Ходай бит бар нәрсәне бу дөньяга белеп яраткан, кирәкмәгән бер нәрсә дә юк. Хәтта шушы чебеннәр дә, чүп үләннәре дә ниндидер вазифа үти. Ит чебене дә үз эшен эшли: яраларга йомырка салу белән үзе үлә, ә йомыркалардан ак кортлар чыга һәм бөтен үлекне чистартып, яңа ит үрдерергә мөмкинчелек тудыра.
Кортлар күбәеп, шыбыр-шыбыр йөри башлагач, барысы
да куркып калдылар. Сыпырып алырга да уйлаганнар иде,
бер атнадан Рушанның тән кызуы төшкәч, көтәргә булдылар.
Ләйсән тагын әбисенә кайтып килде. «Шул җирәнгеч нәрсәләр
үз эшләрен белеп эшлиләр, тимәгез», – диде әбисе.
Өч атна дигәндә Рушанның яралары төзәлә башлады. Бу
инде олы бер җиңү – яралар төзәлсә, утыра ала дигән сүз,
аннан инде коляска, протез турында да уйларга була.
Имтиханнар биреп бетерүгә, Ләйсән әниләренә кайтып
китте дә юкка чыкты. Рушан көн дә ишеккә карап көтте,
көткән көннәр елга тиң булды. «Башка килмәс» дигән уй
йөрәкнең бөтен нечкә кылларын тартып үтте. Нишләргә, ничек яшәргә? Тән ярасы төзәлә дигәндә, йөрәк ярасы ачылды.
Рушанны хәзер күбрәк йортка я бакчага чыгарып салалар.
Аның янына хәл белергә егетләр дә, классташ кызлар да
килгәли башлады. Сөйләшәләр, көлешәләр. Сабир да моңа
сөенде: килсеннәр, көннекә берүзе күңеле боегып ятканчы,
бик әйбәт. Үзләре көн буе эштә. Рәйлә кызлары имтиханга – укырга керергә әзерләнә. Озакламый Казанга китәчәк.
Тик яшьләрнең аулакка җыелулары яхшыга булмады. Хәл
белергә килгән берсе үзе белән я аракы, я сыра кыстырып
килә. Беркөнне эштән кайтуларына Рушан җирдә аунап ята,
берни белми, исерек. Сабир куркып улына ташланды. Борынны ярып кергән аракы исе үзен дә сискәндереп җибәрде.
«Бу көннән башлап өйдә утырасың, янына беркем дә йөрмәсен! – диде хатынына. – Эчкечегә әйләнәсе генә калган. Бакчаның бөтен караңгы почмагы шешә белән тулган».
Бер килеп өйрәнгәннәр көн дә килә башлады, баш төзәтергә җаен таптылар. Рушан, исерсә, сугышты да елый-елый
Ләйсән белән аңлашты. Инвалидны жәлләп, аракы күтәреп
килгән дуслар ата-ананың бар тырышлыгын аяк астына салып таптадылар. Сабир белән Илдус күпме генә аңлатып
карамасыннар, егетләр үзенекендә торды.
– Нәрсә инде, Сабир абый, әллә болай яту җиңел дип
беләсезме? Әз булса да онытылып торыр!
Илдус беркөнне иртән килеп керде.
– Кара әле, күрше, агач төбендә мылтык тотып утырсаң да, эчәсе килсә, аяксызлар да җаен таба, мин бу юлны
үткән кеше. Ашарга ипи таба алмаска мөмкин, ә менә эчәргә
һәрвакыт табып була. Мин әйтәм, теге килен буласы кызны табарга кирәк. Ул бит шуны югалтканга төшенкелеккә
бирелде. Хатын-кызлар могҗиза тудыра, дустым, эчүеңне
дә, башкасын да онытасың. Адресын ал да барып кайтыйк.
Ныклап эчкелеккә тартылганчы...
– Рәхмәт, күрше, үзем дә уйлап йөри идем дә... Читен
бит әле шундый яшь кыз баланың җилкәсенә мондый йөк
асу. Үз кызыма мондый язмышлы кияү теләмәс идем.
– Шулаен шулай да, күрше, ни булды икән соң?
– Әти-әнисе риза булмагандыр дип уйлыйм, барырга
да куркам.
– Сабир күрше, ни булса да булыр, белеп кайтыйк.
Иртә таңнан Чаллыга киттеләр. Сабир ничек сөйләшәсен уйлап, янды да көйде. Әти-әниләре куып чыгарсалар?
Башына бер генә юньле уй килмәде. Хәтта кыңгырау төймәсенә басканда куллары калтырады, маңгаеннан тир бәреп
чыкты. Ишекне Ләйсән үзе ачты. Сабирны күрү белән чырае
ап-ак булды.
– Сабир абый, Рушанга бер-бер хәл булдымы әллә? Әни,
әни, кил әле монда!
Ләйсән артына матур гына хатын килеп басты.
– Әни, бу – Рушанның әтисе Сабир абый була.
– Керегез, ишек төбендә тормагыз.
Сабир матур хатын-кызларның якты карашыннан тагын
да югалып калды, кыяр-кыймас кына эчкә узды, тирә-ягына
каранды.
– Менә, Ләйсәнне югалттык. Рушан да бик төшенкелеккә бирелеп утыра, мин инде аптырап килдем.
Ләйсәннең әнисе кызына карап алды.
– Сез гафу итегез инде, хәбәр итә алмадык. Башта әбиебез үлеп китте, аны җирләдек, аннан әтиебез инфаркт белән
егылды. Мин эштә, барысы Ләйсән өстенә калды. Бөтен ялы
шул больница юлында үтә. Рушан өчен дә өзгәләнә, үзе монда, күңеле анда. Яралары ничек, тартылдымы инде?
Сабир әллә шатлыктан, әллә артык дулкынланудан, тотлыгып калды.
– Яхшы, яхшы, хәзер Аллага шөкер, бар да яхшы, –
дигән булды.
– Сез бер дә борчылмагыз, бар да яхшы булыр. Төзәлми
торса, яраларына әрекмән суы сыгып салыгыз, ул да ярдәм
итә.
– Сезнең кайгылы вакытыгыз икән, борчып йөрим.
Ләйсән балам, Рушанга бер-ике генә сүз язып салмассыңмы
икән? Ул сине бөтенләйгә ташлап китте дип уйлый, – диде,
үзе шыбыр тиргә батты. Аңа моны әйтү җиңел булмады.
Улының дүрт саны төгәл чагы булса, курыкмыйча сөйләшер
иде дә бит... Ләйсән сикереп торды да икенче бүлмәгә кереп
китте.
– Бер киңәш бирсәм, ачуланмассызмы? – диде матур ханым. Сабир тартылып куйды: килеп йөрмәгез, диячәк.
– Юк-юк, мин тыңлыйм сезне, – диде, үзе эчтән кыл
кебек тартылды.
– Мин табиб та, психолог та. Сезнең хәлдә калган
гаиләләрне дә яхшы беләм. Бер ялгышлыктан сакланыгыз – инвалид дип артык кызганмагыз. Бу бер дә яхшылыкка
китермәячәк. Сез аңлы рәвештә аны алга, киләчәккә планнар
корырга өндәгез. Аңа хәзер укырга кирәк, үз мөмкинчелегеннән чыгып эшкә урнашырга, гаилә башлыгы булырга,
тормыш алып барырга өйрәнергә кирәк. Ул болай да үз-үзен
кызганудан ары китә алмый, башка кызганучылар да табылыр, менә алардан ерак торырга кирәк. Андый кызганучылар
сазга гына батыра. Сезгә хәзер көчле, кирәксә, каты куллы
ата булырга кирәк.
