Рушанның фамилиясен ишеткәч, Сабир сискәнеп китте.
Улы белән бер-берсенә карашып алдылар.
– Хәерле сәгатьтә, улым.
Карт солдатның монда булуы яхшы булды әле, беренче
килгәннәрне аз булса да әзерләп, тынычландырып куйды.
– Бар-бар, энем, курыкма, монда да сугыштагы кебек,
кемгә повезло, кемгә юк. Яхшыга гына өметлән.
Рушан олы гына яшьтәге врач алдына килеп утырды.
Бик җентекләп караганнан соң:
– Бәхетең, егетем, яхшы хирург эшләгән. Монда көзгә
протезга килерсең, хәзер үлчәмнәр алырлар, – диделәр.
Карт табибның сүзләре кылдай тартылган нервларны сүтеп
җибәргәндәй булды. Рушан елмаеп:
– Рәхмәт, сез мине шатландырдыгыз, – диде.
– Миңа түгел, полевой хирургка рәхмәт укы, әз генә
менә болай кискән булса, яңадан кисәргә туры килер иде.
– Мин аңсыз идем шул, кем икәнен дә хәтерләмим. Шулай да рәхмәт аңа.
Рушан ишектән чыгуга, елмаеп, карт солдатка кул бирде.
– Рәхмәт, миңа повезло, – диде.
Сабир да:
– Я Ходаем, – дип, тирән сулыш алды. Рушан чират көтеп утырганнарга карап:
– Уңышлар, егетләр, – диде дә чыгу юлына борылды.
Аларның Заһир белән сөйләшәсе сүзләре дә бик күп иде. Тик
Сабир ашыктырды, кайтасы юл ерак, машина иске, төнгә
калмыйк, диде. Өйдән алган ризыкларын капкаладылар да
кайтырга чыктылар. – Заһир дус, каникулга кайт, син беләсеңме, мин бит укырга кердем. Ох, син белсәң, кура җиләкләре арасында утырам! – Заһирга җибәргән күчтәнәчләрне калдырып, кайтырга чыктылар.
– Кайтмаячак, күренеп тора – күңеле яралы. Бу Рөстәм
бөтен эшне харап итте. Гаиләне уртага бүлде. Илдус та Әлфия белән хәзер уртак тел таба алмый. Әлфия Рөстәмне яклый, ә Илдусның ишетәсе дә килми. Ул да Заһирны жәлли.
Дөресен әйткәндә, Рушан дустының хәлен әйтмәсә дә күреп торды, әллә нинди моңсу. Сүз кузгатып, ярасына кагыласы килмәде. Монда нидер аңлашылмый, Рөстәмнең Гүзәлгә
кагылуына ул да ышанмый. Әмма Гүзәл инде бәбиләгән.
Шулай булгач, өйләнешкәндә ул корсаклы булган.
* * *
Рөстәм белән Гүзәл Чаллыда яши башладылар. Бу ике
дошман бер түбә астында ничек яшиселәрен дә белмиләр.
Гүзәл бүлмәләрне бүлде, бер олы йокы бүлмәсе үзенә, икенчесе – Рөстәмгә. Гүзәл әтисе биргән акчага өйне зәвык белән
җиһазлады. Рөстәмне иртән Илшат абыйсы эшкә килеп ала,
Гүзәл укырга институтка китә. Рөстәм кич эштән соң шоферлар курсына да укырга йөри. Дөресен әйткәндә, төнлә генә
диярлек очрашалар. Бергә утырып ашыйлар да һәркем үз
бүлмәсенә кереп ята. Мәктәптә эләгешеп, бер-берсен үртәп
кенә баралар иде, монда икәү генә калгач, сөйләшер сүз дә,
карап-үртәп торучы публика да юк. Укый башлаган беренче
көннәрдә әле корсагы алай беленми иде, шуңа янында чуалган егетләр җитәрлек. Гүзәл үзенең ни хәлдә икәнен бик
чамалап бетерми иде бугай, егетләргә күз атып шаяруын
белде. Аның кияүдә икәнен беркем дә белмәде. Гүзәл үзе
дә үзен кияүдә итеп санамады. Бу вакытлы уен гына. Үзен
озатканнарга да каршы килмәде. Башкалар алып киткәнче
эләктереп калыйм дип, Саша исемле бик чибәр бер егеткә
