар дип елап килде бит ди.
Илүс абый икәнен каян белгән. Ләйсән апа үзе килгәнме?Ә мужет бөтенләй башка кешедер әле, апай?..
Энесе сорау артыннан сорау яудырып апасына карады. Аңламыйм мин курыкмыйча кеше бозып йөргән хатыннарны.
Юк энем, Ләйсән килмәгән. Илүсне үзенә каратам дип, теге... ни.. сөяркәсе килгән. Мин карточкасын күрсәтүгә үк танып алды әби . Бу ир ничек тора, мин аны хатынына бәйләп куйдым дип тора ул. Шушы ук фотосын тотып килгән бит Ландыш.
Вәт еланны син аны, ә? Белгән кемгә бәйләнәсен. Бер дә тракторист Гәрәйне бозмаган. Андый кызларга бай кирәк шул . Хәзер нишлисез инде, апай? Ләйсәния апа авыр кичерер инде. Рәис дус та хет монда калмады.
Белмим инде, энем. Үзем дә ничекләр әйтәсе дип кайтам менә. Борынгылар сүзе китап уртасында энем. Ир бирмәк-җан бирмәк.
Галия машинадан төшүгә, өйгә кермичә бакчаларына чыгып басты. Көз, диде ул тирән сулыш алып. Алтын көөз...
Көзге бакчаларга кергән идем,
Яфрак килеп кунды үземә.
Ниләр әйтер микән инде диеп,
Куркып карап тора күземә...
Шулай, диде ул, иңенә килеп кунган алмагач яфрагын кулына алып. Мин дә куркып торам хәзер. Дустыма ничекләр аңлатасы булыр. Алдап та файда юк, тегесе йөри торгач барыбер ташлап чыгып китәр инде.
Галия онытылырга теләгәндәй, коелган яфракларны тырмалап, сарыклар астына кертеп салды. Таралып үскән ике карлыган куагын әйбәтләп бәйләп куйды.
Бүген инде, менә көз уртасы, кышка таба сукмак салынган.. Әйее, кышка сукмак салынган. Минем Аллаһка шөкер, янымда өф өф итеп кенә торган ирем бар. Шабашник кына булса да, тәртипле, йорт җанлы. Ярый әле, ул нәчәлник түгел. Менә шулай елап ятар идең аннары. Кайсын алма бөтенесенең диярлек йөргән нәрсәләре бар бит. Мәртәбә диярсең, билләһи менә..
Галия уйламаганда эшләп аткан эшенә сөенеп, бакчага күз ташлады.
Һәр фасыл үзенчә матур шул диде ул, кызыл, сары яфраклар яңгырына сокланып. Ә һавасы, ә яфрак исе? Бигрәк тә тәмле инде.Ярар, хатын, кер өеңә. Ләйсәния дә кайтканыңны күреп калгандыр . Барыбер сөйләмичә булмас.
Галия, өс башын алыштырып, чәен куйды. Алдан пешереп куйган ашын җылытты.
Ярар, биш тә тулган икән, диде ул, сәгатенә карап. Минекеләр кайтып ашасыннар да, иркенләп керермен инде Ләйсәния янына. Биш минут эчендә сөйләп аңлата торган хәл түгел. Ире барыбер тугыз - унсыз кайтып җитмәс әле .
Һәм менә ашап, вак төяк эшләрне эшләүгә, сәгать телләре җиденче яртыга килеп басты. Ул да булмады әкрен генә сибәләп көзге яңгыр ява башлап,аяк астында коелган яфраклар белән җилләр уйнады.
Матурым, мине югалтмагыз, диде Галия, абзардан кергән иренә яратып карап. Мин күршегә кереп чыгам әле.
Ярар, Галия кер. Сиңа кем сүз әйтә. Керүен керәсең инде, түлке.. Ире галушларын кагып, Галиясенә елмайды. Чыгуын кайчан чыгарсың микән? Сәгатьләр буе нәрсә сөйләшәсез, чурт знать.
Белмичә тор әле. Аннары син дә миңа ияреп керә башлар идең бугай. Кая бир әле галушыңны минекенә тамчы тамган. Әле генә чалт аяз көн иде, кай арада юешләтеп киткән соң әле бу?
Галия иренең галушларын лаштыр лаштыр китереп урам аркылы гына яшәгән дустының капкасын ачты.
Нәрсә булды безгә, нәрсә булды көзгә.. Лә-лә, лә-лә..
Иренең артыннан көлеп карап калганын тоеп, җанына җылылык йөгерде Галиянең.
Ирдән уңдым шул, Аллаһка шөкер, дип сөенде ул. Әле ярый матур түгел, Илүс сыман бозып куярлар иде, Аллаһ сакласын.
Ләйсәния! Ләйсәән.. Җиргә ява ләйсән яңгыры..
Теленә килгән җырын көйләп, Галия өйгә узды.
Кычкырам, Кычкырам. Син өйдәме соң Ләйсәния?
Өйдә Галия, кайда булыйм ди инде. Кер әйдә, кер.
Шулай дип, түр яктан эндәшкән күршесенең мөлаем тавышы ишетелде. Син кайчаннан бирле кычкырып тора башладың әле, дускай. Ишекне бәреп кенә керә идең бит.
Ләйсәния кулындагы корган гөл яфракларын чүп чиләгенә ташлап, күршесенә елмайды. Гөлләрнең корган яфракларын алып йөри идем әле, диде ул, кулларын сөртеп. Карап кына тормасаң бер нәрсә үсми. Ничек хәлләр, Галия?
Әйбәт, Аллаһка шөкер, Ләйсәния. Көндез нинди матур кояшлы көн иде мин әйтәм, яңгыр сибәли башлаган. Аяк киемнәре дә урамда калып, юешләнеп беткән.
Ярар, көз, көз инде ул. Ялан тәпи кермәгәнсеңдер әле. Утыр әйдә, чәй эчмибездер бит.
Ләйсәния шулай диюгә ике дус хатын рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр.
Бигрәк кызык әйтеп куйдың әле, диде Галия, көлүеннән туктый алмыйча. Теге берәүгә кодагые килгәч, әйткән ди бит.
Ә-ә, кодагый, кермисеңдер бит, чәй эчмисеңдер бит дип. Син дә шуның шикелле.
Каян сүзен табасың Галия,дип үзе дә елмайды Ләйсәния. Әйдә алайса, чәй эчәбез.
Юк ла, күрше. Бүген түгел. Әле яңа өстәл яныннан кузгалдык. Мин бит Ләйсән бүген Аннушка янына бардым. Шундый усал йөзле икән ул, малаай.
Тәки җөрьәт иттең, алайса. Сорарга да куркам, Галия? Я, берәр яңалык белдеңме соң?
Әйе, Ләйсәния, күп белдем. Башта суларга да куркып утырган идем. Соңыннан озак сөйләшеп утырдык.
Галия сүзне нидән башларга да белмичә,чәчләрен өскә өеп эләктергән бик матур Ләйсәниягә карап алды.
Менә шулай, дустым, диде ул аңлатырга сүзләр эзләп. Энем белән барып кайттык ...
Дәвамы бар.
Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.