Әлфия иртәнге чәйгә өстәл әзерләде. Кем мәктәпкә, кем
эшкә җыена. Илдуска эш буенча Чаллыга барырга кирәк.
Әдилә әтисенең алдына менеп, колагына нидер пышылдады.
– Әдилә, үзеңә әйбер сораганда безгә дә сора әле, – ди
Әлфис.
– Ә сиңа ни кирәк? – ди сеңлесе, беркатлы җан.
– Ә безгә уйный торган кассеталар кирәк, әти, алып
кайт әле.
Менә шулай, Илдус олы шәһәргә җыендымы, кирәк әйберләр күбәя дә китә. «Ярый-ярый, язып бирегез», – дип баш
кына селкеп утырасы кала.
– Әнисе, әзрәк өстә инде, финанс җитмәс кебек.
– Соң, әтисе, шул Чаллыга шым гына барып кайтып булмыймыни? Белеп торасың җилкәңә утырасыларын.
Әдилә әнисе ишетмәсен дип, ике кулы белән әтисенең
колакларын каплый. Илдусның бәхете ташый андый вакытта, кызын үлепләр дә ярата инде, аннан да татлы кеше юк
бу дөньяда. Өй эчендәге мондый чыр-чу бик ошый иде аңа.
Әллә бик тә яратканга, балалар сораган нәрсәләрне җир астыннан булса да табып бирергә әзер. Соңгы вакытта тынып
калган Рөстәмгә дә азрак йомшара төште.
– Ә сиңа ни алып кайтыйм, ник дәшмисең?
– Мин Әдилә түгел лә, миңа берни кирәкми, – дип кырт
кисте.
Чаллыга Илдус еш йөри, тик аның килү белән кайтасы
килә башлый. Шәһәр шау-шуын бер дә яратмый. Хөкүмәт
эше беткәч, балалар сораган әйберләрне эзләп базарга китте. Әдиләсе әллә нинди буяулар сораган. Ул Барби курчаклары җыя, менә тагын шуны язган, тик ул зәңгәр күлмәкле
булсын, дигән. Бөтен базарны әйләнеп чыкты, барысы йә
сары, йә ал күлмәкле, зәңгәре юк. Тагын бер җирдә туктап,
өстәлдәге уенчыклардан күзен алмыйча гына:
– Барбиның зәңгәр күлмәклесе юкмы? – дип сорады.
– Илдус, – диде кемдер бик йомшак кына.
Илдус үзенең каршысына килеп баскан сатучыга күтәрелеп карады. Никтер йөрәге дертләп куйды, кузгалып китмәкче булды, кузгала алмады. Әйтерсең, аяк киеме шушында
ябышып катты.
– Исәнме, Әдилә, – тавышы каушап чыкты. – Менә
кызга курчак эзли идем, шул Барби курчакларын ярата
бит, – дигән булды.
Әдилә карашы белән ябышкан, күзләрен һич тә читкә
алырга җыенмады. Илдус тирләп чыкты, агарган чәчләрен
сыйпап куйды. Кайчандыр яраткан беренче мәхәббәтенә карап-карап алды. Артык үзгәрмәгән, әзрәк тазарыбрак кына
киткән. Илдус, аның карашы астында чыдап тора алмыйча,
китеп бармакчы булды.
– Тукта, – диде Әдилә, – тукта, көт бер минут, мин хәзер
өстәлне генә җыям...
Әдилә ашыга-ашыга уенчыкларны үз урыннарына урнаштырып куйды, ашыга-ашыга киоскны япты. Аптырашлы
карашын аңа төбәгән Илдус аны-моны уйларга өлгергәнче,
Әдилә аның җиңеннән тартты.
– Әйдә, мин моннан ерак тормыйм. Кире какма, ярты
сәгать вакытыңны кызганма.
Илдус ни уйларга да белмәде, зиһенен тик бер сорау бораулап торды: ни кирәк, гаиләсе бардыр бит? Бармыйм дисә,
үпкәләтер кебек тоелды. Әдилә аны базар каршысындагы
тугыз катлы йортка, үз фатирына алып керде.
– Мин менә шушында торам, сал өстеңне, хәзер чәй
генә куям.
Илдус ишек төбендә таптанды.
– Уз, курыкма, мин монда ялгыз гына яшим.
Илдус кыюсыз гына ишек төбендәге урындык почмагына утырды.
Әдилә каударланды, нәрсәгә тотынырга белмәде. Бик
дулкынлана иде бугай, тавышы калтырап чыкты.
– Нишләптер синең шулай бер килеп чыгасыңны белә
идем кебек. Мин сине гомер буена эзлим. Базарда меңләгән
халык үтә, шулар арасыннан да эзли идем мин сине, табарыма ышанып яшәдем. Ходай ишеткәндер, шуңадыр, син бүген
каршыма килеп бастың.
Тәрәзә кырына арты белән баскан җиреннән, кинәт борылып, Илдусның алдына килеп басты. Аның күзләре тулы
яшь иде. Илдус бу күзләрне яхшы хәтерли. Менә ул, аның
беренче мәхәббәте, шундый якын, берни булмагандай яшь
аралаш елмаеп каршысында тора. Шул ук кечкенә Әдилә,
шул ук күзләр... Әдилә, Илдусның баш киемен салдырып,
чаларган чәчләрен сыйпап алды. Тезләре дерелди башлаган
Илдусның тамагы кипте. Өнемме-төшемме дигәндәй, авыз
ачып бер сүз әйтә алмыйча утыра. Күңел түреннән әллә нинди истәлекләр актарылып, калкып чыгарга маташа. «Юк,
ярамый, китәргә кирәк», дип калкынып та куйды, тик торып
китәргә көче җитми. Нишләп утыра соң ул монда – ул инде
аны да аңларлык хәлдә түгел. Әдилә аның башын әйләндерә,
аңын чуалта бара.
– Эх, Илдус, Илдус, гомерлеккә ялгыз иттең син мине, – дип, мамыктай йомшак куллары белән Илдусның муенынан кочаклап алды.
Иргә әллә ни булды, кергәннән бирле алдында тотып
торган базар әйберләре идәнгә коелдылар. Күзләре очкынланды, дөньясын онытты, әйтерсең, егерме елга кире яшьлегенә
кайтты. Ул атлет тизлеге белән урыныннан сикереп торып,
Әдиләсен кысып кочаклап алды, тыны беткәнче шашып-шашып үпте. Әдилә каршы килмәде, җаны, тәне назга, сөюгә
сусаган хатын көчле кулларда камыр булып әвәләнде. Яшьли сөйгәне «Илдус, Илдусым!» дип пышылдаган саен ир
башын югалта барды. Мәңге дә аерыла алмас кебек иде, тик
каяндыр «Илдус!» дип Әлфия эндәшкән кебек тоелды һәм
ул Әдиләне үзеннән читкә этеп җибәреп, ишектән атылып
чыгып китте.
– Йә Ходам, беттем, Әлфия күрдеме, сиздеме икән?
Илдус юл буенда калдырган машинасына чаклы йөгерде. Кереп утыргач та тынычлана алмады. Үз-үзен сүкте:
«Карт җүләр, нишләдем? Әлфиянең каршысына ничек кайтып басам хәзер? Тукта, нигә килгән идем соң әле бу базарга?» Тирә-ягына каранды: җыйган әйберләре кайда соң? Эх,
куркак, балаларга алган бүләкләре Әдилә фатирында торып
калган бит, башында кепкасы да юк. Бераз утырып тынычланган кебек булгач, кире Әдиләнең йортына китте. Ишек
бикләнмәгән, Әдилә идәнгә таралган уенчыкларны җыеп
алган да шуларны кочаклап елап утыра. Илдус акрын гына
Әдилә алдына тезләнде, тузгыган чәчләрен читкә сыпырып
куйды, күзләренә текәлеп карады һәм, атасы баласын юаткандай, бик үтемле итеп сүз башлады:
– Минем кызым бар, әле сигез яшьлек кенә, мин аңа синең исемеңне бирдем, ул хәтта әзрәк сиңа охшаган да.
Әдилә дә җитдиләнде:
– Илдус, миңа бала кирәк. Гомерем буе үземне синең
өчен генә дип сакладым, тик синнән генә бала табасым килде. Мин бит теге китүдән ике елдан соң кире әйләнеп кайттым, хыянәтеңне кичерә алмасам да, синнән башка яши дә
алмадым. Читтән генә күреп яшәргә дә риза идем, тик син
очрамадың.
– Син моны миңа ун ел элек очрап әйткән булсаң,
миннән бәхетле кеше булмас иде, тик хәзер соң шул инде.
– Синнән миңа берни кирәкми, ул баланы үзем үстерә
алам, кызганма бер кичеңне, кал, бүләк ит бер бала, гомер
буена рәхмәт укырмын.
– Гафу ит, Әдилә, мин үзем дә балалар яратам, үз балаларымны мин үзем карыйм.
– Теләсәң, килеп йөрерсең, мин каршы түгел.
– Юк, җаным, баланың атасы да, анасы да булырга
тиеш, бала ике уртада ятып үсәргә тиеш. Рәнҗемә миңа,
башканы тап.
– Теге вакытта, яшь чакта, яратмагач, ник алдадың, ник
өметләндердең? Минем ялгыз калуымда син генә гаепле, син
шуны аңлыйсыңмы?
– Мин беркемне дә алдамадым, минем үземне алдадылар, ә син, мине тыңлап та тормыйча, ташлап чыгып киттең.
Син белсәң икән ул чакта минем ниләр кичергәнне. Сине
югалткач, кайгыдан бәлки сазның төбенә төшкәнмендер.
Белмим, син мине кайдан эзләгәнсеңдер, кызымның әнисе
мине базар алдында утырган сукбайлар арасыннан табып
алды, мин аңа хыянәт итә алмыйм.
– Ничек, син шушы шәһәрдә, теге пычрак исерекләр
арасында булдыңмы? Юк, юк, ышанмыйм. Моның булуы
мөмкин түгел.
– Мөмкин, Әдилә, әле ничек кенә мөмкин. Язмыш ничек кенә сынамый безне. Мин күргәннәрне сиңа күрергә
язмасын. Ярый, китим, мине өйдә көтәләр. Сау бул!
Илдус юл буе бүгенге очрашуга кайта-кайта йомгак ясарга тырышты. Аның да бит эчтән генә, бер күрсәң иде шул
яшьлекне, дип хыялланган чаклары еш була иде. Тормышы
Әдилә белән генә тулы, Әдилә белән генә бәхетле булыр иде
кебек. Әдилә – аның яшьлек мәхәббәте, йөрәгенең иң ерак түренә яшереп саклаган бер үкенече. Ни генә әйтсәң дә, Әлфия
Таһирныкы, алар икесе дә моны яхшы аңлап яшиләр. Юкса,
теге вакытта, Таһирларның туена Әдиләне алып кайткан булса, бәлки алар бергә калган булырлар иде. Менә шул чакта
бу тормыш дөрес буласы иде дә бит, юк шул, Ходай нәрсәнедер бутады, бөтенесен бер казанга салып кайнатты да
аларның язмышын үзенчә хәл итте. Эх, Әдилә, Әдилә, мин
инде сине күптәннән кияүгә чыккансыңдыр, итәк тулы балалар үстереп, кемне бәхетле иттең икән, дип уйлый идем. Ул
бәхетле кеше мин буласы икәнмен ич. Кичер, Әдилә, синдә
балам барын белә торып, ничек яшәр идем мин? Яшьлектә
ике йөрәкнең тирәнгә яшереп саклаган өмет-хыяллары бүген
менә шартлап өзелде. Йөрәктә тирән бушлык калды.
Илдус караңгы юл уртасында машинасын туктатты, тәмәке кабызып комсызланып суырды. Ялгыз өйдә елап калган
ялгыз Әдилә күз алдыннан китмәде. Кайтып җитәргә дә күп
калмады, йөрәк ярсуын басарга, тынычланырга тырышты,
күкрәк тутырып сулыш алды. Караңгы басуда салам эскерте
яна, төнге җилсез һавада әчкелтем төтен, яз исе. Күктә яңа
ай туган, йолдызлар җемелди. Илдусның күзенә яшь тулды,
әллә тәмәке төтененнән, әллә... Күктә йолдыз атылды.
– Йа Раббем! Ялгыз итмә аны. Үз ярын, үз парын тапсын, бәхетле булсын, бәлки әле соң түгелдер...
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.