Ишегалдында Заһирлар белән мал карап йөргәнче, Рөстәмгә Әдилә белән җылы өйдә утыру рәхәтрәк иде. Ул биредә үзен иң кирәкле кунак кебек хис итте. Өйдә үзе генә калган чакта ни теләсә, шуны утырып ашады. Кәнфитләрнең дә башына бик тиз җитте; әләкләшмәсен дип, беразын Әдиләгә да каптыра, кәгазьләрен аның күлмәк кесәсенә сала.
Әнисе белән яшәгәндә үк урлашып ашарга өйрәнгән бала
иске гадәтләрен тиз генә ташлый алмады. Тиктормас җан
бөтен җирне актарып, ни дә булса эзләнде.
Беренче мәлдә Илдус аны каш астыннан гына күзәтте.
Бу баланың ни эшләми, ни урамга чыгып малайлар белән уйнамый, гел өйдә Әдилә белән генә утыруын бер дә өнәмәде.
Хәленнән килсә, балалар янына, бигрәк тә Әдиләсе янына,
якын да җибәрмәс иде. Ул аның тискәре йогынтысыннан курыкты. Моны Рөстәм дә сизә иде. Өйдә берүзе булса, үзен өйнең хуҗасы итеп хис итәргә яратты, ә Илдус кайтып керүгә,
аның карашыннан ераграк торырга тырышты, кая булса да
кереп посу ягын карады. Бер-ике тапкыр, эштән көтмәгәндә
кайтып кергәч, Илдус аны эләктереп алды да бик каты гына
җилтерәтте:
– Маллар карашыр идең, ник урамга чыкмыйсың? Тагын урлашып ашаганыңны күрсәм, әбиеңнең өенә илтеп
куям, яшәрсең шунда берүзең!
Рөстәмнең ул өйгә бер дә кайтасы килми иде шул. «Кыш
чыкканчы булса да, ничек тә шушында торырга кирәк», дип
уйлады. Бүтән чакта бик сак булырга тырышты. Тәрәзәдән
Илдусның кайтканын күрдеме, бәрелә-сугыла тышка – Заһирлар янына ашыга, эшләгән булып кылана, үзе нәрсәгә тоты
нырга белми. Аның яшендә авыл баласы өй эшенең бөтен
төрен дә белә. Тик Рөстәм болардан ерак иде.
Мәктәптә дә Рөстәмнең бик купраеп йөрүен яратмадылар. Бер ачы теллесе, әллә инде аны урынына утыртырга
теләп, ярпачланган Рөстәмгә:
– Нәрсә әтәчләнәсең, әниең үлде, яклашырга йөгереп
килмәс, хәзер сине балалар йортына озатырлар. Әлфия апаларга синең кебек җүләр ник кирәк? – дип әйтеп салды.
Бермәлгә аптырап калган Рөстәм, ялт борылып:
– Минем әни Чаллыга гына китте, нәрсә сөйлисең
син? – дип ул малайга сугып ук җибәрде.
Хурланудан ачуы кабарган теге малай аның саен кыза
барды:
– Әниең үлгән, асылынып үлгән, синең хәзер беркемең
дә юк, җүләр акбаш, калай әтәч! – дип кычкырды.
Рөстәм урамга йөгереп чыкты. Бераз уйланып торды:
«Үлгән, үлгән. Әлеге матур зур өйдә ул хәзер мәңгегә калачак!» Әллә мәгънәсен аңлап бетермәде – әнисе үлде дигәнгә
Рөстәм кайгырмады, сөенде генә бугай. «Әни белән ул
салкын өйдә ач утыруга караганда, Әлфия апаларда яшәү
рәхәтрәк. Кеше дә күп, күңелле, ашарга да җитәрлек. Ә теге
балалар йорты дигәннәре кайда икән? Юк, барасы килми
аның, анда әниләр дә юктыр, әниләр булмагач, тәмле ипи
пешерүче дә юктыр».
Икенче юлы эләккәч, Илдус аңа:
– Тагын бер кисәтүең калды, әбиең йортына кайтып
китәсең, – дигән иде.
Рөстәм баш ватты: әнисе юк, ул өйдә берүзе нишләр
соң? Ничек кенә булмасын, шушында калырга кирәк. Уйлый
торгач, җаен тапты тәки. Гаражда тояклар өткәндә паяльникка салганнан калган бер шешә бензин утыра иде, шуны
алып чыгып яшереп куйды. Икенче көнне, эчем авырта дип,
мәктәптән алдашып кайтып китте. Яшергән җиреннән теге
шешәне алды да кача-поса әбисе йортына керде. Өй эчендә
нинди чүпрәк бар – барысын да идән уртасына өйде. Һич
кызганып тормады, бензин сибеп ут төртте. Аннан, тирә-ягы
на карана-карана, урамга чыгып сызды. Кылган гамәленә бик
канәгать булып кайтып китте. Өйгә әле берәү дә кайтмаган,
Әдиләне дә балалар бакчасына биргәннәр иде. Рөстәм, иртән
генә пешкән ипидән олы итеп бер телем кисеп алып, аңа
калын гына итеп май, өстенә варенье якты да тәрәзә төбенә
килеп басты. Авыл уртасындагы йорттан күккә ургылып-ургылып кызыл ялкын, кара төтен болыты күтәрелә иде.
Хуш исле ипине олы итеп умырып кабып:
– Менә кайтарып карагыз, өй юк – кайтарып җибәрер
җир юк, – диде ак башлы малай.
Күпме балалар үстергән, күпме кешене җылыткан иске йорт шырпы кабы урынына янып бетте. Мәрьям апа үстергән балалар нигезсез дә, әни истәлеге булып торган төп
йортсыз да калдылар.
Кич белән өстәл янына җыелгач, барысының телендә
иртәнге янгын булды. Эштән кайткан Илдус, әллә сизенеп,
әллә кылын тартып карарга уйлап, малайлар янында сүз
башлады:
– Милиция килгән, эзлиләр. Уты, газы өзелгән, тик торганда ничек янып китсен ди? Кемдер ут төрткән инде. Ох,
тапсалар...
– Ә тапсалар нишләтәләр? – дип сорап куйды уллары
Әлфис.
– Төрмәгә алып китәләр, ә анда куркыныч. Моны эшләгән кешенең бармакларын йолкып бетерәләр, бүтән шырпы сыза алмаслык итеп.
Шым гына утырган Рөстәм бармакларына карап куйды,
шардай ачылган күзләре йөгереште. Нидер сорарга иттеме – авызы ачылды да ябылды. Илдус аның саен утка май
өстәде:
– Әнә, этләр белән эзлиләр. Этләр эз исен алса, шул
өйгә барып керә. Җитмәсә, Хәбир абый: «Тапсам, яндырган
кешенең үзен утка салам», дип әйтә ди.
Бөтенесе тын да алмыйча Илдусны тыңладылар. Әлфия
дә аңа карап: «Болай күп сөйләшми торган иде, ни булган
моңа?» дип уйлап куйды.
Икенче көнне барысы иртәнге чәйгә утыруга, өйгә авыл
советында эшли торган апа белән участок милиционеры
килеп керделәр. Аларны күрү белән Рөстәм калтыранып,
акырып еларга тотынды:
– Юк, мин бармыйм төрмәгә, бирмәгез мине!
Өйдәгеләр, кинәт котлары алынып, бөтенесе катып калдылар, ә малай теленә килгәнен кычкырып калырга тырышты, тезләнеп Әлфиянең аякларын кочаклады.
– Бирмә мине аларга, минем моннан китәсем килми.
Минем ул салкын өйгә кайтасым килмәде. «Тыңламасаң,
кайтарып җибәрәм», – диде бит әти. Бирмә, үз әнием үлгән,
мин сиңа әнием диярмен, бирмә!
Әлфия таштай катып калды. Бу ни хәл? Шушы кечкенә
бала шундый куркыныч эшкә барсын инде. Хәер, баланы
гына гаепләп буламыни, уйламыйча сөйләгән олыларның
гаебе күбрәк булып куя кайчак. Әлфия моңа охшаш хәлне
бер кичергән иде бит инде: Сабир хатыны килделе-киттеле
сүз сөйләп, янып бетә язганнар иде бит.
Рөстәм елап ярсып бетте. Илдус тешләрен шыгырдатып
кысты:
– Чыгарып кына атарга иде бу эт баласын, – дип, ишегалдына ук чыгып китте.
Әлфия акрын гына иелә төшеп, идәндә һаман тезләнеп
торган баланы күтәреп бастырды:
– Чү, зур малайга болай елап тору килешми, әнә, Әдилә
дә карап тора. Безне дә бер малай шулай уйламыйча яндырып үтерә язды, янып беткән булсак, син менә кая барыр
идең хәзер? Эшне эшләгәнче уйларга кирәк. Менә бу кешеләргә кара да, бүтән беркайчан да алай эшләмәм, диген.
Рөстәм ярсып елавыннан тыела алмыйча дер-дер калтыранып:
– Бүтән алай эшләмәм, бирмә мине, – диде Әлфиянең
биленә сарылып.
Аптырашта калган участковый башын селкеп куйды:
– Менә бит эшләр ничек килеп чыга... Бу бала теге янып
беткән өйдә теркәлүдә торган икән, без инде аптырап, үзегезгә аласызмы бу баланы, юкмы, дип кенә килгән идек.
– Гаилә белән утырып сөйләшик. Без ирем белән иртәгә
сезнең янга үзебез барырбыз.
Юкса, Әлфиянең җавабы әзер иде. Тик ул кеше алдында, авыл хатын-кызларына гына хас әдәплелек белән, «ирем,
гаиләм», диде. «Адәм баласы йортка килеп кергән эт белән
песине дә куып чыгармый, ә бу бала үзе эзләп килеп керде
дисәң дә ярый. Мөнирә бит аны аларга ышанып калдырды.
Ничек кенә булмасын, Илдус белән икәүләшеп, бу баланы
тәрбияләргә, кеше итәргә кирәк».
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.