Солдатларны озатырга яше-карты – барысы җыелып килделәр. Күршеләрен озатырга Әлфия белән Илдус та гаиләләре белән бардылар. Әлфия, исән-имин йөрегез, балалар, дип эчтән генә теләк теләде. Тик бер мизгелдә күз алдыннан кинодагы кебек бер куркыныч картина үтте. Әлфия сагаеп малайлар өстеннән күз йөртте. Күп кенә кешеләрнең үз язмышларын алдан беләсе килә. Белүдән ни хикмәт, язмышың туганчы язылгач. «Шулай да җибәрәсе түгел иде балаларны, бөтен җирдә сугыш», – дип куйды Әлфия үзалдына. Илдус хатынын тын алышыннан аңларга өйрәнде, кинәт кенә Әлфиягә карап алды. «Нидер сизә, юкка әйтмәс», дип, эчтән генә
уйлап куйды, аның да йөрәгенә шом керде. Су сөлеге кебек
егетләр. Әниләре саклап кына үстергән балалар хәзер инде
ни әнисенеке, ни әтисенеке түгел, алар хәзер хөкүмәт балалары. Хөкүмәт ни теләсә, шуны эшләтә. Әлегә китүчеләр дә,
озатучылар да моны аңлап бетерми.
Илдус белән Сабир ирләрчә уйладылар:
– Барсыннар әйдә, без хезмәт иткәндә дә сугыш иде, хәтерлисеңме Әфганны? Аллага шөкер, исәнбез бит. Солдатта
булмаган чын ир булмас, шулаймы, Илдус күрше?
– Алып калыр өчен дә бик күп акчалар кирәк ди бит,
яңа машина биреп кенә алып калып була ди, кая инде Сабир
белән миңа, – дип күз яшен сөртте Рушанның әнисе.
Булачак солдатларны озатып өйгә кайткач та Әлфиянең
борчылуы йөзеннән китмәде. Илдус акрын гына хатыны янына килеп утырды да сак кына сорап куйды:
– Ни тойдың, әллә шулай ук начармы?
– Ах, җибәрәсе түгел иде, күргәннәрем ялгыш булса гына ярар иде, –дип авыр сулап куйды Әлфия.
Хатынының борчылуы Илдуска да күчте, эчтән нидер
тырмап-тырмап, корт булып кимерде. Заһир өчен дә борчыла
иде алар, тик кечкенәдән хәрби офицер булырга хыялланган
баланың теләгенә каршы килмәделәр. Хәрбиләр заманасы
дисәк тә, тик бу – бетмәс, аңлашылмас сугышлар заманасы
да шул. Ярый элек Гитлер белән сугышканда аңлашылган,
үз иле өчен сугышканнар, ә хәзер кем өчен, ни өчен балалар
кеше илендә башларын салалар – бернәрсә аңлашылмый.
Ах, бу Ходай биргән күрәзәчелек! Әлфия күрә иде шул,
кешенең киләчәген дә, үткәнен дә. Кинәт күк капусы ачылып
киткәндәй ачыла да ябыла. Ни буласын әйтә ала, кайбер
чирләрне дәвалый, тик кеше туганда ук кулына сызып куйган язмышны үзгәртә алмый.
Гади кешеләр вакыйганы килеп тугач кына кичерә, ә
ул алдан күреп, хафаланып борчыла башлый. Киләчәген
белүдән куркып, күбесенчә кешегә текәлеп карамаска тырыша. Чөнки олы яшел күзләрдә шундук хафалану барлыкка
килә. Аның күзләре күңел көзгесе белән бер. Алар ире белән
сөйләшмичә дә бер-берсен аңларга өйрәнделәр.
Икесе шым гына утырганда балалар кайтып керделәр.
Һәрчак көр күңелле Әлфис:
– Күрдегезме, Рушан абый безнең укытучы апаны
эләктергән. Нәрсә кайгыга батып утырасыз, сезнеке китмәгәндә?
– Әй балалар, сезгә дә чират җитәр, – дип куйды әниләре.
– Оһ-һо, аңа чаклы әле! Абый укый, аны алмыйлар, ә
менә Рөстәм абыйга әле ике ел бар. Рөстәм абый, армиягә
барасың киләме?
Эчке бүлмәдән өстен алыштырып чыккан Рөстәм:
– Нигә бармаска, барам. Әнә Чечняга эләксәң, вообще
да шәп, өеп акча түлиләр, ди. Кайткач машина алып җибәрәсең, киенәсең.
– Ә аяк-кулсыз калып, сөягеңне өеп кайтарсалар, ни аласың? – Илдус усал гына итеп карап куйды.
Рөстәм сүз көрәштереп тормады, әтисенең аңа карата
нинди коры икәнен ул яхшы белә. Юкны бар итеп чыгып
таю ягын карады. Ни генә булмасын, бу өйдә аның иң яратканы Әдилә булып калды. Рөстәм аның белән хәзер дә көннәр
буе уйнарга әзер. Дәресне дә икәүләп бик рәхәтләнеп әзерлиләр. Аның үзен дә эчкерсез яраткан кеше шул кечкенә
Әдилә иде бугай. Ул аны йомшак куллары белән кочаклый,
үбә, үзе генә белгәнчә такылдап иркәли. Аны беркайчан,
беркем яратканы да, иркәләгәне дә юк. Әлфия әнисе – иң
зур терәге. Беренче елларны торырга килгәч, әни дип әйтү
җиңел булмады. Әдилә кечкенә булса да, «абый, әни әйт,
әни әйт, ул синең дә әниең», дип, Әлфия алдына җитәкләп
китерде.
– Мин дә әни дип әйтсәм ярыймы? – диде кызарып,
үзе янында басып торган Әдиләгә карады, ул да матур яшел
күзләрен тутырып әнисеннән җавап көтә.
– Әйт соң, улым, – дип кочаклады да маңгаеннан үпте. – Мин әни, син улым булырсың.
Ул көнне Әдилә белән Рөстәмнең сөенече эченә сыймады. Рөстәм шул чакта ук аңлады: әни – тәмле ашатучы
да, серен саклап яклаучы да. Еллар үткән саен бала күңелендәге үз анасының сурәте акрынлап артка чигенде. Хәзер
инде аның бер генә әнисе бар. Әтисе Илдус кына ныклап
тын алырга бирмәде. Күрәсең, үткәннәр нык үзәгенә үткән.
Мөнирә белән аның улы Рөстәм бер битлектә иде. Илдус
аларны яратмады, яратырга да теләмәде. Балаларга якын да
җибәрмәс иде дә бит, тик Әдиләсе никтер шуңа абый дип
ябышып ята. «Икейөзлелек белән юньсезлек анасыннан
килә, бер күрсәтер әле безгә бу бала, еланнан елан тумый
керпе тумас». Илдус аннан һәрвакыт ниндидер этлек көтеп
яшәде. Яннарында нык һәм көчле, акыллы Заһир барында
гына күңелләре тыныч иде.
* * *
Кышкы каникулга беренче тапкыр Заһир да кайтып
төште. Өстенә кигән хәрби киеме булган чибәрлегенә тагын
дә дәрәҗәле матурлык өсти. Ул тартылып, озынаеп киткән.
Аның кайтуы барысы өчен дә олы бер бәйрәмгә әйләнде. Әлфиянең улына караган саен карыйсы килде. Каршысында Таһир тора кебек күренде. «Ох бу яшьлек, берәү үлгәннән җир
шары әйләнүдән туктамый шул. Кеше гомере дә алга тәгәри
тора. Кара инде улын, нинди чибәрлек, ирләрчә сабырлык!
Эх, Таһиркаем, исән булсаң, мәхәббәт җимешебезгә сокланып туймас идең. Мин олыгайдым, ә син мәңге яшь калдың,
әйтерсең, әле генә армиядән кайтып, каршымда утырасың.
