Бүген дә шунда килделәр. Катя заманча матур итеп
киенгән, үзенең күзләрендә шатлык балкый. Алар икесе кочаклашып күрештеләр. Миша да йөгереп килеп Гөлназны
кочаклап алды. Рөстәм бүген өстенә озын юка кара пальто,
эченнән ап-ак күлмәк кигән иде. Катя аны американец ди.
Ярата иде ул Рөстәмне. Киләчәкләре билгесез. Катя аның
алдына бернинди таләпләр дә куймый, берни дә сорамый.
Рөстәм аның янында үзен чын ир итеп тоя. Чөнки Катя аңа
шулай итеп карый. Эштә дә алар бергә. Төрле чаклар килеп
чыга, Рөстәм кыза башласа, Катя аны карашы белән туктата, башкаларга сиздерми генә баш селки. Ул аңа кеше юкта
гына:
– Кеше үзенең көчсезлегеннән кычкыра, ә син көчле,
матур егет. Көчсез кычкыра, ә акыллы чыгу юлын эзли, – ди.
Рөстәм аны тыңлый да, буйсына да. Эшкә генә түгел, кешеләр белән дөрес итеп сөйләшергә, әңгәмә корырга да,
зәвык белән киенергә дә Катя өйрәтә иде. Ул аңа беркайчан
да кеше алдында исемләп эндәшми, һәрвакыт «Рустам Ильдусович» дип олылап эндәшә. Әллә шунлыктан, Рөстәм малайлыктан тиз чыкты, эшкә дә тиз өйрәнде. Хәзерге вакытта
Илшатның уң кулы. Соңгы вакытта Катя аны документлар
белән дә эшләргә өйрәтә. «Мин синең институтың», – ди.
Хәзерге заманда иң кирәклесе – компьютер. Илшат абый
хуҗа булса да, ул да компьютерда берни дә аңламый. Катя
күп кенә идеяларын аныкы итеп бирә. Аның белән эшләргә
дә, бергә вакыт уздырырга да рәхәт. Эштә бер-берсен күз
карашлары белән дә аңлыйлар. Кеше арасында бер-берсенә
булган мөнәсәбәтләрен сиздермиләр.
– Көн матур, әйдә, урман буена төшәбез, коелган сары
яфраклар арасында йөрербез. Анда кафе да бар, балаларны
шунда алып керербез, – диде Катя Рөстәмнең күзләренә карап.
– Ничек әйтсәң, шулай булыр, – диде елмаеп.
Алар балаларны җитәкләп, ашыкмый гына урман ягына
атладылар. Урман эче искитмәле, сары-кызыл яфраклардан
гына тора, искитмәле тынлык. Балалар төрле төстәге яфракларны җыялар да күккә чөяләр, үзләре шуңа рәхәтләнеп
көләләр, аларга кушылып олылар да көлә. Җан тынычлыгы.
Табигать үзе иркәли. Күңелләре назга тулган яшьләр балалардан качып, агач артында урлашып кына үбешәләр. Кайтышлый урман буендагы кафега кереп, ашап-эчеп, ял итеп
утырдылар. Көн үтте дә китте, иртәгә эшкә.
Һәрвакыттагыча, Рөстәм иртән иртүк баланы күтәреп,
эшкә барырга чыкты. Илшат абый килеп туктау белән:
– Баланы авылга кайтарып куярга туры килер, бүген
җиңгәңне больницага алып барам. Әтиләр карап торырлар.
Ну, егетем, әгәр син уйлаган хак булсамы... Без бит унбиш ел
шул бала турында хыялланабыз. Ходай кирәкмәгәнгә бирә,
кирәкне урап уза. Хәер, мин үзем гаепле, ул чакта кирәкми
иде шул. Акылсыз яшьлек. Син барыбызга карый да акыллырак.
– Илшат абый, миннән башка йокламый бит, бәлки
берәр балалар бакчасы эзләп карарбыз? Бүгенгә минем янда
эштә генә йөреп торсын. – Рөстәмнең бер дә сөймәгән әбисе
янына кайтарып җибәрәсе килмәде.
– Бүгенгә ярый. Минем башта башка уй, син анда караштыр, минем җиңгәң белән йөрисе бар. Рөстәм, син әйтмәсәң,
безнең уйда да юк иде. Бу бала белән юанып, үзебезнекен
онытканбыз.
– Бәлки җиңгигә андый бәхетне Гөлназ алып килгәндер,
дөньяга тууы белән ул аңа бурычлы түгелме соң?
– Аңа бурычлы, сиңа бурычлы. Син шәп егетсең,
Рөстәм, тик борыныңны чөймә. Мин бик тә теләр идем
Гүзәл акылына килеп, ир белән хатын булып яши башлавыгызны.
– Безнең килешенгән ике ел вакыт бетте, Илшат абый.
Без икебез дә ирекле. Тик менә бала белән торыр җир генә
юк.
Илшат кинәт машинаны туктатты.
– Авызыңны да ачма, беркая да чыгып китмисең. Аңлыйм сине, син сау-сәламәт егет, сиңа хатын кирәк, тик ялынып сорыйм, тагын түз азрак. Синдәй егетне күрми калмас.
Менә күр дә тор, балалыктан чыгар, тәкәбберлеге дә бетәр.
– Илшат абый, безнең арада берни дә юк бит. Мин аңа,
ул миңа кирәкми. Ичмасам, баланы кулына алсын иде.
– Рөстәм, түз, мин дә сиңа хәлдән килгән чаклы ярдәм
итәрмен. Ташлап чыгып китәргә ашыкма.
Илшатның Рөстәмгә өмете зур иде, аның эшкә үҗәтлеге
дә бар. Аннан, аның тышкы кыяфәте дә, килеш-килбәте дә
бар яклап та ошый иде. Илшат күрмәде түгел, күреп тора
Екатеринаның йогынтысын. Катя югары белемле яхшы белгеч, акыллы хатын. Кара инде, кыска гына вакыт эчендә бер
мокыт авыл малаеннан нинди егет асылы ясап куйды. Илшат
аларны урамда да машинадан үтеп барганда күреп калганы
бар. Белсә дә, белмәмеш була. Ул бит каны кайнап торган
ир-егет. Хатын-кызлардан кеме дә булса булырга тиеш. Эштә
дә алар алыштыргысыз, икесе дә кирәк. Илшат бер яңа урын
карап йөри, барып чыкса, яңа зур кибет ачмакчы. Менә шунда җайлап кына Рөстәмне күчерер, әлегә йөреп торсын шул
хатын янында. Начарлыкка өйрәтми ул аны. Сеңлесе үзалдына ничек теләсә, шулай яши. Тик мондый егетне югалтырга
ярамаганны әле аңлап бетерми.
Илшат тиз генә Рөстәмне эштә төшереп калдырды да
үзе өйгә торып чапты. Хатынын иң яхшы табибка алып барырга кирәк. Анализлар ни күрсәтер... Йөрәге сикереп чыгарга тора, Румия да бик дулкынлана, артык дулкынлануның да
зыян ясап куюы бар. Алар инде ничә ел күзәткән табибларына килделәр. Бик озак тоелды, хатыны кабинеттан чыкмый
да чыкмый. Илшат арлы-бирле йөри, кабинет ишеге ачылган
саен сискәнеп китә. Ниһаять, ишек ачылды, ишектән күзләренә яшь тулган Румия килеп чыкты, аның артыннан табиб
та күренде. Олы яшьтәге доктор Илшатка кул сузды.
– Молодец, булдыргансың, тик хәзер бик сак булырга
кирәк. Шулай да УЗИ үтеп килегез әле, аннан тагын сөйләшербез.
Илшатның да күзләренә яшь тулды, бу тылсымлы
сүзләрне унбиш ел көттеләр бит. Ул хатынын яратып, олы
хөрмәт белән кочаклап алды да яшьле күзләреннән үпте.
УЗИ бүлмәсенә бергә керделәр
– Ничә балагыз бар? – диде яшь кенә табиб егет.
– Берәү дә юк әлегә, – диде Илшат. Ул тырышып-тырышып мониторга карады, ни дә булса аңларга тырышты,
аннан өстәп куйды: – Бөтен өмет синдә, туган.
Яшь егет аңа борылып карады да көлеп җибәрде.
– Миндәме, ярый алайса, хәзер ясыйм мин сиңа, тик
сездән яхшы коньяк. Кил, утыр менә монда, хатының кырына. Күрәсеңме менә бу йомрыларны, кара булып тора – ни
дип уйлыйсың?
– Берни дә аңламыйм, монда бит кара таплар күп.
– Күп түгел, бары икәү генә, менә берсе, менә икенчесе.
Сездән ике коньяк. Игезәкләр булачак. Бар да яхшы булыр,
хатыныгыз сау-сәламәт.
– Алдамыймы бу нәрсәң? – диде Илшат, үзенең тавышы
калтырап чыкты.
– Моныңчы алдамый иде, менә ике айлык икәнен дә
әйтеп тора.
– Румия, ике айлык булганнар бит, икәү бит! Ну, дус,
миннән бер ящик коньяк! Минем малайлар туганчы эчәрсең.
Алар машинага чыккач та ушларына килә алмыйча
утырдылар. Берсүзсез генә кочаклашып, күз яшьләрен берберсенең иңнәренә сөрттеләр.
– Илшат, мин бит сиңа хәзер әтисе дип дәшәчәкмен.
Безгә дә килер микәнни мондый бәхетле көннәр?
– Килер, әнисе, килер, – диде хатынының күзләреннән,
бит алмаларыннан ярсып үбә-үбә. Румияга бу беренче гашыйк булган көннәрне хәтерләтте. Бу сабыйларны исән-сау
таба алса, киләчәк өчен курыкмыйча, тыныч күңел белән
яшәргә була. Бала тапмагач, ташлап китәр дип куркып
яшәүдән ул да туйды бит.
Гүзәлнең бүген дәресләре юк иде, йокысы туйганчы
йоклады. Ашыкмый гына үз җаена йөргәндә, ишектә звонок
шалтырады.
– Бу мин – Ляля, – диде бергә укыган иптәш кызы. Ул
Гүзәл янына еш килгәли, тик кичә Рөстәмгә күзен майландырып утыруы бер дә ошамады. Моныңчы иптәш кызларының
Рөстәмне бер дә күргәннәре юк иде шул әле.
– Сәлам, – диде Ляля, өй эченә муенын сузып. – Әллә
үзең генәме, кая өй хуҗасы?
– Эштә, – диде теләр-теләмәс кенә Гүзәл.
– Кара, кичә синең иреңне күреп шаккаттык. Каян таптың шундый чибәр егетне? Ой, без кызлар белән үлдек:
ул буй, ул караш. Ул шундый итеп карый белә, йөрәк әллә
нишләп сикереп китә!
– Нәрсә син, егетләр күрмәгәндәй... Онытма, ул минем
ирем, юкка авыз суыңны корытасың.
– Шундый ирең була торып, ник соң син башкалар
белән чуаласың, ни җитми соң сиңа?
– Ә ул миңа ошамый, туйдым, – дигән булды Гүзәл.
– Алайса, мин аңа кармак салсам ярыймы? Мин аңа
синең Илдар белән йөргәнеңне әйтмәм. Беләсеңме, мин аңа
шул баласы белән дә кияүгә чыгар идем.
Гүзәлгә бу сөйләшү бер дә ошамады. Бу шантажга охшаган иде.
– Бездә ирекле мәхәббәт.
– Соң, шулай булгач? Алайса, мин өметләнә алам?
– Нәрсәгә? – диде Гүзәл никтер ачуы килеп. – Минем
өйдә минем ир белән яшәргә җыенмыйсыңдыр бит?
– Нәрсәсе бар, син минекенә барып тор Илдарың
белән.
Ляля бай кыз иде. Әтисе аңа бер бүлмәле фатир да алып
биргән, күптән үзалдына яши торган кыз. Моңынчы алар
уртак тел табалар иде. Гүзәлгә алар янында кызык та, күңелле дә. Тик кичәге хәлдән соң никтер бу Ляля ачуын китерә.
Акбаш моңынчы беркемнеке дә түгел иде әле, Гүзәлнең дә
исе китмәде. Торырга урын биргәнгә рәхмәт әйтсен. Аның
аркасында яхшы эштә эшли, яхшы фатирда яши. Баланы
җиңгиләргә үзе бирдертмәде, менә карасын инде хәзер. Тик
бу кызларның әрсезлеге бер дә ошамады. Илдар белән бергә
укыйлар, бик чибәр егет, яратам дип үлеп тора. Ул да кичәге
очрашудан соң никтер шалтыратмый.
Ляля аяк киемнәрен салып, Гүзәлнең караватына менеп
ятты. Әллә кичкә чаклы көтеп ятарга җыена инде?
– Нишләп бер дә аның турында сөйләгәнең юк, кызың
турында да? Ул вообще дә сиңа якын килми. Бәлки аңлатырсың, бәлки сез аерылгандыр? Кая, берәр фотосын күрсәт
әле, тагын бер карыйм әле, – дип Гүзәлне чыгырыннан чыгарды.
– Кара әле, сиңа егетләр беткәнме әллә аннан башка,
ник бәйләндең?
– Чөнки миңа бик ошады, хәтта бүген төнне начар йокладым.
Гүзәл беренче күргәндәй аңа аптырап карап торды. Бик
әрсез нәрсә булып чыкты әле бу. Миннән дә уздырмакчы...
Тик үзенә кирәкмәсә дә, никтер акбашны беркемгә дә бирәсе
килмәде. Әллә нинди көнчелек кебек нәрсә йөрәк түреннән
тырмап куйды. Әнисе әйтмешли, запас зыян итмәс, торсын.
Гүзәл тиз-тиз җыена башлады. «Тукта, абыйларга барып кайтыйм әле, моннан бүген котылып булмас, ахрысы».
– Син кая? Беркая да бармыйм дидең бит.
– Баланы алырга, абыйларга. Рөстәм бүген кайтмый,
төнгә кала, – дип алдады.
Чынлап та абыйларына барып кайтырга булды, җиңги
турында нидер сөйләде бит. Ляля дә торып, теләр-теләмәс
кенә киенде. Гүзәл бу юлы Ляляның ишек алдында торган
кызыл курчак кебек машинасына да утырасы килмәде. Башка вакытта бик кәттә генә шул машинага утырып, теләгән
ресторан алдына барып туктаулар бик ошый иде аңа. Алар
институтның иң бай, иң чибәр кызларының берсе булып
торалар. Үзләренең өстенлеген тою аларга азарт бирә, киемнәре дә модалы. Икесенең дә белемнәре генә икеле. Әле
алар белән тагын шундый ике кыз бар. Әтиләре Себердә
акча сугалар, балалары монда туздыралар. Гүзәл әллә ни
алай акча туздыра алмаса да, акчасыз да түгел, әнисе бирә
яшереп кенә, әтисе бирә, абыйлары бирә, шуннан хәйран
гына җыела.
Гүзәл килгәндә абыйсы белән җиңгәсе чәй эчеп утыралар иде. Икесе дә елмаеп каршы алдылар.
– Бик мактап йөрисең, ничек киләсе иттең әле? – дип
каршы алды абыйсы.
– Рөстәм кичә әллә ни сөйләнде, бәби көтәләр диме?
– Шул гына китердеме сине безгә, Гүзәл, ник кәефең
юк? – диде җиңгәсе.
– Баланы үзеңә карарга туры килер, сеңлекәш, кара
каш. Синең белән болай да бик ныклап сөйләшәсем килгән
иде әле, ярый, үзең килдең. Әйт әле, балакай, киләчәккә
ни уйлыйсың? Рөстәм белән санлашмыйсың, сезнең ничек
яшәгәнне әти белми, белсә, башыңнан да сыйпамый. Рөстәмең китәргә җыена, баланы да үзе белән алып китә.
– Кая китә? – диде Гүзәл йокысыннан уянып киткәндәй.
– Контракт бетте, ди.
Җиңгәсе дә аптырап китте.
– Я Ходаем, шулай диме? Баланы күрми ничек түзәрбез
соң? Бүген юк – менә, өй буш. Гүзәл үскәнем, бәхетең аяк
астында, күтәрелеп кара. Рөстәм бер дигән егет, яхшы ата.
Яхшы ата булган кеше начар кеше була алмый. Кайсы гына
егет шундый эшкә барыр иде икән? Кара инде, оятыңны
каплады, бер катышы булмаган балаңны карый. Балаңның
каргышы төшүдән курык, аңа әни кирәк бит.
– Сеңлекәш, җиңгәңә бала карата алмыйбыз, аңа күбрәк
ятып торырга кирәк. Рөстәм бер чыгып китсә, башка кайтара
алмассың.
– Абый, китсен, тик кая китсен, кемгә кирәк соң ул?
Минем аркада гына өе бар, эше бар. Өйсез дә, эшсез дә кая
бара соң ул?
– Утыр, чәпчемә, кызый, мин әти түгел сине жәлләп
утырырга. Рөстәм эшсез дә, өйсез дә калмас, ул сиңа хәзер
акбаш классташ түгел. Җиңгәң хаклы, андыйлар синең институтыңда да юк. Акыллы хатыннар андыйларны урап узмыйлар, хуҗа табылыр, бүгеннән үк. Тик бер әйберне онытма:
аерылганда баладан баш тартып, судлашып аерылышырга
туры киләчәк. Бу хурлыкны әтиләр ничек күтәрер дип уйлыйсың? Бер бала да карый алмадылар, бер ятимгә икенче
ятимне тактылар дип, халык күз дә ачырмаячак бит. Мин
аны ике ел буена юкка гына эшкә өйрәтмәдем, бер дигән
менеджер ул, беләсең килсә. Ул белгән чаклы сиңа белергә,
өйрәнергә кирәк әле. Менә, уйла шуннан.
– Илшат, баланы алып кайтыр идең, ул тимер-томыр
арасында йөрмәсен.
– Рөстәм авылга кайтармыйм ди, балалар бакчасында
урын эзләргә кирәк. Барып сөенче алыйм әле, баланы да
алып кайтырмын. Әйдә, Гүзәл, барасыңмы минем белән?
– Бар, Гүзәл үскәнем, алып кайт баланы. Ашыйсы да
киләдер инде.
Илшат абыйсы зур кибет ишек алдында туктап, Гүзәлне
төшерде дә үзе олы капкадан кереп китте. Гүзәлнең монда
күптәннән булганы юк. Кибет тыштан да бик үзгәргән, танырлык та түгел. Теге юлы килгәндә бөтен җирдә тимертомыр өелеп ята иде. Тик бу юлы кергәч, аптырап калды.
Матур итеп җиһазланган зур гына зал, бөтен җир ялт итеп
тора, бер җирдә дә тимер дә юк. Бар җирдә компьютерлар
гына тора, анда чибәр-чибәр кызлар утыра. Кайдандыр кара костюм-чалбардан Рөстәм килеп чыкты да компьютер
артында утырган бер кыз янына иелде, елмаеп, колагына
нидер әйтте. Ишек төбендә моны шым гына күзәтеп торган
Гүзәлне күрмәде. Рөстәм әле бер өстәлгә, әле икенче өстәлгә
күчте. Нәрсәдер күрсәтте, кәгазьләр җыйды. Чынлап та, бу
Гүзәл белгән акбаш түгел иде шул, бик эшлекле кыяфәттә
«директор» дип язылган ишеккә кереп китте. Илшат абыйсы
һаман күренмәгәч, Гүзәл дә Рөстәм кереп киткән ишеккә таба атлады. Каяндыр ишек артыннан сакчы килеп чыкты.
– Сезгә кем кирәк, ни йомыш? – дип юлын бүлде.
– Миңа монда керергә кирәк, – диде бик дорфа гына.
– Анда керергә ярамый, йомышыгызны әйтегез.
– Йомышым шул – миңа монда керергә кирәк, – дип
кычкырып җибәрде.
– Сезгә кем кирәк, әйтегез?
– Мин абыем янына килдем, сезнең хуҗагыз янына, –
дип һаман этеп кермәкче булды. Тик теге сакчы тагын юлын
бүлде.
– Ул юк бүген, Рөстәм Илдусович кына.
– Кем? – диде Гүзәл аптырап.
– Чакырыйммы? – диде сакчы, һаман сабырлык саклап.
Шулчак Рөстәм үзе күренде.
– Нинди тавыш? – диде. Гүзәлне күреп, бермәлгә аптырап та калды.
– Менә бу кызга нидер кирәк, юньләп аңлатмый.
– Ул шулайрак шул инде, начар тәрбияләнгән, кертегез.
Әйдә, Гүзәл, керегез, узыгыз, ни йомыш?
Гүзәл ачуыннан шартлар хәлгә җитте. Рөстәм аны икенче кабинетка алып керде.
– Ник килдең?
– Үләм, акбаш, кайчаннан син Илдусовичка әйләндең
соң әле? Үзебезнең кибеткә нишләп кемнәндер сорап керергә тиеш соң әле мин?
– Маңгаеңа язып килергә идең, мин кибет хуҗасы дип,
я алдыңа плакат язып эләргә идең.
– Менә сез кайда икән, – диде Илшат, елмаеп ишектән
керә-керешли.
– Шуннан, Илшат абый, миңа машина буламы инде,
җиңгигә нәрсә диделәр?
– Була, Рөстәм, була, икәү, игезәк булачак диделәр!
– О-о, котлыйм, Илшат абый, нык тырышкансың!
– Да, малай, унбиш ел тырыштык. Белсәгез, бүген дөнья
шундый матур, искитмәле!
– Ну, миңа машина берәү буламы, әллә икәүме?
– Ну, Рөстәм, әрсезлегең дә бар инде. Үзеңә дигәнне
өзеп аласың.
– Чөнки миңа өзеп тә, бүлеп тә бирүче юк. Син уйлый
тор нинди машина алырга икәнне. Миңа хәзер бер клиент
килә, без Екатерина Максимовна белән яхшы гына бер машиналык килешү төзибез. Син бүген ничек, рәтең бармы,
качаться итәбезме?
– Кирәк, кирәк.
Ишектә бер яшь кенә кызның башы күренде.
– Анда клиент килде, Рөстәм Илдусович, сезне сорый.
– Мин киттем.
Рөстәм чыгып киткәч, Гүзәл дә телгә килде.
– Харап, әллә кем булып кылана, Илдусович, имеш, үл
дә кит.
– Эх, сеңлекәш, бер үкенерсең югалтсаң. Әнә күрәсеңме, күпме кыз эшли, алар барысы да аңа гашыйк. Ул хаклы,
аңа бирүче юк, шуңа ул эшли дә, авызыңны ачып торсаң,
кирәген йолкып та ала. Бизнеста шунсыз ярамый, әрсезлек
тә кирәк. Әйдә, күрсәтәм, без аның белән нәрсә ясап алдык
үзебезгә.
Илшат абыйсы Гүзәлне үзе артыннан ияртте. Арт якта
бер ишекне ачты.
– Күр безнең ял урынын. – Монда матур гына бер спортзал, турнигы да бар, велосипеды да, хәтта күтәрә торган
герләре дә. – Үзең күр, минем корсак нинди иде, ә хәзер
кара! Абыең ун яшькә яшәрде, тын да кысмый. Менә шул,
сеңлекәш, ул өйрәтә әле мине яшәргә.
Гүзәл эндәшмәде, тик барыбер акбашка никтер ачуы
килде.
– Тимер-томырларыгыз кая соң сезнең, нәрсә сатасыз
соң сез?
– Без хәзер яңача эшлибез, моннан яздырып акчасын
түлиләр дә складтан барып алалар. Әйдә минем кабинетка.
Шаулама, анда бала йоклый.
Гөлназ җәелеп диванда йоклап ята иде, алар керүгә күзен ачты да торып утырды.
– Әти кая? – диде йокылы күзләрен уа-уа.
Илшат абыйсы баланы кулына алып, алдына утыртты.
– Әти хәзер килә. Әнә кара, әни килде, бар әле әниеңә.
Бала баш кына селкеде дә Илшатның куенына сыенды.
– Әти кирәк, – диде еламсырап.
Илшат сеңлесенә карап алды, тик ул баланы кулына
алырга да уйламады.
– Бер өй эчендә яшисез бит, ничек аңларга инде моны,
җаның бармы, юкмы? Әни сине шулай итеп читкә типсә,
нишләр идең, Гүзәл, ни уйлыйсың?
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.