Литература
5 Августа 2024, 07:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 5 өлеш. Кырыгына бер атна кала йортта хәйран күп эш эшләнгән иде, шулай да әле эшлисе эш күп. Мәҗит тә үзалдына казына, кушасы юк, үзе белеп эшли. – Шылтыратып дусларына әйтергә кирәк, кырыгына килсеннәр, – дип куйды Фирая, җирдә казына-казына. Якында гына йөргән Мәҗит тә сүзгә кушылды: – Түтәйләре шылтыратмадымы әле?

Синсез килгән язларСинсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Кырыгына бер атна кала йортта хәйран күп эш эшләнгән иде, шулай да әле эшлисе эш күп. Мәҗит тә үзалдына казына, кушасы юк, үзе белеп эшли.

– Шылтыратып дусларына әйтергә кирәк, кырыгына килсеннәр, – дип куйды Фирая, җирдә казына-казына.

Якында гына йөргән Мәҗит тә сүзгә кушылды:

– Түтәйләре шылтыратмадымы әле?

– Нинди түтәйләре? – диде ул, әлләни әһәмият бирмичә.

– Соң, бар иде инде аның түтәйләре, син юкта килеп кунып та йөриләр иде.

Фирая иелеп суган утыртып маташа иде. Тыны катканын тойды, тураеп баса алмады. Күз аллары караңгыланып, инде җиргә капландым дигәндә, үзендә көч табып, акрын гына җиргә чүгәләде.

– Ниндирәк инде ул түтәйләр?

– Әлләче, алай әлләни искитәрлек түгелләр. Син Казанда больницада ятканда, килеп, безгә ашлар пешереп ашатты. Аннан, син 8нче март алдыннан кереп яткач та килде әле. Бер ярты алып килгән иде, шуннан бит инде Газинур эчкегә сабышты, егылып башын ярып бетерде. Синнән бик курка иде ул...

– Яраткач, ник курыккан соң, китсен дә торсын иде! – Фираяның бер мизгелгә башы ычкынып чыгып очкандай булды, аннан, ут капкандай, үтереп яна башлады. Тик ул моны сиздермәскә тырышты. Юк, шаяртадыр, миңа җиңелрәк булсын, дидер. Моның булуы мөмкин түгел! – Син моны миңа ни өчен сөйлисең? – диде, калтыранып.

– Соң алар барыбер шылтырата инде, телефон синдә бит.

Аның Газинурның телефонын тикшерә торган гадәте юк иде, кызыксынганы да булмады диярлек. Әлбәттә, гөнаһсыз түгел иде Газинуры... Тик Фираяны күбрәк иренең саулыгы борчыды, шул чирле йөрәк белән кайда да булса йөридер дип, башына да китермәде, һәрхәлдә, соңгы елларда. Телефон малайның кулында иде. Әтисе үлгәч тә анда калды. Шылтыраткан кешеләр белән ул аралашты. Хатын исәнгерәп бер урында утыра бирде. Миен бер уй бораулады: ничек, ник, ни хакына? Ни дә булса эшләргә дә, яшәргә дә теләге калмады. Исерек кеше кебек чайкалды, гүя һавада очты. Исән чакта да гөнаһлары булды, ике ел элек бакчалары бар чагында күрше марҗага ияләшеп алды, телефон шылтырадымы, чыга да югала иде, аннан ләх булып чыгып егыла. Фирая ничәмә тапкырлар сүгеп тә, ипләп тә туктатмакчы булды. Ник йөрисең, ник кирәк дигәч: «Самогон эчәбез, ул ирләр кебек эчә, миңа аның белән эчү күңелле», – диде. Шуннан котылыр өчен шушы авылга киттеләр дисәң дә ялган булмас. Инде тынычланды дигән иде. Фирая, гомумән, өйдә тавыш яратмый. Ул алардан хәтта көнләшмәде дә. Эчкән кешегә эчүдән башка нәрсә кирәкми. Аның үзенең эше дә булды, ашарына өстәл тулы ризыгы булды, алар кебек көмешкә эчеп, каткан ипи иснәп утырмады. Аллаһыга шөкер, җимертеп эшләде, авыз тутырып ашады. Иренең бар гөнаһларын кичереп, гаиләсен сакларга тырышты. Монысы кем икән соң, яшьтер, чибәрдер?

Тагын Мәҗит янына чыкты.

– Әйт, ул аны ярата идеме, ул яшьме?

– Юк ла инде, әллә үлгән-беткән кешене көнләшәсеңме? Былтыр, хәтерлисеңме, берәү шылтыратып тавыш чыкты, шул бит инде.

Ул чакта Газинурның телефоны өстәлдә калган иде. Фирая аш пешереп йөргәндә телефон шылтырый башлады. Бик озак шылтырагач, алды. Бер хатын-кыз тавышы яңгырады: «Бик тиз шылтырат миңа!» – дип, әмер бирде. Фирая аптырап карап торды да яшел төймәгә кире басты:

– Сезгә кем кирәк? – диде.

Телефонны шарт ташладылар. Фирая Газинур янына чыкты:

– Бу кем, кемнең хакы бар сиңа әмер бирергә?

Газинур бик озак эндәшми мунча янында кайнашты. Берәгәйле генә җавап бирә алмады, тирләп-пешеп чыкты.

Ул шул чакта иренә:

– Яратасың икән – чыгып кит тә тор. Балалар үсеп балигъ булганнар, мин сине көчләп тотасым килми, яратканың белән яшә, – диде дә башка сөйләшмәде.

Өченче көнгә аларны кызлары килештерде. Балалар хакына тагын күнәргә туры килде. Ә Газинур, акрын гына янына килеп:

– Анасы, Фирая матурым, миңа синнән башка беркем кирәкми, син бит минем фәрештәм, – дип, кочаклап елады.

Тагын ышанды, тагын кичерде. Теге хәлгә башка әйләнеп кайтмады да, исенә дә төшермәде. Авылга күчтеләр дә тыныч кына яши башладылар. Мәҗит боларны сөйләмәсә, ул иренең якты истәлеген саклап, тик матур якларын гына искә алып сагынып яшәр иде. Тик хәзер нишләргә соң?.. Фирая беренче тапкыр көнләшү газабын гына кичермәде, ирен кичерә алмасын ук аңлады. Күзеннән йокы качты, ятса да, торса да бер сорау: «Нишләдең син, нишләдең?» Йөрәк өнсез күкләргә кычкырды: «Ни өчен болай эшләдең?» Җавап килмәде. Тик сорау да йөрәктән китмәде.

Газинурның соңгы күз карашын хәтерләде. Курку иде бит анда! Әйе, курыктың, телефоның өйдә калды, син курыктың, шылтыратачакларын белдең... Фирая, йөрәгенең өзгәләнүенә түзә алмый, төнге күккә карап, йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырды:

– Ник, ник болай эшләдең, ни эзләдең? Яратмагач, ник китмәдең? Мин сине бу юлы кичерә алмыйм, ишетәсеңме, кичерә алмыйм! Мин син дип яшәдем, кеше арасында ким-хур булмыйк дип тырыштым. Нинди генә авыр эшләрдә эшләмәдем, ни җитмәде сиңа? – Ул, күз яшьләренә буыла-буыла, елый-елый, җаны күккә ашкан ире белән сөйләште. – Мин сине кичермим, ишетәсеңме, кабереңә дә бармыйм, дога да юлламыйм. Әнә сөяркәләрең искә алсын. Күрәсеңме, бакчам чәчкәдә, мин югалмам, ишетәсеңме? Гомер буена күтәрдем мин сине, кеше арасында, балалар алдында. Менә хәзер миннән башка күтәрелә алырсыңмы икән? Анда да бит җирдән, якыннарыннан килгән догалар күккә күтәрә! – Фирая чәчәкләре арасында тәгәри-тәгәри елады. Йөрәк сыкрый, башның авыртуына түзәрлек түгел, һаман бер сорау: – Кемгә алыштырдың мине, ни җире белән артык иде миннән? Елап арып торып утырды, кабат күккә бакты. Өзгәләнүенә төн белән йолдызлар гына шаһит булды, ә бәлки, иренең дә җаны шунда гына тыңлап торгандыр.

