Рөстәмнең башында чәчләре селкенде, көчкә теленә
килде:
– Сез нәрсә, мин аңа якын да барганым юк, алдый ул, –
дип кычкырды. Ул читлеккә ябылган җанвардай бәргәләнде.
Үч иткәндәй, әнисе кичә Казанга киткән иде, кайтмады,
Заһир янында торып калгандыр инде. Рөстәм нишләргә дә
белмәде. Илдус әтисе дә, әйтерсең, аннан котылырга шуны
гына көтеп торган.
– Сорамыйм да, туй да ясамыйм, әнә бара юлың. Бу
йорт кайчандыр сине дә, мине дә сыендырды. Заһир турында уйлар идең, ник аның юлына аркылы төштең? Син... син,
анаң баласы, күземә күренмә, чыгып кит йорттан, эзең дә
булмасын, беркайчан да кайтып кермә! – Илдусның болай
кызганы юк иде әле, ачуыннан шартлар хәлгә җитте, кызарынды, бүртенде. Тавышка Әдилә белән Әлфис тә торып
чыктылар. Дер-дер калтырап торган Рөстәмне кочаклап:
– Абый, әти ник ачулана, син нишләдең? – диде Әдилә
йокылы күзләрен уа-уа. Әдиләнең шул сүзләре күңелне
әйләндереп түкте. Күзләренә яшь тулды.
– Син миннән һәрвакыт котылырга теләдең! Әни өйдә
булса, син болай кычкыра алмас идең. Мин чыгып китәм,
тик белеп тор, минем бер гаебем дә юк. Син миннән әнинең
үчен аласың. Мин бит бәләкәй идем. – Рөстәм бәргәләнеп
өйгә кереп китте дә күлмәк-чалбарын киеп чыкты. Елап торган Әдиләне кочаклап үпте.
– Утыр машинага, – диде Әхсән абый.
Капка ябылды, машина да кузгалып китте. Йортта чебен
очкан тавыш ишетелеп торды. Илдус нишләргә белмичә арыбире каранды. Балалар алдында уңайсыз булып китте. Аның
болай беркайчан да күтәрелеп кычкырганы юк иде әле. Иртә
таңнан Әхсән килеп, «улың минем кызны көчләгән», дигәч,
ачуы чыкты. Ул кызга бит Заһир гашыйк иде. Ашаган табагына төкергән нәрсә. Нәрсә көтәсең, Мөнирә тапкан бит ул
баланы... Каты дулкынлануданмы, башы кысып авыртты,
күкрәк турысы янды. Җитмәсә, балалар текәлеп катканнар.
Илдус мунча күтәрмәсенә барып утырды. Әлфия генә тизрәк
кайтсын. Белеп тора, хатыны бу кызулыгын хупламаячак.
Уйламаганда-көтмәгәндә Рөстәмнең язмышы хәл ителде дә куйды. Әхсән абый булачак кияүне өенә алып кайтты.
Гүзәл белән икесен дә өстәл артына утыртты.
– Хәзер мине тыңлагыз. Бу кылган гөнаһта кайсыгыз
ныграк гаепледер, белмим, тик «Әхсәннең кызы җилдән бала
тапкан» дигән яманатым чыгарга тиеш түгел. Кызым, синдә
дә гаеп юк түгел, кыска итәк белән күп боргаланып йөрдең. Әйтә килдем, тыңламадың. Миндә дә гаеп бар – артык
иреккә куйдым үзеңне. Безнең нәселдә бер генә өйләнәләр
һәм бер генә кияүгә чыгалар. Ирдән иргә йөрергә юл куймаячакмын. Кавыштырам, яшисез. Мин теләгәнчә булмады,
хәзер мин кушканча булыр. Син, кияү буласы кеше, белеп
тор, башбаштаклыкка юл куймаячакмын. Сүземнән чыксаң,
гел әнә шундый фингал белән йөрерсең.
