Икенче көнне Фираяны беренче катта Алсу каршы алды. Әнисен көткән бала кебек моңсу гына басып тора. Үзенең күзләре тулы өмет. Фирая сүзсез генә аның янына килеп басты.
– Хәзер өсне алышам да иртәнге ашка керәбез, -диде.
Алсу тыңлаучан бала кебек башын селкеде.
Үз бүлмәсенә атлаган Фираяның башын төрле уйлар бораулады. Нишлим мин бу хатын белән? Күр, күзендә күпме өмет аның! Ә ни бирә алам соң мин аңа? Шулай да аның алдында ул үзен көчлерәк тойды.
Өстен алыштырып төшкәндә Алсу әле һаман шул урында аны көтеп тора иде.
Фирая:
– Әйдә, – дип, аны җитәкләп, ашханә залына таба атлады. – Алсу, яшәр өчен көч кирәк, моның өчен син ашарга тиешсең, ашказаны белән бавыр гаепле түгел синең бәлаңдә, аларга эшкәртергә азык кирәк...
– Ә кем гаепле?
– Бәлки, йөрәктер, белмим. Ашыйк тыныч кына, аннан сөйләшербез.
Һәркайсысы үз өстәленә китте. Фираяның каршысыңда тап-таза, бар яклап үз-үзеннән канәгать, тормыштан ямь-тәм табып яши белә торган ир заты утыра, мондый кешеләр үзләренең ни теләгәнен һәрвакыт белеп яши. Ә аның янында бик чытлыкай хатын, бар ризыктан да гаеп таба, борын чөерә. Карап торуга әле кырыкка да җитмәгән, бик чибәр. Аның көн дә йокысы да туймый, нишли торгандыр. Фираяның янында авылдан килгән бер ир заты. Авыл кешеләренә генә хас тыйнаклык белән, биргәнне бик тәмләп ашый да рәхмәт әйтеп торып китә.
Мондый җирдә кешеләр бик тиз танышып өлгерәләр, һәм үзләренең дә тормышларын бик тиз ачып салалар, бу, күрәсең, монда сөйләшкән монда кала, башка очрашмыйбыз, дип уйлаудан килә. Каршыдагы иркәй иртәнге ботканы, ипи белән майны бик тәмләп ашап куйды да:
– Ашагыз, бик тәмле солы боткасы, организмга бик файдалы. Хәзер ашыйм да урманга гөмбәгә китәм, төшке ашка кайтып җитәм, – диде. – Әйтерсез, мин киләм, ризыкны алып китмәсеннәр.
– Бәлки, миңа да сезнең белән барыргадыр? – диде күршесе, ботканы теләр-теләмәс кенә кабып.
– Мин бүген малай белән барам.
– Синең хатының бармы?
– Бар, хатыным да бар, сөяркәм дә, унсигез ел инде бергә.
Фираяның чәчләре үрә баскандай тоелды. Моңа чаклы сүзгә катышмый гына утырса да түзмәде, сорыйсы итте:
– Хатыныгыз да беләме?
– Мин илле сигез хатын белән булдым үз гомеремдә, һәрберсе өчен аерылып китә башласаң, ни була ул?! Хатынга әйттем: «Тора алмасаң, кит тә бар, мин үзем дә бик яхшы яши алам, кер юарга машина бар, ашарга әзерләргә мин үзем дә бик яратам», – дидем. Ходай саулык та биргән, Аллаһыга шөкер, артыгын эчмим. Мин үзем өчен бер дигән итеп яшим. Ә синең кебек хатын янына бармас идем мин, – диде кинәт, күршесендәге ханымга карап.
Теге, боткасын болгаткан җиреннән туктап:
– Ни өчен? – диде, күзләрен зур ачып.
– Син нык капризныйсың, әнә ике кашык ботканы да интектереп бетердең, юкса, нинди файдалы ризык. Ярый, мин киттем, – дип, иркәй урыныннан торды.
Ул киткәч, калганнар тынып калдылар. Бераздан чытлыкай ханым сүз башлады:
– Бүген бер тамчы йокламадым. Иртә таң белән ирем шылтыратып, әйтмәгән сүзе калмады. Үләм, түзәр хәлем юк. Кеше түгел ул минем!
– Көнләшәме әллә? – дип, Фирая аңа текәлде.
