Рөстәм ашыгып ишекне ачты да Гүзәл бүлмәсенә ташланды. Гүзәл колагына наушниклар киеп журнал актарып
утыра, бала ярыла язып акыра. Рөстәм артыннан күршеләр дә кереп җиттеләр. Гүзәлне бу хәлгә үк барып җитәр дип
Рөстәмнең башына да килмәде, ачудан наушникларын йолкып алып атты. Гүзәл моны көтмәгән иде, ни булды дигәндәй
аптырап, каршысында торганнарга карап тора бирде.
– Әйттем бит, милиция чакыртырга кирәк, – дип кычкырды күрше хатыны.
– Апалар, гафу итегез, без хәзер үзебез барысын да җайлыйбыз, – дип, Рөстәм этеп дигәндәй күршеләрен чыгарып
җибәрде. Өстендәге курткасын салып атты да Гүзәл каршысына килеп басты. – Хәзер үк баланы алып имезмәсәң, ярты
сәгатьтән монда милиция килеп җитә. Хәзер үк ал баланы
кулыңа!
Гүзәл берсүзсез арты белән әйләнде.
– Алаймы? Хәзер мин сиңа күрмәгәнеңне күрсәтәм.
Рөстәм бүлмә уртасына артлы урындык китереп куйды. Муенындагы шарфын кулына урап тотты да Гүзәлне
урындыкка утыртып, кулларын артка каерып, бәйләп куйды.
Гүзәл тибешеп акырырга тотынды. Бер пеленка белән авызын да тартып бәйләде. Гүзәл аяклары белән идәнгә дөп-дөп
тибә башлады. Ул да булмады, әллә астан, әллә өстән, батареяга шакый башладылар. Кухня сөлгеләре белән аякларын
урындык аягына кушып бәйләде. Үзе дә тирләп-пешеп чыкты, өстендәге күлмәген дә салып атты, билдән югары шәрә
калды. Гүзәлнең коты алынды, күзләре түгәрәкләнде. Рөстәм
бераз карап торды да Гүзәлнең калын халатын ачып җибәрде. Күкрәкләре калын пеленка белән кысып бәйләнгән.
– Яхшылык белән әйткәнне тыңламадыңмы? Мин сиңа
әтиең түгел, үчти-үчти итеп торырга. – Күкрәктәге чүпрәкне көчкә сүтеп алды. Кып-кызыл булып тулышкан матур
күкрәкләргә карап торды да иминең башыннан тотып кысты,
сөт килеп чыкты. – Әһә, сөтең бар!
Рөстәм йөгереп йөрде, каяндыр әллә нинди чүпрәк
табып чылатты да күкрәкләрне ашыгып-ашыгып сөртеп
алды.
– Әни өйдә юкта сыерны мин сава идем, савар алдыннан юып ташлыйм, менә шулай. Тәк, Гөлназым, кил әле!
Рөстәм ярсып елаган баланы күтәреп алды, бала тынычлана алмады. Рөстәм аны кулында селкеде. Азрак тынычлангач, Гүзәлнең күкрәгенә китереп төртте. Бала бәләкәй генә
авызы белән ими башын эзләп капты да сулкылдый-сулкылдый имәргә тотынды. Рөстәмгә бу минутта бала шундый
кызганыч булды. Тургай чаклы гына нәрсә, ул да бу дөньяга
үзе теләп тумагандыр, хәзер тугач нишләсен соң...
Гүзәлнең күзеннән яшь ага, башын болгап елый, тавышын ишетүче генә юк. Күкрәкнең икенчесеннән дә сөт тама
башлады, Рөстәм балага икенче имине каптырды. Тотып торып куллары талды, шулай да өйдә урнашкан тынлык җанга
рәхәт бирә иде.
– Бәхетең, мин бүген бәхетле, ачулы чагыма эләксәң, тотып яра идем. Онытма, мин бит синең законлы ирең, менә
ике ел мин дигәнчә булмаса, әтиеңә дөресен сөйләп бирәм.
Шуннан бетте сиңа акча да, ирек тә. Баланы ачка үтергәнең
не белсәме, гарьлегеннән үзеңне үтерә. Күрдеңме күрше хатыннарын – баланың тавышы гына чыксын, хәзер милиция
чакырталар.
Рөстәм сөйләнә-сөйләнә баланы имездерде. Бала имине
ычкындырды да арып йоклап китте. Ул аны акрын гына урынына илтеп салды.
– Йокла, тургай, – диде. – Әниең дә йоклый, мин дә
йоклыйм.
Рөстәм Гүзәлнең бәйләрен сүтмәде, яныннан үтеп китте дә бүлмәсенә кереп ятты. Гүзәл ничаклы кычкырмасын,
чүпрәк аркылы күршеләргә ишетелмәде. Иртәгә Илшат
абыйсына әләкләрме икән?.. Ярый, каты куллы бул, диде бит
үзе дә. Рөстәмнең йокысы йокы булмады. Гүзәлнең елаганы
ишетелеп торды. Түзмәде, торып бәйләрен сүтте.
– Кыенмы? Тургайга да кыен, син аны көннәр буе ач
акыртасың. Бер тавышың гына чыксын, иртәнгә чаклы
бәйләп куям. Бар, ят.
Гүзәл елый-елый урынына барып ятты, оят һәм гарьлек
иде. Шул акбашны җиңә алмады.
Рөстәм иртән йокыдан уяну белән Илшат абыйсына
шалтыратты, җиңгине үзең белән алып кил әле, бала елый,
диде.
Икенче көнне көтмәгәндә эшкә әнисе килеп керде.
Рөстәм бу көнне костюм-чалбардан компьютер артында
утыра иде.
– Әни! – дип сикереп торып каршысына чыкты.
– Исәнме, улым, син мине чакырдыңмы?
– Әни, әни, чакырдым! Катя, минем урынга да утырып
тор әле. Әйдә, әни, монда бер урынга кереп сөйләшик әле.
Рөстәм әнисен җитәкләп диярлек бер тыныч почмактагы
кабинетка алып керде.
– Улым, син шундый чибәрсең, – диде Әлфия аңа сокланып. – Костюм-чалбар синең гәүдәңә бигрәк килешә. Мин
һич тә килә алмадым, улым. Чакырганыңны да сиздем. Әтиеңә борчылырга, дулкынланырга ярамый шул. Бүләкләрең
өчен рәхмәт. Тик әтиеңә белгертәсем килми, менә бүген
алып кайттым диярмен, әле яшереп куйдым.
– Әни, тукта, мин сиңа башта чәй китерим, аннан сөйләшербез, – дип Рөстәм чыгып йөгерде.
Рөстәм еш кына Әлфиянең төшенә керә, ярдәм сорый. Теге көнне Яңа ел иртәсенә иртән торып чыккан иде,
бүләкләрне күреп калды. Йоклап киткән инде, тоймаган.
Сарайга кереп елап та чыкты. Кыен булды, ни Заһиры кайтмады, гаилә уртага бүленде...
Ашыгып Рөстәм килеп керде.
– Менә, әни, минем чәйне дә эчеп кит әле.
– Әй, улым, эчәм, тамагым кипкән иде. Кичә Әхсәнне
күрдем дә, мин әйтәм, алып барып кайт әле, сагындым, күреп кайтыйм. Борчыласың бугай, улым, ни булды?
– Әни, мин сине көн дә чакырам. Аптыраганнан, нишләргә дә белмим. Гүзәл баланы имезми дә, ашатмый да,
үлсен, ди. Оят булса да әйтим инде, әни, кичә Гүзәлне яшь
тана кебек бәйләп имездем баланы. Бүген тагын нинди этлек
эшләр, белмим. Мин куркам, баланы үтерер дә миңа сылтап
куяр. Әни, нишләргә, бу сазга баштан кереп баттым.
Әлфия бик җитди итеп улына карады.
– Бала туган бит инде, күрәсең, Ходайга шулай кирәк
булган. Хәзер, улым, аның икенче ягы бар. Бала кем исемендә?
– Минекендә, әни.
– Улым, тапкан ана түгел, үстергән ана. Шулай ук әти
кеше дә. Синең башка атаң юк, аныкы да юк. Күңелең белән
кабул итсәң, ул синең иң яраткан, иң чибәр кызың булачак.
Гүзәлнең кирелеген бик көчле ир генә сындыра алачак. Ул
һәрвакыт иң яхшыга, буй җитмәстәйгә үрелә. Нишләтәсең
бит, шундый булып туган. Моңа чаклы үз теләгенә һәрвакыт ирешеп килде. Әтисе иркәләде, абыйлары яратты. Акча
кирәкме, кием кирәкме, тәмле ризык кирәкме, мә, җаның ни
тели. Ул бөтен теләгәнен алырга өйрәнгән, ә монда кемдер
көчләп, мыскыл итеп, аның горурлыгын сындырсын әле.
Ул хәзер үч алу теләге белән генә яши. Сиңа, улым, сабыр
булырга кирәк, ул баланы син якламасаң, кем яклар хәзер?
Үстерүен аны Әхсәннәр дә үстерер, Илшатлар да каршы
булмас, тик бу эшне сине өйләндергәнче эшләргә кирәк иде.
Хәзер инде ул синең законлы балаң. Ә Гүзәлгә килгәндә,
онытма, һәр чирнең үз даруы бар. Анда көнчелек көчле, иң
яхшы әйбер аныкы булырга тиеш. Иң яхшы егет тә аныкы
булырга тиеш. Син, улым, менә шул иң яхшы егет булырга
тиешсең. Ул сине үзе яулап алырга тиеш.
– Әни, Алла сакласын, бер көн яулый, икенче көнне мыскыл итеп салып таптый. – Чын ирне салып таптамыйлар. Тыңла, эшкә өйрән. Эш белән алдыр, үс. Әхсәннәр санлашырлык булсын. Тормышның, улым, һәр көне көрәш, шуны онытма. Ирләрчә төптән уйларга өйрән, беркайчан да алдан кычкырып чыкма, ахыргы сүз синнән булсын.
– Әни, эх, әни, мин кызу шул. Теге көнне әти куа дип чыгып китәсе калмаган. Кычкырыр, сүгәр дә тынычланыр иде
әле. Мин аңа үпкәләдем дә җенләнеп чыгып киттем. Заһир
абыйны да югалттым. Мин, әни, авылга кайткач, төнлә һәрвакыт капка алдында утырып китәм. Гүзәлнең әнисе мине
күралмый, мин аны. Көчкә түзәм авылда ялларны. Күңелем
белән гел сезнең янда. Әдиләне шундый сагындым, берәр
килгәндә алып кил әле.
– Син, улым, бер дә борчылма, мин бит синең белән.
Килер бер көн, һәрнәрсә үз урынына басар. Тормышта һәрвакыт җай чыкмыйча калмый ул. Әтиең белән һәрберегез
өчен горурланасыбыз килә. Ух, нинди шәп боларның уллары
дисеннәр!
– Барыбер юньсез Мөнирә малае диячәкләр.
– Кем әйтте алай дип?
– Гүзәлнең әнисеннән ишеттем. Әни аларга ни начарлык
эшләгәндер, мине күралмый ул.
– Күрәсеңме, улым, үлеп кенә котылып булмый шул кылган кылыклардан. Үзең үлсәң, балаларыңа кала яманатың.
Шуңа күрә яшьлекне матур итеп, кеше төсле яшәргә кирәк.
Мин сиңа һәрвакыт акыллы, тәртипле булыгыз дия киләм,
ул чакта барысы да «эх, шәп тә соң бу Мөнирә малае!» диярләр.
– Юк, Әлфия малае диген, әни.
– Алай да булсын ди. Тик бит, улым, сине шундый матур, сау-сәламәт итеп ул тудырган, аны да онытма, улым.
Нишлисең, хаталары күп булды мәрхүмәнең. Ходай үзе кичерсен. Без хәзер Әхсән белән сезгә барабыз, оныкны күреп
китим. Ул бит хәзер безнең кызчык.
Бу ялда авылга кайтмыйча калдылар, эш тә күп булды.
Илшат абый барысына да эшкә чыгарга кушты. Заводтан
бик күп запас частьлар кайтырга тиеш, шуңа чаклы складта
ревизия ясап, урын әзерләргә кирәк иде. Шимбә соң гына
кайттылар, җитмәсә, ял көне дә чыгарга кушты. Көн буе тимер ташып, арып кайтып егылды. Төнлә белән бала елаганга уянды. Кайчан торып алыр икән дип тыңлап ятты. Бала
кинәт елаудан туктады. Рөстәм башта Гүзәл кулына алды
дип уйлады, аннан торып, акрын гына ишек төбенә килеп
басты. Бүлмәдә зәңгәрсу төнге лампочка яна, шуңа бар да
ачык күренә. Бала караваты янында Гүзәл басып тора иде.
Рөстәмне күреп алуга, артка стенага сеңде, күзләре олы булып ачылды. Рөстәм нидер тоеп бала янына килде. Бала юк,
мендәр генә ята. Никтер ул күтәреп карарга булды. Мендәр
астында баланы күреп:
– Ах, җүләр, – дип кычкырып җибәрде дә баланы кулына алып селкетә башлады. Бала авызын зур итеп ачып,
тирән-тирән итеп тын алды. Рөстәм куркудан үзе дә калтырана башлады. Баланы күкрәгенә куеп селкеп йөри торгач,
бала елый башлады, аннан гына тынычлана төште. Гүзәл
ничек стенага сеңгән, шулай катып тора. Куркуы үзенең дә
йөзенә чыккан. – Ни кылганыңны аңлыйсыңмы син? Хәзер
үлде ди бу бала, шуннан нәрсә, әллә бу балаңны үтергән
төнне онытып, яңа тормыш башлармын дип уйлыйсыңмы?
Гомер буена күз алдыңнан китмәсә, бала каргышы төшеп,
бүтән балаң булмаса нишләрсең? Син уйлыйсыңмы, бала
белән бер хәл булса, синең белән мине шул сәгатьтә үк утыртып куялар. Әллә анда моннан да яхшырак дип беләсеңме?
Син ничек телисеңдер, минем анда барасым килми. Утыр,
баланы имез, каршы килеп кенә кара, тагын бәйләп куям.
Рөстәм Гүзәлнең алдына килеп басты.
– Чыгар имиеңне. – Гүзәл селкенмәде, бар ачуы белән
Рөстәмгә карады. – Чыгар да имез дим, елатсаң, хәзер күршеләр кереп җитә.
Ул Гүзәлне стенага китереп кысрыклады да баланы китереп терәде.
– Бир дим ашарга, юксаң, хәзер үзем тартып чыгарам.
Әллә ошап киттеме минем кагылу? – дип кулын суза башлады.
– Тимә, – дип Гүзәл кычкырып җибәрде. – Авырта, ничек аңламыйсың?! Күралмыйм икегезне дә!
– Минем менә бик күрәсем килеп тора сине. Имез
дим, – дип кычкырып җибәрде.
Бала куркыпмы, тагын кычкырып елап җибәрде. Рөстәм
Гүзәлнең чәченнән кысып тотты:
– Я чыгарасың, я төбеннән умырып алам. – Гүзәл авыртуга түзә алмый акрын гына күкрәген чыгарды. – Каптыр
авызына.
Бала ипләп кенә имә башлады. Ул имеп туйгач кына
Рөстәм Гүзәлне ычкындырды.
– Иртәгәдән баланың ашарына булсын, ишеттеңме?!
Рөстәм бүлмәсендә бер карават һәм бер шифоньер гына.
Гүзәл бүлмәсендә матур гарнитур. Рөстәм коридорда торган
колясканы үз бүлмәсенә сөйрәп кертте дә баланы шунда
салды.
Иртән тагын җиңги килде. Сөйләшергә кирәк булыр,
бәлки баланы аларга илтергәдер... Дөресен әйтсәң инде...
«Ярый, әйтми торыйм», дип уйлады әти кеше. Әтилек хисе
уянмаса да, бу кечкенә тургайны кызгану да, саклап калу
теләге дә юк түгел.
Эштән кайтканда, бәбине күреп чыгам, дип, Илшат
абый да керде. Бәбине карадылар, җиңги баланы кулыннан
да төшермәде. Рөстәм ваннадан чыкканда алар өчесе дә
өстәл артында, нидер сөйләшеп утыралар иде. Беренче булып Илшат абый сүз башлады.
– Рөстәм, утыр әле, сөйләшик. Менә Гүзәл әйтә, баланы
үзегезгә алыгыз, мин карый алмыйм, ди. Син ничек уйлыйсың?
Рөстәм башта югалып калды, мондый сөйләшүгә әзер
түгел иде. Кинәт күз алдына әнисе килеп басты. Теге көнне
«бала синеке хәзер, сиңа язылган», диде. Шулай булгач, минеке!.. Әллә соң, әйдә, алыгыз, диясеме? Ул чагында минем
кемгә кирәгем бар? «Соңгы сүз синнән булсын», диде әни.
Нәрсә әйтсәм дөрес булыр икән?.. Башында мең төрле уй
кайнады.
– Акбаш, нәрсә уйланган булып кыланып утырасың?
Алар беләләр инде синең балаң түгел икәнне. Мин аны барыбер күралмыйм!
Рөстәм өстенә күлмәк киеп килде, әйтерсең, юри вакытны суза. Бәлки әнисе әйткәнчә, чын ирлеген күрсәтер вакыт
җиткәндер? Зиһенен җыеп, ничек кенә дөрес җавап бирергә
соң? Әнисе әйтте, чәпчемә, ярпачланма, андый кешене
беркем дә тыңламый, диде. Рөстәм беркайчан булмаганча
тынычланды.
– Телибез икән – кыйнап өйләндерәбез, телибез икән –
баланы алып урамга куып чыгарабыз, чөнки ул юньсез
Мөнирә малае... Әби әйткәндәй, хурлык, кызыбызны кемгә
бирдек... Менә бу бала да үсәр, юньсез Гүзәл белән юньсез
Рөстәмнең ташлаган баласы диярләр. Бабай тагын бер килеп
кыйнап китәр, үз балаңны карамыйча, ник кешегә бирдең,
дияр. Авыл халкы очраган саен миннән сорар, ник балаңнан
баш тарттың, дияр. Бабайга аңлатыйммы, авыл халкынамы?
Бу баланың кайдан килеп чыкканына аңлатма биреп, игълан
элимме? Ә Гүзәл икенче баласын да яратмаса, анысын да
сезгә бирерме? – Гүзәл нидер кычкырмакчы иде, Рөстәм
кинәт шундый усал итеп: – Ирләр сөйләшкәндә тик тор! – диде. Бөтенесе авыз ачып калдылар. – Баланы бирмим, әнә,
Гүзәлне алып китегез. Үзе аңлатсын, бабай хурлыгыннан
үлмәсә... Җиңги килмәсә, бала ачка үлгән иде инде. Кичә
баланы мендәр белән каплап тончыктыра язды.
– Бу дөресме, Гүзәл? – диде Илшат абыйсы, коры гына.
– Юк, алдый ул.
– Мин, беләсезме, ничек имездерәм баланы? – Әнисен
стенага терәп, аяк-кулларын бәйләп. Сөтем юк ди, имиләрен
кысып бәйләп куйган. Күршеләр керәләр, баланы акырткан
өчен милиция чакыртабыз, диләр.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.