Сәлим абзый, Әлфиясен алып кайтырга өметләнеп, ай саен килде, кайтару түгел, күрсәтмәделәр дә. Аның кайтуын
дүрт күз белән Заһир оныгы көтә, ни дияргә инде ул балага, ничек аңлатырга? Әтисе үлгәннән бирле бер елмаеп та
караганы юк. Мәктәптән кайтышлый көн дә, урау булса да, өйләренә кереп чыга икән – йортның эчке күтәрмә баскычларында бәләкәй киез итек эзе.
Сагына шул Заһир әти-әнисен, үз йортларын; алар шундый матур, рәхәт яшәгәннәр икән. Әтисе шундый ярата иде
аларны, һавага чөя-чөя уйната иде. Аларның әтисе шундый
көчле, матур булган. Ул урамдагы малайларның әтиләренә
карап-карап тора, алар берсе дә аның әтисенә охшамаган.
Аларныкы иң яхшы әти иде. Әтисе машина алып кайту
белән янына Заһирны утыртып йөртте. «Әйдә, улым, утыр
әле, син бит минем уң кулым, булышчым. Син үскәч, яхшы
итеп укып бетерсәң, моннан да матурын, моннан да яхшысын алып бирермен», – диде…
Заһир көн дә үз йортларына кереп чыга, өшегәнче болдырда утыра-утыра да теләр-теләмәс кенә, башын иеп Гариф
бабаларына кайтып китә. Әби-бабалары ничек кенә иркәләмәсеннәр, балаларга үз әти-әниләре, үз йортлары кирәк шул.
Кыш үтеп, яз җитте, берни үзгәрмәгәндәй, кар гына
эреп югалды. Тик кеше йөрәге генә эремәде, сөенмәде. Боз
булып каткан кайгылы йөрәк кышлар, язлар үтеп, ямьле җәй
җиткәнне дә сизмәде. Өч яше тулып киткән бер Әлфис кенә
дөньясын онытып урамда уйнады, бата-чума саз ерды. Шулай да көн дә ятар алдыннан «әни кайчан кайта?» дип сорамый калмады. «Озакламый», ди аңа Заһир, тик ул озакламый
сүзенең ничаклы озын икәнен үзе дә күз алдына китерә алмый. Кайбер көнне төннәр буе керфек тә какмый, хыялланып
чыга, менә әнисе кайтыр да, кабат үз өйләрендә яши башларлар… Беркөнне энесе белән икәүләп әтисе янына киттеләр,
анда әллә ничаклы яңа каберләр калкып чыккан.
Әтисе белән Ильяс кабере бөтен каберләрдән аерылып
тора, матур итеп чокып ясалган агач сыннар берәүдә дә юк.
Таһирныкы бигрәк матур ясалган, әйтерсең, ул улларына карап елмая, алар килгәнгә сөенә.
– Бу әтиме? – диде бәләкәй Әлфис.
– Әйе, бу безнең әти, кара, нинди матур, нинди зур.
Балалар рәшәткә ярыгыннан үрелеп, әтиләрен яратып
та, сагынып та сыйпадылар. Үзен инде олы дип санаган Заһир энесе алдында ничек кенә еламаска тырышмасын, булдыра алмады, башын кабер читәненә терәде дә тавыш-тынсыз
гына елап җибәрде:
– Әти, әтием, нигә болай килеп чыкты соң, син дә юк,
әни дә юк, ә безнең өйгә кайтасы килә, мин сезне шундый
сагындым, әтием. Илдус абый да әллә кая китеп югалды.
Бәләкәй Әлфис абыйсына карап-карап торды да мышык-мышык килеп елый башлады. Заһир энесен кочаклап алды,
юатмакчы булды, сүзләр тапмады. Ике бала үкси-үкси әтиләре каберендә елады.
Бу хәсрәтне аналарының йөрәге күтәрмәгән иде, бала
йөрәге ничек чыдасын…
Зираттан кайтышлый, Заһир энесен җитәкләп, Илдус
абыйларының әтисенә килеп керде.
– Бабай, безгә Илдус абый кирәк иде.
– Әй, оланнар, ул минем үземә дә бик кирәк иде дә бит,
китте шул, өйдә юк, – диде нәкъ Таһирга охшаган балаларга
карап.
– Ә кайчан кайта?
– Белмим шул, мин аңа кайткач та әйтермен, ул үзе килер сезгә.
