Сельские нивы
+1 °С
Облачно
АНТИТЕРРОР
Все новости
Литература
1 Ноября , 09:50

Язмыш сынавы

47 бүлек. – Кыч­кыр­ма, хә­зер авыл хал­кы җы­е­ла!Гүзәл яр­сы­ды, нишләргә бел­мичә күзлә­ре ар­лы-бир­ле йөр­де, үз ачы­шын­нан үзе дә акыл­дан ша­шып кал­ды.– Кыч­кыр­ма, ба­ла то­ра мон­да!

Язмыш сынавы
Язмыш сынавы

– Кыч­кыр­ма, хә­зер авыл хал­кы җы­е­ла!
Гүзәл яр­сы­ды, нишләргә бел­мичә күзлә­ре ар­лы-бир­ле
йөр­де, үз ачы­шын­нан үзе дә акыл­дан ша­шып кал­ды.
– Кыч­кыр­ма, ба­ла то­ра мон­да!
Кап­ка­дан Ил­шат абый­сы йө­ге­реп ки­леп чык­ты.
– Ни бул­ды, ниш­ли­сез, абау, кем бо­лай... – Ил­шат тирәягы­на ка­ран­ды. – Әти, ни бул­ды? – Әти­се дә ап-ак бу­лып
то­ра иде. – Са­фу­ан класс­таш, бәл­ки син аң­ла­тыр­сың?
Ая­гы­на көчкә то­рып бас­кан Са­фу­ан черт итеп җиргә
тө­кер­де, кар алып кан­лы би­тен сөрт­те.
– Аң­ла­там, ник аң­лат­мас­ка, класс­таш. Мин сез­нең бө­тен
нә­се­ле­гез­не кү­рал­мыйм! Белә­сең­ме ни өчен? – Чөн­ки сез кешегә хәсрәт ки­те­рер өчен генә ту­ган­сыз. Ми­нем тор­мы­шым
тор­мыш тү­гел, чөн­ки син бо­зып таш­ла­ган­га мин өйлән­дем.
Го­мер буе шиклә­неп яшим: бәл­ки баш ба­ла да си­не­ке­дер?
Мин аңа ка­ра­ган са­ен си­не уй­лыйм, җай чык­кан са­ен ха­тынны рән­җетәм. Ничәмә ел­лар ха­тын белән без­нең ара­да син
то­ра­сың.
Ил­шат бер кы­зар­ды, бер агар­ды.
– Ми­нем ни га­е­бем бар иде соң, хай­ван? – дип кыч­кырып җибәр­де Гүзәл.
– Си­нең­ме, син, бәләкәй кәнтәй, На­илә сең­лем­нең яшьле­генә аяк чал­дың! Бел­ми ди­сең­ме кем ар­ка­сын­да пси­хуш­калар­да ят­ка­нын? Укый да, эш­ли дә ал­мый, чөн­ки псих­боль­ной
дигән там­га­сы то­ра. Мин ике­без өчен дә үч ал­дым. Га­фу
үте­нер дип уй­ла­ма­гыз.
Са­фу­ан чай­ка­ла-чай­ка­ла тык­рык буй­лап ат­ла­ды, юл буе
кан­лы кар кисәклә­ре ата-ата бар­ды. Бе­ра­ра тын­лык ур­нашты. Гүзәл генә Рөстәм­нең ку­е­ны­на ба­шын төр­теп елый иде.
Әхсән абый теш ара­сын­нан сө­зеп кенә:
– Йорт­ка ке­ре­гез, – ди­де. Кинәт аның да иңнә­ре асы­лынып төш­те. Ул берсүз­сез бая Рөстәм утыр­ган бе­сед­ка­га кереп утыр­ды. Аның йө­зе тар­ты­лып кал­ган иде. Рөстәм аның
яны­на ки­леп утыр­ды.
– Син бел­дең­ме бу ту­ры­да?
