Яз җитте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтиханга әзерлекләре башланды. Рөстәмнең бик тиз эләктереп
ала торган үҗәтлеге бар. Яралы Рушанны күргәннән бирле аның бөтен курыкканы армия иде. Укуга әлләни көчле түгел,
югары уку йортына кереп, качып котылырмын дип уйлама.
«Шул берәр шоферлар курсын бетерсәң генә инде», дип фикер йөртте.
Гүзәлнең дә, ничек кенә яхшы билгеләргә тартып карамасыннар, белеме «өчле»гә генә тарта иде. Аның башы ватылмады, ул әтисенең акчаларына ышана. «Укы-укыма – барыбер акча түләмичә беркая бара алмыйсың, иң яхшы институт минеке булачак», – дип, бармак кына шартлатты. Гүзәлгә
көн дә бәйрәм генә булсын. Һәрвакыттагыча класска сыеша
алмадылар, Рөстәм белән эләгешеп кенә тордылар.
– Карагыз әле, акбашның никтер кикриге шиңгән димме, – дип, җай чыккан саен бәйләнде.
Ә беркөн Рөстәм малайлар янында абыйсы Заһирның
кайтып китүе турында сөйләнде. Моны ишеткән Гүзәл, кабынып китеп:
– Алдашма, кайтса, мине күрмичә китми ул, – диде.
– Беткән ди Казанда синең кебекләр. Абый әйтә, атна
саен дискотека оештыралар, кунакка тирә-як институтлардан
кызларны чакыралар, ди.
Һәркайсы бер-берсен ныграк чагарга тырышты. Ни
бүлешәләр – үзләре дә аңламыйлар. Чынлап та, бу юлы
кайтканында Заһир әллә аның янына барырга өлгермәгән,
әллә аның кайгысы булмаганмы, очраша алмый калдылар.
Гүзәлнең ачуы чыкты, гөнаһсыз түгел бит, Рөстәм берәр
нәрсә җиткергәндер әле, дип, аннан үч алу җаен эзләде,
курчакныкы кебек матур зәңгәр күзләр зәһәрләнеп ут чәчте.
Рөстәм беркайчан да җавапсыз калмады. Җитмәсә, партадашы Алмаз да котыртып утыра:
– Рөстәм, әйдә, үртә әле Гүзәлне, якыннан карыйк әле
теге үтә күренмәле әйберсен, бигрәкләр дә матур инде, бер
килмәгән җире юк.
– Кара, итәгең бигрәк кыска, озынрагын алырга Әхсән
абыйның акчасы җитмәгән ахрысы?
Рөстәм шулай ачуын китерсә, Гүзәл пружинага баскан
песи кебек каршысына килеп баса да үз агуын чәчә башлый.
Алар телләшкән арада Алмаз карашы белән кызны «чишендерә». Сүз белән җиңә алмаса, Рөстәмнең башына китап
белән тондыра Гүзәл, йә булмаса, тел күрсәтеп үчекли дә,
матур артын боргалый-боргалый китеп бара.
– Булдымы, күрдеңме инде? – ди Рөстәм тирләп-пешеп
чыккан дустына.
– Күрдеңме ике кара түгәрәкне, үтә күренә иде, –ди Алмаз маңгай тирен сөртеп.
– Ә син күрдеңме, башка китап белән биреп китте, син
дә утырасың, чирле. Кайт та шәрә кызлар төшкән җурнал
кара, бу җен пәриен караганчы. Нәрсәсен табасыңдыр шуның.
– Юк нәрсә ул кәгазь битендәге кызлар. Бу бит тере,
чибәр. Тотыплар карыйсы килде, көчкә тыелып калдым.
Бу юлы Рөстәм Алмазның башына китап белән бәрде:
– Тотып кара, ике күзеңне чокып чыгарыр.
Эх, яшьлек... Яз бит, яз! Бөтен җирдә мәхәббәт дулкыннары йөзә, яшьлекнең күзләре ялтырый, хисләр ташып
түгелергә генә тора. Һәр җан иясе мәхәббәт көтә. Бүгенме,
мондамы, бу яздамы, бәлки кайдадыр якында гына йөридер,
кем икән, нинди икән ул мәхәббәт? Аһ, тотып аласы да кочасы, сөясе, сөеләсе килә. Җитмәсә, егетләрнең кайнап торган
канын тагын да кайнатып, кызлар чишенә, берсеннән-берсе
кыска итәкләр, матур ялтыраган тезләр егетләрнең зиһенен чуалдыра... Көн дә күреп ияләнгән кызлар әллә нигә
әйләнәләр: берсе чәчкә, берсе күбәләк. Түгәрәкләнгән матур
гәүдәләр тегеләй-болай боргаланалар, үзләренең бәһаләрен
белеп чытлыкланалар, карашлары да элекке кебек гөнаһсыз
түгел, әллә кая, әллә нинди бөеклекләргә алып менәләр,
әллә ниләр вәгъдә итәләр. Егетләр түзә алмыйча, ух, үләм,
дип башларына ябышалар. Әле көләсе, әле елыйсы килә,
күкрәккә генә сыеша алмый башлаган йөрәк сәгать күкеседәй тышка чыгып сайрарга гына тора. Эх, яшьлек! Бу язда
күпме кеше дөнья буйлап чәчелер. Кем укырга, кем заводка
эшкә, кем бәхет эзләп китәр. Хәзергә әле яз – диңгез тездән,
ни теләсәң шуны эшлә!..
Һәр авылда, һәр мәктәптә бик иртә яратышып йөргән
парлар була. Рөстәмнәрнең дә күрше классында шундый
Таһир белән Зөһрә бар. Алар һәрвакыт бергә, читләрне араларына якын җибәрмиләр. Аларга сокланмаган кеше юк.
Класста кемдер: «Вәт мәхәббәт кешеләрдә!» – дип куйды.
Никтер Гүзәл шул сүзгә бәйләнде.
– Мәхәббәт, имеш, әйдә, тикшереп карыйк, – диде ул
биленә таянып.
– Нинди этлек эшләргә уйладың, тимә, йөрсеннәр, – диде бер егет, – кермә араларына.
– Ник? Мәхәббәтләре чын булса, беркем дә керә алмас.
Тикшереп карыйбызмы?
Класста урнашкан кыска тынлыкны Алмаз бозды:
– Булмый, ул Наиләсен генә ярата, – диде.
Бу сүз үгезгә кызыл чүпрәк күрсәтү белән бер булды.
Класс икегә бүленде. «Булдыра – булдырмый, аера – аермый!»
214
– Ике көннән күрерсез, эт кебек артымнан ияреп йөриячәк, – диде Гүзәл, гадәтенчә бармак шартлатып.
Ни кылгандыр, өченче көнне алар кич клубка җитәкләшеп килеп керделәр. Гүзәл, җиңүче кыяфәте белән тирәягына карап, дус кызларына күз кысты. Бишенче класстан
бирле бер-берсен яратышып йөргән Наилә белән Айдарның
арасына кара таракан булып керде. Кинәт барысына да читен
булып китте, ике як та моңа сөенмәде. Кызганыч, ни белән
бетәр икән? Теләгенә иреште, бүген ташламаса, иртәгә ташлаячак. Мәхәббәт белән шаярмыйлар, аны ялгыш та сынарга
ярамый.
Өч-дүрт көн үтүгә аяктан егардай хәбәр килде: Наилә
агуланган, Чаллы хастаханәсенә алып киткәннәр, хәле авыр.
Барысы берьюлы Гүзәлгә карадылар, ә ул берни булмагандай
ярып салды:
– Нәрсә миңа текәлдегез, үзегез котырттыгыз, сез
гаепле.
Гаепләрен таныгандай, класс тынып калды. Бөтен кешедән өстенлек алырга өйрәнгән Гүзәл бу тынлыкны үз
файдасына борды:
– Чын мәхәббәт булса, мин бармак бөккәнгә килеп
җитмәс иде, яратуы шул чаклы гына булган, димәк.
– Бәләкәй эт, кәнтәй син, Гүзәл, – диде арткы партадан
бер егет. – Күпме кешенең арасын боздың, чүпрәк-чапракка
сатылып, күпме кызлар сиңа ияреп, әшәкеләнеп беттеләр.
Таяк ике башлы, онытма! Кылган гөнаһларыңны юарга бернинди акчалар да җитмәячәк.
Газинур шулчаклы акыллы, тыйнак егет, аның беркайчан, беркемгә кычкырып эндәшкәне, ялгышып та авыр сүз
әйткәне юк, әллә шуңа бөтенесе аптырап киттеләр. Гүзәл
дә бераз каушап калды. Әле моңа чаклы аңа болай каты бәрелгән кеше юк иде. Гүзәл бит ул! Тиз ушына килеп атакага
күчте:
– Шымбай, телең чыкты мәллә, син кем мине мыскыл
итәргә?
– Бөтен кеше белән курчак уены уйныйсың. Син кем ул
чаклы кеше мәхәббәтен сынарга? Наилә белән Айдарның
язмышларын сындырдың: имтихан бирә алмыйлар, укырга
керә алмыйлар, бергә дә була алмыйлар. Наилә исән калсын
дип Ходайдан сора, әле билгесез ни белән бетәсе. Менә
нәрсәгә китерде синең юньсезлегең. – Газинурны беркем
бүлдермәде, аның белән барысы да риза иде. – Җансыз таш
курчак син, – диде дә класстан чыгып китте.
Күп тә үтмәде, класс ишегендә Айдарның башы күренде:
– Гүзәл, чык әле бер минутка.
Гүзәл урыныннан селкенмәде. Бераз торгач Айдар яңадан ишеккә башын тыкты:
– Гүзәл, чык инде.
Гүзәл ачулы җенләнеп чыгып китте. Ачык ишектән Айдарга кычкырынганы ишетелде:
– Җүләр, мин бит шаярттым гына, сезнең мәхәббәтегезнең чынлыгын беләсем килде. Без класс белән бәхәсләштек.
Йөрмә, синең аркада миңа көн бетте. Бар, әнә Наиләңне коткар, миңа кирәгең юк. – Гүзәл класс ишеген шап итеп япты
да урынына килеп утырды.
Айдар бу минутларда ни кичергәндер, тик егетләрнең
берсенең-бер аның урынында буласы килми иде.
Кайчак көтелмәгән бер хәл бөтен корган хыялларны
челпәрәмә китереп, кеше язмышларын бөтенләй икенче
юлдан алып кереп китә. Бәләкәй генә җилдән башланган
зур өермәнең үз уртасына эләккәннәрне кайда, кайчан, ни
кыяфәттә илтеп ташласын бер Алла гына белә. Бу турыда
төпле фикер йөртү өчен бу укучы балалар бик яшь шул, тик
аларның да күңел түрен борчылу кебек нәрсә тырнап алды.
Ә чоңгыл инде әйләнә башлаган иде. Наиләнең хәле шәптән
түгел. Үләргә дип ашаган даруы үтермәде. Табиблар акылына зыян килү ихтималын әйттеләр. Айдар имтиханнарын да
бирмичә авылдан чыгып югалды. Гүзәл бер атна мәктәптә
күренмәде, соңгы имтиханга гына килде, беркем белән
сөйләшми, аңа әллә ни булган...
* * *
Язның матур бер көнендә Сабирларга җыелма карават
сөйрәп Ләйсән килеп керде. Лапастан тирес чыгарып маташкан Тәнзилә белән Сабир сүзсез генә Ләйсәнгә текәлделәр.
Бәрәкалла, әллә торырга килә инде – ни сөенергә, ни көенергә белмәделәр. Ә кыз май кояшыдай балкый.
– Мин белдем теге чи яраларны ничек дәваларга икәнен.
Җилсез, матур гына бер ышык урын табып, Рушанны шунда
чыгарып салабыз,– дип тезеп китте.
Тәнзиләнең гаҗәпләнүдән күзләре зураеп түгәрәкләнде,
хәле бетеп чирәмгә утырды. Ләйсән аны тынычландырырга
ашыкты:
– Тәнзилә апа, минем әбиемә туксан яшь, бу аның
рецепты. Сугышта яраланган бабамның тәне сөяккә тиклем тишелеп черегән булган. Казанда табиблар әбиемә:
«Дарулар юк, чыгу юлы бер генә – ит чебене генә дәвалый
ала», – дигәннәр. Әбием шулай эшләгән дә. Бер ай дигәндә
аның яралары төзәлгән.
Хатын-кыз сүзенә катнашмый гына эшләгән Сабир, моны ишетүгә кулындагы сәнәген тирес өеменә кадап куйды
да, кояшта җылынган суда бит-кулларын сыпырып, алар
янына килде. Озак кына дәшә алмый торганнан соң тәки
телгә килде Сабир:
– Ярый, анасы, укытучы кеше безгә карый күбрәк белә
булыр, – диде дә Ләйсәнгә карады. – Әйдә, кызым, әйт, ни
эшлик?
Ләйсән әйткәнчә урын әзерләделәр. Күршедән Илдусны
да чакырдылар. Елга якын тыш һавасы күрмәгән Рушанны
көн җылысына чыгарып, яралы урыннарын ачып, кояш нурлары астына йөзтүбән яткырып салдылар. Арка үзәгендә
янбаш сөякләре өстендәге чи яралар карарга куркыныч
иде. Түзсә түзә икән адәм баласы, инде нинди генә дарулар
кулланып карамадылар, файдасы юк. Кем ни кушса, шуны
эшләргә әзерләр, тик ярдәме генә тисен. Рушанны көйсезләндермәс өчен Ләйсән башта качыбрак торды. Җайлап
урнаштырганнан соң, барысы да үз эшләре белән таралып
беткәч кенә, Рушанның каршысына килеп тезләнде. Рушан
сискәнеп китте.
– Ник килдең инде тагын, минем шәрә арт санны күрәсең киләме? Ник әйткәнне аңламыйсың? Ух-х, тора алсаммы, Чаллыга җиткәнче куар идем, кире әйләнеп килмәслек
итеп.
Ләйсән йомшак кына итеп аның кулларына кулларын
салды да башын Рушан яткан мендәргә терәде, күзләренә
карады:
– Тыңла, зинһар, тыныч кына, мин сиңа бер әйбер сөйлим. Минем әбием белән бабам өйләнешеп бер ай үтүгә,
сугыш башланган. Әбием көтәргә сүз биреп торып калган.
Кырык дүртенче елны бабам бик каты яраланган. Башта
Украинада дәвалаганнар, аннан Мәскәүдә, аннан Казанга
кайтарганнар. Әбиемә бер санитарка хат язган: «Ирегез ике
аяксыз безнең госпитальдә ята. Ул үзен хәзер беркемгә кирәкми, бернәрсәгә яраксыз дип саный. Кирәк дисәгез, ирегезне
килеп алыгыз», – дигән. Әбием бер балта остасыннан кул
арбасы ясатып алган да Казанга бабамны алырга киткән.
«Бабаң белән очрашкач, икәү кочаклашып туйганчы елаштык», – ди. Соңыннан бабам: «Ташла, ник кирәк мин сиңа,
аяклыны да табарсың»,– ди икән. Тик әбием: «Түремдә генә
утырырсың, кочакларга кулларың исән, сөйләшергә телең
бар, башың урынында. Бөтен илгә килгән афәт, бергә күтәрербез. Кемнең өендә хәзер сау-сәламәт ир бар? Беркемдә
юк. Аяк-кулы исән булганнарының йөрәге, тәне яралы. Безне
бит язмыш үзе кавыштырган, син минеке, мин синеке дип
кавышкан идек бит! – дигән. – Син бит әле сугышка киткәч
туган улыңны да күрмәдең. Ай, татлы да соң аны сөюләре,
гел синең үзеңә охшаган», – дигәч, бабамның күзендә яшәү
теләге туган, тизрәк туган иленә кайтып, баласын күкрәгенә
кысып сөясе килгән. «Син хаклы, әнисе, без яшәргә тиеш,
мин бүтән еламам», – дип, кайтырга ризалашкан. Казан
белән Чаллы арасын кайтуның авырлыкларын әбием сөйли
алмый, елый иде. Техника юк, әле очраклы машинага, әле
ат арбасына, әле кул арбасына утыртып, сөйри-сөйри алып
кайткан. Минем әбием инде карт. Ул, беләсеңме, нәрсә ди?
Чынлап яратсаң, барысын да җиңәргә була, мәхәббәт үзе көч
бирә, ди. Алар яратышып яшәгәннәр, биш балалары булган.
Бабай колхозда хисапчы булып эшләгән, башка авыл ирләре
кебек хатын-кыз эше дип бүлешеп тормаган, әбигә бөтен өй
эшләрендә булышкан: балаларны карашкан, ипи салган. Әбием укытучы булган. «Бабагыз бик акыллы, чын ир заты иде,
аяклы бер генә иргә дә алыштырмас идем», – ди.
Ләйсән Рушанның кулын үз кулыннан ычкындырмыйча, бер сулышта сөйләп бетерде кебек. Йөзтүбән капланып
яткан Рушанның да күңелендә әллә нинди җиңеллек урнашкандай булды. Алар икесе дә тынып калдылар. Бу минутта
нидер әйтү артык тоелды. Киеренкелек бушый төшкәч, Рушан сорап куйды:
– Ләйсән, мин үзем дә аңлыйм, авыр миңа. – Ул бу юлы
яшьле күзләрен аннан яшермәде.
Ләйсән шундый якын, башлары бер мендәрдә, күзләр
күзгә төбәлгән.
– Әлегә шул: мине тыңларга, аякка басарга, аннан инде
мин сине тыңлармын.
– Сине бәхетле итә алмам дип куркам бит мин. Бу Бөек
Ватан сугышы түгел, тирә-якта сау-сәламәт егетләр җитәрлек, соңыннан шуны аңлап китеп барсаң, мин нишләрмен?
– Ә син китмәслек ит, яраткан яхшы ирдән берәү дә китми. Бу дөньяны ташлап китәргә беркайчан соң түгел. Син
күз алдыңа гына китер, нинди матур кызлар, уллар үстерә
алабыз! «Дөнья бит бик матур, матур итеп яши белсәң», – ди
әбием, мин аның белән килешәм.
Рушан Ләйсәннең кулына иреннәре белән кагылды, кыз
үзенең кул сыртында кайнар күз яшьләре тойды.
– Ела, Рушан, туйганчы ела, оялма күз яшьләреннән.
Ләйсән бүген шушы күп сикәлтәле тормышның бер
кытыршысын тигезләп үтәргә, яраткан кешесен яшәргә,
тормышка кайтарырга тырыша иде. Элеккечә яшәп булмый,
күпме генә еласаң да, яңа юлларын эзләргә кирәк. Шушы
катмарлы тормышның ямьле ягын табып, яңа хыяллар белән
яшәргә кирәк. Әбисе, тормышның ачысын-төчесен татыган иң зирәк, иң гадел кешесе: «Юкка аһ ормагыз, сабыр
булыгыз», дия килә. Ләйсән шул акыллы әбисе куенында
үсте. Туксанга җитсә дә, хәтере шундый шәп, акылы төгәл.
Акыл җитмәс нәрсәләрне дә гади генә итеп аңлата белә. Рушанның шушы хәлгә калганын белгәч, әбисе янына кайтып
өзгәләнә-өзгәләнә елады, әбисе дә кушылып елады, шулай да
юатырга акыллы сүзләр тапты бит. Әбисе биргән киңәшләр
Ләйсәнгә Рушан алдында җебеп-елап тормаска, үзен кулда
нык тотарга ярдәм итте. Әти-әнисе бер дә шатланмадылар.
«Авыр булачак, аяклы егетләр дә бетмәгән, юкка өметләндермә кеше баласын», – дигәч, әбисе: «Кагылмагыз балага,
үзе хәл итсен. Аяклы ир белән яшәгән кайбер хатыннарга
карый, аяксыз атагыз белән мин күпкә бәхетлерәк идем». Әйтерсең, әбисе Ләйсәннең кулына флаг тоттырды да «алга!»
диде. Хәзер инде аңа берни куркыныч түгел.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.