Рөстәм эндәшмәде, башын иеп тик утырды. Өйдән
кудылар, кайтыр өе, барыр кешесе юк. Кем соң ул аларга – беркем дә түгел. Кайчан да булса шулай бетәргә тиеш
иде шикелле. Шулай да әнисе өйдә булса, юл куймас иде
болай гына. Рөстәм булачак бабайны юньләп тыңламады
да. Гүзәл үз теләгенә иреште, бармак бөккәнгә килмәсәң,
йодрык белән китертте. Үтешли генә көзгегә күзе төшкән
иде – хәйран зур фингал, күз юньләп күрми. Булачак бабайның кулы каты булып чыкты... Гүзәлгә ни кирәк булды
икән? Ике ел, ике генә елга, диде. Әтисе исә гомерлеккә ди.
Әйе, нәрсә куркынычрактыр: Гүзәлгә өйләнүме, әллә Чечня
сугышымы? Икесе бер кебек. Гүзәл белән яшәү дә граната
өстендә утыру белән бер.
Рөстәм бу яңа тормышны ничек кабул итәргә дә белмә
де. Әлфия әниләренә теге вакытта килеп кергәч, шул йорттан чыкмас өчен ниләргә генә бармады, ә моннан качасы
гына килә. Уйларының очына чыга алмады. Гүзәлнең әнисе
Рөстәмне бөтенләй яратмады. «Ник Таһир малае түгел, ник
Мөнирә малае, күзең кая, кемне сайладың?» дип кызының
колак итен ашады. Гүзәл Рөстәмне үзенең бүлмәсенә алып
керде.
– Борчылма, нәрсә котың алынып утыра, буласы булды,
иң куркынычы артта калды. Күрдең, әти тузынды-тузынды
да ризалашты.
– Гүзәл, мин аңламыйм, ни кирәк сиңа миннән, нинди
бала уйлап таптың?
– Син беләсең, мин алдаша белмим, безнең килешү честно булырга тиеш. Минем чыннан да балам була, тик мин
аның атасы кем икәнен белмим. Мине төнлә дискотекадан
кайтканда кемдер көчләде. Алдыртсам, башка бала булмавы
бар, әнә, җиңгинеке юк бит. Менә шул, син армиядән котыласың, мин – бу хурлыктан. Ул кешене мин барыбыр табарга
тиешмен, мин беләм аны ничек эзләргә. Ике ел – аннан син
ирекле. Әти Чаллыга китте, аның танышлары күп, барысы
да тип-топ булыр. Кичә миңа да каеш эләкте, ботлар яна.
Гүзәл берни булмагандай сөйләде, ә Рөстәм шаккатып
утыра бирде.
– Мине әти өйдән куып чыгарды.
– Курыкма, монда урын җитәрлек, аннан әти безне барыбер Чаллыга күчерәчәк. Миңа укырга йөрергә кирәк. Без
ни теләсәк, шуны эшләячәкбез, түз. Тик, кара аны, беркем
дә белергә тиеш түгел, ишетәсеңме?
Рөстәм аркасын стенага терәп, аякларын кочаклап,
идәндә аптырап утыра. «Нишлим мин монда, әни кайтса,
ни дияр, улым кая, диярме икән? Әллә инде ул да: «Китсен,
Заһирның юлына аркылы төшкән», диярме? Юк, әни барысын да белә, ул алай димәс. Кайт, дип, килеп алыр, бәлки...
Әле төш тә җитмәгән, күпме үзгәреш. Өйгә кайтасы килә.
Әдилә дә елап калды...»
Кичкә чаклы көтәргә булды. Әнисе кичке җидегә кай
тып җитәргә тиеш. Кеше өендә кая барырга да белмисең, бакчага чыгып, теге беседкада утырды, кеше күзеннән ераграк
булырга тырышты. Кич Гүзәлнең әтисе кайтты, тик әнисе
генә күренмәде. Әтисе куып чыгармаса, бөтенесенә төкереп,
кайтып та китәр иде, әнисе генә чакырсын. Ул өйләнү турында да уйламады, әллә шаяру, әллә яман төш. Бу уенның бер
генә яхшы ягы бар – армиядән котылу. Лилия әйтсә, ике дә
уйламыйча риза булыр иде. Заһир ни дияр?.. Ул белми шул
Гүзәлнең кем икәнен. Заһир шундый җәфадан коткарганы
өчен бәлки бервакыт рәхмәт укыр... Рөстәм үз эчендә кайнады. Әллә нинди бай, матур йорт булса да, өйгә кайтасы килде. Кеше йортында кыен икән. Рөстәмнең уйларын бүлеп,
янына Әхсән абый килеп утырды.
