Сельские нивы
0 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
13 Ноября , 12:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 9 бүлек. Ниһаять Галия аңга килеп күршесенә карады.Трр, бахбай, килеп җиттек диде ул, елмаерга тырышып. Мин нәрсә дигән идем сиңа Ләйсәния? Теге уйнаш юкка гына килмәде ул, дип әйткән идемме???

Мин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый
Ниһаять Галия аңга килеп күршесенә карады.
Трр, бахбай, килеп җиттек диде ул, елмаерга тырышып. Мин нәрсә дигән идем сиңа Ләйсәния? Теге уйнаш юкка гына килмәде ул, дип әйткән идемме?
???
Әйткән идем. Тәк вәт, шуның гына эше бу. Иманым камил, күршенең сөяркәсе шул Ландыш үзе .
Белмим инде, Галия. Үзең беләсең, сары чәчлеләрне ярату түгел, күрә алмый иде бит Илүс. Кызыбызга сиздермәскә тырышса да гомер буе аңа да кырын карады .
Бозым ясаган инде, Ләйсәния, нигә һаман аңларга тырышмыйсың соң син? Әз мени ике арада бәргәләнеп йөргән ирләр. Синеке дә әнә нишләгәнен белмичә йөри.
Шулай дисең инде алайса. Нишләргә инде хәзер? Болын кадәр өйдә бер ялгызым калсам нишләрмен, Галия? Җитмәсә тиздән пенсиягә чыгар вакыт җитә.
Ярар, дустым, алдан алай кайгырма әле син.
Галия бераз уйланып торды да, дустына төбәлде. Кара әле, Ләйсәния, диде ул, бер карарга килеп. Мин иртәгә булмый, берсекөнгә теге Анна карчык янына барам. Син барсаң ярамас, үзеңне бөтен район белә. Аны да бик яхшы боза икән, дип ишеткән бар, разведка ясап кайтыйм әле.
Галия-ә! Бозганнар дип чынлап та ышанасыңмы? Минем башка һич кенә дә сыя торган әйбер түгел бу.
Менә белеп кайтыйм әле. Аннары карарбыз, ышаныргамы юкмы. Син, Ләйсәния икегезнең дә карточкаларыгызны әзерләп куй, җайлап кына сорармын. Аннушка берәр нәрсә әйтмичә калмас.
Һәм әйткән сүзендә торды Галия. Бер көн узуга, туганнан туган энесенең машинасында утыра иде инде ул.
Эчем авырта энем, авыр күтәреп төштеме шунда, диде ул энесен алдап. Утыз чакрым гына булса да, юлы начар, әкрен барып кайтырбыз инде. Рәхмәт.
Чынлап та Анна әбинең андый сәләте дә бар иде. Без хатын кызлар ничек булыр икән дип уйлап тормыйбыз бит. Күтәрә алсак күтәрәбез, көч җитмәгәнен этәбез дигәндәй, шуңа күрә дә эч күтәрергә әллә кайлардан эзләп киләләр Анна әбине. Галияләр килгәндә дә, капка төпләрендә ике җиңел машина тора иде әле.
Районнан гына түгел, Марий иленнән дә килгәннәр әле апай, дип энесе уникенче регионнан килгән машинага таба ымлады.Озак булыр микән инде.
Белмим шул энем, моңа кадәр әби чәбиләргә йөргән булмады бит. Ул Марий машинасы нишләп йөри микән инде. Югыйсә, әкәй, мари халкы ул яктан үзләре дә булдыралар .
Бер унбиш минут кыбырсап утыра торгач, Татарстан машинасына олырак яшьтәге бер хатын чыгып утырды да, машина әкрен генә кузгалып китте.
Тәәк, берсе китте диде, Ләйсәниянең энесе җиңел сулап. Марийныкы күпме торыр тагын. Авыртканы бетмәдеме соң апа? дип елмайды ул, нидер сизенгәндәй. Бик көр утырасың чё то.
Утырырсың монда бар. Көлерсең дә, еларсың да. Монсы нишләп утыра инде бу гомер?
