Литература
2 Августа 2024, 05:00

Синсез килгән язлар

Зифа Кадырова. 3 өлеш. Икенче көнне аларны таң белән әтәч кычкырып уятты. Икесе дә уяндылар да шым гына тагын кычкырганны көтеп яттылар. Әтәч тагын кычкырды. Алар, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар.

Синсез килгән язларСинсез килгән язлар
Синсез килгән язлар

Икенче көнне аларны таң белән әтәч кычкырып уятты. Икесе дә уяндылар да шым гына тагын кычкырганны көтеп яттылар. Әтәч тагын кычкырды. Алар, елмаешып, бер-берсенә карашып алдылар.

– Менә таң атты, яңа тормыш башланды, тавыкларның, дим. Кара, ничек гайрәтләнеп кычкыра әтәч. Әтисе, шул кычкырган әтәч тавышы да күңелне күтәрә, җанга рәхәтлек бирә... – диде Фирая, татлы итеп киерелеп.

– Һе, анасы, кил әле без дә иртәнге әтәчне кычкыртып күңелен күрик, – дип, Газинур хатынын үзенә тартып алды да шашып-шашып үбәргә тотынды.

И дөнья бигрәкләр дә матур инде. Әтәч белән тавыкка да, ир белән хатынга да... Кояш та мут елмаеп тәрәзәдән беренче нурларын сузды. Ах сезне, картлачлар, дия иде кебек. Их, картаямыни соң йөрәк...

Ул чәй әзерләде дә тәрәзәне ачып җибәрде, аш бүлмәсенә шомырт, чия чәчәге исе кереп тулды. Яз, бакчада кошлар чыр-чу килә. Кояш матур итеп бакчага нурларын сибә. Газинур да астан елмаеп хатынын күзәтә:

– Язгы кояш кебек балкыйсың, хәтта бит очларың яшь кызларныкы кебек алсуланып киткән! – Газинур, бик канәгать елмаеп, аның кулына үрелде.

Фирая, чәй өстәле яныннан торып, иренең башын кочаклап, күкрәгенә кысты.

– Әтисе, яратам да инде үзеңне, – дип, аның башын күтәреп, күзләренә карады. – Әллә нинди сихри иргә, иеме, шундый рәхәт, хәтта елыйсы килә!

– Үзем дә аптырап утырам, син бүген шундый татлы! – Ире күлмәк аркылы аның күкрәкләрен үпте. – Икесен дә үбәргә кирәк, берсен генә үпсәң, икенчесе рәнҗеп калыр.

– Без ике карт җүләр, әби-бабай булып беткәнбез бит инде, – дип, иренең башыннан үпте дә урынына барып утырды.

– Яшь чакта яратышасы килгәндә, йә урын юк, йә балалар бәләкәй, җае чыкмый. Менә хәзер тормыш башлана гына икән әле ул. Яшь чакта синең шул дулкын-дулкын чәчләреңә карап соклана идем, хәзер йортта ак яулыклы башыңны күрсәм дә, җанда тынычлык-рәхәтлек тоям. Ярый, минем бүген эш күп, анасы, Ауфштеенны уятыйм да, ул эшли торыр, мин больницага барып кайтыйм, дарулар аласы бар. Әйдә, тавыкларны чыгып карыйк әле.

Алар, җиң сызганып, дөнья мәшәкатенә чумдылар. Беренче булып, тавыклары янына килеп, сокланып тордылар. Фирая акрын гына, икесе генә аңларлык итеп:

– Тавыкларның да битләре кызарган, кара әле, – дип көләргә тотынды. – Ярый, әтәч алып кайттың, алар да бәхетле бүген, һәрнәрсә үз урынында, әтәче дә кирәк, ирләре дә кирәк. Сездән башка тормыш бармый шул.

– Ник бармасын, бездән башка да бара ул.

– Баруын бара ул, тик ничек бара бит. Әтисе, синсез ничек яшим ди мин, гомер буена син дип яшәдем. Синсез бу дөньяны күз алдына да китерү кыен.

– Ярый-ярый, мин бүгеннән үләргә җыенмыйм бит әле. Кара, тагын бер йомырка, мә, алып яшереп куй.

– Әтисе, сер булмаса, ник яшерергә?..

– Ялгыш камырга сытып куйма. Бу тавыкны баядан бирле карап торам да, әллә сукыр инде, үзе барысына караганда да кычкырыбрак җырлый.

Алар икәүләшеп шул сукыр тавыкны күзәтә башладылар.

– Точно сукыр, брак биргәннәр, кире илтеп бирергә кирәк!

– Куй, калсын... Тормыш булгач, төрлесе була. Аерып ашатырга кирәк. Кара, синең бу әтәч дигәнең тавыклардан бер дә аерылмый бит, әллә тавык микән, кикриге дә юк диярлек?

– Болай әтәч дип биргән иде, кая, Ауфштееннан сорыйк әле, ул авылда күбрәк яшәгән.

– Кил әле монда! – дип, Газинур Мәҗитне чакырып китерде. – Кара әле, бу тавыкмы, әтәчме? Тавыклар бер дә уважать итмиләр үзен.

– Әлләче, бройлер тавыкка да охшаган... – дип, башын кашыды Мәҗит.

Ничек кенә баш ватмасыннар, аера алмадылар. Ярый, үсә төшсен, күз күрер дип, таралыштылар. Газинур, барасы-йөрисе җирләрем күп дип, машинасына утырып чыгып китте. Фирая да, тырма алып, кичә казылган җирләрен тырмалап түтәлләр ясарга тотынды. Мәҗит борын төбенә җырлый-җырлый парник эчендә кайнашты.

 

* * *

Төшке аш үткәч, Газинур, әбисе белән балдызын утыртып, капка алдына кайтып туктады.

– Анасы, Фирая дим, давай тиз генә табакларны әзерлә, ике капчык балык алып кайттым, тизрәк чистартырга кирәк, көн бигрәк эссе, хәзер бозыла. Күрше-тирәгә дә тарат. Балыкчылар шылтыраттылар, шуларны барып алып йөрдем. Арыдым, йөрәк кыса, больницага понедельник килергә куштылар, кардиологлары юк. Кая, тышка өстәл куегыз да менә шунда чистартыгыз, – дип, ике олы гына тактаны китереп салды.

Хатын-кыз көлешә-көлешә балык чистартырга тотынды, хуҗабикә артыгын күршеләргә дә кертте, кая куясың аны, әйдә, хәер булыр. Газинур һаман тавыклары яныннан китә алмады, иркен булсын дип, Мәҗит белән сетка тарттылар. Гомумән, алар йортында тавык иң мөһим нәрсәгә әйләнде.

Газинур янә бер күгәрчен йомыркасы чаклы йомырканы учына салып сокланып торды да:

– Мә, анасы, тагын берәү, яшереп куй. Болай булса, җыеп өлгертәм, – диде, шатланып.

– И-и, йөрдең инде, куян бала тапкан – куяр урын тапмаган. Куй шунда өстәлгә, кулым пычрак...

– Алып куй, дидем, күкәйне! – дип кычкырды Газинур.

– И Ходаем, ник кычкырышасыз соң, нишлисез соң ул күкәй белән? – дип, әнисе дә сүзгә катышты.

Фирая иренең тик торганда кычкыруын һич тә яратмый иде, ачуы килеп:

– Ял көне базарга сатарга алып бара! – диде.

Әй бу тормыш дигәнең... Тик торганда гел юктан эләгешәсең дә китәсең, бетте иртәнге назлы карашлар, матур сүзләр. Бер бет чаклы йомырка өчен талашып ят иңде, дип уйлады Фирая, ачуы килгәнне әнисе алдында сиздермәскә тырышып. Шулай да, башланган эш беткән эш. Балык та чистартылып бетте, табага да салынды.

Ул кояш баеп барган якка карап алды, кырау төшмәсә ярар иде, бигрәк кып-кызыл, алмагачлар чәчәк ата. Булган үпкәсе дә таралды, яз шул, кешенең үзен генә түгел, күңелен дә йомшарта. Газинур акрын гына кереп чоландагы диванга ятты, ул да язылган.

– Анасы, анасы дим, авызга сиптертә торганны табып бир әле, йөрәк кыса, – дигәч, йөгергәләргә тотынды, тапты. Газинур шуны сиптерсә, җиңеләеп кала торган.

– Күкрәк яна, скорый чакырт!

«Ашыгыч ярдәм» килгәнче, нишләтергә дә белмәделәр. Маңгаена салкын тир бәреп чыкты, Фирая, аны сөртә-сөртә, ул тирнең шул чаклы салкынлыгына аптырады. Ул ара да булмый, эче китә башлады. Фираяның башыннан ут булып бер уй сызылып үтте, кеше үләр алдыннан чистарына диләр... Куй, Аллаһым сакласын. Үзе юды, үзе шуны уйлады. Ул да түгел, тагын эче йомшарды. Газинур, башын тотып торган сеңлесенә акрын гына:

–  Мин китеп барам түгелме соң? – диде, Фирая ишетми дип уйлады бугай.

«Ашыгыч ярдәм» килгәч, тынычланды. Килделәр, коткарырлар, ничәмә тапкырлар шулай алып калдылар...

Фирая хастаханәгә килеп җиткәнче иренең боз кебек башын тотып барды. Белгән догаларын укырга тырышты, тик аларны да онытты. Эченнән Ходайга ялварды: «Ходаем, ялгыз итмә, ярдәмеңнән ташлама!»

Газинурны алып кереп киттеләр, каршыдагы ачык ишектән Фирая барысын да күреп торды, тик янына кереп аның янында кайнашкан табибларның ачуын китерүдән курыкты. Иренең карашы аңа төбәлгән иде, күз белән аңлашырга тырыштылармы соң. Бер олы яшьтәге табиб килеп, кул куярга кушты: «Ирегез авыр хәлдә, операциягә алып китәбез», – диде.

Бер йөрәккә ике тапкыр операция ясамыйлар, дигән уй кереп калды башына. Газинурны каталка белән аның яныннан операционныйга йөгерттеләр, ә ул, артыннан йөгерсәм, куркытырмын дип уйлап, бөтен булган көчен туплап басып калды. Газинур, күздән югалганчы, карашын хатыныннан алмады. Күп тә үтмәде, улы белән кызы да килеп җиттеләр. Бөрешеп, кечерәеп калган әниләрен кочаклап алдылар. Ә ул, әллә үзен, әллә балаларын юатырга теләп:

– Монда килгәч, үтермәсләр, Аллалы бирсә; бар да яхшы булыр, – дигән булды.

Әллә озак, әллә бик аз вакыт үтте, алар янына яшькелт киемнән ир-ат заты чыгып:

– Хәлдән килгәннең барысын да эшләп карадык, коткара алмадык, – диде.

Юк, бу алар көткән сүз түгел иде. Фирая, кычкырып җибәрмәс өчен, бар көченә учы белән авызын каплады. Ышанасы килмәде, әле генә сөйләшеп килгән кеше бит ул. Теркәү өстәле янында басып торган баягы табибка карап кычкырасы килде. Кул куй, диде, ник шунда «бәхилләшеп кал, өмет юк» димәде, белде бит бер йөрәккә ике тапкыр операция ясалмаганны!

Алар әле ишеткән сүздән айный алмадылар, кайтып китәргә дә ашыкмадылар. Кабул итү залында һаман аңгыраеп тора бирделәр. Ишеткәннәренә ышанасы килмәде, ниндидер могҗиза көттеләр. Алар яныннан өстенә ак җәймә ябылган каталка йөгертәләр. Ул шул каталкага ябышты, бу безнеке түгелме, бу безнең әтисе түгелме? Безнеке иде шул... Әле тәне дә суынып бетмәгән, әйтәсе соңгы сүзе дә телендә калгандыр. Әле чыккан җаны да үзеннән ерак китмәгәндер... Моңа ышану кыен иде.

Балалар әтиләрен үз куллары белән моргка кертеп салдылар, һәм алар өчәүләп караңгы язгы төндә хастаханә алдында аптырашып тора бирделәр.

Тормыш шулай көтмәгәндә тез астына суга дигәнне ишеткәннәре бар иде, менә ничек суга икән, хәтта исәнгерәтә... Теге вакыт Олегка ярдәм итте, үлем тырнагыннан азгамы-күпкәме алып та калды кебек, ә үзенекенә берни дә эшли алмады... Әгәр Газинурны бүген югалтасын кичә әйтсәләр, ялгыз каласын белсә, шул бер көнен булса да, бәлки, башкача яшәрләр, туйганчы сөйләшерләр, бер-берсеннән гафу үтенерләр, туйганчы бер-берсенә сыенып бәхилләшерләр иде... И Ходаем, ник бер ым ясамадың? Бәлки, ясагансыңдыр да, без, үҗәтләр, дөнья мәшәкате белән сизми калдыкмы? Әллә кайчандыр сөйләшкәнчә, сиксәнгә чаклы яшәп, бер көндә булмаса да, бер елда китеп, күкләрдә очрашырга, бер-беребезне көтеп торырга, теге дөньяга да җитәкләшеп бергә китәргә дип хыялландык бит.

Төнге уникедә бар туганнар җыелып беттеләр. Беркемнең дә ышанасы килмәде, әле генә яшәргә җан атып торган кеше шулай көтмәгәндә китеп барсын әле. Хәер, кем үлемне көтеп ала инде... Фирая күз яше аша берни күрмәде, бер балаларына карады, бер – күккә, бер җиргә. Нинди озын көн булды... Бар да мизгелдән генә тора, аның бер генә минутын да кайтарып булмый, үлем – күз белән каш арасы, диләр, хак икән.

Төн белән көн, көн белән төн тигезләште, дөньяның яме китте, кояшның нуры җылытмады. Тик алмагачлар гына пыр тузып чәчәк атты, хәтта яфраклары да күренми иде. «Газинур җаным, син көткән алмагачлар чәчәк атты, ничек шундый көндә үлеп ятарга була! Оятың кая?.. Миңа нишләргә?.. Соңгы сүзеңне әйтмәдең... Бәхетле идеңме соң минем белән?» Йөрәге сулкылдады, күз яше акты, үзе, ничек кенә өзгәләнмәсен, тавышын чыгармады.

Газинурны зиратның иң матур җиренә, тау битенә күмделәр. Ул көннең матурлыгы – әйтеп аңлаткысыз иде. Ирен җирләргә алып менеп киткәндә Фираяның ярты йөрәк итен өзеп алгандай булдылар. Акрын гына: «Яныннан миңа да урын калдырыгыз», – диде.

 

Дәвамы бар.

Зифа Кадырова.

Автор:Лилия Сайфутдинова
Читайте нас