Заһир Казанга килгәч тә эчке дөньясын бик озак сафка бастыра алмыйча җәфа чикте. Уенда гел Гүзәл булды. Бергә үткәргән көннәрнең һәр мизгелен йөрәгеннән үткәреп, ут булып янды. Үзе дә сизмәстән күзләрен йома да «а-ах» дип куя. Үзенең бәхете-шатлыгы хакында кем белән булса да сөйләшәсе килде. Мондый серне җан дусты Рушан белән генә уртаклаша алыр иде шул. Рушан Саратовта «учебка»да.
Аралар әллә ни ерак та түгел, хатлар ике арада йөреп кенә тора. Заһир теория үтсә, Рушан көн дә практикада чапты. Алар,
хәлләреннән килгәнчә бер-берсенең рухын күтәрергә тырышып, солдат тормышыннан кызык-кызык хәлләр турында
языштылар. Бергә тәгәрәп үскән җан дуслар, читкә таралгач,
бер-берсенә ничаклы кадерле икәннәрен ныграк тойдылар.
Алар бала чактан хәрби хезмәт, хәрби кием турында хыялланып үстеләр. Рушан, укырга керә алмаса да, башта солдат,
аннан прапорщик, аннан инде офицер булырга дип, үз алдына максат куйды. Яз көне хат белән «ахрысы, учебкадан
соң Чечняга алырлар», дигән хәбәр килде. Нәрсә дисен дустына, барма, дия алмый, ул бит булачак офицер. Солдаттан
сорап тормыйлар, кайда кирәк – шунда җибәрәләр. Чечня
сугышы турында әллә нинди хәбәрләр йөри, курсантлар еш
кына үзара гәпләшеп алалар. Ишеткәннәр бер дә сөендерми.
«Эләкмәсә генә ярар иде ул сугышка» дигән теләк көннәнкөн арта гына барды. Учебкада алты айдан артык тотмыйлар
шул, Рушанның да частен төрлесен төрле якка тараттылар.
«Хуш, дустым, без Чечняга киттек, барып җиткәч, үзем язармын. Әти-әниләргә белгертмә, борчылмасыннар».
* * *
Заһир киткәч, Гүзәл атна-ун көн эче пошып йөрде дә,
кул селтәде, тагын иске кәсепкә тотынды. Ияреп кайтучыларга да, озатучыларга да кытлык булмады, әле берсе, әле
икенчесе. Берәр яхшы гына йөргән парларга ачуы килдеме,
аларның арасын бозарга да күп сорамады Гүзәл. Араларына кереп аерды да ташлады, күпме кызларны шулай итеп
елатты. Чаллыдан да, Әлмәттән дә кунак егетләре кайтып
кына тора. Ничек яшәсә, шулай яши бирде, усаллыгы да,
азгынлыгы да арта гына торды. Аның тирә-ягында егетләр
генә түгел, кызлар да бик күп иде шул. Гүзәл кебек яхшы киенеп, тәмле ашарга теләүчеләр дә аз түгел. Үзенең киеп туйган киемнәрен биреп, шундыйларның кайберсен үз колына
әйләндерә башлады. Гүзәл ни кушса, шуны башкарырга әзер
торган кызлар бер бәләкәй генә шакал өерен хәтерләтәләр.
Җәйгә Гүзәл Заһирны оныта да башлаган иде инде. Кичен клубка Заһир белән Рөстәм килеп кергәч, кыз сискәнеп
китте. Заһир кигән футболканың күкрәкләре, җиңе әнә-менә
ертылам дип тора. Озын матур гәүдәле Заһирны күрү белән
кызларның башлары үзеннән-үзе шул якка борылды, күбесе
авыр сулап куйды. Чөнки Гүзәл бар җирдә башкаларга урын
юк, аңа каршы чыгарга беркемнең дә йөрәге җитми. Гүзәл
үзе дә сокланып карап торды. Шәп иде шул егет. Заһир күзләре белән кирәкле кешесен эзләде, күзгә-күз очрашкач, берберсен елмаеп сәламләделәр. Гүзәл бармак бөгеп кенә үзенә
чакырды, Заһир бөтен зал буйлап аңа каршы атлады. Бөккән
бармак артыннан бару Рөстәм өчен әйтеп бетергесез хурлык
иде, әмма гашыйк егет кызларның хирыслыкларыннан ерак
иде шул. Абыйсына «тукта!» дип кычкырасы килде, юк
шул, китте. Рөстәм боларны күрмәс өчен борылып клубтан
ук чыгып китте. Рөстәмнең үзендә дә Гүзәл принциплары.
Мин йөгергәнче алар йөгерсен дип, бик күп кызларның башын әйләндерә. Ул бу җәйдә тагын да үсеп, матураеп китте.