– Син мине ташлап кеше гаиләсенә чыгып киттең, кеше өендә җылы табарсыңмы, кеше өстәлендә тамагың туярмы икән? Үз балаларыңны онытып, кеше балаларына кем булырмын дисең? – Ире гүя тере, ул гүя чынлап та кеше гаиләсенә чыгып киткән. – Мин сиңа үч итеп, дөньямны җиткереп, матур итеп яшәячәкмен, мин югалмам... Мин югалмам, ишетәсеңме?

Фирая түбәсенә сугып исәнгерәткән кеше кебек йөри бирде. Әтәч кычкырды, тик сөендермәде, күңелендә бушлык иде. Кырыгына әзерләнеп беткәндә, йорт-җир ялт итте, бар дөнья чәчәктә. Газинурның телефонын алып, аның дус-ишен чакырырга дип, шылтыратырга утырды. Таныш булмаган исемнәр дә бар иде. Борис дигәнгә баскач, бер хатын алды, Дания исемле булып чыкты. Бер исемсез номер да килеп чыкты, соңгы көннәрдә бик еш шылтыраткан. Анысы да хатын-кыз икән.

– Мин белмим, бала ялгыш баскандыр, – диде дә телефонны ташлады.

Аңлашылды, димәк, бу шул, иренең сөяркәсе, димәк, яшь, бәләкәй баласы да булгач.

Кырыгына килгән кешеләр: «Кара инде, Газинурны озатырга килгәндә болары юк иде бугай, нинди матурлык», – дип, хозур кылдылар. Мулла, мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын, дип, дога укыды, барысы да: «Амин!» – дип, кулларын күтәрделәр. Тик Фирая гына, бар көчен җыеп, тешен кысты. Газинур башка гаиләгә китте. Китми торсын оҗмахка, мин әле сорауларыма җавап алмадым, менми торсын күкләргә. Мулла берне сөйләсә, ул икенчене уйлады.

Көтмәгәндә, җил-давыл купты, бар җир караңгыланып китте. Коръән тыңлап оеп утырган халыкны сискәндереп, ихатада нәрсәдер шатырдады, аннан гөрселдәп ауды. Барысы да тәрәзәгә борылдылар. Бакча түрендәге куш кәүсәле карт алмагач урталай аерылып, бер юан чаты җиргә ауды. Хәтта «ух» иткән тавыш килгәндәй тоелды. Бөтенесе берьюлы хуҗабикәгә борылып карадылар. Аш бүлмәсендәге хатыннар:

– Менә, Газинурның китүе шулдыр инде, – диештеләр.

Фирая җирдә аунап яткан алмагач кәүсәсе янына килеп басты. Алмалары да бик күп булган икән. Кызганыч, алмалар өлгергәнне көтмәде. «Син дә киттең, оныклар туганны көтмәдең». Карашын исән калган кәүсәгә күчерде: «Син дә ярты-ялгыз калдың», – диде. Йөрәге куырылып киткәндәй булды. Күпме күз күзәтә иде аны. Кем нигә юрагандыр, тик ул үзенекен уйлады: «Ачуың киләме, шуңа җенләнәсең, беләм мин сине, син ачулансаң миңа кыен, дия идең, кичерер димә – син башка гаиләгә киттең».

* * *

Көн туса – яңа сорау. Кем ул, кем аның сөяркәсе? Яшьтер, чибәрдер. Фирая суырылып калды, йөзеннән нур качты. Моны әнисе дә, балалары да күреп, өзлегеп китмәсен дип борчылдылар. Элек тә кан басымы, шикәр чире белән чирләп кенә торганга аның өчен дә куркалар иде. Мәҗит тә үзенең беркатлылыгы белән әйтеп салды:

– Фирая, әллә ниндигә әйләндең син, берни ишетмисең, берни күрмисең, диимме?

– Мин аннан башка берни дә уйлый алмыйм, мин аны кичерә алмыйм!

– Куй инде, үлгән-беткән. Мин сине бер дә көнләшә белмисеңдер, дип уйлый идем.

–  Син аңлыйсыңмы, мин бит аны утыз биш ел кайгыртып, ул гына дип яшәгән хатын. Миңа аңардан башка беркем кирәк булмады. – Фираяның күз яшьләре, мөлдерәп, әнә агам, менә агам дип кенә тора, иреннәре дерелди... – Мин хәзер ничек яшим, балаларга, оныкларга аның нинди истәлеген калдырыйм? Син бит мине пычаксыз суйдың, Мәҗит! Ник, ни хакына?.. Мин аннан сорыйммы, синнән сорыйммы, нишләдең син, нишләдең?

–  Фирая, гафу ит, әйткәнемә мин үзем дә үкенәм. Мин сине болай көяләнерсең дип уйламадым.

– Утыз биш ел гомер аз түгел, шул гомер буена ул мине яратмый яшәгән булып чыга түгелме соң? Син – ир кеше, әйт, ник китмәгән?

– Юк, ярата иде ул сине, син белүдән дә бик курка иде бит. Ул хатынның да ире юк, кыш көне күкрәгенә операция дә ясадылар, Газинур аны жәлләгәндер инде, эчәргә дә яраталар иде икесе дә, эчкәч, үзең беләсең. Ул аны алып килгәч: «Пока минеке, мин туйгач синеке булыр», – диде. Шулай булгач, нинди ярату булсын ди инде. Анда бит икенче көнне теге марҗасы да килеп китте, анысы да ярты белән килде.

Фирая башына ябышты:

– Җитте, җитте, бу мине кабергә кертә! Йә Аллаһым, ни хакына бу хәтлем шакшылык! Үз башына котыруы булгандыр!

Бер почмакка кереп, бик озак сыны катып утырды, башка сыя торган хәл түгел. Бәлки, алдыйдыр? Бераз тынычлангач тагын чыкты.

– Мәҗит, бер нәрсә әйтәсем килә сиңа. Мин ялгыз дип, ялгыш кул суза, йә булмаса, нигә дә булса өметләнә күрмә! Син миңа апаңа, йә булмаса, анаңа караган кебек кара, тик ялгыз хатын итеп түгел. Башкалар белән теләсә кайда, теләсәң ни эшлә, тик минем йортымда тәртип булырга тиеш, авыр чакта син ярдәм иттең, кирәксә, мин дә ярдәм итәрмен.

– Ярый-ярый, мин барысын да аңладым, – диде Мәҗит.

 

* * *

Аның дөньядан гаме китте, шәһәргә килде дә көннәр буе урамнарда йөрде, йөрде генә түгел, күзләре белән Газинурның сөяркәсен эзләде, никтер ул сыңар күкрәкле булырга тиеш иде кебек. Каршыга килгән барлык утыз биш-кырык биш яшьлек хатыннарны күздән кичерде. Моның инде чиргә әйләнеп барганын үзе дә аңлый иде. Яттымы, тегеләр икесе күз алдына килде, ул бит моны сизенде, тик ышанасы килмәде. Әгәр дә кайтып кереп тоткан булса, Газинур куркудан үлгән булыр иде, бәлки. Аларга мең төрле җәза уйлап чыгарды. Җан җирләренә чәйнектән кайнар су сибеп, икесен бергә җитәкләштереп куып җибәрә ала иде, йә булмаса, киемнәрен чыгарып атып, икесен кышкы урамга шәрә чыгарып бастыра ала иде. Ник соң кайтып тотмады? Ышандымы? Әйе, ышанды, ул аның авырткан йөрәген генә кайгыртты. Әйе, авыр эш эшләмәсен, авыр күтәрмәсен, эчмәсен, эчсә кан басымы күтәрелә, аннан бер атна үлә язып ята. Йокысызлыктан, артык уйланулардан Фирая инде үзе дә кешелектән чыгып бара. Күрәсең, йөрәк тә күтәрми башлады. Ярый әле, әнисе янында, чөнки ике тапкыр комадан котылып калды. Әнисе авызына баллы су салмаса, ычкынган иде.

Үзен-үзе кулга ала алмый башлагач, балалары аны хастаханәгә салдылар, аннан шифаханәгә – санаторийга күчерделәр. Анда психологка йөри башлады.

Яшь кенә табиб ханым бик сынап карап утырды да матур итеп елмайды:

– Сөйләгез, ни булды сезгә?

– Йоклый алмыйм, башым гүләп тик тора.

– Ник йокламыйсыз, нәрсә борчый?

–  Ирем үлде, минем аны үземнән җибәрәсем килми.

– Алай ярамый, бу бик куркыныч нәрсә. Җибәрегез сез аны.

– Ул минем сорауларга җавап бирми, ул миңа олы хыянәт калдырып китте, мин аңардан көн дә сорыйм, ник хыянәт иттең, минем белән бәхетсез идеңмени, ник, алайса, китеп бармадың, башкалар бәхетле итәрләр иде, дип. Ә ул килми дә, җавап та бирми, төшләремә дә керми. Мин үземне ул башка гаиләгә китте дип күндердем. Ул анда, мин монда яшим кебек. Көн дә эшләгән эшләремне дә аңа үч итеп, яхшырак эшләргә тырышам.

– Ул элек тә хыянәт иткәне булдымы, аерылырга уйламадыгызмы?

– Булды. Бәлки, монысы йөзенчесе булгандыр. Ул юлда ятканга абынмыйча үтми иде. Тик мин, үз күзләрем белән күрмәгәч, әлләни бәйләнеп йөдәтми идем. Балаларга яхшы әти булды, аларны яратты, мине дә алай рәнҗеткәне булмады, без бит тату яхшы яши идек. Мәхәббәт тә җитәрлек иде ике арада. Без бит бер-беребезне ярты сүздән аңлашып яшәдек. – Фирая, сөйли алмый, авызын каплап елап җибәрде: – Миңа моны аңлавы кыен...

Ул психолог кабинетыннан сыгылган лимон кебек килеп чыкты, тик җиңеллек килмәде, сораулар гына өстәлде. Ник аерылмады? Яшь чакта төрлесе булды, талаштылар да, кочыштылар да, шуның белән бетте. Фирая әтисез үсте, әтиле кешеләргә кызыгып та, көнләшеп тә карый иде. Тулы гаилә, бөтен гаилә генә хөрмәткә лаек кебек иде. Әнисе эшкә бик җитез дә, уңган да булды – әти кеше булганны да таркатты. Эчүе генә җитмәгән, сугышудан туктамады. Күпме тапкырлар әтисе әнисенең чәченнән өстерәп кыйнаганда, аягын кочаклап, әнине үтермә-үтермә, дип елады, ә ул аны песи баласы кебек болгап кына ата торган иде. Кызчык кышның салкынында яланаяк күршеләргә чыгып чаба, әниемне коткарыгыз, дип. Әнисенең бервакыт сабырлыгы бетеп аерылдылар. Кыз әтиле гаиләләргә бик тә кызыгып карый иде, тик үзенең әтисеннән уттан курыккан кебек куркып калды. Җиде яшендә йоклый алмый куркып чирли башлаган иде инде. Газинур балаларга йомшак булды. Эчсә дә сугышуны белмәде. Фирая, балаларым тынычлап ак җәймәдә йоклыйлар, минем кебек кеше ишек төбендә йөрмиләр диптер дә, бәлки, Газинурның күп кенә кыек якларына күз йомды. Йомды дип тә булмый, тик балалар алдында тавыш куптармады, үзен утыртып сүкте-сүкте дә эшкә чыгып китте. Ә болар бит бик күптән, яшь чакта булды. Бер-берсе өчен үлә язып, яратышып яшәгән кебек иделәр дә бит. Ник бу тормыш болай буталчык?

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас