Июнь азагы. Җәйнең ямьле киче. Үзе җылы, үзе җилсез. Карт-корылар сыерларын савып, эшләрен бетереп, капка төбенә чыгып утырганнар да, үткән-сүткәнне тикшереп, акрын гына гәп саталар. Авыл яшьләре җәйнең кичке хозурлыгына иркәләнеп, ашыкмый гына кичке уенга клубка баралар.
Дөнья бүген безнеке дигәндәй, алар йомшак кына сөйләшеп,
көлешеп алалар. Күренеп тора, яшьлек, чибәрлек, алда көтеп
торган матур киләчәк – барысы алларына җәеп салынган кебек. Яшьләрнең үткән берсе капка төбендә утырган картлар
белән исәнләшеп үтә, картлар да «исән, балам, исән», дип,
сөенешеп калалар.
Урам буйлап берсеннән-берсе чибәр, озын буйлы өч
егет атлый. Уртадагысы, ап-ак ук булмаса да, аксыл коңгырт
чәчле, әйтерсең, урыс авылынннан килгән. Әллә инде кырыйдагыларының икесе кап-кара чәчле булганга шулай тоела.
Картларның берсе шыңгырдап куя:
– Э-э-э... карале, күрше, монысы кемнекеләр, күзем начар күрә?
– Бу бит Әлфия малайлары. Әнә тегесе – Таһирдан калганы, гел үзе инде, бигрәкләр дә чибәр, акыллы. Ә әнә тегесе, ак башлысы, Мөнирәдән калганы, кара, гел ару егеткә
әйләнгән, аклыгы да бетә төшкән димме, болай бик чибәр
үзе тагын. Заһирдан яшькә бәләкәй булса да, буйлары бертигез. Ә теге өченчесе – Сабир малае. Менә егетләрнең асыллары кайда ул, берсеннән берсе чибәрләр!
– Теге, Мөнирә малаен әйтәм, ак башны, тамагы ипигә
туйгач, кара, ничек үскән.
– Әйтмә дә инде, юкса, бер ярпач сугыш чукмары инде.
Әлфия белән Илдус кеше ясарга тырышалар инде аннан.
«Ул Заһирга аркаланып кына шулай әйбәт булып кылана»,
ди минем онык, «Заһир быел укырга китсә, нишләр икән
менә», ди.
Менә шулай, урам барысын күреп, авыл барысын белеп
тора. Әйе, еллар үтте дә китте. Әлфия белән Илдусның да
балалары үсеп җитте. Заһир белән Рушан быел мәктәпне
бетереп, укырга китәргә җыеналар. Әле олы улы – уң кулы
янында булганда, Әлфиянең җаны тыныч иде. Әтисе кебек
акыллы һәм сабыр холыклы Заһир өйдә кечкенәләргә яхшы
тәрбияче дә, үрнәк тә булып тора иде, бигрәк тә Рөстәмгә.
Барысы да күреп торалар: Заһирның малайлар арасында
абруе зур. Ул беркайчан бәрми, сукмый, тик әйтсә, ике
сүздән аңларлык итеп әйтә, караса, күз карашы белән җиргә
сеңдерерлек итеп карый белә. Рөстәм күп нәрсәгә аннан
өйрәнергә, аның кебек кыланырга тырышты, тик тумыштан
килгән ярпачлыгы өскә калкып чыгарга гына торды. Бөтен
низаг Рөстәмнең үзеннән башланган чакларда да Заһир аны
беркайчан беркемнән кыйнатмыйча һәрвакыт яклап калды,
ә өйгә кайткач, мунча алдына алып кереп яхшы гына селкеткәләде:
– Әгәр тагын шулай кылансаң, үзем тотып ярам. Ник
кылтаясың? Һәрвакыт мин булырмын дип уйлыйсыңмы әллә
яныңда? Әлфис белән Әдиләгә нинди үрнәк син? Әдилә озакламый мәктәпкә бара, абыең калай әтәч дип көләрләр. Кара
аны, телеңне тый, чәпчек кызлар кебек булма! Мин киткәч,
бер тотып кисәрләр инде сине, тыелмасаң. Мин укырга
керсәм, син каласың өйдә аларның уң кулы булып, кара аны,
борчыма картларны.
Әтисе үлгәннән бирле Заһир әнисен барлык борчулардан саклап калырга тырыша иде.
– Әнине сакла, алдарга да маташма, ул сине үтәли күрә,
ни уйлаганыңа чаклы белеп тора.
– Әйе, әни белә шул, вот миңа да шундый булырга иде,
бөтен кешенең уен белеп тору кызык булыр иде ул. Кеше
уйлады гына, ә синең җавабың әзер, шәп тә инде!
– Рәхәттер дип уйламыйм. Күп сөйлисең. Мин әйткәннәрне истән чыгарма.
Заһир белән Рушан көн-төн спортзалда шөгыльләнә-шөгыльләнә Казанның хәрбиләр училищесына керергә
әзерләнделәр. Бәләкәйләр дә аларга ияреп йөрделәр. Рөстәм
Заһирның һәр кыланышын отып алырга тырышкандай, ул ни
эшләсә, шуны эшләде, шуңадырмы, гәүдәсе дә бик матур,
төз булып үсеп җитте. Заһир белән Рушан Казанга юл тотсалар, Рөстәм унынчы класска укырга барды. Бакыр башлы
кечкенә Әдилә беренче класска җыенды. Аның иптәшләре
икенче класска баралар. Узган ел Әдиләне мәктәпкә илтмәделәр. Илдус ялына-ялвара Әлфияне күндергән иде:
– Быелга бирмик инде, бигрәк кечкенә, әзрәк үссен
инде, йокысы туйганчы йокласын. Бу чаклы авыр сумканы
ничек сөйрәсен ди. Егет кеше түгел, армиягә барасы юк.
Ә бүген Илдус Әдиләдән дә болай дулкынланды. Олыгая башлаганда гына туган бер бөртек баласын мәктәпкә
озата. Өй эчендә арлы-бирле йөренде. Матур курчак төсле киенеп куйган кызын күргәч, күзләренә яшь төелде. Мәктәпкә
балалар озатып өйрәнгән Әлфиясе: «Ир-егетләр, сез үзегез
генә озатыгыз, минем өйдә эшем җитәрлек», дип, өйдә торып
калды. Аның ялгыз гына калып уйланасы килде. Берсенә
сөенсә, икенчесенә көендеме, әллә инде баш баласын сагынып та өлгерде – кулына эш бармады. Тәрәзә яңагына килеп
сөялде. Улы белән икәү утырткан миләш, балан агачлары
үсеп, инде тәрәзне дә үтеп, өй түбәсенә җиткән, җимешләре
өлгереп килә. Эх, үткән гомер... Баланнар баса ди сагышны.
Улының йөзенә кызыллык китермәсен дә белә Әлфия, хәрби
кием дә килешәчәк, тик ансыз өе буш. Өстәл тирәли ашарга
утыргач та Заһирның урынына берәү дә утырмый, бөтенесе
шул урынга күз сирпеп алалар, олы абыйлары хәзер генә
кереп утырыр кебек. Бәләкәй Әдилә сорау артыннан сорау
яудыра: «Әни, абый кая китте, кайчан кайта, ник китте?» Әлфиснең үз иптәшләре бар. Ә менә Рөстәм чынлап та Заһир
юклыкны нык сизде, инде үсеп җиткәндә дә Илдусның күз
карашыннан куркуы китмәде. Үзенең күп вакыт Заһирга сыенып яшәгәнен хәзер генә аңлады. Аны сагынып ары бәрелде,
бире сугылды, нәрсәсендер югалткан кеше сыман башын
асылындырып еш кына уйга чумып утырды.
Илдус та Әлфиянең сагышын аңлап:
– Әйе, балалар шулай таралып бетәдер бер-бер артлы, – дип куйды, үзе дә аны бик сагына иде шул.
* * *
Рушан кире кайтып төште, «үтә алмадым», диде.
«Ярый, киләсе елга керермен», дип үзен юатты. Тик киләсе
елны көтәргә туры килмәде, армиягә повестка килде. Ял
көннәренә авылга студентлар кайта, яшьләр клубка җыела.
Китәргә ике көн кала Рушан клубка чыкты. Көтмәгәндә,
ишектән керешли үк, таныш булмаган бер кызга килеп бәрелде. Бәрелде дә, кызның күзләре белән очрашып, катып
та калды. Кичке уен башлану белән теге кызны күздән ычкындырмады, ни гаҗәп, ул да аңа карап тора иде. Рушан үз
янында торган бер үсмер егеттән:
– Әнә теге кызыл пәлтәле кыз кем ул, бер дә күргәнем
юк, – дип сорыйсы итте.
– Яңа килгән укытучы, чибәр кыз, мин дә караштырып
йөрим дә, кыюлык җитеп бетми, укытучы бит, читенсенәм.
Менә мәктәпне бетерсәм, кылын тартып карар идем, өлгерсәм.
Рушан көлеп җибәрде:
– Кая әле, мин кылын тартып карыйм, ә син үсә төш! –
дип егетнең җилкәсен кагып куйды.
Парлы бию көе яңгырау белән ул туп-туры, бөтен зал
аша кызның каршысына килеп, аны биюгә чакырды, аның карашлары белән кабат очрашты. Кинәттән ул үзендә бу кызны
әллә кайчаннан белгән, әллә инде гомер буе көткән кешесен
тапкандагы кебек хис тойды. Ахрысы, кыз да шундыйрак
хис кичерә иде бугай, карашын яшермәде.
– Кызганыч, соң очраштык, – диде Рушан, – берсекөнгә
миңа армиягә китәсе.
Кызның ничектер карашы үзгәргәндәй тоелды.
– Ник кызганыч булсын, киткәннәр кайта бит ул, – диде
бик җитди итеп.
– Кайтырсың да ул, тик мондый чибәрләр бездә озак
ялгыз йөрми, тиз хуҗа табыла, без әйләнеп кайтканчы алып
китәрләр шул.
Кыз уйчан карашы белән аның йөзендә беразга гына тук
талып, аннан туп-туры күзләренә текәлеп, егетне бөтенләй
шаккатырып:
– Ә син, чын егет булсаң, көтүемне сора, мин көтәрмен, – диде.
Рушанның йөзенә кан йөгерде, аптырау катыш йөрәге
иләс-миләс килеп китте. Ул, җитди сөйләшү алдында торуын аңлап, ни дияргә дә белми югалып калды. Көт дияр идең,
бик мәзәк килеп чыга, ике сүз дә сөйләшмәгән кешегә...
Акыллы кеше эше түгел. Ә икенче яктан, кызны ычкындырасы килми.
Кыз күзләренә текәлеп җавап көтә. Рушанның маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты. Үз халәтеннән үзе
читенсенеп, бер урында таптанды. Бөтен кеше аларга гына
карап торадыр кебек тоелды. Чынлап та, музыка туктаган,
түгәрәк буш, алар икәү генә бер-берсенә ябышып торалар.
Ул айнып киткәндәй булды, кызны җитәкләде дә чыгу юлына тартты. Алар урамга чыккач та берсүзсез кай тарафка атларга белмичә таптандылар. Рушан кинәт кычкырып көлеп
җибәрде:
– Гафу ит, мин синең кыюлыгыңнан югалып калдым,
исемең ничек синең? Мин Рушан булам.
– Мин – Ләйсән, институт бетереп, сезнең районга эшкә
килдем.
– Ә мин менә керә алмыйча кире кайттым. Армиядән
соң керсәм генә инде.
Бирим дигән колына – чыгарып куйган юлына: кирәк
бит, соңгы көнне егетнең юлына чыгарып бастырырга! Кешенең тормыш халәтен үзгәртергә бер караш җитә икән ләбаса.
Сөйләшер сүз, темасы да табылып кына торды. Алар таң
алдыннан гына аерылыштылар. Кайтып җылы урыннарына яткач та йоклап китә алмадылар. Икесе дә үткән кичне
күзаллап әле елмайдылар, әле моңайдылар. Рушан караңгы
бүлмәнең түшәменә карап үзалдына елмайды. «Юкка түгел
бу, шаярасың, язмыш, ә шулай да рәхмәтле мин сиңа. Гашыйк булуның тәмен татып китсен, дидең инде. Ох, исеме
дә нинди матур! Юкса, классларында да Ләйсән бар иде
бит, алай искитәрлек түгел иде бугай. Кызык, гашыйк булып
чирли дигәнне ишеткәне бар, тик әле үзенең татып караганы юк. Башы кызык, азагы ни белән бетәр». Рушан елмаеп
йоклап китте.
Тышта инде таң атып килә, әтиләре торып мал карарга чыгып китте. Әнисе кереп, баш астына кулларын салып
елмаеп йоклаган улына бик озак сокланып карап торды, акрын гына юрганын рәтләде. «И балам, китәсең бит, – дип,
авыр сулап куйды, – алда ниләр көтәдер инде, үзең сакла,
Ходаем».
Рушан төш җиткәндә өйдәге ыгы-зыгы тавышына уянып китте. Озату кичәсенә әзерләнәләр. Сикереп торып киенде. Кинәт Ләйсән исенә килеп төште. Ул үзалдына елмаеп
җибәрде, аның көләсе, җырлыйсы килә иде. Хәтта әнисе дә
сорап куйды:
– Улым, ни булды, үзалдыңа елмаеп йөрисең, армия
дигәч тә, әллә анда кызык күрсәтәләр дип беләсеңме?
– Күрсәтәләр, әни, күрсәтәләр, – дип, әнисенең иңеннән
килеп кочаклап алды, – бар да бар ди, тик синең тәмле бәлешең генә юк анда.
Кичке якта, яшьләр җыелып бетүгә, Рушан Ләйсәнне
җитәкләп кайтып керде. Һәрвакыт тыйнак, кызлар тирәсендә
әле чуалганы да булмаган Рушан өчен бу артык кыюлык иде.
Бер төн эчендә кеше шулай үзгәрәме икәнни? Ул беркемнән
читенсенмичә, барысына аңлашылырлык итеп:
– Егетләр, бу кыз минеке, якын килеп борчып йөрисе
булмагыз! – дип кисәтте һәм әти-әнисе янына килеп: – Менә
шулай, монда киләчәк килен шушы була, – дип куйды.
Әнисенең болай да күңеле тулган иде:
– Ярый, улым, ярый, килеп йөрсен. Син исән әйләнеп
кенә кайт, без бергәләшеп көтәрбез, – дип, алъяпкыч очы
белән күз яшьләрен сөртте.
Кичә үтеп, яшьләрне озаткач, Рушан белән Ләйсән яңа
яуган кар өстеннән эз калдырып, ашыкмый гына төнге урам
буйлап атладылар. Ләйсән туктап калды, бераз уйланып торгач, башын аска иеп кенә әйтеп куйды:
– Рушан, мин сиңа бер нәрсәне әйтергә читенсенеп торам, тик әйтми дә булмый. – Рушан сагаеп туктап калды,
берсүзсез кызга текәлде.– Ни бит, мин синнән бик олы булып чыгам бит, теге көнне уйламыйчарак ычкындырдым,
мин эшләр болай тирәнгә китәр дип уйлап бетермәгәнмен.
Гафу ит, минем егетләр белән йөргәнем юк, шуңа сөйләшә дә
белмимдер. Сиңа унсигез генә, ә миңа егерме өч тула бит инде. – Соңгы сүзләре куркынып, пышылдап диярлек чыкты.
Теге көнне Рушан югалып калса, бүген кызның кыюсызлыгы аңа кыюлык өстәде. Сүзнең ни турында барганына төшенгәч, кычкырып көлеп җибәрде. Ләйсән читенсенеп читкә
борылды, күзләренә яшь тулды, акрын гына алга атлады.
– Тукта, – диде Рушан көлә-көлә. – Мине бәләкәй дигәч
тә, мин җүләр түгел бит, моны теге көнне үк аңладым.
Рушан Ләйсәннең беләгеннән тотып, үзенә әйләндереп
бастырды, кочагына алды. Багана башыннан төшкән лампочка яктысында аның яшьле күзләрен күреп, шаяртуга күчте:
– Минем шушы карчыкны үбәсем килә, ул каршы түгелме? Минем дә кызлар белән йөргән юк, шуңа үбешә дә
белмимдер, әйдә, бергә өйрәник, – дип пышылдады, үз кыюлыгына үзе гаҗәпләнеп.
Чынлап та, аның кызлар ирене татып караганы юк.
Кызның яңагына килеп кагылу белән аннан килгән йомшак
татлы искә башы әйләнеп китте, иреннәргә барып җиткәч,
бөтенләй чоңгылга эләккәндәй, дөнья әйләнә башлады. Ул
килеп терәлгән иреннәр өлгергән куралардай татлы, аны татыган саен татыйсы, бөтенләй кабып йотасы килә. Кайнар сулышлар кушылгач, өермә буласын да алар әле генә аңлады.
– Ләйсән, көт мине! Яшь дип борчылма, мин куып
җитәрмен сине, ирләр тиз картая ул. Менә син мине куып
җитеп кара, – дип көлде, күтәреп әйләндерә-әйләндерә.
Иртәгәсен иртән егетләрне, сөйгәннәрдән аерып, автобуска төяп, туган илдән алып киттеләр.
Берәүләре кичәге озату кичәсендә эчкән аракыдан, икенчеләре хистән, кайсыларыдыр аерылышу-сагыштан айный
алмыйча башлары әйләнгән бер автобус тулы ир-егет армия
сафларына китә. Алда моңача күрмәгән яңа дөнья көтсә дә,
туган яктан аерылу кыен шул.
Башын артка ташлап аңгы-миңге генә килеп барган,
мәхәббәттән башы әйләнгән бер егет олы кешеләрдәй тезеп
китте:
– Кем уйлап тапты икән ирләрне унсигездән армиягә
алырга дигән кагыйдәне? Соң бит, иң яратасы, яратыласы
килгән чак! Уф, егетләр, үләм, кан кайный. Мин кызлар
кочаклап ятар өчен генә туганмындыр, мин алардан башка
яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.
Берәү йөрәк януына чыдый алмый:
– Эх, аңлыймы икән безнең хәлне кызлар, яшьлекнең иң
кызык, иң матур чагын ни хакына корбан иткәнне? Башта
күпме сорау, исән кайтырбызмы, көтәрләрме? Туган җирдән
аерылу авыр булган кебек, алардан да аерылу ничаклы авыр.
Моны бер Алла гына белә.
Автобус эче шау-гөр килеп торды. Тик Рушан гына бер
якка да катышмады. Күз алдында елмаеп озатып калган
Ләйсәне булды. Башкалар елаганда да ул еламады. Ник еламады? Хәер, ул бит укытучы, укытучылар елак булмыйдыр
ул. Заһир дусты озатырга кайта алмады, бәлки Казаннан
чыгып киткәнче килә алыр. Хәрби училище гади уку йорты
түгел шул, теләсә кайчан чыгып китә алмыйсың. Ярый, күп
итеп хат язармын, Ләйсән турында да әйтермен.
Әти-әни куеныннан ерак китмәгән, яңа мыек төрткән
балалар аерылуның авырлыгын үзләре дә бүген генә аңладылар шул әле. Ничаклы шаулашсалар да, бу – йөрәк янганын
күрсәтмәс өчен генә. Алар бүген әни куеныннан чыгып,
ирләр рәтенә бастылар. Балалык артта, туган якта калды.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.