бер-ике гөнаһсыз караш ташлау да җитте Үзе чибәр, машинасы да яхшы. Бу группада шуннан да яхшырак егет күренми. Ул аны көн дә өйдән алып китеп, кайтарып куя торган
булды, дәрестә дә бергә утырдылар. Группа яңа җыелган,
әле студентлар бер-берсен юньләп белмиләр дә. Көннәрдән
беркөнне бер егет шаярып кына Гүзәлнең биленнән кочаклады һәм кинәт уңайсызланып кулларын тартып алды. Гүзәл
өстенә модный гына, киң генә бәйләнмә балахон киеп йөри,
шуңа корсагы күренми иде. Ә монда алты айлык корсакны
яшереп булмый шул инде, бил кулга сыймый. Теге егет кулларын күтәреп:
– Гафу ит, кайчан бәбилисең? – диде. Гүзәл ачуыннан
аклы-күкле булды. Үзенең корсаклы икәнен беркемгә дә
белгертәсе килми иде. Ул бит иң яхшы егетне эләктерде,
күреп тора – кызлар Сашадан күзләрен алалмыйлар, кызыгалар, көнләшәләр. Гүзәл өчен бу иң мөһиме. Башын горур
күтәреп, шык-шык басып, шундый егет белән яхшы машинага утырып китүләре аңа ошый иде. Авылда егетләр аның
зәһәр карашыннан ераграк торырга тырышалар иде дә, тик
шәһәр егетләре башка булып чыкты шул. Гүзәл ачуыннан
буыла язды, ни әйтергә белмичә, теге егетнең яңагына сугып
җибәрде. Саша шундук алар янына килеп басты. Теге егет
аптырап битен сыпырды.
– Ни булды, нишләттең? – дип кычкырды Саша.
– Гафу ит, Саша, мин бит белмәдем синең хатының
икәнне, бәбиең кайчан туа дип кенә сорадым, моның ни начарлыгы бар?
– Ни сөйлисең, нинди хатын, нинди бәби?
– Нигә, ул бит корсаклы, синеке түгелмени?
Саша кинәт аның өстендәге балахонын тартып җибәрде. Бу арада бөтен группа сырып алды. Бу юлы Саша да
аклы-күкле булды. Гүзәл дә бу хурлыктан зәңгәр күзләре
түгәрәкләнеп, нишләргә белмичә югалып калды. Кемдер хихылдап көлеп җибәрде.
– Менә сиңа мә, курчакның эченә курчак кергән. Саша,
кара аны, берәр мөгезле килеп, сөзеп китмәсен үзеңне!
Гүзәл бу хурлыкка чыдап тора алмады, әйберләрен кочаклады да институттан чыгып йөгерде. Тышта көзге яңгыр
ява, салкынча. Бу яңгыр бер атна ява инде. Башкалар күшегешеп кайтканда, ул җылы машинада гына кайта, әле кайтышлый берәр кафега кереп, тәмле ризыклар да ашап чыгалар
иде. Хәзер нәрсә, аңа да шушы салкын яңгыр астында җәяү
йөрергәмени?.. Ух, эт җан, барыбер табып үчен алырмын...
Ул күшегеп, сары яфракларны тибә-тибә, тукталышка таба
атлады. Гел машинада гына йөргәч, зонт та алмаган иде. Ав
тобуска кергәч, җылынгандай булды, чыккач, тагын күшекте,
өшеде, калтырана ук башлады. Өй турына җиткәч кенә ишек
төбендә Сашаның машинасын күреп, адымнарын акрынайтты. Саша машинадан чыгып аның янына килде.
– Бәлки аңлатырсың? Әйдә, утыр машинага.
– Юк, мин керәм, өшедем.
– Утыр, машинада җылынырсың. – Гүзәл башын гына
селкеде. – Алайса, аңлат, ник кияүдә икәнеңне әйтмәдең?
– Кем әйтте әле мине кияүдә дип, кияүсез генә табып
булмый мени?
– Син бит әле бик яшь, ник кирәк булды соң бу бала?
– Шулай килеп чыкты.
– Алайса, син кияүдә түгел?
– Юк, – диде күзен дә йоммыйча.
– Сезгә ни кирәк? Юлыгызда булыгыз, – диде Саша
Гүзәлнең башы аша карап. Гүзәл кинәт артына борылды.
