Әмирҗан гына әлегә берни дә белмәде, ишетмәде, һаман киләчәккә үз хыяллары белән яшәде. Соңгы вакытта Әлфия дә елмаеп кына йөри, аның белән да ачылып сөйләшә,
элекке кебек керфек астына яшеренми. Моны Әмирҗан яхшыга юрады, боз кузгалды дип өметләнде. Соңгы араларда
Әлфис күренми иде, хәер, ул быел мәктәпкә керде. Әмирҗан
беркөнне аның чабулап кайтып килүен күргәч, машинасын
туктатып, янына утыртты:
– Күренмисең дә хәзер, – дип елмайды.
– Әни безгә Чаллыдан әти алып кайтты.
– Нәрсә алып кайтты? – диде Әмирҗан башына барып
җитмичә. Әлфис кычкырып көлеп җибәрде.
– Әти алып кайтты, дим.
Әмирҗан тормозга китереп басканын сизми дә калды,
бала башы белән доң итеп тәрәзәгә бәрелде.
– О-й, – диде Әлфис маңгаен ышкып. Әмирҗанга карагач, куркып китте. – Ярый, мин кайтып җиттем инде, – диде
дә машинадан сикерде.
– Тукта, кем ул? – дип кычкырды Әмирҗан.
– Илдус абый, әтинең дусты. – Әлфис машинадан ераграк китү ягын карады. «Әле ярый муен сынмады! Ни әйттем инде шул чаклы – күзе акаеп чыкты. Бүтән утырмыйм
да мин аңа». Озакламый үз КамАЗлары булачак, аларның
әтиләре бар хәзер! Бала юл буе кул болгый-болгый, үз-үзе
белән сөйләште.
Әмирҗанның йөрәгенә пычак кададылар мени, тынсыз
калды, бермәлгә күз аллары караңгыланып китте.
«Булмас, эчкече, урамда өстерәлеп йөргән Илдусмы? Ә
мин?» Әмирҗанның машинасы урынында сикерде, ул күзе
тонып ашлык ындырына чапты, кош-корт, кешеләр, котлары алынып, юл кырыена чәчелде. Әмирҗан Әлфиянең эш
бүлмәсенә өермә булып килеп керде, аның чырае агарган,
ярсыган күкрәк күлмәккә сыймый – изүләре ычкынган. Әлфия куркып читкә тайпылды.
– Әлфия, әйт, дөрес түгел диген, Әлфис нинди әти турында сөйли? Әйт, матурым, дөрес түгел диген! – Әлфия
артка чигенде, Әмирҗан аның беләгеннән эләктереп үзенә
тартты, текәлеп күзләренә карады. – Әйт, сөеклем, дөрес түгел диген, мин бу яшел күзләрне күрмичә яши алмыйм, әгәр
бу дөрес булса, миңа монда яшәүнең мәгънәсе юк.
Әлфия матур күзләрен тутырып Әмирҗанга карады,
алар күпмедер бер-берсенә карашып тордылар. Әлфиягә
текәлгән күзләрдә күпме өмет, күпме ялкын, янына килсәң,
янарсың. Аннан түгел, үзеңнән куркырга кирәк… Көчле куллар аны ычкындырмады.
– Өзгәләмә үзәгемне, үзең күрәсең ничек газаплануымны, Әлфия, үлепләр яратам, кире какма мине. – Әмирҗан
аны күкрәгенә кысып кочаклады, көчле күкрәк сеңерләре
шыгырдагандай булды, шашып, чәчләреннән, күзләреннән
үпте, кайнар сулышы назга сусаган Әлфиянең дә башын
әйләндерде, аяклары камырга әйләнде. Аңлый – ярамый,
яхшы түгел, кеше күрер. Ул бит хәзер ир хатыны санала.
Тик, гөнаһ шомлыгы, чыгасы килмәде бу кочактан, дөньяны
онытып, бөтенесенә төкереп, сөясе-сөеләсе килде. Шундый
мәхәббәттән баш тартуы кызганыч иде. Йөрәк акылга буйсынмыйча, аның йөрәгенә кушылып типте, икесе дә акылларын юар хәлгә җиттеләр.
– Юк-юк, Әмирҗан, калдыр мине! – Әлфия аны этеп
җибәрде, еш-еш сулыш алып, арты белән борылып басты,
бу хәлдән соң күзенә бәреп әйтә алмады. – Кичә никах укыттык, – диде акрын гына. Салкын судан кинәт кайнар суга болгап аткандай булды, Әмирҗанның чырае агарып тартылды,
башын селкеде. Әлфияне үзенә борып, күзләренә карады,
«Мин ничек яшим соң хәзер, – диде хәле бетеп. – Синсез,
өметсез. Әлфия, без бит бер-беребезне үлгәнче яратышып
яши ала идек, нишләдең син?» Әмирҗанның күзләрен яшьле томан каплады
– Син чынлап миннән җирәндеңме, шул исерек Илдуска алыштырдыңмы? Әллә теге көннең үчен алуың шул
булдымы?
– Юк, Әмирҗан, мин сине кичердем. Мин сине ярата да
алган булыр идем, тик ул чакта Таһир белән мәхәббәтебезгә
хыянәт итү булыр иде. Син үзең дә Таһир кебек көчле ир кеше, бервакыт үзең дә аңлар идең кешедән калган учак синең
өчен түгел икәнлеген. Үз учагыңны як, якты янсын. Рәхмәт
мәхәббәтең өчен, рәхмәт җиләкләрең белән чәчкә бәйләмнәрең өчен, миңа рәнҗемә, бәхетле бул, мин сиңа тиң түгел.
– Ә Илдус ?
– Илдус белән без әлегә дуслар, безнең уртак кайгы, уртак яраткан кешебез. Без ике ялгызга җан тынычлыгы булса,
шул җиткән.
– Юк, юк, Әлфия, син хаклы түгел, син тагын яратудан, бәхетле булудан курыктың? Ни хакына үзеңне корбан
иттең?
– Мәхәббәтем хакына. Мин кайчандыр бик бәхетле
булдым, ул мине гомеремә җитәрлек итеп яратты, мин аны
гомерем буена саклаячакмын. Син дә үз бәхетеңне тап, ә мине оныт, башкаларны оныткан кебек…
– Әлегә мин үкенәм, соңрак син үкенерсең, дип җырлыйлар, эх, Әлфия..
Әмирҗан тагын болынга чыгып, руленә капланып эчен
бушатты, аның күз яшьләрен беркем дә күрмәде, йөрәк
януын көзге җилләр дә баса алмады, киресенчә, тузгытып
янгынны көчәйтте. Әмирҗан яшь аркылы аста яткан авылына карады: аны монда башка берни дә тотмый, үрелеп тә
өзеп каба алмагач, карап торудан ни файда. Икенче көнне
Әмирҗанның КамАЗы эшкә чыкмады, уттай урак өстенә
дә карамыйча, Әмирҗан авылдан чыгып китте. Аның кая
киткәнен беркем дә белмәде. Инде быел көздә өйләндерергә дип өметләнгән Сара карчык та төпчегенең кая чыгып
югалганын белмәде, шулай да кеше алдында сер бирмәде,
«Шәһәрдә йөргән кызы бар иде бит аның, шуның янына
китте», – диде.
Тик кешене алдаса да, үз-үзләрен алдый алмыйлар. Карты да:
– Калдык, карчык, ялгыз картлыкта. Мин әйтте диярсең,
малай бүтән авылга кайтмаячак. Сихерләде Таһир хатыны
шул яшел күзләре белән, хурлыгы ни тора, авылның беренче егетен шул урамда аунап яткан Илдуска алыштырсын
әле. Ул түгел, хәтта мин хурландым. Көтмә, карчык, үзебез
гаепле, – диде.
Әлфия белән Илдусның бер гаилә булып яшәвенә бер ай вакыт үтеп тә китте. Алар дусларча сөйләштеләр, көлештеләр. Илдус балалар белән генә үзен иркен тота, Әлфия күренсә, сәбәп табып, я читкә борыла, я тәмәке тартырга
чыгып китә. Моны балалар да сизә башлады бугай. Заһир да беркөнне Илдус сарайга кереп киткәч, көлеп куйды:
– Илдус абый гел кызлар кебек, әллә синнән ояла, әллә
курка, аңламассың, сине күрдеме, качу ягын карый.
Әлфия сиздермичә генә Илдусны күзәтте. Ул аның хәлен аңлый иде. Никахлы хатынына ничек карарга да белми,
бичара, ир булгач, нидер эшләргә кирәктер дә бит, ә ул һаман балалар белән уйный. Әлфия аның өчен һаман Таһир
хатыны булып кала бирде. Әлфия аңа һаман эшкә чыгарга
рөхсәт итмәде, ике бала өстенә өченчесе булып бер хатын
җилкәсендә утыру да яхшы түгел иде Илдуска. Әлфия аны
урам йогынтысыннан саклап калырга, эчкече Илдус исемен
юып ташларга тырышты. Кешеләр, нигә җилкә кимеге итеп
тота икән, дип чәйнәделәр чәйнәвен. Сабир да, «эшкә чыгар,
нишләп яткырасың аны», дип әйткәләде. Әлфия елмайды
гына:
– Утырсын, гаилә җылысы тойсын, балаларга да бик
рәхәт аның янында, ә эш качмас.
Беренче кар төшкәч, кул арбасы белән урманнан агачлар
төяп кайттылар. Илдус ниндидер юк-бар ботактан шүрәле
ясап биргәч, балалар шаккатып карадылар. Ул аларга ничек
эшләргә икәнен күрсәтте. Өчәүләшеп балалар бүлмәсен мастерскойга әйләндерделәр. Илдус эшне ашыкмыйча, бөтен
күңелен биреп, җиренә җиткереп эшли, агач чокыганда да
шундый ихлас: телен чыгара-чыгара чокый. Малайлар аңа
карап бер-берсенә тел күрсәтәләр дә эчләре катып көләргә
тотыналар, Илдус үзе дә елмаеп куя. Әлфия өйдә үзе генә
чакта Илдус тыштан маллар яныннан керми, әйтерсең, аның
белән ялгыз калудан курка. Балалар мәктәптән кайткач, бергә
сөенә-сөенә сөйләшә, җан кереп китә, тик барыбер Әлфиягә
күтәрелеп карамый. Аның бу хәле Әлфиягә дә бик кызык тоела иде, вакыт-вакыт аны бала кебек кочаклап юатасы килә
башлый. Әлфиянең күз карашын үзендә тойса, кулындагы
әйберләре төшеп китә – ни булды бу Илдуска?
Илдус үз хәлен үзе дә аңламады, Әлфияне күрми тора
алмый, сихерләнгән кебек тартыла. Илдусның яшьлеге үтте,
юньләп хатын-кыз да татып карамады. Башта Мөнирә табигатен сындырды, аннан бала таш булып асылынды муенына –
хатын-кыз кайгысы калмады. Аннан төрмә, эчкечелек – менә
аның бөтен яшьлеге. Ул инде хатын-кызга ничек кагылырга
да белми, үзенең ирлек җегәрлегенең ни хәлдә икәнен дә
белми. Әлфия үзенең йокы бүлмәсенә күчерә күрмәсен
дип коты алынып яшәде. Печелгән тәкә хәлендә яшәү аны
көннән-көн ныграк борчыды. Моның тагын икенче ягы да
бар иде – ул Әлфиягә гашыйк булуын үзеннән дә яшерде.
Таһир истәлеге көчле иде, аның хатынына гашыйк булу хыянәт итү белән бер. Илдус көннән-көн үзен чыга алмас бер
почмакка кысрыклады, аның өчен бу чишелмәс мәсәләгә
әйләнде. Шулай яши бирделәр. Беркөнне көтелмәгән хәл
килеп чыкты, алар төшке ашка утыруга, Мөнирәнең әнисе
Мәрьям әби килеп керде.
– И-и, вакытсыз йөрим икән, – дип ишек төбендә таптады. – Әлфия балам, синең белән сөйләшәсе сүзем бар иде.
– Мактап йөрисең, әйдә, уз, утыр, ашагач сөйләшербез, – дип Әлфия аның алдына тәлинкә белән аш куйды. –
Кил, утыр, аштан олы булырга ярамый.
Илдусның чырае ап-ак булды, бер Әлфиягә, бер алдындагы ашына карады. Мәрьям әби өстәл янына утыра-утыра:
– Исәнме, кияү, – диде ни әйтергә дә белмичә. Шым
гына ашадылар, аннан Әлфия балаларны:
– Барыгыз, теге якка чыгып торыгыз, – дип чыгарып
җибәрде. Әлфия сизә иде Мәрьям апаның нигә килгәнен.
Мәрьям әби рәхмәт әйтеп амин тотты:
– Балалар, әллә ни начарлык уйлый күрмәгез, икегезгә
дә бик зур үтенеч белән килдем. Нишлим соң, ана бит, ана
йөрәге генә кичерә ала баласының гөнаһларын, бала гөнаһы – минем гөнаһым… Аңлыйсыздыр инде нигә килгәнне,
Мөнирәне алып кайттык, урын өстендә ята, әнә-менә дип
торабыз, бик газаплана. Үлгәнче, Әлфия, сиңа әйтәсе сүзем
бар, диде, кияү, синең дә килүеңне үтенде. Синең алда мин
дә гаепле, кичер, кияү, кичерә алсаң. Теге чакта Мөнирәгә
ныграк каршы торган булсам, бәлки бу чаклы кеше бәхетсез
булмас та иде. Тәмугларда янарбыз инде, Ходаем. Гомер буе
кеше хәтере саклап, кеше белән санлашып яшәдем, ә менә
бер баламны яман ниятләрдән саклап кала алмадым. Бик
авырсынмасагыз, килеп китегез, зинһар өчен, кичерегез гөнаһларын, тынычлап китсен теге дөньяга, – диде Мәрьям апа
бер ноктага текәлеп. Ак чәчле ананың ялварулы күзләрен
күреп, Әлфия белән Илдуска бик читен булып китте. Ярый,
баланы ана кичерер, ана үз-үзен кичерерме? Тәмуг капкасы
ачылганны көтеп, калган гомерен куркып үткәрерме?
– Борчылма, Мәрьям әби, килербез, – дип Әлфия аны
ышандырып калды. Мөнирәләргә барырга чыккач, Илдус
шып туктап калды:
– Әлфия, үпкәләмә, бармыйм, аягым да тартмый, мин
аны мәңге дә кичерә алмыйм. Мин кичергәннән генә оҗмахка эләкмәс, урыны тәмугта аның.
– Куй, алай димә, аның сиңа хәзер бер зыяны да тимәс.
Тышта гына көтеп торырсың, миңа кирәк син, – дип елмайды Әлфия беренче тапкыр урамда ирен култыклап. Ул килеп
кергәндә, Мәрьям әбинең барлык туганнары, балалары җыелган иде, Мәрьям әби торып Әлфиягә каршы килде.
– Рәхмәт, балам, килүеңә, менә монда уз, – дип төпке
бүлмәгә алып керде.
Караватта тире белән сөяккә калган, чырае җир төсенә
кергән Мөнирә ята, янында ак башлы малай елап утыра,
әнисенең кулын сыйпый, үзе мышык-мышык борынын тарта. Мәрьям әби кызына акрын гына «Әлфия килде», дигәч,
Мөнирә башын калкытып куйды, көчкә күз кабакларын
ачып, үзенә якынрак утырырга ымлады. Аның сөйләшергә
дә хәле юк, тонык, хәлсез тавыш белән өзлегә-өзлегә Әлфиягә эндәште:
– Ишегеңнең тупсасы астына бозым салдым, алып ташла. Синең бәхетеңнән, байлыгыңнан көнләштем, мин сине гомер буена күралмадым. Мин аны, ул сине яратты, көнчелек
акылымны томалады, кичер мине, Әлфия. Мин бик арыдым,
мин бүтән көрәшә алмыйм, үләсем килә, үлә дә алмыйм.
– Сиңа кисәттеләр бит үз бозымың кайчан да булса
үзеңә кайтыр дип, мин ул бозымны табып күмдем, тик кем
ясаганын гына белмәдем. Миннән китте – сиңа кайтты, үзең
сорап, акча түләп алган чир бу.
– Шулайдыр, бөтен тәнем эчтән өзгәләнә, яна, сеңерләрем тартыша. Кичер, Әлфия, китим теге дөньяга тынычлап,
бик арыдым. Илдуска да әйт, кичерсен кичерә алса. Барысына да үзем гаепле. – Мөнирә арып күзләрен йомды. Баш
очында торган бала:
– Әни, үлмә, үлмә инде, – дип еларга ябышты. Аның
такылдап үксүе Әлфиянең үзәгенә үтте. Кемгә калыр соң бу
бала? Мәрьям әбинең да күп яшисе калмагандыр… Әлләни
карт булмаса да, шушы Мөнирә аның йөрәген таушалдырып
бетергән иде.
Мөнирәнең баш очына килеп баскан әҗәл һаман Мөнирәне газаплады, ни алып китми, ни калдырмый.
– Тас белән су китерегез, барыгыз да өйдән чыгып торыгыз, Илдус кына керсен монда, – диде Әлфия. Өйдәгеләр бик
аптырасалар да, ул кушканны эшләделәр. Илдус чаршау артыннан гына карап торды: Әлфия Мөнирә өстендә кулларын
йөртте, Мөнирә бәргәләнә, елый, кычкыра башлады. Әлфия
ниндидер бик авыр әйберне өстери, тартыша, нәрсәнедер
куллары белән җыеп тастагы суга сала, Мөнирә белән бергә
аның да бөтен тәне калтырый, хәлсезләнә. Мөнирә әллә
нинди кыяфәтләргә кереп тартыша иде. Әлфиянең аркалары
чыланып, күлмәктән үтеп чыкты. Илдус та куркудан калтырады, кайда эләктем, бу ни хәл, дип пышылдады. Әлфия әллә
сәгатькә якын тартышты, аннан «яшә, яңабаштан тормыш
башла, үзең тапкан баланы үзең кара», дип пышылдады,
соңгы тапкыр кулы белән Мөнирәнең өстеннән сыпырды да
тураеп басты. «Илдус, өйгә», дип кенә эндәште дә чайкалып
китте. Илдус аны көчкә тотып өлгерде, Әлфия камыр булып
килеп төште. «Өйгә, өйгә» дип кабатлады Әлфия. Илдус ничек туры килсә шулай Әлфияне киендерде дә урамга алып
чыкты, беркемгә күтәрелеп карамыйча, капкадан чыгып
киттеләр. Мөнирәнең битенә бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты, өч көн, өч төн берни белмичә йоклады. Ә Әлфия ике
көн урыннан тора да алмыйча чирләде, өченче төнне генә
көчкә торып, бакчага чыгып салкын су белән коенгач кына
хәл керде. Илдус Әлфия кырыннан көн-төн китмәде, Әлфия
өчен куркулар да, башка сыймас бу хәлләр дә аны аптыратты, куркытты, ул тартылып калды, йокысыз күзләре эчкә
батты. Әлфия уянганда, Илдус башын салындырып аның
янында утыра иде. Әлфия акрын гына: «Илдус, баллы чәй
бир әле», – дип эндәште. Илдусның куркуы чыраена ук чыккан иде. Әлфия йомшак кына аның кулына кагылды:
– Курыкма, мин сихерче түгел. Үзең беләсең, Таһир
үлгәч ниндигә әйләндем. Ходай минем гомеремне саклап
калды, акылымны кайтарды, тик бу дөньяда барысы өчен дә
түләргә кирәк. Ходай миңа кешеләрне эчтән күрү, дәвалау
сәләте биреп, өстемә бик зур бурыч йөкләде. Мин Мөнирәне
коткарырга, гомерен саклап калырга тырыштым, тик тәҗрибәм бик аз шул. Күрербез, файдам тисә, тагын бер ятимгә
кимрәк булыр.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.