– Ярый инде, Әлфия, кәнфитләнмә, син дә исән кеше бит, миндә дә дәрт ташып тора. Сабирныкы кебек хатыным да елап утырмый, ә син миңа ошыйсың. – Әлфия ишекне ачарга теләп, ишеккә шуышты. Күпне күргән егет аның кулыннан эләктереп алды:
– Юк, качма, – диде, үзе ашардай итеп Әлфиянең иреннәренә текәлде, күзләренә карады.
– Кагылма, үкенерсең.
– Юк, үкенмәм, мондый чибәрлекне беркайда күргәнем
юк, – диде егет Әлфиядән күзләрен алмыйча. Аның башына
бәйләгән яулыгын тартып төшерде, бөдрә җирән чәчләр хатынның иңенә таралды.
– Син бит әле шундый яшь, чибәр, – дип үрелде, кайнар
тыны белән Әлфияне көйдереп.
– Синең өчен түгел, җибәр!
– Мине әле бер хатын-кызның да кире какканы юк,
миннән дә яхшы сөяркә таба алмыйсың, – дип, егет песи
урынына мырлый-мырлый Әлфиягә шуышты.
– Кем кире какмый, шунда бар, миңа кагыласы булма! – Әлфия зәһәрләнеп кире каккан саен, Әмирҗан ничек
тә үзенекен итәргә теләде, кулларын кысып тотып, иреннәренә үрелде. Ике арадагы сумка туңдырмалары, ипиләре
белән төшеп, аяк астына чәчелде, тапталды. Әлфия ничек
тә ычкынырга тырышты, бет кебек ябышкан Әмирҗан
аның саен кызды, кулларын итәк астына тыкты, ярсый-ярсый Әлфиянең иреннәрен суырды, күкрәкләренә үрелде.
Әлфия үзе дә сизмәстән, җан ачысы белән «Таһир, Таһир»,
дип кычкырып җибәрде, шулчак тәрәзәгә бик каты итеп бер
нәрсә килеп бәрелде. Әмирҗан сискәнеп торып утырды, ачы
итеп кычкырган кош тавышы ишетелде. Егет аңына килергә
өлгермәде, кош тагын каты итеп тәрәзәгә килеп бәрелде.
Әлфия шуннан файдаланып, машинадан җиргә сикерде.
Әмирҗан коштан күзен алмады, кош урман эченә таба очты,
Әлфия дә шул кош очкан якка таба йөгерде. Әмирҗан исенә
килгәндә, Әлфия дә, кош та юк иде. Үз күзләренә ышанмый
аптырап утыра бирде, тик тәрәзә пыяласы урталай чатнаган
иде. Күзе идәнгә төште – Әлфиянең балаларга дип алган
туңдырмасы белән ипие аяк астында тапталып, боткага әйләнеп беткән. Әмирҗан каккан казык кебек кузгала да алмый
аңгыраеп утыра бирде. Моңа чаклы бер хатын-кыз белән дә
болай көрәшкәне юк иде әле, киресенчә, күбрәк үзләре ча
кыралар иде. Башта гына кәнфитләнәләр дә аннан барыбер
биреләләр, бу юлы да шулай булыр дип уйлады Әмирҗан.
Каян килеп чыкты соң бу кош, шулчаклы каты бәрелүгә
ничек үлмәде? Аның ачы итеп кычкырган тавышы егетнең
колагыннан китмәде. Таһир исеме дә айнытып җибәргәндәй
булды. Дүрт ел үтеп тә сүнмәгән мәхәббәтме бу? Ә бу кош?
Кайдадыр әкияттә укыган иде бугай, олы мәхәббәт үлми,
берсе үлеп, берсе калса, үлгәненең җаны җирдән китә алмый, мәхәббәтен саклый ди. Әллә Таһирның җаны да шушы
кош булып очып, шулай һаман җирдә йөри микән? Башына
килгән уйлардан үзе дә калтырап куйды: «Нишләдем мин
тинтәк, хатын-кыз күрмәгәндәй…» Әмирҗан машинадан төшеп, «Әлфия, Әлфия, әйдә, кайтабыз», дип күпме кычкырып
карамасын, җавап булмады. Урман тирәли әйләнде, тик аны
тапмады. Авылга кайтып машинасын куйды да Әлфияләр
капка төбенә килде. Тышта караңгы төшеп беткән иде, капка шакырга кыймады. Әлфиянең сумкасын кочаклап, утыра
бирде. Аның күңелен моңынчы таныш булмаган үкенеч
биләп алды, баягы кыланышын тере Таһир күргәндәй итеп
хис итте, оятыннан бите ут булып янды. Кайтырга дип торгач, урамнан ашыга-ашыга кайтып килгән Әлфияне күреп,
туктап калды, тынсыз булып, аның килеп җиткәнен көтте.
Аның беркайчан бер хатын-кыз алдында да гафу үтенгәне юк иде, тик бүген башкача булды.
– Әлфия, тукта әле, тыңла әле.
Әлфия туктап бераз уйланып торды, Әмирҗанның каршысына килеп басты да яңагына сугып җибәрде.
– Хайваннар сез, ирләр. Минем Таһирымның кискән
тырнагына да тормыйсыз, хөрмәт белән мәхәббәтнең ни икәнен дә белмисез. – Әмирҗанның кулыннан сумкасын тартып
алды да капкадан кереп китте. Әмирҗан каккан казык кебек
басып калды.
Хатын-кыз ир-атка күпме ныграк каршы торса, күпме
кире какса, ир-атның кызыксынуын шулчаклы ныграк уята,
шулчаклы үзенә бәйли. Бу язылмаган кагыйдә ирләрне әллә
нинди буй җитмәс биеклекләр яуларга мәҗбүр итә, ничек
үзгәргәннәрен дә сизми калалар, үзләре башлаган уенның
колына әйләнәләр. Һәрвакыт хатын-кызларның хисе, тойгылары белән уйнарга яраткан Әмирҗан, үзе дә уйламаганда,
гашыйк булды. Кайчан да булса берәрсе, ике балалы хатынга
гашыйк буласың, дисә, көләр генә иде, чөнки ул мәхәббәт
дигән әйбергә беркайчан ышанмады, хатын-кыз уены гына
дип карады. Гашыйк булып чирләгән кешедән көлә генә иде,
тик менә эш көлкедән үтте, инде елыйсы килә башлады. Гел
яшь тай кебек уйнаклап торган Әмирҗан да басылды, уйчан,
чирле кешегә охшап калды. Хисапсыз кызлар, ялгыз хатыннар аны сагынды, ә ул Әлфияне бер күрер өчен тилмерде,
үзе теләп алган газапта үзе янды. «Үкенерсең, кагылма»,
дигән иде, үкенә шул Әмирҗан, теге көн өчен оят иде. Сихерле яшел күзләргә якын килеп әсир төшүенә үзенә үк ачуы
килде, матур иреннәр исенә төшсә, ачы ләззәттән бөтен тәне
янды, башына кан йөгерде; күзен йомса – Әлфия, ачса –бушлык. Ух, нинди газап соң бу?! Әмирҗан, авылның беренче
егете, үзеннән олы, ике балалы хатынга гашыйк. Гарьлек
шул хатынның аңа төкереп каравы. Әмирҗанның башы катты, кылганны алып атып булмый, яңадан башларга үткәне
комачаулый. Ничә тапкырлар ул аның белән сөйләшмәкче
булып эшенә килде, Әлфия я урап узды, я ишеген бикләп
куйды. Аның хәзер бөтен кайгысы Әлфия: кайчан эшкә
бара, кайчан кайта – нинди генә почмаклардан күзәтми ул
аны. Читтән күрү дә җанына рәхәтлек бирә. Кышкы көн кыска була, Әмирҗан, бүген ничек кенә булмасын, үзен тотып
сөйләшәм, дип, эш урынына килде, тик ишеге бикле иде.
Килгәнен күреп бикләгән, ахры.
– Әлфия, ач зинһар өчен, ике генә сүз әйтәм. Курыкма,
тимим, кичер мине теге көн өчен...
– Әлфия апа ул сиңа, ни кирәк сиңа аннан? – Бу һәрвакыт сакта торган Сабир иде.
– Сабир абый, минем аның белән сөйләшәсем…
– Ә син минем белән сөйләш, бик сөйләшәсең килгәч.
Ә аңа тимә. Апаем, авылда син йөрмәгән туксан яшьлек Сабира карчык белән тол Әлфия генә калды бугай.
– Хе, каты әйттең. Сабира карчык исән-имин яшәсен
дә оҗмахтан урын алсын, тик менә Әлфиягә анда иртәрәк
әле. Ул яшь, мин буйдак, бернинди каршылык та күрмим,
Сабир абый.
– Энем, сиңа кызлар да бетмәгән, ә Әлфиядән ерак йөр.
Мин сиңа аны кимсетергә, исемен сатарга бирмәм, бар, бар,
юлыңда бул.
Әмирҗан китәргә җыенмады, ишек төбенә чүгәләде:
– Сөйләшмичә китмим, бүтән бу газапка түзә алмыйм, –
диде акрын гына. Сабир да аптырап туктап калды. – Сиңа
бәлки кызыктыр, минем монда көн дә ишек төбе таптавым.
Әйе, таптыйм, ялынам, ялварам. Минем егерме сигезгә җитеп, беркем алдында да баш игәнем юк иде, бармак кына
бөк, хәзер үзләре килеп җитәләр. Шушы хатын алдында исә
тез бөгәм, баш иям, ә ул мине тыңларга да теләми. Үзең дә
күрәсеңдер, гел чирлегә әйләндем, ашый алмыйм, йоклый
алмыйм, эшли алмыйм, бөтен уйлаганым шул яшел күзләр.
Эх, аңламыйсың, Сабир абый, кем-кемне мыскыл итәдер әле,
мин анымы, ул минеме? Менә кайда икән ул газап, күпмегә
чыдармын мин болай.
– Алай икән хәлләр, – диде Сабир сузып, – тик син бер
әйберне аңламыйсың…
– Ә син аңлат, бик акыллы булгач.
– Сезнең киләчәгегез юк, син әйткәннәр чын булса
да. Синең әти-әниең ике балалы хатын алдырмаячак, ә син
алар ризалыгыннан башка берни дә эшли алмыйсың. Бәхетле булыр өчен алар ризалыгы кирәк – бу бер. Икенчедән,
син үзеңне генә уйлыйсың, аның бит әле балалары да бар,
аларны бербөтен итеп яратырга, тәрбияләргә кирәк. Бәлки
син башкалар янына йөргән кебек, килеп, кача-поса кунып
чыгармын, шулай йөрермен дип уйлыйсыңдыр, барып чыкмас шул. Ул Таһир хатыны, ә Таһир урынын яулар өчен, айһай, кем булырга кирәк! Әлфия ирдән рәнҗетелеп яшәгән
хатын түгел, Таһир аны өрмәгән җиргә утыртмады, яратып
туймады, күз нурыдай саклады, Таһир өчен җир йөзендә аннан башка хатын-кыз юк иде. Ә синең адым саен, очраган
берсенә абынасың, күпме кызлар елатасың. Син бозып ташлаганнар башкаларга да кирәкми, карт кыз булып утырып
кала бирәләр. Ә бит алар да кемнеңдер сөекле хатыны була
алырлар иде.
– Каты бәреләсең, Сабир абый.
– Әлегә бәрелмим, Әмирҗан. Туктат монда йөрүеңне.
Әниеңнең телен беләсең, авылда иң ачы телле хатын, Әлфиягә көн күрсәтмәячәк. Уйла, Әмирҗан, бу сиңа акылсыз кызлар кочу түгел, төпле уйла. Бар яктан әзер булгач, килерсең,
теләкләрең изге булса, бәлки үзем ярдәм итәрмен.
Әмирҗан эндәшмәде, ул бу хәтлесен уйламаган иде.
Ул бер әйберне генә тоя: аның Әлфияне күрәсе, сөясе килә.
Сабир ничек кенә төпле итеп аңлатмасын, Әмирҗанның
йөрәк януы басылмады. Тик шунысы тынычландыра – Сабир белән Әлфия арасында берни дә юк, Сабир чын сакчы,
Әлфияне генә түгел, күршесе истәлеген дә нык саклый иде.
Әмирҗан хәлен кешегә сиздермәскә тырышты, элеккечә
сайрады, юк-бар сөйләп, кызларны көлдерде. Тик эш шуннан ары китмәде, күзләренә ниндидер моңсу сагыш ятты,
кызлар озатмады, ялгыз хатыннар янына кунарга йөрмәде.
Көтмәгәндә каршысына Әлфия килеп чыкса, яшен суккандай
катып кала, йөзенә кызыллык йөгерә, йөрәге дә тыпырчынып тибәргә тотына. Баштарак, Әмирҗанның ике балалы
хатын алганын белсәләр, сарайда тавыклар да көләр, дип
уйлый иде. Тик Әлфия аның йөрәгендә ныклап тамыр җәйде, бер сирпеп каравы йөрәгенә ук булып кадала. Әмирҗан
Әлфиянең күзләренә ялынып-ялварып текәлә, ә ул бер күз
карашын да жәлли, Әмирҗанга озын керфекләрен күтәреп тә карамый.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.