Гел бер төсле үткән көннәрне үзгәртергә теләгәндәй, кояш тырышып-тырышып тәрәзәдән нурларын сузды. Рушан
үрелеп тәрәзә рамын ачып җибәрде. Тыштан саф һава кереп тулды, хәтта башы әйләнеп куйды. Күкрәк тутырып саф һава
сулады. Терсәгенә таянып, гәүдәсен калкытты, үрелә-үрелә тышка карады. Әле кар да эреп бетмәгән, тәрәзә төбендә
үскән агачта чыр-чу килеп тургайлар куышлы уйный. Ничә ай караңгы уйларда яткан Рушан кошлар шаяруына карап
елмаеп куйды.
– Сез шаярасыз, сезгә рәхәт, салкын кышта исән калганга шатланасыздыр, үлмәдек, җиңдек бит, дисездер. Ә мин
шатлана алмыйм, бу инде минем соңгы язымдыр. – Рушан
акрын гына башын мендәргә салды, кайнар күз яшьләре
мендәргә төшеп сеңде. – Эх, ник болай мәрхәмәтсез бу тормыш? Ләйсәннең дә бер атна инде килгәне юк. Аңлагандыр
минем кебек инвалид белән яшәп булмасын. Ярый, бәхетле
булсын.
– Абый, кем белән сөйләшәсең? – дигән булды сеңлесе.
Рушан акрын гына күз яшьләрен сөртеп, битен мендәргә
яшерде. – Бүлмәң салкын бит, ябыйк тәрәзәңне.
– Син нишләп көн дә өйдәсең?
– Безнең язгы каникул бит, абый, оныттыңмыни? Озакламый имтиханнарга әзерләнә башлыйбыз. Ләйсән апа да
әниләренә кайтып китте.
Рушан эндәшмәде, тик җанына ниндидер җылылык йөгерде.
Гөрләвекләр агып йөрәкләрне җилкендергән мәлдә аның
бүлмәсенең ишеген шакыдылар. Рушан ишеккә таба башын
борды. Ишек ачылуга хәтта терсәкләренә таянып башын
күтәрде: ишек төбендә Заһир белән озын буйлы Саша дусты
тора иде. Рушан бер мәлгә югалып калды, аннан торырга
талпынып куйды:
– Син исән, Саша! Син исән! – Рушан иреннәрен кысып
елый иде.
Саша акрын гына килеп карават кырына тезләнде дә
Рушанны кочаклап алды.
– Син дә исән, без исәннәр, дустым, исәннәр!
Егетләр кабат-кабат кочаклашып еладылар. Башкалар
алдында алар күз яшьләрен күрсәтергә оялсалар да, сугыш
утын кичеп исән калган дуслар бу юлы сөенечтән күз яшьләрен яшермәделәр. Кем әйтте ирләр еламый дип? Сабир, башка моны карап тора алмыйча, бүреге белән битен каплап,
тышка ук чыгып китте. Заһирга да бик авыр иде моны карап
тору. Ул да, дусларга комачауламыйм дип, бүлмәнең ишеген
япты. Шунда гына артында басып торган Рөстәмнең яшьле
күзләре белән очрашты. Заһир еламаска тырышты, шыгырдатып тешләрен генә кысты да тәрәзәгә борылып басты.
– Менә, брат, тормыш шулай да була, – дип куйды.
Егетләр азрак тынычлангач, бүлмәгә җыелышып, иркенләп утырып сөйләштеләр. Заһир белән Рөстәм тыңлап
кына утырдылар. Сугыштан кайткан егетләрнең искә алыр
дуслары да, хатирәләре дә җитәрлек иде.
– Саша, мин синең исән калуыңа шулчаклы шатмын.
Мин үземнең исән калуыма гына бер дә шат түгелмен, шулай да мин соңгы чиккә тиклем синең әйткәнеңне исемнән
чыгармадым. Ул көнне безне ут яңгырына тоттылар, әзерләнергә дә өлгермәдек. Ул ут эчендә кем дә булса исән калуы
мөмкин түгел иде. Ярты сәгать эчендә бер ротаны кырдылар
да салдылар. Мин башта авыртуны да тоймадым, тик җаным әллә кая чыгып очкан кебек кенә булды. Сугыш ничек
башланса, шулай туктады, тирә-якта тынлык урнашты. Тик
озакка бармады, душманнар тавышы ишетелде, алар үлми
калган яралы солдатларны атып йөриләр иде. Минем янымнан үткәндә син: «Аңыңны җуйма, үлгәнгә сабыш», дидең
дә алга тәгәрәдең. Минем янда гына яткан Павка гырлый
иде, кай җиренә тигәндер, аны да душманнар атып киттеләр.
Минем янга да килеп басты, сизәм: карап тора. Мин бар көчемә тын алмаска тырышам. Шулчак кемдер теге душман
малаен үз янына чакырып алды. Калганын хәтерләмим.
Башын асылындырып тыңлап утырган Сашаның халәтен яңак сөякләре йөрүеннән генә аңларга була. Ничек кенә
тыныч күренергә тырышмасын, нервлары какшаган иде шул.
Берара тынлык урнашты.
– Саша, син соң ничек исән калдың?
Саша авыр сулап куйды.
– Минем башта аяк яраланды, аннан яңакны сыйпап
үтте. Бөтен җир канга батты, ни күз күрми, баш кына гүли. Күзем чыкты мәллә дигән идем. Атулар туктау белән,
тегеләрнең «Ивашка, здавайся» дигәннәрен ишетү белән
хәлнең мөшкел икәнен аңлап алдым. Ярдәм килеп җитмәде,
без камалышта калдык. Серёганың рациясе эшләми, анда
аның кайгысы да юк – эчәгеләре агып чыгып, үлем белән
тартышып ята иде. Мин дә капланып яттым да үлгәнгә сабыштым. Серёганы аттылар. Берсе минем янга килеп иелде
дә колагымнан тотып башны күтәрде. Колагымны кисеп ала
дип торам, мин бит, үзең беләсең, тәрене җептә генә йөртәм,
карады да башны кире ташлады. Ничек кычкырмадым, баш
ярылып авырта иде. Азагын мин дә хәтерләмим, әбиемнең
тәресе саклап калгандыр дип уйлыйм. Алар безне безнең
пистолетлардан аталар. Ә кемнәр диген: унике-ундүрт яшьлек малайлар. Алар барысы да корал тотып үсәләр. Үлми
калган яралы солдатларны үтереп, алтын чылбырларын,
сәгатьләрен салдырып йөриләр. Шакаллар өере. Сугыш кешене яхшылыкка өйрәтми. Иректә кеше үтерү җинаятькә
санала, ә монда кан исенә исереп, акылдан шашып, кеше
бер-берсен чебен урынына кыра. Берәү дә беркем алдында
җавап та бирми. Кемгә кирәк бу сугыш? Күрәсең, кемгәдер
кирәк булган. Һәрхәлдә, миңа кирәкми иде.
Өй эчендә тагын тынлык урнашты. Саша тәрәзә төбенә
утырып бертуктаусыз тәмәке тартты.
– Минем бабай, сез бәхетле, сугыш күрмәдегез, дия иде.
Бу сүзләрнең мәгънәсен хәзер генә аңладым. Сугышның бер
көнен күрү дә җитә, гомерлеккә онытылмас төсле. Шулай да,
исән калганбыз икән, безгә, дустым, яшәргә кирәк. Ходай
безгә тагын бер тормыш бүләк итте, ишетәсеңме, яшәргә
кирәк!
Рушан эндәшмәде, башын аска иеп утыра бирде, бераздан сорап куйды:
– Ничек итеп? Кем булып? Минем болай яшисем килми,
череп бетеп барам.
– Яшәргә кирәк, Рушан, бирешмик, көрәшик әле. Үзебез
өчен, Серега белән Пашалар өчен дә. Душманнарны сөендермик, үч итеп яшик.
Егетләр иртәнгә кадәр сөйләшеп утырдылар. Заһир
белән Саша урамга чыкканда иң якты йолдызлар да йокыга
җыена, сызылып кына таң атып килә иде. Таң атканны белдереп, гайрәтләнеп, әтәч кычкырып җибәрде. Саша елмаеп
куйды:
– Бәхетле дә соң әтәч!
Алар тын гына кояш чыгасы якка карап тордылар.
– Заһир, мин бит кире китәм, – дип куйды Саша.
– Ник, кайда?
– Чечняга. Аннан кайтканнарны, беләсең килсә, монда эшкә алырга ашкынып тормыйлар. Анда булганыңны
белсәләр, эшкә алмас өчен йөз сәбәп табалар. Әйтерсең, мин
анда үз теләгем белән барганмын. Минем йөргән кыз да башкага кияүгә чыкты, әллә аны яратып, әллә миннән куркып.
– Синнән ник курка?
– Эх, дустым, сугыштан нервлары какшап кайткан
егетләргә кияүгә чыгарга берәү дә ашкынып тормый шул,
үзе риза булса да, ата-анасы каршы килә. Һәм алар хаклы да.
Мин аракы эчсәм, башта мәхшәр башлана, ни кыланганны
үзем дә белмим. Анда барма, дустым, барсаң, кайтма икән.
Рушанның хәлен аңлыйм, аның урынында булсам, мин дә
шулай уйлар идем. Акыл өйрәтү җиңел ул, ничек яшәмәк
кирәк... Эх, әрәм булды яшьлек. Тик син Рушанга әйтмә минем китәсене. Кайткач үзем килермен.
Сашаны озаткач, Заһир өйдә тагын бер көнгә калды.
Аның да күңелендә нәрсәдер сынды, ике ел укыган хәрби
казармага башка кайтасы да, укыйсы да килмәде. Беренче
тапкыр «дөрес юл сайладыммы соң?» дигән уй борчыды.
Төшке ашка башкалар кайтып җитмәгән арада, әнисе белән
икәү генә калып, бераз тын гына утырдылар.
– Улым, күреп торам, җаның тыныч түгел. Уйлаган
уйларыңның да очы-кырые күренми. Син, улым, нишләргә
дип аптырама, ә монда тагын нинди юллар бар, болай итеп
карасам, ничек булыр икән, дип уйла. Эзләсәң, һәрвакыт
чыгар юл табыла. Әле берни дә югалмаган, син яшь, эзлә
башка юл.
– Әни, ике елым әрәм була бит.
– Нәрсә ул ике ел, алда бөтен бер тормыш көтеп тора,
сиңа шул турыда уйларга кирәк. Син үзеңне куркаклыкта
гаеплисеңме?
– Әйе, анысы да бар.
– Тагын нәрсә бар?
– Күңелем кайтты, барасым да, укыйсым да килми,
әни. Киләчәктә нишләргә белмим, элек белә идем, хәзер
белмим.
– Син элек, хәрби солдат булып, шушы илгә хезмәт итәм
дип уйладың. Син кем булсаң да шушы илгә хезмәт итәсең,
мин дә, калганнарыбыз да шушы илгә хезмәт итәбез түгелме
соң? Вакытында аңлап, бер һөнәрне икенчегә алыштыру – бу
куркаклык түгелдер дип уйлыйм. Уйла, әле соң түгел.
Заһир кичке якта тагын Рушан янына керде. Алар бик
озак кына бер-берсенә карашып тордылар. Сүзсез дә берберсен аңлыйлар кебек. Икесенең дә карашында бер сорау:
хәзер ничек яшәргә?
