Бөтенесе көлеп җибәрделәр. Рушан торып басты.
– Тезләнә алсам, сезнең алда тезләнер идем, шундый
кыз үстергәнегез өчен. Мин тормышның агын да, карасын
да күреп өлгердем. Җир йөзендә тормышның матурлыгын
күрергә кызыгыз өйрәтте. Минем дә сезнең әби-бабагыз кебек яшисем килә. Сез каршы килмәсәгез, мин кызыгызның
кулын сорыйм.
– Менә бит, менә авыл баласының тәрбиясе. Рәхмәт,
улым, шундый күңелем булды. Бар да кешечә, шулай булырга тиеш тә. Җибәр яучылар, безнеңчә, мөселманча булсын.
Шул атнада ук яучылар килде. Сабир гомер буе ут
күрше булып яшәгән Әлфия белән Илдусны алды. Ике
машинада ике гаилә булачак кияү егете белән килделәр. Бәхетле көннәр дә күрәсе бар икән бит, улыгыз инвалид дип
сүз дә кузгатмадылар, Тәнзилә бик курыккан иде. Бар икән
мәрхәмәтле кешеләр җир йөзендә. Үз кызын шундый кеше
сорап килсә, шулай җиңел генә ризалык бирә алыр идеме
икән?
Бер айдан туй дип килеште олылар.
Туйга әзерлек башлану белән Рушан дусларын эзләргә
тотынды. Сүз дә юк, кияү егете булып Заһир дусты чакырылды. Сашаны гына табасы калды. Ничә тапкыр хат язды,
тик бер хәбәр дә юк. Ни булгандыр... Зәй яклары ерак түгел
бит, барып эзләп табарга булды. Беркөнне Сашаның авылын
эзләп китте, үзе белән иптәшкә Әлфисне дә алды. Сашаларның йорты олы булмаган бер авыл уртасында булып чыкты.
Аларга Рушанның әнисе яшендәге бер апа каршы чыкты.
– Исәнмесез, апа, мин Сашаны эзли идем.
– Ә, син теге Рушанмы әллә, әйдә, өйгә керегез. Алдым
хатларыңны, тик ничек итеп җавап кына бирергә белмим.
Сине аяксыз калды дигән иде Саша, аягыңда бит.
– Әйе, завод аяклары, апа.
Апа кеше баштанаяк карап чыкты да акрын гына өйгә
таба атлады. Аның артыннан ияреп керделәр. Өй эче әллә
ни искитәрлек җиһазланмаган, шулай да чиста итеп җыештырылган, һәрнәрсә урынында. Апа аларны өй түренә үк
чакырды.
– Керегез, кер. Олан, сиңа карыйм да сокланам, җиңгәнсең бит бу афәтне. Гел матур егет икәнсең. – Апа никтер
башын аска иеп, үз уйларына чумды. Аның йөзе бик арыган, талчыккан кешене хәтерләтә. Рушанның әнисе мондый
түгел, никтер бу апа бик йончыган.
– Апа, мин менә өйләнергә җыендым, шуңа дусларны
эзлим, туйга чакырасым килә. Саша кайда соң, нишли?
– Берни дә эшләми, берни дә, – диде үз уйларыннан
аерылмыйча.
– Апа, бер-бер хәл булмагандыр бит, сез мине куркытасыз!
Апа арыган күзләрен Рушанга күтәреп карады.
– Беренче тапкыр кайткач, эш табалмый ары сугылды, бире бәрелде. Авылда эш юк, шәһәрдә торыр җир юк.
Йөргән кызы да кияүгә чыккан иде. Үз-үзенә урын таба алмады. Бер елга контракт төзеп кире китте. Аннан исән-сау
әйләнеп кайтты. Күп кенә итеп акча да алды. Авылда бит
җыен эчкече. Саша кайту белән яше-карты көн дә җыелып
кына торды. Эчеп тә куйдылар. Саша эчеп алса, күзе берни
күрми, сугыша, кеше танымый, я Аллам! Бер ай бөтен авыл
белән эчтеләр. Йөргән кызы ире белән кунакка кайткан иде,
шуның ирен үтерә язып кыйнады, үләр дип курыккан идек,
исән калды. Саша икенче көнне айныды да башын тотып
утыра. Күрәм, күзендә бушлык. «Әни, кичер мине, мин инде
кеше була алмам. Кичәгесен хәтерләмим, алда ни кыласымны да белмим», ди. Теге ирне кыйнаган өчен утыртырга
тиешләр иде, тик нишләптер заявлениеләрен кире алдылар.
Саша моңа бер дә сөенмәде. Тагын кире китте инде, бу юлы
ул үзе үлем эзләп китте. Бу дөньяда үз урынын таба алмый.
Берәр могҗиза гына ярдәм итмәсә... Үлгән хәбәре килсә дә
аптырамам, үзе эзләп китте.
Тагын авыр тынлык урнашты. Рушан да ни әйтергә
белмичә аптырап утырды. Кабат Сашаның анасына бер күз
сирпеп карады. Ни өчен бу ананың йөзе шул чаклы йончыган дигән соравына җавап тапты кебек. Улының үле хәбәре
килгәнне көтеп утыра түгелме соң? Авыр иде, башларын иеп
кенә өйдән чыгып киттеләр. Аларны Сашаның әнисе озата
чыкты, Рушанга текәлеп карап торды да:
– Син бит җиңгәнсең үзеңне, ник соң ул үзен җиңә алмый? Нишләттеләр сезне анда, ник шулчаклы үзгәрдегез?
– Апа, юкка өметеңне өзәсең, бу дөньяда әллә нинди
могҗизалар килеп туа бит. Миндә дә булды андый гөнаһ...
– Шулаймы, улым, ә ни ярдәм итте соң?
– Мәхәббәт, әти-әни. Яхшыга юрасаң, яхшы була, ди.
Ни булса да миңа хат языгыз.
Авылны чыккач, Рушан машинаны бер яланга чыгарып
туктатты. Башын рульгә салды да уйга чумды. Әлфис тә сүз
кузгатырга читенсенеп утыра бирде. Рушан үзе сүз башлады:
– Беләсеңме, Әлфис, мин аны аңлыйм. Ул сугышны
үткән кеше шулчаклы үзгәрә! Безне сугышма, кан койма,
үтермә дип үстерәләр. Унсигез яшеңә чаклы шулай дөрес
дип яшисең, ә бер көн килеп, ата-анаң сеңдергән әйбернең
киресен эшлисең. Сугышасың, үтерәсең, син үтермәсәң, сине үтерәләр. Бармак киселгән каннан да курыккан малайлар
беркөнне кан эчендә йөзәләр. Отышсыз сугыш бу. Кешенең
психикасын сындыра торган. Унсигез яшьлек, каны кайнап
торган егетләрне утка илтеп тыгалар. Курыкмас өчен эчәргә
өйрәнәләр, аннан наркотикка күчәләр. Исерек белән наркоманга берни дә куркыныч түгел. Әнисе хаклы, бәлки чынлап
та үлем эзләп киткәндер. Андагы тормыштан соң мондагы
тормышка җайлаша алмыйча кире килүчеләр мин барда да
очрадылар.
– Рушан абый, син бит...
– Мин дә киткән идем. Эчәргә дә өйрәндем, үзең күрдең. Әти каты тормаса, Ләйсән дә гарип дип ташласа, мин дә
беткән идем. Сашаның әтисе юк, артында яхшы тыл булмау
аны кире китәргә мәҗбүр иткәндер. Юксаң, сугышка керергә
барганда, һәрвакыт «үтермә, гарип калдырма, душманга
пленга бирмә», дип, Ходайга ялварасың. Шуннан исән калгач, тагын кире китәргә...
* * *
Туйга Заһир да кайтып төште. Иртән машиналарны
бизәп, Чаллыга кыз алырга киттеләр. Туй Сарманның бер
кафесенда әзерләнде. Рушан туй алдыннан гына үзенә яңа
машина алып җибәрде.
– Яңа тормышка үзебезнең машинада барыйк әле. Утыр,
дус, яныма. Күрсеннәр Сарманның асыл егетләре Чаллының
гүзәлләрен ничек алып кайтканны. – Рушанның авыз колакта, колак еракта. – Эх, дус, яшибез әле!
Дустының күтәренке күңеле Заһирга да күчте. Ул бертуктаусыз такылдаган дустына карап сокланды. Кирәк бит,
кешене мәхәббәт нишләтә?! Ә аның исенә төшсә, әрем капкандай була. Йомшак күңелле Заһирның күңелен туганы
да, сөйгәне дә бик тирән яралады. Шуңа ике ел авылына да
кайтмады.
– Заһир дус, без синең белән иртәгә ныклап сөйләшербез. Чөнки син белмәгән нәрсәләр дә бар. Бу тормышта без
аңлап бетермәгән нәрсәләр дә җитәрлек әле.
Кыз алгач, Чаллы загсына кереп язылыштылар, аннан
мәңгелек ут янына чәчкә салырга килделәр. Шулчак юл буенда такси туктады, аннан озын буйлы, кара костюм-чалбардан, олы букет күтәргән бик чибәр егет төште дә кияү белән
кәләш янына елмаеп килеп басты.
– Котлыйм сезне, Рушан абый, Ләйсән апа, бәхет
сезгә!
– Рәхмәт, Рөстәм, рәхмәт, – дип Рушан белән Рөстәм
кочаклаштылар. Рушан белән Ләйсән аның котлауларын
шатланып кабул иттеләр. Рөстәм алар янында басып торган
Заһирга борылды.
– Исәнме, абый, – дип кул сузды. Тик Заһир биргән сәламне алмады, берсүзсез читкә борылды. – Ярый, тагын бер
кат котлыйм. Мин эштән генә килдем, такси көтеп тора, – диде дә кызу-кызу атлап таксига таба китте. Барып җитәрәк
аны Әлфис куып җитте. Кул биреп күрештеләр, бик елмаеп
нәрсәдер сөйләштеләр. Заһир урт тешләрен чәйнәп аларны
күзәтте. Бәләкәй энесе дә сатылган. Рөстәм нык үзгәргән.
Өстенә кигән кара костюм-чалбары да, матур итеп алдырылган калын җитен чәче дә бик килешеп тора. Бай кияве бит.
Ярпач, ак башлы малайдан үз-үзенә ышанучан көчле ир-егет
үсеп җиткән.
Рушан Заһирга карап алды да җилкәсенә кулын салды.
– Яхшы егет ул. Синең тәрбия, дустым, ул бит һәрвакыт сиңа охшарга тырышты. Иртәгә мин сиңа барысын да
аңлатырмын.
Тик иртәгәсе көнне төштә үк Заһир китеп барды, Казан
га баручы машина туры килде. Тагын уртага салып сөйләшеп булмады. Заһирның үз эченә бикләнеп, яралы йөрәк
белән йөргәнен әнисе дә күреп тора. Аңлатырга омтылып
карады. Тыңлап тора, тик йөрәге белән ишетми шул.
Рөстәм таксига утырып китте, ашыгам, дигән булды.
Юкса, ул да туйга чакырылган иде бит. Күңел түрендә кечкенә өмет дигән нәрсә ята иде. Заһир абыйсы кул биргән
булса, ул да аларга ияреп китә ала иде бит. Юк, арты белән
борылып басты. Ә аңа Заһирның дуслыгы һава кебек кирәк.
Тамак төбенә төер утырды. Рөстәмнең дә алар арасында буласы килгән иде бит. Урамда шундый матур алтын көз. Ярый,
булмады инде. Гөлназны алып, берәр җиргә барып кайтырга кирәк. Соңгы вакытта җиңгинең дә кәефе юк, әллә ни
булган. Илшат абый үпкәләткән әллә... Илшатларның ишек
төймәсенә басты. Эчке якта «әти, әти килде, ач-ач» дигән
тавыш ишетелде. Яшь әти үзалдына елмаеп куйды. Җиңги
ишекне ачты да тиз генә ваннага кереп китте. Бала йөгереп
килеп әтисен аякларыннан кочаклап алды.
– Әти, әти!
Гөлназга озакламый ике яшь тула, ул шундый матур
итеп сөйләшә. Әтисенең муеныннан кысып кочаклый да
чуп-чуп үбә. Шул кечкенә кеше кисәге дөньяның бөтен бер
мәгънәсенә әйләнсен әле.
– Әйдә, кызым, кайтабыз, берәр җирдә карусельдә
әйләнәбез, көн матур. Кая киемнәрең, әйдә, киен.
Ваннадан җиңги чыкты, бите дә, чәчләре дә юеш, үзенең чырае ап-ак.
– Яхшы иттең, Рөстәм, алып кит, бер дә хәлем юк, карый алмыйм.
Рөстәм тышкы ишектән чыгуга, Илшат абый кайтып
туктады.
– Нигә, туйга бармадыңмыни? Баланы нигә болай иртә
алып китәсең? Мин бүген сөймәдем дә бит әле, – дип баланы иркәләде.
– Җиңги чирләп тора, корсаклы, ахрысы. – Рөстәм моны
шундый гади итеп әйтте. Әйтерсең, ел саен бала табалар.
– Ни дидең? – диде Илшат аптырап.
– Ваннада коса иде бугай, чырае бөтенләй киткән, корсаклыдыр дим.
Илшат бераз авызын ачып карап торды да өй ишегеннән
бәрелә-сугыла кереп китте. Аннан ишектән башын тыгып
кычкырды:
– Юраганың юш килсә, миннән машина! – диде дә
ишектән кереп югалды.
– Мишәйт итмәс иде, иеме Гөлназ?
Рөстәм кайтып кергәндә өйдә бер көтү кызлар-егетләр
аш бүлмәсендә бәйрәм итеп утыралар иде. Рөстәм килеп
керүгә шаулашудан туктап, бөтенесе аларга текәлделәр.
Рөстәм берни булмагандай кычкырып исәнләште. Яшьләр
тагын шау-шу килеп, аны да үзләре янына чакырдылар.
– Гүзәл, бу синең иреңме? Абау, нинди чибәр! Ә кызың
гел үзеңә охшаган.
Гүзәл ни әйтергә белмичә югалып калды. Ул баланы беркайчан кулына алганы да юк. Рөстәм белән дә күршеләр генә
булып яшиләр. Талашмыйлар да, кырышмыйлар да. Рөстәм
баланың өс киемен салдырган арада кызлар, дөньяларын
онытып, Рөстәмне күзәттеләр.
– Гүзәл, чакыр инде иреңне, безнең белән утырсын! Яхшы түгел бит хуҗа утырмагач.
Әллә чит кешеләр булганга, бала әтисенең муеныннан
кысып кочаклаган, ычкындырмый да. Рөстәм бер урындык
алып алар янына килеп утырды.
– Я, нинди бәйрәм инде?
– Ник, белмисезмени, Гүзәлнең туган көне бит, әллә
оныттыгызмы?
– Ә, алай икән, без туган көннәр үткәрмибез бит.
– Ник үткәрмисез?
– Картая алайса. Торсын яшь килеш.
Рөстәм белән Гүзәл бик мәгънәле генә итеп бер-берсенә
карашып алдылар. Гаилә икән – гаилә дип уйласыннар.
– Ә сез аңа бүләкләр дә алмыйсызмыни?
– Мин бүләкләрне кеше юкта төнлә генә бирәм.
– Ой, аңлашыла! – дип көлештеләр кызлар.
Рөстәм Гүзәлгә кайчан карамасын, ул кызларны күзәтә
иде. Ә кызларның күзләре анда. Рөстәм дә аларга карап
елмайды, матур-матур сүзләр әйтте. Кыскасы, кызларның
йөрәген яулады. Гүзәлнең генә кәефе никтер кырылганнан
кырылды. Сыра эчеп күңелләре күтәрелгән кызлар Рөстәмгә
ничек ошарга белмәделәр. Гүзәлдән генә бераз шүрләделәр
бугай, ни әйтсәң дә, хатыны бит. Гүзәл бервакыт сикереп
торды:
– Ярый, җитәр бүгенгә, сыра да бетте. Безгә баланы йоклатырга кирәк, барыгыз, кайтыгыз, – диде.
Тараласылары килмәсә дә, торып җыена башладылар.
– Ой, кызлар, сез бигрәк чибәрсез, тагын килегез, – дип
хушлашты Рөстәм.
Халык чыгып киткәч, Рөстәм баланы утыртып ашатты.
Гүзәл пыр-пыр килеп өстәл җыештырды.
– Син нишләп минем алда кызларга кармак салып утырасың? Син минем ирем икәнне онытма! – диде Гүзәл
– Кем дидең, ни булды сиңа?
– Иртәгә институтта миннән көләчәкләр, ире хатыны
алдында башкаларга бәйләнеп утыра дип.
– Әллә көнләшәсең инде? Алай көнләсәң, алып кайтма
андый чибәр кызлар. Онытма, мин дә күптән инде мәктәптәге акбаш малай түгел, мин ирекле ир кеше. Кайсысын телим – шунсын сайлыйм да, озатып та куям. Кунарга алып
калсаң да ярый иде әле берсен.
Гүзәлнең күзе маңгаена менде.
– Калдырып кына кара! Үз өең булгач, теләсә нәрсә
эшлә, бу әлегә минем фатир.
– Әйе, менә уйлап торам әле, безнең контракт бетте бит
инде, ике ел булды. Бабайга дөресен әйтеп бирсәк тә буладыр. Гөлназның өлешен бүләбез дә аерылышабыз. Син миңа
баланы, ярты фатирны бирәсең.
– Юк, әйтмә әтигә, ул риза булмаячак.
– Мине үзеңә өйләндерү юлын таптың бит, котылу
юлын да тап инде. Миңа хатын, балага әни кирәк.
– Өйләнер идеңме?
– Ник өйләнмәскә, мин бит печтерелгән алаша түгел,
сау-сәламәт егет. Баланы да карар кеше кирәк, җиңги үзе
бәби көтә, баланы карый алмый.
– Кем әйтте бәби көтә дип?
– Үзем күрдем. Шулай булгач, миңа өйләнергә кирәк.
Һәм тиз арада.
– Кемгә?
– Табылыр әле. Һичьюгы Лилиягә өйләнермен.
Гүзәл корт чаккандай кабынды, тик ни әйтергә белмәде, чүпрәген тотып атты да аш бүлмәсеннән чыгып китте.
Рөстәм кызына елмаеп:
– Булды, тегенең җенен котырттык, – дип куйды.
Гүзәл дөбер-шатыр килде, нәрсәдер күчерде, паласлар
суыртты, кухняга кереп идәннәр юа башлады. Эшләсә, эшне
җиренә җиткереп, пөхтә итеп эшли. Теләге булса, ашарга да
пешерә. Рөстәм бала белән икесенә үзе пешерә.
– Хатын, ни булды сиңа, ник җенләнәсең? – дип, кабарган ачуын тагын да күпертеп җибәрде. Гүзәлнең зәңгәр күзләрендә очкын уйнады, бик каты итеп нидер әйтәсе килгәне
күренеп тора.
– Акбаш, кит, комачаулап торма.
Рөстәм көлеп куйды.
– Сиңа акбаш булса, башкаларга алтын ул баш.
– Кемгә генә кирәк икән ул буш баш?
– Бар инде аның хуҗасы. Теге, бая синең янда утырган
егетне әйтәм, синеке идеме?
– Әйе, минеке, менә дигән егет.
– Тик аның башы минекеннән дә аграк. Син, ахрысы,
үзең акбашларны яратасың.
Гүзәл идәнгә аяк тибеп кычкырып җибәрде:
– Үртәмә мине, берәрсен алып кайтырмын да торырмын.
– Алып кайт икене берьюлы, өч ир белән яши дисеннәр.
Син бит башкалардан аерылып торырга яратасың.
– Әти, әти, – дип, бала Рөстәмнең аягыннан кочаклап алды. Баланың куркуы йөзенә чыккан. Рөстәм баланы кулына
күтәреп алды. Бала әтисен муеныннан кысып кочаклады, әнисенә иреннәрен турсайтып, ачуланып карады. Рөстәм белән
Гүзәл бер-берсенә карашып алдылар. Моңа чаклы алай итеп
кычкырышканнары юк иде, аннан, аны әле бәләкәй, берни
аңламый дип уйлыйлар иде бит. Күрәсең, аңлый.
– Әйдә, кызым, йоклар вакыт җитте, әни идән юа. Тыныч йокы, диген. – Бала эндәшмәде, башын гына читкә борды. Алар арасында бернинди җылылык та юк иде.
Икенче көнне ял, иртән йокы туйдырып тордылар. Гүзәл
инде нәрсәдер әзерләп йөри иде. Рөстәм дә балага ботка пешерергә куйды. Икәү сүзсез генә үз эшләре белән маташтылар. Рөстәмнең телефоны шалтырады, ул алды да:
– Сәлам, матурым, хәерле иртә! – диде. Гүзәл әллә юри,
әллә ачудан, олы кәстрүлне кулыннан төшереп җибәрде.
Рөстәм сөйләшә-сөйләшә икенче бүлмәгә чыгып китте. –
Ярый, килербез, – дигәне ишетелде.
Төшке якта киенеп-ясанып, бала белән икәү чыгып та
киттеләр. Рөстәм буш вакытларында Катя янына баргалый
иде, баланы да ала. Бүген дә Катя шалтыратты, алар балалар кафесена барырга сөйләштеләр. Алар бик еш булмаса
да, балалар белән бергә чыккалыйлар. Катяның улы Миша
Гөлназ белән бик тату уйныйлар. Анда балаларга уйнарга кабартылган бик матур таулар, баскычлар бар. Балалар шунда
уйныйлар, ә алар икесе кулга кул тотышып булса да утыралар. Аларга шулай да рәхәт.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.