Ләйсәния сабырсызланып бер машинага, бер ачык калган капкага карады. Я, Аллаһым, берсе чыга бугай.
Ул шулай дип әйтеп бетермәде, капкадан чынлап та бер ир чыгып болар янына килеп басты.
Сез Анна әби янына килдегезме диде ул, исәнләшеп тә тормыйча. Аның янына булса, әби шунда әле иске өендә. Чыгып киткәнче керегез.
Ә бу машина кешеләре чыгамы соң әле, диде Ләйсәния кыяр кыймас кына. Кеше өстенә керү ярамас бит.
Юк, бу машина кешеләре бер ике көн тора әле, диде теге ир коры гына. Туганнарыбыз ул, кунакка кайттылар.
Алайса керергә була. Белмәдек шул, китсеннәр дип утырдык бит. Рәхмәт, әле ярый чыктыгыз.
Галия ике фото яткан кечкенә сумкасын эләктереп, эчкә узды.
Анна апа исәнмесез...
Ләкин артык бер сүз әйткәнче, әбинең ниндидер тирән, куркыныч карашыннан әллә нишләп китте Галия. Әйтәсе килгән сүзен дә онытып, кулын сумка эченә тыкты. Хәзер, хәзер диде ул, каушап.
Исән булмасам монда утырмас идем, я нинди йомыш иде? Анна апа үтәли тишеп Галиягә текәлде. Син дә бозым эзләп йөрисеңме? Мин аның белән маташмыйм хәзер. Гозырең шул булса, хуш.
Юк, юк.. Ни... Галия куркып, яулыгын маңгаена чөеп бәйләгән, куркыныч карашлы карчыкка карап куйды.
Мин үземә түгел иде, Анна апа,диде ул ашыга ашыга. Иптәш хатын авыр хәлгә калды. Хәзер, хәзер. Менә бу ир турында берәр сүз әйтә алмассыз микән?
Дуслар булганда яшәргә була. Чын дуслар зур байлык ул.
Анна әбинең шул арада йөзе яктырып, елмаеп куйды. Ату бит сеңлем, кайсы егетем ташлады дип елап килә, кайсының ире гүләйт итә. Чисти туйдым, гарык ул күз яшьләреннән. Аннары картайдым да, бүтән бер кешене кабул итмим.Эче төшкәннәрне генә бормам дип торам, дай Бог. Анна әби, ык мык килеп торган Галиянең кулыннан Илүснең фотосын тартып диярлек алып, елмаеп куйды.
Бу ир турында беләсең киләме,диде ул таныш йөз күргәндәй. Туганыгызмы ул, тормышлары рәтләндеме?
Әйе, Анна апа, Аллаһка шөкер. Әйбәт торалар. Берни аңламаган Галия, елмаеп басып торган Илүснең фотосына карады. Әлегә әйбәт торалар.
Кайгырма сеңлем, соңыннан да әйбәт булыр. Мин аны гомергә чит ятларга карамаслык иттем. Үзең уйлап кара әле, ничек була инде ул, менә? Шундый матур, япь-яшь хатының өйдә көтеп утырсын, син читкә йөр.Мин сеңелкәш, бүтән карамыйм дигән булам да, ирләре читкә йөргән хатыннарны жәллим шул.
Анна апа, туктагыз әле. Хәзер. Галия тирләп чыккан уч төбендә юешләнә башлаган Ләйсәниянең фотосын әкрен генә карчыкка сузды.
Сезнең янга шушы хатын-кыз килгән идеме соң, Анна апа, диде ул, ни уйларга да белмичә. Бу минем дустым. Күп еллар инде бер гаилә булып күршедә яшибез. Ә фотодагы ир аның тормыш иптәше. Инде утыз елга якын бергә гомер итәләр.
Юук.. Шул мизгелдә әле генә елмаеп утырган Анна карчыкның йөзенә караңгылык иңде. Күзендә ниндидер усал яшен чаткылары уйнады.
Бу хатын килмәде, диде ул, фотога җентекләп карап. Моны беренче тапкыр күрәм.
Кем килде соң, Анна апа. Яшь кенә сары чәчле хатын түгел идеме?
Әйе, сары чәчле. Яшь... Ул бит шушы карточканы тотып, елап килеп керде, змея . Ирем читкә йөри, Анна апа мин аннан башка яши алмыйм. Үземә кайтар дип .. Вәәт штырбитне син аны. Алдаган значит.
Әйе, Анна апа алдаган.Дустымның ире нәчәлник кеше, бай, сүзе үтә. Әнә шуңа да ябышты инде ул кыз. Үзеннән күпмегә яшь тә бит әле.
Вәәт карт җүләрне син аны. Ай яй яй.. Гомердә алданган юк иде. Бу юха елан миннән дә хәйләкәр булып чыккан алайса.
Әйе, Анна апа хәйләкәр. Сезнең ярдәм белән, дустымның ире аерылып куйды инде , хәзер чыгып китәргә җай эзли.
Да-а, ире байтак олы күренә дип уйлаган идем шул аны. Ире йөргәнен белгәч ник үзе килмәгән соң, дустыңны әйтәм. Алданрак килгән булсаа..
Ул Анна апа, бик акыллы, беркатлы хатын шул. Үзеңнең күңелеңдә начарлык булмагач, уйламыйсың бит. Ул да әйткәч ышанмады. Гомер буе иреннән кыен ашап яшәде. Инде менә тегесе хөрмәтләп яши дә башлаган кебек иде үзе. Болай килеп чыкты бит. Нишләргә микән соң хәзер?
Нишләргәме? Белмим инде нишләргә? Сызып кына атып булмый бит.Карандаш белән язып куйган нәрсә түгел. Тәәк. Тәәк..
Анна уйга калып, фотоларны кире сузды. Тыгып куй, диде ул, коры гына. Вер вариант бар, түлке монда дус хатыныңның ризалыгы кирәк була. Ул риза булса...
Риза, Анна апа, риза. Шундый авырлыклар күреп, гомер көзендә матур гына яши башлагач, ялгыз калуы бик авыр бит. Ир бирмәк җан бирмәк дип, әле читкә йөргәненә кайгыра, ә чыгып китсә. Чыгып китсә уйларга да куркыныч , Анна апа.
Аңлыйм, авыр. Үзем яшьтән тол калдым. Ялгызлыкның ни икәнен биик әйбәт беләм, сеңлем.
Шулай булгач, Анна апа, әйдә, теге әйткән вариантыңны эшләп карыйк. Күпме акча кирәк. Ансын гына табарбыз, Илүс кенә өйдә калсын.
Син сеңлем, күреп торам, чын дус.Бу заманада мондый дуслык сирәк күренеш ул хәзер. Көнчеләр, дошманнар белән дөнья тулган. Тәк вәт, эшләп карарга була. Ләкин...
Нәрсә ләкин. Анна апа, нигә һаман-һаман сузасың соң. Тот та әйт. Я була диген, я юк. Нәрсә булса да була инде, бер нишләр хәл юк.
Була ул, исемең ничек әле синең? Кергәч тә әллә нишләп киттем шунда, сорамадым. Алия дисеңме? Ә-ә, Галия. Тәк вәт, Галия. Тыңла да, дустың белән киңәш. Ул риза булса, килерсез. Эшләп карармын.
Әйе, тыңлыйм, Анна апа. Әйтегез, нишләргә кирәк?
Сезгә бернишләргә дә кирәкми, Галия сеңлем. Мин үзем эшлим аны. Ни дисәң дә рәтен беләм. Ләкин.. Анна тагын сүзен әйтергә теләмичә беразга тукталып калды. Ләкин...
И-и, Анна апа, дип сабырлыгы бетеп урыныннан торды Галия. Теге уйнаш үзегезне дә бозган бугай инде,диде ул, ачуы килеп. Булмаса булмый дип әйт инде.
Утыр! Булмый дип әйтмәгәнмендер бит. Просто авыр. Әйтүе авыр.Син дә сразы юк,димә, уйлашыгыз. Киңәшегез дигәндәй. Менә болай бит әле ул. Мин ирнең бозыгын чыгарырмын кәнишне , ну менә ...

Дәвамы бар.

Автор Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

 
Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: