Бала уянып, еларга, мышкылдарга тотынды. Җиңги бала янына бармакчы булып сикереп торды.
– Утыр, җиңги! – дип кычкырды Рөстәм. Җиңги тиешле кеше шым гына кире урынына утырды, бер иренә, бер
Рөстәмгә карады. Бала ныграк еларга тотынды. Гүзәл бала
янына бармады. Рөстәм дә кузгалмады. – Җиңги, баланы ни
белән туйдырасың, күрсәт, өйрәт нәрсә эшләргә икәнне.
Илшат абыйсы катышмады, урт сөякләрен чәйни-чәйни
түзде. Хәзер буран башланасы күренеп тора. Гүзәлгә әтисенең, абыйларының каты кагылганы юк. Илшат абыйсы аны
якларга тиеш, бигрәк тә баланы бүген үк алып китәргә тиешләр. Аннан Рөстәмне дә куып чыгарасы гына кала. Монда
аның бер нәрсәсе дә юк. Абыйсы бармагын күтәрде.
– Менә нәрсә, иртәгәдән баланы иртән безгә китерәсең.
Җиңгәң бездә карый, кич эштән кайтышлый алып кайтасың.
Ә син, сеңелкәем, институтка укырга йөрисең. Сессияләреңне бирдеңме яңа елга чаклы, синнән сорыйм? – Гүзәл башын
аска иде. – Ярый, иртәгә барып тикшереп кайтырмын. Кара
аны, укымый да, эшләми дә, бала да карамый өйдә тырнак
үстереп утырырмын дип уйлама. Кайтып китәрсең авылга.
Ярый, иртәгә күз күрер.
Икенче көнне иртән иртүк Рөстәм баланы күтәреп чыкты, җиңгигә илтеп калдырды да эшкә китте.
* * *
Рушан да бу җәйне бушка уздырмады. Бик күп китап
укыды, аның арасында әтисе ясаган турникта тартылды,
бәләкәй гантельләр белән мускул үстерде. Ләйсән белән хат
алыштылар. Ләйсән шулай теләде, юкса, шалтыратып сөйләшергә дә була. Юк, хатлар язышуга ни җитә. Элеккеләр белми генә хат язмаганнар шул. Хатка бөтен җан җылыңны биреп, матур сүзләр язарга була, аннан аны кабат-кабат укып,
йөрәгеңә кысып-кысып еларга, көләргә була. Рушан үзе дә
хатлар укырга ярата. Укытучы булачак кешегә матур сүзләр
белән хат язу, хат уку үзе бер әдәбият икән бит. Ләйсәннең
шигырь белән язган хатларына каршы аның да шигырь белән
җавап бирәсе килеп, китаплар актарды, шигырьләр эзләде.
Онытылып-онытылып шигырьләр укыды. Үзе өчен яңа шигырь дөньясын ачты. Ул элек болардан ерак тора иде. Күрче,
шигырьдән дә моңсуланып елап була икән!
Рушан Ләйсән белән протезлар кигәч кенә очрашырмын
дигән хыял белән яшәде. Туйды бу коляскадан да, тизрәк
ничек тә аякка басарга кирәк... Август азагында әтисе белән
кабат Казанга килделәр. Күпме дулкынлану, киләчәккә күпме өмет! Тормыш төбе-тамыры белән үзгәрергә тиеш кебек.
Тик ул тормыш үзгәргәнче бу тимер аякларга тешеңне кысып күнегергә кирәк икән шул әле. Улының интегүен күреп,
әтисе юата:
– Ярый, улым, монысына гына калгач, җиңәсең инде.
Башта таяклар белән йөрергә өйрәнде, аннан таяксыз
йөрергә тырышты. Бәрелде, егылды, шулай да акрынлап
йөрергә тырышты.
Рушан тәвәккәлләп үзе генә Чаллыга китте. Тышта көз,
әбиләр чуагы. Шәһәр урамнарындагы чәчкәләрнең матурлыгы күз явын ала, бөтен кешене сәламләп утыралар кебек.
Рушан да аларга елмаеп карап торды. Ул бүген зур эш белән
шушы шәһәргә килде. Бүген, ниһаять, Ләйсәне белән очрашырга тиеш. Тукталыштагы җир астына төшеп, чәчкәләр
сайлап алырга кирәк. Ләйсәнгә аклары ныграк туры киләдер,
ул бит үзе ак розаларны хәтерләтә. Рушан бик саклык белән
генә аска төште, бөтен күңелен биреп сайлады чәчкәләрне. Бөтенесе дә матур, шулай да никтер алларын сайлады.
Рушан очрашуны күз алдына китергән саен дулкынланды.
Ашыкмыйм дисә дә, ашыктымы, баскычтан менгәндә яныннан балалар чабышып үттеләр. Берсе кинәт килеп бәрелүгә,
Рушан тимер аякларында басып кала алмады, тәгәрәп китте.
Аяклар үзеңнеке булмагач, гәүдәне дә тотып булмый. Стенага килеп бәрелде дә аска тәгәрәде. Күз аллары караңгыланды. Балалар туктап та тормадылар, аның чәчкәләрен таптап,
торып чаптылар. Баскычтан тәгәрәп төшеп, урталыкка сузылып ятты. Аяклар җайсыз каерылып, бот төбеннән авырттыралар. Рушан авыртуга кычкырмас өчен тешләрен кысты.
Тирә-ягына халык җыелганны тойса да, бердән, торып китә
алмавына хурланды, икенчедән, үзенә ачуы килде.
– Ах, юньсезләр, – диде кемдер. – Кая, булышыйм, мә,
баланы тотып торыгыз әле.
Кемдер Рушанны култык астыннан тотып күтәрде.
«Күзләре чыккандыр, чабалар», дип сөйләнде.
– Карагыз, аяклары сынган түгелме соң? –диде бер хатын.
– Юк ла, протез бит аяклары, – диде икенчесе.
Кемдер аны нык кына күтәреп аягына бастырды, тик ул
чайкалып китте.
– Кая, кочакла җилкәдән, кочакла, өскә алып чыгам.
Рушан җилкәсен куйган егетнең муеныннан кочаклады.
Теге егет аны өскә алып менде дә, кая куярга белмичә, тирәягына карады. Якын-тирәдә бернинди эскәмия күренмәде.
– Әйдә, менә монда утыртам, – дип, баскыч кырыендагы биеклеккә китереп утыртты. – Я, ничек? – диде дә тынып
калды. Рушан да аңа күтәрелеп карады.
– Рәхмәт сезгә. Рөстәм, син түгелме соң?
– Рушан абый! – Алар бер-берсенә аптырашып карап
тордылар. Рөстәм ни әйтергә белмичә баш чайкады, үзенең
күзенә яшь тулган иде. – Исәнме, – диде дә кул бирде. Бер
хатын Рөстәмнең җиңеннән тартты:
– Балагызны алыгыз, – диде.
– Рәхмәт, бөтенләй баштан чыккан. Кил, кызым.
Рөстәм баланы алуга, бала, башын кыек салып, әтисенә
сыенды. Рушан балага карап елмайды, гел курчак. Көрән
бөдрә чәч, күк йөзе кебек зәңгәр күзләр, бит уртасында кара
миң, уймак кебек матур иреннәр. Искитмәле матур бала.
– Белмим, кемгә охшагандыр кызың, тик мондый матур
бала күргәнем юк әле, – дип куйды Рушан.
– Син чәчкәләр тотып кая бара идең соң?
– Ләйсән апагыз янына барырга җыенган идем, сезне дә
укытты түгелме соң? Язмагандыр, чәчкәләр дә юкка чыкты,
өс тә пычранды. Рәхмәт инде, әле дә син очрадың. Өйрәнеп
бетеп булмый шул әле бу тимерләргә. Чукынды, шундый
авырта, кая барып рәтләргә?
– Рушан абый, интекмә, рәтләргә икән – чалбар балагын
күтәр дә рәтлә.
– Юк инде, читен, кеше йөреп тора.
– Әйдә, мин каплап торам.
Рушан чалбар балагын күтәрде. Бот төбеннән буып
бәйләнгән каешларны күргәч, Рөстәм башын читкә борды,
беренче күргәндәге курку-кичереш беркая да китмәгән. Рушан каешларын рәтләгәч, акрын гына торып басты.
– Әйдә миңа, хәзер өстеңне әзрәк тәртипкә китерәбез дә
аннан барасы җиреңә барырсың. Тукта, мин сиңа чәчкәләр
алып чыгыйм. – Рөстәм йөгерә-атлый аска төшеп китте.
Нәкъ тегеләре кебек алларны алып чыкты. – Моннан ерак
түгел, әйдә.
Алар ашыкмый гына Рөстәм яши торган фатирга кайтып керделәр. Өйдә беркем дә юк иде.
– Сал костюмыңны. Күлмәгеңнең якасы да пычранган
икән, син анда чәчкәләрнең суын түгә торган җиргә егылып
төшкән идең шул. Кая әле, мин сине хәзер үзем киендерәм.
Күлмәгеңне дә сал. Тәк, менә болай яхшы булыр. Кара, нинди мускуллар үстергәнсең, матур! – диде сокланып.
Ул аңа ап-ак күлмәк һәм юка гына кара куртка кидерде.
– Күлмәгеңнең өске ике төймәсен эләктермә, ачык торсын, менә шулай. Во, бер дигән егет булдың. Тукта, хәзер
чәй эчеп алыйк, аннан китәрсең.
Рөстәм кухняга чыгып йөгерде. Бала утырган җиреннән селкенми дә аларны күзәтте. Рушан акрын гына аның янына килеп утырды, йомшак кына итеп чәченнән сыйпады. – Исемең ничек, курчак? – диде елмаеп. – Гөлназ, – диде Рөстәм. Бала тиз генә әтисенең алдына менеп утырды, тагын куенына сыенды.
– Сине бик ярата бугай. Болай ничек яшисең, хатының
кайда?
– Кем белгән, йөридер шунда үз эше белән. Безнекеләр
ничек анда?
– Ярыйсы, бар да исән-саулар. – Бераз тынлык урнашты. – Шулай да, Рөстәм, сиңа соравым бар, миңа ирләрчә
дөресен әйтә аласыңмы? Ник син моны эшләдең? Әти әйтә,
гаилә икегә бүленде, ди.
– Дөресеме, дөресе шул: мин берни дә эшләмәдем. Тик
моңа әнидән башка беркем дә ышанмады, әти тыңлап та тормады, куып чыгарды. Мине китереп кыстылар, мин артык
карышмадым. Беләсеңме, нигә? Оят булса да әйтим, синең
хәлгә каласым килмәде. Көзгә армиягә иде. Ике генә юл бар,
өйлән, өйләнсәң, армиядән алып калалар. Мин сине аяксыз
күргәч, котым алынды. Ярый әле синең үз әти-әниең бар карарга, ә мин кемгә имгәк булып ятыйм? Бу сүзләрне синең
алда сөйләү оятсызлыктыр да, тик мин ул чагында шул сугыштан котылу турында гына уйладым. Ике яманның берсен
сайладым. Син мине байлыкка кызыккан дисеңдер. Башта
кызыктым, тик мин берни дә сорамадым. Мин эшлим, үзем
эшләп тапканга яшим. Балда-майда йөзә дип уйлама. Мин
ирекне дә, сугышны да шушы балага алыштырдым. Мин гаепле синең кебек егетләр алдында...
– Рөстәм, мин сиңа судья түгел. Аннан, бөтен кешене
дә Чечняга җибәрмиләр. Кемнең бәхетенә ни чыга бит. Кеше кырганчы, шушындый кыз үстерүең яхшырактыр. Мин
китим, әйберләреңне китереп китәрмен.
– Тукта, мин сиңа чәй дә эчермәдем бит.
– Кирәкмәс, чәй эчәргә барам бит, әби-бабай белән танышырга.
– Алар сине яратырлар, Рушан абый. Ләйсән апа белән
без бөтенебез дә горурлана идек. Һәркемгә дә эләкми андый
бәхет. Сәлам әйт бездән, иеме, кызым. Барыр җирең булмаса,
кунарга кил, – дип, Рөстәм аны озатып калды.
* * *
Ишеккә килеп җиткәч, Рушанның кыюлыгы юкка чыкты. Никтер иртән тыпырчынып типкән йөрәк куркып-шикләнеп калды. Әллә баягы егылу кәефен кырды инде... Рушан
бер алга, ике артка таптанганда, ишек кинәт үзе ачылды.
Ишектән чүп чиләге күтәргән хатын килеп чыкты. Чәчкәләр
тотып торган егетне баштанаяк күздән кичерде, аннан елмаеп:
– Хуш киләсең, егет, түргә уз. Ләйсән, безгә кунак
килгән, чыгып каршы ал, – диде апа кеше. Ишектә Ләйсән
күренде.
– Әнекәем, синме бу? – диде дә килеп кочаклап ук алды. – Әни, кара инде, бу бит минем Рушаным! – Аның күзләрендә яшь ялтырады. – Рушаным!
– Аңладым инде. Керегез.
Ләйсән Рушанны җитәкләп өйгә алып керде. Рушан
һаман кып-кызыл булып, ни әйтергә белмичә ишек төбендә
таптанды.
– Әтисе, кара, кем килгән, чык, каршы ал.
– Кая әле, кем килгән? Ох, чынлап та олы кунак килгән,
исәнме, улым?! – дип килеп кул бирде. Рушан җиңел сулап
куйды. Әтисе белән әнисе аш бүлмәсенә кереп киткән арада
Ләйсәнгә карап торды да тиз генә күкрәгенә кысып кочаклады.
– Көттеңме, мин килдем, бик сагынып килдем.
Аның тавышы тонык кына булып йөрәк түреннән чыкты. Ләйсән аның күзләренә күтәрелеп карады, аларда шулчаклы наз, сагыну, тагын әллә ниләр...
– Көттем, көн дә көттем, әнә-менә килеп керерсең кебек
иде. Рушан, син бүген искитмәле чибәр! – Ләйсән аны тагын биленнән кысып кочаклап алды. – Беркая да җибәрмим
бүтән, Рушан, мин сине шундый озак көттем, белсәң иде ул
көтүләрнең авырлыкларын!
Рушан да аны кочаклап, чәчләреннән үпте.
– Китмим, мин сине алырга килдем. Риза булсаң, мин
мәңге яныңнан китмәс идем.
– Риза, Рушан, риза!
– Балалар, әйдәгез, чәй эчеп алыйк, – дип әтисе чыгып
эндәште. Өстәл тирәли утырыштылар. Олыларның сынап
караганын Рушан сизеп утырды, уңайсызланудан тирләп
чыкты.
– Ничек соң хәлләр? Без инде синең турыда бик күп
ишеттек. Шулай да үзеңне дә бик күрәсе килгән иде, килеп
яхшы иттең, – диде әтисе.
– Рәхмәт, абый, хәзер инде ярыйсы. Менә, аяклар да
ясап бирделәр, кеше кулына карап утырмыйм, ярыйсы, болай яшәргә була.
– Ә киләчәккә нинди планнар, нәрсә белән шөгыльләнергә уйлыйсың?
– Әллә нинди зур планнар корып булмый инде, шулай
да Ләйсән белән бергә мәктәптә эшли алырмын дип уйлыйм.
Мин сессияга килдем, икенче курска.
Ләйсән сикереп торды.
– Син укырга кердеңмени, миңа берни әйтми дә?!
– Нәрсәсен әйтәсең инде, әле укыйсы да укыйсы. Монда инвалидлар җәмгыятендә эш табарга ярдәм итәрбез диделәр.
Ләйсәннең әнисе дә телгә килде.
– Ярый, улым, тырышсаң, бар да булыр. Укырга кереп
яхшы эшләгәнсең, мәктәпләрдә ир-ат укытучылар җитми.
Нинди фән буенча инде?
– Тарихны сайладым. Мин физика-математиканы ярата
идем дә, тик анда читтән торып укып булмый. Минем әти
җилкәсендә утырасым килмәде.
– Дөрес эшләгәнсең, улым, ирләр тарихны белергә тиеш, мин үзем дә тарих яратам, – дип, Ләйсәннең әтисе элеп
алды. – Бу өйдә миннән башка тарих белән кызыксынучы
юк. Менә бит, сөйләшер кеше дә булды. Син башта шуны
әйт: кайчан кызны соратасың, сине көтеп картаеп бетә бит
инде?
– Әтисе, ни эшләвең бу? – диде әнисе кызарып. – Оят
кирәк.
– Ә нигә оялырга? Исән чагымда оныклар сөеп каласым
килә, мин бит өйдә эшсез утырам, ичмасам, бала карап утырырмын.
– Тукта, атасы, кеше өйгә керде генә бит әле, көт бераз...
– Юк, көтмим, мин бүген бар, иртәгә юк, үзең беләсең.
– Тукта, кызма, мә, даруыңны эчеп җибәр, тынычлан. –
Әнисе дару салып бирде. – Рушан, әллә ни уйлый күрмә,
безнең әтиебез шулай кызу канлырак.
Рушан көчле кулларын булачак бабасының кулына салды.
– Рәхмәт, – диде, үзе дулкынланудан иреннәрен кысты. – Сез риза булсагыз, мин яучы җибәрер идем. Мине ярты
кеше димәсәгез, минем аяклар гына юк...
– Калганы урынындамы, кулларың исәнме, башың урынындамы? Минем әти дә синең хәлдә иде, алар әни белән
шундый тату яшәделәр, мин аларның беркайчан кычкырышканнарын хәтерләмим. Эш аякта түгел, эш башта. Кызымны
кыерсытмас булсаң, сорат, әйдә, хәзер үк сора.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.