Ташкыннары, гөрләвекләре белән йөрәккә ниндидер моңсулык салып, тавык чүпләсә дә бетмәс вак-төяк эшләре
белән яз килде. Әлфиянең эшләгән урынында күбесе ир-ат иде, баштарак аны каш астыннан гына күзәттеләр. Тумыштан Ходай биргән чибәрлекне берничек тә яшереп булмый шул, язда яңа утызын тутырган Әлфия дә яфрак ярган агачтай, элекке хәленә кайта башлады. Чәчләре хәзер калын бөдрә булып иңнәренә төште, яшел күзләргә яшәү теләге кабынды. Шулай да ул ачылып китмәде, кеше белән тыйнак кына сөйләште, бик саран гына елмайды. Матур яшел күзләр бер сирпеп караса, ирләрне түгел, хатын-кызны да
әсир итә иде.
Күпме ир-ат Әлфиягә яшертен гашыйк булса, шул чаклы
хатын-кыз җан тынычлыгын югалтты, тол хатынның беренче
дошманнары да барлыкка килде.
Ут күршесе Тәнзилә белән Сабир Әлфияләргә терәлеп
торалар, Таһир исән чагында гел аралашып яшәделәр, балалар да бергә тәгәрәп үстеләр. Сабир ашлык амбарында
механик булып эшли, шуңа еш кына анысын-монысын сөйләшеп, бергә кайтырга туры килә. Тәнзилә Әлфиядән курка да,
көнләшә дә башлады, ирен тартып алыр дип уйлады.
Әлфия исә Таһирдан башка ир-ат турында уйлап та карамады. Яз башында зиратка барып, Таһирга да, Ильяс каберенә дә матур-матур чәчкәләр утырттылар, аннан атна саен
су сибәргә йөрделәр. Алар килгән саен теге кош та килде,
йөрәк өзгеч итеп кычкырып, баш очындагы агачка кунып
аларны күзәтте. Әлфия дә аңа акрын гына якын килеп:
– Борчылма, әтисе, тынычлан, барысы да яхшы булыр, –
дип эндәште. Кош, аңлагандай, аннан күзен алмады, очып та
китмәде. Әлфия, Илдус ясаган сыннарга карап, «кайда йөри
икән бу мескен?» дип уйланып алды. Мөнирә дә баласын
авылга, Мәрьям апага кайтарып ташлаган диләр…
Әлфия үз дөньясын үзе корды; картлар ике яктан да булышырга, аның тормышын ничек тә җиңеләйтергә тырыштылар. Күрше Сабир да нәрсә белән булышыйм дип кенә торды. Әлфия беркөнне Заһир белән бәрәңге күмә иде, Сабир да
үзләрендә эшен бетергәч, алар янына керде. Сукага җигелеп
тарткач, бик тиз ерып чыктылар, ир кеше – ир кеше инде.
Таһир исән чакта да күршеләр бу эшләрне гел бергәләшеп
эшлиләр, хатын-кыз чүбен генә утый иде.
– Әйдә, Сабир, чәй куям, чәй эчеп чык, – диде Әлфия.
Алар дүртәүләшеп чәй эчеп утырганда, Тәнзилә килеп керде,
карашы ут яна иде. Аны-моны уйламаган Әлфия:
– Әйдә, күрше, утыр чәйгә, – дип чәй ясый башлады. –
Менә Сабир, рәхмәт төшкере, бәрәңгене күмеште, алайса,
Заһир белән икебезнең әлләни көч җитми.
– Нәрсә, эштә бергә чуалганыгыз җитмәгән, хәзер өйдә
дә, йортта да бергәмени? – диде Тәнзилә ачулы тавыш
белән.
– Ни сөйлисең, Тәнзилә, күрше хакы – Алла хакы, булыштым гына, – дип акланды Сабир.
– Менә нәрсә, чибәркәем, мин синең иреңне үтермәдем,
үземнекен дә бирергә җыенмыйм. Икегезне тагын бергә
күрсәм, миннән яхшылык көтмәгез!
Әлфия, бу сүзләрдән бөтенләй аптырап калды:
– Ни сөйлисең, күрше, Алла хакы өчен, кирәкми миңа
синең ирең, кимсетмә мине балаларым алдында.
– Мин генә сөйләмим, бөтен авыл сөйли.