Артта Илшат абыйсы белән Рөстәм басып торалар иде.
– Безгә берни дә кирәкми, менә сезгә ни кирәк аңардан?
Нишләп бу яңгырда өшетеп тотасың? Гүзәл, ни кирәк бу
егеткә?
– Белмим, – диде җилкәсен җыерып.
– Сез кеме буласыз бу кызның? – диде Саша нидер аңларга тырышып.
– Мин абыйсы, бу – ире була.
– Ах, менә ничек! Әгәр корсаклы булмасаң, мин сине менә шушы асфальтка арт саның белән утыртыр идем.
Хыянәтче хатын-кыздан да оятсыз кеше юк, «мин кияүдә
түгел», диде әле генә. – Саша Рөстәмгә карады. – Курыкма,
мин хатыныңа тырнак белән дә кагылмадым. Чиста, матур,
акыллы авыл кызы дип уйладым. Бүген группада бер егет
күземне ачмаса, һаман шулай йөрер идем әле.
Рөстәм Гүзәлне җитәкләде дә подъезд ишегенә юнәлде.
Илшат та аларга иярде. Саша машинасына утырды да бар
көченә газга басты.
Рөстәмнең каны кайнады. Өйгә керү белән Гүзәлгә кычкырды:
– Бу егетнең ни гаебе бар иде синең алда, әллә аңа да
кияүгә чыгарга җыендыңмы? Корсагыңны кара. Син кемне
хур итәргә җыендың, анымы, үзеңнеме? Стерва да инде үзең.
Сине шул гадәтең өчен көчләгәннәр дә инде, ә бәлки үзең
бирелгәнсеңдер.
– Акбаш, нәрсә әле монда командовать иткән буласың,
син кем соң әле миңа кычкырып утырырга? Кудым чыгардым.
– Син китердең монда, син мине өйсез, туганнарсыз
калдырдың, хәзер мин моннан беркая да китмим. Тик бер
нәрсәне бел. Сине теге юлы көчләгәннәр генә, ә монда бу
эшең өчен үтереп тә китәрләр. Авыл түгел бу сиңа.
Илшат абыйсы ишек төбендә генә тыңлап торды да
борылып чыгып китте. Яшьләр арасына катышмаска булды. Тик ишеткәннәр сагайтты. Бүгенге күренеш бик уңайсыз хәлгә калдырды. Яшь булса да, үзе сайлаган ире бит.
Бәләкәй сеңелләре артык иркә, иркен үсте, бөтенесе аны
иркәләделәр, үсендерделәр, үткерлегенә сокландылар. Капка
төбендә көтүе белән йөргән егетләрдән рәхәтләнеп көлделәр.
Өйгә кайткач хатынына:
– Нидер аңламыйм мин монда, безнең Гүзәл без уйлаганча ук бәләкәй түгел бугай, – дип, бүгенге күренешне сөйләп
бирде. Хатыны авыр сулап:
– Әйе шул, артык иркәләдек. Син мин белгәнне белмисең. Аны кемдер көчләгән, үзе дә белми. Ул баланы төшермәкче иде дә, безнең хәлгә калмасын дип, мин каршы
төштем, табарга күндердем. «Баланы табу белән безгә бир,
беркем дә белмәс», дидем. Тик аның үз планы бар. Ул аңламыйлар дип уйлый, ахрысы, уйлавымча, аңа ирекле тормыш
кына кирәк. Байлыкны әти бирәчәк, укуын да укымаячак,
мәктәптә укымаганны. Рөстәм ни өчен ризалашкандыр –
менә анысын аңламыйм.
– Тукта, хатын, бала кемнеке була соң инде?
– Закон буенча Рөстәмнеке була, ә тегеләй кем белгән
кемнеке икәнен.
– Ах, эт җан... – Илшат башына ябышты. – Кемдер көч
ләгән дә хәзер авылда бездән көлеп йөри инде. Кем булыр
икән? Вәт хурлык... Мин моны барыбер эзләп табам, моның
очы чыкмый калмас.
Илшат икенче көнне иртән килгәндә Рөстәм инде ишек
алдында көтеп тора иде. Икесе дә кичәге хәл турында сүз
кузгатмадылар. Илшат Рөстәмне ике көн складка, ике көн
компьютерга утыртты. Рөстәм җүләр түгел, тиз аңлый эшне,
карышмый да.
– Рөстәм, бер киңәш бирим әле үзеңә. Син яшь, шулай
да катырак куллы бул, җебеп торсаң, эштән кайтуга башкалар килеп утыруы да бар. Кыйна дип әйтмим, хатын-кызны
кыйнарга ярамый, әмма каты холыклы булу кирәк. Ул синең
законлы хатының, шулай булгач, хатыныңа хуҗа бул.
Рөстәм эндәшмәде. Теләсә нишләсен, ике ел түзсә...
Әллә шуңа бөтен үҗәтлеге белән эшне өйрәнеп калырга тырышты. Эш ошый иде аңа, кызлар да күп, күңелле. Илшат уйлавынча, сеңлесен хәзер тәртәгә кертәлмәсәләр, ирдән-иргә
йөриячәк. Бер баш бәласе булачак. Шулай булгач, Мөнирә
малае акбаштан кеше ясарга кирәк.
Гүзәл укырга тагын ике көн барды. Кырын карыйлар,
сөйләшмиләр дә. Саша артка күчеп утырган. Кайтырга чыкканда, Гүзәлнең күз алдында, Саша бөтен кызларны төяп,
пычрак су чәчрәтеп үтеп китте. Гүзәл дәресне тыңламый
да, тик утыра инде шунда. «Дәресләрне калдырмасаң, ничек
тә тартырбыз», диделәр аңа, менә шуның өчен генә йөри дә
инде. Тик бу хурлыкка түзә алмады. Башкалар машинага утырып китәләр, ә аның өстенә пычрак атып үтәләр. Җитмәсә,
ул килеп керү белән почмак саен аны тикшерәләр, хихылдап көлеп калалар. Көзге сессия җитте. Монда баш ватып
утырырга, диде дә бүтән укырга бармады. Әтисенең укырга
кертер өчен, укытыр өчен түләгән акчалары җилләргә очты.
Ул шым гына өйдә утырды, укырга йөрмәгәнен дә беркемгә
дә әйтмәде. Көн дә үзен көзгедән карады. Мәрхәмәтсез рәвештә үскән корсагын күралмады, анда үсеп килгән җан
иясен бигрәк тә. Аның уйлавынча, Айдар баласы булырга
тиеш, тугач та үзенә илтә дә бирә, теләсә нишләтсен. Аннан
акбаш белән дә аерылыша. Һәм бу дөнья аныкы.
Яңа ел каршыларга барысы җыелып авылга кайтырга тиешләр. Әхсән абыйның карары – мин исән чагында барыгыз
да төп йортка җыелыгыз, бу бердәнбер бәйрәм бөтен гаилә
бер табын артына җыела торган. Рөстәмнең авылга кайтасы
килмәде. Чөнки бик тә өйләрен сагынды. Әнисен дә, Әдилә
белән Әлфисне дә, хәтта әтисен дә. Кайтып клубка да чыгып
булмый, Гүзәл белән култыклашып чыгып кеше көлдерергә...
Лилия дә биткә төкереп китәр. Шундый яхшы гына йөри
башлаганнар иде бит теге чакта. Илшат абыйлары, әзерләнегез, кереп алам, диде. Ничек итеп «кайтмыйм» дияргә?
Илшат абый хуҗа буларак Яңа ел алдыннан барысына да
бүләкләр, эш хакы бирде. Рөстәм эш хакына ни алыйм икән
дип уйланып торды да телефон кибетенә китте. Күптәннән
хыялланып йөри иде, кыйммәт булса да, ике кесә телефоны
алды. Үзе бик канәгать булып елмаеп куйды. Тагын Әдиләгә
дә бүләк алырга булды. Ул бик шат булып кайтып керде.
– Әйдә, җыен, хәзер Илшат абыйлар алырга керә. – Инде көчкә корсагын сыпырып йөргән Гүзәлгә карап торды. –
Хе... гел шар кебек булгансың, әйдә, киендерәм, я тәгәрәп
китәрсең, – дип, итекләрен кидерде. Аннан өс киемнәрен дә
кидерде. – Классташлар сине бу хәлдә танымаслар да. Аның
каравы, син иң яшь әни буласың.
Гүзәл ачы әйбер капкандай чыраен гына сытты. Күренеп
тора, ишетәсе дә килми.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова