Яңа елга гөрләшеп кайтып керделәр. Гүзәлнең бәләкәй абыйсы Илсур да гаиләсе белән кайткан иде. Гөрләшеп бәйрәм иттеләр. Бер-берсенә якты теләкләр теләделәр. Унике тулгач, кем кая таралгач, Рөстәм әкрен генә капкадан чыгып китте. Урамга чыккач, иркен итеп сулыш алды. Гүзәлнең әнисенең карашыннан туйды, борау урынына бораулый, күралмаганы күренеп тора. Рөстәм акрын гына үз урамнарына таба атлады. Тышта бик салкын иде. Аяк астында кар шыгырдый. Урамда әле кайтып бетмәгән парлы яшьләр йөри. Бәлки Әлфис очрар, ә Заһир кайткан булса? Рөстәмнең йөрәге
дөпелдәп тибә башлады. Аңлар идеме икән? Капка төбенә
якынайган саен ныграк дулкынланды. Ут эчке бүлмәдә генә
яна, ятканнардыр. Рөстәм капка төбендәге эскәмиягә килеп
утырды. «Әни, чыксаң иде, бүләкләремне биреп, Әдиләне
сөендерер идем». Күпме генә утырса да, чыгучы булмады.
Алып килгән бүләкләрен кая куярга инде? Капканы этеп
карады – терәлмәгән, акрын гына күтәрмәгә килде дә ишек
сабына пакетын элде. Ничек керсә шулай акрын гына чыгып,
капканы япты. Нәрсәгәдер өметләнеп, кабат капка алдында
утырды. Бу йорт аны никтер гел үзенә тартты. Беренче тапкыр йорт капкасын ачып керү белән борынга ярып кергән
яңа пешкән ипи исен ул үлгәндә дә онытмас. Ник соң ул
һәрвакыт шул исне сагына, шулчаклы ач булды микәнни?
Өши башлагач, ашыкмый гына Гүзәлләр йортына таба атлады. Бераз баргач, кабат артына, кадерле йортка әйләнеп
карады. Беркемгә кирәкмәгән чакта, барысы этеп-төртеп
кыйнаганда, шушы йорт аны үзенә сыендырды. Рөстәм үзгәрде, көтмәгәндә чит кешеләр арасында ялгыз торып калды.
Күреп тора, яңа гаиләнең аны бер дә кабул итәсе килми, бик
авырсынып кына түзә. Алар өстәле артында чит, чакырылмаган кунак. Өстәлдә ни генә юк, сыгылып тора, ә тамакка
аш бармый, бөтенесе аның ашаганын күзәтәләрдер кебек.
Сөйләшкәндә дә аны бер маңка малай санап, теләр-теләмәс
кенә сөйләшәләр, бигрәк тә әби тиешле кеше. Әллә шуңа,
әнисенең токмачлы ашын туйганчы ашыйсы килә. Беренче
мәлне Гүзәл белән бергә тора башлагач, бай кешегә туганнарсыз дә әйбәт кебек иде. Юк, әнисез, туганнарсыз кыен
икән. Әнә, бүген бертуганнар җыелгач, алар көч, алар гаилә.
Рөстәм үзен бөтен дөньяда ялгыз итеп хис итте. Тегесе дә
аның йорты түгел, аларга да ул беркем түгел. Әтисе дә әллә
аныкы, әллә юк. Кайчан да булса аның да үз гаиләсе, үз йорты булырмы икән?
Яңа ел бәйрәме үтте, кабат Чаллыга кайттылар. Әлегә
ун көн ял, беркем дә эшләми, шуңа күрә Рөстәм үзен кая ку
ярга белмәде. Гүзәлнең бәбиләр көне җитеп килә, төннәрен
ыңгыраша башласа, Рөстәм аның бүлмәсенә керә. Беркөн
Гүзәл үзе төртеп уятты.
– Әйдә, башланды бугай, скорый чакырт.
Ашыгыч ярдәм тиз килде. Барып җиткәнче Гүзәл кычкырып чирли башлады, машинадан тәмам бөкләнеп төште.
Рөстәм тиз генә күтәреп алды да ишеккә йөгерде. Кабул итү
бүлмәсенә кергәч:
– Хатыныгызның өс киемнәрен салдырыгыз да алып
кайтып китегез, – диделәр.