– Нәрсә башыңа ябыштың, утыртып куймаганга рәхмәт
әйт.
– Ни өчен?
– Кызны көчләп, корсак ясаган өчен.
– Кем, минме? Кирәге бар иде.
– Тагын телләшсәң, муеныңны сындырам. Паспортың
кайда? Иртәгә Чаллыга барып, гариза бирәбез.
– Миңа көзгә армиягә.
– Сабир малае барып кайткан да җиткән. Да-а, бик
кыйммәткә төшәсез. Военникның күпме торганын беләсеңме
син? Белмисең. Бер яхшы машина тора ул. Ярый, күз күрер,
иртәгә Чаллыга китәбез. Эшкә өйрәтәм мин сине, олы малай
белән эшләргә өйрәнерсең.
Рөстәм бер урыннан кузгалмыйча утыра бирде, капка
ачылган саен сагаеп калды, хәзер Әлфия әнисе килеп керер
төсле тоелды. Тик инде караңгы төште, килүче булмады.
Гүзәл генә аның янына бер килде, бер китте.
– Әйдә, мин сиңа урын җәйдем, иртән иртүк китәбез,
диде әти. – Рөстәмне Гүзәл үз бүлмәсенә алып керде, идәнгә
матрас салып, урын җәйде. – Хәзергә шунда йоклап тор.
Үзе караватка менеп ятты.
Әлфия Заһирның эшләрен бетергәнен көтте, шуңа тагын
бер көнгә тоткарланды. Заһирның укуы башланырга әле атнадан артык вакыты бар. Авылга кайтып, ял итеп, Рушанны
күреп килергә була. Гүзәлне дә сагынды. Кайда укырга керде
икән? Бәлки Казанга килер...
Планнар, хыяллар бар да без теләгәнчә булса... Әлфия йортка кайтып керү белән ниндидер борчылу тойды.
Күтәрмәләр себереп йөргән Әдилә әнисен йөгереп килеп
кочаклап алды.
– Әни, әни, Рөстәм абыйны кичә бер бабай машинага
утыртып алып китте. Әни, абый елады, кунарга да кайтмады.
– Тукта, әтиең кайда?
– Әти чирли, әни. Әти абыйга шундый каты ачуланды,
абый елады.
Әлфия өйгә кереп, йокы бүлмәсенең ишеген ачты. Йөзе
ап-ак булган Илдус йомарланып ята.
– Әтисе, ни булды сиңа, Әдилә ни сөйли ул, Рөстәмне
кая алып киттеләр?
– Әлфия, әле дә кайттың! Эттән эт тумый ни тусын.
Кичә иртән Әхсән килде, улың кызны көчләп корсак ясаган,
я өйләндер, я утыртам, ди.
– Гүзәлнеме? – диде Заһир аптырап. Ул ишек төбендә
басып тора иде.
– Шуннан? – диде Әлфия бик сак кына.
– Мин аны куып чыгардым, бүтән бу йортка аяк та басма, дидем. Кичер, Заһир улым, ни дип тә әйтергә белмим.
«Килеп сорагыз да туй ясыйк кеше белгәнче», ди Әхсән.
Сорамыйм да, ясамыйм да. Алып китте, теләсә нишләтсен,
ник шунда ботыннан асып куймый – кирәге юк.
Заһир акрын-акрын гына артка чигенде, нидер әйтергә
дип авызын ачты да тыелып калды. Ишек төбендә торган
сумкасын алды да капкадан чыгып йөгерде. Әлфия туктатмады. Китсен, хәзер киткәне хәерле.