– Көнләшә генәме әле, карт җүләр бит ул. Миннән унбиш яшькә олы.
– Ник бергә килмәдегез соң? Тавышы булмас иде, диюем.
– Кирәк иде, мин аннан өйдә дә туйган, ял итәрмен дип килгән идем, монда да тынгылык юк. Ни малаема көн күрсәтми. Без аның белән унөч ел яшибез, шуның өч елын гына кеше төсле яшәп калдык. Хәзер дала чаклы өйгә сыеша алмыйбыз, ни сатып бүлешә алмыйбыз, ике йөз квадратлы йорт кемгә кирәк?
Фирая аңлавынча, бу хатынның ире кайчандыр зур түрә булган, гаиләсеннән аерылып, сөяркәсенә чыгып китеп йорт салганнар, тик, күрәсең, бәхет кенә төзи алмаганнар. Ни аерылып бер-берсеннән котыла алмыйлар, ни яшәүләре тәмугка әйләнгән. Гаилә җәзасы, мәхәббәт сынавы. Карт ир, бәлки, аңлагандыр, бу яшь хатынга йорт салып, ызгышып-талашып даладай өйдә ялгыз утырганчы, улларына салып бирсә, түрдә, кадерле картәти булып утырыр иде. Хатыны кадерләп эндәшер, оныкларга: «Чү, әнә бабагыз», – дияр иде. Фирая йөрәк турысы ачытуга чыраен сытып куйды. Ник бу кеше дигәнең гаиләнең кадерен белми икән?! Тату гаиләдән дә кадерле ни бар?!
Әңгәмәдәшен тыңлады да, тыңламады да кебек. Үзенчә нәтиҗә ясады:
– Үзең гаепле, кеше бәхетсезлегендә бәхет төземиләр. Ул хәзер зур акчалы түрә түгел шул, карт пенсионер, ни ирлеге, ни дәрәҗәсе, көйсез карт сиңа да кирәкми, Ходай кешеләрне шулай сыный. Бу адәмне дә бер килеп сынаячак.
Күршесе ничек кенә акланырга тырышмасын, Фирая башка аны тыңлап тормады, ашыкмый гына торып китте. Аны зал уртасында Алсу көтә иде.
– Син бассейнга йөрисеңме? Әйдә шунда барабыз!
– Мин беркая да йөрмим, – диде Алсу, мескен генә.
– Йөрибез, йөрибез. Мин йөзә дә белмим, шулай да барыйк, дустым, каткан нервыларны языйк. – Фирая әлегә аныкын тыңларга, үзенекен сөйләргә әзер түгел иде. Бу хатынның да аркасына пычак кадаганнармы-ни – шулай катып калган. Күренеп тора: авыр аңа, аның сөйләшәсе, эчен бушатасы килә, тик Фираяның үзенең дә нервылары җеп кебек тартылган, менә-менә өзеләм дип тора. – Берни уйламыйча йөзик тә йөзик, су кочагында су иркәләсен.
– Шул су иркәләсә генә инде...
Фирая, күңеле тулуын күрсәтмәс өчен, читкәрәк йөзеп китте. Кеше күрмәсен, су юып төшерсен.
Алсу бар яклап чибәр иде. Күзләре шулчаклы матур, аларга карап, аның ни уйлаганын белергә була. Фирая, мондый чибәрләргә хыянәт итмәсләр, дип уйлап куйды. Моның башка кайгы. Кайгының йөзе юк. Юк, бар, ул кешене мескен хәлгә төшерә, кешенең чырае җир төсенә керә, канаты сынган коштай, иңнәре асылынып төшә. Күп елаудан күзләр төссез-җансызга әйләнә. Ул үзен читтән күргәндәй булды, бар җаны белән ыңгырашты, тик аны су гына ишетте.
Алар тагын ике көн бергә йөрделәр, массажга да, психотерапиягә дә. Фирая төшке ашны ашаганнан соң кайтырга чыга, Алсу аны тукталышка кадәр озата да шым гына шунда басып кала.
Ах бу көчсезлекне, үз хәсрәте аскан йөк кебек аска тарта! Ялгыз калуга ул тагын үз уйларына чумды, күзләре үзләреннән-үзләре иренең сөяркәсен эзләде. Бәлки, шушы каршыга килгән Сылукайдыр, бәлки, әнә теге тукталышта басып калган хатындыр. Акылдан язам бугай... Йә Ходай, нинди газап! Ялгыз калдымы, шулай үз эченә бикләнә дә үз-үзен эчтән кимерә башлый.
Кинәт исенә килеп төште: иртәгә бит Газинурның туган көне, аңа илле биш тулар иде! Исән булса, пыр тузып юбилейга әзерләнерләр иде, иң матур күлмәк белән костюм да алынган булыр иде. Әле бар киеме өйдә, кемгә бирергә дә белми. Кызы да, килгән саен шифоньерны ачып исни дә: «Әти исе килә», – ди, боек кына. Ә Фирая кырын-кырын карап куя да эчтән генә: «Яңа җирдә яңа хатыны алып бирер», – ди.
Уйланып, авылга кайтып җиткәнен дә сизми калды, иртәгә ял алды, шимбә барып йөрмәскә булды. Балалар да кайтыр. Көндәлек мәшәкать җитәрлек.
Чынлап та, балалар кайтып:
– Әни, әйдә әтинең туган көненә зиратка барып килик! – дигәч, Фирая кыл кебек тартылды.
Балаларын, гаиләдән дә өстен берни юк, гаиләнең кадерен белегез дип үстерде, иренә дә, кеше үзенең гаиләсе белән көчле шуны онытма, дия иде, һәм алар шуңа ышанып-инанып яшәгән кебек иделәр. Ә менә хәзер килеп, балаларга ничек итеп, юк безнең гаилә, атагыз башка гаиләгә китте, диясең? Әни акылдан язган, диярләр. Фирая балалар белән бармады. Аларны озаткач, ятып торды, үзе эчтән генә: «Каберенә дә бармыйм, сөяркәләре йөрсен», – дип куйды. Йоклап киткәнен сизми дә калды, ул бит инде ярты ел йокламый, төннәр буена караватта селкенеп утыра, ә монда... Күзе эленеп китүе булды, янына Газинуры килеп баскан, елап кызарып-шешенеп беткән, карашында ялвару. Фирая: «Кайттыңмы?!» – дип кычкырган үз тавышына үзе уянды. Торып утырып, тирә-ягына каранды, өйдә бушлык иде. «Елыйсыңмы? Ела, мин дә елыйм, балалар да елый. Син бит миңа гына түгел, аларга да хыянәт иттең. Чыгып киткән кайсы ирнең үз балаларын кайгыртканы бар, кем йортында яши, шуның баласын җылыткан булып кылана. Читләргә ир бирү белән атаңны бирүнең бер аермасы да юк. Мәхәббәт дип, чит йортка чыгып киткәннәрнең кайсысының бәхете ташып тора микән? Син бит үзең дә әйтә идең, кеше баласы туйдырып ятканчы, үземнекеләрне туйдырам, дип. Юк шул, китәләр дә оныталар. Әллә нидә бер акча китереп атып китәләр дә, гаиләмне ташламыйм, ярдәм итәм, дип сөйләп йөриләр. Тик балаларны иртән иркәләп уятырга, кичтән өстәл тирәли җыелып гәпләшергә, авыр чакта киңәшләшергә, кирәктә ярдәмгә килергә әти юк. Ничек рәнҗемәсеннәр, хатын гына түгел, балалар да аталарын көнлиләр һәм рәнҗиләр. Аларның да бит аны беркем белән дә бүлешәселәре килми. Әти кеше, яңа мәхәббәт таптым, дип, чыгып китә, үзе белән бар назын да, бар җылысын да алып чыгып китә. Аның урынын коточкыч салкын бушлык биләп ала. Өстәлнең бер башында – буш урындык, икенче башында – җаны теткәләнгән әни. Фираяга бу әйберләр бик таныш. Балаларын шул газаптан сакларга тырышып, иренең күпме гөнаһларын кичерде. Ә менә хәзер... Элек булса, пыр тузып талашырлар да аннан аңлашып, кочаклашып, ятып йокларлар иде, ә хәзер нишләргә... Тагын утырып елап җибәрде. «Нишләдең син? Ник кирәк булды сиңа ул беткән йөрәгең белән? Ничек күтәрергә бу газапны?!»
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.