– Сез ничек, барыгыз да исәнме? – Әлфия баш кына селкеде, «бу юлга исән калдык», диде акрын гына. Ул бер кат эчке күлмәктән, ялан аяк килеш, янып беткән сарайга карап утыра бирде. Җыелган халык Әлфиянең йөзенә карарга тырышты, ничек икән, тагын акылына зыян килмәгәе; кемдер ут төрткән – мунча ягылмаган, печән үзеннән-үзе янып китә алмый дип гү килде. Әлфиянең беркем белән дә сөйләшерлек, хәтта торып өйгә керерлек тә хәле юк. Әлфис тә корымга буялып беткән, яңа туган бозауның муеныннан
кысып кочаклаган да өйгә алып керегә маташа, тик бозау күтәрмәгә менә алмый, икәү мәш киләләр. Аларга карап, Әлфия елмаеп куйды:
– Син аны мунча чоланына яп, улым, – диде. Акрын
гына күтәрелеп, өйгә кереп китте, аның артыннан Заһир да
кереп җитте. Бер ноктага карап утырган әнисенә бераз карап
торды да, алдына тас китереп куйды, чиләк белән су әзерләде, әнисенең алдына тезләнеп утырды да, аякларын таска
бастырды, су салып юарга тотынды. Әлфия аңа карап, гел
Таһир, дип уйлады.
– Син, әни, борчылма, бабайлар яңадан сарай салып бирерләр. Безнең әле сыер, бозау калды. Син, әни, маладис, курыкмадың, бозауны да алып чыктың, Әлфис ул бозауны бик
ярата. Ә Сабир абыйларның сыеры да калмады, алып чыга
алмадылар. Мунчалары да янды, сарай белән бер рәттә иде
бит. – Унике яшьлек Заһир олыларча әнисен юатты. – Менә
Рушан нишли икән, безне яндырам дип үзләрен яндырды.
Сабир абый белсәме, исән җирен калдырмый.
Әлфия уянып киткәндәй булды.
– Улым, ни сөйлисең, нишләп Рушан яндырсын ди?
– Шул гына, бүтән кеше түгел. Мин кичтән сиңа әйттем
бит, аның әтисе кирәкми дип.
Әлфия телсез калды.
– Улым, берүк кешегә әйтә күрмә, Сабир абыеңа да. Ул
бала болай да куркып берәр җирдә утыра торгандыр, монда
ул гаепле түгел.
– Ә кем?
– Уйламый сөйләгән олылар. Кайда икән соң хәзер ул
бала?
– Син, әни, ят, берни уйлама, мин үзем карап керермен.
Әлфис тә әллә кайда тышта йөри, бәлки бергәләрдер.
Әлфия улына сокланып карап торды:
– Рәхмәт, улым, әле дә син бар, син булганда миңа берни
дә куркыныч түгел.
Заһир әнисенең өстенә япты да урамга чыкты, тышта
көз, салкынча, һаман төтен исе аңкый. Заһир төтәп яткан
сарайга карап торды. «Әлфис, Әлфис» дип кычкырды,
эндәшүче булмагач, мунча ишеген ачып карады. Әлфис
бозавы белән кочаклашып йоклап ята иде, Заһир аңа елмаеп карап торды да акрын гына күтәреп өйгә кертеп салды.
Кабат күтәрмәгә чыкты, сызылып кына таң атып килә иде.
Заһир ике койма арасына килде, өй почмагында бөкшәеп
елап утырган Рушанны күреп калды. Шым гына аның янына
килеп чүгәләде.
– Юкка яндырдың, без синең әтиеңне алырга җыенмаган идек, безгә беркем дә кирәкми диде әни. Әгәр минеке
түгел, синең әтиең үлсә, син нишләр идең?
Рушан елавыннан туктап Заһирга карап торды да, элеккедән дә ныграк елый башлады. Әллә әтисез калуны күз алдына китерде, әллә әтисезлекнең ни икәнен аңлады. Сабир
да малайларны күреп, алар янына килде:
– Да, балалар, әле дә үзебез исән калдык. Ә мал табылыр. Сиңа рәхмәт, Заһир улым, син уятмасаң, беткән идек
янып. Әниең кая, хәле ничек?
– Әни йоклый, бик арыган.
– Ярый, йокласын, уятма, аңа артык борчылырга ярамый. Кайсы юньсезенең эше икән, белсәм, ике кулын йолкып алыр идем. Кирәк бит, ә, күпме мал тереләй янды, аларның ни гаебе бар? Ут төрткән кешенең үзен утка салырга
диген...
Рушан куркып Заһирга карады, үзе калтырана башлады.
– Курыкма, беркемгә дә әйтмим, син дә әйтмә, әни әйтергә кушмады, – дип пышылдады Заһир.
Тик баланың куркуы бик көчле иде, балалыгы белән
уйлап бетермәде шул. Аның яраткан бәрәннәре дә, кәҗә бәтиләре дә янып бетте. Әтисеннән курку, кечкенә бәтиләрне
кызгану үзенекен итте, Рушан бик каты чирләп китте. Салкын тигәндер дип, табиблар чакырттылар. Бала салкын тиргә
батып бәргәләнде, саташты, «мин, мин яндырдым, әти мине
дә яндыра, яндырмагыз» дип сөйләнде. Баланы һич рәткә
китерә алмадылар, тәне кызды, ут булып янды. Уколдан соң
әзрәк йоклады да тагын саташты. Заһир Рушан янына кергән
иде, ул аны әллә танымады, әллә ишетмәде. Тәнзилә апа улы
яныннан китмичә елады да елады. Заһир басып торды-торды
да чыгып китте.
– Әни, Рушан бик каты чирли, салкын тиде микән? Минем белән дә сөйләшми.
Күршеләрнең өендә өченче төндә дә ут сүнмәгәч, Әлфия
торып киенде дә урамга чыкты. Тышта ай тулган, йолдызлар
җемелдәшә. Тыныч, салкынча, рәхәт, тик өч көн элек булган
янгынның гына ачы исе бетми. Әлфия бераз уйланып торды
да, күршеләренә керде, елап шешенеп беткән Тәнзилә каршы
чыкты. Өстендәге курткасын салып идәнгә ташлады да Тәнзиләне читкә этеп, Әлфия эчке бүлмәгә атлады. Сабирга да
чыгарга кушты, йокы бүлмәсенең чаршавын тартып куйды.
Ут эчендә яткан баланың өстенә кулларын куйды, нәрсәдер
укыды. Әлфия үзе дә аңламый торган ниндидер көчләр аны
монда алып килделәр, баланың куркулары, авыртулары бөтенесе Әлфиягә күчте, ул үзе дә шыбыр тиргә батты, бөтен җире калтырады. Бала тынычлап йокыга китте, берәр сәгатьтән
соң Әлфия аякларын көчкә өстерәп, бала яныннан чыкты,
беркемгә бер сүз әйтми, ничек керсә шулай чыгып китте.
Сабир белән Тәнзилә бала янына ташландылар, Рушан бер
ни булмагандай йоклый иде. Тик Әлфия генә моннан соң
өч көн чирләде, ул алган чирен ничек чыгарырга белми иде
шул әле. Шулчак әллә төшендә, әллә өнендә, аңа янгын булган урынга чыгып коенырга куштылар. Әлфия төнлә чыгып
өстенә бер чиләк су койды, шуннан гына тәненә җиңеллек
килде. Әлфия көн-төн бу хәл турында уйлады. Урман карчыгы әйткән көчләр шул була микән? Кешеләргә ярдәм итә алу
яхшы да соң, тик ул көчләр белән ничек эш итәргә белмәү
аны бик тә куркыта иде. Хәлен белергә кергән Сабир белән
Тәнзиләгә бу турыда беркемгә дә сөйләп йөрмәскә кушты.
Тәнзиләгә карап: – Балалар алдында бүтән ызгышмагыз, һәм
янгын турында исенә төшермәгез, монда сез үзегез гаепле,
аңлагансыздыр дип уйлыйм, – диде. Сабир баш селкеде, тик
табиблар ярдәм итә алмаганны, Әлфия ничек ярдәм иткәнне
аңламады.
Сарай-кураны ике кода булдыра алган кадәр итеп, яңадан торгызып бирделәр.
Көзге киптерелгән ашлыкны Чаллы элеваторына ташый
башладылар. Әлфия дә үз игенен үзе тапшырырга көн дә
берәрсе белән утырып барды, утырып кайтты, ул иң карт
шоферлар белән йөрергә тырышты. Кайбер көнне чират
булса, төнгә дә калырга туры килә иде. Әлфия улларына
кайткан саен әз булса да тәмле әйберләр алырга тырыша,
заманасы шундый – кибеттә бар нәрсә дә бар, ә алырга акча
юк. Колхозның инде бер ел акча күргәне юк, бөтен ата-ана
бала-чагасы белән бергә пенсионерлар җилкәсендә утыра,
чөнки алар гына акча ала. Менә, ашлык озаталар – акчасын
күрмиләр. Бүген соңгарак калынды, конторадан кәгазьләр
күтәреп чыккан Әлфия һәрвакыт утырып йөри торган олы
яшьтәге Хатип абзый кайтып киткән, аның урынына яшь шофер Әмирҗан калган иде. Әмирҗан өйләнмәгән, утызга җитеп килгән бик чибәр, телгә оста, сусыз юа торган нәрсә иде.
Ирдән аерылган хатыннар да, кияүгә чыкмаган кызлар да
барысы Әмирҗанга гашыйклар, ул үзе дә киң күңелле, дәртле егет, берсен дә рәнҗетми, урап та узмый – берсен озата,
икенчесе белән кунып чыга. Ул теләсә нинди хатын-кызны
үзенә бик җиңел карата, берсен дә ташламый, барысы белән
дә чиратлап йөри. Авылның бөтенесе булмаса да, ялгызларның яртысы Әмирҗан кулыннан үткән, ул хатын кыз белән
күп чуалып, мәхәббәтнең ни икәнен дә белми калган иде.
Чибәрлеккә килгәндә, сүз дә юк, матур олы күзләр, матур мыек, мыек астында гел көләргә торган матур кызыл иреннәр,
буй-сын – ясап куйган кебек. Кеше белән бик аралашмагач,
Әлфия аның турында белми иде, кызыксынганы булмады.
Капкадан чыгуына, каршысына Әмирҗан килеп басты:
– Эзләмә, Хатип абзый кайтып китте, әйдә, утыр, үзем
алып кайтырмын, – диде.
– Ярый алайса, берәр кибет янына да туктарсың, балаларга туңдырма гына алып чыгыйм.
– Була ул, Әлфия апасы.
Әмирҗан юл буе Әлфиягә карап-карап алды, үзе кызык-кызык вакыйгалар, анекдотлар сөйләде, Әлфия тыйнак
кына елмайды. Таһир исән чакта, чибәрлеге белән дан тоткан Әлфиягә, бик теләсәләр дә, күтәрелеп карарга йөрәкләре җитми иде. Менә хәзер ул ялгыз, курыкмыйча карасаң
да була – авылга кайтып җитәрәк, юлдан ерак түгел урман
ята, Әмирҗан кинәт машинаны урманга таба борды. Әлфия
куркып:
– Тукта, кая барасың, моннан авылга юл юк бит, –
диде.
– Моннан туры юл бар, шуннан гына чыгабыз, – дип
елмайды Әмирҗан. Өч чакрым җирне өч минутта килеп җитте, урман авызына керү белән машина шып туктады. Әлфия
куркып сумкасын күкрәгенә кысты.
– Курыкма, сөйләшеп кенә утырабыз.
– Кызлар белән утырырсың сөйләшеп, ә мине балаларым көтә өйдә.
Дәвамы бар
Зифа Кадырова