Сельские нивы
-2 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
7 Ноября , 12:00

Мин еламыйм, йөрәк елый

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова. 3 бүлек. Бәлки, төп өйдә калган булсалар, Ләйсәнияләрнең дә тормышлары бөтенләй башка борылыш алган булыр иде лә. Кем белә, әни кеше барыбер баласын бәхетле булсын дип үстерә бит. Киңәшләрен бирер иде, яраткан киленен дә яклап,нахакка рәнҗетүдән саклаган булыр иде .

Мин еламыйм, йөрәк елый
Мин еламыйм, йөрәк елый

Бәлки, төп өйдә калган булсалар, Ләйсәнияләрнең дә тормышлары бөтенләй башка борылыш алган булыр иде лә. Кем белә, әни кеше барыбер баласын бәхетле булсын дип үстерә бит. Киңәшләрен бирер иде, яраткан киленен дә яклап,нахакка рәнҗетүдән саклаган булыр иде . Ләкин, кызганычка каршы дикме соң, язмыш Илүсне әбисе йортына алып килеп урнаштыра да, борынгыдан килгән йола буенча, олы малай белән килен кеше яңа нигезгә күченеп яши башлыйлар. Ялларда ике якны тигез күреп, авылга да эзне суытмыйлар. Ике арада автобус йөреп тора, ара да әллә ни ерак түгел.
Әнә шулай матур гына тормыш корып җибәрә яшьләр. Эштән кайткач Ләйсәния өйдәге хатын кыз эшләре белән мәж килсә, ире урамда эшли. Кагасын кага, сүтәсен сүтә. Өй чиста, пөхтә Ашарга әзер. Илүс үзе дә хатын дип кенә тора. Эштән әз генә алдан бушаса да, Ләйсәнияне тизрәк эшеннән каршыларга ашыга.
Менә бүген дә, эш сәгате бетәргә ун унбиш минут кала, ишек төбендә Илүсне күреп, елмаеп куйды Фәүзия апалары. Әле ярый, Ләйсәнгә хурлап атмадык диде ул, Ләйсәния икенче бүлмәгә кереп чыккан арада. Күрдегез, кайсыбызның ире шулай ишек төбеннән каршы ала, ә?
Ләкин, менә Илүснең генә, хатынын хөрмәт итеп кенә түгел, ә шунда эшләүче монтёр егетләрдән көнләшеп килеп басканын эштәгеләр түгел, Ләйсәния дә белми әле ул чакта. Җилдән дә көнләшәм дигән яман гадәтенең юл башы шулай башланып китә ирнең.
Дөрес, бу хакта яшерергә үзендә көч таба әле Илүс. Матур гына монтёр егетләргә дә ихтибар итмәгән булып кылана ул . Ара тирә очраган бик матур телефончы егет Маратны да күрмәмешкә салыша . Шулай да бер каршы алганда түзми, хатыны белән сөйләшеп чыккан ир турында сүз кузгалтып ала Илүс.
Немец мәллә бу, Ләйсән ди ул, урамның икенче ягына таба киткән иргә ымлап. Үзе озын, үзе сары чәчле. Күзләре дә әле...
Әйе күзләре дә зәңгәр. Ләйсәния көлеп, иренең кулыннан кысты. Тавышлама, безнең яңа начальник бит ул, диде ул, ир киткән якка ым кагып. Чынлап та бик таләпчән, кырыс булып чыкты әле ул.
Күзләре дә зәңгәр дисең инде алайса. Ә минеке кара. Әллә зәңгәр күзле ирләр күбрәк ошый инде сиңа , матурым.
Ләйсәния иренең матурым сүзенә басым ясап, көлеп куйганына сискәнеп, әллә нишләп куйды. Көнләшә, шуңа туры өйгә кайтмыйча монда килә дә инде , дигән уй яшен тизлегендә баш миен бораулап алды аның .Егет вакытта әйткән, җилдән дә көнләшәм, дигән сүзләре исенә төшеп, йөрәгенә ук булып килеп кадалдылар .
Белмим бу хакта уйланганым юк, диде ул коры гына. Әбиемнең дә чәчләре сары, күзләре төнге күктәй зәңгәр иде.
Ә миңа сары чәчлеләр бөтенләй ошамыйлар. Фуу.. Егетләрнең блондинка дигән булып исләре китә. Кай төшләре матур инде, йә. Теге сары колга матурмы? Начальник булгач мужет яраталардыр инде үзен , кәнишне .
Ләйсәния, якынлашып килүче автобусны күреп адымын кызулатты.
Автобус килә, диде ул, иренә ачуы килеп. Ике тукталыш кына булса да, әйдә утырыйк. Өйгә кайтып чәй куйган булсаң шунда Илүс...
Ярар, хатын, ярар, башка вакытта шулай итәрмен, яме..
Ирнең каршы әйтәсе килгән сүзләре күп булса да, эндәшмәде. Ничек итсә итте, сабырлыгын эшкә җигеп түзеп калды ул бу юлы.
Мин сиңа күңелле булсын дип кенә тырышып йөргән булам. Бүтән чакта өйгә кайтып ашарга әзерләрмен алайса .
Рәхмәт. Ансы ук булмаса да ярый. Чәй куйсаң җитә. Ул арада тынычланып өлгергән Ләйсәния елмаеп иренә елышты. Ике тукталыш инде ул,хатыныңны урлап китмәсләр, диде ул пышылдап. Синнән башка кемгә кирәк булыйм инде?
Чынлап, шул көннән башлап, Илүс почтага килеп йөрүдән туктады.
Кире беткән кәҗә инде син хатын диде ул, туры ярып. Берәү булса, ире каршы алганга сөенер иде, син каршы килеп торасың.
Синең өчен борчылам бит. Арган килеш туры өйгә кайтмыйча, интегеп йөрмәсен дим.
Рәхмәт матурым. Иреңне кайгыртып кына торасың инде менә .
Яратам бит инде үзеңне, Илүс. Синнән башка кемне кайгыртыйм ди...
Мин дә яратам сине,белмәсәң бел.
Әнә шулай уены-чыны белән көлешеп, матур гына яшәүләрен дәвам итте алар. Ара тирә шалтыраган савыт-сабага ватылырга ирек куймыйча, үзләрен тиз кулга алдылар. Егет белән кыз сыман әле һаман да җитәкләшеп төнге урамны әйләнделәр.
Эштә дә Ләйсәнияне күптән үз итсәләр, бик тиздән Илүс тә үз эшенең остасына әйләнде. Товарларын вакытында тапшырып, отчетларын тиененә хәтле төгәл эшләп тапшырды. Һәр кибеткә нинди товар кирәген белеп, шуларны алып килергә тырышты.
Дәрәҗәләрен белеп матур гына эшкә барды алар . Ялларда күңелле итеп авылга кайттылар, йорт җирләрен карадылар. Күрше тирәләр дә моңа кадәр буш торган өйнең тәрәзәләрендә ут балкыганга сөенеп туймады . Шулай булмый ни, утсыз кара тәрәзәләреннән шом бөркелеп торган өйдә утлар кабыну җанга рәхәт шул ул. Җитмәсә әле, әнә нинди акыллы, ярдәмчел күрше булды Илүс белән Ләйсәния.
Шулай да, күпләр бу матур гаиләгә сокланып караса, юк юкта көнләшүчеләр дә очрап куйды. Арада, И-и, җете кызыл тиз уңа диләр инде, бәхетләре гомерлек була күрсен Раббым, дип читтән генә күзәтүчеләр дә булмады түгел .
Ә бер көнне уйлап та тормаганда, Ләйсәния үзенең авырга узганын белеп алды. Нишләргә белмәде ул бу минутларда. Үзен әллә нинди рәхәт хисләр урап алды. Шатлыктан колакларына кадәр кызыштылар.
Менә нинди бәхет, диде ул, иренең эштән кайтканын көтеп. Тиздән балабыз туачак, И-и, Аллаһка шөкер. Кыз булыр микән, малаймы.. Илүс тә сөенер инде, әнә бит кеше балаларына да ничек яратып карый.
Ләйсәния шулай үзе белән үзе сөйләшеп алды да, тиз генә бәйрәм өстәле әзерләргә кереште. Суыткычта һәрчак әзер торган камырын, турап куйган итен алып, кечкенә генә бәлеш ясап куйды. Туйга бүләк иткән матур савыт-сабаларны бер кат су белән чайкап өстәлгә тезде. Арганын да сизмәде ул, вакытны да. Җырлый-җырлый эшләвен белде. Үзендә ниндидер бер илаһи көч, җиңеллек тойды Ләйсәния. Әйтерсең лә аның өчен башка берәү эшли хәзер. Башка берәү аның белән идарә итә . Ә ул нишләгәнен дә белмичә сөенә сөенә йөри әнә . Шулай, аның бу халәтен бала көтеп көтеп аптырап йөргәндә, авырга узган хатын-кызлар бик яхшы анлыйдыр. Бу хисләрне язып кына аңлатып та булмый. Ниндидер бер серле, бөек хисләр бу. Балам туачак, тиздән Аллаһ бирсә, безнең дә балабыз булачак.
Шушы сүзләрне репетиция алдыннан сүзләрен кабатлаган артистлар сыман ничә тапкыр кабатлады микән Ләйсәния дә. Менә өйгә тәмле бәлеш исе таралды, шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй кар бөртекләре тәрәзә пыяласына кагылдылар.
Сәгать ничә соң әле, кайда йөри инде бу әтисе? Ниһаять, Ләйсәния айнып киткәндәй, елмаеп сәгатькә күз ташлады.
Вәәт син аны, ә? Башка вакытта шимбә көннәрдә әллә нигә бер бара иде. Бүген менә үч иткәндәй соңга да калды әле.
Әәй, кызым, кайчан кайта инде бу әтиең?диде ул эчен сыйпап. Әйдә әле, урамга чыгып керик әле. Тәәк, өскә кияргә кирәк, туңа күрмә балам.
Ләкин, Ләйсән, элгечтә торган җылы бишмәтен кулына алам дигәндә генә, капка ачылган тавыш ишетелеп, Илүс үзе дә кайтып керде.
Хатыын, бездән киләме соң ул тәмле ис, күршеләр пешерәме? диде ул, ишекне киң ачып. Бер авыл кибетенә барганда машина ватылып, туңып беттек. Тамак та ачты.
Матурым, әллә камыр ашы пешердең инде. Бик тәмле ис чыккан. Ааах..
Пешердем, пешердем... Ләйсәния серле елмаеп, иренең кыска тунын элгечкә элде. Бар әйдә юынып ал да, ашарбыз. Безнең дә тамак ачты.
Безнең дә? Илүс пышылдауга күчеп, хатынына карады. Әллә кунак бармы? диде ул, аптырап. Кемнәр килде?
Килмәде әле. Көтәбез генә.
Шулай дип, Ләйсәния, әзер бәлешен күтәреп, түрдә әзерләнгән өстәл уртасына куйды. Әйдә, Илүс, бүген зал ягында ашыйк әле.
Көтмибез мени, хатын? Нинди кунак киләсе дигән идең соң?
Әле тиз генә килми ул матурым, тугыз ай көтмичә булмас.
Тугыз ай? Аллаһым, бик озак бит ул. Әллә, тукта әле, тукта.. Матурым?
Әйе, Илүс, безнең балабыз булачак ...
Балабыыз?.. Вәәт, кунак бу, Ләйсән. Чынлапмы, димәк үзебез кебек кап кара бер матур малай кунакка киләчәк.
Әйе, Аллаһ бирса, килергә чыккан инде. Ләйсәния, бәлеш өстен ачып иренә елмайды. Ә кыз булса,диде ул, йомшак кына пешкән бәлеш камырын бер тәлинкәгә тезеп. Ә кара булмаса?
Син нәрсә инде матурым, ике чегәннән урыс малае тумас бит инде. Малайлар туса, алар күбрәк әниләренә охшап туалар бит. Безнеке дә синең кебек бик матур, кара малай булыр, күрерсең әле Аллаһ бирсә.
Ярар, ярар, аша әйдә. Нинди генә булса да сау-сәламәт булып тусын.
Шул көннән башлап, тормышлары бөтенләй икенче юнәлеш алды Илүс белән Ләйсәниянең. Хәзер ни генә сөйләшсәләр дә сүзнең башы туачак балага килеп төртелде. Кыз булса кем кушарбыз, малай туса Рәис кушарбызмы, әллә Илһаммы..
Кемгә охшар, күзләре нинди булыр.

Дәвамы бар.

Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.

 

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: