Икенче килгәндә психологның ишек төбендә тагын бер хатын утыра иде, ул да йончыган, йөрәк әрнүе йөзенә чыккан. Кызык, бәхетсезләр барысы да бертөсле микәнни? Гашыйклар әллә каян күренә: күзләре ут яна, авызлары ерык, күктә очалар. Ә без? Барыбыз да, бер битлек кидергән кебек, мескен булып йөрибездер инде. Йөзләрдә газап кына түгел, алар көл төсенә кергән, күзләр сүнгән, иңнәр асылынган...
– Сезнең чиратмы? – диде Фирая.
– Сез үтегез, булмаса, – диде теге хатын, газаплы карашын төбәп.
Фирая бераз аңа карап торды да ишектән кереп китте. Психолог үзе дә – яшь ханым, тормышны институтта өйрәнеп, китаптан укып кына беләдер инде, тик кеше шуларга йөри бит хәзер, чыгу юлын таба алмагач... Шуларны уйлый-уйлый, психологның каршысына килеп утырды, аннан кире ишеккә борылды. Никтер баягы ханымны үзе белән бергә алып керәсе килде. Аңа ярдәм ныграк кирәк кебек тоелды. Психологның да эшен аңларга тырышты. Хикмәт шунда ки, ул сиңа, урынына туры китереп, кирәкле сорау гына бирә, калганын ул түгел, син үзең аңа сөйлисең, сөйләгәндә үзең дә үз хатаңны аңлыйсың. Дөрес итеп сорау бирергә өйрәнергә генә кирәк, җавабын кеше үзе эзли. Ул бит алай ит, болай ит дими, син сөйләгәнне тыңлап кына утыра, ә син елый-елый сөйлисең һәм бушанып, җиңеләеп чыгып китәсең. Аның сораулары да бик гади ләбаса: «Хыянәт иткәч, ник аерылмадың, ник түздең, ярата идеңме?»
Әйе, түздем, ул мине әти әнине җәберләгән кебек рәнҗетми иде бит. Ул, гаебен танып, башын асылындырып тик утыра иде, аннан аякка егылып елый-елый гафу үтенә иде. Башыннан сыйпап жәлли идем. Ирләр баш бала дигәнне хәзер яхшы аңлый да бит. Тик аның да ир җилкәсенә ышыкланып, иркә хатын булып яшисе килмәде түгел. Бер дә ирләр эшенә тыкшынмый, аш бүлмәсендә хатын-кыз эшләрен генә эшлисе иде дә бит. Тик аның ире күлмәгенә төймә такканда, ул, эштән соң калып, ялларда чыгып, кирпеч ташыды, кешеләрнең өчәр катлы йортларына носилка-носилка измә ташып, гектары белән стена штукатурлап, акча эшләп, иренә машиналар алды, дөнья корды. Дөнья куудан туктап, утырып уйланырга вакыты да, көче дә калмады. Булсын-булсын, кешедән ким булмасын. Ә ишек төбендә ире, менә яңа машина алдым, дип мактанды, хатын алып бирде, димәде. Ире үзе дә булсын дип яшәмәде шикелле, булса ярый, булмаса да ярый иде аңа, тик ул бит урамда эчеп йөргәннәр белән дә үзен тиңләмәде, үзен алардан өстен тотты, чөнки аның машинасы яхшы, өс-башы каралган.
Ник бу тормыш болай булды соң, дигән сорауга җавап эзләде Фирая. Бәлки, әтисезлек аны эш атына әйләндергәндер? Ул бит әнисе белән генә үсте, бөтен эшне икесе тарттылар, җәен икәү печәнен, утынын әзерләделәр, йорт тутырып мал асрадылар. Әнисе беркайчан беркемгә ялынып бармады, ир-ат юк дип, елап та утырмады. Көрәк-сәнәген дә, балтасын да үзе тотып эшләде. Ул да, бәлки, шул тормыштан аерыла алмагандыр. Газинур һәрвакыт аның кушканын гына көтте дә торды, үзе белеп эшли белмәде бит. Психологка боларны аңлата-аңлата, үз-үзенә сорау бирде, мин кем идем соң, хатынмы, әниме? Бу авыр йөкне кырыкка җиткәндә бик нык тоя башлады, иренә: «Кайчан ир булып, тормыш дилбегәсен үз кулыңа аласың син?» – дип зарланган чаклары да булды. Соңгы өч елда дөньяга кызыксынып тотына башлаган иде дә, китеп тә барды шул...