Ишек шакыганга Заһир артына борылып карады.
Ишектә бик чибәр генә кызның башы күренде.
– Керергә ярыймы? – диде.
Рушан калкынып кына карады да башын читкә борып
ятты. Заһир урыныннан торып басты, урындыгы белән бер
читкә тайпылды, үзе кыздан күзен алмады:
– Керегез, – диде, бик йомшак кына итеп.
– Исәнмесез. Мин менә, Рушан, сиңа укырга китаплар
китердем, тик яту күңелсез бит инде, укып ят.
Ләйсән китапларны өстәлгә куйды. Акрын гына Рушанның кулына кагылды, тик егет кулын кинәт тартып алды.
Кыз кул яткан урынга кып-кызыл зур алма куйды. Берсүзсез
аларны күзәткән Заһир кызның үзен шулчаклы тыныч тотуына аптырады.
– Тыныч йокы, сау булыгыз, – диде дә чыгып китте. Кыз
чыгып киткән ишектән Заһир озак күзен ала алмады.
– Дус, шушымени инде синең Ләйсәнең?
Тик дусты эндәшмәде, тешләрен генә шыгырдатты.
– Бик матур кыз, хуплыйм.
Рушан карават башында эленеп торган сөлгене алды да
битен каплады, «ых-х...» дигән ыңгырашу тавышы чыкты.
Дустын кызганудан Заһирның йөрәге кысылып куйды. Тынлыкны Рушан үзе бозды, Ләйсән калдырган алманы кулында
әйләндерде.
– Күрәсеңме, нинди матур, өлгергән, ул да шушы алма
кебек. Бу алманы үземнеке итәргә минем хакым юк. Аңа синең кебекләрнең генә хакы бар. Исән чакта минем дә хакым
бар иде, тик хәзер мин бу алмага корт булып кына ябыша
алам һәм вакытсыз сулдырам гына. Аңламый әйткәнне, һаман килә.
Ул алманы бар көченә каршы стенага тотып чәпеде. Кызыл алма, вак кисәкләргә чәрдәкләнеп, идәнгә коелып төште.
Рушан тынып калды. Заһир акрын гына янына утырды.
– Ник бәхетеңә карышасың, син бит аны үзең дә яратасың, сагынуың турында күпме яза идең, ул да сине шулай
яратса, нишләсен, килә инде.
– Яратам, бер атна килмәде, акылдан яза язып көттем.
Куам, елыйм, карышам. Бервакыт аңлар да бүтән килмәс, үз
тиңе белән бәхетле булыр.
– Ә син? – диде Заһир.
– Мин үләрмен, дус, йөрәк урынында да бит, аяклар
юк. Сагынам, Заһир дус, аякларымны, исән чагымны сагынам. Артыннан торып йөгерер идем, аңламыйсың хәлемне.
Гомерлеккә минеке дип үзеңне бер күндергәч, баш тарту
кыен икән.
Заһир дустының кулын кысып тотты. Ни дип юатырга
да белмәде. Кешегә акыл өйрәтү җиңел дә ул, үзең нишләр
идең бу хәлдә?.. Рушан терсәкләренә таянып гәүдәсен күтәрде, яшьле күзләрен Заһирга терәп, кинәт кырыс төс алды:
– Бармыйм дип сүз бир, котылу җаен эзлә. Без бу сугышта кемнеңдер уен коралы гына. Минем корбан булуым
да җиткән.
Заһир дәшмәде. Алар икесе дә яхшы аңлыйлар: ике ел
укыткач, хөкүмәт тиз генә үз солдатын үз иреге белән чыгарып җибәрмәячәк.
Заһир Казанга кайту белән, киләчәктә Рушанга һәм аның
кебек ярдәмгә мохтаҗ егетләргә файдам күбрәк тияр дигән
өмет белән, хәрби медицина академиясенә укырга күчерүне
сорап рапорт язды.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.