– Әни, кара, әнә, тегеләр китеп баралар. – Мөнирә тәрәзә төбенә килеп басты. Әйе, бер урам булып, Илдус белән Әлфия култыклашып атлыйлар, арттан ике малай кечкенә кызны чана белән йөгертәләр. Илдус хәзер теге ябык, хәчтерүш
исерек түгел, таза, олпат гәүдәле матур иргә әйләнде.
– Әни, син алкаш-алкаш дидең, ә Әлфис безнең әти эчми ди, ник бирдек инде без аны? Алар гел бергә, аларга күңелле. Әлфис гел КамАЗа утырып йөри, әтисе аны Чаллыга
да утыртып алып бара, тәмле-тәмле әйберләр ашата. Ә без
синең белән гел икәү, безгә бер кеше дә керми. Өйдә дә салкын, утын да юк. Әти булса, утын алып кайтыр, малларыбыз
да булыр иде, – диде бала авыр сулап.
Авыр иде аларга яшәү, эш юк, ничек туры килсә шулай
дөньяның очын-очка ялгарга тырыштылар. Әлфия Мөнирәне үлем кочагыннан коткарып, ике юл чатына чыгарып
бастырды. Элек оялу, намус, кылган гөнаһлары өчен үкенә,
рәнҗеткән якыннарыннан гафу үтенә белмәгән Мөнирәгә
тормыш арты белән борылды, Илдус белән урыннарын алыштырды. Тормышның яхшысы тагын Әлфиягә эләкте. Мөнирә
элек ничек теләсә, шулай яшәде, ни теләсә, шуны эшләде.
Кеше белән санлашмады, хәзер әнисе үлгәч, ул бөтенләй
ялгыз калды. Бертуганнары да аңа арты белән борылды,
әнине кабергә вакытсыз син тыктың, дип гаепләделәр. Әнисе исән чакта җылы, гөрләп торган йортка хәзер килүче юк,
әйтерсең, әнисе барысын үзе белән алып китте. Хәзер аны
аңлаучы да, тыңлаучы да юк. Күп рәнҗетте Мөнирә әнисен,
ничаклы елатты, тик ул аны кичерә, һәрвакыт кабул итә,
ярдәм кулын суза иде. Менә хәзер ул беркемгә дә кирәкми,
ярдәмгә килергә әнисе дә юк. Кайчандыр әнисе биш баласын туйдырган, алар ачлыкның ни икәнен белми үстеләр. Ә
ул менә бер баласын да асрый алмый. Колхозда эш бардыр
да ул, тик анда йөреп акча түләмәгәч, ни файда. Өйдә бәрәңгедән башка ашар әйбер дә юк, ягарга утын да калмады,
ул инде сарайның кеше күрмәгән ягын сүтеп яга башлады.
Әнисе ничек яшәде икән соң – кайчан кайтып керсәләр дә,
яңа пешкән ипи исе урамга ук таралган, өйгә керсәң, итле
ашы пешкән булыр иде. Ипиен, итен, маен каян аласың, дип,
Мөнирә беркайчан да сорамады, ул болар турында уйлап та
карамады. Кайтса, әнисе һәрвакыт тутырып җибәрде. Каян
алды, ничек җиткерде икән соң? Ник сорамады әнисе исән
чакта? Сорамады, чөнки ул әниләр шулай булырга тиеш
дип карады… Кайчандыр ул гарип улын ташлаган кебек,
аны да бөтенесе ташладылар. Әнисе аңа күпме әйтә килде,
гарип булса да, синең балаң бит ул, үзең кара, гөнаһаларын
кая куярсың, диде. Юк, Мөнирә жәлләмәде, ул аңа җирәнеп
карады, исәндә исәнләшмәде, үлгәч хушлашмады, каберенә
дә бер тапкыр да барып карамады. Ә исерек Илдус баласын
ташламады.
Мөнирә көннәр буе тәрәзә төбендә үткән-сүткәнне карап
көн узгарды. Ни галәмәт, элекке кебек койрык чәнчеп, бар
нәрсәгә төкереп чыгып китә алмады, әйтерсең, аның бөтен
дәртен Әлфия алып атты. Аны үткәннәре артка тартты, артка
караса, өелеп яткан гөнаһалары, алга караса – бушлык. Үч
иткәндәй, көн дә тәрәзә каршысыннан Илдус белән Әлфия
бәхетле елмаешып үтәләр, ә ул менә ялгыз, салкын өйдә ач
утыра. Көн туса, улының сораулы карашы йөрәген әрнетә,
ашарга юк, кияргә киеме бәләкәйләнгән, тузган.
– Мин бүтән мәктәпкә бармыйм, итекнең табаны тишек, эченә кар тула, менә, кара чалбарның да тезе тишек.
Ә Әлфис белән Заһир яңа матур курткалар киеп килгәннәр,
Әлфис мактана, әти алып кайтты ди. Әни, әйдә, аларның
әтисен кире алыйк. – Мөнирә эндәшмәде, «соң инде» дип
эчтән генә уйлап куйды.
– Әни, ә минем әти кем соң? – Мөнирә моңа җавап
бирмәде, ул аны төгәл генә үзе дә белми иде. Әмма Илдусныкы түгеллеген яхшы белә. Әнисе күпме әйтә килде, бу дөньяда бар кылганнарың өчен дә җавап бирергә туры киләчәк,
диде. Менә килеп тә җитте ул сәгать. Эх, башларга иде бу
тормышны яңабаштан, дөрес итеп… Юк шул, нәрсәдән
башларга икәнен белми. Мөнирә көннән-көн төшенкелеккә
бирелде, ул үз-үзен жәлләүдән башка чара эзләмәде, эзләргә
дә теләмәде.
Мөнирәнең үч алыр кешесе калмады – кем белән ярышырга да кем белән тиңләшергә, бу баланы кем итеп үстерергә? Мөнирә бик озак кына улына карап торды да, «минсез аңа яхшырак булыр» дип уйлады.
– Син, улым, иртәгә мәктәпкә бар, ә кайткач өстәлдә
конверт булыр, шуны ал да Илдус әтиеңнәргә бар, ул синең
дә әтиең.
– Әни, мин аннан куркам.
– Курыкма, улым, ул куркыныч түгел. Мин җүләр булганмын, – дип куйды үзалдына.
– Ә син кая барасың?
– Мин Чаллыга барып кайтам, син мине көтмә.
Алар икәү тагын салкын өйдә кочаклашып, бер-берсенә
сыенып, җылынырга тырыштылар. Караңгы өйдә Мөнирәнең уйларын, яшьле күзләрен берәү дә күрми, белми иде.
Бу дөньяда тормышка ашмаган хыяллары бәлки теге дөньяда тормышка ашар. Таһир белән очрашыр, анда Әлфия юк
бит, хәзер аның юлына беркем дә аркылы төшмәс. Аның да
бәхетле булырга хакы бар бит. Әнисе дә шунда, ул да аны
җылытыр. Мөнирәгә үзе барасы яңа дөнья оҗмах булып
тоелды. Таң алдыннан елмаеп йокыга китте. Иртән соңгы
тапкыр улын кочаклап үпте дә мәктәпкә озатты.
Рөстәм мәктәптә көчкә чыдап утырды, аның тизрәк
кайтасы да теге зур, матур өйгә барасы килде. Заһирның
һәрвакыт үзен олыларча тотуын, Әлфис энесен һәрвакыт
кайгыртып йөрүен күзәтеп, «эх, шундый абыең булса иде»,
дип кызыга иде ул. Аны бер малай да рәнҗетмәс, кыйнамас
иде. Әллә әнисенеке кебек теле озын булгангамы, еш кына
кыйналып кайта, аның дусты да, яклаучысы да юк, күбесе
аның белән уйнарга да теләми. Аның да Заһир кебек малайлар белән дуслашасы килә дә бит, тик берсе дә араларына
кертми. Менә бүген җай чыгып тора, теге матур өйнең эченә
керәчәк. Ул мәктәптән атылып кайтып керде дә конвертны
эләктереп чыгып чапты. Тирә-ягына карана-карана капкадан
кереп китте, иркен ихата, зур өй; мунчалары да Рөстәмнәр
өеннән зуррак тоелды. Ул һәрнәрсәгә авыз ачып карады,
күтәрмәгә күтәрелүгә, борынына яңа пешкән ипи исе килеп
бәрелде, авызыннан сулар килеп куйды.
Ак башлы Рөстәм килеп кергәндә, бөтен өй эче белән
төшке ашка утырганнар иде. Көтелмәгән кунакны күреп,
бөтенесе аңа текәлде. Өстәл башында утырган Илдусның
чырае ак кәгазьгә әйләнде, ул аны туа-туганнан сөймәде,
аннан азрак үсә төшкәч, анасының кыланышларын кабатлап үзәгенә үтте. Илдусның башында бер уй: ник килгән ул
монда, ни кирәк? Ә баланың ике күзе өстәлдә. Бер урында
таптанып, авызын сөртеп куйды. Әлфия торып бала каршысына килде дә:
– Сал өстеңне, утыр безнең белән ашарга, – диде. Рөстәм бер мизгелдә өстен салып атты, ялт итеп өстәл янына
килеп тә утырды, әнисе калдырган конвертны да онытты.
Әлфия салган бер тәлинкә ашны ах иткәнче ялт итте. Бөтен
өй эче бер Рөстәмнең ашаганын күзәтте: ул шундый тизлек
белән ашый, ашау түгел, чәйнәми тутыра. Рөстәмнең әбисе
үлгәннән бирле мондый тәмле ипи, тәмле аш ашаганы юк
иде, тәлинкә бушагач кына, күтәрелеп өй эчендәгеләргә карады. Илдус белән күзләре очрашкач, куырылып куйды. Өйнең
тынлыгын Илдус бозды:
– Ни йомыш, ник килдең? – Тавыш Илдуска хас булмаганча, каты иде, ул яңгырап өй эченә таралды, хәзер инде
бөтенесе Илдуска текәлде. Хәтта алдында утырган кечкенә
Әдилә дә әтисенә күтәрелеп карады. Рөстәм Илдустан курка
иде, үткәндә кылганнарның ямьсезлеген ул да аңлый, монда
әнисе дә юк якларга. Шулчак исенә төшеп сикереп торды,
ташлаган киемнәре арасыннан конвертны тартып чыгарды,
ашыга-каударлана Илдусның каршысына килеп басты:
– Әни җибәрде, бар да Илдус әтиеңә бир, диде.
– Кемгә? – диде Илдус сузып. Бала куркып бер читкә
тайпылды, шулай да бирешмәскә булды. Аның бу җылы, тәмле исле, тәмле ашлы өйдән чыгып китәсе килмәде.
– Син минем дә әтием, әни шулай диде. – Аяз күктә
яшен яшьнәде, бөтенесе әле Рөстәмгә, әле Илдуска карадылар, ашау кайгысы китте, тамагы тук Рөстәм генә серәеп
басып калды. Әлфия өстәлдә яткан конвертка кагылу белән
сискәнеп, агарып китте, шулай да ачып карады. Анда ике
сүз: «Кичерегез мине». Әлфия бик ачулы итеп:
– Юньсез, – диде. – Заһир, ал сеңлеңне, бар теге якка.
Рөстәм, син дә. Ә син, Әлфис улым, бар, Сабир күршене чакыр. Илдус, киен дә тышка чык, хәзер мин дә чыгам.
Әлфия бераздан ирләр янына чыкты.
– Хәзер Мөнирәнең абыйсын барып алыгыз да йортына
барыгыз, Мөнирә сарай эчендә булыр. – Ирләр бермәлгә телсез калдылар. Аннан җыелышып Мәрьям әбинең йортына
килделәр. Кайчандыр мал тулы сарайның яртысы сүтелеп,
утынга ягылып беткән, бер өлешенең уртасында Мөнирә,
утыз алты яшен да тутырмыйча, үз гомеренә нокта куйган
иде. Җиңел тормышка өйрәнгән яшь хатын фани дөньяның
авырлыкларын күтәрә алмыйча, теге дөньяга җиңел тормыш әзләп китеп барды. Тик ул бер әйберне уйларга онытты: кылган гөнаһлары өчен җавап тотасын, тәмуг утында
кисәү булып янып бетәсен, әнисе белән Таһир янына барып
җитмәсен башына да китермәде. Тагын ялгышты, тагын алданды.
Икенче көнне тавыш-тынсыз гына Мөнирәне күмделәр.
Илдусның башы каткан иде, йөзе кара янып чыкты.
– Үлгәч тә тынгылыкта калдырмады, ни дип җибәргән
миңа ул баланы? Җирдә сөймәгәнем Мөнирә белән шул бала. Кирәкми, теләсә кая куйсыннар.
Әлфия Илдусны ничек тынычландырырга белмәде:
– Хәзер кая куярга соң ул баланы? Документлар буенча
синеке дип язылган, кая, кемгә барып исбатлап йөрисең, минеке түгел дип?
Нинди җепләр бәйлидер бу ике гаиләне, Мөнирә тагын
бер гөнаһасын Илдуска йөкләп калдырды.
Рөстәм үзе дә аңламады: аны кумадылар, ашаттылар,
киендерделәр, әниең кайтканчы бездә торып тор, диделәр.
Ул да хәзер күкрәк киереп Заһирлар белән мәктәпкә бара,
кайта. Аңа бу яңа тормыш бик тә ошый. Әнисе озаграк кайтмый торса ярар иде, дип теләде, кире тәбәнәк, салкын өйгә
кайтасы килмәде.
Әлфия еш кына бу балага карап, тирән уйга чума иде,
әйе, әнисе бу балага күп нәрсә биргән, акка карый, күбрәк
карасын да, яманын да салган. Бу баланы яңабаштан тәрбияләргә, кеше итеп үстерергә кирәк иде.
– Без үстермәсәк, кем үстерсен соң аны, Илдус? – диде
Әлфия иренең чәчләреннән йомшак кына сыйпап…
Дәвамы бар.
Зифа кадырова.