– Бел­дем, – ди­де Рөстәм ак­рын гы­на.
– Ә ник ри­за­лаш­тың?
– Ми­не кем тың­ла­ды соң?
– Алай­са, ба­ла Са­фу­ан­ны­кы бу­лып чы­га!
– Юк, ми­не­ке, мин аның ата­сы, мин ка­рыйм ту­ган­нан
бир­ле. Ба­бай, та­выш күтәр­мик. Мин хә­зер ба­рып, Са­фу­ан
абый белән сөйләшәм.
– Ни ди­еп, рәхмәт дип­ме? Бе­рен­че кой­ма­га терәп ата­сы
аны. Юк, бо­лай кал­ды­рыр­га яра­мый. Ми­нем ба­ла­ма ни­чек
ку­лы күтә­релгән, ка­бахәт?!
Алар яны­на Ил­шат та ки­леп утыр­ды. Әллә ачу­дан, әллә
ар­тык дул­кын­ла­ну­дан, чы­рае ап-ак.
– Нәрсә, улым, кы­рын эш кы­рык ел­дан соң да чы­га ди,
чык­ты­мы? Гарь­ле­ге ни то­ра. Рөстәм, син ник яшер­дең?
– Мин ан­да ба­сып тор­ма­дым, ка­ян бе­лим кем икә­нен.
Бел­дек менә хә­зер, шун­нан нишләтә­без? Ба­ла­ны да, Гүзәл­не
дә бө­тен дөнь­я­га хур итә­сем кил­ми. Ул хә­зер ми­нем ба­ла,
аның үсеп, шул авыл­га кай­тып йө­ри­се бар. Менә сез оны­та
ал­мый­сыз бит ми­нем кем ба­ла­сы икән­не, Гөл­наз­га да шу­ны
те­ли­сез­ме? Бө­тен оят­ны миннән кап­лат­ты­гыз, бәя­сен бик
кыйммәт түлә­дем. Бар­лы-юк­лы ту­ган­нар­дан да кал­дым,
әти дә өйдән ку­ып чы­гар­ды. Әллә ми­ңа сез­нең өйдә ар­тык
баш бу­лып уты­ру җи­ңел дип белә­сез­ме? Беркөн тор­мый­ча
әниләргә кай­тып китәр идем. – Рөстәм йод­рык белән өстәлгә
шап итеп сук­ты да то­рып кит­те. Ан­нан ки­ре бо­ры­лып килде. – Белә­се­гез килсә, га­еп­леләр үзлә­ренә үзлә­ре җә­за тап­тылар. Әнә, Ил­шат абый уй­лап уты­ра, чын­лап та ми­нем ба­ла
тү­гел­ме икән дип, Са­фу­ан абый да бел­де ба­ла­сы ба­рын. Мин
үз ба­лам­ны ке­шегә бирмәс идем, Мө­нирә ма­лае бул­сам да.
Ми­не Әл­фия әни шу­лай тәр­би­ялә­де.
Рөстәм өйгә кер­де. Гүзәл үз бүлмә­сендә йо­мар­ла­нып
елап ята иде. Гөл­наз, ни­чек юа­тыр­га бел­мичә, янын­да ба­сып
то­ра, бәләкәй генә кул­ла­ры белән ба­шын­нан сый­па­ган бу­ла.
Әти­сен күрү белән, елап ят­кан әни­се яны­на утырт­ты.
– Елый да елый, – дигән бул­ды. Кыз­га­нуы ба­ла­ның йөзенә чык­кан.
– Әйдә, кай­тып кит­тек, җы­е­на тор. Мин хә­зер киләм.
