– Яратам бит мин сине, акбаш, кайчан башланганын
үзем дә хәтерләмим. Тик син миңа кояш белән һава кебек
кирәк.
– Ә Гөлназ?
– Сез бит икегез бер, сезне аерым-аерым яратып булмый. Без ике көн тәрәзә төбендә басып, сине көттек. Бала
сине сагынып елады, мин көнчелектән... Катя янындадыр
дип уйладым...
– Гүзәл, мин авылда булдым, әни авыр хәлдә, Казанга илттем. Бүген менә синең янда ятып соңга калам инде.
Эштән күп нәрсә юк. Сез, кызлар, икәү генә яшәп торыгыз
инде.
Рөстәм көн чапты, төн чапты. Илшат абыйсы да чыкты
ярдәмгә. Бер атна дигәндә Әлфияне операцияга алып кереп
киттеләр. Заһир белән Рөстәм һәр минутны санап, ишек
төбендә үткәрделәр. Һәркайсы белгәнен укырга тырышты.
Авылдан Әлфис ярты сәгать саен шалтыратты.
Биш сәгатькә сузылган операция тәмамланды. Манма
тиргә батып чыккан хирург:
– Яман шешен алып атарга туры килде, химанализларны көтәргә кирәк, – диде.
Өч көн аны көттеләр, җаннары чыга язды. Өч көннән
соң реанимациядән палатага күчерделәр. Әниләрен исән
күрү шатлыгы бар дөньяларын оныттырды. Заһир белән
Рөстәм икесе ике ягыннан утырып, сорау яудырдылар.
– Балалар, нигә әтиегезне алып кермисез? Таба алмыйча
аптырап йөри бит, – диде Әлфия.
– Әни, ул авылда бит.
– И балалар, түзәме соң инде?!
Чынлап та, ишек ачылды да ишектә әтиләренең башы
күренде. Танырга тырышып бераз карап торгач, эчкә узды,
малайлар берсүзсез торып урын бирделәр. Әтиләре шулчаклы картайган соңгы араларда. Ул берсүзсез хатыны янына
килеп утырды да көчкә:
– Хәлең ничек, анасы? Мине сагынып интегәсеңдер
дип, үзем килдем менә, – дигән булды. Икесенең дә күзләрендә яшь ялтырады.
– Килеп дөрес эшләгәнсең, әтисе. Балаларның үз эшләре җитәрлек, берничә көн минем янда булырсың.
Яшьләр картларның үзара гөрләшүләренә комачауламыйк дип, бер читкә торып бастылар.
– Әйтсә, үзем алып килә идем бит инде, тәки түзмәгән, –
дип куйды Рөстәм. Палатага ак халат һәм ак калфактан бик
чибәр кыз килеп керде. Рөстәм белән Заһир читкә тайпылып
юл бирделәр. Кыз Заһирга бер караш ташлап алды.
– Бигрәк күбәеп киткәнсез түгелме соң? Чыгып торыгыз, уколлар ясарга кирәк.
– Улларым килгән, менә әтисе дә килеп җиткән, – диде
Әлфия хәлсез генә тавыш белән.
– Бу сезнең улларыгызмы, Әлфия апа, ник берсе кара,
берсе ак соң аларның?
– Мин үзем дә ак бит, әтисенеке кара иде, хәзер инде
агарып бетте. Син аның агына карама, анысы өйләнгән, син
менә карасына кара, ул әле өйләнмәгән.
Кыз кабат күтәрелеп карады да кызарып башын аска
иде.
– Ярый, шулай да чыгып торыгыз.
Коридорга чыккач, Рөстәм Заһирның кабыргасына төртте.
– Шәп, бар да урынында. Абый, әллә чамалыйсыңмы?
– Куй әле, – дигән булды, үзе кызарды.
– Тукта, әти, син кайчан нәрсә белән килдең? – диде
Рөстәм.
– Мин кичә үк килдем инде. Өйдә түзеп булмады. Ни
булса да үзем калам янында.
– Мин монда бит, дәрестән соң килеп карап йөрермен.
– Үз хатыннарыгызны карарсыз, үз хатынымны үзем
карыйм.
– Әти, аңладык сине, үз ихтыярың, – дип куйды
Рөстәм.
