Бу вакытта Әлфия генә берни белмәде, ял көне булганга, керләр юды, балалары белән кайнашты. Көн үтте – Таһир һаман кайтмады. Кичке якта өйгә әтисе белән әнисе килеп керде, йөзләре әллә нинди иде. Әлфиянең әнисе кинәт кычкырып елап җибәрде.
– Тукта, әни, ни булды, ник елыйсың?
Сәлим абзый кызын кочаклап алды.
– Балам, сабыр бул, Таһирыбыз теге дөньяга китеп барды бит, нык бул, балам. – Сәлим абзый үзен ничек кенә кулда тотарга тырышмасын, булдыралмый елап җибәрде.
– Ничек китте, мине калдырыпмы?
Бу башка сыешлы хәл түгел иде, әле иртән генә бергә
чәйләр эчеп, бергә яңа туган кояшка сокланган, озакламый
кайтырга дип чыгып киткән кешенең бүтән кайтмасына ышанырлык түгел иде. Үлем һәрвакыт шулай көтмәгәндә килә,
кеше гомере – күз белән каш арасы дип белми әйтмиләр.
Кичтән Таһирның үле гәүдәсен өйгә алып кергәч, Әлфия
аңсыз егылды, аңына килеп азрак утырды да тагын истән
ауды, аны таңга чаклы уколлар ясап йоклаттылар. Күмгәнче уянмасын, йөзен күрмәсен диделәр, кара күмерне күреп,
акылсызлануы да бар. Икенче көнне Таһирның кәфенлеккә
төрелгән гәүдәсен хушлашырга дип ишегалды уртасына
чыгардылар. Таһирны алып китәргә җыенганда гына, Әлфия
кинәт сикереп торып утырды, ишегалдына чыкты, исерек
кеше кебек карап тора бирде. Тик бераздан, йокысыннан
айнып киткәндәй, кинәт Таһир өстенә ташланды, аннан капкага аркылы басты, кулларын җәеп кычкырырга тотынды:
– Бирмим, юк, бирмим, калдырыгыз, мин аннан башка
яши алмыйм! Бакчага күмегез, әнә, тәрәзә каршысына, күз
алдымда булсын! – Әлфияне читкә алмакчы булдылар, тик
ул кабык кырына ябышып, йөрәк өзгеч тавыш белән «Таһир,
Таһир» дип кычкырды, Таһир яраткан озын җирән чәчләр
тузгыды, ул яраткан матур күзләр акылсыз рәвештә ут чәчте.
Аны күпме кеше кабыктан читкә өстерәде – көчләре җитмәде. Картлар, өйләгә чаклы күмәргә кирәк, дип ашыктырдылар. Әлфияне көчкә өстерәп өйгә алып кереп киттеләр, ә
үзләре, Таһирны җирәнкәеннән аерып, зиратка ашыктылар.
* * *
Илдус иртән үк урманга китте, улының каберенә берәр
матур агач утыртмакчы булды. Йөри торгач, яшь балан ага
чына тап булды, ипләп кенә казып алды. Икәү икән, ярый,
берсе тернәкләнмәсә, берсе калыр, дип, икесен дә кулъяулыгына төреп алды. Үсентеләрне утыртырга дип, туры зиратка
кайтты. Зират тулы кешене күреп, адымын кызулатты. Аның
улы янына кемне күмәләр икән?
Капкадан кергәч, Илдус аптырап туктап калды, бер
кабыкта яткан гәүдәгә, бер халыкка карады. Мәетнең баш
очында басып торган, кайгыдан кара янган Гариф абзыйны күргәч, йөрәге кинәт жу итеп алды. Картлар арасыннан
берәү: «Илдус, дустың Таһир белән хушлашып кал», дигәч,
чайкалып китте, кулындагы үсентеләре җиргә тәгәрәде. «Булмас, бу мөмкин түгел, ышанмыйм», – диде ул акрын гына.
Йөзен карамакчы булып, мәетнең башына үрелде, кемдер
аның кулыннан тотты: «Кирәкми, ачма, ул янып беткән»,
диде.
Илдус калтырана-калтырана Таһирның аяк очына тезләнде.
– Я Раббем, ни өчен аны? Ник мине түгел, ник мине
алмадың улым янына? –– Илдус башын кочаклап үкси-үкси
елады, аны беркем дә тыймады…
Эчәсе әрем сулары бетмәгән икән шул әле, дусты белән
бер ай, бер кич бәхетле булып калды, шул бәхетне дә Ходай
күпсенде, тартып алды; киләчәккә бөтен өметләрне өзде.
Таһирны күмгәч, халык кайтып китте, ике кабер уртасында бер Илдус басып калды. Ул нәрсәсендер югалткан
кешедәй, ары карады, бире карады, нишләргә дә белмәде.
Алып кайткан үсентеләре исенә төшеп, шуларны эзли башлады, алар аяк астында калып тапталып беткәннәр иде. Аларны күргәч, күзенә тагын яшь тулды, тагын елады, каберләр
арасында үрмәли-үрмәли, икесен ике кабер өстенә утыртты.
Көтмәгәндә зиратка озын чәчләре тузгыган, йөгереп хәле
беткән Әлфия килеп керде, аның күзләре олы булып ачылган, йөзе ап-ак, иреннәрендә кан әсәре юк. Ул Илдус янына
тез чүкте дә, яңа өелгән кабер өстенә текәлде. Илдус яшьле
күзләре белән Әлфиягә карады, ул берсүзсез утыра бирде, ни
еламады. Чалт аяз күк, өстә кояш кыздыра, бер болыт әсәре
юк, шулчак көтмәгәндә эре-эре яңгыр тамчылары төшә башлады, берничә минут эчендә коеп яңгыр явып узды. Әлфия
белән Илдус ышыкланырга уйламадылар да, аларның киеме
чыланып өсләренә ябышты. Яңгыр ничек кинәт башланса,
шулай кинәт туктады.
Күк йөзе чалт аяз иде. Илдус күккә карап:
– Я Ходаем, кылганыңа үзең дә елыйсың бугай, – дип
куйды. Аннан Әлфиягә карады. Кичә генә бу хатын шундый
чибәр, бәхетле иде бит... Баш очыннан ниндидер кош үзәк
өзгеч тавыш белән кычкырып очты да ерак түгел бер агачка
кунды. Әлфия:
– Таһир, Таһир! – дип талпынып куйды. Кош тагын үзәк
өзгеч итеп кычкырды, ул бөтен галәмгә яңгырады. Алар кошка, кош аларга карап утыра бирде, аннан тагын бер үзәкне
өзеп, кеше елаган тавыш белән кычкырды да очып китте.
Илдус, Әлфиягә карап:
– Юк, ул үлмәгән, бу – аның җаны оча, – диде.
Артыннан эзләп килгән Алсу апасы белән тагын ике хатын Әлфияне көч-хәл алып кайтып киттеләр, алар артыннан
Илдус та кайтырга чыкты.
Әлфиянең акылына зәгыйфьлек килгәне бер атнадан соң
сизелә башлады. Берни булмагандай, эшен эшли, ашарга да
әзерли иде ул. Беркөнне Таһир ашый торган олы тәлинкәгә
аш салып, өстәлгә куйды:
– Хәзер әтиегез кайта, суына торсын, – дип, балаларына
эндәште. Заһир улы, аптырап:
– Әни, нишлисең, әти юк бит инде, – дигәч, күзләре
белән эзләнгәндәй итте дә аннан яланаяк зиратка чыгып
чапты.
Әтисе үлгәч, Заһир кинәт үсте, гамьсез уйнап йөргән
балага кинәт олыгаерга туры килде, әтисенеке кебек олы
кара күзләрне борчылу һәм моңсулык басты. Әнисе өйдән
чыгып йөгерсә, Заһир да аның артыннан торып чаба, аның
артыннан кечкенә энесе елап иярә иде.
Заһир ике арада өзгәләнә: өйдә калдырса, энесе әле
бәләкәй, әллә нишләве бар. Шуңа аны да үзе белән ияртә.
Әлфис абыйсы артыннан йөгерә-йөгерә дә, «күтәр, арыдым»
дип елый башлый. Яңа тугызы тулган Заһир да тупылдап торган таза энесен озак күтәреп бара алмый, елата-елата тагын
җитәкләп йөгерә. Әтисе каберендә тезләнеп утырган әниләренең ике ягына икесе тезләнәләр дә шым гына утыралар.
Алар килгән саен теге кош та килә, үзәк өзгеч тавыш
белән кычкыра, Әлфия сискәнеп китә, тагын «Таһир, Таһир!» дип өзгәләнә башлый.
– Әни, кайтыйк инде, әти эштән кайтыр, – дип, алдаштырып, Заһир бераздан әнисен өйгә алып кайтып китә. Әлфиянең әтисе белән әнисенең бу хәлгә йөрәкләре түзмәде, Сәлим
абзый да урынга ятты. Сәгыйдә апа ике арада өзгәләнде. Алсу апасы бер атна торды да Мәскәүгә китте. Таһирны күмгән
көнне үк ашыгыч ярдәм машинасы белән Гариф абзыйны да
Чаллыга алып киттеләр.
Илдус улының каберенә агачтан матур һәйкәл ясап китереп утыртты.
– Менә, улым, бу сиңа иптәш булыр, – диде улы белән
сөйләшкәндәй. – Эх, улым, Таһир абыең да ташлап китте
мине, бәлки синең белән очрашкандыр да әле.
Илдус Таһир каберенә дә һәйкәл ясарга теләп, көн
буе урманда күңеленә ятышлы агач эзләп йөрде. Үзе буе
агачны сыртына салып көчкә алып кайтты да кабат эшкә тотынды. Төнгә чаклы диярлек көннең-көненә шуның белән
шөгыльләнде, урамга да чыгып йөрмәде. Улын югалту бер
сындырса, Таһирны югату аяк-кулсыз калудан да авыр булды. Илдус инде өйрәнгән юл белән зиратка килде, капкасы
ачык иде – сискәнеп куйды. Таһир кабере өстендә утырган
Әлфияне һәм балаларны күргәч, бөтенләй югалып калды,
бераз читтән карап торды да акрын гына алар артына килеп
басты. Хатынның озын толымы тузгып бөтен аркасын япкан,
кече улы шуның бер очын бөтергәли, муенына асылынып,
«әни, ашыйсы килә, әйдә кайтабыз», дип шыңшый. Заһир
да, «әни, әйдә кайтыйк, хәзер әти кайта. Ашарга пешмәгән,
көтү дә кайтты, сыерны саварга кирәк», дип әнисенә ялына.
Әлфис үзенекен такылдый, «мин өшедем, әни», дип, анасы
на сыена. Әлфия селкенми дә, әйтерсең, ул аларны ишетми.
Бу күренеш Илдусның йөрәген айкап алды, шушы кечкенә
балалар күтәрә торган йөкме соң бу? Әлфиягә ни булган,
әллә…? Юк, булмас!
Илдус акрын гына алар янына чүгәләде.
– Әлфия, әйдә кайтыйк, балалар өши, соң инде.
Әлфия ялт итеп артына борылып карады:
– Таһир? Син Таһирны күрдеңме?
– Күрдем, сезне өйгә кайтырга кушты. – Илдус Әлфиянең күзләреннән эшнең харап икәнен аңлап алды.
– Әйдәгез алайса, сине бит Таһир безгә кунакка килә
диде, бәлеш салырга кушты, сөйләшеп утырабыз диде
шул. – Әлфия ашыга-ашыга кайтырга атлады. Илдус кечкенә Әлфисне күлмәгенә төреп, кулына алды, Заһир әнисен
җитәкләде.
Авылга кайтып кергәндә генә, каршыга Мөнирә очрады,
аларны бергә күреп, башта шаккатты, аннан биленә таянып
кабарынды:
– Нәрсә, Таһирны җиргә тыктыгыз да парлашып йөрисезме, үлеп суынырга өлгермәгән, инде кеше иренә үреләсеңме? Беләсең килсә, бу минем законлы ирем!
Әлфия берни аңламый:
– Кем үлгән, син ни сөйлисең, кит юлдан, мине Таһир
көтә, – дип, ашыгып алга атлады. Мөнирә бермәлгә телсез
калды, аннан бот чабып, «ха, ычкынган бит бу», дип көлде.
Илдус Мөнирәгә карап бер төкерде дә китеп барды. Ул
Әлфия белән балаларны озатты да кайтырга җыенды. Заһир
аның беләгенә ябышты:
– Илдус абый, кал бездә, әни төнлә чыгып йөгерсә, мин
анда барырга куркам, – дип пышылдады. Илдусның йөрәге
чеметеп куйды, «ярар» дип баш селкеде. Өйләренә кайтып,
ясый башлаган агачын алып килде дә, Таһирлар ишек алдында иртәнгә чаклы чокынды, иртән йорт эшләрен карады. Әлфия чыгып аңа карап торды да, елмаеп, «син иртәләгәнсең»,
дип, сыер саварга сарайга кереп китте. Әллә йортта ир-ат
йөргәнгә, ул азрак тынычлангандай булды. Вакыт-вакыт
Илдуска текәлеп карап тора, Илдус эндәшми дә, башын да
күтәреп карамый, башлаган агачын чокый бирә. Балалар да
аның янында. Заһир гына элекке кебек онытылып уйнамый,
һәрвакыт әнисен күзәтә, кая барса да артыннан йөри. Әнисе
белән акрын гына сөйләшә, беркайчан каршы эндәшми, энесен күбрәк Илдус янына җибәрә.
– Илдус абый, Әлфис синең яныңда гына уйнасын әле.
Алайса, әти кая, кайчан кайта дип, гел сораулар бирә, әни
тагын әллә нишли башлый. Мин куркам, аңа әтине исенә
төшерергә ярамый. Син, Илдус абый, китмә, мин дә синең
белән йоклармын.
– Юк, сез әниегезне кочаклап йоклагыз, мин монда чоланда гына йоклыйм, – диде Илдус. Менә шулай ул үзе дә
сизмәстән балалар белән якынлашып китте. Ул бигрәк тә
бөтен нәрсәне аңлаган, вакытыннан алда олыгайган Заһирны жәлли иде: олы кеше аңлап җитмәс әйберләрне аңлый,
йорт эчендә дә әтисе эшләгән эшләрне гел аныңча эшләргә
тырыша. Әйе, Таһир малае иде шул, йөрешләренә чаклы аңа
охшаган. Аңа караган саен, Таһир тагын да ныграк искә төшеп, ниндидер үкенеч, сагыну җанны талый. Илдус беркөнне янына килеп утырган Заһирга карап торды да:
– Авырдыр шул, улым, – дип авыр сулап куйды.
– Әти берәр кая җыенса, миңа гел әйтә иде: мин юкта
бу йортта син хуҗа, син инде зур, синең энең бар, син олы
абый, әниеңә булыш, дия иде. Илдус абый, каян белде икән
ул шулай тиз үләсен?
Илдус әйтер сүз тапмады, тамагына төер утырды, баланың иңеннән кысып кочаклады.
Әлфияне башта эшеннән отпускага җибәрделәр, аннан
бөтенләй чакырмадылар. Килеп күреп йөргән председатель
баш кына селкеде:
– Булмый болай, эшли алмаячак.
Илдус та бер ай дигәндә Таһирның сынын ясап бетерде,
аны Заһир белән икәү генә Таһир каберлегенә илтеп урнаштырдылар.
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.