Рөстәм кап­ка ал­дын­да тор­ган кы­зыл ма­ши­на­га утыр­ды
да күптән тү­гел генә Са­фу­ан киткән як­ка кит­те. Алар­ның
кап­ка ал­ды­на ки­леп тук­та­ды да йорт­ка үт­те. Ишек ал­дын­да
уй­нап йөргән дүрт-биш яшьләрдә­ге бер кыз ба­ла текә­леп карап то­ра. Рөстәм дә ба­ла­га текә­леп кат­ты, ул Гөл­наз белән
шун­дый ох­шаш, ис­китмә­ле, тик олы­рак кы­на. Бе­раз тор­гач,
Рөстәм телгә кил­де:
– Әти­ең кая?
– Са­лай­да, – ди­де.
Рөстәм шун­да та­ба ат­ла­ды. Са­фу­ан абый са­рай ар­ты­на
утыр­ган да ты­ры­шып-ты­ры­шып тәмә­ке көйрәтә. Кар­шы­сына Рөстәм ки­леп бас­кач, сискә­неп кит­те. Тыр­ма­лып яра­ланган би­те ка­рар­га кур­кы­ныч иде. Са­фу­ан яшь­ле күзлә­рен
Рөстәмгә күтәр­де, ах­ры­сы, ул елый иде. Ул авыр­лык белән
то­рып бас­ты. Рөстәм бе­раз аңа текә­леп ка­рап тор­ды.
– Са­фу­ан абый, бу хәлләр ту­рын­да ял­гыш те­шең­не ялты­рат­саң, үзем ки­леп терәп атам. Ба­ла ми­не­ке!
Са­фу­ан ба­шын читкә бор­ды, ба­шын­да­гы бү­ре­ге белән
би­тен кап­ла­ды. Әллә оят, әллә елый иде. Рөстәм ни­чек ашыгып керсә, шу­лай ашы­гып чы­гып та кит­те. Ишек ал­дын­да
уй­нап йөргән кыз­га та­гын бер кат ка­рап ал­ды. Ох­ша­ган, тик
бит очын­да ми­ңе генә юк. Кирәк бит, шул миң бул­ма­са, бәлки Гүзәл кем икән­не белмәс тә иде.
* * *
Гүзәл­не бу оч­ра­шу аяк­тан ек­ты дисәң дә бу­ла. Ул никтер мо­ны Ай­рат эше, ул гы­на үч ал­ган­дыр дип уй­лый иде.
Һәм кай­чан да бул­са мин дә мо­ның үчен алыр­мын, ал­да
го­мер озын дип йөр­де. Ай­рат­ны ар­ми­ягә ал­ган­нар дип
ишет­те. Баш­ка берәү­не ба­шы­на да ки­термә­де. Са­фу­ан абый
Ил­шат абый­сы белән бер класс­та укы­ган. Соң­гы ел­лар­да
ул әти­сендә эшлә­де. Ил­шат белән дус­лар да ке­бек иде. Ул
еш кы­на алар­ның йор­тын­да бул­ды, Гүзәлгә ел­ма­еп күз кы­са, «Ү­сеп бу­ла­мы, чибәр кыз?» дигән бу­ла иде. Гүзәл аңа
Ил­шат абый­сы­на ка­ра­ган ке­бек ка­ра­ды. Шул ке­ше­нең алар
йор­ты­на ях­шы­лык белән ки­леп йөрмә­ве, үч алу өчен генә
ки­леп дус бу­лып йөр­үе ко­точ­кыч, ә үзе җирән­геч иде. Шундый олы ке­ше­нең аны мыс­кыл ит­үе, те­ге төндә таш­лан­дык
са­рай эчендә­ге пыч­рак­та ау­на­тып көчлә­ве ка­бат бар ачы­сы
белән күз ал­дын­нан үт­те. Бү­ген әти­се ал­дын­да да, Рөстәм
ал­дын­да да үзен пыч­рак, шәрә хис ит­те. Мо­ңа чак­лы үч
алу хи­се белән яшәсә, хә­зер ни­чек яшәргә белмә­де. Кем­не
га­епләргә – Ил­шат абый­сын­мы, үзе­нең ба­ла­лык ша­ян­лы­гынмы? Аның элек бернәрсәгә исе китмә­де. Рән­җет­те­ме, елатты­мы – аңа ба­ры­бер иде. На­илә белән Ай­рат­ның ара­сы­на
кер­үе дә шун­дый бер мәгънә­сез ша­я­ру иде. Ан­дый­лар бит
берәү генә бул­ма­ды. Күпләр белән ша­яр­ды. Баш­ка­лар ни­чек
ки­чергән­дер, ул алар­ны белмә­де, бе­лергә дә теләмә­де. Авыр,
ах, авыр иде. Көч-хәл күзлә­рен ач­ты. Янын­да ба­сып тор­ган
кы­зы­на бе­рен­че күргәндәй ап­ты­рап текәл­де. Би­тендә­ге миңен күргәч, та­гын чир­ка­нып, де­релдәп куй­ды.
– Ела­ма, хә­зер әти килә, – ди­де гө­наһ­сыз са­бый.
Гүзәл си­ке­реп то­рып утыр­ды да кос­ме­тич­ка­сын тартып чы­гар­ды. Ашы­га-ашы­га ба­ла­ның би­тендә­ге ми­ңен ак
каләм белән бу­яп куй­ды. Бе­раз ка­рап тор­ды да та­гын ятып
елар­га то­тын­ды. Миң­не бу­яп кы­на оны­тып бул­са... Я Хо­дай,
нишләргә?
Рөстәм ашы­гып кай­тып кер­де. Ба­ла ни­чек ба­сып кал­ган
бул­са, һа­ман шул ки­леш ба­сып то­ра иде. Рөстәм дә ак­рын гына Гүзәл яны­на ки­леп утыр­ды. Кыз­га­нып­мы, әллә үзе шу­лай
ки­леп чык­ты – Гүзәл­не ко­ча­гы­на алып кыс­ты. Чәчлә­реннән
үп­те. Әй­тер­сең, Гүзәл­не тү­гел, Гөл­наз­ны рән­җеткәннәр, алар
яны­на ба­ла да үрмәләп мен­де. Алар өчәү шу­лай ко­чак­ла­шып
күп­ме­дер утыр­ды­лар. Гүзәл­нең сул­кыл­да­вы гы­на тын­лык­ны
бо­за иде. Өй эчендә­геләр бер-бер­сенә ка­рый да, сөйләшә дә
ал­ма­ды­лар. Әллә нин­ди авыр­лык бас­ты.
– Әйдә, Чал­лы­га кит­тек. Бар да үтәр, ва­кыт кы­на
кирәк.

Ил­шат абый­сы шәһәр чи­теннән бер ис­ке би­на та­бып,
шу­ны ре­монт­лар­га ке­реш­те. Бу би­на олы юл­га якын, ан­да
«Ка­мАЗ»­га гы­на тү­гел, баш­ка ма­ши­на­лар­га да за­пас частьлар са­тар­га, ху­җа­лы­гын киңәй­тергә бул­ды. Әле­ге ки­бет бөтенл­әе белән Рөстәмгә кал­ды. Җәйгә ан­да да ре­монт бе­теп,
яңа җи­һаз­лар кайт­ты. Ил­шат беркөн­не Рөстәм­не урам­га
ча­кы­рып чы­гар­ды.
– Әйдә, утыр рульгә, – ди­де үзе­нең ма­ши­на ише­ген
ачып. Рөстәм­нең әле мон­дый ма­ши­на­да тәҗ­рибә­се бул­ма­са
да, сер бирмә­де, руль ар­ты­на ке­реп утыр­ды. – Хә­зер мин сине яңа эш уры­ны­ңа алып ба­рам.
Рөстәм янып-пе­шеп күрсәткән җиргә ба­рып тук­та­ды.
Тыш­тан ка­рау­га ук ки­бет бик сал­лы гы­на кү­рен­де.
– Ох, күр­че, нин­ди шәп ки­леп чык­кан! – ди­де Рөстәм
дә сок­ла­нып.