Бәхетсезлек килмәсә, бәхетнең ни икәнен белмәс идең,
дигән кемдер. Әлфиянең авыр чире гаилә алдына зур сынаулар китереп куйды. Менә шунда күренә дә инде гаиләнең
ныклыгы да, тәрбиясе дә. Әлфияне гаиләсе бер генә көнгә
дә ялгыз калдырмады. Авыр уйлардан, төшенкелеккә бирелүдән саклап калды. Операция яхшы гына үтсә дә, химиясез котылып булмады. Авыр-авыр өч химия алырга туры
килде. Йөзе агарып, чәчләре коелып, яңадан үсте. Илдус
хатынын бала урынына карады. Врачлар, куркыныч артта
калды, дигәч, сөенечтән икәү кочаклашып еладылар. «Без
җиңдек, без барысын да җиңдек. Тормыш сынауларын да,
чирләрен дә, сихерләрен дә. Ах син, язмыш, җилгә элгән
чүпрәк урынына җилтерәттең!»
Рөстәм артта утырган әнисе белән әтисенә елмаеп-елмаеп алды. Бер-берсенә ябышканнар да тып-тын утыралар,
алар сөйләшми дә аңлашалар, аларга шулай утыру гына да
рәхәттер, күрәсең. Рөстәмгә дә рәхәт, ул да бәхетле. Аның да
хәзер гаиләсе түгәрәк, әнисе исән-сау терелде, әтисе белән
уртак тел тапты.
Заһир абыйсы бик кыюсыз, оялчан булып чыкты. Рөстәм
теге кызның колагына берничә сүз пышылдады. Ул кинәт
кенә Заһирга борылып карады. Ә ул кызлардан да болай кызарып чыкты. Коридорга чыккач:
– Нәрсә дидең, ник миңа алай карады ул? – дип ябышты
абыйсы.
– Абый сине эштән соң кинога чакыра, дидем.
– Хәзер нишләргә инде?
– Абый, бигрәк кызлар кебексең. Соң, шунда гына көтеп
тор, үзе киләчәк, менә күр дә тор. Синең кебек егетләр җирдә
аунап ятмыйлар. – Заһир башын кашыды. Күренеп тора, кыз
ошый аңа. – Болай оялчан булсаң, утырып каласың.
Алар икәүләшеп рәхәтләнеп көлеп җибәрделәр. Чынлап
та, теге кыз эше бетү белән Заһир янына үзе килеп басты:
– Киттекме? – диде.
– Менә шулай, – диде Рөстәм һәм елмаеп озатып калды.
* * *
Рөстәм үзенекеләрне җәйге каникулга авылга кайтарып куйды. Гөлназның садигы да җәйге ремонтка ябылды.
Әлфияне больницадан чыгарганчы Илдус кайтып китмәде,
шунда идәндә йоклап, саклап ятты. Чыгар көн дә килеп
җитте, Рөстәм алырга үзе килде. Кичкелеккә генә кайтып
җиттеләр. Капкадан кергәндә каршыларына Гөлназ йөгереп
чыкты. Рөстәм аптырап китте. Бала йөгереп килеп әтисен
кочаклап алды.
– Әтием, әтием! – дип чуп-чуп үпте.
– Син монда нишлисең, әниең кая?
– Тегендә, әйдә күрсәтәм, – дип сарайлар ягына тартты.
Җәйге кардада Гүзәл сыер сава, Әдилә койрыгыннан тотып
утыра. Икәү көлешә-көлешә сөйләшәләр.
– Авылда ферма ачарга кирәк, килешә икән үзеңә сыер
саву.
Гүзәл кызарынып китте дә бозларыңны эретерлек итеп
елмайды.
– Син көтүче булсаң, мин доярка булам.
Өй эче гөрләп торды. Юлдан арып кайткан Әлфия ятып
торды. Гүзәл акрын гына янына кереп утырды, берсүзсез
генә кулыннан сыйпады.
– Хәлең ничек, Әлфия апа? – диде йомшак кына. Әлфия
елмаеп килененең аркасыннан сөйде.
– Яхшы, балам, яхшы иткәнсең килеп. Бар да яхшы
булыр, кая, кара әле күземә. – Гүзәл матур зәңгәр күзләрен
күтәреп карады. – О-о, озакламый улыбыз туачак икән бит!
Сөендердеңме соң әле әтисен?
– Юк әле, әйтмәдем.
– Ә ник болай моңсу?
– Ул мине яратмый, башканы ярата.
– Ул сине яратырга курка, синең үзгәрүеңә ышанмый,
син бит бик җиңел карыйсың мәхәббәткә. Дөресен генә әйт,
аннан бала табасың киләме? Ак башлы малай туачак, син
шул баланы яратырга әзерме?
– Мин әзер дә ул, тик аңа ничек аңлатыйм? Мин аны
шундый көнлим, шундый сагынам, ә ул утырып сөйләшергә
дә вакыт тапмый.
