«Исәнме, Заһир дустым?! Әгәр кабат очрашсак, атна җитмәс, көн-төн сөйләшер идек. Соңгы вакытта гына
күргән-кичергәннәрдән соң бу җәһәннәм тау-таш арасында
исән калуыма шикләнә башладым. Куркак диярсең инде,
әйе, куркам, дустым. Минем бу ике ай эчендә күргәннәрем
дә гомерлеккә җитәрлек булды. Бу без синең белән хыялланган армия түгел. Безне илеңне, халкыңны сакларга кирәк
дип тәрбияләделәр. Монда да тәрбиялиләр. Үзе мылтык
буйлы – ул да илен саклый мылтык тотып. Без монда «басып
алучылар». Монда, кеше илендә, ни калган безгә? Безнең
кебек мөселманнар белән ни бүлешәбез, ни хакына кан коябыз? Аңламыйм. Безнең бабайлар аларның бабайлары белән
немецка каршы сугышканнар, бер ил кешеләре булганнар,
хәтта аларның картлары да безнең авыл бабайларына охшаганнар. Син – булачак офицер, ә син беләсеңме соң аларның
тормышын? Ни гаиләсе, ни торыр җире юк, нервылары какшап беткән. Кичә килгән унсигез-унтугыз яшьлек егетләрне
гробларга салып, иртәгә Россиягә озаталар. Бу аларга да җиңел дип беләсеңме әллә? Эчкечелек, әфьюнчылык – монда
ни генә юк. Сугышка курыкмыйча керер өчен бер эчәсең,
исән чыксаң, тагын бер, үлгәннәрне искә алып, тагын берне... Моның очы да, кырые да юк. Кан исенә исергән җанварлар без. Мин дә хәзер син белгән оялчан Рушан түгел,
аракы эчәм, тәмәке тартам, өч катлап сүгенәм. Матур буй
хәрбиләргә генә хас дип, спорт залларында тимер ташып,
без синең белән күпме мускул үстердек. Буйны түгел, башны
чыныктырасы калган. Аяк-кулсыз калган унсигез яшьлекләрне күреп, баштагы чәчләр үрә тора, ул егетләрнең кычкырып
елаган тавышлары көннәр буе колактан китми. Заһир дустым, аяк-кул исән кайтса да, без инде элекке кеше түгел. Бу
тормышның иң ямьсез, иң куркыныч якларын күргән кеше
элекке кеше булып кала алмый. Дус...»
Хат шушы урында тукталган иде. Дусты тагын ни әйтергә теләгән? Заһирның да башында чәчләре үрә торды
бугай. Нишләргә? Балалык хыялы челпәрәмә килә түгелме
соң? Хаттан аңлашылганча, ул укуын ташларга, һөнәрен
алыштырырга тиеш була түгелме? Ярар, анысын күз күрер,
тик үзен кайдан табарга соң?
* * *
Сабир, улын эзләтеп, хәрби комиссариат ишек төбен
күп таптады. Йөри торгач хәбәр килде: Майкоп шәһәрендә
госпитальдә дәвалана, озакламый Казанга кайтарачаклар,
көтегез, дигән кәгазь тоттырып кайтардылар. Өй эче баш
ватты: яраланса да, үзе хат язар иде, әллә хәле хат та язарлык түгелме икән? Көн дә, утлы табадагы кебек, нинди
дә булса хәбәр көтеп сабырлыгы беткән Сабир үзе эзләп
китәргә булды. Тиз-тиз сыерын, үгезен суеп сатты да юлга
җыенды. Аларның кайгысы авыл халкына да күчте, һәркем
көн саен кызыксынып, кайгысын уртаклашып торды, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышты. Сабирның юлга
җыенуы турында бөтен авыл хәбәрдар иде инде. Сумкалар
тутырып маташканда ишек шакыдылар. Соңгы көннәрдә
ишек ябылмаганга аптырамадылар да, тик ишектә кызларының укытучысы Ләйсән күренгәч, бөтенесе телсез булып аңа
текәлделәр. Кыз кыюсыз гына:
– Керергә ярыймы?– диде.
Сабир белән Тәнзилә бераз эндәшми торгач, ушларына
килеп, «керегез, кер», дип, өстәл кырына чакырдылар.