Кайчандыр ап-ак баш куе җитен төсенә керде, матур көрән
күзләр... Гомумән, аның ниндидер сөйкемле сөяге бар иде.
Кызлар белән шундый тиз уртак тел таба, әйтерсең, дөнья
күргән җиткән егет, юкса, аңа бары унҗиде яшь кенә. Кызларның эч-бавырына үтеп керә, әллә каян матур сүзләр таба
белә. Бу яктан алар Гүзәл белән «спец»лар иде. Кем кемнең
йөрәген күбрәк вата, әйтерсең, ярыш игълан иткәннәр. Алар
бер-берсен күралмадылар, класста да гел эләгешеп кенә тордылар – кем-кемне ныграк рәнҗетә. Рөстәм:
– Абыйга Казанда да кызлар җитәрлек, – дигәч, Гүзәл
кычкырып көлде:
– Карарбыз, бармак бөгәм – абыең аяк астында тузан
булачак, күр дә тор.
Менә бүген шуны дәлилләде дә инде.
Абыйсы кайткач, Рөстәм күпме аның колак итен ашады:
– Барма бармак изәп чакырганга, елан бит ул.
Юк, китте. Мәхәббәтнең күзе сукыр дип белми әйтмәгәннәрдер шул. Заһир белән Гүзәл тагын аерылмадылар.
Бүтән егетләр читкә тайпылып тордылар. Гүзәл үзе дә аңлый: башкалар белән кыланган кебек Заһир белән кыланырга ярамый, ул аның үзенә дә ошый. Аның көчле кочагына
кереп чума да башын югалта. Заһир аңа бик сак, бик яратып,
бәллүр савытка кагылган кебек кадерләп кенә кагыла. Кайнар тын алышы белән башын әйләндерә.
Гашыйкларга төн кыска булган кебек, көннәр дә бик тиз
үтте. Заһирга тагын китәргә кирәк. Китәсе көнне кичке якта
күршеләре Сабирлар да керде. Ир-ат хатын-кыздан читтәрәк,
бүрәнәләр өстенә утырып дөнья хәлләре белән уртаклаша.
Сабирны бер сорау борчый.
– Заһир улым, Рушаннан күптәннән хат юк, нишләп язмый икән?
– Сабир абый, мин кайтыр алдыннан гына хат алдым,
бар да яхшы, дигән иде.
– Белмим, балалар, бер дә күңелдә тынгы юк, Чечняга
гына китеп бармаса ярар иде дим. Әнә күптән түгел район
газетасында кайтты, күрше авылдан солдат алып кайтып
күмгәннәр. Аллам сакласын, йөрәк борчылып тик тора, әллә
нинди яман төшләр дә кереп йөдәтә.
– Борчылма әле, Сабир абый. Без бит авыл малайлары,
безнең ише егетләрне болай гына бөгеп булмый.
– Әй балалар, ул сугышка әнә шул сезнең ише тыңлаулы
авыл баласын җибәрәләр дә инде. Сугыш бит ул... беркемне
дә аямый. Син яз аңа, Чечняга китеп бармасын. Аны безнең
рөхсәтсез алмыйлардыр бит, әйт, әниең-әтиең борчыла, диген, хат язсын.
– Ярый, язармын, Сабир абый.
Илдус сүзгә катышмый тыңлап кына утырды. Аның
инде күптәннән җанында тынгылык юк. Кем кемнән сорап
торсын ди инде улыгызны сугышка бирегез дип, кем сорап
килсен дә, кем бирсен ди үз баласын.
Иң соңыннан ул да әйтеп куйды:
– Заһир, син дә уйла, анаңны борчуга салма. Заманы
заман түгел, кемгә кирәктер бу сугышлар.
Ирләр арасында тынлык урнашты.
* * *
Заһир Казанга килгәндә аңа бер хат ята, ул Рушаннан
иде. Бер тыныч почмак табып, укырга утырды, укыган саен
йөрәгенә ныграк шом тулды.
«Эх, дускаем, – дип башлана хат, – җәннәт кайда дисәләр, ул безнең туган якта, Татарстанда дияр идем. Тәмуг
утларын күрәсегез килсә, Чечня җиренә килеп күрегез. Кая
карама, карага төренгән халык. Беркем елмаймый, беркем
исәнләшми, аларга карап җан өши. Җимерек шәһәр, авыллар. Кая карама, кара күмер өеме. Әле сугышка да кермәдек,
көн дә чаптыралар, өйрәтәләр, тик шулай да, оят булса да әйтим, никтер куркыныч. Вертушкалар көн дә безнең егетләрнең үле гәүдәләрен Россиягә ташыйлар. Монда күргәннәрне
язып аңлатырлык түгел, озакламый безне дә куарлар. Сугышка керер алдыннан хат язарга ярамый икән, йоласы шундый.
Хат килми торса, аптырама. Эх, дускаем, исән калып, тагын
бер генә тапкыр булса да бер утырып сөйләшәсе иде».
Ай ярым инде Заһирга Рушаннан хат килмәде. Борчылудан күзенә йокы кермәде. Яңадан хатын алгач сөенечтән
куллары калтырады, конвертны ачкач, хәрефләр арлы-бирле
сикереште, укыганы миенә барып җитмәде. Шулай да үзен
кулга алып, яңабаштан укый башлады:
«Кыскасын гына язам, беренче боевой крещениедән соң
ярты чәчем агарды, тәмәке тартырга, аракы эчәргә өйрәнә
башладым. Шунсыз, аек акыл белән, мондагы дөньяны аңлап булмый, акылдан язуың бар. Егетләр ачык күз белән йоклыйлар, төн буе саташып, сугышып чыгалар. Үзең беләсең,
артыгын язарга ярамый, исән кайтсам, күп итеп сөйләрмен.
Эх, Заһир дус, тизрәк кайтып очрашасы, туйганчы кызлар
кочасы иде. Бер хатын-кыз татып та карамаган килеш үлеп
китсәң, ник туганга үкенерсең».
Заһир дустын ничек юатырга да белмәде. Ул булачак
офицер, аның кул астына Рушан кебек шундый күпме яшь
кеше язмышы тапшырылачак. Уйланыр уй күп иде.
Рушан тагын ике айга хәбәрсез югалып торды. Заһир
күпме генә язмасын, җавап булмады, ике ай ике ел кебек
тоела башлады. «Сабир абыйлар бик борчыла, ике ай инде хат юк», диеп Рөстәм дә сорап язды. Заһир ничек кенә
бәргәләнмәсен, ул да хәрби курсант кына бит, нәрсә эшли
ала соң?
Яңа ел алдыннан аны КППга чакырттылар. Заһир әнисе
килгәндер дип уйлады, чөнки ул Казанга эш белән килгәндә
шулай кереп чыккалый иде. Тик аның каршысында озын
буйлы, таякка таянган бер егет басып тора. Бер карасаң, Заһирлар яшендә генә, ә ныклап карасаң, чигә чәчләре агарган,
күзләрендә ару, талчыгу, кай җиредер бик авырта кебек. Заһир аның кайдан икәнен берсүзсез аңлап алды. Егет:
– Мин – Саша, – дип, кул биреп күреште. – Әйдә, әнә
теге скамейкага барып утырып сөйләшик.
Алар кеше күзеннән читкәрәк барып утырдылар. Сашаның куллары калтыранды, үзе комсызланып тәмәке суырды.
Заһир аның хәлен аңлап, ашыктырмады, сораулы карашын
аннан алмый, сүз башлавын сабыр гына көтте. Начар хәбәр
ишетүдән куркып, эч-бавыры кысылып куйды. Тын да алырга куркып утыра бирде.
– Мин сиңа Рушаннан хат алып килдем, азак укырсың, – дип, күкрәк кесәсеннән хат чыгарып бирде. Саша капкан тәмәкесен төбенә чаклы тартты да икенчесен кабызды.
Аңа сүз башлау бик тә авыр иде. – Без Рушан белән килгән
көннән бирле таныш, – дип сөйләп китте. – Ул килгәндә мин
инде «дед» идем. Татарстаннан килгән егетләрне үзебезнең
янга җыярга тырыша идек, андый җирдә якташың туганыңнан да якын. Рушан бик акыллы, сабыр егет. Без аның белән
бик тиз уртак тел таптык. Минем кайтыр вакыт җитә, ул әле
порох исе татып карамаган. Кыскасы, мин аны янымнан
җибәрмәдем, үземчә сакларга тырыштым. Ул синең турыда
бик күп сөйләде. Мин сине нәкъ ул сөйләгәнчә күз алдыма
китердем һам күрү белән таныдым. Без Рушан белән ике-өч
тапкыр ут эченә кереп чыктык, минем соңгысы иде, кайтыр
чак җиткән. Тик монысы көтмәгәндә башланды. – Саша
тагын тәмәке кабызды, аны йотлыгып-йотлыгып суырды.
Нәрсәдер исенә төшеп, баш селкеп куйды. – Мәхшәр, сволочьлар, кем дә булса исән калу мөмкин түгел иде анда.
Без бу бәрелешкә әзер дә түгел, безне беркем кисәтмәде дә.
Өстән ут яңгыр булып яуды. Кемнәр диген әле, үзебезнекеләр үзебезне кырды.
Заһир ялгыш ишетәмме дип:
– Ничек, ни сөйлисең, алай булуы мөмкин түгел?! – дип
сискәнеп әйтеп куйды.
– Юк, мин белеп сөйлим, сугышта андый хәлләр дә
булгалый. Дошманнар безнең биеклекне таба да без булып
координата җибәрә. Алар барысын да белеп тора. Ә беләсеңме, алар ни өчен көчле? Аларда акча, аларда өр-яңа техника.
Безнең яңа коралларны сатып алалар да безгә үк аталар.
Бездә чыга торган иң яңа кораллар аларда. Ә бездә ни бар?
Алардагының яртысы да юк. – Ул әрнешеп бик каты итеп
сүгенеп куйды. – Гафу ит, мин үзем синнән Рушан турында
сорарга дип килгән идем.
– Ничек миннән? Минем үземнең беләсем килә, кая Рушан? – Заһир сабырлыгы бетеп утырган җиреннән сикереп
торды.
– Без бу соңгы мәхшәрдә икебез дә яраландык. Минем
аякка тиеп чәрдәкләде, ә Рушан... Мин аны тапканда танырлык түгел иде, фугас аның янында гына шартлаган. Ул шундый каты итеп кычкырды. – Саша сөйли алмый тотлыгып
калды, урт сөякләре арлы-бирле йөрде, күзенә яшь тулды,
ахрысы, кабат күз алдыннан үткәрде, каты-каты итеп тәмәкесен суырды. – Мин аның ботинкаларын күрмәдем, өзелгән
ит кисәкләре, атып торган кан елгасы... Әллә ярадан, әллә
куркудан, аны кочаклап елаганымны гына хәтерлим. Акылдан язарга да күп кирәкми. Безнең икебезне ике якка озатканнар, мин бер ай госпитальдә ятканнан соң кире кайттым,
аны тапмадым. Рушан белән икебезнең әйберләр бергә иде.
Шуларны җыеп алып кайттым, арасында язылып бетмәгән
хат... Мин кайту белән синең янга килдем. Әгәр үлгән булса,
кайтарырлар, син белгән булыр идең. Ул исән алайса, кайда
да булса госпитальдә ятадыр. Ярасы авыр булса, хат яза алмый инде ул. Андый чакта врачлар да бик тиз генә белгертергә ашыкмый. Соңгы чиккә тиклем сер итеп саклыйлар,
йә үлә, йә кала...
– Аның Чечняда икәнлеген өйдә беркем белми, хат юкка
борчылалар. Ул миңа әйтергә кушмады.
– Эзләргә кирәк, авыр яралыларны йә Мәскәүгә, йә Волгоградка җибәрәләр. Өч ай вакыт үтте инде, нинди дә булса
хәбәр булырга тиеш, әтиләре хәрби комиссариат аркылы
эзләтсеннәр. Менә минем адрес, өй телефоны, кирәк булса,
шалтырат. Мин Зәйдән булам. Бусы сиңа – хатлар төргәге,
язылып бетмәгән хат та шунда. Мин укыдым, гафу ит. Моны
ачыктан-ачык җибәрә алмаган булыр иде, ахрысы, минем
дембельне көткән. Язылганнарга колак сал, ул хаклы. – Саша
бик авырлык белән торып басты да саубуллашырга кулын
сузды.
– Ярый, якташ, мин китим, өйдә дә булган юк. Син мине элемтәдә тот. Бер-беребезгә кирәк булуыбыз бар, эзләргә
кирәк.
Яралы солдат, таягына нык таянып, капкага таба борылды. Ул, беркемгә дә күтәрелеп карамыйча, үз уйларына
чумып атлый бирде. Ахрысы, күңеле белән ерак Кавказ
таулары арасында калган дуслары янына әйләнеп кайтты.
Сугыштан котылсаң да, аннан аерылу авыр, диләр. Әйтерсең, яшь солдатның киң җилкәләренә авыр йөк асканнар.
Заһир аны карашы белән күздән югалганчы озатып калды.
Ишеткәннәрдән исәнгерәп озак кына кымшанмый басып
торды. Йөрәген шом һәм борчу басты. Башта бер сорау:
нишләргә, кайдан эзләргә? Кулындагы хатны арлы-бирле
әйләндереп карады, элекке кебек кабаланып укырга тотынмады. Саша да басым ясады, бу гади хат түгелдер. Заһир тагын Саша киткән якка карады, ул инде олы капканы чыгып
киткән иде. Заһир ары-бире каранды һәм кеше йөрми торган
җиргәрәк, койма буендагы агачлар арасына кереп утырып,
төргәкне актара башлады. Монда хатларның ул язганнар
да, өйдән килгәннәре дә бар. Күбесе Ләйсәннән килгән хатлар һәм шулар арасында ябыштырылмаган бер калын конверт. Заһир аны бик дулкынланып, әйләндереп-әйләндереп
карады, кадерләп сыйпап, битләрен турайтты, никтер укырга
ашыкмады. Шулай да ни әйтергә теләде икән җан дусты?
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.