Әлфия бик канәгать елмайды.
– Андыйларны тотарга көч кирәк, үзең сайлаган язмыш.
Син уен гына уйнамакчы идең дә, ә Ходай үзенчә кылды. Ал,
ярат, яраттыр, ул синеке.
– Минем өметем бармы соң?
– Ул да шулай дип уйлый бит, аңлашыгыз.
Әдилә кереп әнисенең муенына сарылды.
– Әнием, алтыным, берүк бүтән чирли күрмә! Өйдә синсез бер ямь юк, салкын, буш, ризык та ашыйсы килми, ярый
әле Гүзәл апа килеп торды.
Рөстәм дә әнисе янына керде.
– Әни, мин мунча кереп чыгам да китәм, Илшат абый
иртән иртүк килеп җитәргә кушты.
– Кунар идегез, улым, Гүзәл белән бергәләп мунча кереп
чыгыгыз да ятып йоклагыз, иртән китәрсең.
– Юк, бүген китәргә кирәк.
Гүзәл шым гына торды да чыгып китте, күңеле кителде,
елыйсы килде. Катя көтә, шуңа китә, дип уйлады. Көнчелек
аны эчтән корт булып кимерде. Йортта уйнап йөргән Гөлназны алып, үзләренә кайтып китмәкче булды, ә бала кайтмый,
әти белән кайтам дип тартыша башлады.
– Хатын, кая җыендың? Әни мунча керергә кушты,
әйдә, арканы ышкырсың.
Гүзәл селкенми дә капка төбендә катып калды, күз
яшьләрен күрсәтмәскә тырышты. Шулчак Рөстәм кинәт
күтәрде дә мунчага алып китте.
– Гөлназ, син Әдилә апаң белән мунча кер, син зур кыз
инде.
Рөстәм Гүзәлне мунчага кертеп бастырды.
– Ни булды тагын, кем рәнҗетте минем бәләкәй генә
хатынымны, ник күзләрең мөлдерәп түгелергә тора?
– Мин... мин сине сагындым, ә син китәм дисең.
– Белмим, ышаныргамы, юкмы инде.
Үзе күзләреннән күзләрен алмыйча, Гүзәлнең күлмәген,
эчке киемнәрен ашыкмый гына салдырды. «Мин дә сагындым бит» дияргә көчкә тыелып торды. Гүзәлгә күңелнең
нечкә ягын һич кенә дә күрсәтергә ярамый, ярамый! Ох, ул
зәңгәр күзләрдә шайтан утлары уйный. Турсаеп-күпереп
торган иреннәренә кагылды, тулышкан күкрәк очларына,
шәрә иңбашларына. Рөстәм бар түземлеген җыеп назлады,
ләззәтне сузды. Үзе сорасын, яратам, дисен, бар теләге белән
бирелсен – ул шуны көтте. Әйе, ул каршы килмәде аның
назына, ул да сусаган. Рөстәм Гүзәлнең иягеннән күтәреп
күзләренә карады. Анда күз яшьләре иде.
– Бу ни бу, ник елыйсың? Теләмәсәң, мин кагылмыйм.
Гүзәл аның кулын үзенең корсагына куйды.
– Без монда икәү. Син теләмәсәң, миңа нишләргә? Әниең әйтте, ак башлы малаең үсә, диде.
Бер мизгелгә Рөстәм ни әйтергә белмичә катып калды.
– Ак башлы малай? Ә син телисеңме соң? Син бит акбашларны яратмыйсың.
– Мин... бик тә телим, тик син мине яратмасаң? Сине бу
бала белән генә бәйлисем килми.
Гүзәл башын Рөстәмнең күкрәгенә терәде дә елап җибәрде.
– Ярату газап икән, мин моны элек аңламадым бит.
Мин сине көннәр буе уйлыйм, кулларыңны, иреннәреңне
сагынам. Әллә нинди матур сүзләр әйтеп бетерәм, син генә
ишетмисең.
Рөстәм Гүзәлне алдына утыртты. Ул беренче тапкыр
чын йөрәктән кадерләп, туачак баласының анасы итеп аны
яратып-яратып үпте.
– Гүзәл, Гүзәлем, син теләсәң, мин каршы түгел. Бәлки
яратамдыр да, кем белә әлегә. Һәрхәлдә, мин дә сине шундый сагындым, тик әйтергә генә куркам. Сихерче син, сине
яратмыйча мөмкинме соң?! Тик мәхәббәтне мыскыл итеп
сынарга уйлама. Син сынаганнар безне кичерсеннәр.