Сабир каршысында утырган ханымның күзләренә күтәрелеп карады. Көч җитмәс тоелган проблемаларны гади генә
итеп аңлатты да бирде. Ул хаклы, алар үз-үзләрен, улларын
кызганудан артык берни дә уйламыйлар. Ә бит киләчәк турында уйларга кирәк.
Сабир белән Илдус Чаллыдан кайтып кергәндә, Рушан
янында ике егет утыралар, кулларында сыра шешәләре. Рушан исерек күзләрен әтисенә күтәреп карады. Әтисенең йөрәге кысылып куйды, шулай да үзен тиз кулга алды. Жәлләп
торыр вакыт түгел.
– Тәк, егетләр, хәл белергә килдегез инде... Улым, сиңа
ошыймы соң шулай кызганыч булып утыру? Ә без кызганыч
түгелме соң сиңа? Без әниең белән күпме тырыштык сине
үстерер өчен. Үстердек, кеше баласыннан ким булмасын,
дидек. Күрәм, картлыкта терәк булыр дип үстергән улыбыз
эшсез йөргән дуслары белән шешәне ныграк ярата. Сине
безгә карый дусларың ныграк жәллиләр шул, без кайтуга
җирдә аунап ятасың. Менә безне шул чакта кем жәлләсен?
Синең яныңа утырып елаган анаңны кем жәлләсен? Ә шул
чакта яраткан, синең өчен җанын бирергә торган Ләйсәнең
күрсә...
– Әти, башка исемә төшермә аның исемен!
– Ник төшермәскә, төшерәм. Менә бу дусларың, син
эчкегә салышкач, сөйгәнеңне алып китәргә һәркайсы шат
булачак. Менә үз-үзеңне жәлләп елап утырасың, ә Ләйсәнгә
ни булды икән дип уйламыйсың, бәлки аның да кайгысы
бардыр, бәлки аңа да авырдыр.
– Әти, ни булган Ләйсәнгә?
– Менә айны башта, тормышка аек акыл белән кара,
аннан әйтермен ни булганын. – Сабир бүтән сүз куертып
тормады, борылды да чыгып китте.
Оеткы салынды, ни дә булса үзгәрерме? Рушан көн дә
әтисе белән сөйләшергә омтылды, тик әтисе ишетмәмеш булып чыгып китәргә ашыкты. Шулай да эчү туктады. Аңлы
тормышка һәркем үз аңы белән килергә тиештер. Сабир ике
атна түзде, улының ялварулы карашына җавап бирмәде.
– Нәрсә, улым, сөйләшәбезме?
Рушан башын селкеде:
– Сөйләшик, әти.
– Киләчәккә ни уйлыйсың – шуны беләсем килә, син
бит башсыз егет түгел. Синең фәрештә кебек Ләйсәнең бар,
аңа тиң пар булыр өчен тырышырга кирәк.
– Ул килер дисеңме, әти?
– Ә нигә килмәскә тиеш әле ул, тик менә, улым, килгәч,
ни күрер соң? Төзәлгән яраларың ачылып бетте, эчәсең, кеше кыяфәтеннән чыгып ауныйсың. Кемгә кирәк андый ир?
Сау-сәламәт кешеләр дә мәхәббәт өчен көрәшәләр, ә син
булганын аяк астына салып таптыйсың.
– Әти, талама җанымны, нишлим – әйт.
– Әйдә, улым, уйлашыйк. Сиңа укырга кирәк. Син бит
мәктәпне бик яхшы бетердең. Кем буласың килә? Без хәлдән
килгәннең барысын да эшлибез. Син сугыш үткән ир-егет,
җебеп утырырга хакың юк. Башыңны шешәгә тыкма, ул елан
суының беркемне дә бәхетле иткәне юк әле, уйла, улым, синең язмышың синең кулыңда. Мә, менә, Ләйсәннең хаты.
Рушан хат укыганда, әтисе читтән генә күзәтте. Улы
тирән сулап, күзенә төелгән күз яшьләрен йотарга тырышты;
хатта ни язылган булгандыр – елмаеп, кәгазь битен иреннәренә тидерде.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.