– Ошый­мы, оша­са, менә мо­ны­сын­да син ди­рек­тор
хә­зер.
– Ил­шат абый, мин берү­зем бул­ды­ра ал­мам.
– Бул­ды­ра­сың, Рөстәм. Ека­те­ри­на Мак­си­мов­на те­гендә
ка­ла. Мин си­ңа яңа бух­гал­тер та­бып бирәм. Үзеңә эшләргә
ке­шеләр җый. Кемнәр кирә­ген үзең белә­сең. Җиңгәң соң­гы
көннә­рен йө­ри, ми­ңа аның янын­да бу­лыр­га кирәк. Тот ма­шина­ның ач­кы­чын, бу хә­зер си­нең ат.
– Ми­не­ке? – ди­де ап­ты­рап. Чөн­ки ма­ши­на бик кыйммәтле иде. – Ә син нәрсә белән йө­ри­сең?
– Ун­биш ел көткән ма­лай­лар­ны ис­ке ма­ши­на­да кар­шы
ал­мам бит ин­де. Әнә то­ра ми­нем ай­гыр, ух, ма­тур­мы?
Йорт эчендә ял­кыл­дап джип ма­ши­на­сы уты­ра иде.
Менә шу­лай егер­ме яше тул­ган­да зур ки­бет­нең ди­ректо­ры­на әйлән­де. Ка­тя­дан баш­ка нишләр соң ул? Юк, аның
киңәшлә­реннән баш­ка бер­ни­чек тә яра­мый. Рөстәм эштән
соң Ка­тя­ны яңа ки­беткә алып кил­де. Алар берсүз­сез генә карап чык­ты­лар. Ан­нан Ка­тя белән ни­чек эшләргә дип план­нар
кор­ды­лар. Яңа компь­ю­тер­лар кай­тар­тыр­га, ан­да эш­ли белгән
ке­шеләр җы­яр­га. Ск­лад­ка тәҗ­рибә­ле ке­ше та­бар­га. Кыс­ка­сы,
эш­не яңа­ча оеш­ты­рып җибә­рергә кирәк.
– Ка­тя, мин син­сез эш­ли ал­мыйм, ми­ңа бик тә кур­кыныч.
– Әйдә, мин си­ңа бер­ничә киңәш бирәм. Бе­рен­чедән,
укы­мый­ча, аң­ла­ма­ган до­ку­мент­ка бер­кай­чан да кул куй­ма.
Икен­чедән, ке­ше ал­дын­да бер­кай­чан да бергә эшләгән кешеләргә кыч­кыр­ма, оша­мый икән, эштән азат ит. Шул ук
ва­кыт­та бик сак бул, кергән-чык­кан ак­ча­лар­ны үзең тик­шерергә иренмә. Бух­гал­те­рия белән эшләргә өйрән. Мин си­ңа
бер-ике ке­ше та­бып би­рер­мен, алар­ның са­ту­да тәҗ­рибәлә­ре
бар. Үзе­без­нең ки­беттән дә тәҗ­рибә­ле бер-ике ке­ше­не мон­да
кү­че­рергә ту­ры ки­лер. – Ка­тя бе­раз уй­ла­нып тор­ды. – Без­не
ае­ра­лар бит, син шу­ны аң­лый­сың­мы?
Рөстәм дә аның ма­тур күзлә­ренә яра­тып ка­ра­ды, иң
якын ке­ше­се бит ул аның. Берсүз­сез ко­чак­лап күкрә­генә
кыс­ты.
– Юк, без­не бо­лай гы­на ае­рып бул­мый, – ди­де чәчләреннән үбеп.
– Бу­ла, без­не аер­ды­лар ин­де. Бәл­ки бу дө­рес­тер дә. Синең бер­кай­чан да ми­нем яшем­не со­ра­га­ның юк, ә мин бит
синнән ун яшькә олы.
