Мәскәү поезды иртәнге сигезгә Чаллы тимер юл станциясенә килеп туктады.
Әлфия поездан төште дә бераз тирә-ягына каранып торды. Аның белән бергә кайткан юлдашы: «Әйдә, мин сине
автобуска утыртып җибәрәм», дип, касса янына алып килде, тик Әлфия:
– Юк-юк, борчылмагыз, мин үзем, – диде дә кассага басып билет алды. Аннан автобуска кереп утырды. Әлфиянең
үзен танытасы килеп тормый иде. Кулындагы зур булмаган
сумкасы, башына кысып бәйләгән яулыгы, өстенә кигән юка
пәлтәсе дә үзенеке түгел кебек… Әлфия берсүзсез тәрәзә
янына сыенды, аның беркем белән дә аралашасы килмәде.
Олы яшел күзләр уйчан һәм җансыз, аларны берни дә кызыксындырмый кебек. Әллә иртәнге вакыт булганга, автобусның
яртысы диярлек буш, халык үзара нидер сөйләшә, аралаша,
нәрсәгәдер зарлана. Әлфия генә ничек утырган – шулай
утыра бирде, автобус алга тәгәрәде дә тәгәрәде. Әлфия
тәрәзәдән күзен алмады, олы урман кырыеннан үткәндә,
кинәт урыныннан сикереп торда да, «Туктатыгыз, туктат»,
дип, ашыгып ишеккә килде.
– Ачыгыз, мин монда төшәм.
Әлфия автобустан төште дә урман буена атлады, артына
әйләнеп тә карамады. Көзге урман яшел, сары, кызыл киемгә
төренгән, күктә кояш кыздырып тормаса да, җылы; җилнең
әсәре дә юк. Каеннар саргайган, яфраклары акрын гына кыштыр-кыштыр коелып утыра. Әлфия әсирләнеп һаман эчкә
атлады, нинди тынлык, нинди матурлык! Олы шәһәр шаушуыннан, ике ел газаплардан соң ул күкрәк тутырып сулыш
алды. Монда, бу урманда нишләсә дә аны беркем күрми,
беркем, күзенә сәерсенеп, кызганып карамый. Әлфия, урманның матурлыгына сокланып, әкрен генә атлавын белде, кеше
күзеннән читтә аңа рәхәт булып китте. Көз соңлаганмы, әле
һаман әбиләр чуагы, һаман пәрәвезләр оча. Әлфия башындагы яулыгын салды. Кайчандыр кырып алынган чәчләр хәзер
бераз үсеп, малайларныкы кебек төрле якка тырпаеп тора,
шулай да алар үзенең җирән төсен югалтмаганнар. Әлфия
бик озак йөреп арыды булса кирәк, өстендәге пәлтәсен дә
салып җиргә җәйде, шул пәлтәгә сузылып ятты, күзләрен
күккә терәде. Авылына кайтырга ашыкмавы да аңлашыла
иде: анда кайтып нишләргә, кабат ничек яши башларга, ничек бу кыяфәттә балалары, әти-әнисенә кайтып күренергә?
Аны ничек кабул итәрләр, җүләр дип бармак төртмәсләрме,
кабат акылдан язмасмы – башында мең сорау. Куркыта иде
киләчәк тормыш, авылына ашыкмавы да шул сорауларга җавап таба алмаудан иде. Шулчак Әлфиянең баш очында бик
биектән «кыйгак-кыйгак» дигән тавыш ишетелде.
Әлфия казлардан күзен алмый торып утырды. Үткән хатирәләрне ничек кенә куарга тырышмасын, алар ирексездән
җыр булып тел очында әйләнде:
Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Баласын җуйган микән?
Кыр казының кайгылары
Дәрьягә сыймый икән…
Әлфия, «Я Ходаем, мин бит инде ул яралы кош, парсыз
калган ялгыз кош мин», дип, ачынып кычкырып җибәрде.
Баш очында урман, каеннар әйләнде, җептәй тезелешеп очкан казлар эзе дә акрынлап күздән югалды.
– Я Ходаем, кабат акылдан яздырма, ничек яшим аннан
башка, каян көч алыйм? Ни гөнаһаларым бар иде синең
алда – сөйгәнемне алдың, акылымны алдың. – Әлфия кулларын күккә сузды. – Кемгә ни начарлыгым тиде? Я Ходаем,
үзең тудыргансың, үзең яшәргә дә көч бир. Әлфия үпкәләп
тә, ялварып та җирдә тәгәри-тәгәри бик озак елады. Бераздан
әллә аңын җуйды, әллә йокыга китте – тавышсыз калды.
Аны юатырга теләгәндәй, өстенә акрын гына сары яфраклар
коелды.
Көзге карт урман, тып-тын калып, җаны теткәләнгән
яшь хатынның йокысын саклады. Әйе, туган җир үзе дә
валый диләр шул. «Тор, тор, кайт өеңә, балаларың көтә»,
дигән тавышка Әлфия сискәнеп торып утырды, тирә-ягына
каранды, беркем дә юк иде. Кипкән яфраклар гына кыштырдап коела. Балалар, әйе, аның балалары! Кем уятты соң
аны?.. Әйе, кайтырга кирәк, аны балалары көтә, ул аларга
хәзер әти дә, әни дә булырга тиеш. Кайтырга, яңа тормыш
башларга кирәк.
Әллә күпне күргән карт урман, әллә күпне кичергән
җир-ана бу яшь хатынга яшәргә көч бирде, әллә туган як
туфрагының үз тылсымы бар иде... Әлфия ерак түгел үсеп
утырган балан агачы янына килеп, бер уч балан өзеп капты,
аннан иелеп, яшь үсентесен бармаклары белән казырга тотынды. Тырнаклары сынып беткәнче казыды, үз-үзе белән
сөйләште: «Син минем йортта яшәрсең, минем сердәшем
булырсың, җәен-көзен бакчамны бизәрсең». Үсентене саклап
кына баш яулыгына төрде, аннан миләш агачы эзләп тапты.
Аны да бер уч умырып капты, кечкенә үсентесен бармаклары канап беткәнче тырмый-тырмый казып алды. «Балан
белән миләш ачы, минем язмыш аннан да ачырак». Әлфия
үсентеләрне саклап кына яулыгына төрде, күкрәгенә кысып
тотты да авылына таба атлады. Башта урман буйлап, аннан
сөрелгән җир, уҗым басулары, олы юл буйлап атлады да атлады. Кич җитте, караңгы төште, Әлфия машиналарга кул
күтәрергә уйлап та карамады.
Әлфия инде күп нәрсәләрне хәтерләми, җүләрләр йортында алган көчле дарулар тәэсиреме, әллә ак чәчле урман
карчыгыныкымы – күп нәрсәне хәтереннән җуйды. Тик
бер әйбер генә онытылмый иде: элекке тормыш юк, аны
өйдә сөекле Таһиры көтеп тормый. Ул балаларын да җуела
башлаган рәсем кебек кенә хәтерли. Ничек каршы алырлар,
танырлармы, курыкмаслармы әниләреннән? Әлфия кыска чәчен сыйпап, авыр сулап куйды. Ул авылга кайтып җиткәндә,
тәмам караңгы төшкән, авыл татлы йокыга талган иде. Әлфия бик тә арыды, аякларын өстерәп диярлек атлады. Авыл
башыннан кергәндә әтисенең йорты якынрак иде, тик аның
аяклары үз өенә – авылның икенче очына, яшьләр урамына
атлады. Анда якынлашкан саен йөрәге я кысып алды, я шашып тибәргә тотынды. Өй каршысына килеп баскач, йөрәге
бөтенләй туктап калгандай булды. Тәрәзә капкачлары ябык,
өйнең тирә-ягы шомлы һәм караңгы. Кермәкче булып капканы этеп карады – капка да ачылмады. Әлфияне күз яше
буды, йөрәкне ачыттырып нәрсәдер әрнеде, кычкырып елыйсы килде. Ул, хәлсезләнеп, кайчандыр Таһир ясаган капка
төбендәге олы эскәмиягә килеп утырды, аны йомшак кына
итеп сыйпап, «Таһир» дип пышылдады. Монда бөтен нәрсә
аны хәтерләтәчәк иде. Әлфия кычкырмады, бәргәләнмәде,
тик матур күзләрдән кайнар күз яшьләре ирексез акты да акты, тыючы да, юатучы да булмады янында. Бик озак утырды
Әлфия ялгыз калган йорты алдында. Көзге төннәр салкын
шул инде, ялан башы да, аркасы белән аяклары да бик өшеде, карыны да ач иде. Ул көч-хәл белән күтәрелеп туган йортына, әти-әнисе янына кайтырга кузгалды. Җылытса, алар
җылытыр, жәлләсә, алар жәлләр.
Караңгы төн, бөтен халык йоклый, анда-монда этләр
генә өргәли. Таһир исән чак булса, Әлфия курыкмыйча мондый караңгы урамда йөри алмас иде. Хәзер менә караңгылыктан да курыкмый. Бернәрсә аның башына сеңеп калды – бу
дөньяда акылыңны югалтудан да куркыныч әйбер юк.
Әлфия әтиләренең капкасына килеп сөялде, монда да
капка эчтән терәүле иде. Капка келәсен шакылдатты, «әти,
әти» дип кычкырды, тик тавышы үзеннән ерак китмәде. Шулчак йортта ут кабынды, кемдер өйдән чыгып, «Кем бар?»
дип сорады.
– Мин, әткәй, мин, – диде Әлфия көчсез генә тавыш
белән. Сәлим абзый йөгерә-атлый капкага килде.
– Я Ходаем, Әлфия тавышы түгелме соң? – Сәлим абзый ашыга-ашыга кече капканы ачып җибәрде. Капка яңагына сөялгән ябык чырайлы, кып-кыска чәчле кызын күреп,
бер мәлгә телсез калды.
– Балам, Әлфия, – дип пышылдады атасы, – нишләп йөрисең болай төн белән?
– Әткәй, бик өшедем, арыдым.
– Күр, тинтәк кебек торам. Әйдә, өйгә керик, балам, –
дип кызын кочаклап алды, сап-салкын Әлфиянең маңгаеннан үпте.
Сәлим абзый тавыш ишетеп түгел, йөрәге белән тоеп
чыккан иде. Ул аны һәрвакыт көтте, терелергә тиеш, кайтырга тиеш дип, өметен өзмәде. Менә бит, Алланың рәхмәте
белән кайтты бит! Сәлим абзый каударланды, дулкынланудан
нәрсәгә тотынырга белмәде. Өйгә килеп кергәч, якты ут Әлфиянең күз явын алды. Өй эче якты, җылы. Эчке күлмәктән
генә торып чыккан әнисе башта аңлашмыйча карап торды,
аннан чайкалып китте, ана йөрәге моны күрергә әзер түгел
иде шул. Ни дияргә дә белмичә, каккан казык кебек басып
тик торды, Әлфиянең шәүләсе генә калган иде. Сәгыйдә апа
якынрак килеп кызының күзләренә карады.
– Хәлең ничек, балам?
– Өшедем, әни, кайнар чәй бирче.
Сәлим абзый Әлфиянең күкрәгенә кысып тоткан ак
төргәгенә карап:
– Бу ни, балам, яулыгыңда дим, – дип сорады.
– Миләш белән балан, мин аларны бакчага утыртам.
– Кая, китер, куеп торыйк, иртәгә утыртырбыз. Чишен,
катып беткәнсең бит.
Сәлим абзый кызының өстен салдырды, аякларына мич
башыннан җылы оекбашлар алып кидерде, кызы тирәли
әйләнде дә тулганды.
– Анасы тизрәк яса чәеңне, – дип хатынын ашыктырды. – Аша, балам, менә сөт өсте белән аша, – дип, ипиенә
сөт өсләре якты.
Әнисе Әлфиягә чаршау артына, балачакта йоклый торган урынына урын җәйде. Әлфия чишенгәч, әнисе тагын бер
аһ итте: яшүсмер кебек кенә калган кызының бөтен кабыргалары беленеп тора, иңбаш сөякләре дә тырпаеп чыккан, тәнендә урыны-урыны белән моңынчы булмаган яра эзләре.
– Ят, балам, йокла туйганчы үз түшәгеңдә, көн туса ризык булыр, иртәгә күз күрер, ят, – дип әнисе кызының ябык
иңбашларыннан сыйпады, юрганны аркаларына кыстырды,
тиз генә аерыласы килмичә, янына утырды.
– Әни балалар кайда? – дип сорады Әлфия.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.