– Ярый алайса, син, бабай, онытма инде, без Гариф
бабайларда. – Балалар ничек җитәкләшеп керсәләр, шулай
җитәкләшеп чыгып та киттеләр.
* * *
Җәй уртасында Мәскәүдән Сәлим абзыйның олы кызы
Алсу кайтып төште, дөресрәге, аны Сәлим абзый үзе чакыртып кайтартты.
Әти-әнисенең шулчаклы картаюы, Әлфия сеңлесенең
һаман чирдән чыга алмавы аны бик тә борчуга салды. Әтисе
ник чакыртканын аңлатырга тырышты:
– Син, балам, ачуланма инде болай борчуыма, сеңлеңнең хәлен берничек тә белә алмыйм, ник чыгармыйлар, ник
күрсәтмиләр үзен? Оят булса да әйтим, гөнаһасына да керәмдер бәлки: сеңлең бик чибәр, ә анда таза-таза, кеше жәлләми
торган егетләр эшли, җүләр дип ни эшләтмәсләр… Анда
килгән кешеләр әллә ниләр сөйлиләр. Син, балам, бәлки
берәр юлын табарсың, без бит авыл кешеләре, кыюсыз да,
керү-чыгу юлын да белмибез, ярдәм ит зинһар өчен. Саулык
та бик какшады, балам, күрми үлеп китәрмен дип куркам.
Алсу озын-озакка сузмый Чаллыга китте, элек бергә
укыган иптәшләрен эзләп тапты. Ул үзе дә ун елдан артык
медицинада иде. Зур табиб булмаса да, Мәскәүнең яхшы
клиникасында шәфкать туташы булып эшли. Сеңлесе белән
очрашуга рөхсәт алу җиңел булмады, шулай да бергә укыган дуслары ярдәм итте. Әлфияне көтәргә дип аерым бер
бүлмәгә керттеләр, аннан янына исерек кеше кебек исәңгерәп торган, малайларныкы кебек кыска чәчле, үзе дә яшүсмерләр кебек ябык, кечкенә калган сеңлесен алып керделәр.
Әлфиянең күзләре болганчык су кебек, йөзе ап-ак, өстендә
озын җиңле сәләмә күлмәк. Алсу бу күренештән телсез калды, бер мәлгә йөрәге туктагандай булды.
– Әлфия сеңелкәем, – дип пышылдады, акрын гына янына килеп күзләренә карады, берсүзсез сеңлесен кысып кочаклап алды, күзеннән ирексездән яшь атылып чыкты. Ул үзе дә
төрле авырулар белән эшли, анда да кем үлә, кем кала, тик
шулай да алар кеше туганнары, ә бу – үзенеке. Кайчандыр
иң чибәр, гүзәл кыз, иң матур озын толымнар, матур яшел
күзләр, һәрвакыт елмаерга торган матур иреннәр – болар
барысы да әллә кая юкка чыккан, барысы төссез бер иске
сурәтне хәтерләтә.
– Син кем? – диде Әлфия суза биреп акрын гына. Алсу
артка тартылып сеңлесенең күзләренә карады.
– Мин синең апаң Алсу, исеңә төшер, акылыңа кил, башыңны эшләт!
– Алып чык мине моннан, мин куркам.
– Нәрсәдән куркасың, нәрсәдән, әйт зинһар?!
– Анда барысы да җүләрләр, ак халатлы усал кешеләр.
– Ах, җанкисәгем, аңлыйсың бит барысын да, өметсез
түгел икән әле, алып чыгам, күз нурым, алып чыгам. Тик
син үзеңне тыныч тот, борчылма, барысы да яхшы булыр,
ышан миңа.
Әлфиягә вакыт-вакыт аек акыл кайта иде, өе дә, балалары да исенә төшә, кайтасы килеп үзәге өзелә башлый. «Ник
Таһир мине моннан алып чыкмый, ник мине монда тота?»
дип, ишекле-түрле чаба башлый, чыгарыгыз, дип кычкырып
еларга ябыша, тик беркем дә аны алып чыкмый. Тавыш
күтәргән өчен олы таяклар да, авыр уколлар Әлфиягә күп
эләкте. Еш кына Әлфияне юеш халатка төрәләр дә бәйләп
ташлыйлар, шул юеш салкын халат белән көннәр буе ята;
өстәвенә, кешенең акылын, зиһенен туктата, кешене берни
уйламаска әйләндерә торган көчле уколлар…
Алсу ишектән-ишеккә йөри торгач, бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, гариза язып Әлфияне җүләрләр йортын
нан алып чыкты, аннан үзе белән Мәскәүгә алып китте. Инде август азагы иде.
Заһир белән Әлфис әниләрен җәй, көз көттеләр, Заһир бу көздә өченче класска укырга керде. Балалар күзгә күренеп үстеләр. Сәлим бабалары, менә озакламый әниегез кайтыр, дип, балаларны өметләндерде, моңа ул үзе дә бик ышана иде. Мәскәү табиблары Әлфияне терелтергә тиеш! Тик Алсу күңел юатырлык хәбәр язмады.
Заһир бик үсте, ул һаман үз йортларына барып йөрде,
хуҗаларча һәркөн бөтен җирен тикшереп чыкты, аннан тагын күтәрмәгә утырып уйга чумды. «Мин юкта син хуҗа бу
йортта», дигән иде әтисе, менә Заһир көн дә килеп үзенчә
саклый шушы йортны. Беркөнне, йортны карап чыгыйм дип,
бабасы килеп керде. Заһир, тезенә башын куеп, болдырда
утыра иде. Гариф бабасы аптырап:
– Балакаем, нишләп утырасың бу салкында, ник кердең монда? – диде. Бала утырган килеш кенә битен ике тез
арасына яшерде, дымланган күзләрен бабасына күрсәтәсе
килмәде. Бабасы акрын гына аның янына чүкте.
– Монда элек шундый күңелле иде, әти белән әни кабат
кайтырлар кебек, мин аларны шундый сагынам, бабай. – Заһир яшьле күзләрен бабасына күтәреп карады, бабасы да
күзләрен сөртте.
– Мин дә, улым, мин дә, – дип пышылдады, – ата йөрәге
дә яраткан баласын сагына. Шулай да без бит ирләр, улым,
көчле булырга кирәк, җебемик әле, улым, яшәргә кирәк.
Шуннан соң бабасы капканы эчтән бикләп, тәрәзә
капкачларын кадаклап куйды. Бу инде кайту юллары ябык
дигәнне аңлата иде.
Балаларга катышып уйнамаган Заһир мәктәптән соң
өч йорт арасында йөри бирде. Туган өенә сагынып килсә,
Сәлим бабасына берәр яхшы хәбәр ишетмәмме дип барды.
Аннан Гариф бабасына кайтты. Беркөнне үз йортларыннан
кайтып килгәндә, быел гына алар мәктәбенә укырга килгән
Рөстәм исемле малай очрады. Ул үтсә дә, сүтсә дә бәйләнми
калмый иде. Бүген дә:
– Әй, җүләр, нишләп йөрисең монда? – дип кычкырды.
Теле әшәке булгангамы, аның белән беркем дә уйнамый иде.
Үзенә игътибар итсеннәр дипме, үткән-сүткәнгә бәйләнә,
аңа исеме белән дә эндәшмиләр, акбаш дип кенә йөртәләр.
Чөнки ул, чынлап та, ак башлы, гел урыска охшап тора, хәтта керфекләре дә ак.
Заһирда аның кайгысы юк, бар ни дә юк ни. Шулай да
бу малайны өнәми иде ул.
– Җүләр, җүләр! – дип кычкыруын белде малай.
– Мин җүләр түгел, – диде Заһир туктамый гына.
– Әниең җүләр булгач, син дә җүләр инде. Әниең
җүләрләр йортында ята бит, җүләр, җүләр, – дип Заһирны
үртәде. Үзенә ничек тә түзәр, ә менә әнисенә сүз тидермәс –
Заһир сумкасын бер кырыйга атып бәрде дә йөгереп килеп,
ак башны тибеп тә екты, җирдә тәгәрәтә-ауната канга батырып кыйнады. Ак баш бөтен дөньяга сөрән салып акырды,
кемдер килеп Заһирны якасыннан сөйрәп торгызды.
– Минем әни җүләр түгел, тагын шулай дип әйтеп кенә
кара, үтерәм үзеңне, – дип ачыргаланып кычкырды Заһир.
– Чү, тынычлан, балам, ни бүлешәсез? – диде олы яшьтәге апа.
– Минем әни җүләр түгел, – диде еш-еш тын алып Заһир. Авыз-борыны канга баткан малай, җирдән тора-торышлый чәбәләнеп кычкыруын белде:
– Җүләр, әниең дә җүләр, үзең дә җүләр, менә хәзер
әниемә кайтып әйтим әле, сине дә җүләрләр йортына җибәрсеннәр, – дип акырып елый-елый, өенә торып йөгерде.
– Үтерәм, – диде Заһир алга ыргылып.
– Тукта, балам, тынычлан, – апа җирдә аунап яткан бүрекне алып Заһирның башына кидерде, – син тыңлама аларны, акыллы кеше сүзе түгел бу. Кая әле, син Таһир малае
түгелме соң? Тыңлама син, улым, синең әниең иң чибәр, иң
акыллы әни.
– Минем әни җүләр түгел.
– Түгел, улым, түгел, мин бит олы кеше, мин яхшырак
беләм. Әниеңә салкын гына тигән, менә терелер дә кайтыр
озакламый, барысы да яхшы булыр. Әйдә, озатып куям үзеңне бабаңнар йортына, – дип апа акрын гына Заһирга иярде.
Бу олы яшьтәге Сәрия апа бик күп еллар элек шушы
кечкенә баланың әтисе Таһирны беренче класстан дүртенче
класска тиклем укытты. Бу малай да әтисенә охшаган, Таһир
да балачакта ук бик кыю һәм бик матур иде. Кара инде, шул
кечкенә бала әнисен ничек яклый!
Заһирны кертеп җибәрде дә кайту юлына борылды.
Бераз баргач, каршысына теге канга баткан малайны җитәкләгән Мөнирә очрады. Сәрия апа хәзер генә ак башның
кем баласы икәнне аңлады.
– Исәнме, Мөнирә, кая болай ашыгасың?
– Исәнмесез, Сәрия апа, менә күрегез инде, җүләр Әлфиянең малае ничек итеп баламны канга батырган! Үзе җүләр,
баласы да җүләр, менә барып күрсәтәм әле мин аларга…
– Тукта, Мөнирә, башта ни кылганыңны уйла, кайгы
агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри. Ник баланың
яралы йөрәгенә тоз саласың? Син гаепле улыңның кыйналуына.
– Кызык, минем баламны канга батырып кыйнасыннар,
ә мин шуңа тыныч кына карап торыйммы?
– Мөнирә, балаң урамда син сөйләгәнне сөйли, юкса,
каян белсен ул җүләр белән җүләрләр йортын?
– Бөтен авыл сөйли, җүләрне җүләр диләр инде.
– Әмма берәүнең дә баласы урамга чыгып, синең әниең
җүләр дип кычкырып йөрми бит. Син бит кайчандыр Таһирны ярата идең, Мөнирә, алай кара эчле булырга ярамый
инде…
* * *
Алсу Әлфияне Мәскәүнең иң яхшы дип саналган больницасына салып кайтты, бөтен өмете шунда иде, атна саен
килеп йөрде. Тик бер дә үзгәреш күренмәде. Атна йөрде,
ай йөрде, ай артыннан ай үтте, һаман шул уколлар, һаман
шул тонык караш. Җитмәсә, тагын кып-кыска итеп чәчен
алганнар, Әлфия башын сыйпап тик утыра. Сөйләшүе дә авырайды, бик озак уйланып утыра да, бер-ике сүз әйтеп куя.
Алсу күбесенчә сеңлесен кочаклап елый, өмете өзелгәннәнөзелә бара. Әти-әнисенә ни дип язарга? Алар хат саен җавап
көтәләр. Беркөнне Алсуның ире Саша сак кына сүз башлады:
– Кара әле, Алсушка, мин аңлыйм, син медик, тик шулай да миңа менә бер юл өйрәттеләр, бәлки тыңларсың.
– Сөйләп кара, алайса мин инде әтиләргә ни дияргә дә
белмим.
– Мәскәүдән йөз чакрым читтә, бер авылда бик көчле
бер знахарь карчык яши ди, бөтен чирдән дә ярдәм итә икән,
бәлки шунда барып карарбыз.
Алсу ирен беренче күргәндәй текәлеп катты.
– Ни сөйлисең, үзем медик була торып, нинди колдуннарга йөрү ди ул?
– Алсушка, тыңла инде мине, синең сеңлең бик чибәр,
бәлки күз тигәндер. Ул барысын да дәвалый, диләр.
– Юк, ишетәсем дә килми.
– Алсушка, инде ел буена дәвалыйлар, ә файдасы күренми. Ул уколлар аны аңсыз хайванга гына әйләндерәләр,
үзең күреп торасың. Файдасы тимәсә, зыяны да тимәс, әйдә,
алып барыйк.