– Күп­ме? Син әби икән­сең бит, – ди­де көлә-көлә.
– Әйе, мин си­нең яның­да әби, шу­ңа без­нең си­нең белән
киләчә­ге­без дә юк. Син ин­де үс­тең, чын ир бул­дың. Мин
си­не бик тә яра­там.
– Мин дә си­не яра­там, хә­зер ниш­ли­без ин­де?
– Ни­чек бар – шу­лай кал­сын. Без ике­без дә бер ху­җа­га
эш­ли­без, ул си­нең киләчә­гең, син мон­да зур-зур эшләргә
өйрә­нер­сең, һәр­кемгә дә мон­дый эш эләк­ми, ка­де­рен бел.
– Һәр­кемгә дә мон­дый акыл­лы ха­тын эләк­ми, син­сез
мин дә ск­лад­та груз­чик бу­лып ятар идем әле. Мин үлгән­че
си­ңа бу­рыч­лы. – Рөстәм бар йөрәк җы­лы­сын би­реп Ка­тя­ның
күзлә­реннән, бит ал­ма­ла­рын­нан үп­те. – Фә­рештәм бит син
ми­нем.
* * *
Рөстәм ма­ши­на­сы белән ба­ла­лар бак­ча­сы кар­шы­сы­на килеп тук­та­ды. Бу яңа эш белән ба­ла­ны алыр­га да соң­га кал­ды.
Ары чап­ты, би­ре бә­рел­де – бө­тен җир ябык. Бер­ва­кыт:
– Әти, әти! – дип кыч­кыр­ган та­выш ише­тел­де. Рөстәм
тирә-ягы­на ка­ран­ды. Ба­ла­лар уй­ный тор­ган ком­лык­та Гүзәл
ба­ла белән уй­нап уты­ра иде. Мо­ның­чы Гүзәл­нең ба­ла­га кара­та әллә ни исе кит­ми иде, шу­лай да ни­дер үзгәр­де. Рөстәм
бернәрсәгә игъ­ти­бар ит­те: Гөл­наз­ның би­тендә­ге ми­ңе әллә
кая юк­ка чык­кан. Ул аны алай да, бо­лай да әйлән­де­реп ка­рады – кая соң? Гүзәл ак­рын гы­на:
– Эзләмә, тыр­нак ла­гы сөрт­тем мин аңа, – ди­де дә күзләрен читкә яшер­де.
Те­ге көннән соң Гүзәл бик нык үзгәр­де. Кух­ня­да да
ба­ла белән гөл­дер-гөл­дер кил­де, бәләкәй итеп тү­гел, зур
ке­ше белән сөйләшкән ке­бек сөйләш­те. Рөстәм белән генә
сөйләшмәскә ты­рыш­ты. Бер ка­раш таш­лап ала да шу­ның
белән бет­те. Элек­ке ке­бек телләш­ми дә, үз эченә биклән­де.
Хәт­та авыл­га да кайт­мас бул­ды.
Гөл­наз кинәт:
– Ка­тя! – дип кыч­кы­рып җибәр­де дә ма­ши­на­га та­ба торып йө­гер­де. Рөстәм дә оныт­кан иде ма­ши­на­да Ка­тя утыр­ганын. Эштән бергә чык­ты­лар бит юк­са. Гүзәл бермәлгә ка­тып
кал­ды. Ан­нан ак­рын гы­на бо­рыл­ды да ки­теп бар­ды. Рөстәм
ике ара­да нишләргә бел­мичә бор­га­лан­ды. Ка­тя ма­ши­на­дан
төш­те дә Гөл­наз­ны ко­чак­лап сөй­де.
– Бар, әни­ең­не ку­ып җит, алай­са, аның кү­ңе­ле төшкән.
Мин си­не яра­там, ди­ген. Ми­не дә Ми­ша көтә. Бар, әни­еңнән
кал­ма. – Ка­тя Рөстәмгә моң­су күзлә­рен күтә­реп ка­ра­ды. –
Бар нәрсә­нең дә аза­гы бу­ла. Мин үзем генә китәм, озат­ма.
Рөстәм ни әй­тергә бел­мичә ап­ты­рап ба­сып кал­ды. Ба­ла
ки­леп ку­лы­на ябыш­кач, Гүзәл дә сискә­неп кит­те.
– Әни, мин си­не яра­там!
Гүзәл как­кан ка­зык ке­бек ка­тып кал­ды.
– Ни­чек? – ди­де пы­шыл­дап.
– Мин си­не яра­там! – ди­де кич­ке ко­яш­ка кү­зен кы­сып.
Гүзәл ие­леп ба­ла­ны ко­чак­лап ал­ды да үк­сеп елап җибәр­де.
– Син бит ба­ры­быз­га ка­рый да акыл­лы­рак, мин генә
акыл­сыз, юләр.
Гүзәл­нең шун­дый кү­ңе­ле тул­ган икән, күз яшьлә­ре елга бу­лып ак­ты. Алар­дан ерак тү­гел генә Рөстәм дә ап­ты­рап
уты­ра иде. Бер Ка­тя киткән як­ка, бер кар­шы­сын­да­гы ха­тыны белән кы­зы­на ка­рап тор­ды. Бе­раз­дан алар яны­на ки­леп
чүгәлә­де.
– Озак­ла­мый мон­да күл бу­ла сез­нең күз яшьлә­реннән.
Бәл­ки өйгә кай­тып ела­шыр­быз? Я бул­ма­са, җиң­гиләргә барып, бә­би ка­рап кай­тыр­быз.
– Бә­би-бә­биләр! – ди­де Гөл­наз сөе­неп.
– Әйдә­гез, төя­ле­гез, җил­дер­теп кенә алып ба­рам. Ми­нем
әле ба­ра­сы җи­рем дә бар.
Ул алар­ны Ил­шат­лар янын­да тө­ше­реп кал­дыр­ды да
үзе дус­тын эзләп кит­те. Аңа бү­ген Ру­шан­ны эзләп та­бар­га
кирәк иде. Яңа ке­шеләр җыя баш­ла­гач та, ул ник­тер күр­шесен исенә тө­шер­де. Бәл­ки, фай­да­сы ти­яр. Ин­ва­лид ке­ше­не
кай­да кө­теп то­ра­лар ди­сең. Көн­дез оч­ра­шыр­га сөйлә­шеп
куй­ган­нар иде.
Рөстәм ки­леп тук­та­гач, ишек тө­бендә ко­ляс­ка этеп утырган Ләйсән белән Ру­шан­ны кү­реп, ел­ма­еп җибәр­де.
– Исән­ме­сез, бә­хет­ле пар­лар, – дип ки­леп исәнләш­те.
Ру­шан да кар­шы то­рып бас­ты.
– Исән, күр­ше, исән. Ни эшләр бе­те­реп йө­ри­сең?
– Менә, си­нең белән бер уты­рып сөйләшә­сем ки­леп китте. Кар­шы тү­гел­сең­ме? Ләйсән апа, бә­би та­бу ки­лешә икән
үзеңә, күбрәк тап.
– Күз ти­дермә, үземә дә бик ошый.
– Ру­шан абый, мин си­ңа эш тәкъ­дим итмәк­че идем, мин
бит хә­зер бәләкәй генә на­чаль­ник. Менә шул, мин үз яныма ыша­ныч­лы ке­шеләр җый­мак­чы идем. Әл­фис­не дә алам,
бы­ел мәктәп­не бе­терә бит ин­де. Иртәгә менә шу­шы ад­рес
белән кил әле ми­нем ян­га. Мин си­ңа эш­не аң­ла­тыр­мын,
оша­са, ка­лыр­сың, оша­ма­са – үз их­ты­я­рың. За­һир абый­дан
хәбәр бар­мы?

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас: