– Әни, беркем дә. Әни, син чынлап та мине алырга килгән идеңме?
– Килгән идем, син бит әлегә минем улым. Тик бернәрсә
борчый: сине хатын-кыз көчләүче итеп күрәсем килми, бу
иң оят нәрсә.
– Юк-юк, әни, мин андый оятсызлык эшләмәдем.
– Алайса, бала кемнеке?
– Белмим, Гүзәл үзе дә белми. Әни, сорама, син үзең
яхшырак беләсең бар нәрсәне. Әтинең мине тыңлыйсы
килмәде, күралмый ул мине. Әни, теге көнне мин сине төнгә
чаклы көттем, килеп алырсың дидем, син килмәдең, минем
барыр җирем юк. Әни, минем гаебем юк. Гүзәлнең дә шулай
килеп чыккан, кемдер көчләгән аны. Әни, син миңа ышанасыңмы? Заһир абыйга әйт, минем гаебем юк.
– Ник ризалаштың алайса?
– Син килмәгәч, сиңа да кирәкмимдер дип уйладым. –
Рөстәм бәләкәй баладай елап җибәрде. – Минем шундый
өйгә кайтасым килә, мин беренче кергән көннән бу өйне
яраттым. Әни, мин аларда ашый да алмыйм, синең ашны
ашыйсым килә.
– Әй балам, синең язмышың хәл ителә, ә син аш турында уйлыйсың. Буең гына үскән шул әле, балалыктан да чыгып бетмәгәнсең. Ярый, ни хәл кылабыз инде?
– Минем ашыйсым килә, әйдә, тәмләп чәй эчик әле.
Гүзәлнең әнисе шундый ямьсез итеп карый, тамакка аш та
үтми.
Әлфия ни көләргә, ни еларга белмәде.
– Әй бала-бала, – диде дә улының яңагыннан үпте.
Рөстәм дә әнисен кочаклап алды.
– Әни, мин бит бернидән дә курыкмыйм, сезне югалтудан гына куркам. Минем бит беркемем дә юк.
– Алайса, Гүзәлгә ни дибез инде?
– Әни, мин сүз бирдем, бар да яхшы булачак. Эш тә булды, армиягә дә барасы юк, фатир да бар. Әхсән абый мине
эшкә өйрәтәм, ди, Илшат абый да, компьютерда эшләргә
өйрәнерсең, ди. Бар да яхшы, әни. Син генә мине аңла. Әти
янына барсак, ни дияр икән?
– Әлегә кирәкмәс, улым. Син Гүзәл турында берни дә
әйтмәдең, ярата алмасаң, нишләрсең? Яхшы уйладыңмы?
Әтиеңнең язмышын әниең сындырды. Мин сөйләмим, берәр
вакыт әтиең үзе сөйләр.
– Без әни белән әтигә күп начарлыклар эшләдек, әти
мине шуңа күралмый. Әни, әтигә әйт, гафу итсен, мин бит
бәләкәй идем, әни ни кушса, шуны эшләдем. Син мине теге
вакытта алып калмасаң, мин бик әшәке кеше булыр идем.
Әле дә син бар, әни. Гүзәл Гүзәл инде ул, әни, үлгәнне дә
торгызып утырта. Яшәп карыйк.
Әлфия күңеленнән бер дә риза булмады, тик хәзер икесенең дә даны таралды, авылда берни дә яшереп булмый.
Әхсән абыйлар да начар гаилә түгел, бәлки язмышы шулдыр.
Әти-әнисез үскән урам баласы түгел, булгач, кешечә булсын
дип, Чаллыга алып барып, кияү егете итеп киендереп кайтты. Тиз арада чәкчәген, пар казларын әзерләде, авылда яхшы
гына бер машина да тапты. Матур итеп бизәлгән машинага
утырып, кыз алырга капка төбенә килеп туктадылар. Әхсән
абыйлар моны көтмәгәннәр иде, ахрысы.
– Рәхмәт, Әлфия, мин моны мәңге онытмам, – диде.
– Рәнҗетмәгез минем баламны, бу да минем улым.
