Әлфия әкрен генә үз урынына кереп ятты. Апасы кайтмаган иде әле, ул бик озак йоклый алмады, бармаклары белән
иреннәрен сыйпап карады, аның иреннәренең тәмен кабат тоеп, калтыранып куйды. Шул татлы елмаю белән йоклап
китте. Апасының кайтып, иртән чыгып китүен дә сизмәде.
– Әй, йокы чүлмәге, тор, төш җитә бит инде.
Әлфия сикереп торып утырды.
– Апа, сәгать ничә, син кайчан кайттың?
– Әле генә. Таһирны озаттык, ул сиңа сәлам әйтергә
кушты.
Әлфия кичәге хәлләрне исенә төшереп кызарды: юк,
апасына әйтмәячәк...
– Апа, ничек булды анда мин киткәч, сөйлә әле.
– Таһир әллә кая чыгып югалды, эзли-эзли аптырап
беттек, төн үткәч кайтып керде, үзе әллә нинди сәер, кайда
булганын да әйтмәде.
– Ә Мөнирә апа?
– Мөнирә үпкәләп елады, дөрес булса, Таһир үзен
көтмәскә кушкан ди. Шуңа бүген иртән Мөнирә озатырга
да килмәде. Бөтенесе хәзер баш вата, кем белән хушлашып
йөрде икән дип.
Әлфия кабат мендәргә капланып ятты. «Таһир абый китте, кая эләгер? Әфганга гына эләгә күрмәсен, хәзер бөтен
кешенең курыкканы шул Әфганстан!»
Ике ай вакыт үткәч, хат ташучы Әлфиягә хат сузды:
– Кара, үскәнем, сиңа кемдер хат язган.
– Кем ? – диде кыз яшел күзләрен ялтыратып.
– Солдаттан бугай...
Әлфия хатны яшен тизлегендә тартып алды да өйләренә
торып чапты, яшеренеп кенә хатны ачты. «Исәнме, бәләкәчем» дигән сүзләрне укыгач, битенә ут каптымыни – бер укыды, ике, өч; дулкынланудан башы эшләмәде. Көч-хәл белән
тынычланып, кабат укып чыкты. Таһир Германияга эләккән
иде, бу инде үзе бер сөенеч булды. «Бәләкәчем, укы, мине
көт, мин сине бик тә сагынам», дигән иде егет. Шулай итеп,
ике арада хат йөри башлады, икенче хатында Таһир үзенең
фотосын да салды, аңа солдат киеме бик тә килешә иде.
Әлфия хат ташучыны һәрвакыт юлда каршылый, әниләре
белмәсен, хат алар кулына эләкмәсен дип борчыла иде.
Тик авыл җирендә сер була аламы: беркөнне хат ташучы
Әлфиянең әнисен күреп хатны бирде:
– Мә, берьюлы алып кит әле хат-гәзитләрегезне, – диде.
Сәгыйдә апа хатны кулында тегеләй-болай әйләндерде:
– Нинди хат, кемнән ул?
– Әлфиягә җәйдән бирле килә бит, кемнән икәнен язмый – солдаттан.
– Нинди солдаттан? Яшь бит әле ул...
– Соң, хат яшьләргә килә инде, синең белән миңа язмаслар бит.
Әнисе Әлфиядән күпме генә сорап карамады, тик Әлфия хатның кемнән икәнен әйтмәде.
Кышкы каникулга кайткан Алсу апасы, Әлфия мәктәптә
чакта урын-җир җыештырганда матрац астыннан берничә
хат табып алды, берсенең эченнән Таһирның фотосы да килеп чыккач, башына тай типкәндәй, телсез калды. Фотоның
артына «Сөеклем Әлфиягә» дип язылган иде.
– Менә сиңа мә, ах, шомбай! Тукта, теге көнне озату
кичәсендә чыгып югалды, алайса... Әлфияне озатып йөргән
булып чыга түгелме соң?
Сеңлесе мәктәптән кайткач, Алсу тәки теге төнне сөйләтте.
– Үскәнем, моны Мөнирә белсә, гомерлек дошманың
булачак, бик үчле ул.
– Таһир абый үзе бит «син минеке, мин синеке, кайткач
өйләнешербез», диде.
– Эх, бәбкәчем, хәзер нишлисең инде?
– Мин көтәргә сүз бирдем, мин дә яратам...
– Нәрсә беләсең соң син ярату турында?
– Белмим, яратам бит, апа.
– Ярый, тик белгертмә берәүгә дә, чәйнәми торсыннар
әле. Ә болай әйбәт егет ул. Көтә алсаң, көт, әйткән сүздә торырга кирәк, көтү җиңелдер дип уйламыйм.
– Апа, димәк, син мине ачуланмыйсың?
– Нәрсә дип ачуланыйм, ул анда, син монда. Әле дә китеп калды, алайса, уналтыдан кияүгә чыгар идең, бу хатларга
караганда…
Бер ел үтте дә китте. Бу язга Әлфия инде җиткән кыз булып чыкты, көз укырга килгәндә, ул инде чын мәгънәсендә
чибәрләрнең чибәре иде: буе да үсте, гәүдәсе түгәрәкләнде.
Ни галәмәт, аның каш-керфеге кап-кара булмаса да, куе
көрән, бик тә матур иде. Соңгы уку елында Әлфиянең шулай матураюы күпме егетне йокысыз калдырды, тик Әлфия
генә горур башын төз тотты, аларга әйләнеп тә карамады. Ул
айлар, көннәр санады…
Шулай да тәрәзә төбендә егетләр күбәйгәннән күбәйде.
Без капчыкта ятмый, бер елдан соң Әлфиягә кемнең хат язганы да ачыкланды, шул көннән аның беренче дошманы да
барлыкка килде. Таһирга да «Әлфия артыннан бер көтү егет
йөри» дигән хатлар очты.
Таһир үзенә урын тапмады. «Кемнәр белән йөрисең,
көтәм дип сүз бирдең бит», дип Әлфиягә үпкәле хат килде.
Әлфия инде җиткән кыз, ул үзен җитди һәм бик җаваплы тота иде. Шуңа күрә хатларында да җавабы горур яңгырады. «Әгәр көтүемне теләсәң, кеше сүзен тыңлама, мине
рәнҗетмә. Миңа урамда кем йөрсә дә барыбер, әгәр миңа
ышанмасаң, бүтән хат язма».
Таһирга кайтып кергәнче түзәргә генә калды. Классташ
дусты Илдустан да хат килде: «Монда шундый чибәрләр
үскән, мин сиңа әйтим, Алсуның теге җирән башлы сеңлесен күреп шаклар каттым, журналдагы әллә нинди чибәрләрең читтә торсын. Бер күрсәң, башыңны югалтасың. Дөрес
булса, берәү белән дә йөрми, сине көтә диләр. Сәлим абый
кызын сакларга олы эт алып кайтып бәйләгән. Тәрәзә төбендә йөрүчеләр күбәеп китте, дип әйтә ди». Бу хаттан соң
Таһир тынычланып калды, шулай да ничек тә сабантуйга
кайтып җитәргә кирәк дип хыялланды.
Таһирның хыяллары рас килде, чәчүләр бетүгә, июнь
башларында җомга көнне ул Казанга килеп төште. Бөтен халык сабан туена кайткангамы, бер якка да билетлар юк иде.
Бәхете бар икән солдатның, автобус шоферы миһербанлы зат
туры килде, Чаллыга хәтле алып кайтты Таһирны. Шулай
да Сарманның юл чатына чыгып җиткәнче кич булды. Юл
чатындагы халыкның саны юк иде. Узып барган машиналар
туктамый гына китәләр, бар да кеше белән тулы. Таһир уйлап-уйлап торды да җәяү кузгалды, «Солдат кешегә алтмыш
чакрым нәрсә соң ул, атлап түгел, шуышып булса да кайтам.
Эх, Әлфия, көттеңме икән мине, нинди икән син хәзер?» Ул
шулай хыяллана-хыяллана атлады да атлады. Менә бит тормыш, бер кичтә бер караш аны әсир итте, мәхәббәт юк диген
син. Көтмәгәндә туган беренче гыйшык хисен, чандыр гына,
җитлегеп кенә килгән яшүсмер Әлфиясен күңел түрендә иң
изге хисләр, иң олы өметләр белән ике ел саклады Таһир.
Төн буе атласа да, аның белән очрашу хыяллары егеткә егылырга бирмәде, таң атып, беренче әтәчләр кычкырганда,
Сарманга кайтып керде. Урам әле тып-тын иде, бөтен кешенең иң тәмле йокы сәгате. Таһир әкрен генә арт капкадан
ишегалдына керде, киемнәрен салып элде, коедан салкын
су алып өстенә койды. Таһир күзе белән тирә-якны айкады:
бар нәрсә элеккечә, бар нәрсә йөрәккә якын, кадерле. Таһир
ишеккә таба борылды, күтәрмәдә басып торган әтисе белән
әнисен күреп, май кояшыдай елмаеп, колачын җәйде:
– Әни, әти, мин кайттым!
– Бәй-бәй, Таһир улым, син түгелме соң?
– Мин, әткәй, мин, кайттым бит, – дип күтәрмәгә очып
менде, әле әнисен, әле әтисен күкрәгенә кысып, берәм-берәм
битләреннән үпте. – Эх, әни, сагындым токмачлы ашларыңны, тәмле ипиләреңне, сөтле чәеңне! Бәй, сез нишләп монда
эчке күлмәктән торасыз, кем солдатны шулай каршылый, ә?
– Менә, анаң: «Әллә нинди шәрә кеше йөри йортта, әллә
исерек кергән инде», – дип алып чыкты.
– Киемнәр тузанга батып бетте, төн буе җәяү кайттым
Чаллыдан, – диде Таһир елмаеп.
– Күр, әнисе, нинди ир-егет булган улыбыз: ул җилкәләр,
ул буй… Күз тимәсен, улым, сөбханалла күренәсең.
– Минем кичәдән бирле ашаган юк, әни, тәмле каймагың белән чәй эчик әле, – дип, Таһир әнисен тагын бер кат
кочаклап үпте.
– И балам, үпкәли күрмә, һаман үз күзләремә ышанмый
торам бит әле. Көттек, улым, көттек, таң атса, сине көтә башлыйбыз атаң белән, ә бүген чак кына соңга калганбыз. – Сабира апа ашыга-ашыга өстәл хәстәрли башлады, ананың
шатлыгы эченә сыймады. Ашап туйгач:
– Син, улым, ятып ял итеп ал, аннан бергәләп сабантуйга чыгарбыз. Әйбәт булды шундый олы бәйрәмгә кайтуың, – дип, урын әзерләп бирделәр.
Сабира апа улының өстенә япты да сокланып елмайды,
Таһир да әнисенә ягымлы итеп елмайды, аның күзләре тулы
сорау иде, әнисенең кулыннан тотып, күзләренә карады.
– Әни, мине монда көттеләр микән? – диде кызарып.
– Ә-ә, Сәлим кызын әйтәсеңме? Көтте, улым, көтте.
Бик әйбәт кыз, һәрвакыт исәнләшеп йөри. Аның чибәрлеген
күрсәң, син киткәндә бала гына иде бит әле, ә хәзер танымассың да.
– Көтте дисең инде алайса…
– Көтте, улым, көтте, артыннан йөрүчеләр дә күп дип
сөйлиләр, кеше сүзен тыңлый күрмә, кеше көнләшеп тә әллә
ниләр сөйләр. Аны күргән саен, минем улыма гына тиң бу
бала дим, түз, улым, күпкә түзгәнне азга түз, сабантуйга
чыккач, үзең күрерсең.
– Рәхмәт, әни, сүзләрең йөрәгемә май булып ятты.
Ару үзенекен иттеме, ике ел көткән мендәренә башы
тию белән татлы йокыга китте. Аны төш җиткәндә әнисе
уятты.
Әнисе тәмле итеп аш әзерләгән, Таһир үзе сагынып кайткан токмачлы ашны ике олы тәлинкә сугып куйды. Аннан
солдат киемнәрен киеп җибәрде. Ата белән ана, шатлыкла
рын яшерә алмыйча, горур басып, уллары белән сабан туена
ашыкты. Күргән халык Таһирны кочаклап исәнләште, исән
кайтуы белән котлады. Бераздан алар каршына пырылдап
матай килеп туктады, аннан берәү сикереп төшеп, Таһирны
күтәреп алды:
– Һай, дус кайткан, минсез генә бәйрәмгә чыккан!
– О-о, Илдус! Сәлам җәяүле пехотага!
– Җәяүле, зато сержант.
– Ә мин танкист сержант.
Дуслар бер-берсен бөтерә-бөтерә кочакладылар, күтәреп-күтәреп төшерделәр, бу тамашаны карарга ярты мәйдан
җыелды, классташлары, дуслары уратып алды, кызлар да
урап-урап чибәр солдатны күзләделәр. Таһир гына сабырсызланып үзенекен эзләде. Илдус та җүләр түгел, аңлый
дустының хәлен. Матаен кабызды да Таһирны түгәрәктән
читкә, ераккарак алып китте.
– Аңлыйм, дус, кемне күрәсең килгәнне, тик монда күренмәде ул.
Таһир елмаеп Илдусның иңбашына кулын салды.
– Мин әллә танымыйммы дип тә уйлап куйдым.
– Танымассың да, мин сиңа әйтим, син минем дус булмасаң, тәрәзәсе төбендә көн-төн кунар, хәтта Сәлим абзыйның
бозау чаклы эте белән кочаклашып йокларга да курыкмас
идем. Билләһи, бергә өрергә риза, әмма берәүгә дә бирмәс
идем.
– Ярый, Илдус дус, берәр җаен табыйк инде, юкка гына
төн буе җәяү кайтмадым бит, болай да йөрәк сикереп тора.
– Бәлки өйдәдер, әйдә, өенә барабыз.
Әлфияләрнең тышкы тәрәзә өлгесе ачык иде, шатырботыр матай килеп туктагач, кем булыр икән дип, Әлфия
тәрәзәгә килде, челтәрне ачмый гына урамга карады да
телсез калды. Таһир бакча коймасына килеп сөялде, сызгырганына берәү дә эндәшмәгәч, озак уйлап тормады, тиз
генә бакча эченә сикереп төште. Акрын гына нигезгә басып,
тәрәзәнең челтәрен күтәреп башын эчкә тыкты, бүлмә уртасында басып торган Әлфияне күреп, ул да телсез калды: кыз
чәчләрен тарарга дип сүтеп ташлаган, алар дулкын-дулкын
булып бөтен гәүдәсен диярлек каплаган, әйтерсең, кояшның
бөтен нуры шунда җыелган. Зур яшел күзләр керфек какмый
егеткә текәлгән.
Зифа Кадырова.
Дәвамы бар.