Ул психолог кабинетыннан бер йөк сорау белән килеп чыкты, чыккач, тагын ишеккә борылып карады да:
– Үзеңә-үзең ярдәм итмәсәң, сиңа беркем дә ярдәм итә алмаячак, – дип куйды. Чират көтеп утырган баягы хатын торып басты да аңа сораулы карашы белән текәлде. – Әйе, дустым, соравын да, җавабын да үзеңә эзләргә кирәк.
Фирая, авыр уйлардан арына алмыйча, ашыкмый гына озын коридор буйлап атлады. Аскы катка төшәр алдыннан борылып карыйсы итте. Аның артында, ике кулын күкрәгенә кысып, теге үзе кебек мескен ханым басып тора иде. Карап-карап торды да, моның хәле минекенә караганда да мөшкел бугай, дип, аның янына килде. Күп елаудан төсен җуя башлаган күзләрендә ниндидер ялвару чаткылары күреп:
– Мин бит – үзем дә яралы, сиңа ни белән ярдәм итә алам соң, җанкисәккәем? – диде дә кочаклап алды.
Ә ул уклау кебек каткан, тын да алмый басып тора.
– Әйдә, түтәй, бәхетсезләр арбасына, бер-беребезне ничек тә сөйрәрбез. – Фирая аны җитәкләп үзе белән аскы катка ияртте. – Төшке ашка тиклем урамда утырып керик.
Тышта көз килә, август азагы. Көннәр шундый матур, җылы, әллә ишек алды тыныч булганга, бар дөнья да шундый гамьсез, тыныч кебек тоела.
– Ничек кенә матур булмасын, көз килә. Без дә менә әлләни карт та, ямьсез дә түгелдер, тик яшьлек үткән, ыштан-күлмәк тузган. Без дә шушы көзге сары яфраклар кебек җилфердәп өзелергә генә торабыз, өзелүдән дә куркабыз... Тормыш, их син, тормыш... – диде, ачынып.
Әйтерсең, бу таныш булмаган хатын юк янында, Фирая аңардан берни сорамый, әллә сорарга курка, чөнки үз хәсрәте җитәрлек. Җитмәсә, кешенекен дә өстә. Сорамасаң да күренеп тора: җаны әрни, аны да нәрсәдер бик каты тетрәндергән. Моның кайгысы аныкыннан күпмегә көчле микән, шулчаклы катып калырлык?
– Син ничә тапкыр булдың психологта?
Теге хатын биш бармагын күтәрде. Аның бармаклары гына түгел, бөтен гәүдәсе калтырый иде.
– Күрәсең, файдасы тимәгән, – дип куйды Фирая. -Әйе, мин дә шуны аңладым: үзеңә-үзең ярдәм итмәсәң, сиңа беркем ярдәм итә алмый. Монда башны эшләтергә, йөрәкне тәртипкә салырга кирәк. Тик менә башның эшлисе, йөрәкнең тыңлыйсы килми. Икесе дә эштән чыгып бара, әнә синеке бөтенләй дә калтырап тора, ычкынырга да күп калмаган бугай.
Әңгәмәдәше, ризалашкандай, башын селкеп куйды. Фираяга ул бик кызганыч иде, ярый, үзе бертуктаусыз такылдый ала, йөрәккә төер булып утырмасын өчен, сөйләшеп, елап, кайгысын күз яше белән чыгара, ә бу берни эшли алмый, күрәсең, нервысына бәргән. Психологтан чыкканда ул үзе дә шуның хәлендә иде дә, ә аны күргәч, үзендә әллә көч туды, әллә аның хәленә калып дер-дерәйгә калудан курыкты. Никтер бу хатынны ул гына коткара ала кебек тоелды, юкка гына иярмәгән бит инде ул аңа, әйе, Ходайның бирмеше...
– Әйдә, төшке аш вакыты җитте, кереп ашыйк та миңа кайтып китәргә кирәк!
Фирая иртән килә дә төшке аштан соң авылга кайтып та китә, чөнки песие, эте бар, тавыклары көтеп тора. Ире үлгәннән соң беренче тапкыр үзенә читтән карады: без нинди мескеннәрбез икән бит. Бу мизгелдә югалып калды, үз-үзен күралмас булды, мескеннәрне яратмый иде ул, ә менә аны кем яратсын? Газинурның сөяркәсе яшьтер, елмаеп кына торадыр, ә мин, ә бу мескен... Ашын ашады да, торып, чыгу юлына атлады. Озын өстәлләр арасыннан үткәндә яңа танышын абайлап алды, ризыгына кагылмаган да, башкалар инде ашап чыгып киткәннәр. Фирая аның каршысына килеп утырды.
– Аша ашыңны, мин сине көтеп торам, ашамасаң, мин синең белән уйнамыйм!
Бу сүзләрдән ханымның күзләренә яшь тулды. Сыңар яшь бөртеге, бер мизгел керфегендә асылынып торды да, алдындагы ашына чулт итеп тамды. Шушы чулт иткән тавыш икесен дә сискәндереп җибәрде. Шулай да калагына тотынды, ашыкмый гына, теләр-теләмәс кенә капкалый башлады. Фирая аның өстәлдә яткан карточкасына үрелде.
– Алсу. Кырык биш яшь. Яшьсең икән әле. Алсу, мин кунарга өйгә кайтам, иртәгә иртән күрешербез, ярыймы? Син кичкене төшеп аша. Ашамасаң, кара аны, иртәгә тикшерәм. Иртәгә күп итеп сөйләшербез, килештекме?
Фирая моңардан тиз генә котыла алмасын яхшы аңлый: этне ияртмә, ияртсәң типмә. Ул кешеләргә тиз ияләшә, азак аерылуы авыр була. Тик тыныч кына, битараф кына яннарыннан үтеп тә китә алмый шул. Берничә ел элек авариягә эләкте. Берничә көн ятуга, алар янына каталкада чәчләре тузган, муенына коршау кидерелгән бер хатынны керттеләр, башындагы йөгән сыман нәрсәсен карават башына гер белән тарттырып куйганнар. Ул мескен: «Су, су бирегезче, үләм бит инде!» – ди. Ә торып бирердәй кеше юк, ни санитарлар керми. Фирая, үз хәлем хәл, тормыйм, янына бармыйм, барсам, яныннан китә алмам, дип, кузгалмый ята бирде. «Җаныгыз юкмы әллә?» – дигәч, түзмәде, көч-хәл белән торып, янына килде.
Аннан ике атна яныннан китмәде. Ул хатын үлде, ә ярасы йөрәктә мәңгегә калды. Үлеме дә кызганыч иде. Алар Зәйдә тырыша-тырыша йорт төзегәннәр, ике катлы яхшы абзар салганнар. Печәнне дә икенче катка тутырганнар. Галия зур тас күтәреп менә дә, печәнне шуңа тутырып кына күтәреп төшә икән, бу юлы да шулай ишәкче була, бәла аяк астында дип, белми әйтмәгәннәр шул, баскычтан егылып төшә дә дүрт сәгать бетон идәндә кычкырып ята, кычкырса да кем ишетсен, капка терәүле, капка төбендә бозау чаклы эт. Күрше кызы бакча яклап кереп ярдәмгә килә. Җайсыз яткан Галияне башта җиргә әйләндереп салалар, Зәйгә, аннан Чаллыга шалтыр-шолтыр скорыйда илтәләр, арка мие өзелмәсә дә өзелер...
– Ә сәнәк белән җиргә атып сыер алдына салсаң ни була иде? – дигән иде Фирая.
– Алай ихата чүпләнә, безнең анда матур итеп бетон түшәлгән, – дип җавап бирде Галия.
Фирая, бу хәлне күз алдына китереп, ачуы килеп: – Йә Аллаһ, шуннан нәрсә хәзер? – диде.
– Билләһи, Фирая апа, чыгу белән шул сыерны бетерәм, ирем күпме әйтте, азапланма, бетерик, дип – тыңламадым.
Галиянең муен сөяге сынган иде. Аның ире белән икәүләп ике сәгать саен як-якка боргалап әйләндереп кенә тордылар, муен сөяге урыныннан ычкынып, йөрәк өзгеч итеп кычкыруы хәзер дә колагында. Алма кебек ике баласы янында өзгәләнде, ире җанын бирердәй булып янында биеде: «И минем Галиям эшкә бик шәп бит ул, берьюлы дүрт-биш эшне эшли ала, бик уңган ул». Яратуы да, борчылуы да йөзенә чыккан мескеннең. Табиблар вакыт куйганнар, уналты көннән исән калса, яши, тик йөрмәячәк, дигәннәр, уналты көн тулып җитмәде булса кирәк, Галия китеп барды.
Фирая аны бик озак оныта алмый газапланды, аның белән булашып, үзенең бирегә ничек килеп эләккәнен дә, авыртуларын да онытты. Кешегә ярдәм итә алмасаң, авыр, бик авыр... Ә Алсуга ни белән ярдәм итә ала соң? Ул мескенне бу халәтеннән чыгарыр өчен бик көчле кеше кирәк, тик әле үзе дә ярдәмгә мохтаҗ шул...
Шифаханәдән чыгу белән, инде гадәтенчә, урамда каршыга килгән хатын-кыз арасыннан сыңар күкрәкле яшь чибәр хатынны эзли башлады, башта күкрәгенә, аннан йөзенә карады. Бу бәйләнчек чирне яңа танышы да оныттыра алмады. Авылга кайтып җиткәнче үз уйларына чумып, кабат-кабат ире белән бәхәскә керде, әле ачудан кашы җимерелде, әле килеп көчсезлектән күз яше тәгәрәде. Йортына кайтып керү белән, тирә-ягына каранып нәрсәдер эзләде. Ни эзләгәнен дә белә – ирен эзли. Ул бит, аны кеше гаиләсенә китте дип, үз-үзен күндерә. Китте, ә бәлки, кайткандыр. Бу уйларның акылсызлык икәнен үзе дә аңлый, тик менә ничек итеп туктату юлын гына таба алмый. Өстен алыштырды да тавыклары янына чыкты. Иртән әзерләп киткән болгауны салырга дип, яннарына керде.
Кызык күренеш, тавыклар бер-берсен таптап, чиләккә ташланалар, улакка салырга да бирмиләр, ә әтәч читтән генә күзәтә, беркайчан да җимгә алдан ташланмый. Хуҗа киткәч, берәр нәрсә ала да тавыкларны читкә чакыра. Фирая урыныннан кузгалмый шуларны күзәтә. Ике аяк арасына сукыр тавык кереп басты да кычкырып-кычкырып җырларга тотынды. Әллә җырлый, әллә елый, хәер, шулай тугач, каян белсен якты дөнья барын. Аерым савытка ризык салып, савытны да, тавыкны да сарай эченә этте. Шуны гына көтеп торган яшь ак әтәч тә аның артыннан кереп чумды. Әтәчме, тавыкмы дип баш ваткан ак чеби әтәч булып чыкты. Фирая, аларны күзәтеп, үзенең ялгызлыгын оныткандай булды. Янында Газинуры да күзәтеп басып торадыр кебек тоелды. Сукыр тавык, тамагы туйдымы-юкмы, тизрәк чыгып, тагын аның аягына сыенып кычкырып-кычкырып җырларга тотынды. Хуҗабикә аңа карап елап җибәрде:
– Җырлама, йөрәгемне кисәсең, мин дә бит синең кебек сукыр булганмын, мин пешергәнне ашаганнар, минем ак җәймәмдә йоклаганнар, киемемне дә кигәннәр, дөньямны актарганнар, тикшергәннәр, нинди гарьлек! Газинур, их, Газинур, дөнья нинди хәлдә булмас, ялгыш өйгә чит кеше алып кайта күрмә, үз гаиләңне, үз хатыныңны хурлыкка калдыра күрмә, хисләр бервакыт үтәр дә яманаты артыңнан куып җитәр дип, күпме аңлаттым – аңламадың. Кичерер димә... Йә Ходаем, сабырлык бир, акылдан яздырма!
Дәвамы бар.
Зифа Кадырова.