Әллә куркудан, әллә дулкынланудан, тирләп чыкты.
Тиз-тиз өс киемнәрен салдырып алды. Ничек итеп юатырга
да белмәде. Яннарында гына тагын берәүне китерделәр. Ире
хатынын кочаклап үбә-үбә, әллә нинди матур сүзләр белән
юатты. Рөстәм бер Гүзәлгә, бер теге хатынга карап алды.
Гүзәл белән көрәшә генә белә, ул яратуга да, жәлләүгә дә
мохтаҗ түгел иде бугай. Менә хәзер дә чит кешегә караган
кебек карап тора.
Гүзәлне алып кереп киттеләр. Бәбиләүчеләрне китерә
тордылар. Хатыннары өчен борчылган ирләр үзләрен кая
куярга белмичә арлы-бирле йөренделәр, кайберсе шунда
гына көтәргә булды. Рөстәм әйберләрен күтәреп кайтырга
чыкты. Төнге өч, бер транспорт йөрми. Ярый, уйлана-уйлана
кайтыр. «Бүтән ирләр ничек борчылалар, ә миңа барыбер.
Минем балам булса, бәлки мин дә борчылыр идем, ә болай...
Хатыныгыз, диләр, нинди хатын булсын инде ул, кулыннан
да тотканы юк, теге елга буенда кочаклашып йоклаганны
санамаганда...»
Гүзәлне больницадан каршы алырга бөтенесе җыелышып килделәр. Бәби чыгаручы кыз:
– Әти кеше, кызыгызның таныклыгын алыгыз. Сабирова Гөлназ Рөстәмовна. Кая әти кеше? – диде.
Рөстәм бүгеннән законлы әти булуын әле һаман аңлап
бетерми иде. Бабай кеше җилкәсе белән этте:
– Нәрсә торасың, әти кеше, ал!
Башта таныклыкны бирделәр, аннан баланы тоттырды
лар. Барысы да төш кебек. Өйгә кайткач, өстәл хәстәрләп,
бәби тәпиен чәй белән юдылар. Җиңгәсе белән әбисе баланы
таратып карадылар.
– Әле дә Гүзәлгә охшаган, акбашка охшар дип курыккан идем.
Җиңгәсе эндәшмәде. Соңгы көннәрдә ул туачак балага коляска белән карават алып, кирәк-яракны хәстәрләде.
Гүзәлгә берни кирәкмәде, әллә гел әзергә өйрәнгәнгә, бармак
та какмады. Бабай кеше астан гына кияүне күзәтте.
– Кияү, йөзеңдә бер дә шатлык күрмим, кара аны, кызларны рәнҗетә күрмә!
Рөстәм эндәшмәде. Гүзәлнең йөзендә дә бер дә шатлык
күренми. Кайту белән ваннага кереп бикләнде, ә бала кайтканнан бирле елый. Кич барысы да таралып беттеләр. Өйдә
өчәү генә торып калдылар. Бала тагын еларга тотынды.
Рөстәм түзмәде, алар бүлмәсенә керде. Бала акыра, Гүзәл
исе дә китми тырнак игәүләп утыра.
– Ник акыртасың баланы, имезергә кирәктер бит?
– Акырсын, минем сөтем юк, – диде исе китмичә генә.
– Бәй, ә больницада ни ашаттың соң?
– Мин ашатмадым, башкалар имезде, минем сөтем юк,
дидем бит.
Рөстәм балага карап торды, шундый кечкенә, елый-елый
кызарып беткән.
– Ул бит ачка үлә, син сөт булса да эчер.
– Үлсен, миңа кирәге юк. Мин дә акырдым, мине ишетүче дә булмады, хәзер шуның аркасында пленга төшкән кебек
утыр өйдә.
– Син нәрсә, бала үлсә, сине төрмәгә утырталар.
Рөстәм баланы кулына алды, бала ярсуыннан тыела
алмыйча, зарлангандай, авызын бөрештереп беразга тынып
торды, аннан тагын еларга тотынды. Бу тавышка чыдап
торышлы түгел иде. Төн уртасы, бала ничә сәгать ярсып
елый. Гүзәл башын мендәр астына тыгып ятты, селкенми
дә. Көтмәгәндә ишектә звонок булды. Рөстәм «күз»дән ка
рады – ишек төбендә халаттан гына бер хатын басып тора.
Рөстәм ишекне ачты.
– Гафу итегез, балагыз ник шулчаклы елый? Янып үлә
бит бу чаклы акыруга. Без менә сезгә терәлеп кенә торабыз.
Мөмкин булса, бирегез әле, карыйм, – дип кулларын сузды.
Рөстәм баланы күрше хатынына тоттырды.
– Аның ашыйсы килә, әнисенең сөте юк.
– Молочный кухнядан алыгыз. Рөхсәт итсәгез, имезеп
бирим.
– Рәхмәт инде.
Хатын баланы алдына алып утырды да, читенсенеп тә
тормады, чыгарып ими каптырды. Бала көчкә тынычланып
имә башлады. Туйгач, тынычлап йоклап китте.
– Бездә авылдан килгән сөт бар, шуны җылытып эчерермен дигән идем.
– Юк, юк, ярамый, бәләкәй балага сыер сөте авыр була.
Мин сезгә хәзер бер шешә бирәм, болгатып эчерегез. Әнисе
кая, аңлатыр идем.
– Йоклый, арыды, – дигән булды Рөстәм. Теге хатын
аптырап китте:
– Ничек йокларга була ди бала шулай елаганда? Аннан, өченче көнгә үк сөт төшә бит, бәлки имезәсе килмидер? Хәзерге яшләр күкрәк формасын саклар өчен дә
имезмиләр. – Акрын гына баланы кире Рөстәмнең кулына
салды. – Кирәксәм, күрше ишеккә шакыгыз. Елатмагыз, кешеләргә иртән эшкә бит.
Рөстәм бала йоклап китү белән үз бүлмәсенә кереп егылды. Эшкә торырга ике сәгать вакыт калды. Кулларын баш
астына салып түшәмгә текәлде. Вәт капты кармакка эләккән балык кебек, тыпырчынасың – ычкына алмыйсың. Ару үзенекен итте, каты йокыга талды. Икенче көнне складта эшләргә туры килде, запас частьлар бушатып, аларны компьютерга кертеп, көн үтте. Аның белән әле тагын ике кыз, ике егет эшлиләр. Үзара күңелле,
көн үткәне дә сизелми кала. Бигрәк тә Катя исемле кыз
Рөстәм яныннан китми, күреп тора, ошый ул аңа. Компьютер
да да күбрәк шул өйрәтә. Рөстәмнең дә күңелен кытыклый.
Рөстәм генә Катя ди, ә болай ул Екатерина Максимовна, баш
экономист. Яшен әйтеп булмый, алай да алардан олырак
инде. Башта укырга йөрде – озатырга вакыт булмады, хәзер
бала туды. Нишләргә инде бу бала белән? Башына бер куркыныч уй килде. Әгәр дә Гүзәл баланы берәр нәрсә эшләтеп
үтерә калса, күр дә тор, аңа сылтап куячак. Башың төрмәгә
кереп киткәнне сизми дә калырсың. Әнисе дә килми ичмаса,
Яңа елга чаклы бер килеп киткән иде. Сорар иде, нишләргә,
алда ни көтә аны? Эх, әни, килеп китче, баттым бит сазга...
Янына Катя килеп баскан икән,
– Рустик, ни уйлыйсың, әллә бала еладымы, йокың да
туймаган? – дип акрын гына беләгеннән сыйпады.
– Елады шул, ә син каян беләсең?
– Минем дә бит балам бар, өч яшьлек.
– Кит аннан, синең бит беркайчан да әйткәнең юк! Ә
ирең кая?
– Ирем юк, аерылыштык.
Рөстәм беренче тапкыр күргәндәй карап торды. Никтер
аны кияүдәдер, балалыдыр дип башына да китермәде. Катя
аның яныннан китәргә ашыкмады, күзләрендә нәрсәгәдер
өмет, ялвару иде. Рөстәм үзе дә аның зәңгәр күзләренә кереп
чумарга әзер, тик кыюлыгы җитмиме... Хатын-кыз татып
караганы юк, моңа чаклы эш кызлар белән үбешүдән ары
китмәде. Катя белән бер-берсенә бик озак кына карашып тордылар. Рөстәм түзмәде, тирә-ягына каранып алды да Катяны
кочаклап күкрәгенә кысты.
– Ух, мин сине... әллә ниләр эшләтәсе килә, – дигән булды. Катяның да бит алмалары алсуланып китте.
– Эшләт, әйдә, кич безгә кайтабыз, мин баланы әниләргә
илтеп куям.
Рөстәм мондый ук кыюлыкка өмет итмәгән иде. Шулай
да аның да бит күптән ирләрчә хатын-кыз татып карар яше
җиткән, теләге баштан ашкан.
– Ярый, мин шалтыратырмын, – диде елмаеп.
Кич эштән кайтканда Гүзәлнең җиңгәсе аларда иде,
кайтып китмәгән, бала тирәли күгәрчен урынына гөрелди.
Илшат абыйсы тышта көтеп утыра, җиңги тиз генә җыенды
да кайтып китте. Бала тыныч кына йоклап калды. Рөстәм ваннага кереп юынды. Катяның карашы бүген бик күп нәрсәләр
вәгъдә итте. Бу көннең киләсен бик озак көтте, унтугызы тула бит инде. Эх, Катя-Катерина дип, авыз эченнән генә җыр
көйләде. Алда әллә ниләр вәгъдә иткән тылсымлы төн көтеп
тора. Аннан-моннан капкалады да чыгып чапты. Гүзәл бүлмәсеннән дә чыкмады, тырнакларын буяп утырып калды.
Катяларның йорты әллә ни ерак булмады, җәяү генә
барышлы. Юл уңае бер шоколад белән бер вино да алды.
Ашыгып подъездга килеп керде, үзе дер-дер калтырады. Шушы яшенә җитеп хатын-кыз белән булмаганын белсә, Катя
ятып көләр микән? Ярый, ни булса шул булыр, дип, төймәгә
басты. Ишекне ачкач, зиһенен җыя алмый торды. Катяның
өстендә озын зәңгәрсу атлас халат, аның эчендә берәр нәрсә
әллә бар, әллә юк. Сары чәчләре матур итеп иңнәренә таралган. Катя аны ишектән тартып кына алды.
– Кер, ник аптырап каттың?
– Син шундый чибәр, – диде күзен ала алмыйча. – Менә,
күчтәнәч, – дип пакетын сузды.
– О, син опытный кавалер, белгәнсең нәрсә алырга, –
дип кухняга кереп китте. Бу сүзләр аңа азрак кыюлык өстәп
җибәрделәр.
– Наконец, Рустик, син минем белән! Килгән көннән
гашыйк мин сиңа...
Калганы кинодагы кебек булды. Кайчан чишенеп атканын да хәтерләми. Әллә яшь хатын тәҗрибәле булды, әллә
Рөстәм бик тырышты, һәрхәлдә, җебегән татарин дип көлүче
булмады. Торып вино эчтеләр, аннан тагын бер-берсенә ташландылар. Әйтеп аңлаткысыз ләззәттән мәңге туймас кебек
иде, тик хатын-кыз акыллырак шул.
– Сиңа кайтырга кирәк. Синең туганың белсә, мине
эштән куачак, шуңа күрә беркем дә белмәсен. Бу эштән кусалар, мин синсез ничек яшәрмен? Аннан, миңа анда эшләү
дә бик ошый. Без синең белән эштән соң я ял көне очрашырбыз. Хатының белеп калмасын.
Рөстәм кайтырга чыкканда ун тулып киткән иде. «Ух,
мин дә ир булдым бит!» дип үзалдына елмаеп, тормыштан
бик канәгать булып, ашыкмыйча гына атлады. Малайлык
артта калды, чын ирләр тормышы башлана. Йөрәгенә тулган хисләрдән азрак башы әйләнә, бөтен тәнендә татлы ару,
рәхәтлек. Аның күңеле шундый йомшак, бар кеше яхшы, матур... Лифттан чыгуга, ишек төбендә күрше хатынын күреп,
уянып киткәндәй булды.
– Балагыз елап үлә бит инде, анда кеше юкмы әллә?
Шалтыратам – ачучы юк. Үпкәләре шартлый бит инде.
Рөстәмнең башыннан бар булган татлы хисләре чыгып
очты. Җитмәсә, тагын бер күрше чыгып кушылды.
– Милиция чакыртырга кирәк, балаларын карамаган
өчен үзләрен судить итәргә кирәк! Ник таптыгыз аны карамагач?
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.