Әлфиянең кулындагы чәйле чәшкәсе идәнгә төшеп,
чәлпәрәмә килде, чырае ап-ак булды, башы әйләнеп, чайкалып куйды. Ул, мөмкин чаклы тыныч булырга тырышып,
теш арасыннан гына сөзеп:
– Чыгып китегез, бүтән беркайчан да тупсамны атлап
кермәгез! – диде. Заһир сикереп торып әнисен урындыкка
утыртты.
– Әни-әни, борчылма, сиңа ярамый, – дип аны кочаклап алды. Сабир сикереп торды да Тәнзиләне ишеккә этте,
чыга-чыгышлый тегесе тагын әллә ниләр кычкырды. Шул
көннән башлап Әлфия тол хатыннар язмышының тагын бер
ачысын татыды. Ходайның ялгыз калдырып рәнҗеткәне генә
җитмәгән, хәзер көнчел хатыннар да рәнҗетер микәнни? Кешеләр белән аралаша гына башлаган Әлфия тагын үз эченә
бикләнде, бер ир-ат белән сөйләшмәскә, күтәрелеп карамаска дип үз-үзенә сүз бирде.
Икенче көнне эштә Сабир килеп, хатыны өчен гафу үтенде. Әлфия коры гына:
– Урап уз, күрше, мине дә, минем йортны да, – диде дә
кырт борылып китеп барды.
Инде көзге урып-җыю эшләре башланды, халык төнгә
чаклы ашлык сугарды. Шәһәрдән өстәмә машиналар да килде. Шоферлар үлчәүдә утырган яшь, чибәр хатын яныннан
тыныч кына үтә алмыйлар, кайсысы сүз дә катып карый,
әрсезрәкләре кул да сузарга итә. Әлфия генә беркемгә дә
якты чырай күрсәтмәде. Авыл егетләре дә ялгыз хатынга
нәрсәгәдер өмет итеп сүз ката башладылар, тик Әлфиянең
салкын карашына төртелеп кала тордылар. Ир-атның аңлаганы бар, аңсыз әрсезе бар, үз көчләренә ышанып ирәючеләр
дә җитәрлек. Беркөнне бер машина бик соң кайтты, инде
халык эштән кайтып беткән иде диярлек. Путевкасын тотып кергән шофер Әлфиягә әрсезләнеп бәйләнә башлады,
аның ачулануына да карамастан, чыгып китәргә җыенмады.
Бүлмәдәге утны сүндерде дә кысып кочаклап алды, үбәргә
үрелде. Әлфия бар көченә тартышып:
– Кагыласы булма, чыраеңны умырырмын! – дип кычкырып җибәрде. Каны кызган ир-ат туктарга җыенмады,
Әлфиянең кычкыруына колак та салмады. Шулчак берәү
кереп, утны яндырып җибәрде дә теге кешене якасыннан
эләктереп, тышка сөйрәп алып чыкты, башы белән стенага
бәргәләде. Әлфия калтыранган куллары белән ычкынган
изүләрен эләктерде, үзенең йөрәге дөп-дөп типте, хурланудан елыйсы килде. Ишектә Сабир күренде:
– Курыкма, мин монда гына, эшең бетсә, ишегеңне
биклә дә әйдә, кайтыйк.
Алар берсүзсез караңгы урам буйлап кайттылар. Тәнзилә капка төбендә саклап тора иде:
– Аха, эләктеләр, – дип каршы йөгереп чыкты. Тик Сабир хатынына күп сөйләнергә бирмәде, беләгеннән кысып
тотып алды:
– Авызыңны ачсаң, хәзер телеңне йолкып алам да эткә
бирәм. Ник юкка кешене рәнҗетәсең?
– Мин күрдем, сезне күрдем, – дип шыңшыды Тәнзилә.
– Нәрсә күрдең, нәрсә күрдең дим? – Сабир ачу белән
хатынының чәченнән урап тотып алды. – Синең яман телең
аркасында тагын чирләп китсә, аның балалары кемгә кала?
Өй салганда Таһир күпме булышты, оныттыңмы? Туганнардан да якынрак булды, бар тапкан уртак иде. Хәзер килеп
ни үзгәрде? Син шул хәлгә калсаң, Таһир да ташламас, көн
дә машинасына утыртып алып кайтыр иде.
Тәнзилә аңлый да кебек, тик көнчелек акылын томалый,
берни эшли алмый, башына әллә ниләр килә. Төн уйлый,
көн уйлый, инде үзе дә Әлфия кебек акылдан язар дәрәҗәгә
җитте. Җитмәсә, кыйналган шофер да үчен алмый калмады,
Сабир белән тоттым дип сүз чыгарды. Әлфиянең йөзе каралганнан-каралды. Бу сүзләр председательгә дә барып җитте,
Сабирны үзенә чакыртып сөйләшмәкче булды:
– Сабир, әйдә, ирләрчә сөйләшик әле, хатының килгән
иде, икесенең берсен аерыгыз дип елый…
– Эх, Харис абзый, матур хатынның тирә-ягында козгыннар күп, ә яклаучы юк. Кешеләр теләсә ни сөйләсеннәр,
тик мин Әлфияне рәнҗетергә юл куймам, Таһир күршенең
якты истәлегенә булса да. Харис абзый, бөркет иде бит ул,
чын ир-егет иде, һәркемгә иң беренче булып ярдәмгә килә
торган олы йөрәкле кеше иде, безнең арада аның урынын
алырдай кем булсын…
Колхоз председателе аның сүзләре белән ризалашмыйча
булдыра алмады.
«Эх бу хатыннарны! Әлфия үлеп, Таһир калса, бу хатыннар сөенерләр иде дә бит, менә Таһир үлеп, Әлфия калгач,
кара кайгыга баттылар… Үзләрен тол хатын урынына куеп
карасыннар иде», дип ачыргаланып уйлады Сабир.
Колхоз Әлфиягә печән биргән иде, Сәлим абзый белән
Гариф абзый печәнне сарайга тутыра башлауга, сәнәген күтәреп, Сабир да кереп җитте.
Кодалар бер-берсенә карашып алдылар, тик сүз катмадылар. Эш беткәч, ирләр җыелып тәмәке тартырга утырдылар,
нидән сүз башларга белмичә, кодалар янә бер-берсенә караштылар. Сәлим абзый җай чыкканда дип сүз башлады:
– Тыңла әле, Сабир улым, халык авыз тутырып Әлфияне, сине чәйни, безгә дә кеше алдында читен, синең гаиләң,
балаларың бар….
– Сәлим абзый, син дә көнчел хатыннар сүзе сөйләп
утырма. Без Таһир исән чакта ничек яшәсәк, хәзер дә шулай
яшибез. Минем урында Таһир булса, ул да шулай эшләр,
минем гаиләне ярдәменнән ташламас иде. Бу хатыннарның
башында бер юньле уй юк, мәкинә башлар, бөтен уйлаганнары этлек тә хыянәт… – Сабир тагын нидер әйтмәкче иде
дә, ярар инде дип, кул селтәде.
– Менә миңа күршемнең ничек җитмәвен белсәгез
сез, – диде дә үз йортына чыгып китте. Картлар җиңел сулап
куйдылар, чөнки Әлфия белән бу хакта сөйләшергә читенсенәләр иде.
Тәнзилә көнләшүенә чыдый алмады, юкса, ире дә гел
күз алдында, шулай да ул үз-үзен, балаларын тинтерәтте.
Ике сүзнең берендә, «әнә, әтиегезне Әлфия апаң тартып алса, Заһирларга әти булыр да, сезгә әйләнеп тә карамас», дип
кабатлады. Ир балалар өчен бу бик тә авыр иде: кем беләндер әтиеңне бүлешергә?!
Гел бергә уйнаган күрше балалар бер-берсенә дошманга
әйләнделәр, арада дуслык та бетте. Тәнзиләнең көнчелеге
балаларны нәрсәгә китереп җиткерәсен берсе дә белми иде
әле. Сабирның олы малае Рушан Заһир белән бер яшьтә, гел
бергә уйныйлар иде, соңгы араларда Рушан аннан читләшә
башлады. Беркөнне тик торганда ике малай сугышып та киттеләр. Рушан ачу белән:
– Әгәр безнең әтине тартып алсагыз, бөтен дөньягызны
яндырам, – дип янады. Заһир аптырап:
– Кирәкми безгә синең әтиең, – диде.
– Кирәк, әни әйтте, синең әниең минем әтине үзенә каратып алган.
– Юкны сөйләмә, синең әтиеңнең безгә кергәне дә юк.
– Барыбер бирмим әтине. Менә сезгә! – дип кукиш күрсәтте. – Сез дә бүтән безнең якка кереп йөрмәгез. – Алар йортында аның сеңлесе белән уйнап йөргән Әлфисне дә эткәли
башлады, анысы егылып китте. Бу көнне ике җан дус беренче тапкыр пыр тузып сугыштылар, һәркем үзенекен – берсе
сакларга, икенчесе якларга тырышты. Әлфия эштән кайтып,
кичке ашны ашарга утыргач, улының битенә карап:
– Улым, ни булды, битең күгәргән түгелме соң? – дип
сорады.
– Юк, болай гына, сарайга кергәндә бәрелдем, – дип алдады Заһир. Кич йокларга яткач:
– Әни, безгә әти алырга кирәк, – дип әнисен шаккатырды. – Тик Рушанның әтисен алма, кирәкми.
Әлфия аптырап торып утырды.
– Улым, ни сөйлисең, әтине кибеттә сатмыйлар бит, каян алыйм мин аны сезгә? Аннан, улым, безнең өчебезгә дә
бик әйбәт, кирәкми безгә беркем дә.
– Ә Сабир абый?
– Сабир абыең да кирәкми, аның балалары, хатыны бар.
Ул әтиеңнең дусты иде.
Тын гына яткан Әлфис:
– Миңа да әти кирәк, бөтен кешенең әтисе бар, безнеке
генә юк, – дип куйды. Әлфия аптырашта калды, бу ни хәл,
ул Таһирын беркемгә дә алыштырырга җыенмый. Шулай
ук ул балаларга да кем дә булса кирәктер дип башына да китермәде. Уйланып ятты-ятты да балаларын кочаклап йокыга
китте. Күпме йоклагандыр, уянып китте – тәрәзәгә теге кош
килгән иде, ул бәргәләнә, үзәк өзгеч итеп кычкыра. Әлфия
куркып торып утырды, тәрәзәгә карап торды, тышта әллә
нинди яктылык күренде. Торып тәрәзәгә килде дә куркып
кычкырып җибәрде, тышта сарай яна иде.
– Торыгыз, Әлфис, Заһир, торыгыз, янабыз, тизрәк киенеп тышка чыгыгыз! – Үзе эчке күлмәк белән тышка чыгып
йөгерде, сарай капкасын ачып, малны тышка куарга тотынды. Төтен инде сарай эченә дә тулган, мал куркып эчкә керә,
почмакка сыена. Әлфия яңа бозаулаган сыерын мөгезеннән
урамга сөйрәде, Заһир да әнисенә булышырга дип сыерның
артыннан этә торгач, аны көчкә урам капкасыннан чыгарып
җибәрделәр. Әлфия кире сарайга ташланды, үзе балаларга:
– Сабирларны уятыгыз, – дип кычкырды да төтен эченә
кереп югалды, тезләнеп, яшь бозавын эзләде. Ачы төтен исе
тынны буа, күзне ачып булмый, шулай да үрмәли торгач, почмакта яткан бозавын табып, тышка өстерәде. Бозавы белән
бергә чыкты да егылды, көчкә тын алып күзләрен ачарга
тырышты. Ут шарт-шорт янып, тирә-якка атылды, очкан ялкыннан Сабирлар сараена да ут капты. Кипкән коры печән
дөрләп янып китте. Сабирлар бер кат ыштан-күлмәктән
чабышып чыктылар. Таһир исән чакта кое казып, бакчага
сиптерергә дип электр моторы куйган иде, Заһир шлангаларын сөйрәп алып чыгып ялгады да шуннан су сиптерергә
тотындылар. Мунча почмагына капкан утны вакытында күреп алдылар, Әлфия үзләренә дә, Сабир күршеләренә дә су
сиптерде. Шулай итеп өйләргә ут капмый калды, тик янгын
сүндерү машинасы килеп җиткәндә, сарайлар янып беткән
иде. Төнге урамга ачы төтен, көйгән ит, йон, тагын әллә
нинди исләр таралды, халык белән урам тулды. Әлфия хәле
бетеп күтәрмәгә килеп утырды, Сабир да кереп җитте.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.