Алсу ире белән ачуланышып бетте, шулай да эчтән
генә иренең сүзләренә колак сала башлады. Соңгы баруында аның бу клиникадан бөтенләй өмете өзелде. Кертеп
салуы гына җиңел, ә менә кире алырмын димә икән. Аның
өчен дә күпме акчалар төртергә туры килде. Алсу иренә ялварып карады, «ни булса шул булыр, алып бар», диде. Бер
ялда алар иртән иртүк, кемдер өйрәткән юл белән, Мәскәү
шәһәрен артта калдырып, ниндидер сихерче карчыкны эзләп
киттеләр. Алсуның башында бер уй: без мөселман кешесе,
алар кяферләр. Кире борып чыгарсалар?.. Кирәкле авылны
төштән соң гына килеп таптылар. Мәскәүнең тирә-ягы санап бетергесез сазлыклар, калын урманнар, Святой Лука
авылы урман уртасында урнашкан икән. Авыл халкыннан
сораша торгач, Мария карчыкның урман эчендә ялгыз гына
яшәве ачыкланды. Анда җәяү генә барып була, озатучы булса гына таба аласыз, дигәч, 13-14 яшьләрдәге бер малайны
юл күрсәтүче итеп ялладылар. Ул аларны шундук кисәтеп
куйды, «минем эздән генә барыгыз, тирә-як сазлык, читкә
тайпылмагыз», диде. Бу бердәнбер юл икән, әллә бер, ике
сәгать атлаганнан соң, кечкенә яланга килеп чыктылар. Ул
сазлык уртасындагы утрау кебек җир булып чыкты, шул утрау уртасында кечкенә өй утыра, өйнең тирә-ягы ямь-яшел
чирәм, бер кырыйда кәҗә дә бәйләп куелган. Алсу белән Саша бер-берсенә шомланып караштылар. Озатучы малай:
– Барыгыз, курыкмагыз, монда кешеләр еш килә, Мария
әби сезнең киләсене белеп тора ул, – диде. – Ул бөтен әйберне дә алдан белә, шуңа күрә күрәзәче бит ул.
Алсу тәвәккәлләп, бөтен кыюлыгын җыеп, Әлфиянең
кулыннан кысып җитәкләде, өйгә таба атлады, ярдәм генә
итсә ярар иде, дип, өй ишеген үзенә тартты. Идәнгә кулдан
сугылган чыпталар җәелгән, өйнең эче тәбәнәк булуга да
карамастан, якты, җыйнак һәм чиста иде. Бер артык әйбер
дә юк – ике сәке, бер өстәл. Бөтен чорма буйлап, кипкән
үләннәр бәйләме эленгән, өстәл буенда ап-ак чәчле, уртача
тазалыкта бер хатын утыра. Алсу тамак кырды, тик теге апа
әйләнеп карамады, арты белән утырган килеш кенә:
– Утырт сеңлеңне почмактагы сәкегә, калдыр шунда.
Төгәл ун көннән килеп алырсыз. Бар, кайтыгыз, урманны
чыкканчы әйләнеп карамагыз, – диде матур күкрәк тавышы
белән. Алсу нидер сорамакчы булып авызын ачкан иде, ак
апаң:
– Берни дә сорама, бар, кайт, – диде. Алсу сеңлесенә
карады, ә ул берни дә булмагандай, аяк киемнәрен салды да
сәкегә менеп сузылып ятты. Бик арыган кеше кебек, шундук
күзләрен йомды, Алсу апасына әйләнеп тә карамады. Апа
кабат:
– Бар, курыкма, барысы да яхшы булыр. Аңа бик күп
ял кирәк, кайгыдан аның җаны теткәләнгән, ул бик озак
йоклаячак, ә уянганда бик күп кирәкмәгән нәрсәләрне онытачак, – диде.
Алсу чыкты да акрын гына ишекне япты, бик теләсә дә
артына карамады. Шым гына Сашаны җитәкләде дә кайту
юлына чыкты, урманны чыкканчы бер сүз дә сөйләшмәделәр. Сихерчеме, күрәзәчеме – Әлфияне ак апага ышанып
калдырып кайтып киттеләр.
Ун көн ун елга якын булып тоелды, Алсу үз-үзенә урын
тапмады. Барып чыкмаса, әти-әнисенә ни дияр?..
Әлфия күпме йоклаганын да белмәде. Уянып торып
утырганда ул бөтенләй икенче кеше иде, ул үзендә ниндидер көч, җиңеллек тойды, ак чәчле апаны гомер буе белгән
кебек тоелды.
– Уяндыңмы? – диде апа матур күкрәк тавышы белән. –
Уянсаң, мине тыңла һәм бүлдермә. Өеңә кайткач, тупсаңны
атлап кергәнче, тупса астындагы ак чүпрәккә төрелгән бозымны табып, кеше аягы басмый торган җиргә илтеп күм,
кем ясаганын азак үзең күрерсең, бозым ясаган кешенең
үзенә кайтачак. Синең чибәрлегең алдагы тормышыңда бик
күп кыенлыклар тудырачак, артык чибәрлек бөтен кешегә
дә бәхет китерми, син моңа әзер бул, һәм һәрвакыт тыныч,
сабыр калырга тырыш. Бакчаңның ике почмагына балан
белән миләш утырт, анда бер кош кунар, син аны кума. Ирең
сине бик нык яраткан, аның җаны шул кошка күчкән. Син
тормышыңны кабат җайга салмыйча, аның җаны бәргәләнеп
җирдә йөриячәк. Син кабат үз бәхетеңне тапкач, ул бүтән
килмәячәк, тынычлап, җәннәттә урын алачак. Тора-бара
синдә күрәзәчелек һәм кешеләрне дәвалау көче дә ачылачак,
вакыты җиткәч үзең тоярсың. Кешегә сиздермә, хәлеңнән
килгәнчә ярдәм ит, синең ярдәмчеләрең галәм киңлегендә,
синең тирә-ягыңда бик күп фәрештәләр ярдәмгә киләчәк,
алар белән син генә аралаша алачаксың. Синең бу дөньяда
вазифаң үтәлмәгән әле, син яшәргә тиеш, балалар үстерергә,
үзең кебек кайгыга тарыганнарга булышырга кирәк. Рәхмәт
әйтмә, бар, юлга чык, анда сине көтәләр. Монда ишеткәннәрне үзеңдә сакла, кешегә сөйләмә, учыңдагы төргәкне сакла,
югалтма, үзең көч җыйганчы ул сине яман күздән саклар,
яшәргә көч бирер. Сау бул.
Әлфия тышка чыккач, якты кояш нурында чайкалып
куйды. Ул ике дә уйламый, килгән сукмак белән алга атлады,
тар гына сукмактан каршы килгән кешеләрне күреп, туктап
калды, алар да туктап карап тордылар, үз күзләренә үзләре
ышанмыйча, әкрен генә Әлфиягә якын килделәр. Алсу сак
кына:
– Әлфия, – дип эндәште. – Син монда нишләп торасың,
адаштыңмы әллә?
– Юк, апа, сезгә каршы чыктым.
Алсу сеңлесенең күзләренә текәлеп карады, аның карашы чиста һәм элекке кебек акыллы, яшел күзләрдә нур, ябык
йөзендә әз генә алсулык барлыкка килгән.
– Әлфия матурым, син терелдеңме? Я Ходаем, рәхмәт,
ярдәмеңнән ташламаганың өчен, ялваруларымны ишетүең
өчен рәхмәт!
Алсу белән Саша, чынлап та терелдеме икән дип, сиздерми генә әледән-әле Әлфиянең күзләренә карадылар, төрле сораулар биреп, аның акылы аеклыгын аңларга тырыштылар.
Әлфия исә саф һаваны, җир-суны шундый сагынган иде, бар
нәрсәне кочагына алып яратырдай булып, бөтен тирә-якны
күзе белән айкады, йөрәгендә әйтеп бетергесез сөенеч туды.
Шушы урмандагы иркенлек аны алга, әллә кайларга чакырды, ул йөрәге белән тойды: аны еракта көтәләр, яраталар.
Алсу Әлфияне тагын бер айга якын үз янында тотты,
аның терелеп бетүенә инанасы килде. Сентябрь азагына билет алды, Чаллыга кайтучы бер танышы белән, Аллага тапшырып, ул аны туган якка озатты. Әлфия китәр алдыннан:
– Апа, борчылма, барысы да яхшы, мин үз акылымда,
мин балаларым хакына яшәргә тиеш. Рәхмәт сезгә, – дип
саубуллашты.
Мәскәү-Чаллы поезды кузгалып китте.
* * *
Дәвамы бар
Зифа Кадырова