Әмирҗан үзе дә аптырап калды, бик озак урыныннан кузгала алмыйча торды. Күкрәгендә Әлфия күкрәкләренең
җылысы калды, башында җиңел томан, иреннәрдә татлы иреннәр тәме. Я Ходай, нинди сихри көч бар бу Әлфиядә –
мәңге ычкындырмас иде куеныннан! Көч-хәл машинасына менеп утырды, кузгалып китәргә көч тапмады, руленә башын салып, кабат-кабат хискә бирелде, кабат-кабат башы әйләнде. Әмирҗанның ялгыз гына калып уйлыйсы, хыялланасы килде. Машинасы белән тау битенә яланга юл алды, төшеп, тирә-якка күз салды: җиләк пешкән, хуш исе бөтен болынга таралган, тирә-як чәчкәгә күмелгән, күктә сабан тургае сайрый, дөнья гомердә булмаганча матур иде бүген.
Әмирҗан җиргә сузылып ятты да күзләрен йомды, әле генә
килеп чыккан хәлне, акрынайтып күрсәткән картина кебек,
күңеленнән алга-артка әйләндерде, бөтен тәне буйлап әйтеп
бетергесез татлы ләззәт йөгерде. Кулларын куе үләнгә батырды, җиргә борынын төртте: «Ах, Әлфия, Әлфия, үтерәсең
бит син мине!» Җирдә яткан егетнең бөдрә чәчләрен акрын
искән җәйге җылы җил иркәләде, баш очында нидер аңлатырга теләгәндәй, сабан тургае менә-төшә сайрады да сайрады. Әмирҗан аркасына әйләнеп ятты, матур көрән күзләр
һавага текәлде: «Я Ходаем, үзең ярдәм ит, кая моның чыгу
юлы, нинди газап бу ярату дигәнең? Беткәнмени үз тиңнәре,
нинди гөнаһаларым өчен җәфалыйсың мине, бармы бу сөюнең киләчәге?..»
Әлфия иртән сыер саварга чыккан иде, тышкы ишекне
ачып тупсаны атлауга, күтәрмәдә бер бәйләм кыр чәчкәләре һәм бер фуражка тулы эре-эре җиләкләр күреп алды.
Бермәлгә кагылырга куркып карап торды, кем йөргән аның
йортында? Тирә-ягына каранды – капка терәүле иде. Матур
чәчкә бәйләмен болгап атарга кулы бармады, суга утыртты.
Җиләкләрне дә бер савытка бушатты да фуражкасын әйләндереп-әйләндереп карады. Кемнеке булыр? Әлегә яшереп
куярга булды, балалар күрсә, сорау да күп булыр.
Авыл җирендә бер нәрсәне дә яшереп булмый, синең
үзеңнән алда бөтенесен беләләр. Әмирҗан белән Әлфиянең
дә бер ел буена сакланып килгән сере чишелеп, яшен тизлегендә бөтен авылга таралды. Хатыннар чат саен, Әлфия
Сабирны ташлап, Әмирҗанга күчкән, дип пышылдаштылар,
кем көнләште, кем кызыкты. Белгән кемне эләктерергә, дип,
тел шартлаттылар. Бу гайбәт Әмирҗанның әти-әнисенә дә
бик тиз килеп җитте. Әмирҗан эштән кайтып керүгә, алар
кара буран оештырдылар. Әмирҗан башта каушап калды,
аннан сер бирмәскә тырышты.
– Белгәч, бик яхшы, барып кулын гына соратасы кала, – диде. Әтисе таза кеше иде, сикереп торып, үзе утырган
урындыкны Әмирҗанга тондырды.
– Ах, нәләт төшкере, әле телләшеп торасыңмы?
Әмирҗан көзге ашлыкны суктырып бетергәч, Әлфия
белән кушылуларына ышана башлаган иде. Монда Әлфиянең генә ризалыгы кирәк. Әмирҗан бу юлы ашыкмаска булды, сабырлык, Әмирҗан, сабырлык дип, үз-үзен юатты.
Әлфия авылда үзе турында андый гайбәт йөридер дип
башына да китермәде. Ул болай да үз эченә бикләнеп яши,
бөтен аралашканы – балалары, әти-әнисе, бианай-биатасы,
Сабир күршесе. Балалары терелгәч, Тәнзилә дә Әлфия белән
дуслашу юлын эзләде, тик Әлфия гаиләле кешеләр белән
аралашмаска дигән карарга килде.
Эштән кайтуга Заһир улы:
– Әни, Гариф бабай килгән иде, сарык суйганнар, кичке ашка төшергә куштылар, – диде. Әлфия ашыкмый гына
балалары белән урам буйлап атлады, шулчак каршысына
Әмирҗанның әнисе килеп чыкты.
– Тукта әле, синең белән сөйләшәсем бар, – дип биленә
таянды. Әлфия нидер сизенеп балаларын алдан җибәрде.
– Син ни дип әле үзеңнән яшь егетләрне аздырып ятасың, ә? Син ике балалы хатын, нәрсәгә өметләнәсең? Ике
балаң белән колач җәеп көтеп торалар дип уйлыйсыңмы?
Колагыңа салып куй, җанкисәккәем, Әмирҗанны үлгәндә
дә сиңа өйләндерәсем юк. Тәнзилә сараеңны гына яндырды,
ә мин бөтен дөньяңның көлен күккә очырырмын, улым тупсаңны гына атлап карасын!
Әлфиянең чырае ап-ак булды, ни әйтергә белмәде, үзен
кулга алып, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышты:
– Юкка борчыласың, алтынга төреп бирсәң дә кирәкми
миңа синең малаең, – диде дә юлын дәвам итте. Аның артыннан Сара карчык әллә ниләр кычкырып калды. Әлфия,
башына сугып исәнгерәткән кеше кебек, көчкә Гариф
абзыйларның йортына килеп керде дә нигезгә чүкте, әллә
ачудан, әллә рәнҗүдән, елыйсы килде, бөтен тәне калтырады. Сарайда мал арасында йөргән Гариф абзый акрын гына
килене янына килеп утырды:
– Килен, ни булды, йөзең качкан, әллә берәрсе бер нәрсә
әйттеме?
Әлфия бер ноктага карап утыруын белде, аннан авыр
сулап:
– Ни кирәк бу халыкка миннән? Беркемнән берни сорамыйм, үз алдыма яшим, миңа берсенең ире дә, улы да
кирәкми, алар берсе дә минем Таһирымны алыштыра алмый,
аңламыйлар шуны, – диде, хатынның күзеннән ике яшь
бөртеге тәгәрәп төште.
– Килен, эх, киленкәем, төкер барысына да. Барысының
да авызын каплап булмый, без синең белән нинди зур кайгыны да күтәрдек, ә болары чүп аның, балам, төкер Сара
карчыгына да, аның малае гашыйк, ул кайгырсын.
– Әткәй, каян беләсең син моны?
– Каян беләсең дип, бер авылда яшибез бит. Кайгырма,
килен, кеше ире түгел, елап яткан баласы юк, егет кеше,
егетнең дә әле ниндәе! Без инде Сабир белән күптән сөйләштек бу турыда, ата-анасын күндерә ала икән, без каршы
түгел, әле син яшь, алма кебек чагың. Таһирны кире кайтарып булмый, ә сиңа яшәргә кирәк. Балалар да үсәрләр,
үсәрләр дә чыгып та китәрләр, гомер тиз үтә ул, килен. Әле
яшьсең, чибәрсең, җаның тарткан кешең булса, чык син
кияүгә, инде дүрт ел үтте тол калуыңа да. Ялгыз калма картлыкта, менә минем киңәшем шул. Ә урамда сөйләгәннәргә
исең китмәсен, нәрсә ул без кичергәннәр белән чагыштырганда. Әйдә, керик, анаң ит пешерде, ашыйк-эчик, башыңны
имә, гаебең булмаса, беркайчан да башыңны имә.
Әлфиягә биатасы белән сөйләшкәч, җиңел булып китте,
эченнән генә сөенеп куйды: әле дә алар бар, аны аңлыйлар,
бүтәннәр кебек тырнак астыннан кер эзләп утырмыйлар,
һәрвакыт ярдәм кулы сузарга торалар.
…Җәй дә үтеп бара иде, быел кече улы да мәктәпкә җыена. Кызу урак өсте дә башланды. Шулай да Әлфия беркөнне
үз урынына кеше калдырып, Чаллы базарына – улларына мәктәп киемнәре алырга китте. Көн буе базарда йөреп, Әлфия бик арыды, тамагы да кипте. Халыкны ерып, универсам алдындагы фонтан турысына килеп чыкты. Анда һәрвакыттагыча өйсез исерекләр җыелган, араларында хатыннар да бар. Шәһәр халкы моңа күнексә дә, авыл кешесе күрсә, авыз ачып карый. Әлфия дә аларга күз ташлады. Киемнәре пычрак, ертылып беткән; битләре сыдырылып күгәргән,
чәчләре майланып каткан; күп эчеп үзләре дә кара янып
беткән… «Эх, мескеннәр», дип куйды Әлфия алар яныннан
үткәндә. Шулвакыт араларында утырган берәү аңа бик тә
таныш тоелды. Әлфия адымын акрынайтты да тагын карап
куйды, кинәт аны нидер туктатты, ашыга-ашыга кире килде.
Сумкаларын күтәреп, таныш тоелган кеше каршысына килеп
басты. Исерекләр шаулаудан туктап, Әлфиягә текәлделәр.
Хатын беркемгә катышмый башын иеп утырган исерек алдына тезләнде, иелә биреп, йөзенә карады. Теге исерек тә
башын күтәреп, тонык күзләре белән Әлфиягә текәлде. Үзе
ябык, озын чәче агарып беткән; җиткән сакал-мыек, өстендә
сәләмә кием, яланаякта иске сандали… Әлфия аны баштанаяк карап:
– Илдус, синме бу? – диде пышылдады. Сумкаларын
җиргә ташлап, җиңнәренә ябышты. Ул да танып, «Әлфия»
диде, үзенең күзләренә яшь тулды.
– Илдус, нишлисең син монда, ник авылга кайтмыйсың,
кайда югалдың, ник мине көтмәдең? – Әлфиянең дүрт ел
буена җыелган күңел чишмәсе тулып ташыды, күзләреннән
яшь бәреп чыкты, үзе елады, үзе такылдады. – Без бит сине
югалттык, ник кайтмыйсың, җаның юкмыни синең? Син
бит безгә шундый кирәк, Илдус, ишетәсеңме? Сине балалар
ничә ел көтәләр! Таһир сине ташламады, син ник безне ташладың, Илдус? – Әлфия күз яшьләрен тыя алмады.
– Әлфия, син исән, син терелеп чыккансың?! Кичер
мине, мин сине коткара алмадым, кичер анда илтеп япкан
өчен. Син дә, Таһир да кичерә алмассыз, миңа оят, мин сезгә
бер ничек тә ярдәм итә алмадым. – Илдус балалар кебек
үкси-үкси елады, күз яшьләре аша сөйләде. – Мин балаларны да карар, сине дә көтәр идем, тик мине Мөнирә өч елга
төрмәгә тыкты. Аннан чыккач, кайтырга хурландым. Әлфия,
син исән, нинди бәхет! – диде Илдус яшьле күзләре белән
Әлфиягә текәлеп.
– Илдус, син кайда яшисең?
Илдус һавага күрсәтте, «түшәгем дә, юрганым да шул»,
диде.
– Илдус, кайтыйк авылга, Таһир балаларына ата булырсың, мин дә ялгыз булмам. Баш өстеңдә үз түбәң булыр,
кайтыйк, Илдус. Әйдә, тор, мин сиңа, син миңа ярдәм
итәрсең. – Илдус чайкала-чайкала Әлфиягә иярде, аларны
тыңлап утырган исерекләр дә, тирә-яктагы халык та аптырап карады: шундый чибәр хатынга ник кирәк бу исерек?
Аңламассың бу хатын-кызны, чәче озын булса да акылы
кыска шул…
Әлфиянең эче тулы шатлык, әйтерсең, аңа бәхетле булыр өчен шушы Илдус кына кирәк булган, әйтерсең, иң
мөһим мәсьәләсе чишелде. Әлфия үзалдына елмаеп кайтты,
менә, чәйнәп карагыз хәзер, аның үз ире, балаларының атасы
булачак! Әлфия Илдуска карап, «Барысы да яхшы булыр»,
дип елмайды. Таһир үлгәннән бирле беренче тапкыр шатлануы иде аның.
Алар очраклы машинага утырып кайттылар да авыл башында төшеп калдылар. Илдус бермәлгә куркып Әлфиягә
карады:
– Мин болай сезгә керә алмыйм, мин пычрак, ямьсез,
балалар куркырлар, иртәгә килермен, – диде акрын гына.
Әлфия яңа тапкан шатлыгын югалтудан курыккандай, Илдусның беләгенә ябышты.
– Юк-юк, курыкма, кирегә юл юк. Мә, тот бу сумканы,
боларны син алды диярмен. Синең машинага праваң бармы?
– Бар иде дә, белмим, хәзер кайдадыр, бәлки әтиләрдә
ятадыр.
– Ярый, КамАЗ машинасында эшлим диярсең, Әлфис
шофер әти кирәк ди. – Алар икесе капка төбендә пышылдаштылар.
Әлфия капканы ачты:
– Кер, Илдус, үз йортыңа кергән кебек кер.
Капка тавышын ишетеп, балалар өйдән йөгерешеп чыктылар, әнисе янында торган ябык озын адәмне күреп, шып
туктадылар. Бераз торгач, Заһир күтәрмәдән төшеп Илдус
каршысына килеп басты, танып, сөенеченнән кычкырып
җибәрде, «Илдус абый кайткан!» дип кочаклап алды. Илдус,
күңеле тулып, күзләрен кая яшерергә белмәде, үзе Заһирны
кысып кочаклады. Әлфия, бар кыюлыгын бер учка җыеп, ни
булса шул булыр дип:
– Менә, улларым, сезгә әти алып кайттым, теләсәгез,
әти булып кала, теләмәсәгез, иртәгә кайтып китә, – диде, үзе
олы улына карады. Заһир инде әнисен бер караудан аңларга
өйрәнгән бала.
– Әлфис, кил, бу бит безнең Илдус абый, хәтерлисеңме?
Бала буласы атасына сынап карады. Илдус аның алдына
тезләнеп:
– Кара, нинди зур үскәнсең, улым, – диде.
– Ә син КамАЗ машинасында йөри беләсеңме?
– Беләм, – диде Илдус, үзе Әлфиягә карады.
– Әйе, улым, ул әле эштән генә кайткан иде. Мин менә
син сорагач, аны үзебезгә алып кайттым.
Әлфис бик канәгать елмаеп әнисенә карады.
– Әйдә, кер, – диде Илдусны җитәкләп. Әлфия белән
Заһир арттарак калдылар. «Улым, мунча ягып җибәр», дип
пышылдады Әлфия.
– Ягылган, әни, мунча әзер.
– Алайса, сез мунча керегез, мин аш әзерлим.
Балалар Илдус яныннан китмәделәр, икәүләп мунча
керттеләр, өчәүләшеп ләүкәгә утырып парландылар.
Әлфис Илдусның кабыргалары беленеп торган гәүдәсен
тикшерде, киселгән-күгәргән эзләрне санады. Түзмәде, «син
нишләп болай ябык?» дип сорап куйды.
– Мин шундый инде, – диде Илдус уңайсызланып.
Мунча чоланында өч пар чиста кием ята, балалар Илдусны әтиләреннән калган киемнәргә киендереп алып чыктылар. Өйдә тәмле аш исе, Әлфия дә очып кына йөри. Илдус
үзен бик уңайсыз тоя иде, өйрәнә, хуҗа итеп хис итә алырмы
үзен дустының йортында? Әти-әнисенең кул астыннан чыгып киткәннән бирле җылы аш, якты йөз күрмәгән Илдуска
бу әкият дөньясы иде. Әлфия үзе дә ничек итеп Илдус белән
тормыш башлап җибәрәсен күз алдына да китерә алмады,
алдагысын Алла белгән. Аларга барысына да бүген рәхәт, күңелле иде, ә калганын күз күрер. Балалар бүлмәсе буш тора,
алар һаман өчәү бергә йоклыйлар иде, Әлфия Илдуска шул
балалар бүлмәсенә урын җәйде. Балалар йоклагач, Әлфия
акрын гына Илдус йоклаган бүлмәгә торып чыкты, үз көчен
сынап карамакчы булды. Илдуска кагылмыйча гына, аның
өстендә кулларын тотты, булган бар көчен Илдусны дәвалауга юнәтте. Ничәмә еллар төрмәдә, исерек бомжлар арасында
кыйналып, бөтен эчке әгъзалары таушалып беткән, йөрәк тә
күп эчүдән генә түгел, кичерешләрдән дә бик йончыган – әйтерсең, Илдус җитмеш яшьлек карт… Эчкечелек яман чир,
болай эчсә, озак яшәмәячәк. Әлфия һәр төнне торып, куллары белән Илдусны дәвалады, ә ул, эчми дә тора алам икән
бит, дип уйлады. Әлфия аңа урамга чыгып, күренеп йөрергә
кушмады, «ныклап терелгәч чыгарсың, әнә, балалар белән
утыр», диде. Заһир күптән инде бу дөньяга хуҗа, шуңа күрә
Илдус белән бергәләп йорт, җир, бакча эшләрен икәү бик дус
эшләделәр. Әлфия катышмады, тыныч кына читтән күзәтте.
Илдус бер яклап, читенсенсә, икенчедән, сөенеп бетә алмады – аңа балалар белән рәхәт иде. Кич җитсә, кайда баш
төртим, җил-давылдан кайда ышыкланыйм дип кайгырасы
юк. Исерекләр белән аракы өчен сугышасы юк… Илдус
күтәрмәдә шуларны уйлап утырды. Эх, бу башны, эчә-эчә
миләре сыекланып беткән шул, ни генә бирә алыр икән бу
чибәр хатынга? Ул үзен аның янында йолкынып беткән карт
әтәчкә охшатты, аның саен ныграк читенсенде. Әлфия эштән
кайтса, куырылып калды, бик күзенә салынмаска, читтәрәк
йөрергә тырышты. Әлфия моны сизеп тора иде.
– Аптырама, Илдус, ничек тә яшәп китәрбез әле, күнегербез. Тик болай яшәргә ярамый, әтиләр аңламаслар. Мин
сиңа тәкъдим ясасам ничек булыр икән? – Илдус кызарып
башын иде. Әлфия авызын каплап көлеп җибәрде. – Әллә
ояласың инде? Мин сине ашыктырмыйм, тик барыбер бер
түбә астында яшәгәч, бергә яши диләр бит инде, син риза
булсаң, никах булса да укытыйк.
– Мин синең янда шундый ямьсез, – диде Илдус акрын
гына, кулларын кая яшерергә белмичә. – Минем бер нәрсәм
дә юк, аннан, мин, мин, – дип тотлыкты, үзе тирләп чыкты,
куллары белән битен каплап авыр сулады, – мин сиңа Таһирны алыштыра алмыйм, –диде.
Әлфия дә бераз каядыр карап уйланып торды:
– Таһирны беркем дә алыштыра алмый, тик аны кайтарып та булмый. Без ике ялгыз, Илдус, синең дә тормышың
тормыш түгел, тол хатынның тормышы да бал түгел – һәркайсы кыерсытырга гына тора, маңкасы кипмәгән малайлар
да, итәк чабуын җыя белмәгән көнчел хатыннар да яннарыннан узганда тешләп калырга тырыша. Ә өйдә балалар әти
таптырта, шулай булгач, Илдус, без бер-беребезгә кирәк.
Синең барыр җирең юк, минем көтәр кешем юк, яшик бер
түбә астында, аннан күз күрер. Таһир үз урынында, син
үз урыныңда булырсың, – дип кулын Илдусның иңенә салды. – Шулай булгач, син өйлән инде миңа. – Әлфия иелеп
Илдусның күзләренә карады.
– Ярар, – дип баш селкеде Илдус.
Шулай бер атналап яшәгәч, Әлфия Гариф абзыйларга
китте.
– Әткәй-әнкәй, сез миңа бик кадерле кешеләр, шуңа
күрә иң беренче итеп сезгә килдем. Мин балаларга әти,
үземә иптәш таптым, сезнең хәер-фатихагыз кирәк, менә
шул, – диде өстеннән йөк төшкәндәй, җиңел сулап.
– Кем ул, килен? – диде бианасы акрын гына аның янына утырып.
– Илдус, Таһирның дусты.
Гариф абзый килененә исе китеп карады.
– Килен, яхшылап уйладыңмы? Бик эчә диләр бит аны,
үз көчеңә ышанасыңмы шулай? Ярата алмасаң нишләрсең?
– Без икебез дә Таһирны яраттык, Таһир да безне яратты, ул каршы булмас дип уйлыйм. Балаларга әти кирәк,
бигрәк тә Әлфис үзәгемә үтте әти сорап. Ә Илдус бала җанлы, нечкә күңелле кеше, миңа шул да җиткән, калганын күз
күрер.
Озакка сузмый гына картлар җыеп никах та укыттылар.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.