Нинди көчле, чиста иде безнең мәхәббәт. Атылган йолдыз кебек булды гомерең, ә шулай да нинди эз калдырдың үзеңнән
соң». Хатирә сандыгы ачылып, йөрәкнең әллә нинди нечкә
кылларын тартты. Кая да булса яшеренеп, эче бушаганчы
елыйсы килде. Килеп төйнәлгән, әнә-менә агам дип торган
күз яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен, авыр гына күтәрелеп, тәрәзә төбенә килеп басты. Бакчада ап-ак кар, кар
өстендә кып-кызыл миләшләр. Әлфия аларны беркайчан да
җыймый, матурлык өчен саклый.
Кечкенәдән әнисен сүзсез аңларга, һәр адымын тоярга
өйрәнгән Заһир да әнисе янына килеп басты, йомшак кына
иңнәреннән кочты. Тыштагы миләшләргә карап, ана белән
ул хисләргә бирелделәр:
– Нинди матурлык, ак кар өстендә кызыл миләшләр!
– Әйе, улым, матурлар, әтиеңнең иң яраткан агачлары.
– Хәтерлисеңме, әни, без аларны кайчан утырттык?
– Хәтерлим, улым, шул көнне без синең белән яңа тормыш башладык. Балан белән миләш тә безнең белән ничәмә
еллар яши, безнең тормышның һәр көненә шаһитләр. Алар
безне тыштан күзәтә, без эчтән. Мин алар белән көн дә
сөйләшәм, алар минем сердәшләрем.
Балан агачы, аларны ишеткәндәй, акрын искән җилдә
селкенеп куйды. Заһир да аңлый: алар әнисенең бердәнбер
сердәшләре. Әнисе үзендә булган тылсымлы көч, күрәзәчелек, дәвалау көче, гади кеше аңламаслык әйберләрне кем
белән уртаклашсын, кемгә сөйләсен. Алар гына аны тыңлыйлар, аңа көч бирәләр, серен саклыйлар.
Ана белән улның бер-берсенә сөйләр сүзләре бик күп
иде. Илдус ымлап кына балаларны икенче бүлмәгә алып
чыгып китте.
Кышкы каникул көннәрендә авылга яшьләр кайтып тулды. Көн дә кичәләр, танцылар, классташлар белән очрашулар китте. Рөстәмнең горурлыгы эченә сыймады, бүген ул Заһир абыйсы белән клубка чыга. Алар клубка килеп керү белән Заһирны классташлары сырып алды, китте күрешү, кочаклашу... Күбесе кызлар иде, егетләр армиядә. Заһирга карап кызларның күзләре янды. Заһир белән Рушан көн-төн спортзалда мәш килделәр, шуңа күрә кызлар белән алай чуалмадылар, моңа чаклы әллә кыюсыз булганнар, әллә күңелләре тартканы булмаган. Шулай да кызлар төркемендә берәү әйтеп куйды:
– Бүген бу Заһирны үземнеке итмәсәм, исемем Гүзәл
булмасын.
Гүзәл – районда иң бай кешенең кызы. Бөлгенлеккә
төшеп, бөтен кеше бар булган мөлкәтен югалтканда, алар гаиләсе баеганнан баеды. Өй каршысына яңа-яңа «КамАЗ» машиналары да кайтып туктады. Гади шофер Әхсәннән Әхсән
Хәсәновичка әйләнде. Улларын да Чаллыга бик яхшы гына
урнаштырды. Алары «КамАЗ» запчастьларе сатып, акча суга
башладылар. Гүзәл – Әхсән абыйның олыгайгач кына туган
кызы иде. Кыз чынлап та гүзәл зат, шуның өстенә үз-үзенә
бик ышанучан, башкаларга өстән аска карарга ярата. Укуга
да исе китмәде. Әтисе дә укымаган, абыйлары да, шулай да
алар бар кешедән дә баерак яшиләр. Гүзәл мәктәпкә дә мода
күрсәтергә йөргән кебек йөри, көн дә бер кием алыштырып
килә. Кичләрен клубка чыкканда да иң модный кием аңарда
була. Егетләр белән үзен бик иркен тота, кайсын теләсә, шунысын каптыра. Рөстәм белән бер сыйныфта укыйлар, аны
да бармак белән генә чакырып китерде:
– Абыең белән таныштыр әле мине, – диде бик эре генә.
– Ник, син аның белән таныш түгелмени? – диде Рөстәм
Гүзәлнең үзе кебек бик эре генә. – Заһирга тешең үтмәс, ул
бармак бөгүчеләр артыннан чапмый шул.
– Карап карарбыз, акбаш, соблазним абыеңны! Һәм
алып та китәм, күр дә тор.
Һәм шулай эшләде дә. Музыка уйный башлау белән Заһир каршысына йомшак кына елмаеп килеп басты, фәрештә
үзе диярсең.
– Сезне чакырырга мөмкинме?
Заһир бу чибәр кыз алдында каушап калды. Тылсымлы
таяк артыннан ияргәндәй, үзе дә сизмәстән түгәрәк уртасына
чыгып, кызның билләренә кулын салды. Анысы, бик матур
итеп елмаеп, егетнең күзләренә текәлде. Якыннан караганда егетнең күзләре тагын да матуррак, серле күренделәр.
Үзенең чибәрлеге, үткерлеге белән шаккатырырга өйрәнгән
Гүзәл үзе дә шул күзләрдән аерыла алмый эләгеп калды.
Кызны белгәннәргә аңлашыла иде, ул һәрвакыт шулай итеп
егетләрне сихерле карашлары белән алдый. Ә бу егет бөтенләй башка, бу юлы аның үзен сихерлиләр. Ул бик теләсә
дә ычкына алмый, әйтергә дип әзерләп куйган сүзләрен дә
онытты. Алай да, музыка беткәндә исенә килеп, сорарга
онытмады:
– Син мине бүген озатырсыңмы?
Заһирның да башында әллә нинди буталчык башланды.
Каршысындагы матур зәңгәр күзләр томырылып карый, матур иреннәр нидер сөйли, тик ул саңгырау кебек: күрә, берни
ишетми, әйтерсең, алар шул зур залда икәү генә.
– Син кем, исемең ничек? – Бу сорауда күпме көч, эчке
тетрәнү, хис! Әйтерсең, Заһирның алдына фәрештә кызы
чыгып баскан. Заһир мәхәббәтне көтмәде түгел, көтте, инде
яше дә җиткән, тик ул аны кайчан, кайда очратасын гына
белмәде. Әллә шушы микән?
– Мин – Гүзәл, Рөстәмнең классташы.
Гүзәл дә әллә нишләде. Егетләр белән шаярырга, аларны азындырырга тәҗрибәсе җитәрлек җитүен, әмма чынлап
гашыйк булганы юк иде әле. Аңа нибары уналты яшь. Ул
күбрәк алардан кызык ясарга, үзара сугыштырып, аннан
ары «бала әтәчләр» дип көләргә ярата. Кеше хисендә аның
эше юк. Бары тик бар кеше өстеннән өстенлек тоту теләге
генә. Менә әле дә бөтен кеше күз алдында үзенең өстенлеген
күрсәтеп калырга ашыкты кебек. Музыка бетсә дә, Заһирны
ычкындырырга ашыкмады. Әллә шаярды, әллә үзе ятьмәгә
эләкте. Залда тынлык урнашты. Уртада басып калган парны
күзәттеләр. Гүзәлне белгәннәр «эләктерде» дип уйладылар,
Заһирны белгән икенчеләр «эләгергә тиеш түгел, ул башка,
ул көчле» дип күзәттеләр. Гүзәл белән Заһир, көчкә бер-берсеннән аерылып, икесе ике якка киттеләр. Гүзәл артында
көтеп торган кызларга күз кысты:
– Әйттемме безнеке булачак дип?!