* * *
Заһирның диплом алганчы ук кая китәсе билгеле иде.
Шуңа тиз генә Алия белән язылыштылар да тулай торактагы
дуслар белән генә билгеләп үттеләр. Яшь гаиләне Волгоградның хәрби госпиталенә эшкә җибәрделәр. Әлфис белән
Рөстәм аларны озатып калдылар. Әлфис кайчандыр әтисе
укыган институтка укырга керде. Шул ук вакытта Рөстәм
янына эшкә дә йөрде. Рушан бик яхшы иптәш тә, бик тырыш, эшкә җаваплы карый торган кеше булып чыкты. Әхсән
абый бер килгәндә:
– Әллә бөтен авыл монда эшкә күчкән инде? Кая карама, шунда безнекеләр, дип куйды.
– Безнекеләр, бабай, безнекеләр, – диде Рөстәм бабасының җилкәсенә кулын салып. – Ышанычлы кешеләр. Син ни
йомыш белән йөри идең соң әле?
– Теге ике шайтан малае сагындыра бит, шуларны күреп
китим дип китеп барам.
– Алайса, минем ак башлы малайны да күреп чык инде.
Менә, бабай, маңгаен җыерса, гел син була да куя. Әни дә
әйтә, бу икенче Әхсән булачак, ди.
– Ну хитрыйсың да инде, кияү! Бер атналык баланың
кемгә охшаганын каян беләсең ди әле.
– Үзем дә аптырыйм, бер атналык кына – ничек шулай
охшарга була?
– Хе-хе, охшаган, диген. Ярый, синекен дә күреп чыгармын инде. Карале, кияү, сиңа бер соравым бар. Гөлназның
битен нишләттең, миңе кая? – диде пышылдауга күчеп.
Рөстәм бераз эндәшми иренен чәйнәп торды.
– Кояш ашагандыр, әллә кая юкка чыккан да куйган.
– Мин бала түгел бит, нәрсә токмач эләсең?.. Сафуан
асылынган, коткарып калганнар. Бер менгәч, туктамый инде
ул. Соңгы вакытта бик каты эчә иде.
– Бабай, онытыйк, миң дә юк, Сафуан да юк. Мин бар,
минекеләр бар, син бар, синекеләр бар.
* * *
Бабасын озаткач, Рөстәм кабинетына кереп утырды да
уйга чумды. Кирәк бит, бу тормыш ничек борылды. Аның да
тормышы кеше төсле бара түгелме соң? Мөнирә малае дигән
кушаматны да күптән инде ишеткәне юк. Ул бөтен үҗәтлеге
белән шушы тормышка ябышты. Бер нәрсәне аңлый: аның
балалары аның балалыгын кабатларга тиеш түгел. Әнисе
белән тулай торакта яшәгән чаклары исенә төшсә, куырылып
куя. Ни генә күрмәде ул, әтисенә дә ни генә күрсәтмәделәр.
Аларны язмыш ничек кенә сынамаган бит, я Ходай! Әле дә
юлларында яхшы кешеләр очрап, мәрхәмәтеннән ташламаган. Гүзәл Гүзәл инде ул, җебегәннәрне яратмый. Аңа көчле, каты куллы, уңган ир кирәк. Рөстәм моны яхшы аңлый.
Юк, урталай ярылсам да, үземне бетереп атарга, кимсетергә
бирмәм, мине болай гына бөгә алмассың! Шулай да сихерче,
җен, тәки үзен яраттыра белә! Эштән соң сагынып кайта.
Аның бала имезгәнен сәгатьләр буена сокланып карап утырырга да әзер. Беркөнне шулай тыныч кына утырганда Гүзәл
Рөстәмгә күтәрелеп карамый гына:
– Оныта алсаң, оныт теге чакларны, – диде.
– Кайсы чакларны?
– Бала белән төннәр буе интеккәнеңне хәзер генә аңлыйм, сабырлыгың өчен рәхмәт. Исемә төшсә, миңа бик тә
оят булып китә.
Рөстәм Гүзәле белән бергә балаларын кочаклады:
– Мин сезне шундый яратам! Ә малай сиңа охшаган бит,
Гүзәл! Чукынмыш, артык чибәр булыр микән?
– Минем улым бик бәхетле булачак, – диде Гүзәл.
– Тукта, әнигә шалтыратып алыйм әле, нихәлдә икән?..
Әни, хәлләрегез ничек, әти нихәлдә? Бар да яхшымы? Минем бар да яхшы, әни, бар да яхшы...
Зифа Кадырова.
Әсәр тәмам.