Мин сезнең белән бара алмыйм, әтисе көтә. Рөстәм, улым,
син бер дә Гүзәлдән ким түгелсең. Син чибәр, сау-сәламәт,
киләчәк синең кулда. Бүгеннән син ир, иртәгә булачак әти.
Онытма, син гаилә башлыгы, хатыннар чын ирләрне генә
яраталар, бөгелгән-елаганны яратмыйлар. – Әлфия олы юлга
озатып, улын кабат кочагына алды. – Улым, зур үстең, калган юлны минсез, үзең генә дәвам ит, – диде дә ире янына
больницага китте.
* * *
Сабирлар, тырыша торгач, теге афәтне җиңгән кебек
булдылар, исерекләрне дә куып бетерделәр. Бер ноктага текәлеп утырган улының каршысына әтисе олы көзге китереп
куйды, кулына армиягә чаклы гер күтәреп төшкән фотосын
чыгарып тоттырды.
– Кара, нинди җилкәләр, нинди мускуллар! Ә хәзер
көзгегә кара – кем утыра? Таушалган эчкече бабай утыра.
Нишлибез инде, озакламый Ләйсән килер вакыт җитә. Менә,
кара әле монда, дөнья чемпионы, ә ике аягы да юк. Әфганнан шундый булып кайткан. Мә, укы һәм уйла: нишләргә
була? – дип, спорт журналы тоттырды.
Рушан актара-актара кызыксынып укый башлады. Сабир улының өстендә нотык укып басып торырга яратмый.
Шулай да андый чакта читтән күзәтә. Әле өй тәрәзәсеннән
кереп карады, әле бакча ягыннан. Кызыксынып укыса,
димәк, әле киләчәккә өмет бар дигән сүз. Тик тормаска, ни
дә булса эшләргә, көрәшергә кирәк. Аның башка улы юк,
булганын саклап калырга кирәк. Беркөнне Рушан әтисен
чакырып алды.
– Әти, миңа гантельләр алып кайт һәм менә монда карават өстенә турник ясап куй әле.
Сабир шатланып:
– Була ул, улым, менә бу ирләрчә. Яшибез әле, улым,
яшибез. Исеңә төшер, учларыгыз кабарганчы Заһир белән тимер сөйри идегез. Сезгә сокланмаган кеше юк иде бит. Кыз
сорарга барганда, ух, нинди мускуллы егет булырга тиешсең.
Мин военкоматка коляска сорап бардым, ярдәм итәрбез, диделәр. Аннан, улым, вакытны әрәм итмик, укырга керергә
әзерләнсәң дә зыян итмәс, кем буласың килә? – диде.
Рушан акрынлап әтисе ясаган турникта тартылып карады, акрынлап гантельләр дә күтәргәләде. Аяклар булмагач, терәлергә авыр иде, гәүдә тыңламый. Элек эшләгән
күнегүләр хәзер көч җитмәс нәрсәгә әйләнде. «Ләйсәнне
сорарга барганда», диде әтисе... Андый бәхет бер килерме
икән соң? Әтисе биргән җурналны кабат-кабат укыды. Укы
ган саен, киләчәккә өмет бар бит, мин кемнән ким, мин бит
сугыш үткән, моны гына җиңәрмен дигән үҗәтлек белән,
тирләп-пешеп, шул киләчәккә вак-вак адымнар ясады.
Август азакларында Ләйсән килеп керде. Рушанның
йөрәге сикереп чыга язды. Әле генә күнегүләр ясап, тиргә
батып утыра иде. Ул элекке кебек җенләнмәде, ачык йөз
белән каршы алды, матур итеп елмайды. Ләйсән акрын гына аның янына килеп утырды, андагы үзгәрешне сизәргә,
тоярга тырышты.
– Мин документларны алырга килдем, әти кайтырга куша, мин аларга кирәк. Әбиемнең сине бик тә күрәсе килгән
иде, өлгермәде, китеп барды.
Рушан Ләйсәннең кулын кулларына алды.
– Ләйсән, син мине тагын бер ел көтә аласыңмы? Мин
бу килеш бернәрсәгә дә ярамыйм, әмма мин хәзер нишләргә
кирәген беләм. Мин әзер булгач, сине алырга үзем килермен.
Ышан, син минем күктәге кояшым, минем сиңа тиң буласым
килә.
– Рушан, син үзгәргәнсең, мин синең кояшың да, аең
да булырмын. Мин көтәрмен. Син килгән көн иң бәхетле
көнем булыр.
Икесенә дә бик рәхәт булып китте. Уртада торган билгесезлек җимерелде. Аңлашып яшәүгә ни җитә. Ләйсәннең
ерак китүенә дә Рушан борчылмады. Бүтән үзен жәлләтәсе дә, жәллисе дә килмәде. Иртән уяну белән тирән итеп сулыш алды да булдыра алган чаклы үз гәүдәсен яңача яшәргә өйрәтте. Рәйлә сеңлесе Казанга укырга керде. Шуннан хат
язды: «Абый, әйдә, бергә укыйбыз, монда читтән торып та
укырга була. Мин әдәбият укытучысы булам, синең кем буласың килә?» Рушан башын кашыды: «Тәк, әдәбият матур кызларга гына хас, ә мин тарих яратам. Ә нигә, яхшы идея!»
– Әти, минем документларны Чаллыдагы пединститутка
алып барып бир әле, укытучы булып тә эшләргә була бит.
– Ник булмасын, улым, бер дигән эш. Ләйсән белән
бергәләп мәктәптә рәхәтләнеп эшләрсез. Мин тагын теге
колясканы белешеп кайтыйм әле.
Артыннан йөри торгач, әтисе тәки алып кайтты теге
колясканы. Рушан егыла-мәтәлә аңа утырырга өйрәнде. Бер
өйрәнгәч, анысы да яхшы гына машина булып чыкты. Гелгел әтисе белән әнисеннән күтәртеп йөрүдән туйган иде.
Ирекле булуга ни җитә?! Аяклылар моның ни икәнен аңласалар икән. Кеше кулына карап ятудан да авыр нәрсә юк.
– Эх, әти, яшибез, кара, ничек шәп чаба! – Шул арбасы
белән өстәл янына килеп утырса да әниләренә бер эш җиңеләя. Ишекне ачып, үзе тышка чыгарга өйрәнде. Заһирдан хат
килде. «Дус, иң яхшы протез ясый торган клиникага чиратка
яздырдым, Яңа елдан соң килеп китәрсең инде», дигән. Бу
хәбәргә бөтен өй эче белән шатланып бетә алмадылар.
– Менә бит, улым, күпме кеше ярдәм итәм дип кул сузып тора, рәхәтләнеп яшәргә була!
Тәнзилә дә улының күзендә шатлык, нур күреп, шатланып туя алмады. Сабир иренмәде, иске генә машинасында
көн дә Рушанны көзге сессияга йөртте. Улы алдына максат
куйгач, йөзенә нур кереп, тазарып, матураеп китте. Чыгарылыш кичәсенә алган костюмы ярамады, җилкәләр чын
ирләрчә киңәйгән, сөялле куллар да курыкмыйча каты итеп
тотына.
Читтән торып укырга килгән халык арасында гел хатынкыз гына диярлек. Группада егетләрдән Рушан берүзе генә
булып чыкты. Яшь хатын-кызлар, шаяннар, күбесе авыл
мәктәпләреннән. Бер бөртек егетне сөенеп үз араларына алдылар. Кеше белән аралашкач, Рушанның дөньяга карашы
киңәеп, кызыксыну артып, күңеле үсеп китте. Укудан чыкканда кызлар Рушанның коляскасын дәррәү этеп чыгалар,
шаярталар, көлешәләр. Беркем дә инвалид дип йөз чөерми.
Дәресләрдән чыккач та таралышырга ашыкмыйлар, Сабир
машинасы янына җыелышалар, дәрестә сөйләшеп бетмәгәнне урамга чыккач дәвам итәләр. Рушанга да нидер аңлаталар.
Сабир аларны шатланып күзәтә, эченнән генә шушы хатынкызларга рәхмәт укый.
Менә бүген дә Рушанны машинага утыртып, кузгалып
киткәнче таралышмадылар. Кызлар кул болгап калдылар.
Сабир да елмаеп хушлашты.
– Менә бит, улым, тулы бер кәрзин чәчкә уртасында утырасың. Минем дә шунда кереп укыйсы килә башлады, барыбер көн буе сине көтеп утырам. – Рушан да үзалдына нидер
уйлап елмаеп бара. – Әллә, улым, мин әйтәм, Ләйсәннәргә
кереп чыгабызмы? Күрәсең киләдер бит.
– Килә, әти, бик килә, тик мин әле моңа әзер түгел.
Түзик киләсе көзгә тиклем. Ә кызлар шәпләр, әти. Алар
шундый шаяннар, кайчакта колакка тиклем кызарталар. Күңелле алар белән, әти, мин хәтта үземнең инвалид икәнне
онытам.
– Шулай, улым, бу дөньяда кешеләр белән аралашмыйча
гына яшәп булмый, тик кем белән аралашканыңны белергә
кирәк. Яманнан ерак тор, балам. Көчле бул, үзеңне кызганырга бирмә.
* * *
Заһир теге көнне авылдан чыгып киткәч, кире кайтмады,
Казанга килеп җиткәнче тынычлана алмады. Тик үз-үзеңнән
качып булмый шул. Казан урамнарында күпме генә йөрсә дә,
тынычланып булмады, ни үз-үзенә биргән сорауларга җавап
таба алмады. Кабат-кабат балачакка әйләнеп кайтты. Рөстәмне ул сөймәде, аларның мәктәбенә укырга килгәч, башкалар
да яратмады. Ярпачлыгы гына җитмәгән, әллә нинди балалар
белмәгән олылар сүзе сөйләп аптырата иде. Беркем дә араларына уйнарга кертмәгәнгә, ачуыннан теләсә кемгә бәйләнеп
сугыша торган малай иде. Үзләренә килеп тора башлагач,
Заһир аның белән бер өйдә яшәүне күз алдына да китерә алмады. Рөстәмнең әнисе үлгәнне белгәч кенә аны кызганып,
ничек тә кабул итәргә тырышты. Әти-әнисезлекне яхшы
аңлый, бабалары ничек кенә алар өчен тырышмасыннар,
әти-әнисен беркем дә алыштыра алмады. Рөстәмнең әтисен
алганга да үзендә ниндидер гаеп бар кебек. Ул үз-үзенә аңа
олы абый булырга, башка беркемнән дә кыйнатмаска дип
сүз бирде. Рөстәмне аңлау кыен иде. Әнисе еш кына икесен
утыртып, нәрсә яраган-ярамаганны аңлата иде. Заһирга да:
«Ул гаепле түгел, аны әнисе дөрес тәрбияләмәгән. Катырак
тот үзен, ярпачланырга юл куйма, сине ныграк ярата, син
ни кылансаң, шуны кылана, син генә тәрбияли аласың», диде. Менә тәрбияләде инде. Аның яраткан кызына үрелмәсә,
башка кызлар беткән идеме? Заһир өчен хатын-кыз әнисе
кебек иң изге зат, Гүзәл дә кечкенә фәрештә бит ул. Рөстәмнең шул кечкенә фәрештәне көчләгәнне күз алдына китерсә,
башына кан йөгерә, кайтып кул-аякларын сындырып атасы
килә. Авылга кайтырга хурланды. Рөстәм бөтен гаиләне
хурлады. Никтер әнисе аның турында бернәрсә дә язмаган.
Хәтта Яңа елга да кайтасы килмәде, үзләре белән укыган
бер иптәше үзләренә Апаска кунакка чакыргач, шуңа ияреп
кайтып китте. Яшьләр арасында бик күңелле итеп Яңа ел
каршыладылар. Ничаклы күңелле булса да, күңеле кабаткабат туган йортка әйләнеп кайтты, әнисе көтәдер кебек
тоелды. Тик кайтып ничек клубка чыгасың, өйдә дә качып
ятып булмый. Йөрәктәге олы төенне кайчан ничек чишәсен
дә белмәде, авыр иде. Рөстәмне күрсә, тотып ярып, имгәтеп
атудан да курыкты. Шуңа күрә ераграк торырга булды. Болай да гаиләгә кара тап төште, ул да кайтып өстәсә, моның
чиге булмаячак.
Яңа елдан соң Сабир Рушанны Казанга протез ясый торган клиникага алып килде. Заһир дустының үзгәрүенә шаккатып карап торды. Әйтерсең, аңа берни булмаган. Күңеле көр,
көлә, сөйләшә. Аның кебекләр монда аз түгел иде, чиратта
көтеп утырган арада, бер-берсе белән танышып, һәркем үз
тарихын сөйләп алды. Алдан кереп киткән егет бик озак кына торганнан соң, эчтән кычкырган тавыш ишетелде. Бөтенесе дә сагаеп калды: ни булды, кай җирен авырттырдылар?
Ишек ачылуга, коляскасы белән чыга чыгышлый:
– Күпме түзәргә була, күпме кисәргә була? Кәлтә еланы
түгел дә мин, кискән саен үсми ул, – дип, коляскада утырган, карап торуга сау-сәламәт егет елый-елый коридор буйлап китеп барды. Көтеп утырган халык кылдай тартылды,
сөйләшүләр дә туктады. Ир-егетләр бер-берсенә күтәрелеп
карарга читенсенделәр, аларның да күзләренә яшь тулган
иде. Алар арасында утырган олырак яшьтәге бер абзый кеше:
– Егетләр, әзер булыгыз, әллә нинди көтелмәгән хәлләр
килеп чыгуы бар. Мин Әфганнан аяксыз кайттым, әллә
ниләр күрергә туры килде. Кисәргә диләр икән, кисәргә.
Ела-елама, башка чараң юк, кеше кулына карап утырасың
килмәсә, тешең сынганчы кысасың да ризалашасың.
– Ник, болай да киселгән бит инде, – дип куйды берәү.
– Әй, братлар, анда да яхшы хирурглар җитми, кисәләр
дә аталар, менә монда кайткач башлана ул. Минекен, дөрес
киселмәгән дип, яңадан кистеләр. Сөяк дөрес киселмәсә, тирене тишеп чыга, берни дә кия алмыйсың. Түзегез, егетләр,
аның каравы, шушы нәрсәне киеп алсаң, син бит тулы кеше
кебек хис итәсең үзеңне. Чалбар балагы астыннан күренми
лә ул, мин менә икенчене туздырам, яңасы кирәк. Уйлап
тапкан кешегә рәхмәт, теләгән җиреңә басып, үз йомышыңны йомышлыйсың, басып кызлар кочасың. Кая телисең,
шунда барасың. Мин шул аяксыз килеш тә өйләнеп өч бала
үстерәм, хатын зарланмый болай. Беләсезме, егетләр, мин ничек өйләндем? Бер кыз белән таныштым, йөрибез-йөрибез,
ә аяклар юк икәнне әйтмим. Туй көне җитте, туй үтте, урын
җәеп, икебезне генә калдырып чыгып киттеләр. Чалбарны
салып ятарга кирәк, мин катып тик торам. Кызым күзгә
карап сихри төн көтә. «Нишләп торасың?» – ди. «Минем
аяклар юк, сугышта өзелде, гафу ит әйтмәгәнгә», – дим. Ә
ул миңа, беләсезме, нәрсә ди: «Теге ике аяк уртасындагысы
да өзелмәгәндер бит, аякларың югын болай да беләдер идем
инде», – ди. Менә шулай, егетләр, хатын-кыз халкы бар да
итә, юк та итә. Сез, егетләр, эчкелеккә генә бирелмәгез.
Безнең белән кайтканнарның күбесе юк инде, аяклылар да
китте шул эчкелек аркасында, ә мин менә һәр туган көнгә
рәхмәтләр укыйм, шатланып яшим. Нишлисең бит, ирегетләр язмышы шундый булгач. Аяксызлык әле ул ярты
бәла. Безнең егетләрнең куркудан башлары ычкынып, кай
берләре һаман сугышта йөриләр, я сабый балага әйләнделәр.
Менә кайда ул бәхетсезлек
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.