Илдусның хәле шәптән түгел иде, Әлфия ашыгыч ярдәм
машинасы чакыртты һәм шунда ук бергәләп больницага киттеләр. Илдусның йөрәгенә инфаркт булган иде. Әлфия өч
көн ире яныннан китмәде. Аның йөрәге тегеләй дә, болай
да яралы. Күңеле тыныч түгел, эчтән яна, кинәт кан басымы
күтәрелеп китә. Әлфия түзмәде:
– Әтисе, син юкка борчыласың. Мин хәзер барып, хәлен
белеп киләм, – диде.
– Юк, барма, син аны жәллисең дә тагын алып каласың.
Заһир кая китте икән – шуны бел. Кызулык белән әллә ни
кыла күрмәсен...
– Ярый, ярый, син тыныч кына ят, мин өстемне генә
алыштырып килим.
Әлфия туры Әхсәннәргә китте. Кызыл кирпечтән ике
катлы итеп салынган йортның тышы гына түгел, эче дә бик
матур булып чыкты. Бар җирдә тәртип, гөлләр белән матур
итеп бизәлгән ихата. Әлфия кайсы ишеккә керергә дип торганда, өй хуҗабикәсе үзе каршы чыкты. Якты йөз белән
каршы алды.
– Әйдә, Әлфия, уз.
Алар зур аш бүлмәсенә кереп утырдылар.
– Мин Рөстәмне күрергә дип килгән идем, кайда ул?
– Балаларны Әхсән кичә үк Чаллыга алып китте. Загска гариза бирергә, эшкә урнаштырырга кирәк, диде. Әлфия,
ачуланма, мин моңа бер дә шат түгелмен. Синең Заһирың
булса, биш куллап риза булыр идем дә, тик бу Мөнирә малаен бер дә өнәп бетермим. Әхсәнгә дә әйттем, теләсә кая
куй, күз алдымда утырмасын, дидем. Чаллыда алып куйган
өч бүлмәле фатирыбыз бар, шунда торырлар. Белмим, ни
күреп ябышкандыр, Гүзәле дә кире какмый бит. Корсагы
ике айлык, озакламый бүлтәеп чыгачак. Шуңа тиз арада туй
ясап, язылыштырырга кирәк.
Әлфия берсүзсез тыңлап утырды. Нидер ошамый,
Рөстәм белән очрашып сөйләшмичә булмый. Илдус авыр
хәлдә. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Әлфиянең бер нәрсәгә ачуы
килә: тоталар да Мөнирә малае диләр, ул инде күптәннән
Әлфия малае, Рөстәм үзе дә аның өчен үлеп тора. Мөнирә
шулчаклы яман эз калдырды үз артыннан, халык һаман оныта алмый. Рөстәмгә карыйлар да Мөнирәне күрәләр. Әлфия
ничә ел шул баланы тәрбияләп, кан анасы салган үткәннәрне
юарга тырыша. Ярпачлыгы гына бар, начар бала түгел бит
ул. Әлфия урыныннын күтәрелде.
– Миңа китәргә кирәк, Илдусның хәле авыр. Син минем
малайны алай бетереп ташлама. Миңа аны күреп сөйләшергә
кирәк. Гүзәлең дә бүләк түгел, бәлки гаеп анда да бардыр.
Рөстәм өйгә кайтсын, күз күрер, – диде дә ашыгып чыгып
китте.
Бу ни хәл, Рөстәм Илдусның язмышын кабатлый түгелме соң? Нинди бәйләнеш бар соң монда? Әлфиянең никтер
ышанасы килмәде. Ярый әле кыйнамаганнар, көчләп өйләндерә күрмәсеннәр. Илдус өчен дә бик борчылды. Әти белән
ул арасында аңлашылмаган җепләр сузыла.
Ике көннән соң кич белән Әхсән килеп керде.
– Исәнме, Әлфия, менә сине туйга чакырырга килдем,
җомга кич бер ресторанда утырып алырбыз. Илдус белән
килерсез. Бу минем эш түгел дә бит, менә йөрим чабулап.
