Салкын кыш уртасында Сабирларның тәрәзә төбенә
ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Машинадан Сабир
белән ике солдат төште. Тәнзилә, ике солдатның берсе аның
улы булырга тиеш, кайсысы соң, дип, танырга тырышты.
Ничә ай көтеп арыган җан тышка, каршы алырга ташланды. Машина алдында кайнашкан кешеләр янына йөгереп
килде:
– И улым, улыкаем, кайттыңмы? – дип, кайсысын кочакларга белмичә әле берсе, әле икенчесе янында бөтерелгәндә,
иренең яшьле күзләрен күреп, үрә катып калды, исенә килеп,
акрын гына машина эченә күз ташлады. Машина эчендә
бәләкәй генә булып яткан кеше гәүдәсен күргәч, чырае ап-ак
булды. Озатып килгән табиб егет ананы кочаклап бер читкә
алып китте:
– Апа, апа, кычкыра күрмәгез, әйдәгез, өйгә кереп урын
әзерлик.
– Аңа ни булган, ул тереме? – дип сорады Тәнзилә, калтыравын тыярга тырышып.
– Тере, апа, тере! Бар да яхшы булыр, сез бит ана кеше,
сабырлык кирәк.
Рушанны одеялга салып, дүрт почмагыннан тотып алып
керделәр. Өйдәгеләр өчен бу бер куркыныч картина кебек
иде. Төпке бүлмәнең әйберләрен бушатып, урын-җирне
табиб кушканча әзерләделәр. Рушан һаман беркем белән
дә сөйләшмәде. Аның хәлен урт сөякләренең арлы-бирле
йөрүеннән генә аңларга була иде. Әнисе улына карады,
тик ни булганын һаман да аңлап бетермәде. Кемнән җавап
алырга да белмичә, курку катыш сораулы карашлары белән
әле берсенә, әле икенчесенә карады. Бөтенесе карашларын
читкә бордылар. Тәнзилә, ниһаять, үзен кулга алып, улына
якынрак килеп, аның агара башлаган чәчләренә, каны качкан ап-ак чыраена иелеп карады, караган саен үзенең дә йө
зеннән кан качты. Ана кеше яңа туган сабыйны бала тудыру
йортыннан алып кайткач ничек сүтеп караса, ул да шулай,
ашыкмыйча, акрын гына баласы өстендәге одеялны сүтте.
Күңеле сизә, нәрсәдер булган. Йөрәге күбәләк урынына леперди, куркыныч. Юан итеп уралган ике тез башын күрү
белән кинәт сискәнеп калды, кычкырып җибәрүдән куркып,
авызын кысып каплады, башы әйләнеп, күңеле болгана башлагач, тышка ташланды. Өй эчендә чебен очарлык тынлык
торды. Озата килгән табиб та аның артыннан чыгып китте.
Тәнзилә ишегалды уртасында, бер кат күлмәктән, әңгерәеп
тора бирде.
– Бу ни хәл, без бит аны битен дә сыдырттырмый саклап кына үстердек. Мин бит аларга мондый бала бирмәдем,
нишләп миңа ярты гына бала бирәләр? Йә Аллам, кая аның
яртысы? Армиягә мин сау-сәламәт ир-егет үстереп бирдем,
нишләттеләр минем баламны?
Өзгәләнә-өзгәләнә елады солдат анасы. Кайда, кем белән
сөйләште, әлегә үзе дә аңламады. Кышның ачы салкынын да
тоймады. Сабир хатынының башына шәл япты, өстенә курткасын кидерде. Бу көннәрдә ул да ябыкты. Йокысызлыктан
арыган күзләрен хатынына текәде. Аңа кушылып еламаска,
үзен кулга алырга тырышты.
– Анасы, анасы дим, әйдә, өйгә керик, китерә килгән кешеләрне ашатып озатыйк. Тик бала алдында кычырып елый
гына күрмә, нык булыйк.
Ике күрше арасындагы туры капкадан Илдус күренде.
– Исәнме, күрше, кайттыңмы?
– Кайттык, күрше, кайттык. Менә кешеләрне озатыйк
та, аннан сөйләшербез. Әйдә, анасы, керик... – Тышта тәмәке тартып торган солдатларга карап алды да авыр сулап
куйды.
Илдус күршесенең иңнәренә кулын салып:
– Тукта, күрше, безнең мунча да ягылган, ашарга да
пешкән, безгә керсеннәр, хәзер Әлфиягә әйтәм, – дип яңадан
үз ихаталарына торып йөгерде.
– Әле дә күршеләр бар, – дип уйлап куйды Сабир.
Аларның бүгеннән яңа тормыш башлана, нигә тотынырга да белми аптыраган кайгылы чаклары. Тамакларын
туйдырып, мунчалар кертеп, солдатларны кичке якта гына
озаттылар.
Сабирны иң борчыганы – улының сөйләшмәве. Әле
бер авыз ачып сөйләшкәннәре юк. Госпитальдә үзләренчә
аңлаткан булганнар иде аңлатуын, өйгә кайтып әзрәк тынычлангач, сөйләшер ул, диделәр. Кем белгән – хәзер нишләргә?
Дөресен әйткәндә, аның бөтен өмете Әлфиядә иде. Бер тапкыр коткарды бит, бәлки тагын коткара алыр. Аяклар инде
барыбер үсмәячәк, акылына гына зәгыйфьлек килмәсен.
Сөйләшә башламыйча моны белеп булмый. Ичмасам, кай
җире авыртканын әйтсен иде. Йә Аллам, сабырлык бир. Тәнзилә дә күп вакыт иңбашларын асылындырып, бер ноктага
текәлеп утыра. Авыл халкы, күрше-тирә яшьләр хәл белергә
дип капка төбенә җыелганнар иде дә, Илдус каршы чыкты:
– Борчымагыз, әлегә беркем белән дә сөйләшерлек түгел, хәле авыр, әзрәк вакыт үтсен, – дип кешеләрне таратты,
тик берсен генә өйгә уздырып җибәрде.
Ишек ачылган тавышка Сабир белән Тәнзилә күтәрелеп
карадылар.
– Исәнмесез, миңа керергә ярыймы?
– Әй бала.. – Тәнзилә читкә борылып елап җибәрде.
– Кер, кызым, кер, – диде Сабир урыныннан торып. –
Кил, утыр, сөйләшик. Син инде, балам, борчылып йөрмә,
күрмәгәнең хәерлерәк. Оныт син аны, оныт. – Тамагына төер
килеп тыгылды, кызганыч иде улын шундый чибәр кыздан
мәхрүм итү. Ни хәл кыласың хәзер...
– Сабир абый, ул бит аяксыз гына, башсыз түгел, ә аякка протез ясыйлар. Сез нәрсә кайгыга батып утырасыз? Бар
да яхшы булыр. Минем бабам да сугыштан аяксыз кайткан,
әбием биш бала тапкан. Алар бик матур яшәгәннәр.
Тәнзилә гаҗәпсенеп, яшьле күзләрен сөртеп, Ләйсәнгә
текәлде, аннан якынрак килеп, колагына ук диярлек:
– Аның бит ике аягы да юк, – дип пышылдады.
– Булыр, яралары гына төзәлсен, бар да булыр. Мин
янына кереп чыгыйм инде.
– Ул сөйләшми, – диде аптырашта торган Сабир.
– Бүген сөйләшмәсә, иртәгә сөйләшер, бик сабыр булырга кирәк. – Ләйсән әкрен генә Рушан яткан бүлмәгә кереп
китте дә артыннан ишекне япты.
Тәнзилә белән Сабир, фәрештәдер бу кыз дип, тын да
алмыйча, ул кереп бикләнгән ишеккә карап калдылар.
* * *
Рушанның әнисе белән әтисе, менә хәзер Әлфия кереп
җитәр, дип көттеләр, ә ул керергә ашыкмады. Сабир үзе аларга керергә булды. Кергәч, Әлфиягә карады да, сүз башларга
кыймыйча, чыгып китәргә булды.
– Сабир, – диде Әлфия, – ашыктырма мине, вакыт җиткәч, мин үзем керермен. Мин аны моннан да яхшы күрәм.
– Сөйләшми бит, сөйләшсен иде хет.
– Сөйләшер, Сабир. Ул ишетә. Вакыт кирәк.
Чынлап та, кемнең сугыш инвалидын күргәне бар, кем
карый ала андый яралыны? Алар ничек тотынып бәйләргә,
ничек уколлар кадарга да белмиләр иде, ярый әле ярдәмгә
Ләйсән килде. Каян өйрәнгәндер, куллары килешеп тора.
Рушанның озак ятудан янбаш, арка үзәкләрендә суланып
тишелгән тишекләр зур чи ярага әйләнгән. Боларны Сабир
Казанда чагында күреп тә шаккаткан иде. Әлфия ниндидер
дару биреп чыгарды, Ләйсән әллә нинди зәңгәр лампалар
алып килде. Рушанга килеп кагылсаң, ап-ак булып ката да
кала.
Рөстәм белән Әлфиснең Рушаннан сугыш турында сораштырасылары, сөйләшәселәре килә, тик әниләре кермәскә
кушты. Рушан һаман сөйләшми, тик урт сөякләрен генә чәйни. Ашавының рәте юк.
...Әлфия төнен керде. Йокыга киткән Рушанның маңгаена кулын куйды, коты алынып читкә тайпылды, шыбыр
тиргә батты. Аннан, үзендә көч табып, кабат өстенә иелде.
Егетнең зиһене куркыныч бер күренеш алдында туктап калган. Ни кычкыра алмый, ни елый алмый җәфа чигә. Әлфия
аның өстенә иелде дә, ниндидер сүзләр пышылдый-пышылдый, күкрәгенә кысып кочаклады. Рушан кинәт каты итеп
кычкыра башлады: «Душманнар хәзер барыбызны да кырып
бетерәчәк, Саша, Саша, син кайда?» Рушан каты итеп сүгенде, кем беләндер сугышкандай итте. Сабир да йөгереп кереп
улының кулларын кысып тотты. Бик озак бәргәләнгәннән
соң, арып, тынычланып, тирән йокыга талды. Әлфияне дә
Илдус өйләренә алып чыгып китте.
– Сабырлык кирәк, Сабир, бу сугышлар бик озакка барачак. Мин аның катып калган нервларын гына уяттым.
Чынлап та, Рушан бик еш кычкырып уяна башлады,
өйдәгеләрнең барысын аякка бастыра. Сикереп торып аягына басам дип егылып төшә дә, тора алмыйча, акырып
елаган чаклары да күп булды. Ата-ананың йөрәген әрнеткәне – балаларына берничек тә ярдәм итә алмау. Егылган саен
кисек аяк башы канап чыга, аны күргән Тәнзилә куркудан
коса-коса чирли.
Рушан аңына килеп Ләйсәнне күргәч, ни дә булса әйтә
алмыйча катып калды. Ә Ләйсән берни булмагандай янына
килеп утырды да шундый якын итеп елмайды. Үрелеп егетнең кулын үз кулларына алды:
– Бар да артта калды, бар да яхшы булачак.
Рушан күзенә төелгән яшьләрне күрсәтүдән куркып
кинәт башын читкә борды.
– Башка килеп йөрмә, мин хәзер сиңа тиң түгел.
– Алайса, мин карт кыз булып утырып калам инде.
Ярар, менә яраларыңны гына дәвалыйм да китәм. – Ләйсән
каршы сөйләшмәде. Җенләндермәскә, ачуын чыгармаска
тырышты. – Кая, борыл, яраларыңа дару сөртим.
– Юк! Кагылма миңа, кайтып кит, күземә күренмә! Мин
хәзер үземә дә кирәкмим, мин бит гарип, син шуны аңлыйсыңмы? Бар, дим, бар!
Ләйсән эштән соң көн дә килде һәм бу талаш-кырыш
көн дә кабатланды. Ләйсәннең сабырлыгына искитәрлек
иде.
– Озакламый яз җитә, үргән бәрәңге кебек ятарсыңмыни? Тышка чыгабыз, кошлар сайравын тыңлыйбыз, – диде
кыз аңа беркөн.
Ә егет әтисе белән сөйләште:
– Кертмә бүтән. Ник килә ул монда, «көтәм» дигән өчен
генәме? Нәрсә бирә алам мин аңа? Әти, бер стакан гына аракы салып бир әле.
– Юк, улым, нәрсә-нәрсә, тик эчкечелек белән беркем
дә чирне җиңгәне юк әле, сорама да.
– Ух, әти, бөтен җирем авырта, аңлыйсыңмы? Аркам
сызлый, әллә кайда ятып калган аяк табаннарым яна, йөрәк
әрни. Эх, әти, аңламыйсың шул син минем хәлемне.
Әтисе түзмәде, берсүзсез ярты стакан аракы салып
бирде.
– Тутырып сал.
Улы бер стакан аракыны күз дә йоммый эчеп куйды.
«Хәзер исерер дә йоклар», дип уйлады әтисе. Тик ул Чечен
сугышыннан кайткан исерек солдатның ни кыланасын әле
белми иде шул. Көтмәгәндә өй эчендә «сугыш башланды».
Егет ятагында үрле-кырлы бәргәләнде, сүгенде, каядыр мылтыктан атты, караватыннан егылып төште, шуышып ишеккә
барды. «Граната бир, патрон бир», дип кычкырды. Тавышка
йөгереп кергән әнисе куркып стенага сеңде. Ул беркемне күрми, беркемне танымый, үзалдына котыра иде. Тәнзилә белән
Сабир тыеп урынга сала алмый азапланганда, бер чиләк су
күтәреп, Әлфия килеп керде. Салкын кое суын идәндә аунап
яткан Рушанның өстенә сибеп җибәрде. Өйдә кинәт тынлык
урнашты.
– Мин үлдем, – диде дә Рушан тынып калды. Ул арып
йоклап китте. Күмәкләп күтәреп аны урынына салдылар.
– Бирмәгез аракы, ул аңа ярдәм итмәячәк.
Икенче көнне Әлфия апасы тагын керде, йомшак кына
итеп маңгаена кулын салды.
– Сиңа һич эчәргә ярамый, эчтеңме, син кабат сугышка
кайтасың, моның очы-кырые булмаячак. Синең бәхетең әле
алда. Аяклар кабат үсмәячәк, ә башны, акылны сакларга кирәк. Әниеңнәрнең болай да кайгысы җитәрлек. Яныңда
нинди матур кыз йөри, ул сине бик тә ярата.
– Әлфия апа, мин бит аңа берни дә бирә алмыйм, шундый матур кызга минем кебек инвалид ник кирәк дисең, ул
мине кызгана гына. Әлфия апа, берәр нәрсә эшләт, килмәсен. Мин аның алдында шушы яраларым белән шәрә ята
алмыйм, үз-үземне күралмыйм. Миннән килгән черек исләр,
ул килеп керсә, тагын да борынны ярып керә. Ник үлеп кенә
калмадым икән, бер еларлар да онытырлар иде. Бернигә яраксыз булып ятудан да авыр нәрсә юк.
– Менә күр дә тор, бәхетле булыр көннәрең әле алда,
мин әйтте диярсең.
Юк, Рушан кайчан да булса бәхетле булырына да,
Ләйсәннең яратуына да ышанмады. Өйдәгеләрнең барысына да әйтеп куйды: «Кертмәгез!» Ишектә Ләйсәннең башы
күренү белән кулына беренче эләккән мендәр белән тондырды, «килмә, кермә!» Аның артыннан сулы стакан да очты.
Оча сөягендәге чи яра зурайганнан зурайды, һич кенә дә
төзәлергә уйламады. Аннан килгән бик тә әшәке ис борынга
әллә кайдан ук килеп бәрелә. Игәү белән игәгәндәй, көн-төн
сызлады да торды. «Тегеләй үлмәсәм, череп үләм бугай»,
дип уйлады. Ләйсәнне үзе куды, үзе аның киләсе вакытын
чамалап, ишеккә колак салып көтә башлады. «Кирәкмим
мин аңа» дип үз-үзен күпме генә күндерергә тырышмасын,
күңел түрендә кечкенә генә өмет учагы сүнмәде.
* * *
Зарыгып көткән ямьле яз килде. Рушан яткан бүлмәнең тәрәзәсен ачып җилләтергә булдылар. Тышта эрегән
кар суларында чыпчык, тургайлар чыр- чу киләләр, күгәрченнәр гөр-гөр килеп куышалар. Кояш кыздыра, дөнья
уяна. Мәктәптән кайтып килгән Рөстәм белән Әлфис ачык
тәрәзәне күреп, бер-берсенә карашып туктап калдылар.
Аларның инде күптәннән Рушан белән күрешеп сөйләшәселәре килә, сугыш турында сорашасы сораулары бик күп
иде. Тик әниләре, «аның авыр вакыты, каңгыртып, ярасына
тоз салып йөрмәгез», дип тыеп килде. Монда, әнә, тәрәзә
ачык, сөйләшергә була, дип сөенделәр. Сабирлар бакчасына
кереп, нигезгә басып, тәрәзәдән башларын тыктылар. Тәрәзә
янындагы караватта ярты шәрә гәүдә ята, аның янында шәфкать туташы кайнаша, яраларын бәйләргә килгән. Малайлар
акрын гына кире шуып төшкәннәрен сизми дә калдылар.
Рөстәм читкә китеп коса башлады. Әлфис нигезгә ничек
төшеп утырды, шул килеш агарып катып селкенми дә утыра бирде. Әле буыннары чыныкмаган бу малайларга дөнья
куркыныч ягы белән ачылды. Алар икесе дә бер-берсенә
карамаска тырыштылар. Адым саен «мин Чечняга китәм»
дип кычкырып йөргән Рөстәм, кинәт кысылып, бөршәеп
калгандай булды. Аның кебек каны кайнап торган ярпачның
урыны шул Чечняда гына кебек иде. Менә күрсәтер иде ул
аларга, ул бит бернәрсәдән дә курыкмый. Күкрәк тутырып
значок, медальләр тагып кайтыр иде, сөйләшеп карагыз сез
аннан аның белән! Акча да өеп бирәләр, ди, машина да алып
җибәрсә... Бу аның алдагы хыялы иде.
Тик әлеге күренеш бөтен хыялларны челпәрәмә китерде.
Рушанның ярты гәүдәсен кабат күз алдына китереп, тирләп
чыкты, үзенең аякларын ышкып куйды. Күптән түгел генә
малайларны медкомиссия үткәрделәр. Сау-сәламәт, «годен»,
диделәр. Әгәр дә моны элегрәк күргән булса, әллә нинди
чирләр уйлап табар иде дә, хәзер соң шул инде. Көзгә аны
да алачаклар. Авылда Рушан кайтканнан бирле имеш-мимешләр генә йөри иде, хәлнең бу чаклы куркыныч икәнен
үз күзең белән күрмичә белеп булмый икән. Әлфис Рөстәмгә
төртте, Рөстәм хәтта сискәнеп китте.
– Курыктыңмы? – диде, бераз эндәшми торгач. – Мин
курыктым. Заһир абыйны да алып китсәләр?
Рөстәм эндәшмәде, әлегә ул үз халәтен үзе дә аңламады,
тик никтер аңа да бик авыр иде.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.