– Таһиркаем, – диде өзгәләнеп, күз яше ирексез елга
булып акты. Ничек кенә ярсымаска тырышмасын, үзен тыя
алмады, үкси-үкси елады.
Иртән йокысыннан уянган Заһир, янында әнисе юклы гын күргәч коты алынып, башта аш бүлмәсенә, аннан тышка
йөгереп чыкты,«әни, әни» дип кычкырып карады, эндәшүче
булмады, Баланы курку биләп алды – тагын чыгып югалган!
Кире чабып керде дә ачыргаланып кычкырып җибәрде:
– Бабакай, бабакай, әни тагын чыгып киткән!
Оныгының шулай дип кычкыруы Сәлим абзыйны да
кинәт куркуга салды, тик куркуын балага күрсәтмәскә тырышып, тыныч кына:
– Курыкма, улым, хәзер үзем эзләп керәм, – диде. Үзе
эчтән генә ни уйларга да белмәде, тагын зиратка китте микәнни дип шикләнде. Юктыр, бәлки өенә киткәндер дигән өмет
белән абына-сөртенә шунда ашыкты. Иртәнге чәйне чәйләп
утырган Гариф абзый, ашыга-ашыга китеп барган кодасын
тәрәзәдән күреп, әллә бер-бер хәл булдымы тагын, дип, тиз
генә киенде дә аның артыннан китте.
Ике кода әкрен генә өй эченә үттеләр, бераз тыңлап тордылар, төпке бүлмәдән үксеп елаган тавыш ишетеп, җиңел
сулап куйдылар. Андагы күренеш ике карт йөрәкне тетрәндерде: Әлфия Таһирның киемнәрен кочаклап, тәгәри-тәгәри
елый иде. Гариф абзый да борылып, бүреге белән битен
каплап елап җибәрде, яралар яңадан ачылып, ачыттырыпачыттырып, җанны әрнетте. Ике ел үтсә дә, бу йорттан кайгы-сагыш китмәгән, әйтерсең, ябык ишекләр эчендә ябылып
кына яткан, ә хәзер менә ишекләр ачылу белән хатирәләр
ташкын урынына кабат кайтты. Сәлим абзый кызы янына
килеп тезләнде, иңбашларыннан кочаклап юатмакчы булды,
тик үзе дә күз яшьләренә күмелгән иде.
Әлфияне ике әти ике яктан күтәреп дигәндәй, торгызып
бастырдылар. Ул елап-шешенеп беткән бит-күзләрен сөртте
дә авыр сулап:
– Мичкә ягарга кирәк, мин балаларны алып кайтам, Таһир шулай куша. Ул салган йорт буш торырга тиеш түгел,
аның уллары шушында үсәргә тиеш. Әти, мин алып кайткан
балан белән миләш үсентесе кая икән?
– Өйдә, балам, чиләктә суда утыралар, – дип, Сәлим абзый кызының күзләренә карады. – Бәлки кышны бездә генә
чыгарсыз, авыр булыр бит, балам, ялгызыңа.
– Миңа ялгыз яшәргә өйрәнергә кирәк, бүгеннән яңа тормыш башларга, Таһирсыз гына яшәргә өйрәнергә кирәк, – диде дә Әлфия балаларын алырга кайтып китте. Заһир әнисен күреп, каршы йөгерде.
– Әни, кайда булдың, ник миңа әйтми чыгып киттең? –
диде тыны кабып.
– Өйгә кайттым, улым. Хәзер бабаңнар мич ягып өйне
җылыталар, ә без синең белән тәрәзә каршысына агач утыртабыз.
Бабайлар өй алдында кайнаштылар, ахыры хәерле булсын инде, кода, дип, бер-берсен юаттылар. Әлфия уллары
белән бакчаның бер почмагына балан, икенче почмагына
миләш утыртып куйды.
– Язга исән чыксалар, без дә исән-сау яшәп китәрбез.
Үсәрләр, язын матур итеп чәчкә атарлар, көзен тәлгәш-тәлгәш җимеш бирерләр. Әтиегез балан бәлеше ярата иде. – Әлфиянең тагын күңеле тулды, тик улларына күз яшен күрсәтмәскә тырышты. Ул бүген бу дөньяга башка күз белән
карады. Бу тормышның һәр мизгеле кабатланмаска китә
икән, кеше яши бирә, ә тормышның яманы да, яхшысы да
артта кала, бернәрсә дә кабатланмый, бәласе-казалары белән
тормыш дәвам итә. Кемдер күтәрелә алмый егылып кала, ә
кемдер чыбык очына булса да ябышып чыгарга, яшәргә тырыша. Әлфия дә өй нигезенә утырып уйга калды, башындагы уй-хисләрен йөгәнләргә, тәртипкә салырга тырышты. Таһир җебегән, булдыксыз кешеләрне яратмый иде… Кечкенә
улы бер читкә басып, шым гына әнисен күзәтте. Әлфиянең
кайтканына атна-ун көн, тик каты чир балалар белән якыннан ныклап аралашырга ирек бирмәде. Инде балаларның
йөрәген кабат яуларга, аларга әти дә, әни дә булырга кирәк.
Ир аркасына ышыкланып яшәгән иркә Әлфия юк инде. Ул
читтә басып торган улына карап алды:
– Әлфис, кил әле, улым, – дип кулын сузды. Әлфис бер
абыйсына, бер әнисенә карады.
– Кил, кил, әни чакыра бит, курыкма, кил.
Бала акрын гына әнисе алдына килеп басты, олы кара
күзләрен тутырып әнисенә карады.
– Мин юкта сез менә нинди зур үскәнсез! – Әлфия улларын кысып кочаклады да маңгайларыннан үпте. – Сез
шундый матурлар, гел әтиегезгә охшагансыз, мин сезне
бик-бик яратам.
Бәләкәй Әлфис әнисенең костюм төймәсен боргала:
– Син бүтән чирләмисеңме, бүтән беркая да китмисеңме? –дип сорап куйды, олы кара күзләр тулы сорау һәм өмет
иде.
– Юк, улым, беркая да китмим.
Тышта искитмәле матур кояшлы көн иде, октябрь уртасы димәссең. Әлфия балаларын җитәкләп сарай артындагы
бәрәңге бакчасына чыкты. Бөтен җирне алабута баскан,
кайчандыр мал белән тулы сарай да буш, бар җирдә тынлык. Кабат үз өенә кайтып яши башлау җиңел булмады, кая
борылса да, нәрсәгә генә тотынса да, бөтен нәрсә Таһирны
хәтерләтте. Нинди генә эшкә тотынса да, тукта, моны Таһир
ничек итеп эшли иде соң әле, дип Әлфия туктап уйлап ала,
аның белән сөйләшә, киңәшә. Үз өйләренә кайтып тора башлагач, Заһир тагын да олыгаеп китте, үзен чын хуҗаларча
тота башлады.
Әлфия ничек тә тормышын җайга салырга тырышты.
Ике як әтиләре карарга хәле җитәрлек кенә мал китерделәр,
бу чаклы зур сарайлар буш тормасын, аннан, эш белән мавыгып, артыгын уйланырга вакыты калмас дип киңәшләште
алар. Колхоз да читтә калмады, печәнен бирде. Әлфия бер
айлап өйдә ятты, дөньясын җайга салды, балалары янында
булды. Шулай да эшкә чыгарга кирәк иде, хәзер аның туйдыручысы юк. Әлфия беренче тапкыр җыенып урамга чыкты,
туры идарәгә килде. Элек баш хисапчы булса, хәзер кем итеп
алырлар? Элекке эшенә алмаячакларын үзе дә аңлый иде.
Күргән-ишеткәннәр аны таң калдырды. Алар Таһир белән
эшләгәндә гөрләп торган бай хуҗалык бөлгенлеккә төшеп
беткән. Колхозчыларның ел буена акча алганнары юк, әллә
нинди «ОАО»лар, приватизацияләр башланган, берни аңларлык түгел. Малчылар эш хакын мал белән ала, идарәләргә
аракы, чүпрәк белән түлиләр. Элек мал белән шыплап тулган
фермалар буш диярлек. Кая киткән шул хәтле мал, байлык?
Техника таркалып ята. Ике ел эчендә дөньяның асты өскә
килгән, Әлфия генә түгел, бөтен дөнья чирләгән. Әлфиягә
эш табылмады, председатель:
– Әлфия, үскәнем, үзең аңлыйсың, синең урынга кеше
алдык инде, син бу чирдән соң элекке эшеңдә эшли алмыйсың, берәр җайлы эш чыкса, һичшиксез, чакырырмын, – дип
кайтарып җибәрде. Ярый әле әти-әнисе, биаталары пенсия
ала, балаларына пенсия килә – шуңа яшәделәр.
Әлфия кышны өйдә, үткән-сүткәнне тәрәзәдән карап,
улын мәктәптән каршы алып, йорт-җирне тәрбияләп үткәрде. Таһирның киемнәрен кабат-кабат барлап, сәгатьләр буена
шул киемнәргә карап, үткән татлы мизгелләрне күңелендә
әйләндерде. Балалар өйдә чакта алар белән юанды. Кече
улы урамда күргән-белгәннәрне үзенчә тасвирлый, көлдереп әнисен юата. Заһир да ачыла башлады, ул да кайвакытта
энесенең беркатлылыгыннан эче катып көлә. Кичләрен киң
караватта өчәүләшеп йоклыйлар.
Язын чәчү башланыр алдыннан председатель Әлфияне
идарәгә чакыртып алды, каршысына утыртып, аны-моны
сорашты. Үзе астан гына Әлфияне күзәтте, төрле сораулар
бирде, акыл ягының ни хәлдә икәнен беләсе килә иде. Кайчандыр Таһир да, Әлфия дә яшь белгечләр буларак председательнең уң кулы, иң яхшы булышчылары иде. Фаҗига
килеп чыкмаса, аларның икесенең дә киләчәге бик зур иде.
…Төрле яклап сөйләшкәч, председатель Әлфияне эшкә алырга булды.
– Әлфия үскәнем, дөнья хәлләре җиңел түгел, үзең күрәсең, хөкүмәткә кирәгебез калмады. Бөтен нәрсә таркала, эш
хакы да түли алмыйбыз, шулай да халыкны ничек тә туйдырырга кирәк, җирләрне ташламаска, сөрергә, чәчәргә, урырга
кирәк. Мин сиңа бик җаваплы эш тәкъдим итәм, әгәр кабул
итсәң. – Күпне күргән карт председатель бу яшь хатынның
яраларына кагылмаска, иң кадерле кешесен исенә төшереп,
җанын әрнетмәскә, ничек тә Таһир исемен урап узарга тырышты.
– Мин нинди эшкә дә риза.
– Чәчүгә төшәбез, сине шунда хисапчы итеп куймакчы
идем. Язын чәчүгә орлык җибәрәсең, чәчү беткәч, амбарларны төзәтергә, тишек-тошыгын яматырга, көзге ашлыкны
кабул итәр урын әзерләргә кирәк булыр. Кыскасы, нинди
эш икәне аңлашыла. Менә шул, эшли алырсың дип уйлыйм.
Бирешмә, сеңлем, яшәргә кирәк. Без бит хәзер үзебез өчен
түгел, тудырган балалар өчен яшибез, алар өчен җаваплы.
Әлфия эшле булуына сөенә-сөенә кайтып китте, идарәдә
калдырмауларына да сөенде, чөнки Таһир утырган кабинет
ишеге яныннан көн дә үтеп йөрү үзе бер газап булыр иде.
Әле дә ул ишеккә карамаска тырышып, башын аска иеп чыгып китте.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.