Литература
2 Августа 2024, 05:30

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 4 өлеш. Көн дә көчле уколлар алган Фирая берни булмагандай йөри бирде. Ул Газинурның юклыгына ышанмадымы, әллә уйламады, ихатада машинасы, көн дә йорт арасында кия торган шакмаклы күлмәге эленеп тора. Үткән саен сыйпап үтте, вакыт-вакыт килеп иснәп торды, юарга бирмәде, тимәскә кушты.

Синсез килгән язларСинсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Көн дә көчле уколлар алган Фирая берни булмагандай йөри бирде. Ул Газинурның юклыгына ышанмадымы, әллә уйламады, ихатада машинасы, көн дә йорт арасында кия торган шакмаклы күлмәге эленеп тора. Үткән саен сыйпап үтте, вакыт-вакыт килеп иснәп торды, юарга бирмәде, тимәскә кушты. Үзе юк – исе бар, яши, димәк. Вакыт-вакыт, аның инде юклыгын онытып: – Газинур, әтисе! – дип кычкырды. Җавап булмагач, уйланып торды да, исенә килеп, утырып елады. Шулай да икесе быелга планлаштырган эшләрне эшләргә кирәк, җидесен үткәрәсе бар... Килгән кеше: «Кара, Газинур нинди дөнья төзеп калдырган!» – диярлек булсын.

Бар туганнарын, балаларын эшкә җикте. Көн дә йорт тулы кеше булды, аны ялгыз калдырмаска тырыштылар. Ауфштеен да үзенә эш табып казынды да казынды, иске ихатада эш тә күп иде шул. Кеше күп булгач, кереп качып елар җир дә юк. Кайда сарай артына, кайда бакча почмагына яшеренеп кенә күз яше түкте. Аның күзенә тәгәрмәчтән киселгән ялгыз аккош чалынды, янында киселмәгәне дә ята. «Әйттем, ялгыз ятмасын дип, тыңламадың», – диде акрын гына. Аннан аккош белән тәгәрмәчне бөтен ачуы белән йолкып алып, сарай артына илтеп атты. Әйттем, ялгыз тотарга ярамый, дип... Йөрәк түреннән күтәрелгән төен ачытып тамак төбенә килеп тыгылды. Фирая күзләрен зур ачып, күккә бакты, бар көченә тирән итеп тын алырга тырышты. Кычкырмаска, еламаска, түзәргә...

Йомыркалар исенә төшеп, сарайга кереп китте. Өч йомырка, азрак эреләнгәннәр, ник җыйды соң аларны? Әйтмәде, үзе белән сер итеп алып китте. Сер дигәнең әллә нинди сер дә түгел икән. Шым гына үзалдына эшләп йөргән Мәҗит, Фираяның кулындагы йомыркаларны күреп:

– И-и, аны бит Газинур, җыеп, кызының туган көненә бүләк итеп сөендермәкче иде, – диде.

Әйе, зур бүләк булды, кызының туган көне көнне җирләделәр. Әйе, яраткан бакыр башлы кызы, Алиясе, күз нуры. Кызлар гел әтинеке була шул, малайлар – әнинеке. Инде күптән җиткән кыз булса да, әтисе үлгәнче алдыннан төшмәде.

Ирен күмгәннән бирле, аның башында бер уй: ничек яшим? Бер теләге бар: бар да матур булсын, җидесенә кеше әлләни күп булмас, менә кырыгына чаклы бар җирдә тәртип булырга тиеш. Булган акчаларны җыеп, балта осталары да яллады. Бар җирдә эш кайнады. Күршеләр дә аптырады, кайгырып елап утырыр урынга, тол хатын, туй көткәндәй, эшкә ябышты.

Барысы да: «Кырыгына чаклы китми, җаны кайтып йөри әле ул», – диделәр. Ул никтер иренең кырыгын коты алынып көтте. Алайса, әлегә ул монда, җаны аның янында йөри! Бу уй аның җанын җылыта иде, ә кырыгыннан соң?..

Ул көннән-көн хәлсезләнә баруын да тоя иде, үзен ире артыннан китеп бара кебек тойды, хәтта моның белән килешеп тә бетте. Әтисе, син, димәк, көтеп торасың, минсез икенче дөньяга күчә дә алмыйсың. Күрәсең, алар теге дөньяда да бергә булачак. Фирая соңгы ике көнне урыннан тора алмый да башлады. Теге дөньяга китү әлләни куркыныч та түгел кебек... Ниндидер көч аны төпсез упкынга суырды, һәм ул аңа карышмады. Ире көтә, ул ансыз китә алмый. Утыз биш ел бергә, ничек ансыз китсен ди.

Тик үләргә бирмәделәр, ничек тә торгызып утырттылар, кем ничек булдыра да, шулай вәгазь укыдылар, чыгу юлын өйрәтергә маташтылар. Елама, безнең татар кешесенә ярамый, күп еласаң, ирең суда ятар. Җибәр, китсен, тынычлап теге дөньяда урнашсын. Юк, нинди җибәрү ди ул, җибәрми, ансыз ничек яшәсен соң ул? Соңгы сүзне әйтми китте. Көн дә төшендә көтте: килер, әйтер. Башкаларның төшенә керә бит, хәтта күршеләрнең дә. Күз яшен кешегә күрсәтмәскә тырышты. Ул аны шул чаклы көчле сагынуын үз-үзенә дә аңлата алмас иде. Бөтен матур яклары исенә төшеп, үзәген өзде. Аккан болытларга караса, Газинуры – күз нуры шунда утырып йөзәдер кебек тоелды. Өстән мине күзәтәдер дип, еш кына, көнен булсын төнен булсын, күккә багып катып тора бирде. Әнә ястык кебек болытлар йөзә, син дә шул болытларга кырын ятып йөзәсеңдер. Менә хәзер өебез турысыннан йөзеп үтәрсең. Алчы мине дә яныңа, йөзимче мин дә синең белән...

 

 

* * *

Җидесен матур гына уздырып җибәрделәр. Мулла кайтып киткәч тә озак кына утырдылар. Газинур кунаклар килгәнне бик ярата иде, бигрәк тә туган көннәрен. Китергән бүләкне шундук киеп ала иде. Оекбаш булсын, трусик булсын – сөенеп киеп күрсәтер иде. Шуңа күрә килгән кунак, Газинурның бала кебек шатлануын күреп, үзе бер куаныч кичерә иде. Хәзерге заманда балалар да сөенә белми, бүләккә машина алып бирсәң дә исләре китми. Ә монда яше илледән арткан ир уртасы баладан да болай шатлана, һәм ул гомер буена шундый булды. Чалбар йә туфли алса, базарда ук киеп кайтты. Аның кебек киенергә яраткан ир-ат бар иде микән! Фираяның үзенең алай киемгә исе китмәде, тик иренең шулай яңа кием яратуына шаккатудан да туймады.

Берсендә бакчага барышлый гына базарга керделәр, ниндидер шланг алырга. Көн бик эссе иде. Соңгы араларда иренең бер дә кәефе юк, бакчага барып та эшнең рәте-чираты булмас, берәр җаен табарга кирәк, дип уйлады һәм тапты да. Ул күптән инде бөтен ирләр кигән җәйге җиңел ак костюм-чалбарга кызыгып йөри иде. Алыйм шуны, җимертеп эшләячәк. Газинурны ияртеп, шул костюмнар сата торган җиргә алып килде.

– Әтисе, кая, киеп кара әле, бөтен ирләр кигәндә, -дип, шул костюмны алып тоттырды.

Газинурның, бик күрсәтәсе килмәсә дә, авызы ерыла башлады. Ул аны салмас та иде, балагы озын булды.

– Барып кистерәм, – дигән иде, сатучы кыз:

– Абый, кистермә, юсаң утыра, шортик булып калуы бар, – дип туктатты.

Газинур костюмны йомарлап тотты да, мин хәзер, дип, юкка чыкты.

Ярты сәгать үтүгә шылтыратты:

– Әйдә, юлга чыгыгыз тизрәк! Фирая, аптырап:

– Кайда булдың? – диде.

–  Кайтып, костюмны чайкап элдем, кич бакчадан кайтуга кибә торсын.

Әйе, ялгышмаган, ире барганда очыртып алып барды, бөтен эшне йөгереп эшләде, әле кайтырга иргә булса да җилтерәтеп алып кайтып та китте. Ярты сәгатьтән ул инде яңа костюмын киеп, ялт итеп урамда ирләр арасында басып тора иде. Их, сабый... Ә икенче көнне йокыдан:

– Ак костюмга ак туфли кирәк, ак белән кара килешми, – дип торып утырды.

– Энекәй генәм, уяну белән уеңа шул килдеме?

– Юк, мин аны төне буе уйлап яттым...

– Акча юк бүтән, бу айга сиңа бетте лимит.

– Бир биш йөз тәңкә, бер җирдә бик арзанлы гына ак туфли күргән идем, – дип ныкышты.

– Юк, дим, әтисе.

– Барыбер алам! – Газинурдан тагын җилләр исте. Ике сәгатьтән бик бәхетле елмаеп кайтып керде.

Аягында ак туфли иде. Телефонына яңа батарея алган булган, шуны, эшләми дип, кире кибеткә илтеп биргән дә акчасын кайтарткан, акчасына туфли алган. Ул авызын ачып торган арада, Газинур тагын чыгып югалды. Хатын җиденче катның тәрәзәсеннән башын тыкты. Күр инде барышын, үзенә-үзе сокланып бара. Бу хатын-кыз булып туса, ни булыр иде микән, харап!

...Фирая үткәннәрне искә алып сөйләгәндә бер көлде, бер елады. Азагында:

– Ах, җаным, хәзер синсез ничек яшәргә соң! – диде, үзәге өзгәләнеп.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас