Үкенерсең син дә, тик соң булыр,
Очрашкан юк инде күпкәннән.
Исләреңә бер төшәрмен әле,
Бер эзләрсең әле үткәннән.
Җәйге авыл иртәсе. Әкрен генә, алсуланып кояш күтәрелеп килә. Әле яңа гына уянып килгән авыл өстен таллыкта өздереп сайраган кошлар тавышы урап алган. Чуут чут.. Чут чут..
Тыңлап торсаң исең китәрлек. Шушы йөрәк кылларын тарткан тавышларга күпме сихри моң, үзәкләрне өзәрдәй күпме сагыш сыйган. Әйе, әйе,нәкъ менә шулай. Сагыш - сөенечләр, кайгы - шатлыклар. Чөнки моңланган кошлар тавышын һәркем үзенчә кабул итә, үзенчә аңлый бит ул. Йөрәкләре сөенеп типкән кешеләргә кошлар да шулай сайрыйдыр булып тоелса, ялгызлар өчен... Ә ялгызлар өчен тирән сагышларга күмәрдәй моң чыганагы,озак еллар дәвамында онытырга теләгән хатирәләрнең астын өскә китергән уйларның башы бу сайрау тавышы.
Чут-чут, чуут - чут... Ээх, узыша узыша сайраган шушы кошларның телләрен аңлый алсаң иде лә икән ул. Юк шул, юк. Без бары алар куйган концертны тыңлап сөенәбез, моңланабыз. Үзебез дә сизмичә узып барган гомер йомгагын сүтәбез. Чын күңелдән тыңлап торсаң, нидер сөйлиләр, нидер аңлатырга телиләр сыман бит бу сайрар, нәни кошлар. Берәү дә кабатлый алмаслык югары ноталар, гасырлар буе кабатланып килгән, үзәк өзгеч сихри моң, йөрәкләргә көч биргән дәртле көйләр . Ә шушы канатлы дусларыбыз булмаса, безнең тормыш бөтенләй башка төсмер алган булыр идеме? Сыерчыклар, сандугачлар, хәттә гади генә чыпчыкларыбыздан башка яшәүне күз алдына да китереп булмый бит. Ә пар аккошлар? Җырларда җырланган гүзәл, серле пар аккошлар. Кемнәр генә аларга карап сокланмый, пар аккошлар сыман тугры булып яшәргә теләми микән соң ул? Ләкин, карга теләп кар яумый дип, без теләп кенә үзебезчә генә яшәп булмый икән әле ул.Булмыый.. Язмыш дигәннәре дә бар бит әле якты дөньяда. Язмыыш...
Нигә язмыш безгә кырыс булды, ник аерды безнең юлларны.Япа ялгыз инде ничә еллар... Әй бер Аллаһым, кабатламыйм шушы җырны дип, йөз әйттем бит югыйсә. Каян килеп һаман телгә килә соң әле бу юллар. Тфү...
Яше әле яңа 55 не узып барган Ләйсәния кызу адымнар белән бәрәңге ызанынан төшеп, бакча башындагы яшел чирәмгә килеп утырды. Ялгыз түгел, нигә ялгыз булыйм ди? Минем дә пар канатларым бар. Бер канатым улым булса, икенче канатым кызым. Нәрсә дисең, сандугач?
Ләйсәния әле яңа гына сизгәндәй, көмеш чыкны сыпырып җәһәт кенә урыныннан торды. Вәәт җүләрне син аны, диде ул күлмәк итәкләрен тоткалап. Тагын юешләндем инде. Син хатын, беренче көн дөньяга килгән кеше кебек. Бөтен бер дөнья иртәнге чыкка төренгән, ә син сизмисең дә, күрмисең дә. Вәәт син аны, ә?
Ләйсәния, бакча башындагы читәнгә таянып бераз уйланып алды да, хисләрен аңлатырга теләгәндәй кабат кошларга эндәште.
Ялгыз калдың , ялгыз, дисең инде алайса ?диде ул әкрен генә. Юк сандугачым, ялгышасың. Ялгыз түгел мин. Әнә үзең күреп торасың бит. Ялларда яныма балалар кайта. Дөрес, атна саен булмаса да кайталар. Шәһәр дә әллә ни ерак түгел үзе. Ләкин менә... Ләкин..
Ләйсәния, таллыкта өздергән кошларның үзләрен күрергә теләгәндәй,моң тулы карашын тирбәлгән агачларга төбәде. Ә бәлки сез хаклыдыр да. Ялгыз авыр икән шул , бик авыр кошларым.. Мин дә кияүгә чыкканда, тормышым мондый юнәлеш алыр дип уйламаган идем. Ээх, ялгызлык - явызлык дип, юкка гына әйтмәгәннәрдер шул..
Шулай дип, ул юешләнеп өлгергән күлмәк итәкләрен сыпырып уйланып торды да, өенә таба атлады.
Бик күп газаплар китерден шул, Илүс. Биик күп.. Ашыгулар ялгышуга илтә дип, әллә ялгыштым инде,әллә язмышыма шулай язылган булдымы?.. .
Язмышмы,ялгышмы аерылдык
Үкенечләр калды йөрәктә..
Яшь хатын авыз эченнән көйләп,тагын бер таллыкка үзәк өзгеч караш ташлады да, бакчаларына аркылы салынган абзар ишегеннән эчкә узды.
Гомер көзләренә кергәндә сыңар канат белән каңгырып яшәрмен дип бер дә уйламаган идем , диде ул, үзе белән үзе сөйләшеп. Ялгыз түгел дип тә , болай гына әйтәм инде. Ялгыз шул, ялгыз. Балаларның үз тормышы, үз дөньясы.Эшлиселәре, дөнья көтәселәре бар. Я, бер Аллаһым.. Сабыр рахман..
Әнә шулай, йөрәге әрнүгә түзәр хәле калмаганда, бәрәңге бакчасына терәлеп үскән таллыкка төшеп менә Ләйсәния. Монда кошлар белән серләшеп җанына юаныч таба, кайгы хәсрәтен горур талларга сөйләп күз яшьләрен сөртә . Ә инде боргаланып аккан нәни генә инеш шул яшьләрне үзенә сеңдереп тын гына ага да ага.
Ә кайгы хәсрәтләр кызганычка каршы күп булды аның тормыш юлында. Явыз иреннән качып, шушы таллыкта дер калтырап чыккан төннәре дә булмады түгел, булды. Башына төшкән йодрыкларны да санап китсәң, бармаклар җитмәс.
Ләкин нишләтәсең, борынгылар әйтмешли, бәхетеңне керпе бер чәнчесә, гомер буе чәнчеп тора дип, бәхете чәнечкеле булды шул Ләйсәниянең.
Үсмер чакта исерек әтисеннән михнәт күрсә, тормышка чыгып матур гына яшәп ятканда, иренең көнләшеп үзәккә үтүләре, хыянәте җанын кыйды.
Ә бит югыйсә, алар кебек матур парлар гөрләп торган зур авылда сирәк кебек иде. Ул елларда нәфис гәүдәле, чегән кызы кебек кап кара Ләйсәния белән, әллә ни матур булмаса да сөйкемле Илүсне пар аккошларга тиңләгән иде авыл халкы.
Гомер буе исерек ата белән интектеләр, Аллаһка шөкер, хет хәзер бәхете булды дип кыз өчен сөенеп туймаган иде алар.Менә ничек килеп чыкты бит .. Шулайдыр инде ул, бер бәхетсез гел бәхетсез диип..
Ә мәктәп елларында Ләйсәния артыннан ничек итеп йөргән иде Илүс. Кызны үзенә каратканчы күпме тир түгәргә туры килгән иде аңа. Яшь чакларда ук бик күп егетләрне гашыйк иткән гүзәл Ләйсәния,егетне янына китермичә озак йөрткән иде шул. Әллә егетнең артык мин минлеге, әллә кырыслыгы комачау иттеме, Илүс озатып кайтканын күрсә, клубка ук терәлеп торган әбиләренең өенә кереп качар иде ул. Аннары әбисе белән көлешеп өенә кайтып китәрләр иде.
Ләкин, шулай да, үз сүзен сүз итәргә күнеккән егет, йөри торгач барыбер морадына ирешеп, Ләйсәниянең пары булып куйды ул чакта . Кызык, әле кыз үзе дә егеткә гашыйк булганын аңлап алды бит. Баксаң ул да Илүсне яраткан, әбиләренә качып керүе дә юри генә, егетне котырту өчен генә булган түгелме соң әнә.
Ни генә булмасын, тиздән Илүс белән Ләйсәния матур бер пар булып йөреп киттеләр.Авыл урамнары буйлап төнге күккә сокланып йөргән парлар арасына хәзер алар да өстәлде.
Әйе, мәхәббәт дигәннәре синнән сорап тормый шул. Язгы ташкын булып ургылып килеп керә дә, бәхеткә күмә икән ул. Елмайта, җырлата. Төннәр буе йоклый алмыйча уйланырга мәҗбүр итә.
Бер ара тартышып йөргән Ләйсәния дә баш аягы белән әлеге дә баягы бәхет күленә чумды. Бала чактан ук тавыштан гарык булып, елгадай күз яшьләрен түккән кызга әйтерсең лә канатлар үсеп, йөрәген хисләр ташкыны урап алды. Сөенеп көннәрне уздырды, дулкынланып төннәрне көтеп алды ул. Бәхетләре йөзләренә чыккан яшьләргә кемдер сокланып карады, кемдер көнләшеп дигәндәй . Ләкин ни генә булмасын, Илүс белән Ләйсәниянең инде бернигә дә исләре китеп тормады. Иң мөһиме алар бергә бәхетле , берсен берсе яраталар. Жених и невеста, жених и невеста дип үртәләп йөгергән бала чагаларга бармак янаган булсалар да, эчтән генә икесе дә моның шулай булуын телиләр.
Яшьләрнең әти әниләре дә, балаларының бәхетле йөзләрен күреп, сөенеп туймады. Сөбханаллах, күзләр генә тимәсен дип, бәхет юрады алар. Илүснең генә бераз кызулыгы бар кәнишне, өйләнгәч басылыр әле.
Әнә шулай әкрен генә гомер сәгатьләре алга йөгерде. Бәхетлеләр сәгатькә карамый дигәндәй, вакытның ничек узганын да сизмичә калды яшьләр. Әле яңа гына Илүс армиягә киткәч, ике ел күрешмичә ничек түзәрбез дип йөргәннәр иде, баксаң инде әнә икесе дә техникум бетереп, эшкә дә урнашканнар икән бит.
Ләйсәния элемтә техникумын бетереп, почта бүлегендә эшләп йөрсә, тиздән Илүс тә кооператив техникумын бетереп райпо системасына экспедитор булып урнашып кайтты.
Һәм көннәрдән бер көнне ниһаять уртак гаилә корырга карар кылды алар. Укыйсы юк, эшебез бар, диде Илүс, бер кичтә. Миңа кияүгә чык, Ләйсән. Мәрхүмә әбиемнең өе буш тора, бераз ремонт ясап шунда яшәрбез. Эшкә дә якын, район үзәгендә үк бит . Инде болай да биик озак йөрдек.
И-и, биш-алты ел күп мени инде ул дип көлде Ләйсәния. Менә алтмыш ел бергә торгач, күп тордык дип әйтерсең Аллаһ бирсә.
Алтмыш ел ук булыр микән?..
Ә нигә булмасын.. Яшибез әле, Илүс. Минем дә бәхетле булырга хакым бардыр бит.
Димәк, сөйләштек. Көзгә туй..
Илүс көчле куллары белән кызны үзенә тартты. Син хәзер минеке матурым, диде ул, кызның берәү дә кагылмаган иреннәренә үрелеп. Минеке генә...
Бер мизгелгә алар өчен дөнья туктап калгандай булды. Төнге күктә бары тик күп тарихлар шаһиты булган алтын ай тибрәлде, сәләм юллап йолдызлар җемелдәделәр.
Мин сине яратам, диде егет, кызның сибелеп төшкән кара чәчләреннән сыйпап. Шуңа менә искән җилдән дә көнләшәм инде.
Искән җилдән? Ләйсәния ток суккандай тартылып Илүснең кочагыннан чыкты. Алайса җил белән сугышып йөрерсең мени инде? диде ул, аптырап. Алай ярамый, Илүс. Әти дә эчеп кайткан саен, әнине кыйный иде. Имеш янына күрше кергән, имеш берәүне күрер өчен сарык эзләгән булып йөргәнсең. Безгә дә эләгә иде аннары. Салкын мунчада, бәрәңге бакчаларында күп качып яттык инде без. Синең дә шундый булуыңны теләмим, яме Илүс. Андый гадәтең бар икән, мин сиңа кияүгә чыкмыйм.
Я-Ә, инде матурым, бигрәк тә тиз үпкәлисең инде үзең. Мин бит егетләрдән көнләшәм димәдем.
Илүс, кызны җитәкләп, әкрен генә алга тартты. Мин бит, Ләйсәния җилләрдән көнләшәм диде ул, мут елмаеп . Китегез әле, кемгә әйтәм.Минем матурым янында исмәгез. Егет кулларын изәп талгын гына искән җилне куган булды. Көш.. Ләйсән янында бөтерелмәгез, болай да мин югында үбеп йөрисез.
Шул кызыкмы инде сиңа? Ләйсән егет кулыннан ычкынып, аның каршына килеп басты...
Юук, Илүс,диде ул ныклы карарга килеп. Алайса юук ...
Дәвамы бар...
Автор: Альфира Кадырова-Гайфутдинова.