– Туйга чаклы улымны күреп сөйләшәсем килә. Никтер
мин бу хәлләргә ышанмыйм, Гүзәлең алдамыймы икән?
Алып кил икесен дә. Кызың кешеләр язмышы белән шаярырга ярата. Хәлилнең кызы белән дә шаярды, ике ай психушкада ятып чыкты. Заһир белән йөргәч, нишләп Рөстәмгә
бирелгән?
– Бирелмәгән, Рөстәм көчләгән аны. Нәрсә әле бетереп
аттың минем кызны? Хәлил кызының чирендә Гүзәлнең ни
катнашы бар?
– Кызың фәрештә түгел, Әхсән абый. Мөнирә кайчандыр Илдусның язмышын сындырды, мин моңа шаһит.
Рөстәмне Мөнирә малае дип карамагыз, ул минем улым.
– Тукта, Әлфия, ник кызасың әле, мин ни начарлык
эшләгән, мин дә шул балалар дип чабып йөрим түгелме соң?
Илдус куып чыгарса да, мин урамда калдырмадым бит. Тик
минем дә хәлемә кер, синдә дә кыз үсә. Алар бик тиз үсеп
җитәләр икән шул. Миңа ничек күтәрергә бу оятны? Ничә
көн хәзер военкомат белән загс арасында чабулыйм. Гүзәл
елый, әти, армиядән алып кал, ди. Мине бай дигәч тә, миндә
дә акча сугу станогы утырмый. Беләсең килсә, мин дә мондый кияү турында хыялланмаган идем, алмаш ыштаны да
юк бит.
– Бөтен әйберсе дә бар аның, китер балаларны.
– Ярый, иртәгә китерермен.
Әхсән абый балаларны туйга ике көн кала гына алып
килде. Рөстәм керде дә берсүзсез, үзең аңла инде дигәндәй,
башын иеп тора бирде. Әлфия карашын Гүзәлгә күчерде,
анысы да куырылып калды.
– Ник өйгә кайтмадың? Әтиең авыр хәлдә. Кызган чакта
олы кеше ни әйтмәс.
Рөстәмнең күзенә яшь төелде, йөзе кып-кызыл булды,
борылды да атылып чыгып китте, аның артыннан Әдилә дә
иярде. Гүзәлнең куркуы йөзенә чыккан иде.
– Мине алдарга ярамаганны беләсеңме, Гүзәл, бу нинди
уен? Рөстәм белән сез һәрвакыт дошман идегез, хәзер килеп
мәхәббәт уйныйсыз. Мин күреп торам, корсаклысың, хәтта
кем туасын да беләм. Кем баласы – минем шуны гына беләсем килә.
Гүзәлнең күзләре түгәрәкләнеп китте.
– Рөстәмнеке, – диде калтыранып.
– Ярый, Рөстәм бүген өйдә кунсын, калдырыгыз.
– Юк, калдырмыйбыз, – диде Гүзәл калтыранып һәм
ялварып әтисенә карады. Әхсән абый да югалып калды. Әлфиянең тылсымлы көченә бернинди акча белән дә каршы
торып булмый.
– Курыкмагыз, мин аның теләгенә каршы барырга җыенмыйм, ул ничек теләсә, шулай булачак. Кияү кешегә туйга
чаклы кыз йортында яшәү килешми.
Гүзәл чыгып китәр алдыннан Рөстәмнең күлмәк изүенә
ябышты:
– Син сүз бирдең, онытма. Кире юл юк.
Рөстәм эндәшми басып калды.
Алар киткәч, Әлфия Рөстәмгә:
– Әйдә, улым, теге алмагач төбенә утырып, икәү генә
сөйләшик. Сине ничә көн күргәнем юк, әтиең дә артык борчылып, йөрәге күтәрмәде, авыр хәлдә. Заһир да кайткан иде,
бу хәлне ишетү белән кире китте. Син бернидән курыкма, тик
дөресен сөйлә. Кем гаепле бу эштә, синме, Гүзәлме? – диде.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.