Заһир егетләр янына килеп басу белән Рөстәм абыйсын
читкә тартты:
– Барма бүтән шул сихерче янына, егетләрдән көлә генә
ул. Сине дә үз тозагына эләктермәкче, бая үзе шулай диде.
Башта үзенә карата да, аннан мыскыл итеп көлә. Аның өчен
көн дә икәү канга батып сугыша. Барма озатып.
Заһир сабыр гына елмайды.
Гүзәл ишектән чыга-чыгышлый Заһирны эләктереп
алды.
– Әйдә, мине озат.
Үзе арттан чыгып килгән Рөстәмгә тел күрсәтте. Күрдеңме, янәсе. Рөстәм шартлар хәлгә җитте, ул нидер әйткәнче,
Заһир Гүзәлгә ияреп тә китте. Бу Рөстәм өчен хурлык иде.
Кемне-кемне, аның абыйсын, авылның беренче егетен, башкаларны хур иткән кебек, хур итмәкче.
– Стерва, өстерәлчек бит ул. – Рөстәм җенләнеп аяк астындагы карны типкәләде. Ничек ул аның абыйсын селәгәен
агызып йөргән урам малайлары белән бер рәткә куя ала?
Нинди ярпач Рөстәм дә югалып калды, каны кайнады.
Нинди мәкерле бу кызлар! Урамда малайлар белән сугышу
бер, аны һәрвакыт Заһир саклап килде. Ә хәзер менә аның
үзен ничек сакларга бу стерва Гүзәлдән? Көләчәк, иртәгә
мәктәпкә килү белән мыскыл итә башлаячак. Ух, тотып кыйнарга иде бер почмакта!
Заһир Гүзәлне озатып тыкрыктан чыгуга, Рөстәмгә килеп бәрелде.
– Нишләп торасың монда? – диде аптырап.
– Сине көтәм.
– Хәзер шулай өчәү йөрибезмени?
– Син дә шул җилбәзәк стерва өчен сугышып ятмассың
бит инде?
– Юк, кемне сайласа, шуның белән калыр.
Заһирның каршысына чыгучы, юлын кисүче булмады,
ул барда башкаларга урын юк иде. Кемдер кул селтәде, кемдер аның каникулы бетеп киткәнен көтте. Заһирның гашыйк
булуы йөзенә чыкты, аның серле күзләре гел елмаерга гына
торды. Тирә-ягында беркемне күрмәс-ишетмәс булды. Әнисе
дә күзәтте: иләс-миләс килеп йөргән улына карап астан гына
елмайды. Үзенең беренче гашыйк булган көне исенә төшеп,
серле елмаеп, авыр сулап куйды. Ахрысы, малае сабырлыгы
белән үзенә охшаган. Таһир ут иде хатын-кыз янында, ә бу
һаман кызлар кебек оялчан. Кем кызы башын әйләндерде
икән? Рөстәм никтер борсаланып, җенләнеп йөри, Заһирга
карап-карап тора да авыр сулап куя. Әлфия үз балаларының
киләчәген күрергә дә, карарга да тырышмады.
– Улым, ни булды сезгә? Абыеңа да әллә ни булган,
чирләп тора инде әллә?
– Әйе, аның чиренең исеме – безнең класстагы Гүзәл.
Менә чир ул, настоящий зараза. Әни, ичмаса син берәр нәрсә
эшләтер идең.
– Ә мин нәрсә эшләтә алам соң?
– Йөрмәсен аның белән, абый китүгә башкалар белән йөри башлаячак. Абый ишетсә, ни булыр? Гүзәлгә кем булса да
ярый, тик капка төбеннән егетләр генә өзелмәсен. Әни, ташласын аны абый, берәр нәрсә эшләт, син бит булдырасың.
Син дәвалый аласың, бу да чир бит, әле чирнең дә ниндие.
Әлфия елмаеп куйды.
– Борчылма, улым, абыең озакламый китәчәк, күз күрер,
бәлки, китәр дә онытыр. Гашыйк булган икән инде, улым,
аны тыеп торып булмый. Акылы җитәрлек, ак белән караны
гына аерырлык.
Әгәр улы чынлап та гашыйк булса, нишләтәсең аны, шуңа ул яшьлек, янып көяр, сөяр өчен. Әйтеп тә ни файда – андый вакытта кеше сүзе барыбер керми, акыл йөрәккә буйсынмый шул. Эх, яшьлек, татлы да, газаплы да чаклар. Гүзәлне
Әлфия яхшы белә. Бик һавалы, тәкәббер кыз. Киемне дә
соңгы фасон белән алыштырып кына тора, укуга бөтенләй
исе китми. Рөстәмнең ата-аналар җыелышына барганда
ишеткәне бар, укытучылар еш кына Гүзәлдән зарланалар.
Тик әтисе кулын гына селти, «хатын-кызга уку кирәкми, күп
акча эшли торган ир генә кирәк, хатын-кыз бала табып, өйдә
бала тәрбияләп утырырга тиеш», ди. Укытучы шунда:
– Белмәм, Гүзәлнең холкы белән бала гына тәрбияләп
утырасы килерме икән? – дип куйды.
Әхсән Хәсәнович белән эш буенча еш кына очрашырга туры килә. Ул арендатор да, кооператор да. Әлфия үз
эшеннән тыш аның исәп-хисап эшләрен алып бара. Кем
уйлаган бит, шушы икегә берне куша белмәгән адәм шулай
баеп китәр, дип. Аның ничек баеганын да хәтерли. Теге туксанынчы елларда, ил бөлгенлеккә төшә башлаганда, Әхсән
Әлфия янына килде дә:
– Кара әле, Әлфия чибәрем, бер киңәш бир. Минем
Мәскәүдә яши торган туганым хат салган, ул министерствода утыра. Шул миңа бөтен булган акчаларны Америка
долларына алыштырырга кушкан, һичьюгы үземә җибәр,
алыштырам, озакламый безнең акчалар җилгә очачак, дигән.
Ни эшләргә?
Әлфия ул чакта ни әйтергә дә белмәде, ул бит нибары
гади бухгалтер гына. Югарыда аларның андый киңәш бирердәй туганнары юк.
– Үзеңә кара инде, Әхсән, берни әйтә алмыйм, безнең
алай алыштырыр акчаларыбыз да юк.
Ә Әхсән, туганын тыңлап, бик зур кредитка «КамАЗ»
машинасы сатып алды. Акчалар алышынып тегеләй-болай
килә башлагач, алган акчалар тиенгә генә калды. Әхсән, башкаларның җыйган акчалары янганда, банктан алган кредитын көлә-көлә генә түләде. Доллар күтәрелеп китеп, Әхсән
баеп калды, аңа иркен тормышка юл ачылды. Балалары да
вакытында дөнья ыгы-зыгысыннан файдаланып калдылар.
Кибетләр ачып җибәрделәр. Хәзер Әхсән тирә-якта иң бай
кеше. Гүзәл шул байлыкта балда-майда йөзә торган бала.
Әтисе курчак кебек чибәр кызы белән бик тә горурлана. Кияүгә бирер вакыт җиткәч, үзе кебек бай гаилә белән туганлашу турында хыяллана. Тик авылда алай туганлашырдай
тиңнәр юк аларга...
Заһир чынлап та гашыйк булды. Гүзәлнең олы зәңгәр
күзләре күз алдыннан китмәде. Озатканда да аның чия
иреннәреннән күзен ала алмады. Кызның бертуктаусыз
сөйләгәнен күрә – ишетми, хуплап баш селкегәндәй итә, тик
ни турында сүз барганны аңлый алмый. Ул аның иреннәренә
сокланып туймады. Санаулы каникул көннәре күз ачып йомганчы узды. Китәр көн дә килеп җитте. Гүзәл белән берничә
кат урам әйләнделәр, тик Заһир үрелеп Гүзәлнең кулына да
кагылмады. Егетләр белән кочышырга, үбешергә өйрәнгән
Гүзәлгә бу бер дә ошамады, ачуын чыгарды. Эченнән генә
үзалдына тузынды: «Ошамыйммы? Ичмаса бер кочакласа!
Аның өчен генә дип бүген биек үкчәле ак сапогиемны кидем, бер комплимент әйтсә... Бозау. Юнмаган бүкән!» Ай
яктысында тагын да серлерәк күренгән иреннәргә Заһирның
аз гына булса да кагыласы, тәмен татыйсы килә. Үз уйларыннан башы әйләнә: «Юк, кагылмыйм, рәнҗетермен йә үпкәләтермен. Ул бала гына бит әле, икенче вакытта кайткач...» Инде бәлигъ булган, каны кайнап торган егеткә үз теләкләрен
йөгәнләп тору җиңел түгел иде, әлбәттә, шуңа күрә тизрәк
хушлашып китү ягын карады.
– Ярый, сау бул, бәләкәч! Мин инде җәйсез кайта алмам, очрашырбыз әле, – дип елмайды.
Гүзәл карашы белән аңа ябышты: «Әллә шулай гына,
кочакламыйча да китмәкче буламы? Китәр дә онытыр. Йә
Ходай, ул калын кара кашлар, ул кара матур күзләр, ул ияк
очындагы матур чокыр... Елмайса, ике бит очы да чокырая.
Моңынчы ул белгән беркем белән дә тиңләп булмый. Казанда аңа хуҗа тиз табылыр». Гүзәл анда чын ирләргә генә хас
чибәрлек күрде. Заһир кайтырга борылды, ике-өч адым атлап
өлгермәде, Гүзәл аны туктатты:
– Заһир, тукта, кил монда.
Егет акрын гына кире борылды. Кыз аның җиңнәренә
ябышып, үрелеп күзләренә карады:
– Менә шулай китеп барасыңмы, бер үпми дә? Мин сиңа ошамыйммы?
Гүзәл бар белгән осталыгын эшкә җикте. Серле елмаеп, кара мыек астындагы матур иреннәргә бармак очы
белән генә кагылып алды. Моны һич тә көтмәгән Заһир башы әйләнүдән көч-хәл капкага терәлеп калды. Әллә нинди
моныңчы кичермәгән ләззәтле өермә бөтереп әйләндерә,
аяк астыннан җир убыла. Ул көчле куллары белән Гүзәлне
кысып кочаклап алды, ничә көн хыялланган кызыл иреннәрне суырып-суырып үпте. «Ошыйсың, ошыйсың, акылдан
шаштырасың», – дип пышылдады. Моңа кадәр Гүзәлнең дә
әле шушындый көчле кулларга эләккәне юк иде шул, ул да
Заһирның көчле хисләр өермәсенә кереп эләкте. Күпме егетләр белән үбешеп тә мондый рәхәт кичергәне юк иде әле.
Кышкы салкын урамда янып-пешеп яратыштылар. Заһир
матур, татлы иреннәрдән көчкә аерылып, бәхетле елмаеп,
өенә таба атлады.
Гүзәл зур таш йортның күтәрмәсенә менеп, ашыкмыйча
гына атлаган Заһир артыннан «менә хәзер син дә минеке»,
диде, күзен кыса төшеп. Ул үзен җиңүче итеп тойды. Ул һәрвакыт шулай теләгенә ирешергә, җиңәргә ярата. Барысыннан
да өстенлек алу аның канына сеңеп бара. «Менә шулай була
ул, хәзер син мине үлгәндә дә онытмаячаксың!» Гүзәл бик
канәгать булып кулларын өскә күтәреп бармак шартлатты да
йокларга кереп китте.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.