– Алайса, син мине дә...
– Әйе, син йоклаганда. Синең җаның тыныч түгел, борчылма, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Без икебез дә бер уйда,
безгә күнегергә вакыт кирәк, ашыкмыйк, киләчәк безнең
кулда. Әлегә ничек яшәсәк, шулай яшик.
Мөнирә дә бер атнадан торып, утырып ашый башлады.
Мәрьям әби елый-елый Әлфия исәнлегенә догалар кылды.
Ай дигәндә, Мөнирә терелеп аякка басуга, Мәрьям әби
иртәнге йокысыннан уянмады, дөнья куйды. Ул беркемне
борчымый, интектерми генә икенче дөньяга күчте.
* * *
Кар-бураннары белән кыш килде. Колхозда да эш юк,
Әлфия эшкә әллә нидә бер барып кайта. Кая карама – таралып яткан хуҗалык. Халык акчалы эш эзләп шәһәргә китә.
Илдус та үзенә урын тапмый, кычкырып әйтмәсә дә, Әлфия
күреп тора – агач чокып та туйды өйдә. Ул да, шәһәргә китимме эш эзләп, дигән иде, Әлфия каршы төште. Яз җиткәнне, кыр эшләре башланганны көтик, диде. Ходайның рәхмәте, беркөнне колхоз рәисе үзе сүз кузгалтты:
– Синең Илдусың нишләп ята анда? Кайтканнан бирле
чыгып та күренгәне юк. Әнә, ватык КамАЗ тора, язгы чәчүгә
булса да әзерләргә кирәк иде шуны. Шоферлар да калмады,
кайсы эчеп, кайсы читкә китеп бетте.
Эшкә чыккач, Илдус бөтенләй җанланып китте, аның
йөзе яктырды, ул Әлфиянең йөзенә кызыллык китермәс өчен
тырышты, тырмашты. Кич балалар белән бергә көн буе булган хәлләрне ярышмактан уртаклашалар; Әлфис мәктәптән
кайтуга Илдус янына эшкә йөгерә, кич кайтканчы КамАЗ
рулен боргалый. Илдус та үзгәрде, ярты ел эчендә тәненә
әзрәк тәненә ит кунып, гел юньле генә иргә охшый башлады. Кайчандыр калын, кара чәчләре инде агарып бетсә дә,
аның үзенә бик тә килешеп тора. Оялчан елмаюы, беркатлылыгы, юк кына нәрсәгә дә бала кебек сөенүе, Әлфия белән
күзгә-күз очрашканда кызлар кебек кызаруы аны искитмәле
сөйкемле итә. Илдус тормышка ныклап аяк баскан саен,
киләчәккә матур өметләр баглады. Юкка сарыф ителгән гомерне кире кайтарып булмаса да, киләчәген тулы, матур итеп
яшәргә үзендә теләк, көч тойды. Юкка гына кешене эш бизи
димәгәннәр, эше барның ашы бар. Эшләсә, ул башын югары
күтәреп, үзен гаилә башлыгы итеп тоячак. Ходай соңлап булса да аңа да мәрхәмәтле йөзе белән борылды, шушы гаиләдә
тыныч һәм рәхәт иде аңа.
Әлфиягә күнеккән саен ул аңа яңа караш белән карады,
күзәткән саен бер матур ягын табып, яңадан-яңа ачышлар
ясады. Тик менә аннан оялу киртәсен атлап чыга алмады.
Кайчакта эштән кайтышлый үз-үзен сүгә: мәхлук, үшән, кыюрак булырга кирәк… Өйгә кайтып кереп, Әлфиянең күзләренә карадымы, коела да төшә. Бер түбә астында яшәгәч,
кайчан да булса кушылмый калмаслар, ул бу көнне куркып
көтә иде. Кем беренче адым ясар, үкенмәсләрме, һәрвакыт
уртада Таһир тормасмы?
Яз башында Әлфия салкын тидереп бик каты чирләп
китте, өч көн ут эчендә ятты. Илдус көн-төн яныннан китмәде, лыч су булган урынын алыштырды, табиб калдырган
даруларны эчерде, ут янган Әлфиянең маңгаена салкын
чүпрәк куеп торды. Өч тәүлек дигәндә Әлфиянең тәне янудан туктап, шыбыр тиргә батып йокыга китте. Өч көн, өч
төн йокламаган Илдус та арыган иде – акрын гына, Әлфиягә
кагылырга куркып кына аның янындагы буш мендәргә башын төртте. Әлфия уянганда сызылып таң ата иде, ул бераз
тәрәзәгә карап ятты да икенче ягына борылды. Шулчак янында гына өстенә дә ябынмаган, бала кебек йомарланып йоклап
яткан Илдусны күреп, тын да алмыйча йөзенә текәлде. Моңа
чаклы аның йөзенә җентекләп караганы да юк иде, кара, нинди сөйкемле икән, кашлары калын кыйгач, кызык, кашлары
кап-кара, ә чәче ап-ак. Күрәсең, Әлфия чирләгәннән бирле
кырынмаган да – битен каралы-аклы төкләр баскан. Ул Әл
фиягә шундый якын, үз тоелды, ялгыз түгеллегенә сөенеп
куйды, чирләгәндә, авыр чакта сине кайгыртучы булганда
нинди рәхәт икән. Әлфия акрын гына аңа таба тартылды
да Илдусның өстенә юрганының икенче очын япты. Илдус
белән никахлы ир-хатын булып яшәүләренә ярты ел инде,
бер-берсенә кагылу түгел, якын да килгәннәре юк. Әлфия
үрелеп Илдусның битеннән сыйпады. Илдус сискәнеп уянып китте, үзенә елмаеп карап яткан Әлфиянең күз карашы
белән очрашты да югалып калды, әйтерсең, шул урынга
кадаклаганнар, селкенә дә алмады. Әлфия дә кулын аның битеннән алмады, йомшак кына итеп кашларына, иреннәренә
кагылды. Илдусның башта йөрәге туктады, аннан чабыш
атыдай тибәргә тотынды, башы әйләнеп, күзаллары караңгыланды. Әлфиянең матур күзләре, калын, хисле иреннәре
үзенә чакырды, ә ул кузгалырга да куркып ятты. Әллә өн,
әллә төш – кузгалса, уяныр да бу могҗиза юкка чыгар. Әлфиянең назлап кагылулары аның башын әйләндерде, бөтен тәне
буйлап әйтеп бетергесез ләззәт йөгерде, һәрбер күзәнәгеннән
хисләр ташыды. Бер юрган астында ятуларын да яңа аңлый
башлады, аның якынлыгын, җылысын тою кагылмыйча
түзә алмас хәлгә җиткерде. Юрган астыннан Әлфиягә кулын
сузып, чак кына биленә кагылды. Әлфия аны этмәде, киресенчә, аңа тартылды да кочаклап сыенды. Илдус сөякләрен
сындырырдай итеп, Әлфияне күкрәгенә кысты, бу мизгелдә
ул үзендә әле сарыф ителмәгән ирләр көче тойды. Яңа туган
хисләр, буран өермәседәй, бөтереп-бөтереп икесен дә һаваларга алып менеп китте…
Илдус белән Әлфия бер-берсенә кирәклекләрен көннәнкөн ныграк тойдылар, ике арадагы киртә алып ташланды,
яңа тормыш башланды. Хәзер инде Илдус хатынына курыкмыйча карап сокланды, ашаганда өстәл артында да күзен
алалмый, гел карап кына торыр иде. Илдус үзе өчен бу тормышның яңадан-яңа бизәкләрен ачыклады.
Язда карлар эреп беткәч, җыелып зиратка бардылар.
Әлфия күзләре белән теге кошны эзләде, тик тапмады, үзәк
өзгеч тавыш ишетелмәде. Таһирның җаны, гаиләсе өчен
тынычланып, теге дөньяда урын алгандыр, ул да Әлфиянең
сайлаган тормыш юлы, тормыш юлдашы белән ризалашкандыр, мөгаен…
* * *
Әлфия тәрәзә каршысына килеп басты. Тышта көз. Бакча почмагында яшь балан белән миләш тәрәзә биеклеге булып үскән. Быел берничә бөртек җимешләре дә бар, киләсе
елга тәрәзәдән үрелеп эчкә дә карый башларлар. Әлфия шул
агачлары белән сөйләшергә ярата иде, бигрәк тә хәзер, өйдә
берүзе утырганда. Аларга карап Әлфия җанына тынычлык
таба.
Тәрәзә каршына дөбер-шатыр КамАЗ машинасы кайтып
туктады. Әлфис кабина ишеген ачып, әнисенә кул болгады.
Әлфия олы корсагын сыйпап, ашыкмыйча гына аш бүлмәсеннән атлады. Ул инде соңгы атнасын йөри. Илдус кына
бик борчыла, беренче баладан калган курку аны һаман эзәрлекли иде. Илдус көн-төн, «сау-сәламәт тусын берүк», дип
теләк теләде.
Яңа ел алдыннан Әлфия кайчандыр Таһир теләгән
җирән башлы кыз алып кайтты. Илдус кына, бала туып
берничә айлык булганчы, бик куркып йөрде. Әлфия аның
шикләрен аңлагач:
– Юкка борчыласың, яхшы җиргә төшкән яхшы орлык
беркайчан да начар үсенте бирми, тынычлан, сау-сәламәт бала ул, – диде. Илдус шатлыктан бала кебек үксеп елап җибәрде. Әлфияне кысып кочаклап, күз яше аркылы «рәхмәт,
мең-мең рәхмәт сиңа!» диде.
Бөтен гаиләләре белән матур итеп киенеп, беренче
тапкыр кеше арасына сабантуйга чыктылар. Илдус бигрәк
дулкынланды: мондый көн турында күпме хыялланды ул!
Балалары, гаиләсе – барысы да кешенеке төсле, беркемнән
дә ким түгел. Илдусның кулында курчак кебек, җирән бөдрә
чәчле кызы, янында кояштай елмаеп торган хатыны, җитеп
килгән ике улы. Уллары бертуктаусыз тарткалап нидер сөйлиләр, ул да шул балалар кебек шатлана, көлә, ул бүген бәхетле, бар кешедән дә бәхетле! Шулай, ир иткән дә хатын,
юк иткән дә хатын – борынгылар белми әйтмәгәннәр.
Бәхетсезлекнең ни икәнен каян белсен, бәхетнең ни
икәнен белмәсәң… Илдус үткәненә әйләнеп карый да калтыранып куя: әле өч ел элек кенә ул беркем дә түгел, урам
эте иде. Әлфия очрап алып кайтмаса, ул һаман урамда йөрер
иде, әнә, тышта нинди буран котыра… Яңа ел кичәләрен дә
үткәреп җибәрделәр. Кышның озын төннәрен Илдус еш кына уйланып ята, менә әле дә торып, кызының өстендәге юрганын рәтләп япты да кире урынына килеп ятты. Өйдә тыптын, ә тышта улый-улый буран котыра, юк-юкта үткәннәр
искә төшә. Алдагы тормышның кадерен белер өчен үткәнен
онытмаска кирәктер шул. Үткәне яман төш, киләчәге билгесез, ә бүгенгесе әкияттәге оҗмах. Тышта чатнама салкын,
буран, ә ул җылы өйдә, ак җәймәдә ята, мес-мес кечкенә
кояшы йоклый, теге якта ике улы йоклый ә куенында – тулган ай кебек хатыны. Ул күпкә өметләнми, Әлфия йөрәгендә
Таһир урынын яулый алмасын да аңлый, үпкәләми, ярат
дип тә таләп итми. Таһир Таһир инде ул, ул үзе берәү иде
шул. Илдус Әлфия йөрәгендә үзенә бер кечкенә почмакка да
риза, тик үз почмагына. Илдус үрелеп Әлфиянең мендәрдә
таралып яткан чәченнән үбеп куйды, «мин сине үзем өчен
дә, Таһир өчен дә яратырмын, тик син кабул гына ит, кире
какма гына, күпне сорамыйм, үзеңне яратырга гына рөхсәт
ит». Лоторея миллионнан берәүләргә генә чыга, Илдус шул
кочак җитмәс олы отышның иясе иде. Илдус тәрәзәгә борылып ятты, тышта буран һаман котыра да котыра, юлында
очраган бар нәрсәне дә кар өеменә күмә, кышкы салкын беркемне дә аямый. Ул үзенең шундый бураннарда керер җир
тапмый катып йөргән чакларын исенә төшереп, куырылып
куйды. Шәһәр халкы фатирларын гына түгел, тышкы урам
ишекләрен дә бикләп бетерде. Кайчандыр аның белән бергә
хәер сорашып, күпкатлы йортларның баскыч асларында
кунып йөргән кешеләргә хәзер ул баскыч асларына да юл
ябык иде, кая барып баш төртерләр алар? Кешеләр андый
фәкыйрьләргә җирәнеп, борын чөеп карыйлар, сасы, пычрак
дип китәләр. Фәкыйрьләрнең язмышы бер Ходай кулында,
бу чатнама салкында кем исән калыр да, кем юк. Чүплектән
тапкан каткан ипи дә татлы булыр, кемдер киеп, яраксыз
дип ташлаган кием дә сөендерер. Иртән катып үлгән бер
мескенне күреп, котылган икән, диярләр. Беркем җеназа кылмас аның өстендә, беркем аның үткәне белән кызыксынмас,
нәрсә мәҗбүр иткән бу кешене бу хәлгә төшәргә, дип сорау
да бирмәс. Кемнеңдер газиз баласын билгесезләр каберенә
илтеп күмәрләр. Көтсә, аны кайчандыр интегеп, табып үстергән газиз анасы гына көтәр.
Кайбер этләр кешедән мең тапкыр яхшырак яши, ә кеше язмышы кайбер этләрнекеннән бер дә аерылмый, шәһәр
чүплегендә эте дә, кешесе дә бергә казына. Кем өлгерсә, шул
табышка ия була, эте дә, кешесе дә шуны ашый, бергә ашый,
бергә йоклый… Илдус бу истәлекләрдән кабат авыр сулап
куйды. Кем гаепле, нәрсә мәҗбүр итә кешене шул хайваннар
рәвешенә керергә? Язмыш дибез, холкың нинди – язмышың
шундый. Үз йомшаклыгы аркасындамы, ә бәлки Ходай үзе
сайлыйдыр кайберәүләрне? Башкаларны куркытыр өчен.
Күргәзмәгә куелгандай, бөтен халык җыела торган җиргә
алар да җыела, Ходай аларны үтерергә дә ашыкмый, интектереп җирдә йөртә бирә: башкаларга гыйбрәт итеп. Начарлар
Ходайга да кирәкми шул, күрәсең, тегендә дә Таһир кебек
яхшылар кирәк. Илдус тыштагы буранга карап бик озак уйланып ятты, бите буйлап күз яше акканны да сизмәде.
Әлфия дә йөрәге белән тоеп, иренең үткәнен ачык көн
кебек күз алдыннан үткәрде. Өйсез калган күпме фәкыйрь
бар, ни китергән аларны бу юлга – беркем кызыксынмый,
сорамый. Һәр кеше үз эше белән ашыга. Кешеләр тимер
ишекләр артына кереп бикләнделәр, бер-берсеннән дә куркалар. Картлар калган ризыкларын күгәрчен белән песигә
булса да ашата, ә ачлык күрмәгән яшьләр бәдрәфкә түгәләр.
Алар тормыш гел шулай барыр дип уйлыйлар, ә тормыш бер
алдын, биш артын күрсәтә. Бүгенге тукларны иртәгә шәһәр
чүплегендә очратып, бер дә аптырыйсы түгел. Кеше рәхәт
яшәр өчен генә тумый шул, аның һәр көне көрәш.
Әлфия кешенең үткәнен, киләчәген күрү сәләтенә ия
булганга, Илдусның үткәнен дә яхшы күрә иде. Үткәннәр
аңа тулысынча бәхетле булырга ирек бирми. Әлфия аңлый,
җиңел түгел аңа кеше дөньясында хуҗа булу. Илдус бик
акрынлап дөнья көтәргә өйрәнде, ошамаган эш эшләсә дә
Әлфия аны ачуланмады, үзе белеп төзәткәнне көтте. Кайчандыр бер-берсенә кул сузып, кыюсыз гына адымнар белән яңа
тормыш башласалар, хәзер алар аерылгысыз пар иде. Теге
чакта Илдусны очратмаган булса, ничек яшәр иде икән Әлфия? Бүгенге көндә ул иркә хатын, дөньясы түгәрәк, курчак
кебек кызы, балаларының атасы бар. Әлфис әти ди, әти сүзе
Илдусның йөрәгенә май булып ята. Заһир, әти димәсә дә,
бик якын итеп бөтен серләрен аның белән уртаклаша. Шушы вак-төякләрдән тора түгелме соң гаилә бәхете?.. Әлфия
иренең яңак буйлап аккан күз яшен үрелеп сөртте.
– Чү, тынычлан, бар да артта калды, син миңа бик-бик
кирәксең. Алып ташла йөрәгеңдәге барлык шикләрне, мин
синеке, син минеке, кара күзләремә. – Әлфия йомшак куллары белән иренең ап-ак чәчләреннән сыйпады, йомшак
иреннәре белән күзләреннән үпте. Әлфиянең йомшак күкрәк
тавышы Илдусны әллә ниләр эшләтте, ул, күз яшьләреннән
оялып, башын Әлфиянең күкрәгенә яшерде.
– Әлфия, кичер, йөрәгемдәге олы хисләрне аңлатырга
матур сүзләр дә белмим, ничек яшәгәнмен синнән башка?
Синең янда туган һәрбер таң кадерле, син изге фәрештәм
минем. – Хисләр яшь чактагы кебек күзне томалап, ташып
тормаса да, алар бер-берсенә кирәк, алар бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар иде хәзер.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.