Ләйсән бәйләм башлыгын салып бөтәрли-бөтәрли,
нидән сүз башларга белми җәфаланды, аннан каударланып,
кыштыр пакеттан нәрсәдер сөйрәп чыгарды:
– Зур сумка эзлисез дип ишеттем, юл йөргәндә менә
бу җайлырак булыр, бу солдат рюкзагы... алыгыз... Аннан,
менә, минем әзрәк җыйган акчам да бар иде, юлда кирәге чыгар, – дип, кесәсеннән акчалар чыгарып өстәлгә салды да ни
әйтергә белми тагын тынып калды. Картларның күзенә яшь
төелде. Сабир тамак төбенә утырган төенне көчкә йотып,
Ләйсәнне чәйгә кыстый башлады:
– Утыр, балам, өстәл янына. Әнисе, килен килгән, чәй
әзерлә, – дип карчыгына дәште.
Анысы артык дулкынланудан берни эшли алмыйча елап
җибәрде. Ләйсән урыныннан сикереп торып, тынычландырырга ашыкты:
– Сез еламагыз, алай ярамый, ул бит үлмәгән, яраланган
гына. Яраны дәвалап була, үлгәннәрне генә терелтеп булмый.
Исән генә кайтсын, ә монда без аңа үләргә бирмәбез.
Сабир да сикереп торды.
– Ие шул, анасы, бу бала хаклы бит, чынлап та, ник
елыйбыз соң әле? Исән бит улыбыз, исән! Шулай булгач,
киләчәккә өмет бар.
Алар инде биш ай буена елап та, кайгырып та арыганнар иде. Шушы яшь кенә кызның сүзләре көч биргәндәй
булды.
– Син хаклы, кызым, алып кына кайтыйк, дәваларбыз.
* * *
Иртә таң белән Илдус, Чаллыга алып барып, Сабирны
автобуска утыртып җибәрде. Поезд кичкә генә булса да, кышкы юлны белеп булмый дип, иртәрәк кузгалдылар. Сабир күңеле белән әллә кайларга, улы янына ашкынды. Әллә кайчан
эзләп чыкмаганга үз-үзен орышып та куйды. Билгесезлектә
көтеп утырудан да авыр нәрсә юк. Поездга утыргач та, бөтен
багана төбенә туктап барган поездның алдыннан чабардай
булып барды. Ничек кенә ашкынмасын, поезд ике тәүлектән
артык барды. Кирәкле җиренә сораша-сораша автобус белән
килеп җиткәндә инде төн иде. Иртәнгә чаклы көтегез дип,
больницага кертмәделәр. Килгәннәр өчен кунакханә барын
әйтсәләр дә, анда барып тормады. Тизрәк улын күрәсе килде,
таң ату белән янына керермен дип, ишек алдында арлы-бирле йөреп төн үткәрде. Иртән таң алдыннан бер олы гына апа
эндәшеп алды:
– Ник кунакханәгә бармыйсыз? Кем янына килдегез?
– Мин өйдә дә көтеп арыдым, инде монда килеп җиткәч,
әллә кая китеп утырмыйм.
– Ярар, керегез, менә монда утырып торыгыз. Кайдан
килдегез?
– Мин Казаннан, улым монда ята, диделәр.
– Ялгышмасам, Казаннарны бер атна элек озаттылар.
– Ничек? Кайда озаттылар?
– Настя, карале, – дип кычкырды апа кеше, –Казан
егетләрен озаттылар түгелме соң?
Алар янына ашыкмый гына бер яшь кыз килде.
– Озаттылар. Сезнең фамилиягез ничек? Хәзер карыйм.
Тыштан шактый өшеп кергән Сабир тирләп чыкты. Сөенечтән фамилиясен дә онытты.
– Кайтып китте дисезме, алайса, бар да яхшы, аймылыш
булганбыз инде.
– Тукта, абый, фамилиясе ничек?
– Якупов Рушан, озын гына буйлы бик чибәр егет, – диде сөенечен яшерә алмыйча елмаеп басып торган әти кеше. – Ярасы нинди иде соң? Биш ай бернинди дә хәбәр
булмады бит.
Кыз аңа текәлеп карап торды да акрын гына каядыр кереп китте. Бераз торгач, бик җитди кыяфәттә килеп чыкты.
– Әйе, сезнең улыгызны Казанга күчергәннәр.
– Ник «күчергәннәр» дисең, үзе кайтып китмәдемени?
– Аның әле тагын да дәваланасы бар, шуңа күрә сез аны
Казан госпиталеннән эзләгез.
Тышта инде таң аткан, кешеләр арлы-бирле йөренә башлаган. Сабир яңадан вокзалга ашыкты. Тизрәк билет алып
кайтып китәргә! Тик кулай поездны ике көн көтәргә туры
килде. Бер атна дигәндә Сабир кире Казанга әйләнеп кайтып
төште. Казан дигәч тә, Казан да бәләкәй түгел. Бергә йөрсәк
тизрәк булыр дип, Заһирны эзләп китте. Ул аның кайда
икәнен белә иде. Заһир КППга чыгу белән ашыктыра башлады. Тик хәрби халыкның аягы-кулы кәгазьгә бәйле шул,
кәгазьләргә кул куйдырып чыкканчы ярты көн үтте. Такси
яллап, хәрбиләр госпиталенә киттеләр. Сабирның сабырлыгы беткән иде шул инде, тынгысызланып сорап куйды:
– Ә кайтып киткән булса?
– Юк, минем янга кермичә китмәс, монда булырга тиеш, – дип тынычландырырга тырышты Заһир.
– Яхшы, тапсак, бергә кайтып китәрбез.
Сабир белән Заһир коридорда йөргән, бөтенләй бинтка
уралган егетләрнең күплегенә шаккаттылар.
– Кара, күпме яралы, танымыйча үтеп китмик тагын,
бәлки Рушан да шундадыр.
Каршы очраган һәрберсенә җентекләп карады. Кирәкле
палатаның ишеге ачык иде. Каршы койкада яткан яралыны
бер олы гына хатын кашыктан ашата. Алар кыяр-кыймас
кына эчкә үттеләр, күзләре белән Рушанны эзләделәр. Тәрәз
янындагы койкада бер аягы тездән киселгән егет башын асылындырып утыра. Таныш кеше күренмәгәч, Сабир югалып
калды, улын табу сөенече читкә китеп, аның урынына курку
кереп урнашты. Бер Заһирдан, бер аяксыз егеттән күзен алалмыйча, аптырап басып тора бирде. Аннан яткан кешеләргә
таба килеп:
– Рушан Якуповны күрмәдегезме? – дип сорады.
Тәрәзә буенда утырган егет, башын күтәреп бераз аларга
карап торды да почмактагы койкага ымлады.
Ә андагы яралы түшәмгә карап ничек яткан – шулай селкенмичә дә ята бирә. Сабир ашыгып шул койка янына килде
дә бик озак карап торды. Заһир бер карау белән чыбык кебек
тартылды, чыраеннан кан качты. Койкада ап-ак чырайлы,
ап-ак иренле, ничә яшьтә икәнен дә аңларлык түгел, чәчләре
агара башлаган адәм ята. Яңагындагы бала чактагы җөе генә
Рушанны хәтерләтә. Сабир улын баштанаяк карап чыкты,
бар да урынында кебек, тик нәрсәдер җитми.
– Улым, Рушан, синме бу, ник дәшмисең? Бу мин –
әтиең.
Егет күзләрен йомды, ябык яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәрәде, шыгырдатып тешләрен кысты. Заһир карашын
ак җәймә ябылган аякларга күчерде. Ачып караудан көчкә
тыелып калды. Сабир, ярдәм ит дигәндәй, Заһирга борылып
карады. Заһирның да ап-ак чыраен күреп, ул караш ташлаган җиргә карагач, кулындагы рюкзагы лап итеп идәнгә
төшеп утырды. Калтыранган куллары белән акрын гына ак
җәймәне күтәреп карады. Тездән түбән ике аяк та юк иде.
Тез башлары ак марляга уралган, бераз кан саркып чыккан.
«Йа Аллам, үзең ярдәм ит!» – диде дә улы яныннан читкәрәк
тайпылып, куллары белән битен каплады.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.